ТАРИХТАГЫ ТИРӘН ЭЗЛӘРДӘН
«Кырыс бабай» метнең соңгы җепләре өзелер чиккә җитеп килә. Каршымда, зур агач карават кырыенда утырган какча йөзле, сирәк ак сакаллы бабай менә ннчәнче мәртәбә: — Юк, юк дигәч юк инде! — дип кабатлый. Ләкин, нигәдер, күзләрен яшерергә теләгәндәй, үзе читкә борыла. Мин дә тиз генә китәргә җыенмыйм — күңел нидер сизә, чите белән авызын каплап, тыныч кына утырган шадра әби дә Ләкин мин барыбер ашыкмыйм — авыл халкы юкка гына монда җибәрмәгәндер ләбаса!.. Әллә ничә җырланган «җырның» икенче төшеннән көйли башлыйм һәм, сүз җаен китереп, бабайдан: — Әллә сезнең үз ата-бабаларыгызга берәр ачуыгыз, үч-мазарыгыз бармы? — дип сорыйм. Сорау көткәннән дә артыграк нәтиҗә бирә: картның кырыс чыраена ачу бәреп чыга. Агач карават бер шыгырдап ала. Соры күзләр, яшьнәп алгандай, ялт-йолт киләләр. — Безнең дә ачуыбыз юк аларга,—дим, аның күзләренә туры караган килеш.— Безнең бары беләсебез килә, күбрәк беләсебез килә! — Бәй. сүзгә бер дә ышанмый торган адәм икән бу! — диде түрдәге әби. авызын ача төшеп, һәм тагы нидер кыстырырга җыенган иде: — Ярар!..— днп, карт бер җикереп алды. Яулык чите әбинең борынына хәтле менә. Карт янә миңа текәлә: — Көләр өчен, хәкарәтләр өченме? — Ә көләргә, мыскыл итәргә галим булу, күп белү хаҗәтмени? — дим. Бабайның йөзендәге кырыслык кими төшә, күзләре дә бер мәлгә идәнгә төбәлә. Мин исә һөҗүмне дәвам нттерәм: — Максат көлү, хурлау гына булса, шулхәтле җиргә эзләнеп килүнең нәрсәгә кирәге бар? сүзгә кушыла: — Бездә андыйларның булганы да юк. Башкалардан сораштыр, аларда табылыр, бәлкем. Моңарчы, яулык — И улым,—ди бабай ачыргаланып —Дөресен әйткәндә, алар бездә бик күп яде. Авылдагы һәрбер йортта да бар иде. Тик харап булып өлгерделәр инде. Алдаврак эзләргә кирәк иде!.. — Ләкин калган хәтлесен коткарырга кирәк бит! Карт беравык хәрәкәтсез тора. Аның күзләре тагы җитдиләнә төшә. Кинәт ул тураеп куя. Йөзенә янә баягы кырыслык чыга. Кайчандыр затлы гына булган зур агач карават тагы бер кат шыгырдап ала — бабай аякларына баса: — Әйдә. Каты-коры белән тулы утый келәтенә керүгә карт жирдә яткан зур гына чыпта капка ишарә ясый. Ул мин көткәннән зуррак, ләкин авыл кешеләре сөйләгәннән кечерәк иде. Капны ишег төбендә торган сәке өстенә куеп, анын авызын чишеп жибәрәм һәм аптырап калам: аннан укмашып, бөтәрләнеп беткән иске китап битләре, кәкрәеп-бөк рәеп каткан катыргы тышлар ишелеп төшә. Шулай да бабайга сер бирмәскә телим — һи, нихәтле байлык монда! Ә сез «юк» дигән буласыз тагы! — дип актарынз башлыйм. Әмма кырыс бабай арзанлы комплиментка гына алданучылардан түгел икән: — Монысы чүпкә әверелгәннәре генә. Җүнлерәкләре төптә,—ди. Чыннан да, капнын уртарак төшеннән бөтен китаплар, күн тышлы калын кулъязмалар да чыга башлады. Менә бу мәшһүр ә гасырлар буена үсә килгән матур әдәбият истәлекләре дисеңме, фольклор текстларын сорыйсынмы; тарих, фәлсәфә, тел белеме буенча китаплар эзлисеңме, яки юриспруденция, педагогика һәм математика мәсьәләләре белән кызыксынасыңмы: элекке кешеләрнең дөньяга карашларын, инануларын тепченеп тикшерергә уйлыйсыңмы, яисә аларның үзара мөгамәләләрен, интим хисләрен белергә телисеңме — барысы өчен дә ул кулъязмалардан теге яки бу күләмдә материал табып була. Табылган кулъязмаларның сыйфатлары да төрлечә. Алай гына да түгел, хәтта бер билгеле әсәрнең күчермәләре дә төрле кыяфәттә, төрле күләмдә, төрле санда. «Сан» турында сүз чыккач, шуңа да игътибар итәсе килә: гадәттә, теге яки бу мәгълүм әсәрнең яңа күчермәсе табылуга артык әһәмият биреп тормыйлар. Янәсе, ул билгеле инде, егет икәнсең, яңасын, таныш булмаганнарын тап! Бер карауга бу бик гадел хөкем сыман. Ләкин мәсьәләгә якынрак килсәк, туксан тугызынчы күчермә дә аерым бер кыйммәткә ия. Мәсәлән, ул — яңа нөсхә — моңарчы мәгълүм булган барча күчермәләрдән дә сыйфатлы, төгәл һәм борынгы булырга мөмкин. Хәтта, бу таләпләргә жавап бирмәгән очракта да. аның үзенә күрә әһәмияте булачак. Аңлаешлырак булсын өчен, берничә мисалга мөрәҗәгать итик. XIII гасыр истәлеге «Кынссаи Йосыф» китабы — халкыбызның Болгар чорларыннан калган әдәби җәүһәрләреннән. Ләкин Колгали тарафыннан язылган бу конкрет дастанның кайсы төбәктә ижат ителүен исбатлар өчен, күп эзләнергә, төрле фактларны тикшерергә туры килгән. Шул мәсьәләләрнең берсе әсәрнең тел үзенчәлекләрен билгеләү булса, икенчесе — аның кай төбәкләрдә таралып, кайсы конкрет милли әдәбиятта үзенә жирлек таба алуын ачыклау иде. Нәкъ менә шунда, әсәрнең эчтәлеге беләи бергә, аның яшәеш факторы булган кулъязмаларына да игътибар итәргә кирәк табыла. һәм шул соңгы пландагы тикшеренүләр нәтиҗәсендә бер факт ачыла: «Йосыф китабы»ның фәндә мәгълүм 33 кулъязма нөсхәләренең барысы да, Җ. Алмаз хәбәр иткәнчә, татарлар тарафыннан күчерелгән икән («Совет әдәбияты» журналы. 1960 ел. 2 сан). Ә «Кыйссаи Йосыф» дастанын хәзерге чор укучыларга тиешле дәрәжәдә тәфсилләп аңлатылып, тәкъдим ителде дип әйтә алабызмы? Минемчә, юк. Чөнки ул истәлекнең әдәби хосусиятләрен, тел үзенчәлекләрен җентекләп тикшергән зур хезмәт киң катлам укучыларыбызга әле җитмәде. Юк, мин бу өлкәдә бер нәрсә дә эшләнми дип әйтергә җыенмыйм. Ленинград галиме Г. Таһирҗановның гаять эчтәлекле мәкаләсен («Казан утлары». 1968 ел. 12 сан) укучылар күрделәр инде. Шулай ук Фәннәр академиясенең Казан институтында да дастанга багышланган зур хезмәт тәмамлануы мәгълүм. Әлеге истәлекне җентекләп тикшерер, аның бөтен эчке хосусиятләрен ачыклар өчен галимнәргә иң сыйфатлы, иң тулы һәм. мөмкин булса, иң борынгы носхәсен табарга кирәк. Сүз бары шул турыда гына бара, һәм кайчакларда нәкъ менә шундый моментларда ярдәмгә археография килә. Мәсәлән, филолог Ф. Фасиев- ның әйтүенә караганда, «Йосыф китабы»ның соңгы елларда Казанда, археографии эзләнүләр вакытында, табылган бер нөсхәсе үзенең тулылыгы белән моңарчы мәгълүм булган барлык кулъязмалардан күп дәрәҗәдә югары тора икән. Ләкин бу өлкәдәге табышлар шул бер нөсхә белән генә чикләнми. Мәсәлән. Җ. Алмаз мәкаләсе басылып чыкканнан соң Колгали дастанының дистәдән артык яна күчермәләре табылды, аларның кайберләре шактый элегрәк күчерелгән... Ләкин, күрәсездер, археография биредә ярдәмче роль уйный, һәм археографии дәлилләрне төп критерийга әверелдерергә дә ярамый. Кызганычка каршы, бездә мондый күңелсез фактлар да юк түгел. Мәсәлән. «Борынгы татар әдәбияты» исемле китапта (1963) авторларның берсе Сәяди дигән бер шагыйрь тарафыннан язылган «Дастаны Бабахан» исемле поэманы Идел буе җирлеге әсәре дип тәкъдим иуә. Авторның төп археографии дәлиле «бу әсәрнең безгә мәгълүм бердәнбер кулъязмасы Куян 164 авылының Бибигамбәр исемле татар кызы тарафыннан күчерелгән» дип әйтүгә кайтып кала; шунда ук ул әсәрнен «әле басылганы юк» дигән фикер үткәрә. Ләкнн, тикшерә торгач, Сәяди поэмасының Ташкентта берничә мәртәбә басылган булуы ачыкланды. Һәм 1962 елга хәтле үк. Моннан тыш, безнец археографии эзләнүләр нәтижәсендә, «Дастаны Бабахан»нын тагы ике нөсхәсе табылды. Берсе — типик үзбәк почеркы белән күчерелгән Урта Азия кулъязмасы, икенчесе — төрекмән күчермәсе. Димәк. «Борынгы татар әдәбияты» тарихы авторларының бер генә нөсхәгә нигезләнеп ясаган ф иәтижәләре ашыгычрак булган икән. Идел буе төрки әдәби мираста 1358 елда ижат ителгән «Нәһжел-фәрадис» исемле әһәмиятле истәлек тә бар. Аның кулъязмалары сирәк очрый. Ләкин истәлекнең чыгышы турында кайбер каршылыклы фикерләр дә юк түгел. Бу табигый, чөнки ул әсәрнең әле чын-чынлап, әтрафлап тикшерелгәне юк. Димәк, « Нәһжел-фәрадис >ны җентекләп тикшерү — киләчәктәге бурычларның берсе. Экспедицион эзләнүләр бу мәсьәләгә дә берникадәр өлеш кертте: 1968 елда Буа районында шул әсәрнең тагы бер татар күчермәсе табылды. Әгәр бу фактка Фәннәр академиясенең тел, әдәбият һәм тарих институты хезмәткәре М. Юсупов тапкан нөсхәне өстәсәк, татарлар арасында дип уйлаулары да ихтимал. Ләкин аларның һәммәсе дә гел дини китаплар гына түгел. Чөнки кешелек прогрессында хаклы рәвештә беренче дәрәҗәдәге якты йолдызлардан саналган Фәраби, Әбуга- лисина, Сәгъди, Хәйям, Ибн Хәлдун әсәрләре безгә гарәп һәм фарсы дөньясы аша килгән. Чит ил истәлекләренә карата бездә кайчакларын икенче бер мөнәсәбәт тә очрый. Мәсәлән, борынгы кулъязмаларга сокланып караучыларның кайберләренә: «бу — Димәшкъ шәһәрендә язылган гарәпчә китап» дисәң, аларның шунда ук күңелләре сүрелә. Янәсе, «безнеке» түгел икән... Мондый мөнәсәбәт белән дә килешәсе килми. Теләсә нинди милли культураның мирасын барлауда, өйрәнүдә төрле халыкларнын галимнәре арасында иҗади, самими хезмәттәшлек булырга тиеш. Һәм бу, тулаем алганда, шулай. Мәсәлән, Алтын Урта дәвере Идел буе төрки әдәбиятының классик үрнәкләре булган Хорәзми, Котып, Сәйфи Сарай әсәрләрен без шундый хезмәттәшлек нәтиҗәсендә генә белә алдык. Чөнки аларның бердәнбер кулъязмалары чит ил китапханәләрендә сакланалар. Безнең илдә булган гарәпчә, фарсыча, латинча, французча, кытайча сирәк кулъязмаларның эчтәлекләре белән дә кызыксынучы чит ил галимнәре бездән җибәрелгән фотокопияләр ярдәмендә танышалар. Мондый сирәк әйберләр Казан университеты китапханәсендә дә шактый һәм аларның саны киләчәктә тагы да артырга тиеш. Чөнки археографии сәфәрләр вакытында, югарыда телгә алынган «Конияпдән тыш. «Хөласәт ел-фәтави», «Мишкәге мәсабих» кебек борынгы әсәрләрнен XIV—XV гасырларга караган күчермәләре табылды. Боларның хосусый сыйфатлары, конкрет әһәмиятләре турында, вакыты килгәч, үз белгечләре тәфсилләп сөйләр әле. Бездә киң таралган шәрык әсәрләре турында сөйләгәндә, бөек фарсы поэзиясен телгә алмый узу зур гаделсезлек булыр иде. Чөнки тирән акыл иясе хәким Сәгъди, әхлакый сафлыкның ялыкмас вәгазьчесе суфи Гаттар, мәхәббәт һәм ләззәт җырчысы шашкын Хафиз, бунтарь философ, үткен телле Хәйям әсәрләре дә татарларда киң таралып, сөелеп укылганнар. Тугандаш әдәбиятлар тарихына караган археографии материалларның нәтиҗәләре исә тагын да күңеллерәк. Сәйядн поэмасыннан тыш, үзбәк шагыйрьләреннән Нәваи. Сәйкали, һөвәйда. Мәшрәбләрнең әсәрләре табылды. Әзербэйҗан шагыйре Физулинын шигырьләре дә бездә киң таралган. Икенче бер факт исә игътибарга аерата лаек, чөнки аның белән әдәби мөнәсәбәтләр тарихыбызда яңа сәхифә ачыла. Сүз тирән уйлы, кайнар хисле бөек төрекмән шагыйре Мәхтүмколый шигырьләренең татар күчермәләре табылуы хакында бара. Әгәр Мәхтүмколый әсәрләренең күчермәләре гомумән сирәк булуын игътибарга алсак, яңа табылган төрле сыйфатлы дүрт нөсхәнең кыйммәте тагы да арта. Киләчәктә, экспедициябез составында рус-европа төркеме дә эшли башлагач, ихтимал, табышларның төрләре тагы да ишәерләр. Чөнки Урта Идел буе борынгы гасырлардан ук шәрык белән гареп уртасындагы ачык капка иде... Китапларга кемнәр канат биргәй? Без әле борынгы китапларны нәсел-гомерле, киләчәкле итеп, аларга чорлардон- чорларга очып узарлык, илләрдән илләргә барып җитәрлек канатларны бирүчеләр, ягъни оригинал текстнын башка күчермә нөсхәләрен булдыручылар турында берни дә әйтмәдек. Әгәр безнен көннәргә хәтле сакланган борынгы әсәрләрнең якынча 95 проценты оригиналда түгел, бәлки копияләрдә килеп җитүләрен игътибарга алсак, язва культура тарихында күчерүчеләр тоткан урын беркадәре ачыклана төшәр. Ләкин күчерүчеләрнең язмышлары төрле илләрдә төрлечә Мәсәлән. Иран, һинд* стан. Төркиядә һәм башка шәрык илләрендә хаттат — каллиграфлар хекем сергән. Ллар- да. кагыйдә буларак, матур язулы, махсус әзерлекле профессиональ хаттатлар өстеи- лек иткәннәр, һәм бу кәсеп бик мактаулы булган. Шуиа күрә дә борынгы Иран, һинд һәм терек хаттатлары турында үз заманнарында ук мәдхияләр ижат ителеп, зурзур трактатлар да язылган. Ә бездә?.. Чыннан да, кем сон син татар хаттаты? * Гадәттә, борынгы кулъязмалар, гомумән иске китаплар турында уйлаганда, без- = нен алга ин элек яшел чапанлы, зур чалмалы, мәгәр кечтекн генә акыллы фанатик < мулла килеп баса. Әгәр үзебез ул язуларны укый аямасак, андый хисләр тагы да g көчәя. Әмма биредә сүз, әсәрдән бигрәк, анын күчермәләре турында бара. g Беренчедән, бездә таралган кулъязмаларнын зур бер өлеше дөньяви әсәрләрдән = гыйбарәт. Икенчедән, дини әйберләрне күчереп утыру өчен дә «мөгътәбәр хәзрәтләр», әгәр = бик саран булмасалар. вакыт әрәм итмәячәкләр. Чөнки алар өчен намаз укыту. корьән-хәтем кылу, женаза чыгу күп мәртәбәләр файдалырак. Шуларның берсеннән — төшкән килергә дә ул кирәк китабын сатып алачак. £ Димәк, дини эчтәлекле мәгълүм әсәрләрнен таралуларында руханилар сәбәп х булсалар, дини китапларның да. дөньяви әсәрләрнен дә күчермәләре барлыкка < килүдә муллаларның Каләм көче хәлиткеч рольне уйнамаган. Шуна да игътибар итәргә кирәк: татарлар арасында ин күп табылган күчермәләр үзләренең эчтәлекләре, формалары белән дә руханилар көтепханәләрендә була торган (булуы зарури) «житди» мншкәтләрдән. авторитетлы «яшел кнтаплар»дан нык аерылалар. Гадәти татар китабына житдиятсезлек, чуарлык хас. Менә боларның барысы да китап күчерүчеләр, хаттатлар армиясенең бөтенләй икенче даирәдән булуын күрсәтә Кайберәүләрнең. ихтимал, бездәге кулъязмаларнын зур өлешен длпавыт-морзалар. гомумән феодаллар даирәсендә генә үскән «жимешләр» дип уйлаулары бар. Әмма татар халкының XVI—XIX йөзләрдәге конкрет тарихында хәлләр икенчерәк төс алган. Беренчедән, татар милли феодаллары, реаль властьтан мәхрүм ителеп, диктаторлык хокукын югалтып, экономик яктан зәгыйфьләнгән килеш яшәгәннәр. Икенчедән, ул феодалларның ин заглыларының бер өлеше репрессияләргә эләгеп, «чабаталы морзалар» — горур хәерчеләргә әверелсә, калган зур төркеме дин алмаштырып, икенче культураны кабул иткән. Нәтижәдә татар феодал сыйныфы вакланып, чәрдәкләнеп, тирән эчке деградация кичергән. Менә шуның өчен дә татар күчермәләре арасында алтын белән язылып, хәтфә тышлары көмеш белән бизәлгән купшы фолиантлар юк дәрәжә- сеидә сирәк. Аларның күпчелеге халыкиын түбәнрәк катламнарынын вәкилләре тарафыннан эшләнгән, һәм. әллә кемнәр өчен түгел, нигездә үзләре өчен күчерелгәннәр. Агачына күрә жнмеше дигәндәй, татар кулъязмалары да гади чикмәнле, мескен бүрекле, тула оек, юкә чабатадан. Күчерелгән китапларнын ин зур өлеше төрле стильдәге матур почерклар, чын зәгъфыраи кара белән сыйфатлы кәгазьләрдә язылып, затлы күннәр белән тышланмаган. Кара кирәк икән, татар күчерүчесе казан корымына нидер кушкан; каләм дисәң—күркә белән каз канаты бетмәгән; тышлыкка катыргы булмаса. сәхтиян взләп торма, менә сина эшкә яраксыз иске китапның жиде-сигез бите, менә арыш оны белән су. каткат игеп ябыштыр — вәссәлам! Ә тактадан юнып тыш ясыйсын икән, бу инде, җанкисәгем- мә, чиертеп кара! Димәк, мәсьәлә биредә зәвык-мазарда түгел, а максат һәм мөмкинлекләрдә икән. Татар кулъязмаларының да зур күпчелеге, һәм дөньявиларының барысы диярлек, күчерүчеләрнең үзләре өчен язылганнар. Ә күчерүчеләр, югарыда әйтеп киткәнебезчә, нигездә гади халык вәкилләре | Дөрес татарлар арасында да профессиональ хәттатларның белглллвы турындэ кайбер мәгълүматлар бар. Ләкин алар күп очракта эре руханиларга дии-канун китапларын күчерү белән мәшгуль бчлганнар һәм ара тирә сынар татар моргының яки башкорт кантонының ялгыз ярты заказларын үтәгәннәр Менә штнык — и дә татар Жнрл<гендә күчерелгән дини китаплар үзләренең кыяфәтләре белән мигов әсәрләрнең күчермәләреңнән чпк кына пөхтәрәк. купшырак Әмма Иран. Ьрта Ат-я. Төркия һәм һяндстаинан килгән «коллегалары» алдында алар «янарал». «пулкауиикдар» каршындагы капраллар гына... МИРКАСЫЙМ ГОСМАНОВ Менә бу хәлләр барысы да татар каллиграфлары тарафыннан күчерелгән китапларда колофон дигән өстәмә язуның. ягъни күчермә паспортының сирәк булуына китерәләр. Чөнки күчерүче мәшһүр хаттат түгел, бәлки тар даирәдә билгеле һәм китап язуны өстәмә кәсеп иткән бер агай. Ә шәрык илләрендә картина икенчерәк. Китап күчерү — хаттатларның төп кәсебе. Кәсепчеләр исә күп. Сан өчен түгел, базарда сыйфат өчен дә көрәш бара; китапнын матур почеркы белән пөхтә, затлы формасы да акчага тиңләнә. Менә шулай базар өчен барган кискен һәм дәвамлы көрәштә товарның конкрет сыйфаты белән аның турындагы рекламаның да әһәмияте арта. Нәтиҗәдә, һәр китапта диярлек каллиграфның исеме, күчермәнең эшләнү датасы, урыны күрсәтелә бара, яисә бу мәгълүматлар китапның стандарт тышлыгына уеп сугылган мөһердә бирелә. XVII—XIX йөзләрдә эшләнгән Урта Азия һәм башка шәрык илләре китаплары бу таләпләрне җиренә шактый төгәл җиткергәннәр. Мондый төгәл колофон-мәгълүматлар борынгырак дәвердә әзерләнгән күчермәләр өчен дә хас. Ләкин аларда хаттатның исеменнән тыш, кагыйдә буларак, бу конкрет нөсхәнең нинди эре рухани, кодрәтле вәзир яисә затлы бәкнең заказы буенча эшләнүе дә күрсәтелә. Кыскасы, күчермәнең ата-аиасы да, туган җире дә мәгълүм. . Безнең дөньяви кулъязмаларыбызда бу хәл ничегрәк соң? Күп очракта бернинди мәгълүмат юк. Кайбер очракта бу нөсхәнең «алла ярдәме белән фәлән елны» күчерелүе әйтелә. Ә кем эшләве күрсәтелми. Чөнки китап хуҗасы үз исемен болай да белгән. Ләкин кайчакларын тулырак «колофон»нар да очрап куйгалый. Мәсәлән, «Ошбу китап мартның егерме өченче көнендә, кече җомга көнендә, аш вакытында тәмам булды. Язучы Фәхретдин Биккол дия белерсез, хәер-дога кыласызлар. Ошбу китапны Яңа Чәчкап авылының дәмелла Бикмулла мәдрәсәсендә яздым, мнн Фәхретдин, Түбән Наратбашның Биккол углы». Игътибар итегез: ай да, көн дә, хәтта сәгать тә бар, ә ел юк! Кайда, кем тарафыннан күчерелү әйтелгән, сәбәп-максат исә хәер-догадан гыйбарәт... Әйе, татар шәкерте китап язуны кәсепкә, акча эшләүгә әверелдермәгән. Шуңа күрә ул үз күчермәсен күп очракта мондый юллар белән тәмамлаган: Моны яздым ядкяр улмак өчен, Укыганлар бер дога кылмак өчен... Бу фикерләрне дәлилләр өчен, берничә типик шәкерт кулъязмаларына күз салыйк. Менә Олы Әтрәч авылында табылган бер кулъязма җыентык. Иң элек (әлбәттә, дежур «бисмилладан» соң) гарәп теле грамматикасы буенча зур гына текст китерелә. Ара- тирә ул текстны бүлеп, кайда һәм кайчан нинди хәлләр булуы теркәлеп куела. Мәсәлән, «бу ел рамазан шәрифтә пәнҗешәмбе көн зәвал вакытында мәгърип тарафыдин бер койрыклы йолдыз пәйда булды. Хода ахырын хәерле кылсын». Әлеге конспект тәмам булгач, берничә дини текст китерелеп, шуларга аңлатма бирелә. Моннан соң халык арасында киң таралган өч-дүрт бәет тексты язылган, һәрберсенә «Илаһи бәет» дигән баш бирелгән. Шул исәптән «Сак-сок бәете». «Хан кызы» бәетенә дә. Моннан соң нинди чирне ничек өшкерергә кирәк икәнен беләбез. Аннары хатының ир бала тапсын өчен нинди догалар укып, ничек йокларга кирәклеге турында «рецепт» бирелә. Ниһаять, хат язу буенча кулланма — әзер шаблоннар күчерелгән. Аларның берсе остаз- хәлфәләргә, икенчесе ата-ана һәм туганнарга языла торган хат формасы. Менә шул хатлардан икенчесе игътибарга лаек. Мәсәлән, әти-әни, ага-җингә, эне-сеңел вә барча кардәшләргә «күптин күп, чуктин чук сәламләр» әйтелеп, үз хәле турында да хәбәр ителгәч, аңа нәрсәләр кирәк булуын беләбез. «Әүвәл бер мичкә бал вә һәм ун кадак май» җибәрергә диелә. Аннары он, каймак, чәй-шикәрләр турында да сөйләнгәч, «мең сумса, өч йөз таба бәлеш, сигез йөз төче коймак» ашыйсы килгәнен укыйбыз, һәм. ниһаять, «актыгында бикәч бик кирәк» икәнлеген дә анлыйбыз. Әлбәттә, хат-шаблонның соңгы өлеше шаярып язылган, аның үрнәк өлеше баш ягында — сәламнәрдә. Мәгәр әлеге шаяруда да шәкерт кешенең хәле чагылып китә: ач тавык төшендә тары күрә... диләр. Менә шулардай сон бу кулъязманы кем язу хакындагы колофонны күрәбез: «Бу китапны язгучы Җиһанша бине Корбан мәрхүм углы. Укытучылардан дога-хәер өмет итеп яздым. Шәһре Казанда Яна бистәнен Шаһи Әхмәт хәзрәт мәдрәсәсендә. Кул тотты, каләм язды, кара төште, күз күрде, гакыл белде». Игътибар итегез: «бине» һәм «утлы» сүзләре янәшә китерелеп, тавтология барлык* ка килгән. Дата да юк. Шулай да аиыи XIX йвз урталары булуы ачык: кәгазь, кара, почерк һәм катыргы тыш шул чорга карый. Бу — тасвирланганы гади генә, дересен әйткәндә, сәләмә генә бер китап. Ә менә монысы (аны Аллабирде авылыннан таптык) 235 кәгазьле, ягъни 470 битле «Мишкәт ел-әнвар» исемле теэек язулы фолиант — зур күләмле китап. Эчтәлеге һәм вазифасы буенча ул эре руханиларда булырга тиеш. Ләкин, гарәпчә язылган колофоннан күренгәнчә, ул да 1190 ел һижри.зә (ягъни 1776 елда) Бәрәскә авылында. Бикчәнтәй хәзрәт мәдрәсәсендә «зәгыйфь һәм кимсетелгән» Сәгыйть бине Габдераззак дигән шәкерт кулы белән язылган икән. Күл Черкене авылында табылган бик чуар эчтәлекле бер жыеитык (эчендә «һәфтияк тәфсире» дә бар) исә 1843 елда Казан шәһәрендәге Хәбибулла хәзрәт мәдрәсәсендә укучы Габленасыйр бине Сәйфулла Колларый әт-Тави (янәсе Тау ягы- нын Коллар авылы кешесе) дигән егет тарафыннан күчерелгән. Бу кыскача тасвирланган кулъязмалар элек үзләрен күчерүчеләргә хезмәт иткән, чянки хужа бит кырыйларына шул ук почерк белән сонрак та встәмә текстлар язып барган. Әмма еллар узу белән әлеге китаплар икенче кешеләргә сатылган. Мәсәлән. 1776 елда күчерелгән «Мишкәт ел-әнвар» турында анын тышлыгында шумдый сүжввр укыйбыз: «1854 иче [елда] декабрьнын уиысында Бурнаш мелла Сәгыйдетдивдм бу «Мишкәт ел-әнвар»ны алдым, Бншна илендә Әхмәт Гобәйдулла углы. Хакы 15 сум Алла хәерле кылыр». Күл Черкене жыентыгынын сатылуы исә гаять официаль твстә уза: «1848 иче елда ® февральмен 23 нче кемендә Тәтеш вязе Коллар иленен Мөхәммәтрәхим Сәйф углы з саттым бу «һәфтияк тәфснрене» Югары Наратбаш иленен мулла Гобәйдулла Маслим * углына, бер «Әнмүзәж» китабы илән. Бәһасы вч сум илле тиен, нәкъ акча алдым. u Мәзкүр Мехәммәтрәхнм Сәйф углы кулым куйдым, вә янә шул илиен Хәсән Бикбау О углы гүаһ булып кулым куйдым: вә янә шул ук Коллар иленен мин Вәлиулла Рәхмәтулла углы гуаһ булып кулым куйдым». Шушы фактлардан да кайчандыр «хәер-дога» вчеи берәүләр күчергән китаплариын “ сонрак икенче кешеләр тарафыннан «нәкъ акча»га сатылуын күрәбез. Мондый дәлил- ,t лэрне тагы да күп табарга мемкин. Менә шуна күрә дә югарыда «татар шәкерте < китап күчерүне үзенә кәсеп итмәгән» дип әйтелгән иде Әлбәттә, кайбер шәкертләрнен £ үзе язган китапны сату очраклары да бар. Тик андый фактлар сирәк очрый. Менә шуна күрә дә без узган тарихыбыздагы язу тану — грамоталылык түтәлләре Я булган бихисап күп эреле-ваклы мәктәп-мәдрәсәләребезгә, мәгърифәт орлыклары булып шуларга сибелгән шәкерт бабаларыбызга, аларнын кочсез якларын яхшы белгән хәлдә дә, эур ихтирам белән карыйбыз. Алар мона лаек. XVII—XIX йизләрдәге татар язма әдәбияты үсүгә дә шуларныц күз нуры, кул кече сәбәп булган. Хәтта элеккерәк дәвер әдәби истәлекләрнен әзме-күпме саклаиып калуларына да без шул шәкерт бабаларыбызга бурычлы. Чвнки ул истәлекләрнен исән калган нвсхәләренен барына да диярлек шул шәкертләрнен каләме белән «фәлән хәзрәт мәдрәсәсендә» күчерелгәннәр. Чвнки алар, хәлләре кайтыш, белемнәре чамалы булуга карамастан, укырга, язарга, күчерергә яратканнар. Язу дигән иәрсәнен кодрәтле кячкә ия булуын аңлаганнар. Каләм үгрән. каләм сине изгегә тартар. Каләм берлә кайда барсан — гыйззәтен артар Белемебез аз, күп укыр вчен мвмкиилек юк. шулай булгач, китап мәсьәләсе —муллалар эше, дип. читкә тайпылмаганнар. Ә тырышып укыганнар, ялыкмыйча күчереп язганнар, хаталары була калса дип, алдай ала гафу сорап куйганнар; Хат хатадыр, хатасын орма йвзгә, Хатадмн халн ирмәс хакдин үзгә_ Хата ирсә — каләм нлә сыяһы,— Фәкыйрь яэгучыныц күптер гонаһы. Хата йирен тезәтмэй кнтмәнезләр, Доганыздан фәрамуш нтмәнезләр *. г ( үзлек хали ирмәе —азат түгел; сыяһ — кара, фәрамуш «тү —ташлау. мәхрүм итүТАРИХТА1Ы ТИРӘН ЭЗЛӘРДӘН Әлбәттә, зур мәдрәсәләрдә галим мөдәррисләрдән укып җитлеккән яисә китапны күчерә-күчерә шомарып беткән кешеләрнең сүзе түгел бу! Андыйлар хата да җибәрмәс, кем күренгәннең «догасына» да мохтаҗ булмас. Мондый тыйнаклык гади кешеләр өчен генә хас™ Турылыклы варислар Борынгы кулъязмалар безнең китап хәзинәләренә, оясына кайткан почта күгәрченнәре кебек, үзләреннән үзләре очып килмиләр. Безгә килеп җиткәнче, алар төрле юлларда кангыраганнар, абынмалы сукмакларда сөртенгәннәр. Ә ул юллар, ул сукмаклар еллар, гасырлар озынлыгы белән үлчәнгән. Башларына төшкән җәфалар исә бер нәрсә белән дә үлчәнерлек түгел, һәм аларның бик күбесе мәңгегә һәлак булган инде. Бары бер өлеше генә, һәм кечкенә өлеше генә безнең көннәргә хәтле килеп җитә алган. Ләкин болары да килеп җитү өчен ярдәмгә мохтаҗ иделәр. Ә ярдәмне кемнәр күрсәткән соң? Җавап катлаулы түгел — мәгърифәтле кешеләр һәм китапны, белемне сөючеләр. Мондыйларның исә төрле катламнардан чыгулары ихтимал. Мәсәлән, кайбер руханиларның бай китапханәләр туплавы, сирәк очрый торган кулъязмалары белән горурланулары тарихта мәгълүм факт. Шулай ук үзе иҗекне иҗеккә көчкә кушса да, кулына очраклы рәвештә төшкән китапка ихтирам белән карап, «без булмасак, балалар үскәч укыр» дип, аны хатынының ала яулыгына төреп киштәгә алып куйган һәм өендә китабы барлыкка сөенгән ярлы-ябагай крестьян агайлар да күп булганнар. Ихтимал, менә шундый «кара халыкларыбыз»ның уллары әзме-күпме язу таныгач, башкаларны да укырга өндәп, язу-каләмнең көчен, файдасын пропагандалап йөргәннәрдер? Чөнки әләмә-сәләмә генә кулъязмаларда: Каләм юндым иничкә, кылыч тик очы, Камуг әледин әлгә хәбәр биргүчс дигән кебек юллар очрыйлар, һәм мондый пропагандистлар, язуның файдасын күрсәтү белән чикләнмичә, язусызлыкның зарарын да үзләренчә аңлатырга тырышканнар: Каләм белгәнләр дөньяда чәчәктик, Каләмсез кешеләр сыгыр-ншәктик! Еллар, хәтта гасырлар буена дәвам иткән мондый пропаганда халкыбызда язуга, китапка карата ихтирам, мәхәббәт хисе тәрбияләгән. Шуның өчен дә ул «каурый тоткан хур булмас», дип инанып, «укыган угыл атадан олы» булуын тәҗрибәдә сынап, «кәгазьнең йөзен агарткан кара язу», дип, гаҗәеп хикмәтле нәтиҗә чыгара. Ак йөзле кәгазь — китап ул, китап исә белем чишмәсе. Ә «гыйлем иясен газиз итә». Безнең кулъязмаларыбызның сугыш-вәйраннар, упкын-янгыннар иләге аша үтеп, бу заманнарга җитә алуларын да халкыбызның язу һәм белемгә, китап һәм гыйлемгә ихтирамының нәтиҗәсе дип карарга кирәк. Китапка хөрмәт — халкыбызга тулаем хас сыйфатларның берсе. Китап сөючеләрдән аеруча кызыклы бер шәхес турында киңрәк тукталасы килә. Сүз Касим шәһәрендә мәдрәсә тотып (димәк, муллалык эшен дә үтәп), озак еллар шәкертләр тәрбияләгән мөдәррис Фәттахетдин Садретдин улы Бәшири турында барачак. Ул —тыныч кына гомер кичереп, 85 яшенә җиткәч, 1956 елда үз өендә балалары каршында вафат булган «урта кул» бер укымышлы. Ләкин Фәттах абзый сүзнең чын мәгънәсендә «китап җене кагылган» кешеләрнең берсе булган. Моны ншетмештән түгел, бәлки материаль фактлар — ул җыеп калдырган китапларның үзләренә нигезләнеп әйтәм. Ә алар исәп-хисапсыз иде. Ниндиләре генә юк биредә: борын-борын күчерелгән иске кулъязма дисеңме, әллә найларда, хәтта ерак илләрдә басылган китапларны әйтәсеңме, калын-калын итеп төпләнгән газетажурналлар коллекциясен сорыйсыңмы — барысы да бар. Катып калган дини әйберләр дә, эзләнүче гыйльми хезмәтләр дә. әче телле атеистик әсәрләр дә киштәләрдә үз урынын тапканнар. 1 Сүзлек: иничкә — нечкә; камуг әледин әлгә — барчасының (ягъни, күпчелекнең) кулыннан кулга. Дүрт бүлмәнең стеналары буйлап тезелгән шкаф һәм киштәләрдән тыш сандыкларда да китаплар тулы иде. Без (Ә. Кәримуллин белән икәү), витринадагы уенчыкларга баккан малайлар шикелле, авыз ачып торабыз. Әйе. мондый бай китапханәне жыяр өчен ан-белемгә мәхәббәттән тыш зур түзем, озын гомер дә кирәк. Фәттахетдин абзый: «Минем ике байлыгым бар. берсе — балаларым, икенчесе — китапларым», дип горурланган; кайчакларын «беренчесе — китапларым», дип тә ялгыша булган. Китапларны ул гомер буена жыйган: үзе күчергән, сатып алган, бүләк сыйфатын- ф да кабул иткән. Хәтта 20 елларда «кәчимески Ибрайлар» соңгы мәртәбә һәм мәңгегә — «банкрот» булып таралган чакларда да Фәттах абзыйныц бер шөгыле хужасыз калган § йортларда, тәрәзәләре ватык иске мәдрәсәләрдә аунап яткан хитапларны үлемнән « коткару булган. Шуның өчен дә Бәшировлар коллекциясендәге кулъязмалар арасында « бөтенләй икенче кешеләрнен имзасы куелып, мөһере сугылган нөсхәләр бар. Китаплар Фәттахетдин абзыйның башына да житә язганнар. Бу хәл 1905—1006 § еллар тирәсендә була. Казаннан шыгрым тулы ике саквояж китап алып кайтышлый. = ул юлдагы кечкенә авылларның берсендә кунарга туктый. Кышкы юлда арып, күшегеп *"* беткән мосафир ял итәргә жыена. Тик көрәктәй зур сакаллы йорт хужасы аның котын 3 ала; әллә нинди сәер күзләр белән бер саквояжларга, бер юлчыга карыйкарый ул £ тынгысыз йөренә башлый, аннары бер ноктага төбәлеп хәрәкәтсез кала. Хужа нидер S хәл итә... Хәпефнең каян киләсен сизеп алган юлчы саквояж янына барып, хужзга дәшә: *“ — Әйдә, энакум, мин алып кайта торган байлыкны кара,— дн һәм бер бер артлы ♦ китаплар чыгара башлый... а Ике саквояж да бушагач, көрәк сакал жиңел сулап куя: — Син галим кеше икән, ә мин бай сәүдәгәр дип торам. Ярар, тыныч йокы .. < Карт көннәрендә, күзләре тәмам сукырайгач та. Фәттах абзый үз күңелен китап- S лар белән юаткан: кармана-кармана киштәләрдәге китапларны капшап йөргән, зама £ нында үзе сөеп укыган берәрсен кулына алган Зур борынлы, түгәрәк ак сакаллы һәм u күзләре дөм-сукыр чандыр бабай тезләре өстендә яткан китапны озак-озак сыйпап - утырырга яраткан. Фәттахетдин бабай вафат булгач, ул жыйган китаплар коллекциясе аның кызлары □ Фәрхәнпс. Галимә апалар һәм улы Һади абзыйларга кала (өчесе дә бөтен гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган элекке педагоглар, ә хәзер — мөхтәрәм пенено- х нерлар). Иске китаплар саклау семья тормышы өчен шактый уиайсызлыклар тудырып L торса да, ата мәхәббәтен мирас итеп алган балалар «мәйдан кинәйтер өчен» ашык мыйлар. Ул китапларның ата истәлеге генә түгел, бәлки халык байлыгы булуын да варислар яхшы беләләр һәм аларның шәхси куллардан дэүләтил мөлкәтенә күчәчәк- ләренә. фән өчен хезмәт нтәчәкләренә ышанып яшиләр. Шуңа күрә дә экспедиция хезмәткәрләре Касимга килгәч. Бәшировлар ул китапларны — язмасын да. басмасын да — Казан университетына бүләк иттеләр. Хәзер университет хәзинәлегенә саклануга кабул ителгән бу уникаль коллекцияиең әһәмиятен күрсәтер өчен бер аерым фактка, язмаларга түгел, ә басма әйберләргә генә тукталам. Сүз революциягә кадәр чыккан татар газета-журналларыиыц жыелмалары һәм аларның безнең фәнебез өчен кыйммәтләре хакында бара. Мәсәлән, университетның бик байдан исәпләнгән фондында кайбер журналларның һәм газеталарның күп кенә саннары, нөсхәләре юк иде. Шуңа күрә аларны тикшерергә теләгәи галимнәр бер-нке мәкаләне укыр өчен дә махсус командировкалар алып. Мэскәүгә, Ленинградка яисә башка жирләргә барырга мәжбүрләр иде. Ә менә Бәшировлариың кыйммәтле бүләкләре аркасында шундый «ертыклар», «тишектошыкларның» шактыйлары тулып ямалдылар. Болардан тыш Бәшировлар коллекциясендә нөсхәләре башка бер жираә дә сакланмаган һәм моңарчы фәндә үзләре дә мәгз^түм булмаган аерым газета-журиаллар да очрый. Мисал итеп революция елларында Касим шәһәрендә ташбасма ысулы белән чыккан «Аң» журналын. «Чалгы» газетасын күрсәтергә мөмкин. Хәер. Фәттах бабай миражын бәйнәләп тасвирлар өчен махсус мәкалә кирәк булыр иде— Әйе. мирас гомерле булсын өчен, аңа карата варисларнын турылыклылыгы кирәк икән. Моның шулай икәнлегеи гади авыл кешеләренең тарихи истәлекләрне жыюда безгә шатлана-шатлана ярдәм итүләре, үзләрендә булган материалларын исә ышанып тапшырулары яки кайда нәрсә ятуын күрсәтүләре артыгы белән исбат итә. Дөрес, бу мәхәббәтнең гарип формалары да юк түгел. Әңгәмәбез башында тасвир ителгән «кырыс бабай» вакыйгасы да шуны күрсәтә. Кызганычка каршы, кайбер авылларда картларның урынсыз курку фактларын да очраткаладык. Мәсәлән, берничә төштә әби-ба15айларның шамаильләрен яшереп куюлары мәгълүм булды. Нишлисең, алар безнең һәфтияк, Иман шарты, шәмаил кебек әйберләр белән бер дә кызыксынмавыбызны каян аңласыннар! Әгәр аңласалар, «Хәзрәте Гали» урынына «Хәсрәте Гали» дип «чумарилар» тарафыннан язылган (гарәп язуында бер ноктаның артык- кимлеге менә шундый мәгънә бозуларга китерә!) буяулы пыяла кисәкләрен калтырый- калтырый качырып йөрмәсләр иде бит! Ихтимал, кулларында сакланган башка язмаларны бездән яшереп калучылар да булгалагандыр. Үкенеч, чөнки ул китапларның зур өлешен череп бетү яисә ут көтә— Ләкин, бәхеткә каршы, күпчелекне башкалар,— иске язмаларны «дин галәмәте» генә дип түгел, бәлки узган тарихның өйрәнелергә лаек истәлеге, бабайларның тарихтагы тирән эзләре дип, фәнни дөрес бәяләүчеләр тәшкил итә. Алар аз булсалар, безнең экспедицияләр дә югарыда күрсәтелгән казанышларга ирешә алмаслар иде. Шуңа күрә бу форсаттан файдаланып, безгә тарихи материалларын тапшыручылардан чит өлкәләрдә торучы Фәрхәнас апа Бәширова, Кәрим ага Бәхтиев (Касим шәһәре), Маһирә апа Урманова (Рязань өлкәсе Әже авылы) Тәүфикъ ага Сабитов, Фәрит Шаймиев (Оренбург шәһәре), Габделбәр ага Хәбибуллин (Горький өлкәсе Кр. Горка авылы), Гатаулла абзый Әхтәмов, Солтан абзый Таһиров, Хәлиулла ага Евлаевларга (Астрахань шәһәре) һәм Татарстанда яшәүчеләрдән Кәшиф абзый Рәхимов (Бәйрәкә авылы), Рабига апа Мчнһаҗова, Гөлсем апа Кәлимуллина (Күл Черкене), Сәгыйт Кишмаев (Яна Тинчәле), Вәзнх Ибатуллин (Әхмәт авылы) һәм башкаларга чиксез зур рәхмәтләр укыйбыз. Экспедиция сәфәрләре вакытында халык арасындагы кулъязмаларны эзләшүдә якыннан ярдәм итүчеләр һәм акыллы киңәшләр бирүчеләр дә күп иделәр. Шулардай Абдулла ага Ибатуллин (Кр. Горка авылы, Горький өлкәсе), Тәүфикъ абзый Вахитов (Яңа Тинчәле), Гәрәй абзый Алимов (Олы Чынлы), Борһан ага Низамов (Югары Наратбаш), Абдулла ага Дәминев (Олы Тархан), Кәрим абзый Конеев (Астрахань), Шәфигулла абзый Гыймранов (Аллабирде), Даян Бикмуллин (Яна Чәчкап) һәм башка бик күпләргә үзебезнең зур бурычлы булуыбызны белдерәбез. Шулай ук урыннардагы совет органнары, колхоз идарәләре хезмәткәрләренә дә безнең экспедициягә күрсәткән практик ярдәмнәре өчен күп рәхмәтләр әйтәбез. Әгәр биредә исемнәре аталган һәм аталмаган күп санлы дусларыбыз якыннан ярдәм итмәсәләр, без алып кайтып, университет китапханәсенә саклауга тапшырган кулъязмаларның (бары кулъязмаларның гына) саны 700 гә якын да бармас иде. Ә «күп төкерсә, күл була» ди халык. Бәс, күмәкләшеп эшләсәк, җиде йөзнең җиде меңгә җитүе бер дә гаҗәп түгел. Сан сыйфатка әверелүчән. Бәлки, фәнебез, культурабыз һәм тарихыбыз өчен иң кирәкле, иң кадерле, иң мөһим булган борынгы әсәрләр менә шул җыелачак меңнәр арасында ятадыр?! * * Бу мәкаләнең укучыларда төрле уйлар тудыруы ихтимал. Кайбер мәсьәләләр буенча фикер алышырга уйлаучылар да табылыр. Үзләрендә яисә гомумән авылларында саклана торган кулъязмалар хакында хәбәр итәргә яки аларны галимнәргә бирергә теләүчеләр дә күп булыр. Кунакка чакырып, өеңнең кайдалыгыи әйтмәү мәгънәсезлек булган кебек, хезмәттәшлеккә дәшеп, эш урыныңны күрсәтмәү дә нәтйҗәсезлеккә китерер иде. Шуңа күрә хәбәрләшергә теләүчеләр өчен түбәндәге адрес тәкъдим ителә: г. Казань, Университет, исторический факультет, кафедра истории