Логотип Казан Утлары
Публицистика

СУГЫШНЫҢ СОҢГЫ КӨННӘРЕ

тесе тынганга инде чирек гасыр узды. Бу чор зчендә яңа буын үсеп тңитте. Әмма фронт кониәрендеге авырлыклар һәм >ңиңү шатлыгы безнең хәтердә әле нык саклана. Мин бүген сугышның ахыргы кониәреи хәтергә тошерәм. Бу коннәрдә дә фронтларда сугышлар каты һәм иаи койгыч булды. 1945 елның 25 марты. 3 иче Белоруссия фронтының 48 иче армиясе Кенигсбергтаи конбатыштарак Фриш-Гаф култыгында сугышлар алып бара. Безнең дивизия һәм күршебез бу киң култыкны кичеп чыгарга һәм. 11 нче гвардия армиясенең частьларын алыштырып, Фриш-Нерунг борынында дошманны юк итәргә тиеш. Бу борын — киңлеге бер километрдан оч километрга и^итмои бер полоса, аның озынлыгы и^итмеш километрга якын Җир осте куаклыклар һәм урман белән капланган. Аида бары тик бер генә юл бар — ул Балтик диң Боек Ватан сугышы тарихта моңа квдәр булмаганча иң авыр, иң каты сугыш булды Бу сугыш елларында совет кешеләренең югары мораль сыйфатлары, данлы сугышчан традицияләре. Ватанга, Коммунистлар партиясенә бнрслгәнлсиләре тагын бер кабат бии ачык булып чагылдылар анда яңа тип армия— Совет Армиясенең топ үзенчәлекләре бетен боеклеге белән күренде. ...Туп авазлары, танк моторлары горелгезе буйлап уза. Борынны дошман нык крепостька әеерепдергои. бик күп дзотлар, блиндажлар тозогон. танкка каршы чокырлар казыгаи. гаять күп корал һем гехиика туплаган. <945 елның 1 маенда, Мәскәүдә Кызыл Мәйданда бәйрәм парады башланган вакытта, нәкъ сәгать 10 да безнең дивизия һәм күршебез 194 нче дивизия сугышчыла ры көчле артиллерия әзерлегеннән соң, «Ура!» кычкырып, атакага күтәрелделәр. Без борынның төньягыннан, диңгез яры буйлап һөҗүм иттек. Безнең дивизия фронтына каршы немецларның дүрт пехота дивизиясе частьлары һәм подразделениеләре. сайлап алынган эсэс «фолксштурм» отрядлары тора; алар әсир төшүдән үлемнән дә катырак куркалар иде. Төн җитте. Коеп яңгыр ява. Снарядлар һәм миналар төшеп ярылалар да урмандагы агачларны тепләре-ниләре белән каерыл ташлыйлар, бөтен тирө-як ут һәм төтен белән чолганып алынган: урман яна, сугыш техникасы яна, җир яна. Безнең сугышчылар шушы тәмуг аша алга ыргылдылар һәм сигез көн эчендә, 50 километр җирне сугышып алып, материкка чыктылар. Безнең берләшмә сугышчылары бу вакыт эчендә дошманның 2500 солдатын һәм офицерын юк иттеләр, 600 ен әсир алдылар. Шуның өстенә фашистларның 57 танкысы, бик куп техникасы, 448 тубы һәм минометы, 10 мең автомашинасы һ. б. лар юк ителде, яулап алынды. Кыскасы, Фриш-Нерунг борынында капитуляция вакытында 23 мең немец солдаты һәм офицеры әсир ителде. Бу шул нәрсәне ачык күрсәтә: мондагы сугышлар вакытында немецлар көч ягыннан безнең гаскәрләргә караганда өч-дүрт мәртәбә өстен булган. Ул сугышларда безнең солдатлар да. офицерлар да гаҗәеп батырлык һәм фидакарьлек үрнәкләре күрсәттеләр. Анда мин командалык иткән Кызыл Байраклы, Суворов орденлы Гомель дивизиясе сугышчылары һәм командирлары фашизм өстеннән җиңүгә үзләренең зур өлешләрен керттеләр. һәм, ниһаять, тарихка мәңгегә кереп калган 9 май таңы атты. Кояш чыкканда без алгы сызыкта идек. Уйсулык җир. Фашист Германиясенең «данлыклы» солдатлары, бер-бер артлы килеп, коралларын ташлыйлар. Башлары түбән иелгән, мескенләнеп калганнар. Менә, бер төркем офицерлар белән, немец генералы. Ул озак кына безгә карап тора. Аннан, башын иеп, солдат автоматлары янына үзенең пистолетын куя. Фриш-Нерунг борыны өстендә Кызып Байрак — җиңү байрагы җилферди. Җиңү тантанасы. Меңнәрчә сугышчылар «Ура!» кычкыра, пилоткаларын чөя. һава пулеметлардан, автоматлардан бирелгән салюттан тетрәп тора. Әлбәттә, бу салютлар булсын өчен боерык бирелмәде. Һәр сугышчының шатлыгы чиксез иде. Без, командирлар да, бу көчле шатлык ташкынына кушылдык. Мин сугышчан дусларымны һәм 1942 елдан бирле алгы сызыкта сугышкан абыем Харисны, өч сугыш ветеранын, кысып кочаклыйм...