Логотип Казан Утлары
Публицистика

РЕСПУБЛИКАБЫЗНЫҢ КУЛЬТУРА ҮСЕШЕ ТАССР

Культура министры Булат Гыйзззтуллин белзн зңгзмз СОРАУ. Иптәш министр, бүген Татарстан культура, соигать учакларының халларе ничек һәм аларда Татарстанның иллә еллыгына әзерлек эшләре ничек бара! ҖАВАП. Безнең Татарстанда хәзер ике мең арымнан артык культура йортлары бар. Авылларда культура учаклары соңгы елларда, культура йортлары тезелешенең очьеллык планнары үтәлгән елларда, аеруча нык үсте. 196S—1967 елларда үткән беренче ечьеллык чорында бездә 72 мең урынлы 414 клуб биналары, миллионнан артык китап урнаштыра ала торган 122 китапханә тезелде. 1968—70 еллар ечеи тезелгән очьеллык план да уңышлы үтеле. Соңгы ике ел зчендә югарыда сейләнгәи сейнерга тагын 160 клуб бинасы. 29 китапханә остолде. Клуб биналары типовой проектлар буенча икешәр катлы ител тезеләләр, уртача дүртәр иез урынлы булалар. Аларда түгәрәкләр ечеи бүлмәләр, ал кабинетлары, лекции заллары булдырыла. Культура учаклары тезелешендә тагын шундый бер яңалык бар. Бездә авыл клублары урынына культура йортлары салу киң колач алды. Хәзәр ел саен җитмешәр авыл клубы культура йортына әверелә бара. 197$ елны Татарстанда икешәр катлы культура йорты булмаган бер генә авыл Советы да калмаячак. Колхозларның экономик яктай үсүләре, ныгулары культура учаклары тезелешенә бик зур йогынты ясады. Колхоз идарәләре хәзер культура учакларын үзләре теләп тезиләр һәм җиһазландыралар. Моңа мисал итеп үткән ел Әгерҗе районыидә — Салагыш, Тәбәрле. Бима, Баулы районында — Кәрәкешле. Урыс Тамак. Кукмара районында — Кәрәкәаеш. Баилангар. Түбән Үрәс, Арча районында — Берәскә, Күпер Баш. Ташкичү, Буа районында — Суыксу. Иске Тинчале авыл клубларының турыдан-туры колхоз средстаолары белән культура йортларына әверелүләрен әйтел үтү дә җитә. Элекке шыксыз, артсыз эскәмияләр хәзер культура учакларында соңгы кениәреи кичерәләр инде. Авыл культура йортларындагы тамаша заллары хәзер иыймматпе җиһазлар, затлы урындыклар белән бизәлә. Аләргә соңгы иие ел эчендә генә дә 82 мең партер креслолары алынды. Хәзер авылларда гармуны, баяны булмаган культура учагы юк. Аларда йездән артык пианино, роаль. йоэдан артык тынлы һәм халык инструментлары оркестрлары, биш йоздәи артык телевизорлар. 300 дан артык фотоаппарат, кинокамералар, техник эпедиоскопии фильм аппаратлары бар Хәзер авылларда спектакль уйнаган саен кием эзләп йорү чорлары күптән үтте инде. Концертлар, спектакльләр эчен кирәкле костюмнарны хәзер колхозлар үзләре тектерәләр. Мисал ечеи Лениногорск районы ЗәйКаратай авылы культура йорты эчен аУңышп колхозының алты моң сумлык костюм тектерүен. Октябрь районы Ульянов исемендәге колхозның S0—60 кешелек җыр-бию ансамблен баштанаяк киендерүен әйтеп үтү дә җитә. Соңгы елларда Татарстан культура учакларының моңа кадәр курелмәгән тагын бер яңа тере — автоклублар барлыкка килде. Ул автомашинадан, җыелма залдан, магнитофоннан, киноаппараттан тора. Аңа ике кеше хезмәт күрсәтә. Мондый автокпубпар кечкенә авылларга, кыр станнарына культура хезмәте күрсәтү ечен оештырылалар. Аларның саны хәзер бездә кырыкка якын һәм киләчәктә тагын да арта барачаклар. Эре культура учаклары аз вакытта авыл халкына культура хезмәте күрсәтүнең топ чыганаклары булып килгән кызык почмаклар авыл үзәкләреннән фермаларга, трактор бригадаларына күчтеләр һәм алар да яп итү, күңел ачу урыннарына әверелделәр. Ләкин, элеккеләрдән аермалы буларак, бу кызыл почмаклар да культура йортлары шикелле үк телевизорлар, радиоалгычлар, газета-журналлар белән тәэмин ителгәннәр. Аларда җылы, якты һәм чиста. Кызыл почмаклар әле моннан соң да бик күп файда китерәчәкләр. Инде авыл культура учакларын кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсенә килик. Хәзер республикабызның культура учакларында еч мең ярымга якын кеше эшли. Шуларның ике меңгә якыны урта белемлеләр, ике йездән артыгы, Алабуга культура- агарту техникумын бетереп, махсус белем алган белгечләр. Шуның естенә культура учаклары ечен квалификацияле сәнгать кадрлары әзерләү буенча да терле чаралар күрепеп килә. Казан театр училищесы янында халык театрларына режиссерлар әзерләү өчен ач ьеллык бүлек ачылды. Татарстан халык иҗаты йорты каршында үзешчән сәнгать түгәрәкләре ечен махсус биш һәм тугыз айлык курслар даими эшләп киләләр, бу кур(нар соңгы биш ел эчендә биш йездән артык җитәкчеләр әзерләп чыгардылар инде. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, бу курсларда укучыларның күпчелеге колхозлар хисабына укыйлар. Колхоз идарәләре үз клубларындагы үзешчән сәнгать түгәрәкләрен әзерлекле җитәкчеләр беләк тәэмин итү ечен барысын да эшлиләр. Мәсәлән, Октябрь районы колхозлары 1966—67 уку елында гына да бу курсларда үз хисапларына унсигез кеше укыттылар. Узган елда Казанда Ленинград культура институтының филиалы ачылуы безнең культура тормышыбызда шатлыклы вакыйга булды. Хәзер бу яңа институтның клуб һәм китапханә факультетларында алтмыштан артык кеше укый. Институтта читтән торып уку бүлекләре дә оештырылды. Алар биш ел буе укыячаклар һәм югары квалификацияле белгечләр булып чыгачаклар. Бу нәрсә культура-агарту учакларын югары белемле кадрлар белән тәэмин итү бурычын хәл итүне дә җиңеләйтәчәк. Урыннарда культура учаклары челтәренең киңәюе, аларның ныклы материаль базага корылулары, квалификацияле белгечләр белән тәэмин ителә барулары республикабызда үзешчән сәнгать түгәрәкләренең гөрләп чәчәк атуларына, елдан-ел массовый төс ала баруларына китерде. Хәзер бездә профсоюз түгәрәкләреннән тыш, 190 мең кешелек унбер меңнән артык үзешчән сәнгать түгәрәкләре яшәп килә. Үзешчән сәнгать түгәрәкләренең алдынгыларына халык театрлары, халык җыр-бню ансамбльләре, үзешчән сәнгатьтә озак еллар нәтиҗәле эшләгән кешеләргә Атказанган культура эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелә. Халыкка иллешәр еп культура- сәнгать хезмәте күрсәткән Әтнә, Чаллы культура йортлары драмтүгәрәкләре республикабызда халык театрларының беренче карлыгачлары булдылар. Әтнә халык театрына нигез салучыларның берсе булган иптәш Сибгатуллинага һәм Гомәр Мәрдәновка Атказанган культура эшлеклесе исеме бирелде. Чаллы халык театры режиссеры Мансур Кашапов Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән, шул ук театрның активларыннан Нәсимә Гарипова, Равия Булатова, Хәниф Гомәровлар Татарстан Верховный Советы Президиумының Мактау Грамотасы белән бүләкләнделәр. Хәзер монды; халык таатр- ларының саны егермедән артып китте инде. Ул киләчәктә тагын да артачак. Чон ки бу мактаулы исемне яулап алу эчен узашчән сәнгать түгәрәкләре арасында чын-чын- нан ярыш бара. Беэ үзешчән сәнгать деньясында барган шушы гүзәл ярышны стимуллаштыру, «парны тагын да ныграк чәчәк атуга китерү эчен, Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел, Татарстанның оештырылуына илле ел тулу бәйрәмнәре уңае белән республика смотры үткәрәбез. Смотр ике турда үткәрелде. Асылларда үткән беренче турда 95 мең кешене эченә алган 5 мең түгәрәк катнашты. Беренче тур драма, хор, бию түгәрәкләренең күп катнашуы, вокаль номерларның жанр ягыннан бай. массовый теста булулары белән характерлы булды. Смотрның икенче туры берничә зонага бүленеп үткәрелде һәм аларда ун меңгә якын кешене берләштергән 40 коллектив катнашты. Зона смотрларында алдынгылыкны алган коллективлар һәм аерым башкаручылар РСФСР күләмендә үткәрелә торган зона смотрына Уфага барачаклар һәм Татарстанның илле еллыгы бәйрәме кениәреидә йомгаклау концертында катнашачаклар. Болардан тыш республикабызның башкаласы Казанда халык театрлары, агитбригадалар һәм суз осталарының махсус юбилей декадасы үткәрелде. Бу декадада сигез иаыл коллективы, алты шәһәр халык театры катнашты. Казандагы Маяковский исемендәге халык театры Риза Ишморатның студент Ульяновка багышланган «Давылга табан, дигән драмасын, Әтиә халык театры Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры»и, Түбән Кама драма түгәрәге Хәлим Ибраһимовның «Башмагым* комедиясен. «Родина* совхоз халык театры Фәгхи Бурнашның «Яшь йорәкләр»ен күрсәтте. Декадада җиңеп чыккан коллективларның эшләренә дә юбилеи кеннәрендә тиешле бәя биреләчәк. Үзешчән сәнгать коллективларына смотр барган кеннердә авыл үзешчән художникларының, нәкыш сәнгате осталарының фото һәм кино һәвәскәрләренең район күргәзмәләре булып үтте. Күргәзмәләргә куелган күп санлы экспонатларның байтагы республика күргәзмәсенә сайлап алынды. Болар естене район күргәзмәләрендә 18 һәвәскәр кинофильм каралды. Шулардай Ш. Ибраһимоачың «Барысы да кечкенәдән башлана», «Ике плюс ике» дигән (Азнакай), Вәлидевнең «Волга» колхозы» (Балтач) дигән фильмнары, Кирилловиың «Ике кинохроннка»сы (Чаллы) һәм ISO дән артык фотоиегатнапар сайлап алынды. СОРАУ: Бәлки сез республикабыз китапханәләре һәм аларның эшлоро турында да берничә суз әйтерсез! ҖАВАП: Безнең республикабызда бүген 14 миллион 100 мең китап тупланган мең ярымга янын китапханә эшлап килә. Шулардай авыллардагы китапханәләрнең саны 1263 кә җитә. Алардагы китапларның саны 1 миллион 900 меңнән артык. Бу китапханәләрдә 2 меңнән артык иеше эшли. Шуларның якынча 1S проценты махсус югары уку йортлары бетергән белгечләр. Республика китапханәләре хезмәткәрләре бии яхшы эшләүче китапханә дигән исемне яулап алу ечен иерәшеп эшлиләр. Юбилеи елына чаклы да бу мактаулы исем ноэдон артык китапханәгә бирелгән иде инде. Әткә зона китапханәсе, Леннногорси районы Сугышлы авыл китапханәсе. Әгерҗе районы Тирсэ аоыл китапханәсе, Кукмара район китапханәсе әнә шундыйлардан. Татарстан китапханәләре Владимир Ильич Ленинның тууына йоэ ел тулуга багышланган ботенсоюэ смотрында да актив катнаштылар. Смотрда җиңеп чыккан китапханәләргә Татарстанның илле еллыгы кеннәрендә бик яхшы эшләүче диген исемнәр, дипломнар биреләчәк. Үзләрен эштә күрсәткән китапханә хезмәткәрләре РСФСР һәм ТАССРның Атказанган культура эшлеклеләре дигән мактаулы исемнәр алачаклар СОРАУ: Республикабызның музейлары боек юбилейларга аэерлек уңае белән нинди эшләр башкаралар! ҖАВАП: Татарстанда, партия елка комитеты карамагындагы Ленин йорт-муэой- парыннан. югары уку йортларына караган тарих, табигать музейларыннан тыш. Культура министрлыгының үз карамагында яие җиде музей бар. Казандагы Үзәк музеи. Октябрьның ипле еллыгы уңае белән оештырылган республика сынлы сәнгать музое. Максим Горькни. Шәриф Кәмал музейлары. Богелмо, Чистаи, Тәгеш район музейлары шундыйлардан Юбилейларга әзерлек елларында музейларга да игынбар бик команде. Музейларның финанс яклары яхшыртылды. Аларны махсус фоид саклау биналары болан тәэмин итү эшләре дә әкренләп юлга салынып килә Үзәк музой очей ДОСААФ билеген заллар бушатыл бирелде, трамвай-троллойбус идарәсе билеген бина да бушәБУЛАТ ГЫЯЗЭӘТУЛЛНН ф РЕСПУБЛИКАБЫЗНЫҢ КУЛЬТУРА ҮСЕШЕ тылу алдында тора. Сынлы сәнгать музее фонды ечен дә махсус бина әзерләнә. Шариф Камал йортмузее өр-яңадан реконструкцияләнә. Якын киләчәктә бу музей Татарстанның әдәбият музеена әвереләчәк. Бөгелмә дәуләт музеена яңа бина бирелде. Музейның элекке бинасында Ярослав Гашек музее булачак. Чистай шәһәр музее бинасы да киңәйтелде. Музейлар турында сөйләгәндә, республикабыз тормышында булып уткән шатлыклы бер хәл турында әйтми утел булмый. Былтыр РСФСР Министрлар Советы карары нигезендә Татарстанның Куйбышев районында борынгы бөек Болгар шәһәре истәлекләре җирлегендә дәүләт тарихи архитектура музей-заповеднигы ачылды. Бу заповед- никка борынгы Болгар, Биләр (хәзерге Биләр авылы янындагы) шәһәрләренең һәм Болгар дәүләтенең IX—XIV гасырларындагы барлык архитектура һәм археология истәлекләре керә. Бу заповедник, фәнни-тикшеренү институтлары белән берлектә, татар, башкорт, чуваш, мари, мордва, удмурт халыкларының борынгы Болгар һәм Казан ханлыгы чорларындагы тарихларын өйрәнәчәк һәм аларның ядкарьләрен саклау, пропагандалау чаралары күрәчәк. Музей-заповедник Куйбышев районындагы элекке крайны өйрәнү музее белән берләштерелә. Татарстанда соңгы елларда дәуләт музейларыннан тыш мәктәпләр, колхозлар, заводлар каршында меңнән артык җәмәгать музейлары барлыкка килде. Болар белән пенсионерлар, укытучылар, мәктәп балалары җитәкчелек итә. Алар авылларның, колхозларның, заводларның тарихларын өйрәнәләр һәм еш кына фәнни-тарихи яктан шактый әһәмияткә ия булган экспонатлар да туплыйлар. Бу җәмәгать музейларының махсус биналары юк, әлбәттә. Алар мәктәпләрнең, китапханәләрнең мөешләрендә генә урнашканнар. Ләкин мондый музейларга да әһәмият бирел караучы, аларны биналар белән тәэмин итүче колхозлар да, заводлар да юк түгел. Бу яктан Лениногорск районы Елхов колхоз музееның тарихы бик тә кызыклы. Бу авылда пенсионер Әхметшин, авылның тарихына хас материаллар туплап, авыл китапханәсенең бер почмагында музей оештыра. Соңыннан колхоз җитәкчеләре китапханәне икенче яңа бинага күчереп, бу бинаны колхоз музеена әверелдерәләр. 1968 елда Менделеев шәһәре химия заводы янында да завод музее барлыкка килде. Завод дирекциясе бу музей өчен алты бүлмәле якты, җиһазландырылган бина, акча һәм штат бирде. Тәкәнеш авылындагы укытучы Әмир Ганиев оештырган музей, шулай ук Казан шәһәренең Ленин районы Муса Җәлил исемендәге мәктәптәге Муса Җәлил музее да һәртөрле мактауга лаек. Хәзер дәүләт музейлары Татарстанның илле ел тулу юбилейлары уңае белән төрле күргәзмәләр оештыралар. Үзәк музей Ленинның тормышын һәм эшчәнлеген чагылдырган махсус күргәзмә эшләде. Анда Ленинның яшьлек еллары, Казан, Самара, Петроград чорлары, Октябрь революциясе ясаган, Совет дәүләте төзегән чаклары, оченче Интернационалны һәм Татарстан республикасын оештырган вакытлары яктыртылды. Шул ук күргәзмәдә Татарстанның илле ел эчендә ирешкән уңышларын күрсәтүгә багышланган бүлек тә бар. Бу бүлектә Татарстанның промышленносте да, авыл хуҗалыгы да, культура, сәнгать һәм мәгариф тезелешләре дә яктыртыла. Республиканың башка музейлары да Ленин һәм Татарстан темасына багышланган күргәзмәләр әзерлиләр. СОРАУ: Әдәбият, сәнгать дөньясында нәрсәләр эшләнә! ҖАВАП: Татарстанда тугыз профессиональ театр һәм дәүләт филармониясе бар. Филармония каршында дәүләт симфоник оркестры, җыр-бию ансамбле һәм концерт- эстрада бригадалары эшли. Бу сәнгать учреждениеләрен кадрлар белән тәэмин итү очен бездә Дәүләт консерваториясе, театр, художество һәм өч музыка училищесы эшли. Алардан ел саен дистәләрчә югары һәм урта квалификацияле кадрлар чыгып торалар. Болардан тыш бездә резервлар сыйфатында биш мең ярым баланы укыта торган 38 музыка һәм 6 художество мәктәбе эшләп килә. Шуның естенә без Ленинград театр институты янында унбиш кешелек театр студиясе оештырдык. Эстрада сәнгатенең Бөтенсоюз иҗат мастерское янында да унбиш кешелек студиябез бар. Мәскәү, Ленинград, Ташкент хореография училищеларында да 18 кеше укытабыз. Иездән артык яшьләребез төрле сәнгать югары уку йортларында махсус белем ала. Казан дәүләт курчак театрының рус группасы ечен театр училищесында 13 кешелек махсус труппа әзерләнде. Училище шул ук театрның татар группасы өчен дә артист лар әзерләргә кереште. Быел Казанда беренче мәртәбә милли татар циркы эшли башлаячак. Казан тамашачылары беек юбилеи кеннәреидә цирк сәнгатенең Бетен- союз үзәк мастерскоенда укыл кайткан 40 кешелек татар цирк труппасының беренче чыгышларын караячаклар. Татарстанның барлык театрлары һәм сәнгать учреждениеләре Татарстанның илле еллыгын лаеклы каршылау ечен бетен чәчләрен куялар. Качалов исемендәге Зур драма театры А. Штейииың «Кечле яңгырлар арасында* әсәрен һәм В. Вишневскийның «Беренче атлыпсын, Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр»ен сәхнәгә чыгарды. Тамаша- чйлар Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Галимҗан Ибраһимовның мәшһүр романы буенча эшләнгән «Тирән тамырлар» драмасын карадылар инде. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры Нәҗип Җнһаиовиың «Алтынчәч» операсын, Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетын яңадан күрсәтә. Республика күчмә театры юбнлеига багышлап драматург Юныс Әминевның «Умырзая чәчәкләре» дигән әсәрен тамашачыларга күрсәтте. Шул ук әсәрне Ленин комсомолы исемендәге яшьләр театры да рус тамашачыларына күрсәтә. Минзәлә театры Нәкый Исәнбәтнең «Качаклар» сатирасын, Әлмәт театры Таҗи Гыйззәтнең «Бишбүләк» драмасын. Бәгелмә театры Н. Чапуринның «Күңелем синең белән» дигән әсәрен сәхнәгә чыгара. Болар- даи тыш театрларның портфельләрендә юбилей кеннәреидә куела торган яңа әсәрләр булуы да сер түгел. Татарстанның илле еллыгы кәинарендә Татар дәүләт академия театры илебезнең башкаласына гастрольгә барачак. Юбилейларга әзерлек кеннәреидә Татар дәүләт филармониясе аеруча активлык күрсәтте. Ул үткән елның март, июнь айларында Казанда һәм Татарстан райониарыи- да «Ленин һәм музыка», «Күңелем Ленин белән сейләшә», «Ильичның яраткан кәйләре» дигән темаларга концерт-лекцияләр үткәрде. Аннары ул «Ленин турында уйлар», «Юлбашчының исеме бетен деньяга нур чәчә» дигән темаларга әдәби-музыкаль концертлар әзерләде. Дәүләт симфоник оркестры Владимир Ильич Ленинга багышланган махсус симфоник программа әзерләде. Татарстан язучылары һәм композиторлары үзләренең боек юбилейларга багышланган әсәрләре остендә эшлиләр. Юбилей уңае белән иң яхшы җырларга һәм пьесаларга конкурс игълан ителгән иде. Без юбилей кеннәреидә бу конкурсларга да йомгак ясарга җыенабыз. Татарстан юбилее кеннәреидә Казанда «Илле ел эчендә Татарстан сәнгате» дигән темага сынлы сәнгать күргәзмәсе оештырыла. Бу күргәзмәгә. X. Якупов, Л. Фәттахоа, М. Семенов кебек күренекле художниклар белән бер рәттән, яшь рәссамнарыбыз да катнашалар. Хәзәр художниклар күргәзмәгә катнашу ечен Ленин һәм Татарстан темасына багышланган әсәрләрен тогәлләп киләләр. Кыскасы, Татарстан культура-агарту учаклары, әдәбият, сәнгать эшлеклеләре боек юбилей кеннәреидә үзләренең иң яхшы эшләрен, иң кадерле хезмәг җимешләрен совет тамашачыларына күрсәтү ечен киеренке эш алып баралар. Әйдәгез, аларга эш, иҗат уңышлары телик!