Поэзия
Нәби Дәүли
Фронттан кайталмасам...
Миңа инде тиздән алтмыш тула, Томаннарга еллар күмелде. Ялан аяк чыктым ерак юлга, Җәяү генә узам гомерне. Алтмыш язлар, җәйләр, кышлар аша Йөгереп кенә үттем шикелле. Бер генә төн җирдә кундым да мин, Таң атканын көттем шикелле. Үпкәләмим, авыр уфтанмыйм да, Узды диеп, яшьлек чакларым. Мин яшәдем гади кеше булып, Яка котып җирдә ачмадым. Гади кеше,— шушы исем җитә. Дан бизәген эзләп йөрмәдем. Исем белән түгел,— эше белән Ватан үлчи кеше йөрәген. Мин дә тыңлыйм бүген йөрәгемнең Күкрәгемдә кайнар тибешен. Ул бит әле янып шартлый ала Окопларда, туган ил өчен, йөрәк әле һаман сөя ала. Аннан башка яши белмәдем. Бу җирдә мин алтмыш яшькә кадәр Торыр өчен генә килмәдем. Көрәшләрдә янар өчен килдем. Җылытырга килдем тормышны. Кайгырырга килдем, шатланырга, Яратырга килдем чын дусны. Килдем дошман белән сугышырга Утлы яуда, тыныч көннәрдә. Башкаемда чәчләр агарганчы Мин өйрәндем шушы һөнәргә, һәм шигырь дә килде минем белән Авыр юлны бергә үтәргә. Варшавада күк күкрәче.— Таш-таулар ишкән сыман. Кайчандыр кала өстен.» Бомбалар төшкән сыман. Әйе. фашистлар каланы Нәкъ шулай ишкәннәр шул. Бомбалар һәр йорт өстенә Тонналап төшкәннәр шул. Халкым өчен, туган илем өчен Турылыклы хезмәт итәргә. Гомер уза. нигә борчылырга? Иртән тор да, шагыйрь, сафка бас! Матур кызлар бәлки онытырлар. Мине музам әле ташламас. Әйе. муза. Белгә алтмыш тула. Дөбердәтеп бәйрәм ясыйкмы? Шешәләрне тезеп табыннарга Тавык суеп, казан асыйкмы? Килсен микән әллә корреспондентлар Портретны төшереп алырга? Мактыймактый минем сакалымны Бар дөньяга хәбәр салырга: Ләкин сакал булмый кайсы ирдә. Бу— батырлык диеп кем әйтә? Картайтырга мине ашыкмагыз. Катыргылар биреп бүләккә. (Беләм. анда матур сүзләр була, ('улар тормый ләкин иләктә) Мин бит әле гашыйк йолдызларга. Яз таныннан әле ут алам. Уйламагыз, инде тынар диеп. Яратудан барыбер туктамам. Очрашырга телим давыл белән, Солдат кебек юлла мнн һаман Ил чакырса мине набат кагып. Мнн хәбәрсез жирдән югалмам. Егерме ел тагын яши алсам. Миңа атап бәйрәм ясарсыз. Тантанага инде килми калсам. Ул фронтган кайталмады диеп Микем хакта хәбәр язарсыз. 1970
Зәки Нури
КҮҢЕЛ ДӘФТӘРЕННӘН
Күкрәүле яңгыр
Варшавада күк күкрәче.— Таш-таулар ишкән сыман. Кайчандыр кала өстен.» Бомбалар төшкән сыман. Әйе. фашистлар каланы Нәкъ шулай ишкәннәр шул. Бомбалар һәр йорт өстенә Тонналап төшкәннәр шул.Варшава! Аяк астына Таш булып яткан кала. Дошман өстенә ут итеп Үч-нәфрәт аткан кала! Күкрәмәде бүген күгең Куркцтып-калтыратып. Яна йортларның түбәсен Юды ул ялтыратып. Үләннәр өскә үрелде, Урамнар сафландылар, Яшәрде яшел бакчалар, Чәчәкләр шатландылар... Варшавада күк күкрәде. Бу — гүзәл иртә иде: Фашистлар куылган көнне Ил бәйрәм итә иде. Яңгыр тиз узды, мәйданнар Шаулады халык тулып. Хәтердә минем бу күкрәү Сакланыр салют булып. Кул кыса дуслар — поляклар: Син Совет иленнән,— дип,— Җилферди безнең байраклар Сезнең ил җиленнән,— дип. Ә берсе, Ежи дигәне. Билдән үк алды кысып. Сүзләре йөзендә балкый — Әйтерсең, таңгы офык: — Күп еллар үтте төшкәнгә Җилкәдән газап йөге. Сезнең җилкәләрдә килде Варшава азатлыгы!..Вислада су кергәндә ...Генрих — поляк. Ә мин — Казан улы. Бергә төштек талгын Вислага. Мин Вислада йөзәм, ә күңелдә Идел булып тулган хис ага. Сине яклап, Идел, көрәшкәндә Мин бу суда бата яздым бит... Күптән йөрдем шуны ничек әйтим. Ничек итеп шуны языйм дип. Фашист атты миңа кат-кат төбәп, Кат-кат атты... ләкин тимәде. йөрәк әйтте: ярга чык та ат! — дип,— Качыйк моннан тизрәк! — димәде. Арыган тәнне Висла суы юды... Текә ярга менә алдым мин. Бу атышта шулай Идел өчен, Илем өчен исән калдым мин. Сез якыннар җанга, елга-күлләр, һәркайда да рәхәт сез тәнгә. Әмма кочам Идел дулкыннарын. Нинди генә суда йөзсәм дә. Дөрес аңла мине, Генрих дустым! Юк, мин, Висла, сине кимсетмим. Эш тик шунда: никтер мин үземне Иделдәге кебек хис итмим. 1969. Польша.
Эдип Маликов • Sy гасырның корыч давыллары кичмәде безнең баштан да. Сыкрап ята иде Ил кырлары Кайтып буразнага басканда. — Бирердәен әле жир бирмәгән. Сай сөрәме әллә төрәнем? . Дуслар белән иине-иңгә куеп. Күтәрдек без нефть чирәмен. Шинельләрне иңнән төшерсәк тә, Адымнар бит — солдат адымы. Сугыш утын томалаган куллар Җирдә тормыш уты кабызды! Хаклы илен кая җибәрсәк лә. Ни кушсаң да, Илем, син безгә. Самурайга юлны бикләр өчен Кыя булып бастык диңгезгә. Окопташлар каны тибә миндә. Дәшә дуслар еллар аркылы- Туфрак аша тойсын табаныгыз Җиргә күчкән йөрәк ялкынын. Дусларым күп. Шунысын ачык беләм: Дуслык булсын утка чыдарлык; Туган җиргә булган мәхәббәтне Үлем аша алып чыгарлык! Мөнир Мазунов Хәтерлим аның зәңгәр күзләрен Җирне тетрәтеп ярылды туплар, һавада — сөрем, төтен һәм ялкын. Шушы тәмугтан рус кызы мине Коткарып каллы, белмәдем атын. Ярамны бәйләп, нәрсәдер әйтте, Мин ишетмәдем аның сүзләрен. Телсез һәм чукрак хәлдә ятсам да. Хәтерләп калдым зәңгәр күзләрен. Еллар үтәләр, бик күп нәрсәләр Хәтердән чыга — хәтердә калмый. Ләкин ул кызның зәңгәр күзләрен Хәзер дә әле оныта алмыйм Сугышлар тынды, хәсрәтләр бетте. Тормышта тагын ни көтә безне? Якты юлларда, бәлки, бу язмыш Очратыр миңа ул зәңгәр күзне.