МАРШАЛЛАР СҮЗЕ
«Орденлы Татарстан хезмәт ияләрен котлыйм һәм немец-фашист юлбасарлар яуларын... тизрәк һәм тәмам тар-мар итү эчен хезмәт фронтында яңа җиңүләргә ирешүләрен теләп калам. Сугышчыларның һәм командирларның сугыш кырындагы героин батырлыклары кебек, каты сугыш шартларында Сезнең героик хезмәтегез безнең дошманнарны җиңүебезне якынайта, Кызыл Армиянең куәтле яңа ударлары ечен барлык кирәкле шартларны тудыра Фронтның рядовойлар, сержантлар составы, офицерлары һәм генераллары Ватаныбызның дошманнарына каршы керәш тарихына күп кенә матур сәхифәләр язган, бигрәк тә Беек Ватан сугышы көннәрендә бик куп геройлык үрнәкләре күрсәткән орденлы Татарстан улларының киләчәктә дә, Советлар Союзындагы башка халыкларның уллары белән беррәттән, данлыклы халкыбызның намусын лаеклы төстә саклаячак- ларына үзләренең сугышчан эшләре һәм тылдагы бөек хезмәт геройлыклары белән Совет Ватанының һәм аның Кызыл Армиясенең көчен арттырачакларына ышаналар». Советлар Союзы маршалы К. К. РОКОСОВСКИЙ. «Мин, карт солдат буларак, сугыш кырларында татар сугышчыларын һәм офицерларын куп күрдем. Һәм аларның сугышта какшамас ныклык күрсәтүләренә һәм корыч ихтыярларына һәрвакыт сокланып киләм Советлар Союзының бәйсезлеге өчен алып барыла торган бөек көрәшебездә татар халкы үзенең сугыш эшендә чыдам һәм батыр йөрәкле солдатлары белән бетен армиябез каршында хөрмәт казанды». Советлар Союзы маршалы Р. Я МАЛИНОВСКИЙ. «Совет халкы гадел, азатлык сугышы алып бара, моны аңлау сугышта геройлар тудыра. Геройлык масса төсендәге күренешкә әйләнде. Татарстанда туган сугышчылар да арсланнар кебек сугышалар». Советлар Союзы маршалы И. С. КОНЕВ. ■Татар солдатларының сугышчан эшчәнлекләре иң югары бәягә лаеклы.. Татар сугышчылары сугыш кырларында татар халкының иң яхшы сыйфатларын — Ватанга чиксез бирелгәнлек, дошманга аяусыз нәфрәт, җиңеп чыгу эчен үлемнән курыкмау, батырлык, кыюлык, чыдамлык һәм теләсә нинди авырлыкларга да түзү сыйфатларын гәүдәләндерәләр. Алар Совет Ватаны алдындагы хәрби бурычларын намус белән үтиләр». Советлар Союзы маршалы Л. А. ГОВОРОВ. ■Татар сугышчылары һәм офицерлары бик күп бәрелешләрдә үзләренең исемнәрен дан белән бизәделәр. Солдатлык хисе каннарына кадәр сеңгән татарларның рус сугышчылары белән бергәләп, берничә тапкыр инде немецларны кыйиаганлыкпарын без беләбез Моннан 400 еллар злей Ливои сугышы вакытында бик күп татар егетләре рус солдатлары белән бер сафтв торып, немецларга каршы сугыштылар Немец тарихчылары, ак атларга атланып, Нарва шәһәренә бәреп кергән куркусыз гаскәрләребез турында котлары чыгып яздылар. Немецлар, үткәндәге сабакларын онытып, безнең Ватаныбызга һәҗүм башлагач, Татарстан уллары... узләренең Совет Ватанын саклаучылар сафына кыюлык белән килеп бастылар һәм ул батыр егетләрнең дәһшәтле кочен немецлар тагын да ныграк татыдылар Бу турыда немец ефрейторы Рудольф Вольтанг фронттан үзенең туганыма болан дип яза: «Монда безгә каршы бик күп татарлар сугыша. Мин хәтта тешемдә дә татар белән очрашырга теләмәс идем» Ләкин немецларга Кызыл Армия сугышчылары булган татарлар белән тештә түгел, бәлки әйдә очрашырга туры килде Ә бу күп тапкырлар куркынычрак булып чыкты... Беек рус язучысы Максим Горький татар халкы турында болай дигән иде- «Мин татарларны бик яхшы беләм. Алар намуслы халык, каһарман иерәкле халык, нниди генә батырлыкка да сәләтле халыкв. Бу сыйфатлар барысы да солдатка кирдкле иң беренче сыйфатлар».. Советлар Союзы маршалы А. ЕРЕМЕНКО.