Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӨРМӘТ БЕЛӘН ТЕЛГӘ АЛАБЫЗ

Фронт газеталары битләреннән әрби архивта Төньяк-Көнбатыш фронты каршында татар телендә чыккан ■Ватан өчен» газетасының беренче номерын зур кызыксыну һәм дулкынлану белән карыйм. Газета 1942 елның 10 июлендә чыга башлый. Редакторы Гани Гыйльманов, хәрби хәбәрчеләре — X. Госман, А. Әхмәдиев, Ш. Медәррис, Н. Яһудин. Г. Насрый, А. Салеевлар була. Аннары башка фронтларда да татар телендә газеталар бер-бер артлы чыга башлый: «Алга, дошман естенә», «Ватан намусы ечен», «Ватанны саклауда», «Кызыл сугышчы», «Фронт правдасы», «Ватан ечен сугышка», «Совет сугышчысы», «Фронт хакыйкате», «Сталин байрагы», «Сталин сугышчысы», «Кызыл Армия». «Суворовча кысрыклау», «Җиңү байрагы», «Суворовны», «Тревога». Бу газеталарда Ш. Маннур, А. Шамов, А. Әхмәт. М. Гыймадиев, К. Ахмеров, Ә. Ерикәй, Р. Ишморат, Г. Хуҗи. М. Садри. Ф. Басыйров, И. Гази, Ә. Фәйзи, К. Хис- мәтуллнн, Г. Әпсәләмов Г. Хәбиб, М. Савельев, М. Максуд, Г. Галиев, Г. Кутуй, М. Кәрим. Г. Әхметшин, М. Шәйми, Р. Баһау. Б. Корбанов һәм башка бик куп язучылар һәм журналистлар актив катнаша. ...Фронт газеталары битләрендә патриотизм темасы кул вакытта туган ил образы, халкыбызның патриотик һәм азатлык традицияләре белән бәйләнештә курсәтелә. Мәсәлән, хәрби журналист X. Госман узенең бер мәкаләсендә болай ди: «...1917 елның октябрендә халыклар азатлык алдылар, хер Россия барлыкка килде... Татар халкы дәүләте — Татарстан төзелде. Бу татар халкының тарихында беренче бөек көн, чиксез бәйрәм иде. Социалистик реконструкция елларында Татарстан хезмәт ияләре электән хыялга да китерә алмаслык юл үттеләр... Гасырлар буе караңгылыкта изелеп яткан татар халкы социалисгик культураның биеклекләренә күтәрелде. Татар халкы арасыннан галимнәр, атаклы шагыйрьләр, язучылар, композиторлар күтәрелеп чыктылар...» '. «Без элек ярлы һәм хокуксыз идек,— дип яза ефрейтор Г. Камалетдинов.— Октябрь безгә ирек, хокук алып бирде. Совет хөкүмәте, колхоз мине баетты, мул тормышлы итте. Мин атсыз, сыерсыз идем. Колхоз мине сыерлы итте, һәр ел саен эш көненә 3—10 килограмм икмәк ала идек. Тормыш бик яхшырган иде. Дүрт баламның өчесе мәктәпләрдә укыйлар иде. Тик бу немец каһәрләр безнең тынычлыкны боздылар»2 . ‘ «Ватан ечен». 28 июль. 1942 ел. 2 «Фронт хакыйкате». 12 ноябрь. 1944 ел. Х Хәрби газеталардагы «Орденлы Татарста퇇‡‡‡‡‡ §§§§§§§. «Татарстан фронтка*. «Татарстанның 25 еллыгы алдыннан* һәм башка бик куп мәкаләләрдә халкыбызның социализм тозу- дә ирешкән уңышлары һәм Соает Татарстанының фронтка ярдәме т/рында язылган. Фронт газеталарында ил образын чагылдырган, сугышчыларны канлы керәшхә чакырган ялкынлы шигырьләр дә даими басылып килгән. Менә шулерның берсе: ...Монда һәр нәрсә минеке, Монда мин үзем хуҗа, Ул мине, сетей имезеп, Кәрәшче иткән җирем. Салкында до, ялкында да Мин илем ечен барам, Тик аның яшәве генә— g Данлы яшәвем минем'. а Татар егетләре Ак диңгездән алып Кара диңгезгәчә меңләгән чакрым сугыш кыр- ь ларында үзләрен аямыйча керәшәләр. «Мин үземнең туган авылымны (Карамалы, ТАССР) саклау ечен килдем,—дип ~ яза Гобәй Гафиятуллин,—ә Алеша Огородников үзенең туган Смоленск җирләре ечен * сугыша. Без икебез дә Ватаныбыз ечен сугышабыз»* Шушы ук фикерне Г Кутуи менә шундый шигырь юллары белән куәтли: Рус шәһәрен ярсып яклаганда Күзләремә Казан күренә ’. Хәрби журналист Гамир Насрыйның «Мәңгелек дан* дигән мәкаләсе татар халкы мәкале: «Ир егет үзе ечен туа, ил ечен үлә»,— дигән сүзләр белән башлана. Мәкаләнең кыскачә эчтәлеге түбәндәгечә: олкәи сержант Каюм Миңнуллнн команда пункты белән хәрби бүлекчәләр эрасындагы элемтәнең тозеклеген кат-кат тикшерә. Ниһаять, батальон сугышка әзер. Башта безнең артиллерия эшкә керешә, ә аннан дошман ут оча. Кинәт элемтә езелә. Миңнулпии, ярдәмчесе кече сержант Фроловка КП да калырга боера да, үзе ут астында элемтәне ялгарга чыгып китә. Шуышканда аның башына снаряд китеге тия, чигәсе буйлап кан ага башлый. Алга үрмәләп, езелгәи чыбыкның бер башын эләктереп, икенчесен эзли, шул вакыт снаряд ярыла һәм аның кулы катып кала. Икенче кулы белән чыбыкның очын таба һәм тырнагы белән изо- лентасын каера, шул вакыт Миңнуллинның аркасы буйлап чемердәп нәрсәдер үтеп нитә. Ул һәлак була, әмма аның ике кулында тотылган чыбык аша ток үтә башлый, элемтә урнаша, бу безнең батальонны < җиңүенә зур ярдәм итә. Олкәи сержант Миңнуллнн үлгәннән соң I дәрәҗә Ветви сугышы ордены белән бүләкләнә. Без аның батырлыгы, илгә бирелгәнлеге белән горурланабыз һәм Г. Насрыйның шигыренә кушылабыз: Мәңгә кочле, мәңге мәгърур булып Исемең калыр норок гүрендә. Синең даның сүнмәс бер нур булып Балкып торыр Ватан күгендә *. Халкыбызның азатлык һәм бәйсезлек ечен керәшү традициясе турында язып, хәрби газеталар сугышларда Ватанга мәхәббәт хисләрен кочәитәләр. «Татар халкының фронтовик-татарлврга хаты»нда, «Халкыбызның батыр уллары кебек сугышыгыз* дигән мәкаләләрдә һәм башка материалларда, мәсәлән, татар халкының Лиеон сугышында (1558—1582 еллар). Наполеонн » кууда катнашуы, 1151-56 елларда Севастополь 1 Ә Ерикәй. «Ил» «Ватан намусы очан*. 12 январь. 1944 ел. * «Ватан ечен». 25 сентябрь 1942 ел » «Кызыл Армия». 10 декабрь 1944 ел. §§§§§§§ «Фронт хакыйкате*. 23 сентябрь 1944 ел. АЛЬБЕРТ АИНЕТДИНОВ оборонасында һәм беренче бөтендөнья сугышында үзләрен кыю, оста сугышчылар итеп танытуы хакында языла. Гаскәри Кызыл Байракка турылыклы булу традициясенә багышланган материаллар да газета битләрендә куп куренә. 1942 елның 21 декабрендә гаскәри Кызыл Байракның яңа урнәге кертелә. Газеталар Кызыл Байрак турындагы Положениене татарчага тәрҗемә итеп басалар. Ватан сугышы кырларында совет солдатлары гаскәри Кызыл Байракка турылыклы булуларын бик куп тапкырлар күрсәтәләр, гомерләрен биреп булса да гаскәри Кызыл Байракны — батырлык, намус һәм дан символын — саклап калалар. Мәскәудә Кызыл Армия музеенда бер частьның Кызыл Байрагы эленеп тора. Ни өчен ул Кызыл Байрак музейга куелган соң! Шушы сорауга җавапны без «Ватанны саклауда» газетасы һәм хәрби архив материалларында табабыз. — Полкның хәле яхшыдан тугел,— ди полк командиры Бикеев гвардия старшинасы Казанбаевка.— Безгә ярдәмгә җибәрелгән кавалерия дивизиясе бер-ике сәгатьтән генә килеп җитәчәк, ә бу вакытта фашистларның штабны камап алулары мөмкин. Син — коммунист, сиңа полкның Кызыл Байрагын саклап калу бурычы йокләнә. Шәрифҗан Казанбаев Байрак йөртүчеләр белән шоссе буендагы куаклыклар арасыннан дошман позицияләрен читләтеп үтәргә тели, әмма аларны бер взводка якын фашистлар чолгап алалар. Бу бәрелештә 5 совет солдаты җиңеп чыга, дошман чигенергә мәҗбүр була. Моны күреп ярсыган фашистлар бер ротага якын пехота һәм бронетранспортер белән яңа атака башлыйлар. Казанбаев, кул пулеметыннан атып, дошман бронетранспортерын сефтан чыгара һәм фрицларны кыра. Бу каты сугышта безнең солдатлар өстенә фашистлар шактый мул кургаш яңгыры һәм ут сиптерәләр. Казанбаев исән калган кызылармеец Терентьевка: — Син мине утың белән саклап һәм каплап тор, ә мин Байрекны җиргә күмәм. Полкташлар, бәлки, биредә безнең гәүдәләрне күргәч, Байракны кайдан эзләргә кирәк икәнен аңларлар,—ди. Байракны җиргә күмгән арада Терентьев та каты яраланып үлә. Шәрифҗан дошман белән берүзе йөзгә-йөэ кала, немец солдатларын бер-бер артлы дөмектерә, әмма үзе дә ике мәртәбә яралана — пуля аның күкрәгенә һәм сул кулына тия. Инде ундүртенче фашистны чәнчелдергәндә, Казанбаев өченче мәртәбә яралана һәм аңын югалта... Беравыктаи Шәрифҗан аңына килә һәм шоссе буйлап узучы машиналарны, атлы кешеләрне күрә. Атлыларны кубанкаларыннан танып, ул аларның безнең казаклар икәнен белә. Соңгы кечен җыеп, Казанбаев атлыларга кычкыра, яраланмаган уң кулын болгый. — Сиңа, старшина, врач кирәкми,—ди Казанбаев янына килеп җиткән бер карт офицер. — Монда, минем аста... Байрак...—ди Казанбаев һәм күмелгән җирдән полк Байрагын тартып чыгарырга тели, әмма аның куллары көчсезләнеп кала... Шушы ук көнне гвардия Кызыл Байрагы полкка тапшырыла. Полк намусы шулай саклап калына. Шәрифҗан Габдрахман улы Казанбаевка, үзе үлгәннән соң, 1944 елның 13 сентябрендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Фронт газеталары совет командирларына сугышчыларны кыю һәм батыр итеп тәрбияләүдә зур ярдәм итәләр. ТӘрбия эшенең нәтиҗәсе сугыш кырында күренә. Мисал итеп Гали Хуҗиевның «Хатип Хәсәнов — Советлар Союзы Герое» дигән очеркын алырга була. 1943 елның август аенда дошман белән бер бәрелештә, Нехаевка авылы янында, Хәсәнов, яраланган килеш, 30 дан артык немецны дөмектерә. Шушы сугыш кырында куп кан агудан аңын югалтып, Хәсәнов немецлар кулына әсир тешә. Фашистлар, Хәсәнов һушына килгәч, аңардан сорау ала башлыйлар, телен ачтырырга теләп, аны җәзалыйлар һәм ахырда, совет солдатыннан бернинди хәрби серне сөйләтә аямаячакларын аңлагач, Нехаевка авылының бетен халкы алдында Хәсәновның башын балта белән чабалар. Хатип Хөсәен улы Хәсәновка, шулай ук үзе үлгәннән соң, 1943 елның 17 октябрендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә . Илгә көчле мәхәббәт дошманга нәфрәтне арттыра — бу ике мораль категория бер-берсе белән бик нык бәйле. Менә шуның өчен дә татар фронт газеталары, үз эпиграфлары итеп «Немец оккупантларына үлем!» дигән лозунгны алалар. «Совет сугышчысы» газетасы, мәсәлән, 1944 елның 3 мартында Гадәттән Тыш Комиссиянең актын урнаштыра. Бу актта фашистларның совет дәүләт учреждениеле- 2 реи, мәктәпләрне, балалар бакчаларын һәм яслеләрен, шәхси өйләрне җимерүләре 3 күрсәтелгән. ч Безнең гаскәрләр Киев шәһәрен азат иткәч, «Алга, дошман өстенә» газетасы үзенең баш мәкаләсендә гитлерчыларның анда бер гаепсез 95 мең кешене үтерүе 2 турында яза. Шушы ук мәкаләдә комсомолец Сибгатуллииның Украина җирендә, дошманнан үч алып, 4 фрицны юк итүе, ә аның взводы 25 гитлерчыны дөмектерүе турында g языла. «Алга, дошман өстенә» газетасы татар хатыны Гайшә Исламованың хатын бастыра. Ул үзенең хатында иренең Ленин шәһәрен саклаганда һәлак булуын, малае Ь Йосыфның югалуын, Волхов шәһәрендә оч баласының немецлар тарафыннан үтере- с. лүен яза. х Ананың йөрәк әрнеткеч сүзләре сугышчыларга нык тәэсир итә. Редакциягә Гайшә * аланың кайгысын уртаклашкан һәм дошманнан үч алырга сүз биргән хатлар килә. CQ Сугышчыларда дошманга карата көчле нәфрәт тудыруда Германиягә куылып кит- о кон совет хатын-кызларының хатлары һәм фашистлар тарафыннан әсирлектә җәзалап = үтерелгән совет солдатлары турындагы мәкаләләр дә зур роль уйныйлар. Менә «Ватан намусы өчен» газетасыннан (1944 ел. 11 апрель) берничә юл. Днепропетровск шәһәреннән Германиягә коллыкка алып кителгән уналты яшьлек Зөлхия = Акчурина әнисе Хәбибә апага: «Әнкәем... без монда бер хуҗада 60 кыз эшлибез. S Рус кызлары, татар кызлары, украинкалар. Безнең хәлне күз алдыгызга китерә алмас- * сыз, безгә баш күтәрергә дә ирек юк»,— дип яза. н Q. «Немецлардан үч алам,—дип яза кызылармеец Кәрим Гайнуллин, татар халкы- ы ның фронтовикларга хатына җааап итеп.— Мин 30 фашист солдатын һәм офицерын 13 дөмектердем, немецларның 5 пулемет точкасын һәм бер автомашинасын юк иттем» Сугышчыларның шундый рапортларын газеталар битләрендә йөзләп санарга була. < Ватан сугышы елларында илебез халыклары дуслыгын тагын да ныгыту һәм көчәйтү бурычын куп телдә, шул исәптән татар телендә дә, чыгучы фронт газеталары намус белән үтәделәр. Тагар солдатлары газета редакцияләренә җибәргән хатларында рус солдатларының хәрби эшне өйрәнүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен чиксез зур рәхмәт белдерәләр. Менә, мәсәлән. Гомәр Азамов хатыннан өзек: «...Үземне рядовойдан офицер ител тәрбияләп үстергән рус офицерларына мин чын күңелемнән рәхмәтләр укыйм_» '. Хәрби газеталар битләрендә шундый дуслыкка багышланган гомуми материаллардан тыш аерым дуслык үрнәкләре турында язылган хәбәрләр еш очрый. Татар егете Булатов рус егете Смирнов белән дуслаша. Алар икесә дә автоматчылар. Бер сугышка керер алдыннан икесенә дә комсомол билеты тапшырыла. Мөһим бер биеклекне саклауда бу ике туган атакага күтәрелгән дошманны, бер берсенә ярдәм итеп, кыралар һәм җиңел чыгалар5 . Гвардия капитаны А. Бикчәнтәее «Семья» исемле хәбәрендә бор орудие расчеты турында яза: 1 «Ватан намусы ечен». 18 январь 1944 ел » «Алга, дошман естенә». 19 декабрь 1944 өл. ’ «Ватан намусы ечен». 11 февраль. 1944 өл. ♦ «Совет сугышчысы». 2 июнь. 1945 әл. » «Ватан намусы ечен». 1 февраль. 1944 әл. «...Орудие командиры Павел Иванович Чернобровкин — карелияле, төзәүче Александр Николаевич Хомченко — Белоруссиядән, тупны коручы Николай Андреевич Бабанов — мәскәүле. Установщик Хөсәен Гарифулла улы Ибраһимов — татар егете. Сәет Махмудов — таҗик баласы. Ватанның бу биш улының язмышын керәш бергә бәйләде. 15 ай инде алар дошманга каршы рәхимсез сугышалар. 1943 елда да алар зур сынаулар үтте. Август ае иде. Алар расчеты дүртенче числода зур бер урман районында дошманның миномет батареясын җимерде, танк атакасын кире кайтарды һәм бер взводка якын пехотасын юк итте. Шул ук көнне расчет мөһим биеклеккә налет ясады. Би- шесендә — алар дошманның орудие утын бастырдылар. Алтысында — «тигр» яндырылды һәм тугызында — станоклы пулемет юк ителде. Августның унынчы көнендә — расчет дошманның сугыш кораллары складын, унберендә — үзйөрешле пушкасын һәм унөчендә — бер танкысын яндырды! Сентябрь, октябрь һәм ноябрь айларында да керәш шулай дәвам итте~.» «Фронт хакыйкате» газетасының 1944 елның 27 август санында чыккан «Корычтай чыныккан дуслык» дигән мәкаләсендә лейтенант Исламовның миномет взводында сугышчылар дуслыгы аеруча гыйбрәтле итеп сурәтләнә: «Лейтенант Исламов взводында рус Клименков, белорус Заводский, украинец Власюк, үзбәк Абич Базаров һәм башкалар күрсәткән батырлыклары өчен орденнар һәм медальләр белән бүләкләнәләр»,— диелә газетада. Аннары взвод командиры үзенең хәбәрендә барлык халыкларның бердәмлегенә туктала. Кече сержант Ю. Колыбенков «Кайгыбыз да, шатлыгыбыз да уртак» һәм өлкән сержант М. Клименков «Иптәшләремә ярдәм итәм» дигән хәбәрләрендә күп милләтле взвод солдатлары бер-берсенә хәрби техниканы өйрәнүдә ярдәм итүләре, кайгыларын уртаклашулары турында язалар. Шушы ук биттә ике дусның фоторәсеме бирелгән. Берсе рус — өлкән сержант В. Кошелов. Ул «Кызыл Йолдыз» ордены һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. Ә икенчесе — «Сугышчан хезмәтләре өчен» һәм ике «Батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнгән татар сугышчысы Т. Минһаҗев. Траншеяда немецлар лейтенант Бәширсв өстенә ташланалар. Лейтенант дүрт фрицны автоматтан атып үтерә. Шул арада бер немец, почмактан посып, лейтенант Бәшировка мылтыгын төзи. Яков Кучеров моны күреп ала да. йөгереп барып, Башировны кочаклый һәм дошман пулясы аңа тия. Кучеров, үлгән чагында, иптәшләренә болай ди: «Мин үземнең командирым һәм дустым Ислам Башировны коткардым. Мин уләм, ләкин үз бурычымны үтәвем белән үземне бәхетле саныйм». Татар халкына фронтовикларның җавап хатын кабул иткәндә Советлар Союзы Герое Салих Вәлиев әйткән түбәндәге сүзләр мондый һәм шуңа охшаш мисалларга бик ачык нәтиҗә ясый: «СССР халыкларының какшамас дуслык һәм туганлыклары, немец-ерткычны кыйнап бетереп безнең тулы җиңүгә ирешүебезне тәэмин итәр». Салих Вәлиев чыгышыннан соң «Сугышчан хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнгән Мәрьям Гыймадиева да халыклар туганлыгы турында сөйли2 . «Пулялар сызгыруы тынган арада,— дип яза өлкән сержант Җ. Хәсәнов,— безнең частьта төрле милләт сугышчылары кичәсе үткәрелде. Башта казакъ телендә доклад тыңладык, ә аннан соң күңелле үзешчән сәнгать концерты булды3 . Сабан туе — халкыбызның бик яраткан бәйрәме. Ул хәтта фронтта да үткәрелә. «...Мәйдан уртасына биек колга утыртып, аның башына кызыл флаг элдек,— дип яза кече сержант Гали Ибраһимов.— Күчмә китапханә төзедек, трофей кораллары күргәзмәсе оештырдык. Уен өчен кирәк булган капчыклар һәм башкаларны әзерләдек. «Ватан намусы өчен». 1 февраль. 1944 ел. «Ватан намусы өчен». 16 июль. 1944 ел. «Алга, дошман өстенә». 20 май. 1944 ел. Сабан туеның тап «пеше биграи та күңелле булды. Сугышчылар, б/рәнә әстенә менеп утырып, капчыклар белән сугыштылар. Аннан соң вакларына капчыклар киеп һәм йомыркалы кашыклар кабып узыштылар. Татарча кераштә руслар, украиннар, татар, башкорт, казакъ егетләре катнашты. Сугышчылардан Саттаров һам Киньвгулов иптәшләр батыр булып калдылар... Урал егете рядовой Иштәкбаев иптәшнең курайда татар, башкорт кәйләрен уйнавын бик яратып, рәхәтләнеп тыңладык. Шулай итеп, азат ителгән украин җирендә үткәрелгән сабан туе халыклар дуслыгы бәйрәменә әверелдек. Советлар Союзында яшәүче терпе халыкларның уллары, җиңү бәйрәменә багышлап, үзләренең тарихи автографларын Рейхстаг стенасында калдыралар. «Рейхстаг стенасында,— дип яза Берлинга кадәр барып җиткән журналист Шәрәф Модәррис,— рус исеме белән янәшә үк, үзеңә кечкенәдән таныш булган татар исемен дә очратасың. Алар гаять күп, саный китсәң — очына чыга алмассың. Менә алар: «Биредә Идел лачыннары булды. Аларны Берлинга ефрейтор Насыйров алып килде», «Сугышлар белән Сталинградтан алып Берлинга кадәр үттем. Галиев Абдул». «Монда Брандек- бургны алучылардан: Сәхәбетдиное, Парушея, Гарешполь, Белкин, Карацука. Санников, Габрияи, Хәбибуппиннәр булдылар». «Минем сугышчан юлым: Сталинград — Берлин. Абделҗаное X. С. Ульяновск». «Майор Хәмидуллин, майор Малыгин — Казань». «Ваһапов. Казан». «Халикова, Казаи» һәм_ башка бик күлләр . Блок Ватан сугышы елларында татар телендә чыккан 16 фронт газетасы сугышчыларны туган илгә бирелгәнлек, дуслык, дошманнарга карата кочле нәфрәт рухында тәрбияләү очеи зур эш алып барганнар. Газеталарның шул эше белән кыска гына таныштырган бу сүзне олкәи язучыбыз Афзал Шамовның моннан чирем гасыр элек әйткән сүзләре белән тәмамлау бии урынлы булырдыр шикелле; «Еллар үтәр, тарихчылар безнең газеталарыбыэиың саргайган битләрен дулкынлаиып актарырлар һәм хәбәр- челәробезнсң иң кечкенә генә хәбәрләрен укыл та: нинди изге, нинди боек эш эшләгәннәр! — дип аларның исемнәрен бик зур хормәт бәлам телгә алырлар»