КЕЧКЕНӘ РЕЦЕНЗИЯЛӘР
Беренче карлыгачлар. Казан. 1969 ел. Татарстан китап нәшрияты һәр ел саен поэзия ялкэсендә үзләренең каләм кячләрен сынап караучы һәм бу юнәлештә инде жнт- ди генә уңышларга ирешкән яшь әдипләр- нен әсәрләрен туплап калын калын жыен тыклар чыгарып килә. Моннан өч-дүрт ай элек «Беренче карлыгачлар* исемле ул жыеитыкнын яченче—1969 елгы китабы басылып чыкты Бу жыентык поэзия сеюче- ләргә Әхмәт Рәшнтов, Зиннур Насыйбул- лин. Айдар Хәлим, Флера Гыйззәтуллина, Кадыйр Сибгатуллнн, Медәррнс Әгьләмов, Харрас Әюпов. Роза Хәлиуллина кебек яметле яшьләрдән 14 авторның нн яхшы дип саналган шигырь һәм мәсәлләрен, поэма һәм балладаларын тәкъдим итә Китапнын беренче битен яшь шагыйрь Әхмәт Рәшнтов ача Аның «Ленинград эскизлары» дип аталган шигырьләр циклы Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулуга багышланган. Циклдагы «Исәнме, Ленинград!*, «Пролетарийлар юлдашы». «Җәйге бакчада уйланулар», «Пенсионер лар» һәм «Нева күперендә кыз бала» шигырьләре фәлсәфн рухта язылганнар Бу шигырьләр кешеләргә шатлык-сеенечләр. кайгы борчулар алып килгән вакыйгалар турында кат кат уйланырга, үтелгән һәм үтеләчәк юлына шул вакыйгалар югарылыгыннан торып карарга мәжбүр итә. Зиннур Насыйбуллин шигырьләренә исә тирән лиризм, кешенең эчке кичерешләрен күңелдә куаныч та. моңсулык та уята торган поэтик картиналар аша әйтеп бирү хас. Унтугызда ейдән китеп, яу кырынла ятып калган абыйсының рәсеменә карап. Китәсе лә килеп кемнәр киткән. Кирәк булган ачен китәләр. Кайтасыны аны кем дә катә. Кайтмасын да белеп катәләр,— ди лирик герой «Яшьтәшләрен китә Армия гә» шигырендә Уңышлы эшләнгән мондый строфаларны Зиннурның «Җяйсез яра». «Кара шәле килә сяйрәлепа. «Юллар». «Бер күрүдә гашыйк булганнар», «Кырларымны сагыну хисләре» кебек шигырьләреннән дә китерергә мамкин булыр иле Кадыйр Сибгатуллнн, Мядәррис Әгъләмен. Харрас Әюпов шигырьләре дә Зиннур Насыйбүллни шигырьләре белән аваэлаш яңгырыйлар Ләкин бу әлеге авторлар берберләрен кабатлыйлар дигән сүз түгел. Аларның ижагындаты тнп уртаклык —шигырьдә кешенең эчке даньясына үтеп керергә. анын уй хисләрен мамкин кадәр тулырак чагылдырырга омтылу. Бу яшь каләмнәрнең шигырьләрендә алынган теге яки бу тема аларның үзләренә генә хас булган чагыштырулар. шигъри детальләр ярдәмендә чишелә. Сонгы вакытта поэзиябезгә ышанычлы адымнар белән килүчеләр арасында хатын- кыз әдипләребезнен саны ишәйгәннән ишәя бара. Моның шулай икәнлеген «Беренче карлыгачлар»да да күрергә була. Анын яченче китабына Флера Гыйззәтуллина. Динә Камалетдинова. Роза Хәлнуллинанын поэма һәм шигырьләре урнаштырылган. Ф Гыйэзәтуллинзның «Таныш тавыш» поэмасы. «Бер минут», «Камышлар үсә», «Кызлар күлмәк тектерә» шигырьләре бу шагыйрәнең поэзиягә үз кеменә нык ышанган хәлдә килүе турында сяйлн. Рәис Риян, Рим Идиятуллин. Азат Вергазов. Фарсел Зыятдннов шигырьләрендә дә матур матур поэтик яралгылар бар Яшь шагыйрь Сәлим Шәйдуллнн нигездә мәсәл жанрында эшли Аның бу китапка кертелгән мәсәлләре шактый шома һәм үткен язылганнар Җыентыкта һәр авторның фоторәсеме һәм автобиографиясе бирелгән Җыеп кына әйткәндә. «Беренче карлыгачлар» авторларның һәм анда басылган әсәрләрнең тярле булулары ягыннан укучының игътибарым чәенә жәлеп итә алырлык булып чыккан. Анын алдагы елларда чыгачак китаплары тагын да кыэыклырак, баерак эчтәлекле булсын иде. ♦ОТУЛА ЯННАКОПУЛУ. Эллада кызы. Казан. 1969 ел. Кешелек дяньясына үзенең дистәләрчә бяек гуманист әдипләрен бүләк нтзюи Греция жире бүген кара полковниклар табаны астында ыңгыраша Ләкин ирек сиюче грек халкы коллык богауларын кияргә теләми. Ул үз иленең, киренең азатлыгы, бәйсез- леге ечен кярәшне бер генә мииутка да туктатмый Аның үэ Ватанына ихлас күңелдән бирелгән, туган жирен ихлас күңелдән яраткан алдынгы фикерле әдипләре дә шул кярәш сафында атлыйлар Каләмен грек халкының дошманнарына каршы юнәлткән кыю кярэшчеләрнең берсе — Фоту- ла Яннакопулу Немец ит алъяк фашистларына һәм Америка Англия оккупантларына каршы кярәштә чыныккан бу шагыйрәнең әсәрләре грек халкым кол итәргә маташучыларга каршы ачы нәфрәт хисе белән сугарылган Күптән түгел Татарстан китап нәшрияты әнә шул шигырьләрнең бер ялешен татар телендә аерым җыентык итеп бастырып чыгарды Ул шигырьләрдә борынгы Элладаның бүгенге хәле, анда барган көрәшнең кискенлеге, грек халкының киләчәккә булган өмет-ышанычы шактый тулы гәүдәләнә. Биредәге һәр көрәшче үзен халкының бер кисәге, бер өлеше итеп сизә. Шуңа күрә ул хәтта таш камерада утырганда да үзен ялгыз санамый, «монда минем кулларымны һәм йөрәгемне сөйгән халкым җылыта».— дип юана, үзенең җиңүче булып чыгачагына ышана: Инде сызылып таң атадыр. Ләкин барыбер Тоткын күзе аны моннан күрә алмас... Ул — Прометен. Зеасны ул җиңә җирдә. Бу көрәштә ул һичкайчан ялгыз калмас! «Көрәштә ул ялгыз калмас!» шигырендәге бу фикер «Җиңелмәс Элладам минем», «Кузгал, халкым!». «Мин — Эллада кызы». «Алга», «Ант итәм» шигырьләрендә тагын да үстерелә, көчәйтелә. «Плектра» шигырендә Фотула Яннакопулу фашизмга каршы көрәш героинясы. Греция коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты члены. 1944 елда фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән Илектра Апостолуның, «Ираклий Метаксас» шигырендә 26 Баку комиссарының берсе, грек халкының батыр улы Ираклий Метаксасның рухи көченә соклануын белдерә. Аның «Сандугач һәм бөркет» исемле балладасы герон-шагыйрь Муса Җәлилгә. «Син дустыбыз безнең, туганыбыз» шигыре газап чигүче грек халкының бәхете өчен Эллада тауларында һәлак булган татар егете, партизан Марат Сәидовка багышланган. Фотула Яннакопулуның кайсы гына шигырен укып карама, син анда шагыйрәнең тормыштагы геронк моментларны, һәртөрле кыенлыкларны җиңеп чыгарга әзер торучы көчле рухлы кешеләрне тасвирларга омтылуын күрәсең. Хәзер Фотула Яннакопулу Советлар Союзында яши. Шуңа күрә аның күп кенә шигырьләренең безнең ил тормышына багышлануы һич тә гаҗәп түгел Ул шигырьләрнең кайберләре әлеге җыентыкка да кертелгән. Әдхәт Сннегулов тарафыннан төзелгән бу җыентыктагы шигырьләр Н Арсланов. 3. Нури. М. Садри, Ә. Сине- гулов. К. Фәсәхов һәм Н. Хисамов тарафыннан тәрҗемә ителгән. Фотула Яннакопулу шигырьләре турындагы сүз башын Мөхәммәт Садри язган. САМАТ ШАКИР. Үлемнән көчлерәк. Казан. 1969 ел. Узган сугышта фашист палачлар эшләгән ерткычлыкларның исәбе-хисабы юк. Бухенвальд... Освенцим... Майданек.. Дахау Бу сүзләр җирдә тынычлык сөеп яшәүче миллионнарча кешеләрнең җаннарына әле бүген дә тынгылык бирми, аларның күңелләренә әле бүген дә борчу һәм шом сала Әйе, бу үлем лагерьларында хәрби әсирләр һәм Германиягә куып китерелгән картлар һәм карчыклар, аналар һәм сабыйлар кичергән газапларны хәтта күз алдына китерүе дә кыен. «Безнең турыда Ватанга сөйләгез!» — тоткыннарның үлем алдыннан әйткән үтенечләре әнә шул. Аларның васыятьләрен үтәү, укучыларны аларның тормышы һәм фашизм әсирлегендә алып барган көрәштәге батырлыклары белән таныштыру буенча татар язучылары да зур гына эш башкаралар. Бу өлкәдә безнең әдәбиятыбызда шактый актив эшләүчеләрнең берсе —Самат Шакир. Күптән түгел аның Германиядәге Дахау лагеренда крематорий мичендә яндырылып үтерелгән татар шагыйре, полк командиры Хәйретдин Мөжәй турындагы очеркы. «Үлемнән көчлерәк» дигән исем белән, аерым китап булып басылып чыкты. Очерк безне патриот шагыйрь һәм куркусыз командир X. Мөжәйнең, шулай ук аның көрәштәшләренең сугышчан юлы белән таныштыра. С. Шакир башта фашистларның Мюнхен һәм Дахау лагерьларындагы коточкыч ерткычлыкларын фаш иткән материалларга туктала да. Мөжәйнең балалык һәм яшьлек еллары турында сөйләүгә күчә. Аннан соң безнең күз алдыбызда аның солдат булып Урта Азиядә. Ерак Көнчыгышта хезмәт иткән һәм Мәскәү янындагы Солнечногорскийда хәрби мәктәптә укыган еллары гәүдәләнә. Автор булачак полк командирының шагыйрь буларак та үсә. житлегә баруын аның иҗатыннан алынган материаллар белән исбатлый. Китапның «Сугыш язмалары». «Аның батырлыклары». «Соңгы тамчы канга кадәр» дигән бүлекләрен аеруча тирән дулкынлану белән укыйсың. Анда язылганнар белән танышкач. Хәйретдин Мөжәйнең нинди зур ихтыяр көченә ия булганлыгын, сугышның иң авыр, иң кискен моментларында да совет халкының җиңүче булып калачагына ышанычын бер генә минутка да югалтмаганлыгын тоясың. Сугышчы-ша- гыйрьнең тоткынлыкта да бөек көрәштән читтә калмавы, коммунист һәм совет офицеры исеменә тап төшермәве аңа карата тирән мәхәббәт һәм горурлык хисләре уята. Самат Шакир үзенең китабында фашистлар лагеренда дошманга каршы көрәшү өчен төзелгән яшерен оешманың эшчәнле- ген шактый киң рктырта. Биредә без «Хәрби әсирләрнең туганнарча ярдәмләшүе» оешмасының Роман Петрушель. Иван Кононенко. Мария Кузькина. Иван Корбуков. Симон Перцов. Савелий Батовский кебек куркусыз һәм сабыр холыклы җитәкчеләре белән очрашабыз Алар Хәйретдин Мөжәй белән кулга-кул тотынышып эшлиләр, үлемгә барыр алдыннан, берберләренә иңнәрен куеп, дошман каршына тыгыз стена булып басалар. Фашистлар тырнагыннан ычкынып, илгә исәнсау кайткан сугышчыларның хатлары. истәлекләре аерым бүлеккә тупланып бирелгән. Ул хатларда, истәлекләрдә Хәйретдин Мөжәйнең кешелеклелеге, куркусыз- лыгы, үз иленә, үз халкына чиксез бирелгәнлеге тагын да ачыграк чагыла. Китапта файдаланылган хатларның берсе 227 нче укчы дивизия составындагы полковник Хәйретдин Мөжәй командалык иткән 7Я9 нчы укчы полкның элекке хәрби комиссары, гвардия полковнигы Ф А. Почагин тарафыннан язылган. Анда менә мондый юллар бар «Коммунист иптәш Хәйретди нов Мөҗәпит фашистларга каршы сугышта үзен куркусыз сугышчы итеп күрсәтте. Ул партиягә, халыкка чын күнелдән бирелгән иде .. Мөҗаһит Хәйретдннов сугыш барган вакытларда һәрвакыт полкның һөҗүм итүче алгы отрядында булды, частьның сугышчан эшләре һәм кешеләре турында язарга да вакыт тапты... Ул үзенең үлеме белән совет кешеләре алдында үлемсезлек яулады. Ватаныбыз һәм без, тере кешеләр. Туган ил өчен үзләренең тормышларын биргән Боек Ватан супяшы геройларын бервакытта да онытырга тиеш түгелбез!» Очеркка сайлап алынган башка хатлар да шул ук рухта язылганнар. Китапта X. Мөҗәйнең полк белән командалык иткән вакытта, Украинадагы бер авылда штабта һәм композитор Латыйф Хәмндн белән төшкән фоторәсемнәре урнаштырылган. Ә. СИНЕГУЛОВ. Туплар һәм музалар. Казан. 1969 ел. «Мин геройларның билгесез булмавын, аларны бар кешеләрнең дә белүен теләр идем; аларнын һәркайсының үз исемнәре, карашлары, уй тойгылары, ышанычлары булган һәм шуңа күрә аларнын. хәтта билгесезләрнең дә, (азаплары тарих белгән шәхеснсксләрдш бер дә кнм түгел. Сугышта корбан булганнар сезгә дусларыгыздай. тугантумачаларыгыздай һәм үзегеэдәй һәрвакыт якын булсын'* Яшь язучы Әдхәт Синегуловкың «Туплар һәм музалар* дип аталган беренче китабы Чехословакия халкының милли герое Юлиус Фучнкның әнә шушы сүзләре белән ачыла. Бу җыентык бүгенге укучыны Бөек Ватан сугышы кырларында мәңгелеккә ятып калган яшь жучыларның тормышы Һәм иҗаты белән таныштыру теләгеннән чыгып ЯЗЫЛГВН. Совет халкының башка бик күп кыю уллары кебек үк, безнең якташларыбыз да yaian сугышта тиңсез батырлык үрнәкләре күрсәттеләр. Алар арасында иҗат бөреләре яле яна гына ачылып крлгән яшь әдипләребез дә бар иде. Аларнын күбесе яу кырын нан кире әйләнеп кайтмады Китапнык «Канга — кан . үлемгә — үлем», «Сугыш һәм шагыйрь» дигән бүлекләрендә автор сугышта катнашкан татар язучыларының. аерым алганда, яшь әдипләрнең шул чордагы иҗатларына гомуми анализ ясый, аларнын кайбер әсәрләренә махсус тукталып үтә, үзенең фикерен ышандырырлык мисаллар бс лән дәлилли. Аннан соң ул Мансур Гаяз. Мнфтвх Вәдүт, Касыйм Вахит. Демьян Фәтхи һәм Гиз эль Габидның һәрклйсы турында аерым аерым спйЛәүгә күчә Алар ның сугышка кадәрге тормышы, үлем белән күзгә күз очрашкан көннәрдәге батырлыклары, иҗатларының торган саен киңрәк колач җәя баруы «Җыр-бомба». «Халытс — җиңүче», «Иле өчен, ирек өчен». «Сугыш сүзе — канлы роман», «Көрәш һәм җнңү җырчысы» дип исемләнгән аерым бүлекләрдә тасвирлана. Әлеге бүлекләрне укыганда безнең күз алдыбызга кулына мылтык һәм каләм тотып, нзге яу кырында туган илнең бэйсезлеген яклап көрәшкән куркусыз сугышчы һәм ша;ыйрь килеп баса. Без аларнын һәркайсының шәхесе һәм иҗаты белән шактый киң танышабыз. Китапта ул шагыйрьләрнең рәсемнәре урнаштырылуы да күңелне куандыра. Рәсемнәреннән карап торучы бу әдипләрнең күзләрендә әйтерсең лә алар үзләре белән алып киткән җырларга күчәргә тиешле ниндидер моң чагыла «Туплар һәм музалар» китабы кыска гына язылган «Йомгаклау сүзе» беләк ябыла. Анын «Күп вакытлар үтәр— Без киләчәктә дә сугыш чоры тудырган поэзиябезнең нң яхшы үрнәкләренә якадан әйләнеп кайтырбыз һәм моңарчы үзебез күрмәгән яна якларын ачарбыз*.—дигән соңгы җөмләсенә укучы да бик рәхәтләнеп кушылачак һәркайсыбыз өчен чиксез зур әһәмияткә ия булган тарихи бу көннәрдә — Ватан сугышы тәмамлануга 25 ел тулу алдыннан чыгарылган бик кирәкле һәм игътибарга лаеклы бу китапның кайбер кимчелекләре дә юк түгел, билгеле. Аерым алганда, мәсәлән, беренче һәм икенче бүлекләрне берләштергән очракта да җыентыкның эчтәлегенә бернинди дә зыян килмәгән булыр иде. Аннан соң автор Касыйм Вахит турындагы бүлектә лирик геройның дөньяга оптимистик карашы, яшь көрәшченең эчке рухи дөньясы хакында сөйләгәндә, «Тәрәзәңне ач та» дигән мәгълүм шигырьнең түбәндәге ике строфасын мисал итеп китерә: Давыл, давыл, ул бит минем Тере хәбәрем. Якын яшеи, ялкын яшен — Минем сәламем. Мин сусармын, җирдә давыл Тынмаса әгәр; Мин янармын соңгы яшеи Сүнгәнгә кадәр. Билгеле булганча, бу шигырьнең авторы Касыйм Вахит түгел, ә Мостай Кәрнм. К. Вахит иҗаты турында сөйләгәндә Ә. Синегулов сугышта һәлак булган яшь әдипләрнең әсәрләре тупланып чыгарылган • Алгы сафга» җыентыгыннан файдаланган. Ә ул китапта Мостай Кәримнең әлеге шигыре чыннан да Касыйм Вахит шигыре итеп урнаштырылган иде Үз вакытында бу хакта «Алар сафта» җыентыгына карата язылган рецензиядә дә күрсәтеп үтелде. Китапта шулай ук бер үк характерда, хәтта бер үк сүзләр белән язылган җөмләләрне берничә урында очратырга мөмкин. Җыентыкны матбугатка чыгару өчен әзерләгән вакытта мондый кимчелекләрдән бнк жинел арынырга мөмкин булыр иде. әлбәттә. Кызганычка каршы, бу эшләнмәгән.