ГВАРДИЯЧЕЛӘР СЫНАТМЫЙЛАР
Белгород һәм Харьков тирәсендә гитлерчылар бик зур удар группировка туплаган иде. Уйсулыкларга һем куаклыкларга фашистлар яңа «тигр», «пантера» танкларын, үзйорешле «фердннанд» тупларын яшергәннәр. Мин командалык иткән 2$ нче гвардия корпусы кергән 7 нче гвардия армиясе полосасына дошман куәтле танк һоҗүме ясый ала иде. Шуңа күрә безнең корпус гаскәрләре алда торган сугышларга бик җитди һәм ныклап әзерләнделәр. Дошманның ударын зогыйфьләндерү эчен совет гаскәрләре һеҗүмне үзләре башларга тиешләр иде. 1943 елның 5 июле Сәгать иртәнге ике Минем күзәтү пунктында кинәт телефон шалтырады. Трубкадан армия командующие генерал М. С. Шумилов тавышы ишетелде. — Барысына да хәбәр итегез,— диде үп.— һәҗүм нәкь план буенча башланачак. Бор сәгатьтән соң, таң алды тынлыгын бозып, туплар, минометлар герселдәде, танк оруднеләро. пулеметлар атарга кереште. Безнең снарядлар, миналар гитлерчыларның ныгытмаларын актарды, атаиа.-а әзер торган пехотасы, танклары, орудиеләре. резервлары урнашкан районнары, складлары естендә шартлады Дошманга бик зур зыян килде Артиллерия әзерлеге, кинәт башланган кебек, кинәт тынды да. Тирән тынлык урнашты. Давыл алды тынлыгы иде бу. һәм озакламый фашистлар барлык гер коралБ диесеннән туры тезәп атып, дүрт «тигр» танкысын яндырды. Ул, иптәшләре Касар- жанов белән Закутуллин үлгәч тә, каушап калмады: тагын дошманның ике танкысын шартлатты. А. А. Бельгии батальоны урнашкан позициягә дошманның 100 танкысы, бер полк чамасы пехотасы һоҗүм итте. Бу дәһшәтле сугыш унике сәгать барды. Батальон сугышчылары гитлерчыларның унөч атакасын кире кактылар, әледән-әле кул сугышлары булып торды. Каты яраланган батальон командирын рота командиры капитан И. В. Ильясов алыштырды. Атакаларның берсендә «тигр танкысы, траншеялар аша үтеп, 28 яралы совет солдаты һәм офицеры яткан блиндажга юнәлде. Батальон парторгы Сушков, биленә гранаталар бәйләп, танк астына ташланды. Каты шартлаудан соң, танкка ут капты. Шулай итеп, яралылар коткарылды. 39 танкысын һәм меңнән артык мәетләрен калдырып, фашистлар чигенделәр. Бу сугышта күрсәткән батырлыклары өчен капитан А А Бельтинга, И. В. Ильясовка, сержант С. П. Зоринга Советлар Союзы Герое исеме бирелде, парторг В. Л. Сушков, үлгәннән соң, Ленин ордены белән бүләкләнде. Кукмара районы егете, санитар Юсупов Хузьят унике яралы сугышчыны сугыш кырыннан алып чыкты һәм шул ук вакытта алты гитлерчыны юк итте. СССР Верховный Советы Президиумының 1944 елның 22 февраль Указы нигезендә сержант Замир Усманович Хесәеновка 1943 елның июлендә Белгород янында күрсәткән батырлыгы очен Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Нәрсәдән гыйбарәт иде соң аның бу батырлыгы! Фашистлар танкларга ышыкланып һөҗүмгә күчкәч, Хөсәенов отделениесе алар- ның бик күп автоматчыларын һәм берничә танкысын юк итә. Шулай да «тигрвларның берсе отделение позициясенә якынлаша. Ә Хөсәеновта инде патроннар да, яндыргыч шешәләр дә беткән була. Ул биленә танкка каршы гранаталар бәйли, шуның берсен фашистлар оеренә ташлый да: «Гвардиячеләр бирелмиләр!»—дип кычкырып, «тигр» астына ташлана һәм аны шартлата... Гитлер гаскәрләренең «Цитадель» операциясе тулысынча җимерелде. Безнең 25 нче гвардия корпусы 24 июльдә үзе һөҗүмгә күчте һәм ике көннән соң Харьков шәһәренә бәреп керде. Украинаның икенче башкаласы азат ителде... Еллар үтте. Күптән инде сугыш кырларындагы окоплар тигезләнде, алар остенә үләннәр, ашлык үсте. Ләкин тормышларын да кызганмыйча Ватан өчен сугышкан батырларны совет кешеләре бер вакытта да, һич кайчан да онытмас!