ФРОНТТАН ХАТЛАР
Татарстан Дәүләт музееның татар әдәбияты экспозициясен ачу алдыннан безгә язучылардан, аларның туганнарыннан, дусларыннан Бөек Ватан сугышы фронтларыннан алынган күп кенә хатлар килә. Хәзер инде саргаеп беткән бу кәгазь битләрен укыганда гаҗәпләнәсең: безнең фронтовик язучылар иң авыр моментларда да уз- ләренең тылда калган якыннары, туганнары турында гына түгел, татар әдәбия-тының язмышы турында да чын күңелдән кайгыртканнар. Үзләренең сугышчан үрнәкләре белән дә. иҗади эшчәнлекләре белән дә татар язучылары татар әдәбиятында хәрби-героик һәм патриотик теманы үстерү өстендә актив эшләгәннәр. Татар язучыларының түбәндә укучыларга тәкъдим ителә торган хатлары бу турыда ачык сөйли. Флера АБДУЛЛИНА, Татарстан Дәүләт музееның әдәби бүлеге фәнни хезмәткәре. Гази дус! ’ Мин әле хәзер генә Союздан, мине озату кичәсеннән, кайтып кердем. Тагын ике сәгатьтән соң вокзалга төшәм. Син: «Нишләттеләр инде!» диярсең. Әйе, китәргә туры килә. Соңгы сүзләремне сиңа язып калдырам. Исән-сау яшәгез. Тату булыгыз. Фронтовик язучыларның гаиләләрен ташламагыз. Күз-колак була торыгыз. Мин русча җыентык калдырдым. Дөньяга чыгар дип ышанып китәм. «Рөстәмянең дәвамын җибәрермен, А. Гомәр аны үзе китап итеп бирер (3 табагы «С. Ә.» журналында). 2 аем күңелле генә узды. Рәхмәт. Гаиләмнең хәленнән хәбәрдар булып тор, карточкадан езмә. Сәламәтлек теләп: Гадел. 12 июль, 44 ел. Кадерле Таҗи ега! Сиңа һәм Мәликә апага миннән кайнар фронт сәламе. Шулай ук бөтен язучы иптәшләргә миннән сәлам. Мин тагын бераз яраланып, яра төзәтеп ятам — өченче тапкыр утка керергә көч җыйнап ятам. Хәлем яхшыланып килә, шулай да бераз ятармын әле. Кичә-бүген күңел аеруча күтәренке. Беркемнән бернинди хат алганым юк иде. Кичә Кадриядән ’, кош теле хәтле генә булса да, бик матур хат алдым. Өстәвенә кичә: «Яраланган алдынгы фронтовикка» дигән, тылдан килгән бер бүләкне миңа тапшырдылар. Ул бүләк эчендәге хатны укыгач, минем (утны-суны берничә тапкыр кичеп, тормышның әллә нинди дәһшәтләрен күргән егетнең) күзләремнән яшьләр Килде. Ул хатны әтиәнисен, бөтен якыннарын фронтта югалткан бер яшь кыз язган. 1 Гази Кашшафка Гадел Кутуй язган хат. 2 Кадрия — Ф. Кәримнең тормыш иптәше. Таҗи абзый, мин фронтта бу юлы да сер бирмәдем, мылтык тотып ут эчендә актарылганда, татар совет язучыларыиың исемнәренә тап тешермәдем. Шулай ук, уземчә, бик тырышып иҗат әстендә дә эшләдем. «Кызыл Татарстан»™ алты шигыре җибәрдем. «Совет әдәбиятыяна зур гына бер цикл шигырьләр (12 шигырь) җибәрдем. Шул ук «Совет әдәбияты» журналына куптән түгел «Тимер һәм тимерче» дигән баллада һәм «Үлем уены» дигән үсмерләр эчен бер поэма җибәрдем. Вакытың булып ♦ кызыксынсаң, алып карап чык. Гомумән, минем җибәргән әсәрләремнең язмышлары белән бераз кызыксынып, аларның сыйфатлары турында бер-ике юл хат яз. Язучылар 2 союзында нинди уңышлы яңалыклар бар, фронттагы язучы иптәшләрнең хәлләре һәм 5 үзегезнең улларыгыэның хәлләре ничек? Җәүдәттә байтак кына җырлар калдырган ‡‡‡‡‡‡‡‡ идем, файдаландылармы икән. Үзем хәзер «Совет әдәбияты» эчен «Разведчик язмалары» дигән зур гыиа проза £ әсәре естендә эшлим. Мин бит «Шакир Шигаев» дигән пьеса язган идем. Аны Са- g рымсаков иптәш кенә укып чыга алды. Башка иптәшләрне таныштырып елгере алма- - дым, яңадан фронтка кител бардым. Шуны бик эшләп бетерәсе килә дә мәмкмнлеи табып булмый. Ничек тә эшләп, Татар театрында куярлык дәрәҗәгә китерел, 42—43 ол сезонында файдаланылса бик әйбәт эш булыр иде. Ләкин әле кул тигезә алганым юк. Хикәямне дә авыру кешегә тиеш булган тәнгә йокы сәгатьләрем бүлеп кенә, коптилка яктысында, тез естендәге такта әстенә салып кына язам. Кендеэ һич мем- кинлек юк. Шул чаклы язасы килә. Язган әйберләр күл. Аннан мии бер хәбәр ишеттем. Маннур эшләгән җирдә татарча фронт газетасы оештырыла булса кирәк. Фадеевлар аша мине шул тирәгә — Калинин фронтына якынайтып булмыймы? Матбугатка якынрак булыр идем. Анда булмаса, гомумән, язучылык юлы беләирәк файдалану мәсьәләсен җайлап булмыймы? Татарча бернинди газета журнал күргәнем юк. Китабым һаман чыкмый бугай әле. Фатих Хесни, Әхмәт Фәйзи иптәшләргә кыска гына хатлар язган идем, җавап алганым юк. Әллә хатларым бармады, әллә минем адресым алмашыну аркасында, язган хатлары миңа юлыкмады. Юкса, бу иптәшләр мине җавапсыз калдырырлар дип һич уйламыйм. Аларга миннән чын дусларча сәлам. Кави Нәҗмине де фронтта дигән хәбәр ишеттем, егәр Казанда булса, аңа һәм Сәрвәр апага күп сәлам. Менә шул. Үзең ниләр җимерәсең? Иҗат Юлыңда нинди адымнар ясадың? Драма һәм опера театрга- рыбызның хәлләре ничек? Ярый. хуш. Дәвалана торган җирем сугышкан җирем тирәсендә үк. Ә сугышкан җирем — сезнең хатлар килергә тиеш урам, ягъни адресым: 633 полевая почта, часть 204 Каримову Фатиху Валиееичу. Сәлам белән кулыңны кысыл — Фатих Кәрим. 22. XI. 42 ел. Тәхфет! 1 Мин бор ай буена Москвада политакадемиядә яттым. Күп кенә яхшы лекцияләр тыңларга туры килде. Хәзер инде дивизия газетасының редакторы итеп билгеләндем. 3 мартта Ташкентка чыгып китәм Сәфәр Южный фронтка булыр, ахры Кәефем ярыйсы. Бары тик синнән шуны гына сорыйм: минем семьяны кайвакыт хәтердә тсткалым тор. Аларның кәефләре яхшыдан түгел булса кирәк. Ике Әхмәт тә вакытлыча Казанга кайттылар, уйлыйм: озакламый кире чакырырлар Чеики газета работниклары күп кирәк. Андый «ешеләр газета эчен кадерле кадрлар Ә запас һәрвакытта кирәк булып тора .. Кашшаф Гази, Ибраһим Гази. Кутуй, Шамов, Исхак дусларга сәлам. Башка сүзем юк. Хат язгалагыз. Сәлам белен Нур. 2 март, 1942 ел. ‡‡‡‡‡‡‡‡ Абдулла Техфәткә (тәрҗемәче) Нур Баян язган хат ФЛЕРА АБДУЛЛИНА Ватан сугышында катнашкан бер төркем шагыйрьләр. Беренче рәттә сулдан Ә. Маликов. С Хәким. М. Хөсәен, икенче рәттә: Ш. Маннур, Ә. Фәйзи. Ә Ерикәй. В Земной, өченче рәттә М Мазунов Ә Исхак, Ш Мөдәррис. Кашшаф иптәш! Мин Кызып Армия сафына алындым. Сиңа минем бер-ике соңгы үтенечем бар: 1) Минем “Кечкенә хикәяләрягә договор төзесәң иде Аннан «Яңа әни» хикәясен төшерергә кирәк. Редакцияләүгә А. Әхмәткә бирсәң шәп булыр иде. Син әйткәнчә әйбер өстәп булмады, ләкин шулай да ул кече балалар өчен кирәкле әйбер. Мин сездән аны чыгаруны бик сорар идем. 2) «Кечкенә тоткын» исемле пьеса, Германия белән договор төзешкәч, планда булса да, чыкмаган иде. Хәзер вакыты җитте дип уйлыйм. Үзегез карарсыз. 3) Мин Н. Булатның китабын редакцияләгән идем, ул IS’/j табак иде, бик кыскарды, 8—9 табакка калды. Шуның редакцияләү тәртибендә кыскартылуын акт белән оформить итәргә иде... Сәлам белән А. Алиш. 14. VIII. 41 ел. Дускай Хан!1 Хатыңны алгач та җавап язарга булдым. Сиңа менә ничек дип рәхмәтләр укып бетерергә дә белмим. Якыннарыңнан, дусларыңнан ичмаса бер генә җылы сүз уку да күңелне күтәреп, рухландырып җибәрә. Кайбер буш чакларны землянкага яисә блиндажга җыелышабыз да мактаныша-мактаныша бер-беребезгә хатларыбызны укышабыз. Күбрәк хат ' алу ыларыбызны артык бәхетлеләр, азрак хат алучыларны уртача бәхетлеләр, ә бер дә алмаучыларны бөтенләй бәхетсезләр категориясенә кертәбез. Соңгы вакытларда мин урталар категориясенә кердем. Чөнки өйдән дә 15 көнгә якын хат килгәне юк иде. Нәрсә булгандыр, белмим. Хан дускай! Мин хәзергә «аллага шөкер» исән әле Кыска гына вакыт эчендә бик күп нәрсәләр кичерергә туры килде. Кайнар сугышлар, зур-зур походлар, шуның өстенә һәрбер сугышчың өчен кайгырту эзсез калмыйлар, әлбәттә... Хан Җәмилгә Рахман Ильяс язган хат. Күбрәх фрицны үтереп уз кешенме азрак югалту турында кайгыртасың. Тиран Ьам авыр кайгы. Хаер, сине башка нәрсәләр күбрәк кызыксындырадыр Ләкин, дускай, фронт картиналарын каләм белән язып бетерү мемкинме еоңТ Күз алдына китер. Хыяллан. Сугыш. Моторлар шаулавы, снарядлар герселдәве, пуляларның туктаусыз очулары — кан, үлек гәүдәләр Гаҗәеп күренеш. Нәкъ экрандагы тесле пейзаж.. Бу бик табигый хәл булып күренә. Шулай булырга тиеш тесле. Тик якында, бик якында снаряд яисә мина шартлаганда, я булмаса җир белән күмеп киткәндә яисә җүләр пулялар киемеңнең берәр җиреи тишеп үткәндә генә йерәк кылт итеп куя да, шул чакны гына яшәүнең никадәр кыйммәтле икәнлеген сизеп куясың. Ә аннан тагын онытыласың. Дересен әйткәндә, уйланырга вакыт булмый. Болей җәелеп хат язуыма гаҗәпләнмә Алгы сызыктан бер километр чамасында торабыз. Аннан соң минем землянкамның түбәсе шулчаклы калын—4 кат бүрәнә салынган, шайтан да алырлык түгел. Озынга китте, туярсың. Үзем буш вакытларны, ягъни ялга чыккан араларда, яэгалыйм Дистәдән артык хикәя яздым. Пьеса язар ечеи материаллар, эшләнгән темалар да бар. Тик озак итеп утырып язарга вакыт кына юк. Риза Ишмораттан хат алдым. «Ватан намусы ечен» газетасында эшли миен Алар анда күбәү. Газеталары сирәк-мирәк килгәли. М. Максудка «Совет сугышчысывна хат язган идем. Җавабы юк әле Аның анда эшләвен газеталары буенча белдем,. Безнең фронт — юго-зап. фронт газетасы ул. Настроение турында яэып тормыйм. Эшең хаклы булгач, рух ничек булуы сиңа мәгълүм. Күңел күтәренке Орел юнәлешендә безнең гаскәрләрнең һеҗүмгә күчүләре һәм союэниклариың актив хәрәкәтләре бик шатландыра Иптәшеңә, гафу итсен, исемен оныттым, бик күп сәлам әйт. Иптәшләргә дә сәлам сейлә. Кашшафка, Кавига, Мирсәйгә, Гомергә әйт, хат язсыннар Кавига хат язган идем, нигәдер җавап язмый, иренә торгандыр, ахрысы. Ни әйтсәң дә, сез хат язарга күбрәк вакыт таба аласыз. Хуш. Кулыңны кысам Кайнар сәлам белән Рахман 16. 07. 43. Минем адрес бераз үзгәрде Полевая почта 43020 а Ильясову А. В.