Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФОЛЬКЛОРДА СТИХИЯЛЕ МАТЕРИАЛИЗМ

Татар фольклоры һәм аның әкият, җыр, бәет, мәкаль, табышмак кебек жанрлары турында, әйтергә кирәк, галимнәребез куп эзләнделәр һәм куп яздылар. Ә менә фольклорны халыкның дөньяга карашы буларак өйрәнгән ээләнуләрнең (Нәкый ага Исәнбәтнең зур һәм мактаулы хезмәтеннән тыш) күренгәне юк дәрәҗәсендә. Фольклорның кайсы гына жанрын алма, аларның һәркайсында халыкның дөньяга материалистик карашы чагыла. Әмма төрле жанрда төрлечә. Бу исә аерым жанрларның иҗтимагый һәм эстетик функцияләреннән чыгып аңлатыла. Мәкальләр һәм сынамышлар аеруча зур игътибарга лаек. Чөнки алар борынгы бабаларыбызның табигать күренешләрен һәм иҗтимагый сыйныфлар арасындагы мөнәсәбәтләрне танып-белүдә материалистик позициягә килүен конкрет, фәлсәфи эчтәлекле мисаллар белән раслыйлар. Халык массаларының теге яки бу материаль күренешкә, материаль әйберләргә һәм аларның яшәвенә дөрес, объектив бәя бирүе озак һәм каршылыклы юл уза. «.Бардан юк булмый, юктан бар булмый», ди татар халык мәкале. Белмим, бу мәкаль кайчан тугандыр. Ләкин аның төбендә бөек рус галиме Ломоносов ачкан законның (энергиянең саклану һәм үзгәрүе) халыкча гомумиләштерелгән варианты ята. Хезмәт ияләре үзләренең көндәлек тормышларында дөньяның алла кодрәте белән яратылмавын, бәлки аның материаль булуын, мәңге яшәгәнлеген һәм яшәячәген күреп һәм аңлап килгәннәр. Халык масгалары дөньяны материаль хәлдә танып белгәннәр дидек. Материаль чынбарлык исә мәңгелек үсештә, яңарышта: бер күренеш, әйбер вакый! аларның икенчеләре белән аерылгысыз бәйләнештә булуы белән характерлана. Мәсьәләнең бу ягы мәкаль һәм сынамышларда ничегрәк чагыла соң? Мәгълүм ки, кешене күл төрле сыйфат һәм үзенчәлекләргә ия предмет һәм күренешләрдән торган материаль чынбарлык чолгап алган. Бу чынбарлыкта бер генә нәрсә дә башкалардан аерым хәлдә, үзлегеннән яши һәм үлә алмый — һәммә нәрсә гомуми бәйләнештә. Халык моны фәкать хезмәт иткәндә танып-белүгә ирешкән, «һәрнәрсә вакытына, урынына карап» (Н. Исәнбәт. Татар халык мәкальләре. Казан. 1959. т. 1. № 1683); «һәрнәрсәнең урыны бар» (т. 1. № 1684), ди халык. Әлеге мисаллардан күренгәнчә, халыкның дөньяга карашында әйберләрнең вакыт һәм урын (пространство) белән бәйләнештә булуына да ишарә ителә. Сыйнфый җәмгыятьтә изүчеләр белән изелүчеләр арасындагы мөнәсәбәт тә гомуми бәйләнешнең бер төрен тәшкил итә. Мисалга түбәндәге мәкальне китерергә мөмкин: «Мужикның җаны — алланыкы, тәне — патшаныкы, аркасы— боярныкы, шуннан калган газаплары—бар да үзенеке» («Татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре. Җыючысы һәм төзүчесе X. Ярми. Казан. 1960. 197 бит). Дөрес, гомуми бәйләнешкә дин әһелләре дә дәгъва итәләр. Әмма алар бу бәйләнешне кешенең аллага инануында, алла каршында намаз укуында, кыскасы, алла белән «рухи аралашуында» күрәләр. Ләкин юк нәрсә белән бәйләнеш урнаштырып булмаган кебек, алла беләк дә бернинди бәйләнешнең булуы мөмкин түгел. «Аллага ышанган ач калган» (т. 3. № 38278); «Ишәкне элек бәйлә, аннан аллага тапшыр» (т. 1. 6756) кебек татар мәкальләре аллага ышануның мәгънәсез бер нәрсә икәнлеген тагын бер кат раслыйлар. Т Табигатьтәге әйберләрнең үзара бәйләнеше аларны закончалыклы үсү, үзгәрү процессына китерә- Ә соңгысы исә материалистик диалектиканың закон һәм категорияләреннән тыш берничек тә була алмый. Нинди законнар һәм категорияләр соң алар? Халык массаларының һәр предметта, һәр күренештә капма-каршы як, сыйфат үзенчәлекләре күрүе табигый хәл. Ченки алар кеше аңыннан тыш материаль әйберләрнең объектив яшәүләре белән характерланалар Фән булмаган яки бик түбән дәрәҗәдә торган чорда борынгы кешеләр аларны фәкать тышкы яклары, тышкы билгеләре, тышкы сыйфатлары аша гына танып белергә ойрәнгәннәр. «Башы барның соңы бар; әүаәле барның ахыры бар» (т. 1. № 1496); «Асты барның acre бар, осте барның асты бар» (т. 1. № 1693); «Яхшының начары бар» (т. 1. № 1555) һ. б Халык шушы капма-каршылыкларның үэүзләренә яшәү әчеи шарт булуларын тануга да ирешкән: «Искесе булмаганның яңасы булмый» (т. 1 № 1528); «Яңаны алдым дип искене ташлама (т. 3 № 38 165). Күренә ки, яңаның үсүе ечон искенең булуы шарт. Яки менә «Иске яңага урын бирер» (т. 1. № 1530); «Иске яңаны асрый» (т. I. № 1531); «Искесез яңа булмас, ямансыз яхшы булмас» (т. 1. № 1529) кебек мәкальләрне алыгыз Диалектик үсештәге материаль чынбарлыкны тәҗрибә аша үзләштерә барып, халык материалистик диалектиканың икен- чо законын — сан үзгәрешләренең сыйфатка күчүен практик рәвештә таныган һәм. шуннан чыгып, үзенең стихияле философик фикерләрен фольклорның теге яки бу жанры аша әйтеп биргән. Сан һәм сыйфат һәр ейборго. һәр күренешкә хас. Саинын артуы яки кимүе, тиешле ноктадан ашса, сыйфатның үз-әрүенә китерә. Татар халык мәкальләре моны бик дерес тотып алган «һәр кәмәлнең бер ноктасы бар» (т. 1 № 1633); «һәр нәрсәнең чиге бар» (т. 1 № 1634); «һәрнәрсә чигеннен ашса, киресенә әйләнә» (т. 1. № 1635) һ. 6 Практик тормышта халык сыйфатның яхшы булуына ныграк игътибар итә. «Аз булсын—үз булсын» (т. 1. № 1661) яки «Чүп булып күп булганчы, аз булып үз булсын» (т. 1. 1669). Инкарьны инкарь итү материалистик диалектиканың теп законнарыннан санала Ул табигатьтә мәңге яшәп килгән һәм мәңге дәвам нтәчәк. Инкарьны инкарь итү законының тышкы гади элементлары кән- дәлек тормыш мисалларында да чагыла: ■һәрнәрсә үз асылына кайта» (т. 1. № 1470); «Аздан күп була, күптән юк була» (т. 1. № 1662); «Күпнең ташуы бар ташуның кайтуы бар» (т 1. № 1624); «Ким артыр, тулы кайтыр» (т. 1 № 1623). Эчке каршылыклары аркасында әйбер һәм күренешләр үз- үзләрен юкка чыгаралар, дересрәге. бу процесс иске белән яңа арасында бәйләүче баскыч ролен үти. Без санап үткән законнар гына материаль чынбарлыкның диалектик үсешен бетен тулылыгы белән күз алдына китерә алмыйлар әле. Материалистик диалектика үзенең категорияләренә дә таянып эш итә. Алар нинди категорияләр һәм халык авыз иҗатында ни дәрәҗәдә чагылыш тапканнар? Әйберләрнең билгеле бер формада йерүе борышы кешеләр эчен мәгълүм нәрсә булган. Бу очракта кешеләр предметларны танып-белүне формадан башларга тиешләр кебек иде. Ләкин алар әйберләрнең формасына, күренешенә караганда, эчтәлекләре, асыллары белән күбрәк кызыксынганнар Шул кадәресен дә әйтергә кирәк, халык аңында форма белән эчтәлек һем асыл белән күренеш местәкыйль категорияләр булып аерымланмаган. Мемкинлек һәм чынбарлык тормышта аш очрый торган күренешләрдән. «Юрганыңа карап аягыңны суз», ди татар халкы. Мәгънәсе «мемкинлегеңә карал эш йерт»- кә туры килә. Мемкинлек чынбарлыкның үзендә ята һәм, әйтергә кирәк, үзенең потенциальлеге белән чынбарлыктан киңрәк һәм зуррак. «Ихтималның арты киң» (т. 1. № 1774), «Мәмкиннең тебе киң» (т 1 № 1775). Әмма мемкинлекнең тормышка ашуы эчен шартлар кирәк. Әйтик, герой шагыйрь Муса Җәлилнең сугышка кадәр күренмәгән баһадир сыйфатлары фашистлар тырнагында ныграк һәм тирәнрәк ачылдылар. Сәбәп һәм нәтиҗә — бер-берләреннән аерылгысыз тешенчәләр. Татар халкының бу хакта бнк күп мәкальләре бар «Кояш барда — кен бар, кен барда — тереклек бар (т. 1 NS 1836); «Чакма чакмый ут чыкмас» (т. 1. № 1796); «Сәбәпсез сәгать сукмый» (т. 1 № 1797) һәм башка бик күпләр. Санап үткән закон һәм категорияләрдән тыш. халык массаларының день яга материалистик карашы әкнвт. бәет, җыр, табышмак, сынамыш кебек фольклор жанрларыи- дә да чагыла. Шулардан без сынамышларга тукталып үтик. Кешенең хайваннар дөньясыннан аерылуы борынгы ыручылык чорларына кадәр үк башлана. Фәкать хезмәт аркасында гына ул бүгенге дәрәҗәсенә ирешә алган, һәр яңа һөнәр борынгы кешене табигатьне танып белүдә яңа баскычка күтәрә, аның аңын камилләштерә. Ә камилләшкән аң яңадан хезмәт процессын җиңеләйтү, җитештерү коралларын яхшырту өчен ярдәм итә. Шулай ук вакытның да кадерен белергә өйрәтә. Әйтик, аучылык, балык тоту, торыр өчен куыш әзерләү, үлән тамырлары җыю кебек эшләрне бер үк вакытта башкарып булмый. Кеше бүгеннән иртәге көн өчен кайгырта, ә иртәге көннең язмышы бик күп нәрсәләргә бәйле. Кеше ул шартларны белми, ләкин көннең нинди булырын белергә тели. Янәшә-тирәгә күз сала, һәрвакыт үзгәреп торган үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын күзәтә. Аларның үзгәрүенә бәйле рәвештә көннең дә үзгәрүен күрә. Киләчәкне, бигрәк тә алдагы ел уңышын алдан күрергә тырышу хезмәт халкы өчен һәрвакыт мөһим мәсьәлә булып тора. Елның уңышлы яки уңышсыз булуы бик күп шартлардан бәйле, һава шартларының үзгәрүен кешеләр зур игътибар белән күзәткәннәр. һәм шулердан чыгып нәтиҗә ясарга өйрәнгәннәр. Болар бар да — борынгы кешеләрнең табигать күренешләрен танып белүе, ләкин аларның үз көчләре, үз аңнары белән табигатьне үзгәртергә тырышулары түгел әле. Кеше, аңы үскән саен, тормыш тәҗрибәсеннән алынган белемен табигатьне буйсындырырга сарыф итә. Чәчүлек мәйданнарыннан кирәкле уңыш алу өчен табигатьне күзәтеп, аның яңгырлымы, яңгырсызмы булырын белү генә җитми. Чыннан да, әгәр җәй коры киләсен белсә, кеше уңышның түбән булырын да белә һәм үз көче, үз аңы белән бер дә соңламыйча ясалма чаралар күрә башлый: җирне яхшырак эшкәртә, ашлый, чүп үләннәреннән арындыра. Еллар узган саен, кеше һава һәм климат шартларының билгеле эзлеклелек һәм ритм белән үзгәрүен тоя. Гәрчә ул мондый үзгәрүләрнең сәбәбен һәм закончалыгын белмәсә дә. үткән күренешләрнең системалы рәвештә яңадан кабатлануын күреп дедуктив нәтиҗәләргә килә. Мондый өзлексез күзәтүләрнең нәтиҗәсе, теге яки бу географик урынның тарихы буларак, бер буыннан икенче буынга фольклор ярдәмендә тапшырыла тора. Алар бу дәвердә тел ягыннан шомаралар, тапкырланалар һәм, ниһаять, мәкаль булып китәләр. Мондый мәкальләр халык арасында практик әһәмиятләрен югалтмый, уз функцияләрен бик уңышлы үтәп киләләр. Дөрес, андый мәкальләрнең бөтенесе дә табигать күренешләренең материаль бәйләнешеннән тумаган. Аларның шактые буталчык һәм каршылыклы, чөнки алар очраклы күренешләргә генә нигезләнгәннәр. Ә шул ук вакытта аерым закончалыклардан туган сынамышларның дөреслеген фән һич тә инкарь итми. Киресенчә, табигатьне танып белүдә халыкның стихияле рәвештә материалистик карашка басканлыгын дәлилли. Йорт хайваннары, кош-корт, бөҗәк һәм ерткычларның яңгыр я буран алдыннан үзүзләрен тотышларын күреп, кешеләр билгеле бер үзенчәлекле нәтиҗәгә килгәннәр. Монда шуны да искәртергә кирәк, хайваннарның холкы үзгәрү, табигать үзгәрүгә шарт түгел, киресенчә, табигать үзгәрү хайваннарның холкы үзгәрүгә китерә. «Эт аунаса буран булыр», «Карлыгачлар түбән очса, яңгыр булыр» дигән мәкаль- сынамыш бик күп халыкларның фольклорында яши. Гадәттә карт-корылар: «Арка сөякләре сызласа, яңгыр булыр» диләр. Мәгълүм булганча, кеше сөягенең шактый өлешен известь тәшкил итә. Кеше картайган саен известь үзенең ныклыгын югалта, һәм, шуңа күрә, картлар сөяге тизрәк сынучан, дымлы һаваның тәэсирен тизрәк сиземләү- чән була, һава шартларының үзгәрүе җанлы организмда төрлечә чагыла. «Көндез йокы килеп торса, яңгыр явар» (т. 1. № 7936); «Теш сызласа һавалар бозылыр, яңгыр я буран булыр» (т. 1. № 7924); «Картлар авыраеп, җилкә яки билләре сызлый башласа, һава бозылыр (т. 1. № 7926) һ. 6. ш. һәркемнең күзәткәне бардыр, мунчадан соң чәчләр нәзегәеп, озынаеп калалар. Димәк, чәч юештә сузыла, ә корыда тартыла. Бу күренеш тә борынгылар игътибарыннан читтә калмаган, әлбәттә. Шуннан файдаланып 1783 елда Швейцария геологы Гораций Бенедикт де Соссюр атмосфераның дымлылыгын билгели торган дөньяда беренче гигрометр ясый. Моның өчен ул гади чәч бөртеге куллана. Татар халык фольклорында, томан, чык төшүгә карап, һаваның нинди буласын алдан билгеләү киң таралган. Әлбәттә, чык белән бәйләнгән күл санлы мәкальләрнең гади ышанудан узмаганнары да шактый. Чөнки күп гасырлар буе аны, яңгыр кебек, күктән тешә дип уйлыйлар. Шуңа да тешу, чык төшү, кырау төшү дип йөртелә. Мондый караш, билгеле, чыкның объектна сәбәбен ачып сала алмый. Фәкать 1814 елда тына инглиз врачы Чарльз Уэллз бу күренешне фәнни исбат итә. Җылы һава катламы җирнең салкынча өстен каплап торганда, аның аскы өлешендә температура тешә һәм вак кына су тамчылары хасил була. Мондый күренеш, гадәттә, иңсу урыннарда, урман, болын, тугайларда еш була. Чык тошү атмосферада җылы һава агымының якынлашуын, димәк, көннең аяз булырын хәбәр итә. «Иртә белен чык күп тешсә, бик >ссе булу галәмәте»,—диелә татарда (т. 1 № 7727). Бу тергә шулай ук «Тоз дымланса, яңгыр булыр (т. 1№ 7727); «Тәрәзә тирләсә, яңгыр булыр» (т. 1. № 7943) кебек сынамышларны да кертү урынлы. Әйткәнебезчә, яңгырларның вакытында булуы игеннәрнең үсүе ечен кирәк Халык массалары яңгырның булуын-булмавыи табигатьнең башка куренешләрениәи чыгып, шактый дерес әйтә белсәләр дә, аның физик сәбәбен озак гасырлар буе аңламыйлар. Корылык булган елларны та-ар авылларында яңгыр боткалары оештыру яңгырның кешеләр теләге буенча алла тарафыннан булдырылуына ышанудан килгән. Чынлыкта исә, яңгырның сәбәбе — һавадагы су парларының салкынаеп авыраюы. Киңәеп югарыга күтәрелгән һава атмосфераның өске катлавында суына һәм тарая. Яңгыр һәм боз явулар шуннан килә. Борынгы чорларда, фән булмаганлыктан, гади халык моны аңлый алмаган һәм фәкать физик күренешләрнең бәйләнешеннән чыгып кын» практик фикер йөрткән. Фән өйрәткәнчә, һава җылынганда киңәя, салкынайганда кысыла. Азия чүлләрендә еш була торган Сәмум җилләрен һаваның чиктән тыш кызуыннан һәм киңәюеннән дип карарга кирәк. Мәкальләр һәм сынамышлар мисалында без халыкның дөньяга материалистик карашы чагылышын күреп уздык. Халык массалары алариы бүген дә практик тормышта актив кулланалар. Димәк. Горький әйткәнчә, язучылар алариы җыярга, өйрәнергә һем иҗатларында кулланырга тиешләр. Бу исә матур әдәбият әсәрләрен тагын да тормышчанрак, халыкчанрак итәчәк.