ДУСТЫМ ТУРЫНДА
Быел март аеның кояшлы, җылы кемнәренең берендә һич тә уйламаганда, кетмәгәндә. Татарстан язучылары союзына Чабаксар шәһәреннән кайгылы телеграмма килде. Анда түбәндәге сүзләр язылган иде: «4 мартта, озак дәвам иткән каты авырудан соң, партиябезнең, талкыбызның тугрылыклы улы, дәүләт һәм җәмәгать зшлеклесе. СССР һәм РСФСР Язучылары союзы идарәләре члены. Чуваш АССРиың К. Иванов исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, чуваш талык шагыйре Педер Хузаигай вафат булды». Бу котелмәгән хәбәр безгә, аның дусларына, иптәшләремә, берничек тә басылмый, онытылмый торган зур кайгы алып килде Иерәкләребеэ кинәт езелеп киткәндәй булды, күңелләребезне ниндидер, тел белән әйтеп. лңпа:ып бирүе мемиин булмаган бушлык, моңсулык урап алды Чуваш совет әдәбиятының нигез ташларым салучыларның берсе һәм иң күренеклесе булган, аны дистәләрчә еллар буенча әйдәп алып барган, киң Россия мәйданына алып чыгу юлында күп элеш керткән һам кайбер әсәрләре белән чит илләрдә дә танылган бу зур талантның арабыздан китүе тугандаш чуваш халкы, чуваш әдәбияты эчен генә түгел, шулай ук күп милләтле совет әдәбияты һәм совет халыклары ечен дә гаять зур югалту булды. Совет әдәбияты үзенең талантлы вәкилен, атаклы, ялкынлы шагыйрен, керәшчесен югалтса, шуның естенә без, татар язучылары, данлы якташыбызны, ачык чырайлы, саф күңелле дустыбызны, онытылмас иптәшебезне дә югалттык. Педер Хуэангай татар әдәбиятының чын дусты иде Ул аның тарихын яхшы белә, классикларыбызның һәм бүгенге алдынгы язучыларыбызның әсәрләрен оригиналдан, татарча басмаларыннан укый иде. Тагар әдәбиятын пассив укып баручылардан гыиа түгел иде ул. Уңае туры килгәндә матбугатта, җыелышларда, башкаладагы конференцияләрдә тотар әдәбиятының уңышларын әледон-еле мактап телгә ала. белеп, аның зченә кереп сейли. е кайчакларда үзара сәйләшкәндә. кайбер җитешсезлеклә- ребезне. иң яхшы нияттән чыгып, дусларча тәнкыйтьли дә иде Кыскасы, әдәбиятыбызны яратучы, күзәтел баручы дустыбыз, киңәшчебез иде ул Югарыда мин П. Хузоигайны якташыбыз дидем Чыннан дә якташыбыз ул. Хәтта фамилиясе дә Хузаигай. Татарча Казанлы ди ән сүз Педер Педероянч Хуэангай 1907 елның 22 январенда Әлки районының Смхтәрмә авылында туа Аның бала чагы, яшүсмер еллары шунда уза. башлангыч белемне дә шунда ала Туган авылына багышланган шигырьләрендә әйтелгәнчә, ул шунда, күрше авыллардан килгән түбәтәйле, ялан аяклы татар малайлары яшьтәшләре, дуслары белән бергә инеш буйтәрмнда. яшел болыннарда, әрәмәлекләрдә аунап үсә Бераз олыгая тешкеч, урагын ура сукасын сукалый, печәнен чаба, башлангыч тормыш мәктәбен уза. Казанда Чуяаш педаго ия техникумын тәмамлаганнан соң, ул Кончыгыш педагогия институтына укырга келә. Беренче әдаби-иҗади адымнарын да ул Татарстанда башлый. Казандагы чуваш едибияты түгәрәгенең актив члены булуы белән бергә, ул шул ук вакытта, татар «тучыларының җыелышларына да бик мавыгып йәри. анда һ Такташ, Г. Кутун һем башка шыыйрьләр белән таныша алар белән аралаша. П Хузангзй талантының иҗади бәрелонүе ечен бик әһәмиятле булган бу аралашуларны шагыйрь- ләребезнең җылы мәнәсәбәтләрен. дуслыкларын, кирәк чакларда аңа әдәби ярдәм күрсәтүләрен ул гомеренең соңгы иеинәренә чаклы исемнән чыгармады һ*м елармы еш кына зур ихтирам белен иске ала иде яТугаи Татарстанга» исемле шигырендә бу Бу иадерле исемнәрне Онытмам мин гомердә дә. Адәм үзе югалса да. Сүзе кала күңелләрдә. Безнең дуслык, безнең уйлар Сезгә күчсеи. яшь буыннар.— Б турыда ул: Синдә туды, нурлы Квзан. Минем нң беренче җырлар. Кайда безнең ачар телдә Шигырь укып мәргән еллар! — Һади Такташ. Гадел Кутуи Миңа киңәш биргән чорлар!! дип җырлы й һем бу матур әдәби дуслыкның киләчәк буыннарга күчүеи тели. Егерменче елларның башында туып, нигезләнеп кенә килгән чуваш совет әдәбияты күгендә якты йолдыздай балкып күренгән бу үзенчәлекле яшь талант беренче шигырьләре белән үк укучыларның күңелләрен үзенә җәлеп итә һәм тиз арада ныгып, канат җәеп, әйдәп баручы шагыйрьләрнең берсе булып әверелә. Педер Хузангай үзенең зур эрудицияле шагыйрь булуы, әдәби әсәрләренең тирән эчтәлеге, камиллеге, нәфислеге белән генә түгел, бәлки иҗади колачының киңлеге, жанрларының төрлелеге белән дә укучыларны сокландырып, аларның күңелләрен өзлексез җәлеп итеп яшәде. Ул шигырьләр, җырлар, поэмалар, шигъри романнар, легендалар, әкиятләр иҗат итте, Ленин идеяләренең тантанасы, халыклар дуслыгы, совет кешеләренең хезмәт һәм хәрби батырлыклары, туган якның матурлыгы, байлыгы турында җырлады. Шуның белән бергә ул күренекле тәнкыйтьче дә, ялкынлы публицист та иде. Ул чуваш әдәбияты үсешен дистәләрчә еллар буенча зур игътибар белән күзәтеп барды, тирән эчтәлекле тәнкыйть мәкаләләре язды, каләмдәш иптәшләренең кимчелекләоен күрсәтте, уңышлары өчен чын күңеленнән шатланды. Ялкынлы һәм кызыклы публицистик мәкаләләре белән ул чуваш халкы тормышындагы иң әһәмиятле мәсьәләләрне күтәрә, кимчелекләрне, әхлакыбызга, идеябезгә туры килмәгән күләгәле якларны каты тәнкыйтьли, аларны бетерергә, тамырларын корытырга тырыша һәм, шулай итеп, укучыларны коммунистик рухта тәрбияли иде. Аның шигъри юллар белән язылган «Аптраман нәселе» романы, «Горкидагы йорт», «Егерме алты», «Магнит тавы», «Таня» исемле поэмалары һәм башка зур күләмле әсәрләре, нәфис юллардан торган тирән эчтәлекле, әдәби пафослы йөзләрчә шигырьләре чуваш әдәбиятын бизәп торалар. Алар аның алтын фондына кергән әсәрләр. Шулай ук алар гомуми совет әдәбиятының да мактаулы, күренекле әсәрләре булып саналалар. П. Хузангайның әсәрләре Советлар Союзында һәм чит илләрдә кырыклап телгә тәрҗемә ителгән. Бу әсәрләр һәр җирдә үзенең укучыларын таба һәм аларны уңай юнәлештә тәрбиялиләр. Моның шулай икәнен раслау өчен П. Хузангайга ерак Австралиядән килгән бер хатның кайбер юлларын күчереп үтүне кирәк табам. Бу хатны аңа Виктория шәһәренең Антини Фексье исемле бер гади кешесе язган: «Мин хәзер генә Сезнең шигырьләр китабын укып чыктым,— ди ул хатында.— Бу китап мине тормыш сазлыгыннан аллалар тавына алып менде, рухландырды. Шигырьләрегезне гади итеп, һәр кеше аңларлык итеп язгансыз. Ләкин бу — шигъриятле гадилек, кыр чәчәкләредәй хуш исле гадилек. Мин Сезнең республикагызны белмим, игенчелек эшен дә белмим, ә инде колхозларыгыз турында бөтенләй белмим Шулай да мин Сезнең шигырьләрне укыган колхозчы булсам, кулымнан килгәнгә караганда, икеләтә артыграк эшләргә тырышыр идем»,— ди. Бу самими юллар П. Хузангай шигырьләренең эмоциональ көчен бик ачык, бик матур күрсәтеп торалар. П. Хузангай, шуның белән бергә, зур һәм оста тәрҗемәче дә Ул дөнья һәм совет әдәбияты классикларыннан В. Шекспир, А. Пушкин, М. Лермонтов, Г. Тукай, X. Ботев, В. Маяковский, М. Җәлил һәм башкаларның иң яхшы әсәрләрен туган теленә тәрҗемә итте, халыклар дуслыгын ныгыту, чуваш халкын гомуми социалистик культурага якынлаштыру юлында бәя биреп бетермәслек зур эшләр башкарды. П. Хузангай Г. Тукай әсәрләрен аеруча ярата, хәгта аның кайбер шигырьләрен күңеленнән белә иде. Моннан ун ел элек, П. Хузангай Казанга килгәч, аның белән бергә Г. Тукай каберенә бардык. Кулларыбызда яңа гына өзеп алынган хуш исле чәчәкләр иде. Аларны кабер өстенә салдык. Аннары икебез дә, тынып, уйга калып, башларыбызны түбән игән хәлдә, кабер янында берничә минут басып тордык. Җәй иде, кояшлы кен иде. Кояш нурлары, куе агачлар, ямь-яшел яфраклар арасыннан төшеп, шагыйрь кабере өстендә өзлексез уйныйлар, аны бизиләр иде. Бу минутларда чуваш дустым нәрсә уйлагандыр,— белмим. Ул, беркадәр моңсу, сагышлы карасу күзләрен кабер өстенә текәп, тынып калган иде. Бераздан без каберлек:ән чыгып киттек һәм берничә минут сөйләшмичә, бер-беребезгә эндәшмичә бардык. Тик Яңа Бистә урамына барып чыккач кына ул. тынлыкны бозып: — Беләсеңме, мин нәрсә турында уйланып барам? — диде һәм, җавабымны көтмичә, сөйләвендә дәвам итте.— Тукай белән чуваш халык шагыйре Константин Ивановның язмышлары турында. Бу ике даһиның язмышлары шул кадәр уртак, хәтта хәйран калырлык бер төсле. Икесе дә кара реакция елларында, иң авыр шартларда яшәделәр. Икесе дә ялкынлы иҗат утында янып беттеләр. Икесе дә үпкә авыруыннан һәлак булдылар. Икесенең дә гомерләре бер үк яшьтә диярлек өзелде. Тукай егерме җидедә. Иванов егерме биштә генә иде. Икесе ике милләттән булуга карамастан, чордашлар, рухи дуслар алар Иҗатларын чагыштырып караганың бармы синең? Иҗатлары белән дә бик аваздаш бит алар. Хәтта үзләренең әдәби-политик юнәлешләрен күрсәтеп торган шигырьләрен дә бер үк елны язганнар. Тукайның «Милләтчеләр». Ивановның «Безнең заман» исемле шигырьләре турында әйтәм мин. Икесе дә 1908 елда язылган. Гажәп түгелме? — диде ул, һәм, җавап көткәндәй, миңа борылып карады. ФЗЛЛ ШАМОВ ф ДУСТЫМ ТУРЫНДА ф тәш тә иде. Моннан биш-алты ел элек без, берничә татар язучысы, Мәскәүгә, РСФСР Язучылары союзының чираттагы пленумына бара идек. Юл чәйләре инде эчелгән, сөйләшәсе сүзләребез беткән, күзләребезгә йокы керә башлаган иде. Тыштагы һаваның начарлыгы, кыек бәреп яуган көзге яңгырдан тәрәзәбезнең туктаусыз җылавы да безне җылыга, одеялларыбыз астына тарта иде. Шундый минутларда, Канашны узгач, күрше вагоннан, безне эзләп, Педер Хузангай килеп керде. Гадәтенчә, җылы итеп, якын итеп, дусларча күреште, арабызга кереп утырды, сөйләшергә кереште. Ул да Мәскәүгә бара. Ул да РСФСР Язучылары союзы идарәсе члены. Сүз әдәби яңалыкларга күчте. П. Хузангай, беренче чуваш совет шагыйре Михаил Сеспель (1899—1922) шигырьләрен рус теленә тәрҗемә итеп бетереп, үзе белән Мәскәүгә алып бара икән. Ул безне бу үзенчәлекле һәм бик талантлы шагыйрьнең тормышы, революциянең беренче еллардагы зур иҗтимагый-сәяси эшләре, Совет властен ныгыту өчен алып барган каты көрәшләре һәм иҗаты белән таныштырды. Гаҗәп язмыш! Егерме өч яшь тә тулып җитмәгән бу талант та туберкулездан үлгән. Үзенең туган җирендә, Чувашстанда түгел, ә еракта, Украинада, Старогородка дигән авылда. Сыйнфый дошманнарның эзәрлекләүләре аркасында еракка, читкә китәргә мәҗбүр булган. Анда үзенең дусларын, фикердәшләрен тапкан. Украина халкы аның каберен дистәләрчә еллардан бирле кадерләп саклый, бәйрәмнәрдә чәчәкләр китерә, аларны кабер өстенә сала, шигырьләрен укый. Гомерен, талантын халыклар бәхетенә багышлаган көрәшче беркайчан да онытылмый! Без М. Сеспельнең иҗаты белән бераз таныш идек. Шулай дә, Педер Хузангайның җанланып, бик рухланып сөйләве белән мавыгып китеп, тәрҗемәләрен укуын үтендек. Дустыбыз кыстатып тормады, куен дәфтәрен чыгарды. Аның һәр битен, бик тырышып, вак, йөгерек хәрефләр белән язып тутырган иде. Укырга кереште. Ул укымый, ө Сеспельнең ялкынлы шигырьләре белән бергә яна иде шикелле. Күпме вакыт узгандыр,— белмим. Йокыларыбыз онытылды, сүрәнлегебез бетте, күңелләребез күтәрелеп китте, хәтта купэбез дә җылынып, киңәеп, матурланып китте сыман. Дустыбызны озатырга чыкканда, коридорда инде беркем юк, юлчылар күптән йоклаган, тик дежурный проводник кына, башын кулларына салып, стенага беркетелгән кечкенә урындыкта утыра. Ул да йоклый иде. Хузангайның узып китүен, ишекнең теләр-теләмәс ачылуын да сизмәде. Чуваш дустыбыз чәйсез мәҗлесне дә менә шулай рухландыра, күңелләндерә белә иде. П. Хузангайның татар теленә тәрҗемә ителгән кечкенә бер җыентыгы бар. Кайчакларда мин аны кулыма алам. Битләрен актарам. Миңа шигырьләрнең берсе, «Буран» исемлесе аеруча ошый. Зур түгел. 42 юл гына. Ләкин аңа шул кадәр тирән мәгънә салынган,— ул шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын, көрәшен тулысынча ачып бирә кебек. Төн. Тышта каты буран. Ул, ачуланып, тәрәзәләргә килеп бәрелә, салам түбәләрне кыштырдатып уза... Өйдә, сүрән лампа янында, теләк тели-тели, әни карчык орчык эрләп утыра: «Адашкан бәндәләреңне бураннан коткар, хода, юл күрсәт, раббем, еларга»,— ди. Шагыйрь аңа җавап бирә: Дустыбыз Педер Хузангай чыннан да шулай, бу шигырьдәге лирик образча, туган иленә, халыкларга дистәләрчә еллар буенча иҗаты белән җылы өләште, аларны рухландырды, тәрбияләде, изге максатлар өчен көрәшкә чакырды. Бу кайгылы юлларны язганда, дустыбыз, инде тәмам суынган килеш, салкын җир кочагында ята. Әмма аның шигъри җылысы безнең арада, томнарында, терле телләрдә, китап киштәләрендә, халык кулында. Ул халык белән бергә матур киләчәккә, бөек коммунистик җәмгыятькә бара. Бу юлы де кулларыбызда чәчәкләр иде. Соңгы чәчәкләр көзге чәчәкләр. Аларны без шагыйрь һәйкәле итәгенә, юеш, саргылт яфраклар өстенә салдык. Һәйкәл янында, эшләпәләребезне салып, тын калып, басып торганда, башымда һаман бер уй булды: «Чордашлар, рухи дуслар... Гәрчә, Тукай белән Иванов берберләрен белмәгән, бер-берләре белән очрашмаган булсалар да, рухи дус булганнар, үз халыкларының бердәй язмышлары, бердәй кайгылары, хәсрәтләре, матур хыяллары, өметләре турында җырлаганнар, аларны бәхетле, азат һәм культуралы итеп күрергә теләгәннәр, көрәшкә өндәгәннәр... Дуслык... Халыклар дуслыгы... Борынгыдан, бик борынгыдан килә ул. Аның кайчан башлануын, бәлки, тарихчылар да белми торгандыр...» Педер Хузангай кешеләргә бик игътибарлы, җылы мөнәсәбәтле, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучы гүзәл бер зат иде. Шуның белән бергә ул бик күңелле мәҗлес „.Белмисең, синең улың да Буранда йөри, әни; Юл салып олаучыларга һәм сузып ярдәм кулын, Җырлары белән җылытып, Юлларда яши улың; Белмисең, әни, бу юлда Елдан-ел читен аңа: Иленә җылы өләшә, Ә узе суына бара... МАРТ, 1970 ЕЛ.