Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

ЙОМГАК СҮЗЕ Язучыларның гомуми жыелышы 1969 елла ижат ителгән әсәрләрне «Яхшы тормыш жирдә була алмый —була алмый яхшы китапсыз» дигән принциптан чыгып барлады һәм Габдулла Тукайныц «һич риза булмыйм үземнән язганымнан сонра мин» дигән законы буенча бәяләде Йомгак, гыйбрәт, анализ һәм тәжрнбә сүзе әйтеләсе тон чыгышларны быел Аяз Гыйләжев (проза турында), Сажидә Сөлэйманова һәм Рәдиф Гатауллин (поэзия буенча), Азат Әхмәдуллин (драматургия) һәм Гали Халитов (тәнкыйть) иптәшләр бик зур тырышлык белән һәм төпченүле итеп әзерлә тәннәр иде Аларнык шул ук фикерләре соңыннан радиодан да әйтелде, матбугатта да басылды Фикер алышуларда катнашучы Бакый Урманче, Равил Файзуллин, Рафаэль Мостафин. Фатих Хосни, Зәки Нури, Шамил Рәкыйпов, Гариф Ахунов. Мндәррнс Әгъләмов һәм Ибраһим Гази иптәшләр еллык эшчәнлегебеэ нәтнжәсе, влбәттә, теге яки бу дәрәжәдә куанычлы, әмма аны юаныч итәргә кирәкмәс дигән сүзне бик урынлы кабатладылар Чөнки хикәяләрнең әле һаман да аз язылуы, заман темасына проблемалы очеркларның жнтенкерәмаве, масштаблы, квчле, әйдәп баручы образларга мул повесть яки романнарның соңгы елларда шактый сирәк күренүе кебек фактлар! а күз йомып карарга һич мөмкин түгел Чыга торган әдәби китаплар санының да елдан ел күзгә күренеп артмавы шулай ук борчулы күренеш булып кала бирә. Шуна күрә дә жыелыш, яңа нжади уңышлар биеклегенә сузыласы яна юллар жебен әдипләр күңеленә йомгак итеп урап, һәр язучының зуррак активлык белән эш- ләвен. Язучылар союзы идарәсенең исә һәр язучынын көндәлек эшенә игътибарлырак, күзәтүчәнрәк. ярдәмчелрәк булуын, ижат секцияләренең эшен тиешенчә оештыруны һәм житәкләүне таләп итте «Аеруча зур киеренкелек Һәм киң колач белән оператив эшләүне Язучылар союзы үзенең яшь кичләреннән. хәзер! е өлкән буын әдипләрнең әдәби алмашыннан көтә».. диелде чыгыш ларда Яшьләр өчен осталар үрнәге, өлкәннәр тәжрибәсе бар Алар яна тезелешләрдә телләнеп, колхозларга совхозларга барып, ерак маршрутларда йөреп. языласы китапларының геройлары белән бергә яшәп һәм бергә эшләп, зур күләмле әсәрләр ижат игәргә тиешләр. НӘНИЛӘРНЕ КАЙГЫРТЫП Язучылар союзының балалар әдәбияты секциясе мәктәпкәчә яшьтәге балалар әдәбиятының уңышлары, кимчелекләре һәм бурычлары турында фикер алышу үткәрде. Бу сөйләшүдә язучылар. Татарстан китап нәшрияты һәм Татарстан Мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре. Татарстанның төрле почмакларында татар балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр, нәниләр өчен чыгарыла торган китапларга рәсем ясаучы художниклар, нәниләр өчен музыка ижат итүче композиторлар катнашты Анда филология фәннәре кандидаты Ф Ибраһнмо- ванын мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен чыгарылган әдәбият турында, балалар әдәбияты секциясе жнтәкчесе Мәрзия Фәй- зуллннаның нәниләр өчен чыгарылган шигъри әсәрләр турында докладлары тыңланды. Фикер алышуларда композитор Б Мулюков. язучы Р Батуллни. Апае районыннан балалар бакчасы мөдире Г. Гомәрова. нәшрият редакторы — язучы Гәрәй Рәхим. Актаныштан балалар бакчасы мөдире Ф Камалова, шагыйрә Зәкия Туфайлова, Татарстан АССР мәгариф министры урынбасары Н А Хаммагова һ б. иптәшләр катнашты КОНКУРСТА КАТНАШТЫЛАР 1970 елда Габдулла Тукай исемендәге ике премия конкурсында Тукай исемендәге республика премияләре комитеты түбәндәге кандидатуралар катнашканын белдерде Атилла Расих — «Ике буйдак» романы өчен (1968 елда рус телендә «Когда расходятся пути» дигән исем белән чыккая вариант). Александр Сергеевич Ключарев — «Канатлы яшьлек» исемле жырлар жыентыгы һәм татар халык музыкасын жыю, аны актив пропагандалау буенча зур эшчәнлеге өчен Илһам Шакиров — 1968—1969 еллардагы яна концерт программалары өчен («Татар халык жырлары», «Җырларым енна. Октябрь») Азат Габбасов — «Җәлил», «Катерина Измайлова». «Оптимистик трагедия» операларында баш рольләр һәм Тукай сүзләренә язылган вокаль әсәрләр башкарганы өчем. Марсель Сәл им жаиов — Татар дәүләт академия театрында «Аиернкаө». «Кыю кызлар». «Миркәй белән Айсылу». «Шамил Усманов» спектакльләрен куйган өчен Николай Кузнецов — «Татарстанның зур нефте һәм химиясе». «Мәскәүнсн яңа силуэт- лары» исемле индустриаль пейзаж күренешләре өчен. Алексей Спориус, Николай Артамонов. Валерий Охотин. Владислав Володин. Эдуард Волков — Татар кулинария йортының декоративхудожестволы оформление- се өчен. РЕЦЕНЗИЯ АВТОРЫ: «КРОКОДИЛ» Хәзерге татар әдәбиятының юмористик һәм сатирик әсәрләреннән иң яхшы үрнәкләрне үткен шагыйрь һәм оста тәржемәче Иван Законовтан рус теленә тәрҗемә иттереп, Татарстан китап нәшрияты «Татар елмаюлары» («Татарские улыбки») исемле китап чыгарды. Китапка елмаюлы һәм җылы рецензияне биш миллион жиде йөз кырык мең тиражлы «Крокодил» журналы (№ 4, 1970 ел) язды. Анда: «Татар сатириклары коллективы күп санлы аудитория алдында зур әдәби концерт белән чыгыш ясый... ул концерт номерлары китабын өй өчен, гаилә өчен алырга мөмкин», диелә. ЯН.А ҖЫРЛАР В И. Ленинның тууына 100 ел, Татарстан АССР төзелүгә 50 ел тулу унае белән иң яхшы жырга Татарстан профсоюзлар өлкә советы. Культура министрлыгы. Хор жәмгыяте. Язучылар һәм Композиторлар союзлары игълан иткән конкурс тәмамланды. Конкурска барлыгы 61 яна жыр килгән иде. Беренче бүләккә лаеклы әсәр булмады Икенче бүләк Рөстәм Яхинның «Туган ягым» исемле (Р. Байтимеров сүзләре), өченче ике бүләк Марс Макаровның «Татарстан таңнары» (Г. Афзал сүзләре) һәм Аллаһияр Вэл’иуллиннын «Байсар егете» (М. Ногман сүзләре) дигән җырларына бирелде. МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘР БИРЕЛДЕ Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Марсель Хәким улы Сәлнмжановка — театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем; Җырчы Абдулла Мөхәммәтгалим улы Рәхимкуловка — татар музыка сәнгатен үстерүдәге һәм пропагандалаудагы хезмәтләре һәм югары башкару осталыгы өчен Татарстан АССРның атказанган артисты дигән мактаулы исем; Минзәлә драма театры артисты Җиһангир Җиһанша улы Җиһаншинга — театр сәнгатен үстерүдәге уңышлары өчен Татарстан АССРның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелде. ЧИЛӘБЕДӘ ОТЧЕТ Менә 60 ел инде Чиләбе шәһәрендә татарбашкорт китапханәсе эшләп килә. 1905 иче елда, ул заманның әдәбият сөюче шәкертләре, татар мәгърифәтчеләре кулларында булган китапларны җыеп, кечкенә генә китапханә ачып җибәргән булганнар. Китапханәне яктырту. җылыту, өстәлшкаф шикелле әйберләр булдыру өчен кирәкле акчаны да алар үзара җыешканнар. Хәзер бу китапханәгә хөкүмәтебез ел саен меңнәрчә сум акча гота. Аның фондында инде 87 меңнән артык китап бар. Китапханәгә 6 мең китап укучы йөри. Китапханә каршында егерме яшь язучыны берләштергән әдәбият түгәрәге эшли. Алар Чиләбе язучылар союзы бүлеге белән, Татарстан, Башкортстан язучылар союзы белән тыгыз элемтәдә торалар. 1970 елда Көньяк Урал китап нәшриятында чыккан «Уч төбендә кояш» исемле китапка түгәрәк әгъзаларыннан Салисә Гәрәева, Рамазан Шагалиев. Булат Батталовларның да шигырьләре кергән. Китапханәдә татар, башкорт язучылары да еш була. Әле соңгы елларда гына да биредә шагыйрьләрдән Нәби Дәүли һәм Мөхәммәт Садри килеп киткән иде. Шушы елның март башында язучы Ләбибә Ихса- нова һәм библиограф Асия Гыйниятуллина да Чиләбе китап сөючеләре белән очраштылар. «Казан утлары» журналы буенча үткәрелгән укучылар конференциясендә журналның эше. алда басылачак әсәрләр, язучылар һәм Язучылар союзы эше турында бик күп сөйләнде. Кунаклар китапханәгә татар язучыларының автографлар белән биреп җибәргән китапларын һәм альбом төзү өчен язучыларның фоторәсемнәрен бүләк иттеләр. Күп санлы сорауларга җавап бирделәр. Кичәнең соңында әдәбият түгәрәге әгъзалары үзләренең шигырьләрен укыдылар. ТАШКЕНТТА ҖӘЛИЛ КИЧӘСЕ Герой шагыйребез Муса Җәлилгә һәм аның патриотик иҗатына багышланган бу кичә Үзбәкстанның Белемнәр йортында шагыйрьнең туган көнендә—15 февральдә үткәрелде. Муса Җәлилнең тормышы, иҗаты һәм батырлыгы турында докладны кичәдә Җәлил һәм жәлилчеләр темасына диссертация якларга әзерләнүче Исхак Зәбиров сөйләде. Муса турында истәлекләр белән җәлилчеләрдән Г. Фәхретдинов һәм М. Мохсинов иптәшләр чыкты. Кичәдә Үзбәкстан ССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Зиннәт Фәтхуллин, күренекле шагыйрь һәм прозаик Әсгать Мохтар. Азиз Абдразак һәм Ташкент театрлары артистлары катнаштылар. ЯЗУЧЫЛАР БУА ҺӘМ САБА РАЙОННАРЫНДА Язучы Хәсән Сарьян, шагыйрьләр Рәшит Гәрәй һәм Мөдәррис Әгъләмов. район газетасы хезмәткәре, башлап язучы шагыйрь Данис Хәбибуллин Буа районының Черкен-Килдураз, Бик-Үти, Толымбай, Исәк, Түбән Наратбаш. Кайбыч. Иске Тинчәле, Яна Тинчәле авыллары мәктәпләрендә һәм клубларында укучылар белән очраштылар. Әдәби кичәләрдә һәм очрашуларда татар совет әдәбияты 50 елда ирешкән уңышлар турында чыгышлар булды, яна әсәрләр укылды. Шундый ук очрашуларны Хәсән Сарьян. Галимҗан Латыйп һәм Мөдәррис Әгьләмов Саба районыиын I Май. Ленин, Муса Җәлил, Куйбышев. Карл Маркс. Фрунзе исемендәге. «Укыш» һәм «Алга» колхозла рында үткәрделәр Йомгак кичәсендә Саба да торучы шагыйребез Газиз Нәбиуллин да катнашты. МУЗЫКА МӘКТӘБЕНДӘ ҺӘМ ЭШЧЕЛӘР ТОРАГЫНДА Совет Армиясе көн»- һәм Ватан суты шында бөек жинуебез бәйрәме унае белән Ватан сугышында партизан булып Константин Заслонов берләшмәсендә сугышкан шагыйрь Зәки Нури, сугышта дошманны бомбага тоткан очучы Юрий Белостоцкий Казан консерваториясенең махсус музыка мәктәбендә һәм «Спартак» аяк киемнәре фабрикасынын эшчеләр торагы Кызыл почмагында укучылар белән очрашты ӘСӘРЛӘР УКЫЛДЫ, ҖЫРЛАР ҖЫРЛАНДЫ Лениногорск шәһәрендәге әдәби берләшмә Зәй-Каратай. Юлтимер авылларында. Лениногорск музыка художество училище сында һәм Ы номерлы техник училищеда очрашулар уздырды Очрашуларда Шамил Бикчурнн, яшьләрдән Альберт Хәсәнов. Җәмит Рәхнмов. Разим Валиуллин, үзешчән композитор Фәйзи Хөспуллии. яшь жырчы Фәнис йосыпов һәм музыка училищесы студентлары катнашты Яна язылган әдәби әсәрләр укылды. Лениногорск шагыйрьләре сүзләренә яшь композиторлар язган жырлар башкарылды. УКУЧЫЛАРГА - ЛЕКЦИЯ. ШИГЫРЬ ҺӘМ ҖЫР Шагыйрь, филология фәннәре кандидаты. Казан дәүләт университеты укытучысы Мостафа Ногман Арча районыиын Олы Мәнгәр урта мәктәбендә. Клпнның 76. 80 номерлы Һәм Галнмжан Ибраһнмов исемендәге мәктәпләрендә. Әгерже районының тимер юлчылар клубында, милиция хезмәткәрләре клубында. Салагыш авылы 8 еллык мәктәбендә һәм культура йортында. Исәнбәт авылы хрта мәктәбендә һәм культура йортында. Кадыбаш авылы урта мәктәбендә һәм культура йортында укучылар белән очрашты Ул «Ульяновлар семья сы Казанда» ҺӘМ «Володя Ульянов Кокуш- кинода» дигән темпларга лекцияләр сөйләде. үзенең «Кокушкино таңнары» исемле һәм Сонетлар Союзы Герое Казанбаев турындагы поэмаларыннан өзекләр укыды, Ленинга, партиягә, туган илгә багышланган жырларын магнитофон язмасында яңгыратып, шулерның текстларын ничек ижаг итүе практикасын аңлатты «ТАТАР АШЛАРЫ» КИТАБЫ РУС ТЕЛЕНДӘ Күренекле пешекче һәм аш-су остасы Юныс Әхмәтжановның «Татар ашлары» дигән китабын, күбрәк санлы укучыларгл житкерү өчен. Татарстан китап нәшрияты быел 140 менле тираж белән рус телендә бастырып чыгарды. ӘДӘБИЯТ-СӘНГАТЬ КИЧӘЛӘРЕ Бөтенроссия театр жәмгыятенен Татарстан бүлеге Язучылар союзы. Композиторлар союзы белән бергәләп Актерлар йортында күнелле бер эш башлап җибәрде әдәби музыкаль кичәләр оештыра башлады «Муса Җәлил һәм музыка» дигән кичәдә Г Каш- шаф. Р. Мостафин. Ә Исхак катнаштылар. Г. Зәйнашева. Татарстанмын халык артисткасы В Шарипова һәм үзешчән композитор 3. Гыйбадуллнн Минэәлә районында жыр кичәләре үткәрделәр Алар колхоз клубларында һәм урта мәктәпләрдә 20 гә якын чыгыш ясады. Ю Белостоцкий. В Байдерин. В Синев Бнектау районыиын Чернышевский исемендәге совхозда һәм «Россия» колхозында әдәби очрашулар үткәрделәр В Байдерин Казан гарнизоны хәрби хезмәткәрләре белән очрашты Укучыларны В И Ленинның Казандагы. Кокушкинода- гы тормышына багышлап язган хикәяләре белән таныштырды. «Спартак» аяк киемнәре берләшмәсенең Культура сараенда шигырь һәм музыка кичәсе үткәрелде Бу кичәдә Г Рәхим. 3 Маликов, композитор С. Садыйкова катнаштылар. Политмәгариф йортында авыл советы председательләре белән язучыларның очрашуы булды. Ю Белостоцкий. Г Рәхим. М. Әгьләмов яна әсәрләрен укыдылар Казан злектр конструкцияләре заводы тулай торагында Н. Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында». «Җимерелгән бастион» романнарына багышлап укучылар конференциясе үткәрелде. Р Батуллин. 3 Маликов. Г Саттаров Казанның 97 иче мәктәбендә укучылар белән очраштылар. В и. Ленин исемендәге житеи комбинатында «Совет әдәбиятында Ленин образы» дигән темага кичә үткәрелде. Кичәдә Ю БеЛостоцкий, В Байдерин, Е. Сойкин катнашты Шундый ук кичә Казанның Суворов училищесында да булды. Анда Г. Паушкин. Ю. Белостоцкий, В. Синев катнаштылар. А. Гыйләжев Казанның 94 мәктәбендә укучылар белән очрашты. Бүгенге татар әдәбияты торышы һәм үзенең хәзер нинди яңа әсәр язуы турында сөйләде. 5 мартта Дербышки поселогының культура сараенда Г. Минский, Г. Ахунов, Г Рәхим матур әдәбият укучылар белән очраштылар. Поселок эшчеләре Г. Ахунов- ның «Яшьлек яме» повесте, «Хәзинә» һәм «Хуҗалар» романнары, «Канатлар кая илтә» исемле документаль хикәяләре ту- fuHfla җентекләп сөйләделәр. Шагыйрь . Рәхим яңа шигырьләрен укыды. Кичәне Г. Минский алып барды, ул татар әдәбиятының бүгенге уңышлары турында сөйләде Казанның 109 мәктәбендә Гариф Аху- новның «Канатлар кая илтә» исемле документаль хикәяләренә багышланган укучылар конференциясе үткәрелде 6 нчы класс укучылары бу китапка бәйле рәвештә Татарстан турында бик күп материал өйрәнгәннәр Конференция республикабызның катлаулы бай тормышы аның тарихи үткәне, бүгенгесе, эшчеләр һәм колхозчылар тормышы, әдәбияты-сәнгате турында зур сөйләшүгә әйләнде. Конференциядә автор үзе дә катнашты, балаларның күп кенә сорауларына җавап бирде. РСФСР Язучылар союзының 111 иче съездына бару алдыннан Татарстан язучыларының эшләгән эшләре турында сөйләде. ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ АРХИТЕКТУРА ҺӘМ МУЗЫКА СӘНГАТЕ Бу кичә Г. Тукай клубында үткәрелде. Татар халкының архитектура сәнгате турында тарих фәннәре кандидаты Фуат Вәлиев сөйләде. Татар халкының музыкасы турында музыка белгече Мәхмүт Нигъмәт- җанов чыгыш ясады. Кичәне язучы А Шамов алып барды. АРХЕОЛОГЛАР БЕЛӘН ОЧРАШУ Татар халкының килеп чыгуы, аның Болгар чорындагы тарихы белән бик күп кеше кызыксына. Шуны искә алып Г. Тукай клубында язучылар белән археологларның очрашулары үткәрелде Кичәдә тарих фәннәре кандидаты Равил Фәхретдинов иске Казан һәм борынгы Биләр шәһәрләре турында, анда алып барыла торган археологик эшләр хакында сөйләде.