Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДАНЛЫ КӨННӘР ЕЛЪЯЗМАСЫ

Беек Октябрь социалистик революциясе җиңгәннән соң. Россия хезмәт ияләренә контрреволюцион эчкә буржуазия һәм чит ил империалистлары тарафыннан авыр сугыш кечләп тагылды. Эчке һәм тышкы дошманнар үзара берләшеп, яшь совет дәүләтен аяктан егарга, зшче-крестьяниарны яңадан коллыкка, караңгылыкка дучар итәргә теләделәр Хезмәт иясе халкыннан гаять зур корбаннар сораган гражданнар сугышы башланып Кыска гына вакыт эчендә хәзерге Татарстан территориясе ике мәртәбә ут-гара- сат уртасында калды. Моннан тыш, Татарстан хезмәт ияләре. Совет дәүләтенең азатлыгын һәм иминлеген яклап, илебезнең торле почмакларында акгвардиячеләргә һем чит ил интервентларыно каршы керештеләр, фронтны кирәк-ярак белән тәэмин итүдә актив катнаштылар Тарих фәннәре докторы, профессор Мидхәт Мохәррәмовның күптән түгел Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Татарстанда гражданнар сугышы§§§§§§§§ 1 дигән монографиясе республикабыз тарихының әнә шул давыллы сәхифәләрен сурәтләүгә багышланган. Иң эоек хезмәтнең бай фактик материалга нигезләнеп язылуын билгеләп үтәсе киле Автор, КПСС олкә комитеты партия архивы, Татарстан үзәк дәүләт архивлары материалларыннан тыш. КПСС Үзәк Комитеты янындагы марксизмленинизм институтының үзәк партия архивы, Октябрь революциясе һәм социалистик тезелеш үзәк дәүләт архивы, Совет Армиясе үзәк дәүләт архивында саклана торган материаллардан киң файдаланган Аңа барлыгы 35 фондта тупланган материалларны тикшереп чыгарга туры килгән. Моның ечен күпме вакыт сарыф итәргә һәм күпме кеч куярга кирәк булуын тарихчылар яхшы белә. Шуның естенә ул гражданнар сугышы елларында чыккан «Правда», «Знамя революции», ■Бедняк» кебек рус газеталарының материалларын кулланышка керткән. Галимнең фактик материалларга гаять бай. шул ук вакытта тарихчыларыбыз тарафыннан моңа кадәр аз файдаланылган татар газеталарыннан актив файдалануын аеруча басым ясап әйтергә кирәк. Бигрәк тә «Эш», «Кызыл Армия» газеталарыннан алынган мәгълүматлар игътибарга лаек. Шулай ук электән билгеле булган күп чыганаклар (документлар җыентыклары, монографияләр. истәлекләр һ. б) файдаланылган. Болар барысы да монографиямә бай эчтәлекле иткәннәр, хезмәт белән тамышканда Татарстандагы гражданнар сугышының тулы картинасы күз алдына баса. _ 1918 елның язында чит ил империалистлары һәм эчке контрреволюция тарафыннан Совет властена каршы яңа фетнә оештырыла Революция дошманнары Совет хекүмәтенең карары буенча ерак Канчыгыш аша үз илләренә кайтырга чыккай әсир чех һәм словак солдатлары арасында терле ялган хәбәрләр тараталар һәм нәтиҗәдә аларны Совет Россиясенә каршы керештә кораллы кеч итеп файдаланалар Фетнә Идел буе шәһәрләренә дә тарала. М. Ме- хәррәмое үз китабында бу фетнәгә киң туктала. Казан әчем барган авыр сугышларны. Коммунистлар партиясенең һем Совет хекүмәтенең Идел буем, шул исәптән хәзерге Татарстан башкаласын һәм республика территориясен фетнәчеләрдән азат итү ечен күргән чараларым автор ышандырырлык фактлар ярдәмендә сурәтли. Китапның уңышлы якларыннан берсе —- беек юлбашчыбыз В И. Ленинның гражданнар сугышын һем чит ил хәрби интервенциясенә каршы керешне оештыруда титаник хезмәтен күрсәтүдә. Татарстанны азат итү мисалымда гына да 8. И Ленинның һәр зур операцияне оештыруда һәм аны тормышка ашыруда якыннан торып катнашуын күрәбез. Татарстанны аэат игүдә Идел флотилиясен куллану — шуның ачык мисалы. 1919 елда Татарстан территориясен Колчак бандаларыннан азат итү. де да В И Ленин турыдан-туры катнаша. М Мехәрремов китабында моидый мисаллар аэ түгел, һәм алар Коммунистлар партиясенең гражданнар сугышы елларындагы югары ролен ТИр«н«рак әңләрга ярдәм ителер. §§§§§§§§ М Мухарямов Гражданская война в Татарии (1918—1919). Рус телендә. Казан, 1969 ел. Б Шул ук вакытта Татарстан территориясендә барган гражданнар сугышы бөтен илебез алып барган авыр көрәшнең бер өлеше генә иде. Бу авыр елларда илебез халыклары арасында эчкерсез дуслык тагын да ныгый барды, пролетар интернационализм принциплары тормышка ашырылды. Коммунистлар партиясе һәм Совет хөкүмәте тарафыннан Көнчыгыш фронтка җибәрелгән П. А. Кобозев, К. А. Мехоншин. С. И. Гусев, К. X. Данишевский, П. К, Штернберг һ. б. кебек танылган хәрби-политик эшлеклеләрнең хезмәтен, В. И. Ленин кушуы буенча Казанга килгән Мулланур Вахитовның Идел буен, шул исәптән Татарстан территориясен азат итү өчен алып барган эшләрен автор югары бәяли. Китапта В. Азин, Н. Маркин, Ян Юдин, В. Чуйков, Л. Рейснер кебек гражданнар сугышы геройларының каһарманлыклары, татар халкының Сәхибгәрәй Сәетгалиев, Хөсәен Мавлютов, Камил Якубов, Якуб Чәнышев, Бэкер Белоусов, Нурулла Яруллин, Гали Касыймов, Шәһит Әхмәдиев, Хәсән Урмановлар кебек танылган улларының социализм эше өчен данлы көрәшләре ачык һәм киң сурәтләнә. Гражданнар сугышы һәм чит ил интервенциясе елларында Коммунистлар партиясе һәм Совет хөкүмәте милли мәсьәләне дөрес хәл итүгә аеруча зур игътибар бирделәр. Бу аңлашыла да. Халыкара империализм булсын, буржуаз милләтчеләр булсын, Россиянең күп милләтле ил булуын үзләренчә файдаланырга маташтылар. Алар илебезнең рус булмаган халыклары арасында төрле провокацияләр оештырдылар, патша хөкүмәте шартларында туган милли дошманлыкны Совет хөкүмәтенә, рус хезмәт ияләренә юнәлтергә тырыштылар. 1918 елның җәендә Идел һәм Урал буе халыклары, бигрәк тә татар һәм башкортлар арасында милли мәсьәлә шактый кискен төс алды. Акчехлар фетнәсе уңае белән, буржуаз милләтчеләр үзләренең корткычлык эшләрен бермә-бер көчәйтә төштеләр. 1918 елның 14 июнендә Совет дәүләтенең «Бөтен мөселман хезмәт ияләренә!» дигән махсус мөрәҗәгате басылып чыкты. Аңа Халык Комиссарлары Советы председателе В. И. Ленин. Үзәк Татар-Башкорт Комиссариаты председателе Мулланур Вахитов һәм совет дәүләтенең башка эш- леклеләре кул куйган иде. Бу документ совет хөкүмәтенең эчке һәм тышкы дошманнарның мәкерле планнарын фаш итүгә зур игътибар бирүе, мөселман халыклары арасындагы бөтен демократик көчләрне эксплуататорларга каршы көрәшкә туплавы турында сөйли. М Мөхәррәмов монографиясендә Татарстандагы милли мәсьәлә һәм партия совет органнарының бу мәсьәләгә игътибары шактый киң яктыртыла. Автор илебезнең башкаласында һәм урыннарда партия, совет һәм хәрби оешмалар составында милли секцияләр һәм бүлекләр булдырылуына һәм аларның хәзерге Татарстан территориясендә җирле халык арасында алып барган эшләренә киң туктала. Бигрәк тә хәрби берләшмәләр, шул исәптән Беренче татар 174 укчы бригадасын оештыру, партия оешмалары җитәкчелегендә совет хәрби оешмаларының агитация-пропаганда эшләре уңышлы гына тасвирлана. Шул турыда сөйли торган кызыклы фактлар китерелә. Мәсәлән, Көнчыгыш фронтының Беренче армия политотделы чыгара торган «Кызыл йолдыз» газетасы үзенең битләрендә татар, төркмән, әзербәйҗан телләрендә материаллар бастыра (198 бит). Вак буржуаз партияләрнең, буржуаз милләтчеләрнең гражданнар сугышы елларындагы мәкерле эшләрен күрсәтүгә шулай ук зур урын бирелгән. Нәкъ менә гражданнар сугышы елларында күп кенә «милли җитәкчеләрнең» чын йөзләре ачыла. Китапта болар конкрет фактлар белән дәлилләнә. Билгеле булганча, акгвардеец- ларның үзләре басып алган территорияләрдә хезмәт ияләренә карата ерткычларча мөнәсәбәте, иске тормыш тәртипләрен кайтарырга тырышулары кире нәтиҗәләр бирә. Халыкның моңа кадәр икеләнеп торган катлаулары Совет властен актив яклаучылар булып китәләр, һәм кискен сыйнфый көрәштә акгвардиячеләрнең туры- дантуры ярдәмчеләренә, адвокатларына әверелгән вак буржуаз партияләре вәкилләре, милләтчеләр халык арасында үзләренең йогынтыларын бөтенләй югалталар. Ильяс Алкин, Гомәр Терегулов, Бари Баттал, Фуад Туктаровларның аңчехларга армый-талмый булышулары да, Абдулла Апанаев, Һади Атласов кебек дин әһелләренең Совет яклы кешеләр өстеннән Колчак властьларына донос язулары да китапта конкрет мисаллар белән раслана. «Эш» газетасының 1919 елгы 21 апрель санында бу турыда сөйли торган характерлы материал басыла. Мөфти Галимҗан Баруди, Салихҗан Урманов һәм танылган милләтче Гаяз Исхакый Колчакта приемда булалар һәм аннан татарлар өчен милли автономия бирүен сорыйлар. Бик кызык картина килеп чыга: үзен «социалист» дип йөргән, «халык өчен көрәшәбез, дип авыз суы корыткан Гаяз Исхакый монархист Колчактан автономия сорый. Бу вакытта Совет хөкүмәте тарафыннан татар һәм башкорт халыклары өчен автономия күптән игълан ителгән иде бит инде!.. Бу фактлар «социалист» Гаяз Исхакыйның һәм аның коллегаларының сүздә генә социалист булуларын; ә асылда монархист Колчак биргән автономия белән канәгатьләнергә җыенучы буржуаз милләтче булуын тагын бер кат фаш итәләр. Канлы адмирал исә автономияләрне, милли парламентларны, милли идарәләрне күрергә дә теләми. Ул патша хөкүмәтенең шовинистик милли политикасын тормышка ашырырга җыена. Үзе басып алган өлкәләрдә бу политиканы эштә күрсәтә. Ләкин моңа карап «социалист» Гаяз Исхакыйның һәм аның компаниясе элекке изелгән халыкларга тулы автономия бирүче совет властена үзләренең карашларын үзгәртмиләр. Чөнки аларга социализм да, хәтта автономия дә түгел, ә бәлки эксплуататор сыйныфлар хакимлек итә торган система кирәк... Автор, турыдан-туры хәрби вакыйгаларга кагылган мәсьәләләрдән тыш, элекке Казан губернасында партия һәм совет органнарының тезелешенә һәм аларның эшчәилегенә. авылда икмәк эчен барган керешкә һәм промышленностьны җайлауга багышланган мәсьәләләргә дә шактый зур урын бирә. Бер яктан, бу мәсьәләләрне яктырту ул вакыттагы вакыйгаларның катлаулыгын, партия һәм совет органнарының, эшче-крестьяи халкының төрле өлкәләрдәге фидакарь көрәшен тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Шул ук вакытта гражданнар сугышына турыдан-туры кагылмаган кайбер бүлекләрне, аерым вакыйгаларны бераз кыскартудан китап берни дә югалтмас иде, ә, киресенчә, отар гына иде кебек. Монографиянең бу чорда Татарстан җирлегендәге социалистик тезелеш мәсьәләләрен эчкә алуы, күп кырлы булуы аның исемен: «Татарстанда гражданнар сугышы» дип түгел, ә бәлки «Гражданнар сугышында Татарстан» дип исемләргә, һәм хронологик рамкасын бераз арттырырга кирәк булгандыр дигән фикер тудыра. Безнең уебызча, кайбер мәсьәләләрне исә киңрәк яктыртырга мөмкин иде. Мәсәлән, монографиядә беренче Совет автономия проекты булган Татар-Башкорт Совет Социалистик республикасы игълан ителүнең әһәмиятенә киңрәк тукталырга мөмкин иде кебек. Билгеле булганча, В. И. Ленин кул куйган «Бөтен мөселман хезмәт ияләренә!» дигән мөрәҗәгатьтә дә нәкъ менә шушы туып килүче Татар-Башкорт Совет Социалистик республикасын якларга чакырыла бит Дөрес, гражданнар сугышы беткәннән соң татар һәм башкорт халыкларының үз теләкләре буенча аерым автономияле республикалар тезелә, һәм ул практикада үзенең дөреслеген күрсәтте. Ләкин бу давыллы чорда буржуаз милләтчеләрне фаш итүдә, демократик көчләрне Совет власте тирәсенә туплауда бу беренче совет милли автономия проектының әһәмияте гаять зур булды. Китап иллюстрацияләргә бай. Анда гражданнар сугышында актив катнашкан күп кенә хәрби-политик эшлеклеләрнең портретлары, рәсемнәре урнаштырылган. Шулай ук китап ахырында китерелгән белешмәләр, библиография дә китап белән эшләүне җиңеләйтәләр. Аны Татарстан тарихы белән махсус шөгыльләнүчеләр дә. пропагандистлар, агитаторлар, укытучылар да файдалана алачаклар, һәм ул киң катлау укучылар арасында да кызыксыну уятыр дип ышанасы килә. Гомумән алганда, М. Мөхәррәмов китабы Татарстан хезмәт ияләренең чит ил хәрби интервенциясе һәм гражданнар сугышы елларында илебезнең бәйсеэлеге һәм ярлы эшче-крестьян халкының азатлыгы өчен барган авыр кәрешкә керткән өлешен шактый тирән чагылдыра. Анда Коммунистлар партиясенең Совет властенең беренче елларындагы титаник хезмәте тулы күрсәтелгән. Кыскасы, авторның бу монографиясе республикабыз тарихын өйрәнүгә лаек өлеш кертә.