Логотип Казан Утлары
Шигъри роман

ЧЫКЛЫ ИРТӘ

шагыйрьдән зур осталык, күп еллык тәҗрибә сорый торган гаять авыр жанр. Татар совет поэзиясендә, шигъри романда кайбер шагыйрьләр көч сынап карадылар. Заманында каләмдәшебез шагыйрь Зыя Мансур да сЧыклы иртә» исемле романын язды Әсәрнең беренче вариантын ул шагыйрьләр секциясенә тикшерүгә куйды Зыя Мансур зур күләмле бу әсәрен төзәтте, яңадан эшләде. Әмма ул аны матбугатка бирмәде. Иҗатына таләпчән караган Зыя Мансур үз романыннан канәгать түгел иде. Шигъри романда Зыя Мансур Бөек Ватан сугышы чорындагы яшьләрнең батырлыгын, утта-яуда сыналган дуслыгын, мәхәббәтен җырлауны максат итеп куйган. Әгәр дә шагыйрь исән булса, әлбәттә, иҗат планын ахырына кадәр җиткергән булыр иде. Түбәндә шул әсәрдән өзекләр тәкъдим ителә. Өч почмаклы хат килде Өч почмаклы хат килде, Ерак жирдән язылган «Сәлам сина, кадерлем,— Дигән башлап Галимжан,- Язам, дигән, урманда, Язар сүзем күп,—дигән, Яза алмыйм барын да, Көтә белеп көт»,— дигән. Азакта күп нокталар, Димәк, сүзләр бетмәгән. Димәк, шушы җылы хат Ашык-пошык бикләнгән. Үзе кыска булса да, Мәгънәсе бик зур аның. Аннан, уйлап карагыз Нинди юллар узганын. Салынган ул Казанга Ерак Киев ягыннан. Ә Казанда аңарга Яна адрес язылган. Узган, узган юлда хат Этапларны тагын да. Алды аны Гөл зада Бүген Орел янында. Туган якның кырлары Уздылар күз алдыннан, Аларны да язган шул Үз хатында Галимжан. Әй. туган жир. туган жир, Сулыш биргән жирем син. Тирбәлдергән бишегем. Тормыш корган жирем син. Телем ачылган урын. Әткәм, әнкәм үскән жир. Бәхет булып кешегә Алмаларын пешкән жир. Снарядлар ярылганда Тирә-якта гөрселдәп. Яра бәйли Гөлзада Үзәннәрнен берсендә. Аның йомшак куллары Кагылганда солдатка Кирәк түгел шикелле Санчасте дә, санбат та. Ни өчендер югала Сызлаулары яраның. Гашыйк булма син. егет. Сөйгән яры бар аның. Әй, туган җир, туган җир! Партизаннар янына Килде бүген артистлар кВатан турында жыр»ны Гынлый безнең шат дуслар. Кем утырган, кем баскан. Кем агачка сөялгән, һәркемнең күз карашы Жырчы кызга төбәлгән. Жырлый чибәр жырчы кыз. Башкаладан килгән ул. Тар билле, киң итәкле. Ак күлмәген кигән ул. Киң итәге күлмәкнең Тигән яшел чирәмгә. Кемнәр, ниләр уйламый Бүген аны күргәндә! Тыңлый безнең Галечка, Жыр тибрәтә хисләрне. Уйлый илен Галечка. Тыныч көнне, кичләрне. Кичә урман шаулаган Тын гына бер урында — Бүген шәһәр балкыган Могҗизалар җире син; Айкап котып бозларын, Зур «Челюскин» узганда Ак аюлар аптырап Карап торган җирем син; Мәңгелек яз тугачтан Чын бәхетле көн күргән. Гомерлеккә дуслашкан Шат халыклар җире син; Әйе, туган жир, туган жир. Тормыш корган жирем син. Дөньяда һич нәрсәгә Алмаштырмас жирем син; Синен тинсез яменне Тели дошман бозарга. Сулышыңның киңлеген Хыяллана буарга. Әй, туган жир, туган жир. Хур булырлык җирме син. Җиңәрлек көч кая ул Синең халкың сөңгесен!.» Ак сакаллы партизан Яшел имән янында. * Туган жир шул. туган жир Күңелендә аның да. «Әй, туган жир, кояш та, Йолдызлар да бар иде. Чиләкләр аскан кызлы Тулган ай да бар иде. һәр нәрсәне күрерлек Күзебез дә бар иде, Рәхәтләнеп сөйләрлек Телебез дә бар иде. Ләкин аннан ни файда, Эчеңдә ут уйнагач, Рәхәтләнеп суларлык Азатлыгың булмагач. Чиновниклар, түрәләр Төрле яктан кыстылар. Төрмәләргә яптылар, Авыз ачсаң — астылар. Әй. туган жир, ул чакны Онытырга мөмкияме. Безгә кабат килүен Тели дошман шул көннең. Әй, тугая жир, туган жир. Хур булырлык жирме син’ Жинәрлек КАЧ кая ул Синең халкын сөңгесен!» Кеше кедә үлемнән Үлем белән кешенең Көрәшүе турында Әкият йөри, күчә ул Буыннардан буынга. Халык аны һәркяйда Сөйлм үзе белгәнчә Үзгәртә дә, янарта Үзе кирәк дигәнчә. Горькийпын да жыры бар: «Үлем һәм кыз» диелгән. Кайда гына карамэ, Кеше көлә үлемнән. Нинди әкият булса да. Нинди жырла булса да, Горурланып, масаеп Башта үлем сүз ала. Оялу юк анарда «Мин — синен үлем,— дя ул,— Вакыт житте. әзерлән, Алырга килдем»,—ди ул. Ә кешеләр гадәттә Күрсәтәләр каршылык, Беркемнең дә китәсе Килми жирдән ашыгып. Әле «Бу эш бар»,— диләр, Әле: «Теге эш»,— диләр. Кулына ач үлемнең Жинел генә төшмиләр. Тагын вакыт сорыйлар Үлемнән аз булса ла Киләп сарыл кылый күз, Өй артын ла юл сала. Килә һаман куркусыз. Ничә тапкыр килсә дә. Салкын кулы бедән ул Кешеләргә кизәнә. Тыңла хәзер, укучым, Бүген сугыш кырында Каһәрләнгән үлемнең Ни күрүе турында: Яшь бер солдат алдына Килеп баса карт үлем. — Вакыт җитте, әзерлән. Сине алырга килдем. Җитәр инде, күп көлден. Курка-нитә белмисең, Ахры, мине бөтенләй Хур итәргә телисең. Менә хәзер нинди зур Эш алгансың өстеңә. — Теләп алдым! — ди егет, һәм курыкмыйм һич кенә! — Әйт алайса,— ди үлем,^ Миннән нәрсә телисең? — Юк, теләмим, ал мине, Син бит ике килмисең! Күз алдына китерә Егет туган якларын. Шаулы ВУЗда, шәһәрдә Укып йөргән чакларын. Күз алдына бастылар Туган җирнең таулары, Дулкынланды киң кырлар, Зур урманнар шаулады. Сөйгән кызын, сеңелесен, Тыныч, якты өйләрне Кыска гына сүзендә Егет зурлап сөйләде. — Шулар өчен китәм мин, Әгәр килгәнсең икән. Каһәрлим сине, ләкин һич тә шикләнми китәм! Өченче көн кич кенә Алган партбилетын да Бармак битләре белән Барлады егет шунда. Гранатасын капшады, һәм тамак кырды егет. Серле карады үлем: «Бу нишли?» — дигән кебек. Чигенеп куйды аннан. Карады ян-тирәсен. Уйлады ул эченнән: «Ул-бу»,— була күрмәсен... — Мин әзер! — диде егет, Гранатасын алды да Бәрде аны күтәреп Үлем һәм үз алдына. Яндырып үтте ялкын Кыю егет күкрәген. Ишетте жир шул вакыт Көчле «ура> күкрәвен. йөгерделәр секундлар, Минутлар узды талгын. Маңгаенда жылы кул Сизде егет шул чагын. Ачты конгырт күзләрен,- Үлемнең юк эзе дә. Яшь, чибәр кыз елмая Карап егет күзенә. Бәйли дусның ярасын Тончыккан ДОТ янында. Үлем тончыккан, димәк. Батыр егет алдында — Мин... исән...—диде егет. — Син исән, Вася, исән! Куркыныч түгел яраң, Сафка басарсың тизлән. Рәхмәт, Вася, куркуның Ни икәнен белмәдең. Күрсәттең син эш белән Коммунистлык үрнәген! Даның үлмәс, батырым Ямьле Идел буйлары Ямьледер бик паман да. Тиздән, тиздән кайтыр кыз Туган-үскән Казанга. Каршы алыр әнисе, Каршы алыр дуслары. Каршы алыр олылап Аны иптәш кызлары. Кыз йөзен тә кушылган Елмаю ла жнт.тнлек. Кайгысы ла бар анын. Кечкенәдән түгел бик. Син юк бүген, Галимхан, Бөек җиңү көнендә, Шуның өчен кайгы бар Гөлзадәның күңелендә. Син дәшмисең, Галимхан, Тыныч йокла, кадерлем, Гөлләр белән бизәлсен Гади солдат каберең. Бар көчеңне, дәртеңне, Омтылышын ханыңның, Хәтта соңгы тамчысын Ташып торган каныңның, Туган илнең намусы, Даны өчен бирдең син, Тынды авыр көрәштә Кайнар йөрәк тибешен. һәлак булдың ил өчен. Данын үлмәс, батырым, Илнең кулы күмсә дә. Күңеле күммәс, батырым. Тыныч көннәр агылыр. Айлар, еллар үтәрләр, Гөлләр белән бизәлер Бакчаларда түтәлләр. Алмагачлар сыгылыр Алмалары пешкәндә, Кара-комда пальмалар Шаулар җилләр искәндә. Мең йолдызын кабызып, ГЭСлар балкый суларда. Авыллар да шәһәрләр Шаулар тыныч елларда! Ә Гөлзада нишләр соң? Бер генәсе идең бит, Хыялында, уенда Гел син генә идең бит. һаман да гел син генә Хыялында, уенда. Әле дә бит ул сине Уйлый Эльба буенда.