Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЧУВАШ ХАЛКЫНЫҢ БӨЕК ШАГЫЙРЕ

Кешедән дә көчле юк Шушы якты дөньяда, Хужа булып ул яши Җиргә дә һәм суга да. Максим Горькийның «Кеше — ул горур яңгырый» дигән канатлы сүзләре белән аваздаш бу юлларны чуваш халкының атаклы шагыйре Константин Иванов язган. Константин Ивановның тормыш һәм иҗат юлы бик кыска була Шагыйрь 25 яше тулыр-тулмас, 1915 елда, туган авылы Сләкбашта үпкә авыруыннан үлә. Шул кыска гомерендә ул күп кенә шигырьләр, проза һәм драма әсәрләре язып калдыра. Аның «Нарспи» поэмасы — чуваш халкының иң сөекле әсәре. Ул шагыйрь Шәрәф Мөдәррис тарафыннан татар теленә дә тәрҗемә ителде. Константин Иванов язмышы белән генә түгел, иҗатының рухы белән дә безнең Тукаебызга охшаш. Әнә шуңа күрә дә чуваш халкы аны без Тукаебызны яраткан кебек ярата, хөрмәт итә. Константин Иванов 1890 елның 27 маенда, Башкортстан АССРның Бишбүләк районы (элекке Уфа губернасы. Бәләбәй өязе) Сләкбаш авылында крестьян семьясында туа. Әти-әниләре, белемнең кадерен белгән кешеләр буларак, күп кыенлыкларга да карамастан, аны укытырга тырышалар Сембер шәһәрендә укыганда һәм эшләгән чакларында шагыйрьгә Илья Николаевич Ульяновның дусты, чуваш мәктәпләре инспекторы. беренче чуваш мәгърифәтчесе Иван Яковлевич Яковлев та зур булышлык күрсәтә, аның иҗатына демократик юнәлеш бирә. Тууына 80 ел тулу уңае белән без журналыбызда чуваш халкының сөекле шагыйре Константин Ивановның «Тимер талкы» исемле балладасын беркадәр кыскартып тәкъдим итәбез. Тимер талкы БАЛЛАДА Безнең чуваш хатыннары Күп талкыны яратмый: Булса булсын, ди, жиз талкы! Тимер талкы? Я, рабби! Тимер талкының эчендә Утыра, ди, карт шайтан. Көтәләр икән кешеләр Чыгар диеп ул кайчан? Талкыны кеше тотуга Тешен шыкырдата, ди. Җитен талкыйм дигән чакта, Ул күзгә чүп ата, ди. Әгәр шул чүп күзгә керсә. Булмый күреп чара, ди. Карт шайтанмын әмере белән Тимер талкы, дөбершатыр. Урам буйлап чаба, ди. Борын-борын заманнарда Яшәгән, ди, бер әби. (Хәзер инде ул үлгән, ди. Ята икән гүрдә, ди). Ул карчыкның, исән чакта, Булган ике сарыгы. Сава торган бер кәжәсе. Бер мәче, бер тавыгы. Яшәгән, ди, ябалаклар Кыек өй чарлагында. Теге тимер талкы булган Шулар карамагында. Бигрәк яман нәрсә икән — Талкы китсә котырып. Сукыр карчык нишли алсын. Утыра, ди, аһ орып. Карлыгач исемле киленен Никтер ул яратмаган. Гел тырышкан бәйләнергә, Ләкин сәбәп тапмаган. Бу килен бер көнне үзе Сүз кушкан бит анарга. «Кунакка, апам янына, Җибәр мине Агарга!'» — Аптыратма әле, зинһар. Баш авырта болай да. Вакыт жнткәч жибәрермен, Бөтен язмыш ходайда... Ял итми Карлыгач килен Көн-төн эшли, тырыша. Ә карчык ана бәйләнә. Ялкау син дип орыша. Карчык күзләре, күрәсен, Сукыраймаган юкка. Сабыр бул, Карлыгач килен, Үлгәч жйбәрер, тукта!. Өч көннән соң чибәр килен Болай дня аңарга: «Кунакка, апам янына. Җибәр мине Агарга!» — Үз башына сорыйсыңдыр. Җир йоткыры үзеңне. Нинди генә килен булдың. Тыңламыйсын сүземне. «Синнән сорыйм мин тагын да. 1 Агар — ааыл исеме. Җибәр апам янына». — Бик теләсәң, әйдә кит, Сәфәр чыгып газап чик!.. Тиз генә Карлыгач килен Сөт белән камыр изде. Беләсез чувашта юсман1 Ризык буларак изге. Ерак сәфәр чыккан чакта һәркем юсман пешерә. Бәлаказа килсә аны һәркем искә төшерә. Әнә безнең чибәр килен Ипләп кенә ат җикте. Тәмле пешкән юсман алып арга чыгып китте. Тимер талкы шалт-шылт итә, Сүс талкый усал карчык. Сихерле сүзләрен әйтә, Тупсалы капка ачып: «Шалтшылт, талкы, шалт-шылт, талкы! Агар юлы белән кит. Шалт-шылт итеп, тимер талкы, Шул килен башына җит!» Тимер талкы дөбер-шатыр Чабып китте юл буйлап. Күңеле бәла сизгәнгә, Җибәрде килен җырлап: «Ай яктысы бик якты, Агар юлы тап-такыр. Атым-лашам, һәй, чаптыр... Котын ал син дошманның, Сөттә изгән юсманым!» Бер юсманын чибәр килен Ташлый узган юлына — Җиттем генә дигән чакта, Талкы кире борыла. «Шалт-шылт, талкы, Шалт-шылт, талкы! Агар юлы белән кит. Шалт-шылт итеп, тимер талкы, Шул килен башына жит!» Тимер талкы дөбер-шатыр Чабып бара юл буйлап. Күңеле бәла сизгәнгә, Җибәрә килен жырлап: «Ай яктысы бик якты, Агар юлы тап-такыр. Атым-лашам, һәй, чаптыр... Котын ал син дошманның, Сөттә изгән юсманым!» • Төче күмәч. Ин сонгы юсманын килен Ташлый узган юлына. Җиттем генә дигән чакта. Талкы кире борыла... Җитсә килен туганына. Бикле икән зур капка «Ач капканны, ач, апа, Коточкыч нәрсә артта. Явыз дошман куалый. Минем артымнан калмый!» — Нинди кунак, кайдан килгән? йокы тәмле бу чакта. Көткән кунагым юк минем. Үз юлың белән атла! «Алай булса, хуш, апа!» Безнең кнлен атын тотып Күрше урамга атлый. Икенче бер апасының Капкасын шак-шок шакый. «Ач капкаңны, ач, апа. Коточкыч нәрсә артта Усал дошман куалый. Минем артымнан калмый!» — Нинди кунак, кайдан килгән? йокы тәмле бу чакта. Кеткән кунагым юк минем. Үз юлың белән атла! «Алай булса, хуш. апа!» Инде Карлыгач каршында Тора өченче капка. «Абый. абый, ач әле, дим. Коточкыч нәрсә артта. Явыз дошман куалый. Минем артымнан калмый!» — Нинди кунак, кайдан килгән? Йокы тәмле бу чакта. Көткән кунагым юк минем. Үз юлын белән атла! Кем ул анда шакып йөри Төнлә йокы бирмичә! «Алай булса, хуш, пиччә’'» Елап талгач, чибәр килен Әвенлектә йоклады Туганнарының берсе дә Ана каршы чыкмады. Зарыгып көтә талкысын Карчык капка төбендә «Тилергәндер ул, күрәсең, Юк, күренми бүген лә». • Авый. (чумшча). Аптырагач, күз буучы Чакыра үз янына. Сихерле сүзләрен әйтә Карап Агар ягына: «Шалт-шолт итеп, тимер талкы, Үз өемә кайтсана. Үз түреңдә, уз иркендә Чарлагымда ятсана». Менә кайдадыр еракта Аждаһадай үкерә, Котыргандыр тимер шайтан, Ул дөбер-шатыр килә. Тимер талкы кайтып житте, Урам буйлатып гизде. Өй янында көтеп торган Карчыкның башын өзде. ♦ * * Үтеп китте карангы төн. Сызылып ал таң атты. Ниһаять, яңа көн туды, Көмеш нур чәчте якты. Авыр йокыдан уянды Таныш авыл Агара. Чуваш, чуваш, нужа күреп Синен чәчең агара. Әнә эшкә таңнан торып Кереште безнең пиччә. Күргәч, сеңлесе гәүдәсен Сулыш алалмый һич тә... Бер карт бара урам буйлап Сакалы ике колач. Җил тегермәнендә эшләп Көн уздырадыр чуваш. Бөкересе ике пот, имеш, Ә кулында таягы. Үрдәк сыман атлый үзе, Кәлтер-көлтер аягы. Иртән җиңгиләр, пиччәләр һәй. урамга җыелган. Сукыр карчык үлеп ята. Тирәсе — дегеттәй кан. Башы карчыкның читтәрәк Гәүдәсеннән чак кына. Үле тынлык Юк, чарлакта Шалт-шолт итми талкы да... Барысы талкы турында Фикер йөртә үзенчә, Сөйли телләре талганчы Йөзесе йөз төрлечә. Чувашчадан Кави Латыйпов тәрҗемәсе