Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧОРНЫҢ ШИГЪРИ ШӘҺАДӘТНАМӘСЕ

Бүгенге Җелилиана — татар еовет әдәбият белеменең (һәм бер татар әдәбиятының гына да түгел) үз предметы, үз тарихы, үз методикасы һәм хәзер инде дүрт урынлы саннар белән исәпләнә торган үз библиографиясе булган шактый киң һәм мөстәкыйль өлкәсе. Күптән түгел бу исемлеккә тагын бер хезмәт — әдәбият галиме В Г Воэдвижен- скийның «Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» исемле китабы XXXIII өстәлде. (1969 ел башында, әлеге хезмәте нигезендә, автор кандидатлык диссертациясе яклаган иде) В Воздвиженский китабы аңа кадәр бу елкедә эшлеген кешеләрдән Г. Кашшаф, Р. Бикмөхәммәтоа, Н. Юзиеә һәм башкаларның хезмәтләренә таянып язылган. Анда шагыйрь иҗатына караган нинди дә булса өр-яңа фактлар юк диярлек. Автор үз алдына андый максат та куймаган. Аның максаты бераз башкачарак. ул «Моабит дәф- терлерепн, дәвернең рухы, сугыш елларындагы әдәбиятның гомуми үсеше белән бәйләнештә карап, яңадан бер кат барлал-укып чыгарга тели. Керештә һәм «Батырлыкка таба». «Чорның шигъри шоһадәтнамәсе» дип аталган бүлекләрдә автор нигездә электән билгеле факт һәм фикерләрне билгеле бер системага салып чыгудан әллә ни ерак китми. Китапның иң кызык һәм оригиналь бүлеге— «Романтизмның реальлеге» дип аталган бүлек. Тикшеренүче биредә Җәлилнең романтик сурәтләү чараларына мерәҗәгать игүен әйрәнә. Ул аны гомум татар әдәбиятының традицияләреннән. тәҗрибә һәм мөмкинлекләреннән, шулай ук күп милләтле совет поззиясенең сугыш елларында сизелерлек төстә романтик гомумиләштерү алымнарына йеэ бору фактыннан чыгып Авторның романтизм турындагы мәсьәләгә фәнни карашы да кызыклы. Билгеле булганча, романтизм турында терпе карашлар яшәп килә. Күпчелек тикшеренүчеләр романтизмны шәхеснең социаль һем рухи уянуы белен бәйлиләр һәм аны барлык (яки күпчелек) әдәбиятларның үсешендә билгеле бер әдәби метод, конкрет тарихи этап дип карыйлар Воздвиженский плариы кире какмый Шул ук вакытта ул роман- XXXIII В. Г. Воздвиженский. «Моабнтские тетради» Мусы Джалиля Рус теләнде. Мәскәү. «Наука» нәшрияты. 1969 ел. Б үзенчәлеге әдәбият каршына да махсус эстетик бурычлар куя. Менә шуның өчен дә бу елларда тизмны тормышны образлы чагылдыручы төп ике якның, ике алымның берсе, бөтен үсеш тарихында әдәбиятка хас төп иҗат алымнарының берсе рәвешендә аңлаткан тикшеренүчеләргә (аерым алганда, Л. И. Тимофеевка) дә кушыла. Әгәр реализм белән романтизмны берберсенә капма-каршы иҗат методлары дип карасак, өстенлек шуларның беренчесенә биреләчәк, чөнки реализм романтизмга алмашка килгән агым. Мәсьәләгә бу рәвешчә якын килгәндә, чынбарлыкны романтик алымнар белән сурәтләү еш кына вакытлы, кимчелекле бер нәрсә итеп каралачак. В. Воздвиженский исә бу ике алымның— берьяктан, чынбарлыкны кон- крөт-индивидуаль формаларда, башка сүзләр бөлән әйткәндә, күренеш һәм предметларны чынбарлыктагы үз формаларында чагылдыруның, икенче яктан, чынбарлыкның тышкы формаларын күчерүдән качуның, теге яки бу күренешләрне үткенәйтү, гиперболаштыруның, шартлылыкка, гадәттән тыш хәлләргә һәм ситуацияләргә омтылуның— элекэлектән сәнгатьнең үз табигатендә булганлыгын һәм бер-берсенә каршы килми тынышып яшәгәнлеген ышандырырлык итеп дәлилли. Бу ике як һич тә бер-берсен инкарь итмиләр, киресенчә, үзара керешеп яшиләр. Конкрет тарихи- социаль шартларга бәйле рәвештә, әлеге ике алымның әле берсе, әле икенчесе алгы планга чыгарга мөмкин. Менә шунда инде иҗат принципларының һәм дөньяга сәнгатьчә карашның әлеге тарихи шартларга бәйле гомумилеге хакында әдәби метод, агым, юнәлеш буларак сөйләү мөмкинлеге туа. Билгеле бер тарихи шартларда күп кенә язучыларның иҗатында өстенлек алып, гомумиләштерүнең романтик алымы конкрет бер әдәби методның эстетик нигезен тәшкил итәргә мөмкин (Көнчыгыш һәм Көнбатыштагы бик күп әдәбиятлардагы «классик романтизм» дип йөртелгән метод белән нәкъ шулай була.) Ләкин күбесенчә тормышны реалистик һәм романтик сурәтләү формалары, органик рәвештә сәнгатькә хас ике иҗат тибы буларак, теләсә кайсы метод эчендә яшиләр. Тикшерүче дөрес язганча, тормышны таныпбелүнең бер алымы буларак, романтизм теләсә нинди романтик мәктәп, агым чикләреннән тыш та үзәнең әһәмиятен саклый. Шулай итеп, «Моабит дәфтәрләревн тикшергәндә, автор чынбарлыкны эстетик та- ныпбелүдә үз «өстенлекләре» булган, тормыш куйган мәсьәләләргә үзенчә җавап биргән романтизмның совет әдәбиятында тулы хокуклы метод булуыннан чыгып эш итә. Реалистик иҗат тибы һәм гомумиләштерүнең реалистик алымнары совет әдәбиятында төп роль уйнавын инкарь итмәстән, Воздвиженский мәгълүм шартларда, конкрет тарихи-объектив һәм әдәби-субъек- тив сәбәпләр аркасында, романтик сурәтләү чараларының аеруча сизелерлек һәм күзгә ташланырлык төс алырга мөмкин икәнен күрсәтә. Октябрьның беренче елларындагы совет әдәбиятында һәм Бөек Ватан сугышы елларында нәкъ шулай була. Эпоханың үз кискенлеге һәм драматизмы, ситуацияләрнең киеренкелеге һәм бөтен совет әдәбиятында, аеруча поэзиядә, романтик, героик-патетик агым көчәя. В. Воздвиженский сугыш елларындагы әдәбиятларда романтик башлангычның көчәюе милли әдәби традицияләрнең яңаруына бәйле, ди. Бу елларда фольклорга һәм аның алымнарына таяну, милли тарихка, халыкның борынгы каһарманнарына игътибар көчәя. Автор бик дөрес язганча, романтик сурәтләү алымнары борынгы традицияләре булган әдәбиятларда аеруча көчлерәк һәм киңрәк тарала. М. Җәлил иҗатында романтик традицияләрнең урын алуына күп тикшеренүчеләр игътибар иткән. Ләкин еш кына ул традицияләр ниндидер кимчелек, очраклы күренеш, «шәрык традицияләре»нең йогынтысы дип каралган. Басым шагыйрьнең үз иҗатында алардан ничек арынуына, алармы ничек «җиңеп чыгуына» ясалган. Воздвиженский исә Җәлилнең романтизмын милли эстетик традицияләрнең аерылмас бер өлеше буларак тикшерә, дөньяга романтик карашның шагыйрь иҗатының бөтен чорлары өчен хас булуын исбатлый, һәм әлеге «шәрык традицияләре» дигән нәрсәнең үзенә дә автор чит бер нәрсә итеп түгел, ә татар әдәбиятына органик хас, аның табигатендә үк булган күренеш итеп карый. Аның мәсьәләгә яңача килүе әнә шунда. Романтизмга мондый караш Октябрьдан соңгы татар әдәбиятындагы иң катлаулы саналган һәм бүгенге көнгә кадәр төрле бәхәс, дискуссияләр уятып килгән агымнардан гыйсъянчылыкны дөрес аңлатырга да мөмкинлек бирә. Муса да гыйсъянчылык белән мавыккан кеше. Галим гыйсъянчылыкны «үсү чире», поэзиянең алга үсешендәге киртә дип кенә түгел, ә милли романтизмның мәгълүм тарихи шартлар һәм татар әдәбиятының милли традицияләре белән бәйләнгән характерлы бер чагылышы итеп карый. Воздвиженский Җәлилнең беренче чор әсәрләре арасында «буш породалларның байтак булуына да күз йоммый. Романтик сурәтләү системаларының шартлылыгы һәм экспрессивлыгы үз максатка өйләнгәндә, алар әзер стандарт буларак кулланылганда, күбрәк шундый хәл туа. Шул чагында милли романтик шигърият үзенең эчтәлеген җуя, гасырлардан килгән образлылык экзотик бизәкләргә, югары эмоциональ киеренкелек мелодраматизмга һәм сентиментальлеккә өйләнеп китә. Ләкин Р. Бикмөхәммәтовтан, шулай ук үзенең Җәлилнең беренче чор иҗаты хакындагы элекке фикерләреннән аермалы буларак, В. Воздвиженский әлеге «явызлыкның» башын романтик традицияләрнең үзләрендә түгел, ә аның әзер елым, схемаларына эпигоннарча иярүдә күрә. Аның аерым шигырьләренең артык җирдән сөйрәлүендә реализмның гаебе булмаган кебек, беренче чор әсәрләренең йомшак булуында да романтизм гаепле түгел. М. Җәлил иҗатын татар әдәбиятындагы романтик традицияләр яктылыгында тикшерү галимне «Моабит дәф- тәрләре»ндәге эмоциональпсихологик чын- лыкиың шартлылык һәм гомумилек белая кушылуы очраклы хал түгел, ә алдан әзерләнгән җирлектә туган күренеш, дигән нәтиҗә ясауга китерә. Нәкь менә романтик гомумиләштерү алымнарына һәвәслеге Җәлилне 1941—1945 еллар татар поэзиясендәге романтик күтәрелешнең иң күренекле вәкилләреннән берсе итә В Воздвиженский татар халык авыз иҗаты һем язма поэзиянең иң яхшы традицияләренә таянып иҗат ителген «Моабит дәф- тәрләреяиең пафосын күзәтә, аның чыганакларын — сугышучы шәхеснең героик хәлен турыдаи-туры һәм күтәренке формада гәүдәләндерергә теләү омтылышын күрсәтә Ул, бик хаклы рәвештә, «Моабит дәфтәрләремнең бетен образлар системасына романтик караш хас булуын күрсәтә, шуның белән бергә, шагыйрь традицион образлы мотивларны терелтеп кенә калмый, аларны яңарта, заманга яраклаштыра, трансформацияли, ди. Бу Моабит шигырьләрендә реаль нәрсәләрнең шартлы әйберләр белән үзенчәлекле аралашуына, тегел, конкрет детальләрнең абстракт, ачык романтик, урыны-урыны белән хәтта фантастик буяулар белән кушылуына китергән. Әйтик, М. Җәлил шигырьләрендә совет сугышчысы ярсу атка менгән батыр егет тесеидә сурәтләнә, кулында дә, автомат кебек чын мәгънәсендәге бүгенге сугыш кораллары белән бергә, сихерле кылыч аның. Сугышта һәлак булганнарны кабат терелтә торган серле күлмәк тә фронтка иң прозаик рәвештә — гадәти почта бүлегеннән, гадәти посылка белән җибәрелә Моабит циклына бу рәвешчә якын килү, яңа булуыннан тыш, Җәлилнең шул чор иҗатын сугыш елларындагы татар әдәбияты һем бетен совет поэзиясе яктылыгында бәяләргә мемкннлек бирә. Шуның белән бергә, әлеге кечле ягыннан ук тикшеренүнең кечсеэ ягы да килеп чыга. Хезмәтнең бер урынында автор болай яза «Моабит циклының барлык шигырьләрендә диярлек сизелгән романтик һем традицион поэтика аларда ялгызы гына хакимлек итми Денья- ны позтик чагылдыруның реалистик алымнары да, югары һәм кечле кичерешләрнең сизелеп торуы дә «Моабит дефтәрләремндә аз роль уйнамый. Татар поэзиясендәге башында Г. Тукай торган психологик реализмга Моабит циклы яңа бизәкләр ести, дип әйтергә мемкин». Дерес искермә! Ләкин, кызганычка каршы, нәкь менә искәрме генә шул, ченки ул конкрет анализ белән ныгытылмаган Хәлбуки. «Моабит дәфтәрләре» күпкырлы Җәлил анда романтик һем реалистик шагыйрь буларак та, сатирик һәм юморист, философ һем публицист буларак та күренә. Воздвиженский исә үзенең тел игътибарын Моабит циклының романтик ягына юнәлтә, шагыйрь талантының башка акларын я бегенләи күрми, я естен йетертеп кенә уэа. Үэоннән-үэе аңлашылса кирәк, бу нәрсә Җәлилнең позтик йезен ярлыландыра Алай гына да түгәл, тикшерүче карашының берьяклылыгы еш кына аны артык кискен һәм шуңа да дәрес булмаган нәтиҗәләр ясарга этәргән. Бер урында, мәсәлен, Воздвиженский: «Моабит дәфтәрләре»- нең герое тормышның кеидәлек аәк-теякләреннән. үзен чорнал алган тирәлектән югары тора. Әсир тешүнең конкрет шартлары, лагерь һәм терма тормышының реаль обстаиовкасы Моабит шигырьләрендә бә- тенләй юк. Шагыйрь һәм аның герое алар- иы белергә дә теләмиләр» (147 бит), дип яза. Мондый караш Моабит циклындагы шартлы романтик стильдә, фольклор алымнарында язылган кайбер шигырьләргә карата («Ана бәйрәме», «Чишмә белән сандугач», «Кызыл ромашка» һ 6 ) чыннан да дерес. Ләкин бетен Моабит циклы ечен һич тә тегел түгел. Хәтта Воздвиженский үз фикерләрен дәлилләү ечен китергән мисал ук аның ул фикеренә каршы килә: Тая бер еиет мера аягует твее Илтер ияне шуадв ясятэкләп Өстен кялер түбән әсярлехкя Үя һәм елгә хереез мәхәббәт. («Китер, элем») Әйтегез әле «һәр кемне кен чыгышын комсыз күэәтәм» реаль җирлеге булган конкрет деталь түгелмени! Аннан соң июнь ахырында әсир тешкәй шагыйрьнең, качу ечен, «кара август теие»н кетүе аның лагерь тормышының реаль обстаноэкасын «белергә дә теләмәве» хакында сейлиме- ни< Бу һәм Моабит циклындагы башка шигырьләрдән шагыйрь һем аның героеның ■ тормышның кеидәлек аак-теяиләреннән, үзен чорнап алган тирәлектән» югары күтәрелмәве хакында сейлн торган уннарча мисал китәрергә мемкин. Таш диварлар язды шаттмгымим. Еяреп «артты». ха(гы кттәяпе. Ишегемә барсам, яшен бияле. Тәрәзәм» калсам — телтарле. («Ямал») Чәяатееле тимер ямбыя белая Уратылган безяск Вортыбы» К«ае буе шуяда казыяябыз. ӘӘтерссн лә тирес корты без («Коаяыя») Биредә барысы да конкрет һәм чынбарлыктагыча тегел. Хетта беренче карашка шартлы һәм абстракт булып тоелган ■ тирес корт»лары диген чагыштыру да шагыйрь башына очракны рәеешгә килеп кермәгән Без хәзер беләбез. Даинскидагы лагерь элекке ат абзарларында урнашкан булган Тикшеренүче шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы реаль тормыш шартларына һәрвакытта дә җитәрлек игътибар биреп җиткерми, аны ялгыш нәтиҗәләргә китергән сәбәп пермең берсе, бәлки, шундадыр да. Әйтик, М. Җәлил биографиясенең детальләрен конкрет белмәгән кешегә «Хеком алдыннан» шигыре шартлы-ромаитик есәр булып тоелырга мемкин. Хәлбуки, шагыйрь көрәштәшләреннән Р. Хисаметдиновның җәлилчеләргә беренче тапкыр суд ясалу турындагы истәлеге аның реаль вакыйгаларга нигезләнеп язылган булуы турында фикер йөртергә мөмкинлек бирә. Әсирләр тезелгән буш урын, иртәнге сәгатьтә урман, таулар, күлләр арасына яшеренгән томан, җирнең җылысын тоючы ялан аяклар кебек детальләр реаль тормыштан алынган. Әгәр «Моабит дәфтәрләре»ндә лагерь һәм төрмә тормышын чагылдыра торган конкрет детальләр азрак икән, бу башка мәсьәлә. (Моннан күп еллар элек бу нәрсәгә Р. Бикмөхәммәтоө та игьтибар иткән иде). Әмма алар бар, һәм Воздвиженскийның катгый нәтиҗәләренә кушылып булмый. Җәлилнең шигъри реализмы бөтенләй әлеге тышкы детальләрдә түгел, ә бәлки аның поэзиясенең көчле драматизмында, нечкә һәм тирән психологизмында. Кызганычка каршы, Моабит циклының бу ягына автор игътибар итмәгән диярлек. Галимнең: «Моабит дәфтәрләреиндә геройның рухи көче тышкы хәлләр, вакыйгалар өстеннән һәрвакыт тантана итә»,— дигән артык катгый, шул ук вакытта бик үк эзлекле булмаган карашы белән дә килешүе читен. Әйе, циклны тулаем алганда, Җәлил шигырьләренең герое, чыннан да, рухи яктан көчле шәхес, шул аңа палачлардан өстен булырга, аларны йөзенә карап көләргә, киләчәккә өмет белән карарга көч бирә. Ләкин Җәлил — ниндидер абстракт «лирик герой» түгел, ә тере кеше, һәм аның Моабит шигырьләрендә әсирлекнең коточкыч ачысы да һәм йөрәкне сыкратырлык сагыш һәм икеләнүләр дә («Соңгы үпкә», «Син онытырсың», «Төрмәдә төш», «Соңгы җырым», «Назлы сөяркә» һ. б.) чагылыш тапкан, «һәрвакыт» сүзе биредә. урынлы булып бетмәс. Минем уемча, В. Воздвиженский Җәлил поэзиясенең (аның романтик шигырьләренә нигезләнеп) гомумиләштерү характерын күпертеп, арттырып җибәрә. Җәлилнең мәхәббәт шигырьләре турында язганда ул, мәсәлән: «Мәхәббәт аларда сугышчы һәм аның сөйгәне арасындагы реаль хис булудан бигрәк, гомумән кешеләргә хас бер сыйфат, кешелекнең үзенә күрә квинтэссенциясе төсендә күренә», ди. Мин, мәсәлән, «кешелекнең андый квинтэссенциясен» һич тә күз алдына китерә алмыйм. Минем уемча, кешегә хас башка хисләр кебек үк, мәхәббәт хисе дә сәнгать әсәрләрендә конкрет кешеләрнең кичерешләре төсендә генә чагылырга мөмкин. Дөрес, аерым очракларда бу хис психологик яктан искиткеч тирән бирелгән («Ышанма», «Сөеклемә», «Син онытырсың» һ. б.), икенче бер шигырьләрдә йомшаграк индивидуальләштерелгән. Җәлилнең мәхәббәт лирикасын бары романтик традицияләр яктылыгында гына карау шулай ук аның шигырьләренең конкрет, реаль эчтәлеген күмеп калдыра Үз китабында автор Җәлил уйлары һәм хисләренең миллионнарның уй-хисләре белән уртак булуына еш басым ясый. Бу, әлбәттә, дөрес. Шуның белән бергә, Җәлил язмышы искиткеч дәрәҗәдә индивидуаль дә иде. Шагыйрьнең трагедиясе әсирлекнең һәм төрмә тормышының түзә алмаслык авыр шартларыннан гына килеп чыккан нәрсә түгел. Аның хәле вакытлыча гына булса да сатлык җан битлеге киеп, фашистларга хезмәт иткән төстә йөрүе белән дә катлаулана. Шагыйрьне үлем үзө түгел, ә пычрак исем белән, хурланган хәлендә үлү куркыта, аның тормышы һәм батырлыгы Илгә барып җитмәс дигән уй куркыта, Җәлил поэзиясенең менә шул индивидуаль ягына галим тиешле игътибар биреп җиткерми. Китапта башка кимчелекләр дә бар. Урыныурыны белән рус поэзиясенә һәм СССР халыклары әдәбиятларына мөрәҗәгать итү абстракт обзор төсен ала һәм «Моабит дәфтәрләре» белән бәйләнеп җитми. Галимнең гомуми фикерләре еш кына кирәгеннән артык абстракт һәм алар конкрет, ышандырырлык дәлилләр белән исбатланмый калалар. Әмма ни генә булмасын, В. Воздвиженский М. Җәлил иҗатын өйрәнүгә үзеннән җитди өлеш кертә, аның чынбарлыкны романтик танып белүенең тирән тамырларын ача, «Моабит дәфтәрләре»н бер татар әдәбияты гына түгел, ә бөтен совет поэзиясе фонында күзәтеп чыга. Ләкин Моабит циклының башка якларын — аларның психологик һәм реалистик тирәнлеген, фәлсәфилеген, публицистик пафосын, ниһаять, сатирик һәм юмористик шигырьләрнең зур циклын өйрәнү—әле һаман киләчәк эше булып кала килә.