Логотип Казан Утлары
Повесть

ЙӨРӘКТӘГЕ ЭЗЛӘР

ул чак борылмалап машиналар ко тоннасы килеп чыкты. Аның артыннан, каты юлга эләгүенә шатлангандай, сыек зәңгәр төтенен бөркеп бәләкәй автобус — кинопередвижка, ә иң арттан, яңадан батса килгән шәпкә этеп чыгарырга җыенып, бая аның , белән батып яткан зур машина килә иде. Кайсы кая таралышкан халык бергә җыелып, колонна каршына чыга башлады. һәркем кабат үз урынына утырды. Айзат Нурбакның Тамарага тутырыптутырып каравын, Тамараның да аңа ничектер уңайсызланган, бераз оялган шикелле елмаебрак күз салуын күреп, ну тиз дә дуслаша соң кешеләр, дип көнләшеп куйды. Ул үзен беренче күргән кешеләр белән, бигрәк тә кыз-кыркын халкы белән гиз генә уртак тел табып сөйләшеп китә алмаучы җебегән баш дип йөри иде Mona эче поша һәм, нәселең шулай авыр нәсел булгач, очкын шикелле чәчрәп тормагач, ни хәл итәсең, дип күңелен юатыр! а тырыша иде. Аучы, иягенә таянып, күршеләренең әле берсенә, әле икенчесенә ялг та йолт каранып, нидер әйтергә теләгән шикелле утыра иде. Журналистның күзе үткер, күңеле сизгер була диләр, дөрес икән. Нурбак аның суз башларга теле кычышп, ымсынып утыруын сизеп алды да. — Карагыз әле, сез кышкы тайганы бик матур тасвирлый идегез. Ник сөйләп бетермәдегез? — диде. Бүтәннәр дә елмаешып: — Әйе, сез бит сөйләп бетермәдегез. Ярты юлда калдырмагыз инде,— диештеләр. , 1 Дәвамы Башы 3 иче санда. Аучынык шаян соры күзләреннән шатлык очкыннары бөркелде. Ул, канәгатьләнеп, аяк очында яткан брезент чехоллы мылтыгына тибеп алды. — Кай урында тукталган идем соң? — дип сорады. — Иртән ауга киткән идегез. — Ярый, исемә төште,— диде Аучы.— Ләкин сөйлисе күп калмаган инде. Менә шула-ай... Тегеләр, билгеләнгән урыннарына барып җиткәч, җиң сызганып эшкә керештеләр. Әйтергә мөмкин, кызу урак өсте башланды. Ин әүвәл бүре капкыннарын корып куйдылар, йөз-ике йөз метр ара калдырып. Шулай иткәндә алдан баручы бүре капкынга эләгә икән дә, арттан килүчеләре, аны әйләнеп үтеп, янадан сукмакка төшәләр һәм икенче капкынга эләгәләр икән. Озын дус көз көне үк яланрак җиргә, түшен һәм муены белән башын гына өстә калдырып, болан үләксәсе күмгән булган. Болар шуның янына җиттеләр дә, алып килгән эчәк-бавырларын төрле якка өстерәп киттеләр. Кар өстеннән. Кып-кызыл кан эзләре калдырып. — Төлке, бүре бу урынга ияләште инде. Эзләр буйлап тагын килсен,— диләр. Түшкәдән илле-алтмыш адым читкә, агач, куак төпләренә капкыннар кордылар. — Нигә капкыннарыгызны түшкә янына куймыйсыз? Алар ит ашарга килә бит, бигрәк җайлы,— дим. — Алдавыч түшкә янына киек-җанварлар сакланып кына килә. Бигрәк тә элек капкын тәмен татып караганы булса. Шуңа күрә аның янына капкыннарны сирәк куялар. Җәнлек, ашап туйгач, читкәрәк китеп, агач, куак, үлән төпләренә барып... сиякәй итә. Шунда шалт капкынга,— диләр. Банкадагы сасы нәстәкәйләрне дә агач һәм түмгәк төпләренә сибеп, капкын-тозаклар куеп чыктылар. Ачыграк урыннарга кылый куяннар өчен тозлы сәйлүн чәе түктеләр. Ах та ух киләләр. Маңгайларыннан тир ага, өсләреннән пар бөркелә. Шулай да авызлары колакта. — Күрдеңме, агай-эне ак мыек, өйрәнеп тордыңмы? — ди Озын дустым. — Сунарчының эшен җиңел дип йөргән булсаң, мөгаен, ул көфер уйларыңнан тәүбә итәрсең инде,— дип аны куәтли Кыска дустым. — Белүен белдем,— мин әйтәм,— әмма болан пычранып йөрүегезгә кул куймыйм. Сунарчылык — актив ял. Мылтык күтәреп әкрен генә ял игеп урманда йөрергә кирәк. Киек очраса — атарга, очрамаса — атмаска. Аткан тәкъдирдә дә, тисә — кошка, тимәсә — бушка дияргә, борчылмаска. Нервлар болан да кыл кебек тартылган — чирттең исә зыңларга тора. Бигрәк тә XX гасыр бәндәсенеке. Ник үз-үзеңне бетерергә? Саф һава сулавы, күкрәк тутырып азон йотып кайтуы — үзе бер гомер,— дим. Уф та ыф киләләр. Үзләре көлә. — Син анысын, энекәш, фотоаппарат белән ауга йөрүчеләргә әйт. Ә без пока кулларыбыз сау чакта мылтык атудан туктамабыз, күзләребез үткер чакта прицелгә караудан туймабыз,— диләр. — Фотоаппарат күтәреп йөрүчеләр дә табигать сөючеләр түгелмени? Сүзләрегездә аларга карата санга сукмау шикеллерәк бер тон ишетәм. — Без аларны кимсетмибез, алла сакласын. Ләкин алар чын аучы күргән татлы газапларны, алар кичергән рәхәт тойгыларны бер вакытта да татый алмыйлар. — Карагыз әле, мылтыклы кешеләр,— дип кычкырам тегеләргә,— сон, инәгезнең башлары, дөньяда сезнең шикелле ничә аучы барлыгын беләсезме? Әгәр алар бөтенесе берьюлы залп бирсәләр, һәм аларныи һәр аткан ядрәләре, могҗиза булып, кош-кортка, я җәнлек-җанварга 94 тисә ул чагында җир шарында бер кош та һәм җәнлек тә калмаяча- ♦ гын беләсезме? — дим. — Беләбез,— диләр. — Сон? Сиңа борчылыр урын юк,— ди Озын дустым — Беренчедән, андый а залп Һич кайчан булмаячак. Икенчедән, дип аңа ялгый Кыска дустым,— залп булган тәкъ- а дирдә дә барлык җәдрәләрнең кошка, я җәнлеккә эләгүе мөмкин түгел. £ Сер итеп кенә әйткәндә, мылтык күтәреп йөрүчеләрнең һәммәсе дә § Мәргән түгел бит. Бүре, төлке, куян ише нәрсәләргә бөтен хәйләләрен, әзерлисе әйбер ләрен әзерләп бетерделәр. Тирләрен сөрттеләр. Ял иттеләр. Аннары 2 мина: “ — Мылтыгыңны алтылы, я бишле җәдрә белән кор. Тиенгә кит- н тек,— диләр. » — Ә бүре? —дим. — Бүрене төнлә засададан атабыз,— диләр. — Төнлә кар астында ятуга караганда юрган астында ятуны ярата * рак төшәм,— мин әйтәм. — һәр кемнең яраткан нәрсәсе бар, ләкин ул мур кырган үзе генә күп очракта безне яратмый,— диләр. 2 Ешкынгарак кереп киттек. Эт алдан ялт-йолт каранып бара. Без аның артыннан. Кар өстенә. * нарат, чыршы башларына күз салабыз. Вакыт-вакыт туктап тыңлыйбыз, һава тын чакта тиеннең кетер-кетер чикләвек кимер\ен йөз метрдан да ишетеп була икән. Билгеле, колагың нормальный колак булса Карны иснәштергәләп эт бара, эт артыннан — без Кар тирән булса да, тиен эзләре нигәдер очрамый. Ышаныч эттә. Шул мәхлук тапса таба. Шулай бара торгач, эт югалды. Ягъни алга чабып китте. Юри- мырый түгел, чынлап эзли башлады. Безнең үзебездән рәт чыкмавын кара акылы белән булса да сизенде кара колак. — Тукта,— ди Озын дустым,—Ял итик. Тапса сигнал бирә ул,—ди. — Дөрес,— ди Кыска дустым, аның сүзен куәтләп,—Бүгенгә болай да җиткән иде дә, тик бу әфәндегә чын ауны күрсәтәсебез килде, нн хәл итик, чыдарга туры килә,—ди. Бер мәлне агачлар арасында этебез өрә башлады. «Килегез, таптым, менә ул җан кисәк» дигән шикелле шатланып өрә. Мылтыкларын кулларына алып ике дустым чапты, алар артыннан — мин. Барып җиттек. Этебез, бер карагайга үрелеп баскан да каеры тырный тырный өрепме өрә. Әле өскә, әле безгә карый «Нәрсә мыштырдыйсыз инде, бер аягыгызны атлаганчы икенчесен эт ашын» дип безне әрләпме әрли саб-бака. Ул күрсәткән төшкә карыйбыз. Юк, тиен күренми — Ботагы бик куе бу агачнын. Поскан ул,— ди Кыска дустым. — Без аны хәзер поскан төшеннән чыгарабыз, дип. Озын дустым балта түтәсе белән агачка сукты. Тиен шундук яшеренгән урыныннан атылып чыгып икенче ботакка сикерде. — Мин аны хәзер әйләндереп төшерәм,— дип. Озын дустым куш көбәген күтәргән иде, Кыска дустым аны туктатты — Бу иптәш атып карасын әле. Чын атучы итәргә дип алып килдек түгелме соң? — Дөрес, старик,— диде Озын дустым. Мина борылып: Тере кеше бер Һөнәрсез булмас. Әйдә, күрсәт һөнәреңне. Тиресен бозма, башына төбә,— диде. Алар алдында җебеп торасым килмәде. Бияләйләремне салып, мылТЫ1ЫМНЫ күтәрдем. Әкрен генә төзи башладым. Төзи башладым башлавын. «Чебенне» нәкъ маңгаена утыртып куйдым. Нәкъ ике каш арасында тора. Әмма, иптәшләр, ике каш астында теп-тере ике күз бар, минем күзләремә туп-туры мөлдерәп карап торучы ике күз бар бит әле!.. То да се... Эһем... һем... Э.ххем!.. Курыкмый. Кәүсә артында гәүдәсе. Бу якта башы. Мина карап тора. Курыкмый. Әжәле җитүен сизгәнгә күрә батыр! а әйләнәләр бит алар. Куянны искә төшерегез. Куркак дип даны таралган куян яралы чакта аучыга ташлана... Бер-беребезне гипнозларга теләгәндәй карашып торабыз... — Атма, зинһар! — дип ялвара энҗе күзләр. — Мылтык алып чыккан идем шул, нишләргә сон? — диләр минем күзләр. — Мине үтереп сиңа ни файда? Без бит дөньяда болай да бик аз — фәкать тугыз ел гына яшибез. Минем әле яшисем килә,— ди тиен. — Кешеләргә синең үзең түгел, тунын кирәк. Тыныч яшисең килгәч, нишләп шундый шәп тун киеп йөрисең? — диләр минем күзләр. — Без бит тайгада яшибез. Ә кыш көннәрендә зәһәр суыклар була. Җылы тунсыз яши алмыйсың, шулай булгач нишләмәк кирәк! Атма инде! — дип үтенә һаман тиеннең күзләре. — Әгәр мин сине атмасам. Озын дустым белән Кыска дустым көләр бит,— дип җавап бирәм киеккә. — Синсн иптәшләрең дә кеше бит, ди бу. Аңларлар. Көлмәсләр. Безнең болай да дошманнарыбыз бик күп. Болай да гомер буе дер калтырап яшибез. Агач башларында гына торабыз. Төрле хәйләләр корган булабыз. Атма, кирәкми. Тыңла, мине, Кеше?!. — Әйе, сезнең тормышка кызыкмас идем мин. — Кара син миңа, Кеше: мин дә сезнең шикелле үк жан иясе бит. Минем дә башым бар, гәүдәм. Кулым, аягым. Күзләрем йөрәгем, үпкәм, тешләрем. Кара син миңа, Кеше, ныклабрак кара: мин нинди матур, тере килеш мин нинди җиңел, үткер! Ә үтерелгән тиендә нинди матурлык бар?!. — Сүзләрең дөрес, чибәр тиен. Сез — тере килеш матуррак. — Син акыллы, Кеше! Үтермә син мине! Минем яшисем килә! Мин торган урман нинди кин, нинди матур! А-а-а, дөнья нинди киң, нинди матур! Дөньяда сезгә дә, безгә дә урын җитәрлек! Без — барыбыз да табигать балалары! А-а-а, яшисем килә, яшисем килә, Кеше!?. Атма, атма син миңа, киң күңелле, мәрхәмәтле Кеше?!. Төшер мылтыгыңны, Кеше?!. — Менә күрәсеңме, мин мылтыгымны төшердем, гүзәл тиен. Яшә! Уйна! Шатлан! Гомерең бәхетле үтсен, иркен табигать тудырган бәләкәч киек. — Рәхмәт сиңа, мәрхәмәтле Кеше!!. — Сау бул, бәләкәй дустым! — Сау бул, миһербанлы Кеше!.. Мин мылтыгымны төшердем дә аркама астым. Эт, җүләрме, акыллымы бу бәндә дигән шикелле гаҗәпләнеп, миңа карады. Хәтта өрүдән туктады Эт хуҗалары да аптырады. — Корылмаганмы әллә? Патронын юкмы? — дип кычкырды Озын дус. — Мә минем мылтыкны! — диде Кыска дус. — Кирәкми,— мин әйтәм.— Әйдәгез киттек. — Киттек?! Кая?!. — Өйгә. — Ә тиен?!. — Ә тиен калсын. — Син нәрсә, инәннен Без күрмәгәндә урлап спирт эчтеңме әллә?-. Шундый шәп, уңай... Атасым килми, гомер итсен, әйдә. Безгә аның ни зыяны тия? — Аучы һәвәслеге юк икән синдә. Хәтерең калмасын, боламык син. — Мин аны үзем... Л\енә кара... Башына гына... — Тимә! Мәңге бәхил түгел минем тиенгә кагылсаң... — Нәрсә, нәрсә?!. ‘ ♦ — Ә?!. * Ауның рәте китте. Озын дусгым белән Кыска дустым үләрлек булып 5 гажәлләнде. Соңыннан көлеп сөйләделәр: ул чагында алар миннән ° башына зәгыйфьлек килмәде микән дип тә шикләнгәннәр... Кайтыр юлга борылдык. Иң алдан — мин, минем арттан — алар. g Алар аргыннан, күңелле генә башланган сунарның кинәт өзелүен g башына сыйдыра алмыйча аптырап, эг иярде. Ә тиен, сөенеченнән яшьле күзләрен сөртә сөртә, мина койрыгын с болгап калды. ж Кайтабыз, кар — шыгырт-шыгырт, шыгырт-шыгырт, дуслар — уф-ых. уф ых, эт — һәү-һәү. һәү-һәү. Бер мәлне «һәү-һәү» кинәг бетте китте. Карасак, Трумэн, койрыгын сөңге итеп, бер аягын күтәреп сузылып каткан. Алдында очы кара озын колакларын шомырайтып, ак койрыгын кысып ак куян утыра. Озын дустым әкрен генә мылтыгын сала башлады. — Атасы булма! — Тфү, тагын — атасы булма. Без аучымы, балыкчымы, сүз талкучымы, наконец? — дип сүгенә Озын дустым. — Монда ниндидер хикмәт булырга тиеш. Үз күләгәсеннән дә курка торган нормаль куян аучы белән эт алдында болай җәелеп утырмас. Әйдәгез, кул белән тотып карыйк әле,— дим тегеләргә. Аптырауның аръягына чыктылар. Пыш-пыш килен мине әрлиләр, сызгырышалар. — Куян нормаль монда, бу үзе ненормаль,— диешәләр. И бу ике тел бистәсенә ачуым килде. Йодрык күрсәттем. Сакланып кына куянга якынлаша башладым. Сарык, кәҗә бәрәне чакыргандай, барәкэй-бәрәкәй дип бераз иелебрәк, тезләрне бөгебрәк, тавык тотарга баргандай кулларны ике якка җәебрәк әкрен генә якынлаштым. Күзләрен тутырып карый, иснәгән шикелле мыекларын уйната, алга-артка колакларын йөртә. Ә китәргә кыймый. Урманда өнсез, кырда койрыксыз мәхлук. Ышанасызмы-юкмы— арслан өстенә сикергәндәй сикердем дә эләктердем тегене! Җәдрә эләккән шикелле дырт итен тартылып кына китте. Кысып тоттым. Чабаланмый. Дер-дер дерелди дә, йөрәге, чыгарга теләгәндәй, дөп-дөп тибә. Озын дустым белән Кыска дустым һәм алар артында торган эт, моны күргәч, бер-берсенен каралыгына гаҗәпләнгән «ч карга шикелле авызларын ачып, шаккатып калдылар. Ышанырга да, ышанмаска да белмиләр. Ышанырлар иде — моңа хәтле ялан кул белән куян тоткан кешене күргәннәре түгел, ишеткәннәре дә булмаган Ышанмаслар иде — каршыларында куян кочаклап мин басып торам Куян да тегенди мондый нәрсә генә түгел, куянның атаманы: буе алгмышалтмыш биш сантиметр, авырлыгы биш кило, биш кило ярым булыр. Озын дустым белән Кыска дустымның ниләр диюен, ул көнне ниләр эшләвебезне сөйләп тормыйм. Анда әллә ни кызык юк. Ә куянны мин тәки өйгә алып кайттым Ветпунктка илттем — иренмәдем. Аның тамагына гөлҗимеш шырпысы кадалган икән Шырпыны алгач тагын нке-өч көн өйдә асрадым да мәктәп-интернаткэ бүләк иттем. Ул интернатның тере почмагы бик бай. Балалар ана. ялан кул белән тоттырганын уйлапмы, «Юаш» дип исем куштылар. Ул озак еллар шунда яшәде. Т «К У.» м 4. 97ГАЗИЗ мөхэммәтшин Хәзер юк инде, картаеп үлде. Юашның балалары, балаларының балалары гына бар. Укучылар шулай да үзен онытмыйлар. Балаларына һәм балаларының балаларына, патшаларга кушкан шикелле «Юаш II», «Юаш III», «Юаш IV» дип тәртип белән исем кушалар. Әле яз көне шул мәктәп-интернатка баргач, бер малайның «Юаш XII» дип сөйләшеп торганын ишетеп калдым. — Шуннан, шуннан? —диде Нурбак.—Сез бит әле ничек аучылар җәмгыятенең башлыгы булуыгызны әйтмәдегез. — Инде әйтеп бетердем, әз генә калды,— диде Аучы.—Тегеләр икәүләп шуннан соң мине мактарга тотындылар, мин сезгә әйтим. Шартлаталар гына. Мин, имеш, бөтен тпрә-якка атаклы аучы, мин, имеш, бөтен тайганы биш бармагым шикелле беләм. Алай гынамы әле! Тайгадагы җәнлек-җанварларның ояларын, ул ояларындагы балаларына хәтле белә, диләр. Ул хәтта куян, кыр тавыгы ише нәрсәләргә безнең шикелле җүләрләнеп мылтык күтәреп йөрми, аларны артларыннан куып коры кулы белән генә эләктереп ала, диләр... Китте сүз, таралды сүз. Бер ни эшләр хәл юк. Кайберәүләр ышаналар. Ау белән әз мәз таныш булганнары мыек астыннан гына елмаеп тора. Менә шул көннәрдә мине бу эшемә тактылар да инде. Кызыл тел кызык итте. Көлке генә бит бу, туганкайлар, Озын дустым белән Кыска дустым дип аталган нәстәкәйләр шаярып кына сөйлиләр, дидем. Беләбез, безгә шундый кеше кирәк тә инде, диделәр. — Күренә, тегеләрнең ышанычларын аклагансыз!—диде Петр Петрович. — Акладым. Хәзер өлкәдә дә безнең районны бик яхшы беләләр. Менә әле тагын киңәшмәдән кайтып киләм. Тагын бүләкләделәр. Тагын сәгать... Аучы сул кулының җиңен күтәрде. Кул беләзегенә рәттән ике сәгать тагылган иде. — Монысы, хәзерге бүләк — «Свет». Тузан да, су да үткәрми. Монысы үткән елгы иде. Өйдә тагын икәү бар. Инде алар миңа дүрт сәгать бирделәр. Сәгать тә сәгать... Нигә? Биргәннең битенә карама. Сәгате дә ярап тора. — Димәк, чыннан да яхшы эшлисез. Районыгыздагы аюларның кирәген бирәсез икән. Бөтен өлкәне мех белән күмгәнсездер инде? — Нәкъ киресенчә,— диде Аучы, пинжәк төймәсен каптырырга тырышып.— Без инде моннан өч ел элек язгы һәм көзге ауны тыйдык. Җәнлекләрнең һәм кошларның баш санын исәпләдек. Безнең җәмәгать инспекторлары районыбыздагы һәр аккош оясын, сазларда торна күкәй баса торган һәр түмгәк башын белә. — Кызык сез! Ул чакта аучылар җәмгыяте нигә кирәк соң? — Җәнлек-җанварларны һәм кош-кортларның хәзер булганнарын саклап калу, баш саннарын арттыру өчен. — Шуның белән мәтәшмәсәгез, тайгада киек азмы әллә? — Аз. Соңгы елларда безнең район территориясендә алар бик нык кимегәннәр иде. Чара күрмәсәң, җир йөзеннән бик күп кыйммәтле җәнлекләр югалган шикелле, болары да югалырга мөмкин иде. Аларны кырып бетерәчәкләр иде... Нурбак, бәләкәй блокнотыннан аерылмады, сызгалый торды. Анык башында ау турында, тайга җәнлекләре тайга сукмакларында еш бул- маса да очрап торган маҗаралар турында язу теләге туды бугай. Күзләренең ялтыравыннан һәм кулларының кызу-кызу хәрәкәтеннән шул сизелгән төсле иде. Ул, мөгаен, әгәр бу кеше минем районда булса, мин моның хакында һичшиксез бер-ике подваллык шәп кенә очерк язган булыр идем дип тә уйлады булса кирәк. Аучыга тутырып-тутырып караган чакларында күзләрендә үкенү һәм әз генә уфтану да бар нде шикелле. Уйчан кеше, Аучыга башта игътибар итмәсә дә, сонга таба кызыксынып китте. Янакларыаа таянып, вакыт-вакыт күзләрен күтәреп ана карады. Кешеләргә кушылып көлгәндәй итте: ирен читләре сизелер- сизелмәс кенә дерелдәп китте, һәрхәлдә, уйчан һәм моңлы'күзләрендә . шаян очкыннар кабынып кабынып куйды. * Аучы хикәясе Тамара өчен география белән зоологиянең, мәктәпләр- « дә һәм ВУЗларда үтелмәгән өр-яна бүлеге иде. Менә хәзер бу чит-ят ” кешеләр янына утырып, мона хәтле күрмәгән һәм белмәгән, күрермен ы дип тә уйламаган чит-ят жирләргә барганда алар турында азмы-күпме £ белебрәк баруы кыз өчен бик әйбәт иде. Бер карасаң, кызыктыра иде £ бу, икенче яктан, куркыта да иде. Юк, җәнлек-жанварлары, усал кыш- £ лары белән дә, чебен-черкиләре, төпсез сазлыклары белән дә түгел, £ таныш булмаган серлелеге белән куркыта иде аны ул барып дөнья көтеп яшәргә, тормыш корырга тиеш булган яна яклар. Хәер, таныш түгел һәр нәрсә башта серле тоела. Танышып алгач, кеше аларның бернинди сере юклыгын, хәтта кул белән капшап, күз белән күреп карарга мөмкин булган гади нәрсәләр, гади тормыш икәнен белә. Юлга чыгып, яңа жирләргә килүче кешеләргә бик таныш бу тойгы. Петр Петрович Аучыга текәп карап: — Мин сезнең турыда ишетеп белә идем инде. Менә танышырга да туры килде,— диде. — Юкты-ыр,— диде Аучы, шатланып,—мине шул... райочда таныш лар белсә белә инде. Петр Петрович, аның бу сүзләрен игътибарсыз калдырып. — Ьуш вакытыгыз булса, мин сезнең белән кайбер нәрсәләр хакында киңәшер идем,— диде. — Рәхим итегез, рәхим итегез!—диде Аучы тагын да нык шатланып— Киңәшер сөйләшер өчен берничә минутны һәр вакыт табып була. — Рәхмәт! Аучы тулы ияген уч төбе белән ышкый-ышкый шаян соры күзләре белән юлдашларына карап алды. Аннан күлмәк якасының юл буе һич каптырылырга теләмәгән төймәсен меңенче тапкыр каптырырга азаплана башлады... 10 Айзат ана карап көлемсерәп куйды. Ул әле мона хәтле тайга урманнарын жәнлек-жанварлар белән кайнап торган шикеллерәк күз алдына китерә иде. Китапларда шулай язалар, киноларда шулай күрсәтәләр бит. Айзат шундый картиналарның берсен Чәчкә белән дә караган иде. Казанга Олег Лундсгрем килгән, һәм шәһәр чшь-жилкенчәгенен шул сәбәпле кая басарга белми тилмереп йөргән көннәре иде Бе'» кичне Айзат белән Чәчкә дә, аның концертына эләгә алмабызмы дип. Жыенып чыгып киттеләр. Бүген генә стипендия бирүләре дә ярап куйды. Артык байлык адәмне аздырыр дигәннәр бит: малай да эшне байларча тотты. Башта «Чыршы»га керен өчәр йомарлам мороженое ашадылар. салам белән сөт коктейле суырдылар Нәзакәтле кызкыркын чат ябышып ятучы бу баллы һәм шикәрле тәгамнәрне электән үк өнәмәсә дә. Чәчкә белән йөрн башлагач, Айзат та аларга яхшы гына ияләшеп килә нде инде. Коктейльләрен суырыл бетергәч, урамга чыгып. Болак буйлап спорт сараена юнәлделәр. Юл та барганда Айзат Чәчкәгә ландыш букеты алып бирде. Болар әле кыкгырау сыман ак таҗларын яна гына ачып килүче беренче чәчәкләр нде. ГАЗНЗ мохәммәтшии Чәчкә букетны рәхәтләнеп исни-исни: — Рәхмәт! — диде. Ләкин шунда ук йөзен җитди итеп: —Син бигрәк байларча кыланасың. Киләсе көннәр турында да уйларга кирәк,— дип өстәде. — Пүчтә-әк! — диде Айзат, кулын селкеп.—Ир бай түгел, күңел бай. Мин сина миллион сумлык чәчәкләр букеты бүләк итәр идем әле, кызганычка каршы, миллион сумым гына юк. Ләкин кайгырмыйбыз. Акча бездә күп түгел, Кирәгенә юк түгел. Килә тора, китә тора. Кирәгенә «.итә тора... Алар шулай уйнап-шаярып Болак башына барып җиттеләр һәм спорт сараена борылдылар. Борылдылар да шаккатып туктап калдылар: бүген Олег Лундстрем оркестры концертлар бирә торган спорт сараеның алды, чуп-чуар шәлъяулык япкан шикелле, аллы-гөлле төсләргә кергән иде. Төрле төстәге, төрле фасонлы матур кием кигән матур кызлар, сөйкемле егетләр, парлы һәм парсызлар ишек ачылуын көтеп төркем-төркем, ялгыз-ялгыз басып тора, аллеялар буйлап әкрен генә арлы-бирле йөри, сөйлэшә-көлешә, ә кайберләре, Киров урамыннан агылып төшкән трамвай, троллейбуслардан чыккан кешеләрнең җиңнәренә асылынырдай булып, «артык билетыгыз юкмы?» дип теләнә иде. Кыскасы, спорт сараеның киң баскычлары да, тирә-яктагы урам- мәйданнар да, зур ярминкәләрдәге шикелле күзнең явын алып, шау- лап-гүләп тора иде. — Бәхет булмады,— диде Чәчкә. — Бәлки булыр әле, бераз көтик. Өметеңне өзмә, күңелеңне бозма,— диде Айзат. — Оптимист,— диде Чәчкә. — Пессимист,— диде Айзат. — Белмим шул, егеткәем, нинди җүләр бәндә мондый концертка билетын ычкындырырга теләр икән’ — Өметегезне өзәргә ашыкмагыз дим бит. Хәй Вахит абзагыз ни дигән? Бәлки безнең дә кинәт күк капуыбыз ачылып куяр! *. Ләкин егет белән кызга күк капусы ачылмады. «Теләнчеләр» төркеменә кушылып, «артык билетыгыз юкмы?» дип күпме генә сорап торсалар да — булмады. Сарай ишекләре ачылды. Бәхетлеләр эчкә кереп китте. Бүгенгә керә алмаганнар тагын әзрәк тордылар да таралыша башладылар. Айзат белән Чәчкә дә «Спутник»ка күтәрелде. Соңгы билетларны эләктереп «уф. тәки булды» дип, тар һәм караңгы баскычтан залга чабып менеп киттеләр. Картина Себер аучылары турында иде. Ул болай да бик шәп, осталарча төшерелгән, шуның өстенә төсле дә булгач, тәэсир көче бик нык иде. Тайганы кыш көне дә, җәй көне дә, астан да, өстән дә күрсәттеләр. Менә аучылар һәм җәнлек-җанварлар тормышы башланды. Кырмыска оясын туздыручы соры аю күренде. Баласын Иман елгасына алып төшеп су коендыручы кара аю, аның шук баласының чыелдап елавы, качарга омтылып чабалануы, әнкәсенең ул тыңлаусыз җанга ачуы чыгып, колак төбенә кундыруы залда рәхәт көлү уятты. Аннан соң кешеләрнең ерткыч хайваннарны аулавы, ерткыч хайваннарның, үз чиратларында, үз туганнарын—көчсезрәк җәнлекләрне аулавы күрсәтелде. Уссури юлбарыслары сөңге тешле зур авызларын киереп ачып, күк күкрәгән тавышлар белән ырылдаганда көләргә теләүчеләр табылмады, һәркем, йөрәгенең дерелдәвен һәм әз-мәз шомлануын 1 Хәй Вахитның «Күк капусы ачылса» дигән водевиленә ишарә. күршесеннән яшерергә тырышып, бу кансөяр ерткычларның зәһәр матурлыгына һәм тимер мускуллы көч-кодрәтенә сокланып утырды. Менә бер чакны агач ботагында корбанын сагалап яткан селәүсен кар өстеннән сикерә-сикерә үтеп баручы зифа боланга ташланды, һавада дуга ясап, анын нәкъ аркасына килеп төште Мескен болан адәм тавышлары белән чыр-чыр акырып, жан көче белән тартышып, ф тыпырчынып караса да, хәлсезләнеп җиңелде. Селәүсен аны егып салып умыра, ботарлый башлады. Салкын һавага җылы иттән пар күтә- g релде, ап-ак кар өстенә кып-кызыл каннар акты. Алдагы язмышыннан g һич тә гаме булмаган, әле моннан күпме генә вакыт уйнапшаярып а йөргән яшь һәм сәламәт болан инде пыялаланырга өлгергән тонык жан- % сыз күзләре белән залдагы кешеләргә бик озак карап ятты Бу —нечкә күңелле ханымнарны гына түгел, гомерләрен кибеттә ит £ чабып үткәргән үгез муенлы ирләрне дә тетрәтерлек күренеш иде. Кар- § тина төсләр белән дә эшләнгән булгач, ак кар, ак кар өстендәге кызыл . кан таплары, кызгылткөрән ит кисәкләре кешеләрнең зиһененә һәм * психикасына тәэсир итә, үзеннәнүзе күзләрне йомдыра, аска карарга ~ мәҗбүр итә иле. Шул чагында Чәчкә, үзе дә сизмәде бугай, шытырдатып Айзатның ь беләген кысып алды. Бәләкәй генә, матур гына кулга шундый көч 2 кайдан килгәндер: Айзат кычкырып җибәрә язды. Кинодан чыккач, Чәчкә: о — Айзат, син шунда яшәр идеңме? Аучы булыр идеңме? — дип * сорады. г — Син кушсаң, мин җәһәннәмгә китәргә риза. Син әмер генә бир,— „ диде Айзат, шаярып. = — Мин чынлап сөйләшәм,— диде Чәчкә, моңа бераз хәтере калып — ” Табигатьнең кырыс урыннарында, мина калса, ниндидер батыррак, u түземлерәк кешеләр яшидер һәм эшлидер кебек. Син дә шулар арасында була алыр идеңме? Моңа синең көчен җигәрлекме? Соравымның мәгьнәсе шул. — Алыр идем дип уйлыйм. Башта кыен булса да, әкренләп күнегелер иде. Адәм баласы мичтә кызган тимер шикелле — аны теләсә нинди формага кертергә мөмкин,— диде Айзат, җитди итеп. — Миннән булмый. Мин бик көчсез кеше,—диде Чәчкә, уфтанып — Мин үземне беләм. Төрле яклап өйрәндем Физик яктан та, рухи яктан да мин үземнәнүзем канәгать түгел. Ничекләр генә укытырмын мин? Балалар тыңламаслар мине, юк, тыңламаслар. Мин практика үткән мәктәптә алтынчы класста өч ел утырган бер малай бар иде. Фамилиясе Маршалюк. Класстагы бүтән малайларга үзен «Маршал* дип йөртергә куша икән. Аңа IX класста булырга кирәк, ә ул һаман алтынчыда. «Мәктәптә беренче көнем* дигән сочинениесендә ничек дип язып куйган шул малай, беләсеңме? Ужас! «Бөтенесе дә тантаналы линейкага киттеләр, ә мин мәктәп артына тәмәке тартырга киттем»,—дип язган. Шундыйлар эләксә — беттем. Алар мине елатачаклар. Я шунда үзем колакларына ябышырмын. — Физик яктан канәгать түгел дип юкка борчылмыйсың микән, диде Айзат, һаман да авыртып торган беләген капшап Шулап ук рухи яктан да батыр кыз син, теләсә нинди класска үзеңне яраттыра аласың. Ләкин кара аны, класс җитәкчеләреннән үзеңне яраттырырга тырышма. Ир зат класс җитәкчеләреннән диюем... Аннан сүз әле генә карап чыккан картина тирәсендә әйләнә башлады. Картинада җәнлек-җанварлар бик күл төрле һәм үзләре дә күч иде. Тайга киеккошлар белән мыжлап тора икән, дип уйларга мөмкин, һәрхәлдә, тайга белән әз таныш тамашачыда шундынрак тәэсир калырга мөмкин иде. Операторларның шул җәнлекләрне генә саклап торып пленкага эләктерүләрен кем белгән! Әмма алай түгел икән. Дөрес, җанварлар күп тайгада. Ләкин тайга үзе дә Татарстан урманнары гына түгел бит. Тайга үзе дә меңнәрчә чакрымнарга сузылган. Җәнлекләр әнә шул иксез-чиксез урманга таралганнар. Шуңа күрә аларның күплеге сизелми. Аларны еш күреп тә булмый... Алар, кинодан чыккач, хәзер генә күргән урманнарга үзебез дә барып керербез дип уйламадылар, әлбәттә. Кайта-кайта, сөйләшә-сөйлә- шә тайга темасы сизелмичә генә телләреннән төшеп калды. Стадион алдындагы трамвай тукталышына җиткәч, Чәчкә Айзатка көтелмәгән сүз әйтте: — Мин сине иртәгә кунакка чакырам,— диде. — Кунакка!? — диде Айзат, аны бик үк аңлап бетермичә. — Әйе,— диде Чәчкә, елмаеп.— Кунакка. Үзебезгә. — Нәрсә? Мәҗлес җыясызмыни? Бәйрәм вакытлары да түгел шикелле. Әллә берәрегезнең туган көне-мазармы? — Юк. Болай гына. — Кемнәр килә? Кунак-төшем күп җыеламы? — Курыкма, батыр егетем, һич кем юк. Әти дә әни, плюс син дә мин, буладыр дүрт бөртек. — һе, кызык әле бу, менә, тора торгач бер амин!.. — Аминыңны өстәл яныннан кузгалганда тотарсың. Ә иртәгә үзеңне карабрак кил. Кырыныбрак, чистарыныбрак дигәндәй Хәер, үзең беләсең. Син һәр вакытта бик купшы йөрергә яратасың. Кешедән оял- масаң, пудра белән иннектән дә баш тартмас идең... Шулаймы, егетем?.. Үпкәли күрмә тагын, ходаем. Шунда кинәт Айзатның зиһене яктырып киткәндәй булды. Ул Чәчкәгә туп-туры карап торды да: — Ә-ә-ә, аңладым! — дип кычкырып җибәрде. — Әкрен,— диде Чәчкә.— Нигә кычкырасың? Күрмисеңмени, як- ягында кешеләр ич! — һәм аны пыяла будкага алып керде,— Я, нәрсә аңладың? •— Әти дә әни, син дә мин, Мөхәммәтәмин... — Сои?!. — И Чәчкә! Нигә аны әти-әнинең сине күрәсе, танышасы килә дип кенә әйтмисең?.. Бу — егеткә бик нык тәэсир итте. Аларның авылында һәм тирә-якта Айзат андый гадәтне белми. Кыз күзләү, кыз күзләргә бару гадәтләре бар. Ләкин авыл халкы һаман да үзенең ата-бабадан калган гади йолалары белән яши. Авыл җирендә, гадәттә, егетләр һәм кызлар бер үк урамнарда, урман-болыннарда, су буйларында бәләкәйдән үк бергә шаярып, уйнап-көлеп, бергә эшләп үсәләр. Бер мәктәптә укыйлар. Бер-берсенә өйрәнәләр, ияләшәләр. Аннан соң кинәт серле һәм матур көн килә дә кичә бернәрсә дә сизми йөргән егет белән кыз бүген әллә нишләп бер-берсенә күтәрелеп тә карый алмый башлыйлар... Ике яшь йөрәк кеше күзенә күренмәгән моңлы һәм рәхәт җепләр белән тоташа. Шулай, сиздерми генә, дөньяда тагын бер мәхәббәт туа... Күңелләр уяна, күңелләр нурлана. Җан азабын да, җан азыгын да белә башлый. Әти кеше белән әни кеше, егетнеке булса кызны, кызныкы булса егетне — тууларыннан алып хәзерге көннәренә чаклы энәсеннән җебенә кадәр белеш торалар. Гадәтен дә, акылын да, сәләтен дә, холкын да. Шуңа күрә авыл халкы егет, я кыз белән танышу мәҗлесләре үткәрми. Күрше авыл егетләрен һәм кызларын да белеп, күреп йөриләр хәйләкәр әткәй-әнкәйләр. Бу очракта да өйгә чакырып танышу кирәкми. Тагын өченче төрле дә була: шәһәрдәге малайларыннан хат килеп төшә: өйләнгән; читтәге кызлары сәлам яза, сәлам ахырында: тормышка чыккан Монда инде башны ташка орыр хәл юк —язмышына язган икән, өлешенә тигән көмешен яшьлек әллә каплардан эзләп таба. Хәер, бабай белән әбиләр, әткәй белән әнкәйләр башларын ташка бәрергә таш эзләп йөрмиләр. Быелгы тәкәләрне көтүдән алып калып, ипи, * көрпә ашата башлыйлар. Тозлы итләрне янә бер карал кисмәккә сала- х лар һәм кисмәкне кар базына төшереп бозга күмеп куялар. Каклаган g казларны кояшта тагын ике-өч көн җилләтеп алалар. Балыкчыларга g алдан ук кара балыкларга, табан балыкларга заказ бирәләр, кибет ш тирәсендә бик еш күренә башлыйлар .. Шулай итеп сабан туйлары җитә. Авылга әле монарчы хат ашз g гына таныш яшь кияүләр, яшь киленнәр кайтып төшә. Алар белән £ рәтләп танышу менә шунда гына була... к Ә монда икенче төрлерәк шул... ❖ Айзат, Чәчкәне тугызынчы трамвайга утыртып озатып җибәргәч, - әнә шуларны уйлый-уйлый кайтты. Күнелле дә иде аңа һәм бераз = шикләндерә дә иде. Килүдән чакыру кыйбат дип гади кунакка чакыру 3 гына түгел бит. Аны карау өчен, сынау өчен чакыралар Безнең Чәчкз £ белән чуалган егет кәмэше ниндирәк бәндә икән, янәсе Чәчкәгә торыр а лык микән? Авылның пешеп җитмәгән төче күмәче түгел микән? Үзs үзен тота беләме? Акыллымы’ Кеше белән сөйләшә беләме? Төскә- * бнткә бик төшеп калганнардан түгелме? Буесыны ничек? Бик бәләкәй 2 түгелме, я баскетбол уйнарга йөрмиме? Алай.мыболаймы? Тегеләйме’ * Фәләнме-төгәнме?.. Кыскасы, бер баш алдында мең сорау. Бөтенесенә 2 дә җавап бирергә кирәк, һәм фәкать бишле белән дүртлегә генә. Телә- » сә нинди дәүләт имтиханнарыннан каты бу, каты!.. Айзат Чәчкәгә дә үпкәләп куйды. Авылда кызлар белән егетләрнең кем белән йөрүләрен әтисе белән әнисенә сөйләп торганын кемнең күргәне бар? Алла сакласын! Тегеләр бер нәрсә дә белмичә, уйламастан болариың күңел кошлары турында сүз кузгатсалар да, яшьләр оятларыннан комачтай кызарынып гизрәк ишек алдына чыгын таярга тырышалар. Әти-әнигә кайтып сөйләү — кая ул! Дөньяда юк андый хәл!.. Ә монда бар икән андый хәл Чәчкә аның турында әтиләренә әйтеп бара икән, ә! Шулай тәрбияләнгән. Оялмый. Алар өчен бу гап-гади эш. Хәтта зарурый. Балабала ди-ди, бала йоннарын коеп үстергән фәрештә валчыгыдай бер бөртек кызларының киноларга кем белән йөрүен, буш вакытларын кем белән үткәрүен белергә тиештер инде алар... Айзат монастырьга кайтып керде дә караватына сузылып ятты Әле бер якка, әле икенче якка әйләнде, «һе, кызык әле бу, менә, тора торгач бер амин», дип сөйләнде. Нн кадәр җор егет, батыр егет булып кыланырга тырышмасын, үз-үзенә «пүчтэк, кеше күрмәгәнме, барырмын да кайтырмын» днп тукымасын, күңел тынычлыгы югалган иде инде. Иртәгә булачак очрашу аны оялта да, куркыта да иде . Нариман,—Айзатның ярты кабымлык икмәкне икегә бүлеп каба торган, бер җептәге ике төймә, бер төптәге ике тирәк шикелле яшәгән Дусты,— акча барда бүредәй, акча юкта шүредәй бергә көн күрүче, эч серләрен уртаклашучы элекке старшина түр почмактагы үрыныннаа аңа карап-карап ятты да торып янына килде. — Бар әле, тегендәрәк ят әле,— диде. Айзат стена буенарак күчеп ятты. — Ботинкаларыңны сал. ичмасам.— дип куйды. Нариман яткан килеш аягын аякка ышкып алды. Ботинкалары Дөпелдәп идәнгә төште. Старшина Айзатнын колагыннан тартып, башын үз ягына борды да күзләренә карады. — Я, ни булды? — Бер ни дә булмады. ■— Чәчкә белән ачуланыштыгызмы әллә? — Ю-ук. — Нәрсә «юк» булсын! Күреп торам бит — дельфин шикелле пошкырып ятасың. Айзат аңа үзенең иртәгә кунакка чакырылуы турында сөйләп бирде. — Да-да,— диде Нариман түшәмгә карап яткач,— сезнең эшләр тирәнгә киткән икән. Ну, һәр хәлдә, молодец! Менә дигән беренче сорт Казан кызын кулга төшердең. Менә бит танцевать итә белүнең файдасы! — Нишләп кулга төшерим, мин аучы, ул кош түгел лә! — Кош, кош!.. Гыйшкыннан сары булган сандугач, карлыгач — күклемне ач! Кошның да ниндие әле! — Нариман!.. — Я. ярар, бетте. Болай гына... Әйтелә торган сүз. — Син лутчы киңәш бир: нишләргә миңа? — Ничек «нишләргә»? Барырга. Күрәселәре килә икән — күренеп кайт. Тынычлансыннар. Куркасыңмы әллә? — Әзрәк. — Ира белән Мамадышка кайтып килдек. Әниләренә. Мин булып мин шөлләдем, малай. Синең сыңар гынамы әле—старшина! Яшь солдатларның котын алып тора идем. — Соң? — Мең мәртәбә сөйләдем, беләсең. Утырып көлә-көлә бер чәй эчкәч курку бетте. Чуртым да юк. Әнисе дә, апасы да бик шаян, гади булып чыкты. — Болар гади түгелләр. Әтисе — фән кандидаты, доцент. Әнисе, домохозяйка булса да,— доцент хатыны. Кайбер зур кешеләрнең хатыннары ирләреннән яман була, ирләрен кар өстеннән ялан аяк йөгертә. — Шулай икән, үзеңне алар алдында именно бик шәп итеп күрсәтергә кирәк. Простой түгел — ут егет! Ничек киенергә, баргач нишләргә. өстәл янында үз-үзенне ничек тотарга — минем Ира белә инде аны. Хәзер әйтим әле. Нариман утырып ботинкаларын кия башлады. — Тукта, җенләнмә,— диде Айзат, аны тотып.— Моны бөтен кешенең белүе мәҗбүри түгелдер лә? — Ира чит кешемени? Минем йөргән кызым, синең группадашың. Әзрәк репетиция кирәкме — кирәк. Без, ике кара мужик, бу нәзакәтле мәсьәләләрдә ни беләбез. Сукыр тавыкка бары да бодай. Анная— син безнең институт егете. Пединститут йөзенә тап төшерергә ирек бирмәбез без сиңа, малай. Белеп тор!.. Нариман, көзге алдында юка чәчләрен тарап алганнан сон, унөченче бүлмәдә яшәүче Ирасы янына киңәш-табышка китте. Айзат: «Әй, теләсәң ни эшләсәнә», дигәндәй кул селтәп, тагын ятып калды. Әмма киң күңелле Нариман белән анын үзенә ошаган Ира, икәве генә киңәштабышның очына чыга алмыйча, ярдәм сорап күршеләренә дә мөрәҗәгать иткәннәр иде, ахрысы. Ираны җитәкләп Нариман кайтып керде. Ира ак тешләрен ялтыратып: — Карале, Айзат, чынмы бу? Иртәгәме? Чәчкәнең әти-әнисен күргәнең юк идемени? Аларның да сине күргәннәре юк идеме? —дип гадәтенчә, үзенең бер соравына да җавап көтеп тормыйча кызу-кызу төпченә башлаган иде, туктарга мәҗбүр булды: каты гына ишек шакыдылар. — Мөмкинме? лип. бер кемнән дә, бер нәрсәдән дә курыкмаучы, укытучы Фруменьны күзенә карап «Трумэн» дип йөртүче, кнн холыклы, шаркылдык, каты сөякле, каты куллы, кызлар атаманы Әминә атылып керле. Аның артыннан ике юаш кыз — ике Равилә күренде. Биш секундтан соң тагын ике кыз — ике Роза ишек шакыды. Ишек шакымый гына түгәрәк гәүдәле, килешле генә китек тешле Илзирә, сипкелле Сима белән ▲ сипкелле Наилә, бәләкәй Бәйнә, башкорт кызы Әлфия, күнел төшенкелеген белмәүче, һәр вакыт көләч Августина һәм бер көтү башка кыз- ® лар күренде. Иң соңыннан, иптәш кызларының җилкәләренә кача- - поса, әле һаман да дунгыз ите эләкмәгәе дип, ашханәләргә кермәүче “ һәм моны һаман да бик нык яшерүче мыштым Сания керде, һәм кара- £ ват башына аркасын терәп, башкаларның чыр-чу килүен шыпырт кына В тынлап тора башлады. Сигезенче бүлмә малайлары аптырап калды Уку-язуларын ташлап: s «Ни булган, ник бу чәчле бикәләр монда тулды, танца ясыйлармы әллә * бүген’» дип сорашырга тотындылар. Сәбәбен белгәч, көлеп җибәрде- _ ләр, шундук кызларга кушытып киттеләр һәм Айзатка алардан да z уздырып киңәш яудыра башладылар. — Туктагыз, бака күле ясамагыз,— диде армиядә танкист булган ► һәм аннан кайткач Актаныш районында ике ел укытып, өс-баш карап 2 запас белән килгән тәҗрибәле Гариф,—Мин беләм: мондый чакта нн s әүвәл кием кирәк. Киендерсәң, киндер таягы да кияү була — Гариф абый дөрес әйтә. Килеп керү белән аларнык күзе синең © киеменә төшә,— дип кычкырдылар кызлар. a — Киеменә карап каршы алалар, акылына карап озаталар,— диде, п бу жен туена катнашуны кирәк тапмыйча һаман укып утыручы күз- - лекле Равил. — Син тыгылма, «ученый»,— дип кычкырды Әминә — Безнен Айзат, u аллага шөкер, кайберәүләр шикелле акыл сорап күршегә кермәлс түгел. — Ә-әй, мина калса... Әйттем исә кайттым, тәүбә-тәүбә... Акыллыдыр, акыллыдыр. Акылсыз булса, көтүегез белән артыннан чабып йөрмәс идегез, — диде Равил, көлемсерәп, һәм яңадан фонетикасына чумды. Рус-татар бүлегендә укучылар старостасы Закир да (аны үзенең группа кызлары Захар Петрович дип йөртәләр иде) сүзгә кушылды: — Сез туктагыз, шаулашасыз да шаулашасыз, һич нн аңлап булмый. Кешегә барырга кирәкме—кирәк. Бару өчен кием кирәк. Шулай булгач, әйдәгез, ипләп кенә тикшерик — нинди киемнәр белән барырга тиеш ул? — Айзат, институтка йөри торган костюмын ярамый, минемчә,— диде нәкъ ике кара кашы арасында һинд хатын-кызларыныкы шикелле матур гына миңе булг«зн Регина. — Бәй, мин бүтән нәрсә киим ди! Бальзакнын гыза ул йөз утыз жилеты булган,— диде Айзат, аптырабрак. Пөхтә һәм сак торырга яратучы Рәисә: — Башта карарга кирәк, нинди нәрсәләрең бар сон? Бәлки үз күлмәкләрең дә ярый торгандыр,—дип, күзләре белән аның чемоданын эзли башлады. — Рәйсә дөрес әйтә, кызлар,—дип, ак мәрмәр кебек ак йөзле, кап- кара күзле, кара кашлы, кара чәчле, тулырак кынз алсу иренле, зифа гәүдәле чибәр Ләлә аның сүзен куәтләде.— Үзенев дә әйбәт әйберләре бар ич аның. Каралган булса хәзер юып, үтүкләп бирербез. Айзатның чемоданы ачылды. Аннан күлмәк-майка һәм вак-төяк Шырдымбырдым алып караватка тезделәр. МоныСы ярый, тегесе ярамый дип бәхәсләшәбәхәсләшә, яшел нейлон күлмәк сайлап алдылар. — Карале, шушындый матур күлмәгең дә бармыни әле?!—дип гаҗәпләнделәр. — Менә саран! — Кими. Сандык төбендә яшереп яткыра. ■— Әл-Җәһизнең «Сараннар турындагы китабындагы» Хөрәсән сараннары кебек. Равил китабыннан башын күтәрде: — Әгәр бик беләсегез килсә, Әл-Жәһиз ул язучының кушаматы гына. «Акай күзле» дигән сүз. Аның чын исеме — Абу Госман Амр иба бахр ибн Махбуб аль-Кинани аль-Барси. Менә вәт! Бик беләсегез килсә — белегез. — Тик тор син, «ученый»,— дип кычкырды аңа берьюлы берничә кыз.— Нинди әйбәт нәрсәләрең бар — давай? Галстугың шәпме? — Бәй,— диде Равил, юри шаккаткан кыяфәт белән.— Мин нигә жнде ятка хәләл галстугымны тактырып җибәрим! Мин куенына керәсе кызмы?!. Равилне кызлар коридорга куып чыгардылар. Ул шулай да соңгы минутта ишекне ачып кычкырырга өлгерде: — Исмәгыйлне чишендерегез. Ул кичә чех бишмәте алды. Исмәгыйл — сигезенче бүлмәдәге иң бәләкәй кеше. Тар күкрәкле, нечкә беләкле һәм ябык йөзле бу егетне бүлмәдәшләре еш кына дусларча котыртып, кыздырып алалар иде. — Исмәгыйл, әпәйне күбрәк ашарга тырыш син, нәнәм. Көч — әпәйдә. — Көн саен сыра эч. Сыра симертә. — Сыра эчне күпертә. Узган елны Исмәгыйл җилле генә кызып кунактан кайтты. Башта бер кулы белән карават башына тотынып, икенче кулын болгый-бол- гый, товарищи, Советский союз... дип, халыкара хәл турында озын гына лекция сөйләде. Лекциясен игътибар белән тыңламауларына ачуы килеп, бокс буенча РСФСР чемпионы исемен алган Шәүкәтне коридорга куып чыгарды. Әле моның белән генә канәгатьләнмичә, бүлмәдән бүлмәгә кереп Шәүкәтне эзләп: «Кая качырдыгыз ул малайны, мин аны тапсаммы... Ул имансыз минем кулга эләксәме... Мин аны муеныннан менә болан гына тотам да... Менә болай гына күтәреп атам да бәрәм...» дип күкрәк сугып, күркәләнеп йөрде. Бу мәзәк кичтән соң егетләргә көлү өчен тагын бер сәбәп артты. — Исмәгыйлгә эчәргә ярамый — котыра! — Якын бармагыз — җаныгызны ала! — дип шаярта башладылар. Исмәгыйл моңа үзе үпкәләми. Туктагыз әле, көлегез әле, көл. Бер көчләнеп кирәгегезне бирермен әле дип, көлеп кенә тора иде. Исмәгыйл Равилгә тавык күкәе хәтле йодрыгын янап калды. — Кара аны, телеңә бик салынасың әле. Конспектыңны күчерт дип ялынып килмәссең микән?!. Аннан сон чемоданыннан капрон галстук алып бирде. — Галстукның размеры юк. Ул Тарапунькага да, Штепсельгә дә ярый. Мә! — Менә!.. Менә!..— дип шатланып кычкырдылар кызлар.—Яшел күлмәккә яшел галстук. Ачты да җибәрде. Молодец! — Минемчә, болай ярамый. Кызлар, егетләр Карлга борылып карадылар. Карл бик культуралы, күп укыган, күпне белүче, анын өстенә. һәр кешегә ярдәм итәргә, киңәш бирергә, гомумән, берәрсенә кечкенә генә булса да файда итәргә атылып тора торган, коңгырт чәчле, уйчан ак йөзле студент иде. Ул кием-салым мәсьәләсендә дә яхшы гына «йөзә». Ыспай киенеп йөри, бурычка һәрвакыт акча биреп тора. Анын бер генә сәер гадәте бар: сөйләшкән ксшесенен беләгеннән эләктереп ала да аны озын бармаклары белән кыса-кыса сөйләшә иле. Карл әле дә кызларны аралап уртага керде дә Айзатнын терсәктән югары жирен эләктереп алды. — Тантаналы һәм рәсми җирләргә барганда кара костюм кияләр. Синең бу — тантаналы нәрсә бит, минемчә! ф — Тантаналы, тантаналы!—дип, Айзат өчен җавап бирделәр икесе дә озын ике Наилә берьюлы.— Сөйгән ярының әти-әнисе белән күре- « шергә барсын да... Моннан зур тантана дөньяда юк — Кара костюмга ак күлмәк, сары, көмеш сыман, я кара галстук ” сайлыйлар. Кара оекбаш, кара ботинка кирәк. Үзенен мич янындагы урынында, гомуми шау-шуга әлегә катнаш- х мыйча, кыздырылган аю ите ашап, Башкортстан егете географ Ирек £ утыра иде. Ул бүлмәдәге егетләрдән әз генә өлкәнрәк: институтка s армиядән сон килгән. Үзе уку өстенә, Казанның ниндидер кичке мәктә- ф бендә укыта да. Стипендия лә алгач, укыткач та, сигезенче бүлмәдә ин _ бай кеше шул. Кырыкмыш тай шикелле койрык чәнчеп чабар яшьтән 2 узган, сабырланган. Кайвакыт ике борынга бер савыт оештырабызмы g әллә дигән коткы сүзләрне башлаучы булса да. акчасын артык әрәм- ► шәрәм итми. Җаны теләгәнне — бәясенә карап тормый — рәхәтләнеп 2 ашый. Китап җыя, кием-салым ала, әз-мәз әнисенә сала. Менә шул географ Ирек хәзер аю итенең соңгы кисәген чәйнәл * йотты да, кулларын кәгазьгә сөртә-сөртә: о — Айзат, теләсәң ал. минем әле бер дә киелмәгән ак нейлон күлмәк а бар. Кара галстук та бар Безнең җилкәләр бер төсле булырга тиеш.— п диде.’ ® Кызлар рәхмәтләр әйтеп Ирекнең күлмәге белән галстугын алды- < лар. Айзатны шкаф артына этеп керттеләр дә, ай ваена карамыйча, ~ күлмәкне кигертеп карадылар. Күлмәк егетнең үзенә үлчәп теккәндәй тап-тамав булып чыкты. Ирек моны күргәч сөенде. Кара күзләрен елтыратып: — Әйттем бит, безнең җилкәләр бер,— диде. Башка егетләр Айзатка майкаларын, трусикларын, оекларын һәм эшләпәләрен тәкъдим иттеләр. Әллә ничә пар туфли, ботинка килде. Тик Айзат алариы алмады. Башка киемнәре үзенеке дә ярарлык иде. Шулай итеп, сөйләшүләрнең һәм киңәшүләрнең ахыры «кунакка чит әйберләрдән Ирекнен ак күлмәге белән кара галстугы гына барачак» дигән нәтиҗә белән бетте. Көн тәртибенең беренче мәсьәләсенә нокта куелды. Икенче көн тәртибенә күчтеләр. Кызлар инициативаны тагын үз кулларына алып өлгерделәр — Син аларга ничек барып керәсең — звонокны ничек шалтыратасың, ничек исәнләшәсең, шуны җентекләп өйрәнергә кирәк.— диделәр. — Урындыкның читенә генә эләгеп утырма, ботыңны ерма, селкенмә, аягыңны урынлык аягына куйма,— диделәр. — Тавышсыз утыр, тавышсыз тор,— диделәр — Мине бәләкәй бала дип уйлыйсызмы әллә’ Урындыкта гына утыра белермен инде,— диде Айзат, кызларга әзрәк хәтере калып, һе, кызык әле бу! Менә, тора торгач бер амин’ Сез нәрсәгә монда Жыелып кердегез әле? Ни дип бака туе ясыйсыз, ә? — Кызма! Сабыр ит! Тукай бабаң әйтмешли н карендәш. син кирәксә суга баг йә сөткә бат, ит сабыр, күрсәт чыдамлык һәм дә ит гайрәт, сәбат! — диде Нариман — Алар сиңа чын күңелләреннән ярдәм итәргә кергәннәр — Ярдәм?!. Урындыкта утырырга өйрәтәләр. Шул да ярдәм буламы? Телче Равил инде күптән кереп сүзгә кысылырга жай эзләп тора икән. Борын очындагы бөрчек-бөрчек тирен сыпырып төшерде дә, ашыгып: — Алай димә! Бәрәңге ашаунын да рәте бар. Ашау дигәннән, син менә балыкны ничек ашар идең? — диде. — Ә?!. Балык?!. — Рәте бар, иптәшкәем. Ә устрица бирсәләр? Устрицаны, беләсен- ме, өстәлгә ничек китерәләр? Төбенә вак боз түшәлгән тәлинкәгә салып. Дүрт кисәккә ярылган лимон бирәләр. Берничә устрица аласың да кабырчыгыннан чыгарасын. Лимон суы тамызып чәнечке белән ашыйсын. Белә идеңме моны, малай? Авылыгызда ашап караганың бар идеме? — Әллә син Чәчкәләрдә устрица булыр дисеңме? — Белмәссең. Кем әйтмешли, галим кешеләр дә ашамагач, кем ашый соң ул баканы?.. Тфү!.. — Син беләсең инде! Ученый! — Беләм шул. Чәчкәнең әтисе фәннәр кандидаты булса, без дә арба төбеннән төшеп калмаган: минем әни дә — РСФСРнын атказанган укытучысы... Грог эчәргә теләмисезме дип сорасалар, бу нинди жанвар икән дип ангыра шалканланып утырма. Шикәр суы кушылган ром. я коньяк кына ул... Бүлмәдәгеләр Равилне башта әрләсәләр лә соныннан сүрелделәр. Белеп сукалый мөртәт, диделәр. Чыннан да өстәл янында утыру, әңгәмәгә катнашу өчен зур культурага ия булырга кирәк. Шуннан сон Айзатның башына ашау-эчү мәсьәләләренә кагылышлы киңәшләр ява башлады: — Иң элек аппетит ачар өчен вермут, я коньяк тәкъдим итәләр. Нәфсенне тый! Бердән артык эчмә! — Шуннан сон коры-сары булырга мөмкин. Паштет, винегрет, салат ише нәрсәләр. Ләкин аларны да сыптырып атарга тырышма — аның артыннан икенче ашлар да була әле. Урынын калсын. — Әйе. Чөнки соңыннан шулпалы аш китерүләре мөмкин. — Аштан соң балык, балыктан сон ит бирелә. — Иттән соң инде мороженое, конфет, кофе ише тәмле-тәмле әйберләр белән сыйланалар. — Әй малайлар, безнең Айзат неужели боларнын бөтенесен дә ашап бетерер, ә? — Тырышыр. Студент корсагы киң ул: сузсаң бер чакрымга житә. — Бәхетле бала!.. Айзат бу киңәшләрдән бөтенләй буталып: — Туктыйсызмы сез — юкмы? Кунакка мин барам бит — сез түгел! — дип ялварды... Сигезенче бүлмә бик озак шау-гөр килеп торды. Күрше бүлмәләрдән дә, үткән-сүткәннәр дә, ни бар монда, нәрсә биетәләр, дигән булып, жыела тордылар. Хәлне аңлагач, кабынып, гомуми сүз — киңәшкә кушылып киттеләр. Айзатка тагын, мәсәлән: такт һәм зәвык, этика, исәнләшү, күрешү, үбешү, «син» һәм «сез»не куллану, котлау, туйга чакыру, кунакта үз- үзеңне тоту, кайчан, ничек, кемгә нинди бүләк бирү, аракыны күпме һәм ничек, кем белән һәм кайда эчү, тәмәке тарту, урамда йөрү, театрга бару, трамвайда һәм судта үзеңне ничек тоту, спорт уеннарына катнашу һәм, кызып китептер инде — караңгы төндә парашют белән диңгез өстенә сикерү һәм күкрәк баласын имезү кагыйдәләре өйрәтелде... Кунаклар, хужалар чишенеп ята башлагач кына, анда да әле теләр- теләмәс кенә таралыштылар. Таралырга теләмәгәннәрен Нариман белән Шәүкәт, әле генә Айзатка өйрәтелгән этика кагыйдәләренә бик үк туры китереп тормыйча, куып чыгардылар. Айзат ут сүнгәч тә йоклый алмыйча уйланып ятты. Аңа рәхәт тә һәм кыен да иде. Нариманга үпкәлисе килде. Кунакка бару гаеп эш* мени! Аны нигә чебеннән фил ясагандай күпертергә! Ник сабын куыгы шикелле кабартырга! Бөтен тулай торакка таратып өлгерделәр. Әй таратсыннар ла! Белсәләр ни булган! Кешедән куркып ятарга’ Гаеп эш эшләми ич ул. Сөйгән кызының әти-әнисе белән күрешергә бара... Айзат әле бер ягына, әле икенче ягына әйләнде. Санарга тотынды Тәрәзәләрдән кызгылт таң яктылыгы сузылып кергәндә — өченче меңне санаганда гына, ниһаять, йокыга талды . Иртән институтта кызлар бүген булачак вакыйганы тагын бик дәртләнеп тикшерергә җыенганнар иде, ләкин Айзат аларга: — Ж.итәр сезгә! Бер балык башын чәйнәмәгез. Бүтән эшегез бул маса. тун чабуыгызны уа торыгыз,—дип кычкырды. Кызлар шым булдылар. Хәтта ни батыр Әминә дә авыз ачарга кыймады. Чәчкә лекция араларында аның янына гел менә торды Шул билгеләнгән вакытта үзебезнең Воровский тукталышында көтәрмен, соңга калма, диде. Айзат соңга калырга теләмәде. Билгеләнгән сәгатьтән бик күп алда хиенепясанып капкадан чыгып китте. Аны бик күп тәрәзәләрдән кы- — Әйдә инде!.. Исәнләшергә онытма. — дип пышылдады. Айзат эчкә керде һәм тагын туктап: — Исәнмесез... Ләбибә апа! — диде. — Исәнмесез! — диде Ләбибә апасы һәм ана кулын сузды Айзат аның йомшак учына үзенең каты учын тигезде. — Исәнмесез, исәнмесез! — дип кабатлады. Ләбибә апа бүлмәгә таба борылып: — Ким, син ишетәсеңме, кунаклар килде бит,— дип дәште. Эчке бүлмәдән, кулына журнал тотып, өстенә аксыл костюм кигән озын буйлы кеше — Чәчкәнең әтисе килеп чыкты. Айзатка бер генә секунд текәлеп карап торды да журналын телефон өстәленә куеп кулын сузды. Гади генә итеп: зыксынучан ялтыр күзләр озатып калды. з Ул троллейбустан төшкәндә. Чәчкә витринадан «Социалистик Та- « тарстан» газетасы укып тора иде. Айзатны күрүгә куанып: — Нәкъ минутында. Төгәл дә кеше инде үзен.— диде. Алар өченче катка күтәрелделәр. u Айзатның йөрәге, имтихан бирергә кергән чаклардагы шикелле ярсып тибәргә тотынды, чәч төпләре парланды. Ул кинәт тирләгән уч төбен, Чәчкәгә сиздерми генә, чалбарына ышкыды: үзләре кул бирсәләр, күрешергә туры киләчәк. Иллә кирәкмәгән чакларда тирли бу уч төбе! Чәчкә аның дулкынлануын сизеп елмайды. — Курыкма, минем әти белән әни кешегә тими. — Баскычыгыз биек. Ә^рәк сулыш алыйм. Чәчкә бармак селекте. — И мескен. Шул хәтле каушамасан Янында көтеп торганнар диярсең: звонок төймәсенә кагылуга, ишек ачылып та китте. — Ә-ә, әйдәгез, рәхим итегез, килеп җиттегезме? Рәхим итегез! Керегез! — диде Чәчкәнен әнисе. Чәчкә бусагадан атларга кыймыйча таптанып торган егетнең арка* сыннан этте. — Исәнмесез! — диде. Аннары.—Әйдәгез, эчкә үтегез,—диде да, боларның үз артыннан иярүләренә һич шиге юк кеше шикелле, борылып кереп китте. Айзат бераз аптырый төшеп аякларын салды, жәлт кенә көзгегә күз төшерде һәм, Чәчкә йомшак кына аркасына төрткәч, залга үтте. Ким Риазовичнын тавышы ишетелде: — Кабинетка керегез, минем янга! Ләбибә апа: — Сез сөйләшә торыгыз,—дип, бер як ишектән кереп югалды. Чәчкә башта әнисе артыннан иярергә уйласа да, икеләнде. Аннан, Айзат әти белән үзе генә калса бигрәк нык уңайсызланыр дип, анын белән кабинетка үтте. Ким Риазовичнын кабинеты Айзатны гаҗәп-хәйран итте. Анын башка өйләрдә һәр көн күрергә гадәтләнгән — я төрле төстәге майлы буяуларга буялган, я булмаса чәчәкле-чуптарлы обой ябыштырылган стеналары юк иде. Стеналар урынында китаплар иде. Дүрт якка да, түрдәге бердәнбер тәрәзәне һәм ишекне генә калдырып, идәннән түшәмгә кадәр китапханәләрдәге шикелле киштәләр ясалган һәм алар, бармак тыгарлык та урын калдырмыйча, китаплар белән шыплап тутырылган иде. Ким Риазович, студент егетнең шул китапларга комсызланып каравын күргәч, канәгатьләнеп көлемсерәп куйды. Үзенең нинди байлыкка ия булуын һәм анын беренче күргән кешеләргә ничек тәэсир игүен ул бик яхшы белә иде. Андый чакларда кунакларының йөзләрен күзәтергә ярата, ул йөзләрдә аптырау, соклану билгеләрен күреп горурлык һәм мактануга охшаганрак рәхәт хис кичерүдән үзен тыеп кала алмый иде. Ул, Айзатка китапларын карарга мөмкинлек бирү өчен, сүз фәлән әйтмичә, язу өстәле янындагы йомшак кәнәфигә утырды. Кабинетта, китаплардан тыш, тагын әнә шул зур өстәл һәм кара- каршы куелган борынгы ике кәнәфи бар иде. Кабинетта китаплар — телсез мөгаллимнәр патшалыгы, фән һәм белем патшалыгы. Эшләгән чакта игътибарны читкә тартучы артык нәрсә юк. Айзат кәнәфигә утыргач, Ким Риазович өстәл тартмасыннан кыйммәтле сигарет, шырпы һәм зиннәтле көл савыты алды. — Тартырга теләсәгез, тартынып тормагыз,— диде,—Сезгә, бәлки, папирос, я сигара кирәктер? Алары да бар. Үзем шаярмыйм. Кунак- төшем өчен тотам. — Рәхмәт, мин дә тартмыйм,—диде Айзат.— Дөресрәге, элек суыргаладым, хәзер ташладым. — Төтене гөлләргә файдалы икән,—диде Чәчкә. Аннан сон, әнигә булышыйм дип, кухняга чыгып китте. Бүлмәдә ирләр үзләре генә калды. Сүз башлау өчен тәмәке ярап куйды. Ким Риазович жан эретерлек жайлы сүзләр белән генә Айзатның әти-әнисен, туып-үскән иле турында сораштыра башлады. Егет башта каушабрак, әмма торган саен кыюланыбрак жавап бирә барды. Ләкин бу әнгәмә өлкән кешенең яшь кешедән сорау алуы шикелле нәрсәгә ошамады. Ким Риазовичнын әнгәмәчел, итәгагьле адәм икәнлеген егет сизеп утырды. Ул бу сөйләшүнең гәбендә нинди максат яшеренгәнлеген, әлбәттә, яхшы белә иде. Чәчкәнен дус егетен күреп, ниндирәк кош икәнен белергә, сынарга телиләр икән — рәхим итсеннәр. Кешенең эче караңгы, үтә күренми. Монын гаебе-кыегы юк. Ләкин үзеңне рухи халәтеңне белергә теләп тикшерүче врач кабинетында шикеллерәк хис итү, һәрхәлдә, әйбәт үк тойгы түгел. Бу — кешеләрнең нервларын бик талкый. Айзат шундыйрак хис кичерде. Тик ул да күкрәгендә ут кайнаса да борыннан төтен чыгара, сыны катса да сер бирә торган егет түгел иде шул. Көчле рухлы һәм шактый кыю булганлыктан, шуның өстенә кеше тесле сөйләшә дә белгәнлектән, ул тиз тынычланды Ким Риазович экрен-әкрен, жайлап-жайлап кылларын тарткан чакта, үзе дә шыпырт кына аны күзәтеп утырды. ’ > Чәчкәнен әтисе озын буйлы, юкарак гәүдәле кеше икән. Төсе-бите ь матур. Янаклары чип-чиста. Тешләре тигез, керәч шикелле ап-ак. Куе ” чәчләренә чал төшкән. Бу ана бик килешә. Җитди итеп күрсәтә Күзлә- п ре Чәчкәнеке шикелле төбәп караучан. Уй-хисләрен тышка чыгарып ы түкми — яшерә белә. Сул кулының исемсез бармагында алтын никах « балдагы, беләзегендә алтын чылбырлы юка алтын сәгать. К\ллары § кипшенә, ахры, ул аларны өстәл астында ара-тирә бер-берсенә ыш- £ кып куя. = Аякларында жылы оек белән киез өй башмаклары гына булса да. ♦ ул Айзатны кершән шикелле ак нейлон күлмәк, чем-кара галстук, - сизелерсизелмәс вак шакмаклы аксыл костюм киеп каршылады Каби- = иетта сөйләшеп утырганда да, хәтта соңыннан кичке аш ашаганда да 3 салмады. £ Ярты сәгать чамасы вакыт үткәч, Ләбибә апа кереп: — Аш өлгерде. Залга рәхим итегез! — диде. Айзат бая үтеп киткәндә залны рәтләп карый алмаган иде. Хәзер х ул аның матурлыгына, байлыгына, җыйнаклыгына һәм чисталыгына ° кызыгып куйды. Тора белә кешеләр, дип уйлады. Шул чак анын башына икенче юнәлештәрәк бер уй килде: ә ник безгә дә яшәп карамаска 2 шулай? Ярый, без әле хәзергә студент халкы, ди. Кырык жирдән « жыелган кырык ата баласы, ди. Арабызда Чәчкә шикелле зур кеше * кызлары да, алардан түбәнрәк баскычта торучыларның балалары да бар, ди. Әйтик, анын үзе шикелле: төрле эштә йөрүче гади колхозчы улы. Кыскасы, кырык төрле язмыш ияләре. Ә менә ул, сәнәк-көрәк күтәреп төрле эштә йөрүче гади колхозчы малае, көннәрдән бер көнне болар кебек яши башласа, кем моны гаепкә санар? Киресенчә, а а, фәлән агайның малае укыйукый зур кеше булган икән, хәзер Казанда яши, фатирына керсәң, борылып чыккысыз ди, әкият төсле ди. Хәер, шулай булмыйча мөмкин лә түгел: монда укыганда ук башлы малай иде, министр башы бар иде ул малайда, дип кызыгыбрак һәм авылларыннан шундый «башлы» малай чыгуына горурланыбрак сөйләсәләр, начар булыр идемени?.. Айзатның кинәт матур һәм мул тормышта, интекми һәм авырлык күрми генә, акча дип аптырамый гына, кешеләр белән талашмый-кыч- кырышмый гына — кыскасы, борчылмый гына рәхәттә яшисе килеп китте... Ким Риазович хужа буларак түргә утырды Аңа каршы Ләбибә апа урнашты. Яшьләргә өстәлнең ике яны калды Ким Риазович өстәл уртасындагы шешәләргә үрелеп — Сез ниндине эчәсез, Айзат иптәш? — дип сорады. Айзатның мондый «тамак кипкәндә чүмечләп эчә торган ләрне эзләп йөрисе юк. Анда урындык аралары бик тар, утыруы 5 кыен,— диде. Кино-театр каршындагы бакчага керделәр. Айзат сөеклесенең нечкә биленнән кочаклап алды Бер-берсенә сыенып, бер-берсенен тәнен- 2 нән бөркелгән җылыга рәхәтләнеп, тын гына утырдылар. Сүзләр ки- 4 рәкми иде. Урамнарда халык азаеп, шәһәр гөрелтесе йокыга ойый башлаганда. Е анда да теләр-теләмәс кенә саубуллаштылар Икесе ике бинада укы ф ганлыктан, иртәгә лекция араларында очрашу мөмкинлеге юк иде. — Кичке җидедә үзем «монастырьга» килермен,—диде Чәчкә.— * Я кинога, яисә паркка барырбыз. g — Мин сине нәкъ җидедә Кремль тукталышында көтәрмен —диде *- Айзат, куанып. Ул кайтып җиткәндә сигезенче бүлмәнең ярты караваты буш. ярты- a сында биләмгә чыкмаган хуҗалар йоклый иде. Нариман гына үз уры- кыды. Мәрмәр эскәмиядә утырып торды. Музей ягына чыгып, һәйкәлнең алгы ягыннан карады. Муса кыя башындагы бөркет кебек алга ыргылган. Үзен кол итеп тотучы богауларны һәм чәнечкеле тимер чыбыкларны өзәргә теләп, зур көч белән киерелгән. Ул богаулар хәзер менә-менә чалтырап жиргә төшәр кебек, ул чәнечкеле тимер чыбыклар хәзер менә менә шартлап өзелер кебек. Жэлилнен көчле рухы иреккә чыгар, ул төз һәм кин Ленин урамы буйлап атлап китәр кебек... Тауларны урыныннан кузгаткан Муса! Юл башлар аргамак шикелле мәңгелеккә юл башлаган биектән курыкмаучы бөркет, колачы кин лачын Муса! Ир егетнең ике юлдашы бар: берсе батырлык, икенчесе тәвәккәллек. Син батыр да, син тәвәккәл дә, ир-егет Муса!.. Кыяга богауланган Прометей — Жәлил! Кешеләргә ут өләшеп һәлак булган татар шагыйре! Рәхмәт сина!.. Айзат анын бөтен «Моабит ләфтәре»н яттан диярлек белә. Чәчкә дэ шулай. Айзат сугышта арсланнан көчле сугышучы, эшләгәндә аттан артык эшли белүче үз халкы белән горурлана. Шул халыкнын лаеклы улы булу турында хыяллана, үзен шыпырт кына шуңа әзерли Шул ук вакытта егерме нке яшьлек көчле һәм белемле бу егет бик курка да. Ул — куркак булудан курка. Куркак белән юлдаш булудан, монсыз белән моңдаш булудан курка. Иле алдында бер көн оятка һәм хурлыкка калуыннан курка. Бик курка. Ул, Казанның бу урынына кнлеп басса, һәр вакыт нке төрле тойгы кичерә. Беренчедән, һәр кеше кебек, бу һәйкәл белән ул хаклы рәвештә горурлана Ләкин шул ук вакытта, анын күнелендә горурлык тойгыларына кушылып, ниндидер авыр хис кузгала. Ни өченме? Әгәр хәзер аның каршысында чын Муса абыйсы басып торса. Казан урамнары буйлап көлә-көлә шат күңелле исән-сау, тере шагыйрь йөрсә, бу куанычның да куанычы булыр иде бит1 Бронза сыннарга караганда чын кешеләр кадерле бит! Җирне һәйкәлләр түгел — жанлы адәмнәр бизи бит!.. Айзат көрсенде. Манарадагы сәгатьләрнең алтын телләренә күз саллы да. Кремль стенасы буеннан сузылган таш баскыч буйлап аскы — Бауман урамына төшеп китте. Шундагы троллейбус тукталышында ул Чәчкәне бик озак көтте. Сәгатьләр жиде мәртәбә чыңлатып суктылар, сигезенчене саный башладылар, беренче һәм дүртенче троллейбуслар гөжелдәп килә торды, ал арның киң ишекләреннән тезелешеп кешеләр төшә торды, ләкин Чәчкә күренмәде. Айзат аптыраудан гажиз булып, газета витриналары янында таптанды, политик мәгариф йортына кереп, киоскадагы китапларны актар- галады, каршы яктагы чиркәүнең яшел ишекләренә, алтын тәреләренә карап торды, әледән-әле тукталышка барып, борылмадан килеп чыккан троллейбусларны дүрт күз белән көтеп алды, ышанган тауга кар явар дигәндәй, хәзер гөшә. менә хәзер, әнә тегесендә — арттан килгәнендә икән дип өметләнде, тагын берне, юк — өчне генә көтәм дә кайтып ки- тәм дип, белә торып, үз-үзен алдады. Бу өметләре дә акланмагач, хәле китеп, өметсезләнеп Кремль стеналары буена менде һәм эскәмиягә утырды. Ни булды икән?'. Чәчкә моңа кадәр һәр вакыт әйткән сүзендә тора иде. Ул сәгать һәм минутларның кадерен белә, очрашуларга төгәл килә иде. Анын әле моңа хәтле бер генә тапкыр да чакырган жиргә соңга калганы булмады. Карбоз яуса да, таш яуса да. Чирләп егылганмы?!. Өйләрендә берәр күңелсезлек килеп чыкканмы?!. Нишләргә?!. Баш эшләми. Бөтенләй буталган... Кара, ике кәжә- сен берьюлы суйган дивана шикелле нишләп утыра сон әле ул монда?!. Барырга, белергә кирәк!.. Минутны да заяга уздырмыйча, жиде тулгач ук чабарга иде. Айзат урыныннан сикереп торды. Шул вакытта чыңлатып Кремль курантлары суга башлады. Бер... өч... жиде... ун тапкыр... Бу чыңнар егетнең чуалчык уйларын тәртипкә китереп, зиһенен ачып жибәрде. Шунда кинәт аның бәгырен телеп, йөрәген өзеп алгандай булдылар. Хәсрәтле уй кинәт яшен утыдай башына бәрде. Егет аңлады: аның Чәчкәсе сау-сәламәт, авырмаган, кичәге шикелле үк шат, Айзат үзе... үзе сынауны үтә алмаган, кызның әти-әнисенә ошамаган!.. Менә кайда икән хикмәт! Менә кайда икән! Менә кайда!, Айзат, уфылдап, урынына кире утырды... 12 Машина кинәт туктады. Юлаучылар алга сөрлегеп куйды. Шофер кабинасыннан сикереп жиргә төште. — Перекур,— дип кычкырды һәм йөгереп куак артына кереп китте. Бүтән машиналар да туктадылар. Алардан да кешеләр төште. Кайберләре төшкән шәпкә урманга кереп китте, кайсылары тәмәке кабызып юл читендә аяккул язып йөренә башладылар. Нурбак сакалын ышкый-ышкый юлдашларына карап утырды да эре ак тешләрен ялтыратып елмайды. Безнең шофер нигәдер озаклады, эзләп кайтыйм әле үзен,— диде һәм жиргә сикерде. Ул китеп бераз торгач. Аучы кузгалды. Безнең эзләргә киткән егетебез үзе дә адашты бит әле. Хәзер инде икесен дә миңа табарга калды,— дип, тайга эченә кереп китте. ф Көлештеләр дә аның артыннан калганнар да кузгалды Соныннан, машинага утырыр алдыннан. Нурбак портфеленнән фото- т> аппарат алды, ялына-ялына, әллә ничә урынга әллә ничә төрле басты- S рып, Тамараны фотога төшерде. я — Бу искиткеч фотогеничный йөз, бу шаккаткыч озын сары толым- “ нар га>етаның беренче битенә генә лаек инде болар!..— дип сөйләнде. 2 Тамараның адресын төпченә-төпченә куен дәфтәренә язып куйды, шушы » атна эчендә үк карточкаларын жибәрергә кат-кат вәгъдә биреп, ант- » лар итте. к Моны карап көлеп торган ир-ат халкы: ♦ — Безне дә чыртлат инде бер онгайдан әйдә, юл газабын бергә я кичерәбез, кәртечкәгә дә бергә төшик,—дигәннәр иде дә, Нурбак риза = булмады: 3 — Булмый, дуслар. Ни өчен дисәгез, бу аппарат та, анын эчендәге £ пленкасы да редакциянеке. Ә редакция объектларның бик шәпләрен я генә төшерергә куша. Теләсә кемне «чыртлатып» дәүләт милкен әрәмя шәрәм итәргә ярамый,— диде һәм фотоаппаратын портфеленә салып и куйды. о Янадан кузгалып киттеләр. Кояш килеп чыкты Юлдагы уелдык-уел- дык суларда, машина тәрәзәләрендә аның нурлары чагыла башлады 2 Юл читендәге канауларда моңа кадәр бик тирән шикелле булып, кара п кучкылланып торган сулар да кинәт яктырып китте. Төпләренд >ге вак < балчык һәм таш кисәкләре, чуалып яткан үләннәр, хәтта су өстендә йөзеп йөргән сары яфракларның бәләкәй кара күләгәләренә хәтле күренә башлады. Җылытыл ж и бәрде. Җылыга һәм кояшка куанып агач башларында кошлар чыркылдашырга тотынды Агачлар өстеннән көтмәгәндә пырылдап «кукурузник» килеп чыкты. Колонна өстендә әйләнә башлады. — Безне эзләми микән бу энә карагы? — дип көлеште машинада* гылар. Самолет бу юрауларны ялганга чыгарырга теләгәндәй, чигкәрәк күчте. Нәкъ баягыча әйләнергә кереште. Дүртенчеме-бишенчеме әйләнпн чагында кинәт түбәнәйде. Самолеттан ак төргәк аерылып жиргә төшеп китте. — Вымпел!.. Вымпел ташлады! — дип кычкырды Тамара, ни өчендер шатланып. — Вымпел түгел бу,— диде Петр Петрович — Берәр кирәкле әйбердер. Я машина белән килгәнен көтеп торырга мөмкинлек булмагандыр. — Бәй. монда кеше яшәми иде бит,— дип, сүзгә кушылды Нурбак — Бик яхшы беләм мин бу урыннарны Болар — Зур Күлле саз башланган төшләр. Бер жан әсәре дә юк. Үрдәк-ка, халкына ожмах — Белмәссең хәзер тайганы,—диде Петр Петрович, канәгать тавыш белән.— Бүген жан әсәре юк. ә иртәгә кнлеән һушың китә, үз күзләренә ышанмый торасын: поселок салып куйган булалар. Урман арасын тутырып машина ташып куйган булалар. — Геологлар килгәндер. — Әйе. бу урыннарда да нәрсәдер булырга тиеш дигәннәр иде — Хәзер «нәрсәдер» булмаган төш юк та бугай инде безнең илдә. — Үкенмә, жүләр. Сөенергә кирәк. — Менә кызык! Мине үкенә дип беләсезмени? Нилектән алай уйлыйсыз? *•“ Үзгәрде тайга-а! Бу соңгы ун елда элекке илле елда курмәгәннә- рен күрде... Сүз шулай жанлы гына башланып китсә дә, тора-бара сүрелә башлады. Инде төш вакытлары җиткән, һәм машинада селкенеп килү йончыткан иде. Барысының да ашыйсылары-эчәселәре килә. Геологлар һәм казылма байлыклар турында сүзне өзеп, ашханә турында уйлый башладылар. Өметләнеп алга таба карадылар: авыл-мазар күренмиме, янәсе. Авылы булса, ашханәсе булмый калмас. Ашханә очрамаса, кибетсез, һич югында, дом-лавкасыз авыл сирәк инде дөньяда. Башка килгән алга килә дигәндәй, өметләре буш булмады. Юл кинәт ачык яланга чыкты. Чакрым чамасы кара ләпек ерып баргач, сөзәк ур башланды. Пычрак кимеде. Юл корыды, киңәеп китте. Әз-мәз чуер таш түшәгән урыннары да очрый башлады. Каршы машиналар күбәйде. Шофер, иреккә чыгуына шатланып, әйбәт кенә җилдереп алып китте. Тагын бераздан юлның ике ягыннан да бәрәңге басулары башлангач, һәм басулар артында авыл өйләре күренгәч, юлчыларның шатлыгы йөзләренә чыкты. Авылның алар килеп кергән башы бик борынгыга охшый иде. Урамы тар, юлы чокырлы-чакырлы. Чокырларында кара сулар җыелып тора. Аларның берсендә, оҗмахка эләккән изге кебек, рәхәтләнеп, мыркыл- дый-мыркылдый зур ана чучка ята. Янында, әнкәләреннән мыркылдарга өйрәнеп, аның шикелле ләпеккә баткан егермеме-утызмы кап-кара, бәп-бәләкәй балалары йөгерешә. Өйләрнең күбесе икешәр катлы. Биек баскыч тыштан ук икенче катка менеп киткән. Кайбер өйләрнең аскы кат тәрәзәләре кадакланган, күп коймалар вакыт үтүдән картаеп мүкләнеп беткән. Ныклабрак өрсәң дә мең кисәккә таркалып китәр.ләр кебек. Гомумән, авылның бу башы, әгәр урам буенча тезелгән электр һәм радио баганаларын чутламаганда, тирә-яктагы яңалыкны тоймыйча яшәгән кебегрәк хис уята. Ләкин ул. бәхеткә каршы, озакка бармый, икенче якты хис белән алмашына. Унлап электр баганасын узгач, юл уңга борылды, һәм алда тирә-ягына бик матур яшь чыршылар тезеп утырткан клуб күренде. Клуб яныннан өчесе өч якка киткән өч киң урам ачылды. Болары инде төрле яңа корылмалы, шыңгырдап торган нарат я чыршыдан салынган яңа өйле урамнар иде. Монда кеше дә күп. электр, радио чыбыклары да күп һәм, ни өчендер, монда яшәүчеләрнең теге урамдагыларга караганда шатлыклары да күбрәк сыман тоела иде. Капка һәм койма буйларына тигезләп өелгән эре каен әрдәнәләре генә теге оч белән бу очның өзелеп бетмәгән уртаклыгы турында сөйли иде. Айзат моңа аптырап, нишләп авылнын ул башына күчмиләр икән, әллә түбәндәрәк утырганлыктан язгы ташу баса микән, дип уйлап куйды. Шул арада машиналар «Ашханә» каршына килеп туктадылар. Шофер. «Ашханә»нең хуҗасы шикелле, юмартланып: — Я, төшегез, туганнар, хәл җыегыз, ашап, чәйләп алыгыз,—диде. — Ә мәйләп алырга ярыймы? — дип сорады Аучы. — Сезгә — пожалуйста! Без фәкыйрьләрегезгә генә ярамый,— диде шофер... Күңелләнеп, шаулаша-шаулаша «Ашханәгә» кереп киттеләр. Керделәр дә, ишек төбеннән узмыйча, туктап калдылар. Эчтә кеше бик күп иде. Өстәл тирәләренә, стена буйларына тезелешеп утырганнар. Тәмәке тарталар, шаулашалар, көләләр. «Ашханә» ярминкә шикелле гөрләп тора. Кемнең ни сөйләвен аеруы кыен. Шулай да зал уртасына баскан озын буйлы бер картның тавышы башкаларныкын басып, бөтен залны тутырып яңгырый. Ул бер уч акча тоткан да аны һавада болгый-болгый кызмачарак тавыш белән кычкырыпмы кычкыра: — Бу ни хәл була инде, кадерле агайлар, ә?.. Мин аларга күпме бәрәңге саттым... Тавык саттым... Кортка пешереп кенә куйган җиде күмәч саттым Ярты капчык ярма һәм шулай ук бер кәжә саттым .. Ә кәжәсе кәжәгеиәме— ут. ут. бәгырем! Кермәгән тишеге, урламаган нәрсәсе юк иле. Сат. диләр бит. сат. бабай жаным, диләр мескеннәр, ялыналар... Ә нигә сатмаска? Сатам: үземнеке . Ә менә хәзер, туганкайларым ... күрәсезме. . минем бу учымда уч тулы акча инде... Ә беләсезме, күзегезне корт чаккырлары. ник кирәк мина бу акчалар?! Акчаны ф ахмак кына ярата. Бер тиенгә дә кирәге юк, беләсезме?. Аларга бит щ хәзергесе конда бер чәкүшкә аракы да алып булмый, рәхәтләнеп сыра -2 да эчеп булмый, чөнки авылда юк ул нәстәләр, беләсезме шуны’!. И-их. £ әйтте мина карчык түтәгез, әйтте, сатма, диде... И-их!.. м Зал эче катып көлә, бабайга дәрт биреп котыртып тора: » — Баз нигезенә күмгән спиртын күптер әле... — «Үзем куган»га өйрәнгән ул... £ — Кирәкмәсә, акчаларынны мина бир. бабакаем? Менә минем кесә- с дә үлгән черкидән башка нәрсә юк. — Синен сатар кәжән юк, шуңа күрә ул... — Кайт та акчанны карчыгына бир. бабай, үзенне кочаклап кына ятар... — Болай да кочакларга тиеш ул. законы шундый,—дип, карт мона каршы төшә. Шунда ишек төбендәрәк утырган бер егет: — Бабай, нигә аптырадың? Синен кәжәнне алганнар бит Шулай булгач, син дә, кайт та күршеңнең кәжәссн сатып ал. Кәжәсе бармы күршеңнең? — ди. — Бар. бар.— дип кычкыра бабай, шатланып.— Бар. юлбасар. Без- нен лапас түбәсеннән төшкәне юк. Мин инде аның бик күптәннән арт чәкәнен сугып сындырырга йөрим. Кортка гына әрли, күршеләр белән талашлы булмыйк, ди, штраф салырлар, гомер буена түләп бетерә алмабыз, ди. Бар. юлбасар, бар кәжәләре. — Алай булгач, син аның арт чәкәненә сугып маташма инде,— дип. теге егет бик жнтди төс белән тагын кннәш бирә.— Кайт та сатып ал син аны. Алу белән рәхәтләнеп суй да аша Акчана да урын табылыр, карак кәжәдән дә жанын тынар, нерван тынычланыр, тамагын туяр— берьюлы никадәр файда!.. Карт уйга кала. Теге юньсез кәжәне сатып аласы бик килә бабаңның. Суеп ашап күңелен тынычландырасы килә Анын кыяфәте үк шуны әйтеп тора. Ләкин әзрәк шикләнә дә карт. Әле егеткә, әле акчасына карый. — Кәжәссн сатар микән сон ул юлбасар? — дип сорый — Ник сатмасын, сата. Син саткансың бит.— ди егет аны тынычландырып.— Син ана кәжәнең торыр бәясеннән чүт кенә артыграк бир — Улыкаем! — дип кычкыра карт, куанып — Кая. изге сүз чыккан авызыннан бер үбим әле! — һәм егетне кочаклап үбәргә килә. Егет чыгып кача. «Ашханә» эче гөрләп тора. Бабай көлүләргә әһәмият бирми, егетнең чыгып качуына да исе китми. Уйлап-уйлап тора да акчасын бүреге эченә салып, бүреген басып кия. — He шул. Ник мина, карт тилегә чәкүшкә! Яшь вакытта эчкәннәр җитмәгәнмени!.. Менә хәзер барам да. күршенең юлбасар кәжәсен сатып алам да карчык белән рәхәтләнеп кәжә ите ашарбыз,— дип сөйләнә- сөйләнә күршесенең кәжәсен алырга китә... Залдагылар шунда гына яна кергәннәргә игътибар иттеләр. Керүчеләр дә, үз чиратларында, өстәлләрнең буп-буш, буфет һәм кухня тәрәзәләренең капланган икәнлеген хәзер генә шәйләп элдылар. Сорашулардан. сөйләшүләрдән сон хәл ачыкланды. Ләкнн ул хәл безнең ачыккан юлчылар файдасына түгел иде. ГАЗИЗ мөхэннэтшин Эш менә нидән гыйбарәт икән. Моннан илле километрда, саз аша керүе бик кыен булган ешкынлыкта, урман кисүчеләр яши икән. Яигыр коеп торганлыктан, соңгы ярты айда анда машиналар керә алмаган. Тегеләрнең ашарларына бөтенләй беткән. Ачыга башлаганнар. Чыдар әмәлләре калмагач, жыелышып бу авылга чыкканнар. Өч көн буе ашаганнар, эчкәннәр, мунча кергәннәр, кер юганнар. «Ашханә»дәге бар ризыкны, складындагы бар запасны бетергәннәр. * _ «һе, кызык әле бу, тора торгач бер амин! — дип уйлады Айзат.— Бөтен авылларын ашап чыкмаганнардыр инде? Алай итәргә ничә кеше кирәк? Гаскәр!» Бүтәннәрнең дә башларында шундыйрак уй бөтерелә иде, ахрысы. Петр Петрович алга чыкты. Үзенә якынрак торган күн бишмәтле таза кешедән: — Әйтегез әле, дускай, анлатып бирегез әле. Бу ничек була инде> «Ашханә»дә ни бар бөтенесен ашап бетереп киттеләрмени? Запаслары бары өч көнгә генә җиттемени? —дип сорады. Теге кеше ничектер көлебрәк җавап бирергә дип авызын ачкан иде дә, каршысында торган адәмнең арган күзләрен һәм җитди чыраен күргәч, уеннан кире кайтты, гафу үтенгән тавыш белән рәтләп җавап бирде: — «Ашханәмнең әлегә хәтле запас продуктасыз торганы юк иде. Ләкин тегеләр дә әз түгел бит — ике йөз кеше, һәммәсе таза ир. Ашап кына бетерделәр дип әйтмәдек, минемчә. Алып та киттеләр. — Ә-ә, ул чакта аңлашыла,— диде Петр Петрович, калын тавышы белән.— Анысы яраган. Тик күтәреп кенә киткән азыклары тагын күпкә бармас ич аларның? — Борчылмагыз. Аларга үзәктән автоколонна чыкты инде. Ризык төягән егерме машина. — Бәлки күргәнсездер? Яна гына монда иделәр. Хәзер киттеләр. — Ә-ә-ә, шулар идемени ул? — диде Айзатлар шоферы сүзгә кушылып.— Бик авыр килгәннәр. Җиде урында батып ятканнар. Кичә иртүк чыккан килеш. — Очраттыгызмыни? — Юл сөйләде. — «Ашханә» булмады бу — «Ачханә» булды. Киттек алга,— диде Аучы. Шоферлар тәмәке тарттылар да машиналары янына таралдылар. — Инде күп калмады. Бахта авылына уналты чакрым. Сәгать ярымнан барып җитәрбез,— диде Айзатлар шоферы. — Анда ашханә шә-әп! — дип, Аучы иреннәрен чәпелдәтеп куйды. — Минем соңгы тукталыш.— диде Нурбак. Тамара егеткә күз керфекләрен сирпеп карады. — Сез төшәсез дә мени инде? Районда түгелмени? —- Бахта — минем туган авылым. Шунда әтиләр-әниләр яши. Бүгеа өйдә кунып, редакциягә иртәгә барам. — «Зәңгәр бака» ни әйтер? — диде Петр Петрович. — Әйе-е, ул нәстәкәй бар әле, җанны алмаса ярар иде. — Ни сон ул «зәнгәр бака»? — дип сорады Тамара. Нурбак анлатып бирде: — Сазлык. Ун тамчы яңгыр яудымы — чыгармын димә. — Ә ник күпер-фәлән салмыйлар? Берәр нәрсә түшәмиләр? — дип, Айзат сүзгә кушылды. Нурбак, Айзатка гади нәрсәне дә аңламаган бәләкәй балага караган шикелле өстәнрәк карап (Айзатка, һәр хәлдә, шулай тоелды, һәм ул ник сораганына үкенеп кызарды); — Суыра,— диде,— күпер салып булмый. Төпкә бата тора. Чыннан да, ул кабахәт ни күрсәтер? Көн әйбәт шикелле дә соң!.. Юраулары юш килде. Каһәр суккан «Зәнгәр бака> сазлыгы күрмәгәнне күрсәтте. Урман бетеп, ике яктан да биек саз камышлары үскән юлдан кырыкилле ады.м китеп өлгермәделәр, Айзатлар машинасы ләпекле кара суга арт тәгәрмәчләре белән кереп тә утырды Шоферлар жыелды, юлчылар төште. Шофер халкы, юлга чыкканнан бирле инде ничәнче мәртәбә, үзенең «тозлы» киңәш-табышына кереште. Кинәш беткәч, эшкә күчтеләр. Икенче машинага тимер чыбык аркан тагып Айзатларныкын артка тарттырмакчы булдылар. Тартучы машина, әйдә әз генә кузгал инде, күрәсеңме, синең өчен ничек тырышам дигәндәй, кара төтеннәр атып озак үкерсә дә. иптәшен бәладән коткара алмады, аны ләпектән куптарырга, каты юлга чыгарырга куәте жнтмәде. Икенче машинага өченчесе ялганды. Икәүләп беренчене тарта башладылар. Беренче үз хәленнән үзе дә ояла иде бугай, моторын үкертә- үкертә ул да тырышты. Моннан да рәт чыкмады Арткы тәгәрмәчләр кайнар пар һәм пычрак балчык атып әйләнә торгач, тирәнрәк кенә төште. Беренченең моторы, моны күрде дә, куркуыннан телдән язды Ахырында, тартучы нке машинаның көчен арттырырга, өченче машинаны ялгарга, дигән нәтижәгә килделәр. Инде берьюлы дүрт машина үкерә башла.ты. һавага төтен һәм бня- ләйбияләй балчык кисәкләре очты. Баткан машина кузгалам, менә кузгалам дигәндә, шартлап аркан өзелде һәм юл чигендәге камышларны кыеп ташлады Дүрт кабинаның да ишекләре ачылды, дүрт шофер йодрык яный- яный акырды: — Үләсегез киләмени,... иткән нәрсәләр?!. Нәрсә авызыгызны ачыл торасыз!? Башыгызны өзеп алып китүен көтәсезмени! Китегез машина яныннан! Юлчылар ашыга-ашыга читкә тайпылды. Чөнки шоферлар хаклы иде. Машиналар тартылганда өзелгән трос очы бик хәтәр нәрсә. Анын күзе юк, эләксә — беттең... Ниһаять, шактый озак азапланганнан соң, байтак бензин исраф иткәч, машинаны арурак урынга өстерәп чыгардылар... Дәвамы бар