Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЛ КӨННӘРДӘ

Гражданнар сугышы вакытында Идел харби флотилиясе өчен пароходлар коралландыручы. суднолар тезү остасы һәм хезмәт ветераны Ленин ордены кавалеры И. Н. Орлов- на багышлана. АВТОР. нде төн уртасы җитеп килә, мин һаман йокыга китә алмый ятам. Күзгә йокы керми, башка берсеннән-берсе борчулы һәм эч пошыргыч уйлар килеп алҗыта. Бу көннәрдә берни аңлар хәл юк, дөньяның асты-өскә килеп буталып бетте. Иделнең уң ягында — Казаннан чигенгән кызыл гаскәрләр; сул ярында — аклар, шәһәр белән Васильево арасында аларның бронепоездлары йөреп тора. Безнең затон ике ут арасында торып калды. Су өстендә каты сугыш бара. Тәннәрен бигрәк шомлы була. Әнә хәзер дә, баш очында гына күк күкрәгәндәй, туплар шартлаудан тирә-юнь гөрселдәп тора, тәрәзәләр зыңгылдый, караңгы күкне телгәләп аҗаганнар уйный башлый. Казан әле дошман кулында. Аклар, имеш, тиздән Идел аша чыгып, Нижний Новгородка юл тоталар, аннан туп-туры Мәскәүгә барып җитәргә җыеналар, ди. Тимер юл күперен алмакчы булып, дошман туктаусыз һөҗүм итә. Ләкин Кызыл флотилия күперне нык саклый, чакырылмаган кунакларның артсабагын укытып, бербер артлы дөмбәсләп тора. Минем абый да шунда — «Дельфин» корабында хезмәт итә. Ә без затонда буксир пароходларны сугыш корабларына әйләндерәбез, броня белән ныгытабыз, туплар, пулеметлар белән коралландырабыз. Тик шунысы начар, кемнәрдер күңелсез хәбәр тарата: безнең гаскәрләр чигенә, безне, аклар кулына төшермәс өчен, баржаларга төяп тылга озатачаклар. Ул да түгел, өр-яңа хәбәр тарала: бернинди чигенү юк, безнең затон Кызыл флотилиянең ремонт базасы булачак. Шулай дип Ленин үзе фәрман биргән. Бу сүздән эчкә җылы керә. Җиңнәрне ныграк сызганып тотынабыз. Пароход артыннан пароходны фронтка озата торабыз. Без китсәк, боларны кем эшләр, флотилиягә кем ярдәм итәр!.. Бүген көндез дө бер буксир пароход безнең затонга «Сережа» форт-бәржасын алып керде. Аңар утырып комиссар Маркин үзе килгән. Пароходы ике морҗалы. Мачта башында кызыл флаг җилферди. Баржаның иркен палубасында озын көпшәле туплар, пулеметлар, кораллы матрослар. Безнең эшчеләрдән кемдер бик хәйран калган хәлдә, үзалдына сөйләнгәндәй әйтеп куйды» И Простой баржа гына түгел, перәме йөзмә крепость икән бу~ Моның бер генә тубы да келеңне күккә очырыр Комиссар Маркин гадәтенчә җитез хәрәкәтле, әмма ник-ер борчыл-ан кыяфәтле иде. — Әйе, туплар куәтле, болар белән дошманның кирәген бирергә була,— диде У я — Ләкин, дуслар, шунысы җайсыз тупларның кепшәсе без теләгәнчә күтәрелми шунлыктан тау башына урнашкан дошман Ьатареяларь на каршы якын дистанциядән ут ачып булмый... Ышаныч сездә, иптәшләр Әйдәгез, уйлашыйк-киңәшик Без ни әйтергә белми аптырап калдык, бер чигтәрәк басыл торган мастерга карадык. Иске белгечләр үз эшләренә катнашуны өнәп җи, кермиләр, яңа властька теләр-теләми генә хезмәт итәләр. Ачыктан-ачык сиздермәсәләр дә. акларның килүен, иске тәртипләрнең кире кайтуын кетәләр Безнең мастер да шундый адәм булса кирәк. Комиссарның сүзләрен ишетүгә, ул: а — Юк, безнең шартларда бу мамкин хәл түгел.— дип кылыч борыны өстендә с ° пенсиэсе белән кайнашырга тотынды.— Безнең затонда тупларга естәмә ныгытма куяр- _ лык материал да, белгечләр дә юк. Комиссар әфәнде, сезгә Нижний Новгородка ш барырга туры киләчәк. Комиссар тиз генә чигенә торганнардан түгел икән. Ул мастерның сүзләрен игътибар белән тыңлаганнан соң: «Әйдәгез әле, цехларны, складларны карыйк».— Дип. мастерны да, эшчеләрне дә үзе белән ияртеп алып китте. Менә без «Сережа» палубасында. Якыннан караганда туплары иссң-акылың китәрu лек зур. Кәлшәләре шундый юан, чынлап әгәр, колач җитмәслек, һәр туп бүрәнәдән кисеп алынган бүкән төсле тәбәнәк тимер тумбага куелган Әнә шул тумбаларны кимендә егерме сантиметрга биегәйтергә кирәк икән Ягъни безнең кара исәп белән биш вершок чамасы була инде — Комиссар әфәнде, белгеч буларак, мин сеэ--ә алдан әйтеп куям, безнең шартларда бу була торган эш түгел,—дип, мастер тагын яр буенда әйткән сүзен кабатлады — Монда төгәл исәп кирәк, материал кирәк, мондый эшне буш энтузиазм белән генә эшләп булмый... Бу минутта безнең бригадир Архипов палубага тезләнгән дә кулындагы метр белән туп тумбасының биеклеген Һем юанлыгын үлчәп маташа иде — Николай Григорьевич, минемчә, бер әмәл бар кебек,— диде ул. комиссарга карап — Бу тумбаны биегәйтү өчен аның астына каты агачтан ясалган калын борыс куярга да палубага болтлар белән беркетергә кирәк. Баш а берсен сынап карыйк Әгәр барып чыкса, бүтәннәрен дә шулай итәрбез. Комиссарның кырыс йөзе берьюлы яктырып китте — Иптәш Архипов, бу. һичшиксез, барып чыгарга тиеш Егетләреңә әйт тө хәзер үк тотыныгыз. Үзегез беләсез, вакытның һәр минуты кадерле алда кызу эш көтә Берәүләр мастерскойга кайтып борыслар әзерли башласын башкалары болтларны сүтә торырлар. Кирәк булса, әйтербоэ. безнең егетләр дә булышыр Слесарьларга әйтегез, өйләренә кайтып вакыт үткәрмәсеннәр, матрослар белән бергә бездә генә ашарлар... Бетен көчне куеп тырышырга кирәк, фронт бездән шуны талел итә. һәм без тырыштык, ару-талуны белмичә кон буе эшләдек Кич җитәрәк, кояш аргы яктагы Зея таулары артына авышып барганда, без инде эшләрне тәмамлап, хәрби диңгезчеләр белән бертә, Иделгә чыгып тупларны сынал бетергән идек Инструментларны катерга төяп эагонга кайтырга чыкканда, комиссар Маркин диңгезчеләр исеменнән рәхмәт әйтеп кулларыбызны кысты, һәм балаларча сөенеп: — Булмый дигәннәр иде. булды бит I — диде — Дуслар без моннан туп-туры ауга китәбез. Болай булгач, белеп торыгыз, «Сережа» тупчылары дошманга күрмәгәнен күрсәтерләр әле... Комиссар дәресен әйтә, безгә моннан һич тә китәргә ярамый. Әнә Иделдә каты сугыш төнне-тән буе дәвам ите. туплар әзлексез гөрселдәп тора Димәк, иртәгә вагонга яңа кораблар керәчәк. Без күчеп китсәк, аларны кем ремонтлар!.. Уйланып ята торгач, акрынлап күзләрем йомыла башлады, һем мин изрәп йокыга киткәнмен.., УЛ коннарда Иртәгесен нәкъ мин уйлаганча булды: мин эшкә барып кергәндә, затон уртасында кораллы «Ольга» пароходы якорьга туктап, ремонт көтеп тора иде инде. Җыелышып бетү белән безне катерга утыртып шунда алып киттеләр. Идел белән Камада купец Стахеевның икмәк баржаларын тартып йөргән бу буксирны мин бик яхшы беләм. Затонга урнашканчы бер җәйне мин анда кочегар булып йөргән идем. Сугыш безнең якларга килеп җитәр алдыннан аны хәрби кораб иттеләр. Казанны һәм Зөя күперен акларга бирмәс өчен барган сугышларда катнашып, ул шактый ук какшаган, шуңа күрә тиздән башланачак яңа һөҗүмнәр алдыннан бераз «дәваланып алырга» затонга кергән иде. «Ольга» командиры Иван Дойниковны да күреп беләбез. Хәер, ул атаклы диңгезчене флотилиядә белмәгән кеше дә юктыр. Корабның элекке командиры куркак бер адәм иде, дошман белән очрашмый, күбрәк оборонада ятарга ярата, бәрелеш вакытларында еш кына каушап кала иде. Комиссар Маркин аның урынына командир итеп Балтик диңгезчесе Дойниковны куйгач, «Ольга» әледән-әле хәтәр рейдларга чыга, караңгы төннәрдә кинәт һөҗүм итеп, дошманны өркетә башлады. Матрослар Дойниковны үз итеп өлгерделәр, аның белән утка-суга керергә әзер иделәр. Команда палубага җыелып ял иткән сәгатьләрдә Дойников матур итеп җыр җырлаучы, үзе чыгарган такмакка тыпырдап биюче, көлдерә-келдерә мәзәкләр сөйләүче ачык күңелле иптәш булып китә. Безне дә ул якты чырай белән каршылады. — Безнең бер тубыбыз никтер киреләнә,— диде ул, безне алгы палубага алып чыгып.— Корабка гаскәри туп куйгач, сыерга ияр салган кебек була икән. Күрәсезме, палубаны нишләтеп бетерде... «Ольгапның алгы палубасында коры җирдә ат тартып йөртә торган ике көпчәкле, лафетлы туп тора Аткан саен лафеты белән артка кага-кага палубаны янчеп бетергән, берничә урында хәтта тишеп тә чыгарган иде. Дойников палубаны янә бер тапкыр күздән кичергәннән соң, туп өчен уңайсызлангандай: — Бүген төнгә тагын походка чыгасы бар бит,— диде.— Шуңарчы ничек тр ремонтлап бетерәсе иде. Без моны үзебез дә яхшы аңлыйбыз. Озын-озак юанырга вакыт юк. Туп урнашкан платформаны аркылыга-буйга үлчәдек, болтлар әзерләп, палубаны табаклы тимер белән ямадык та куйдык. Тагын да ышанычлырак булсын өчен туп торган платформасын агач борыслар белән калынайттык. Иделгә чыгып, туплардан атып, ныгытмаларны сынап бетергәндә көн инде кичкә авышып бара иде. Затонга кайтырга җыенган чакта, Архипое белән мине Дойников читкәрәк чакырып алды да: — Иртәгә кадәр сез икегез корабта калып торыгыз. Безнең машинистларыбыз аз. Иртәгә Нижнийдан килеп җитәргә тиешләр — диде. һич тә уйламаганда без, затон кешеләре, хәрби диңгезчеләр булып әверелдек. Бүген төнлә походка чыгабыз. «Ольгаяның командасында кемнәр генә юк: иске флотта хезмәт иткән, Октябрь көннәрендә патша сараен алган чын диңгезчеләр дә, гомерендә кораб күрмәгән гади солдатлар да, Идел пароходларында лоцман, рулевой яки кочегар булып эшләгән елгачылар да бар. Ләкин машинаны бик яхшы белүче кеше — механик Юк, шунсыз кораб походка чыга алмый икән. — Иптәшләр, көн буе эшләп арыгансыздыр,— диде Дойников.— Сез хәзер аша- гыз-эчегез дә кубрикта бераз ял итеп алыгыз. Юлга чыгар алдыннан сезне уятырлар. Һичке эңгер якынаеп килгән чак. Иркенләп ял итәргә вакыт юк. Тиз генә тамак ялгап алдык та кораб Моркваши култыгында торган арада машина бүлегенә төшеп, механизмнарны тикшереп чыктык, цилиндрларны эшләтеп карадык. Яуга чыкканда иң мөһиме — казанда парның мул булуы. Мин шундук утны көчәйтеп, казанда парны күтәрергә керештем. Болай бар да төзек, команда булу белән кузгалып китәргә әзер торабыз шикелле. Шул чак Архипов миңа ачкыч һәм чүкеч алып рубкага менәргә кушты. Мин куЛтык астына инструмент ящигы кыстырып рубкага килеп кергәндә, җирән мыеклы лоцман Ефим Рахманцев белән рулевой егет штурвал янында маташалар, • Дойников үзе естәлгә җәйгән Идел картасына карандаш белән ниндидер билгеләр ясап утыра иде. Ачык изүле зәңгәрсу фланель күлмәк, киң балаклы кара чалбар кигән. Кара бескозырькасыиың тасмасына алтын хәрефләр белән «Громовой» дип злак хезмәт иткән корабының исеме язылган. Лехтә итеп тәэәтелгән кыска мыегы аның йозенә ачыклык биреп, яшәртеп тора иде. Карагыз әле, ни булды икән? — диде ул, эшеннән аерылып.— Штурвал никтер чыгымлый башлады . Әйбәт кенә эшләгән чекта, нәрсәседер ычкына да кинәт бушка әйләнә башлый, койрыкны бер якка да бормас була... Штурвалның калай каплавычын ачып карадым. Борчылырлык берни дә юк. Бераз бушап калган гайкаларны ачкыч белән ныгытыл, чылбыр ояларын яхшылап майлагач штурвал тоткарсыз эшли дә башлады. Дойников кепчәкне әле уңга, але сулга әйләндереп караганнан соң: — Молодец, әйбәт булган бу.— дип мактап алды. Түбәндә пар казаныннан, механизмнардан бүтән берни дә күрмисең. Ә югарыдан караганда бетен рейд күз алдында. Хәзер монда дистәгә якын кораб тупланган Ленин фәрманы белән Балтикадан җибәрелгән үткен борынлы миноносецлар үзләре бер отряд булып түбәнге рейдта якорь салганнар. Алардан үрдәрәк икенче отряд «Ваня», «Лев». «Олень» кораблары, йезмә форт «Сережа» һәм тиз йерешле разводка катерлары тезелеп киткән иде. Дойников безне иллюминаторларны ныклап ябарга, морҗадан очкын чыкмасын, тышкы якка тычкан уты хетле дә яктылык тешмәсен дип ныгытып кисәтеп куйды. Тон карасы куера тешеп, елга осте тынып калгач, якорьны күтәртергә, машинаны эшләтә башларга команда булды. Түбәндә без икебез генә. Архипов машина бүлегендә, рупордан нинди приказ булса, шуны үтәргә әзер тора, мин гүләп торган пар казаны янында кайнашам. Ходта барган чакта пар бик күп китә, миңа бар кечемә тырышып эшләргә туры Баягынак. Моркваш рейдында торган вакытта ук әле. машина бүлегеиде бик кызу иде Хәзер, иллюминаторларны ябып куйгач, бигрәк тә беркү булып китте. Лар каза- иыннан, цилиндрлардан аяусыз бәркелгән кызу сулышны кыса, тирләтә. Авыр тимер кисәү белен мичне болгатып алгач, башны краннан аккан суга чылатырга туры килә. Ахыр чиктә, инде һич түзәр хәл калмагач, топкага утын остәдем дә чак кына хәл алырга дип палубага мендем. Тенге салкынча һавада бик тиз җиңеләеп киттем Караңгыга бераз күзләрем ияләшә тошкәч. күрем: миноносецлар бер-бер артлы тезелеп, бездәй алдарак елга уртасыннан баралар. Күл тә үтмәде, алар тау башларына урнашкан батареяларны тупка тота башладылар һем, әзлексез ата-ата, Казан пристаньнарына таба бик кызу тешеп киттеләр. Безнең отряд кораблары да дәррәү ут ачты. Тау башларында әле бер, әле икенче урында, тен карасын ярып, тубал чаклы ут чечелә. Батароялариың коле күккә оча бугай. Озак тамаша кылып торыр вакыт түгел. Хәл алуга йәгәреп аска тоштем, юаи-юан утын түмеркәләрен мичкә тондырырга тотындым. Күрем, машина бүлегендә Архипов та шабыр тиргә баткан, пиджагын салып җиңсез майкадан гына калган. Әмма үзе бирешми, рубкадан алынган һәр приказны шундук үтел, машина белән идарә итеп бара. Ниһаять, дошман тупчылары безне де прицельте эләктерделәр буга*, аләриың снарядлары бик якында гына герсолди башлады. Менә бор снаряд осте каядыр тешеп, коточкыч каты шартлады һем корабль, кире капланырга җыенгандай, бетен корпусы белән чайкалып куйды. Икебез дә чак кына аяктан егылмый калдык. Архипов кушуы буенча палубага чыксам, снаряд осте шартлаган икон. Траптан йогороп мостинка менсәм, ни күзем белән күрим, рубка яртылай җимерек, штурвал бор якка куптарып ташланган, герлесе торло якка ауган кешеләр хәрәкәтсез яталар; арым караңгыда аларны танырлык ta түгел иде. килә иде Шул арада рубкага башкалар да менеп җитте. Лоцман белән койрыкчының үле гәүдәсен җимерек штурвал көпчәге арасыннан көчкә тартып чыгардык. Кораб командиры Дойников сул як ишек янында бернинди хәрәкәтсез йөзтүбән ята иде. Ике кеше ике ягыннан алып акрын гына күтәрә башлагач, ул аңына килде һәм ише- телер-ишетелмәс хәлсез тавыш белән: — Тизрәк ут астыннан чыгарга тырышыгыз .. Кешеләрне, корабны сакларга кирәк,— дип әйтә алды. Штурвалсыз калган кораб бу минутта бер урында әйләнә, ә дошман тупчылары һаман ут яудыра: снарядлары якында гына төшеп шартлаган саен, су баганалары гөрселдәп күтәрелә иде. Безгә хәзер үк бу җәһәннәмнән котылырга кирәк, юкса эш хәрти. Каты яралы Дойников тагын шул сүзен кабатлады: — Ярга таба тотыгыз... Тизрәк сайга ташланыгыз... Сайга... һәм шулай иттеләр дә: борыны белән Печищига таба борылган бер арада корабны бар куәтенә эшләтеп, ут астыннан алып чыктылар һәм сай җиргә утырттылар. Ниһаять, бер мәлгә котылдык бугай Хәзер инде биек тау башыннан аткан дошман снарядлары безгә тими, югарыдан очып үтәләр дә елга уртасына төшеп шартлыйлар иде. Әмма дошман безне күздән югалтмаган икән. Күп тә үтмәде, безнең өскә яр буеннан дошман пехотасы ташланды. Ярга якында гына сайга төртелеп хәрәкәтсез калган корабны ансат кына пленга алырга уйлап булса кирәк, һич тә сакланмыйча «ура» кычкыра-кычкыра киләләр һәм бу дәһшәтле ташкынга каршы торырлык бернинди көч юктыр шикелле иде. Шул чак рубканың ачык ишек яңагына көч-хәл таянып Дойников аякка басты һәм көтелмәгән куәтле тавыш белән: — Кызыл матрослар, туганнар! Революция дошманнарына рәхимсез ут ачыгыз!..— дип кычкырды. Шундук комендорлар ике туптан да берьюлы атып җибәрделәр. Яр буенда снаряд шартлаган урында төтен таралып бетәргә өлгермәде, инде безнең пулеметчылар дәррәү ут ачты, матрослар винтовкалардан ага, гранаталар тондыра башладылар... Таш кыя итәге белән елга арасындагы тар гына мәйданга килеп эләккән аклар пехотасы берничә минут эчендә кырып ташланды. Әле генә дөнья җимерердәй ябырылып килгән дошман өереннән су читендә йөзләрчә үле гәүдәләр генә ятып калды һәм бик аз гынасы тау араларына кереп котыла алды... Сугыш тәмам булгач, мостиктагы пулеметчыларның берсе әле һаман тынычлана алмыйча: — Ярар, кирәкләрен алдылар бугай,— диде, кул сырты белән тирле маңгаен сөртеп.— Хәер, шул кирәк ул ахмакларга... Бүтән вакытта коры җирдән хәрби корабка ташланмаска гыйбрәт булыр... Бу вакытта инде таң аткан, Иделнең аргы ягында бөтен офыкны алсулатып кояш чыгыл килә иде. Озакламыйча, бронекатер «Олень» килеп җитеп, безне сай урыннан тартып чыгарды да, Паратскига таба алып китте. Ә безнең бүтән кораблар дошман кулындагы Югары Ослан белән Казанны әле һаман тупка тоталар иде Алар нык тоталар булса кирәк, һавада туп тавышлары, күк күкрәгәндәй, гөрселдәп тора, пристань һәм бистәләр өстендә күк йөзен каплап, кара төтен күтәрелә, ялкын телләре уйный иде. Казан өчен сугышлар көннән-көн кыза бара, Кызыл гаскәр һәм флотилия Казанда оялаган кара көчләрне өзлексез кысрыклый һәм чигенергә мәҗбүр итә. Казаи өчен көрәш бөтен революция, бөтен яшь Совет иле язмышы өчен иң мөһим көрәш фронты булып әверелде. Шундый киеренке көннәрнең берсендә, иртән иртүк эшкә барып керсәм, тетрәткеч хәбәр ишеттем: ~ Ленинга атканнар... — Ленин каты яраланган... — Юлбашчы авыр хәлдә ята™ Зато* халкы, судно командирлары бе энең цехка җыелган, йөзләр кырыс, иреннәр кысылган. Соңгы айларда революция дошманнарының бик күп кара эшләр кылганын белә идек. Әмма бу тикле әшәке хыянәтне, бетен деиья хезмәт ияләренең юлбашчысы Ленинга кул күтәрүне һич тә башка сыйдырып булмый, мондый ерткычлыктан тамырларда кан суына, һәр намуслы кешенең күңелендә дошманга нәфрәт уяна. Митингта затон эшчеләре һәм хәрби дружина членнары исеменнән Ленинга телеграмма җибәрергә бердәм карар кабул ителә һәм тынып калган халык әстеннән кайнар сүзләр яңгырап үтә: — ...Англия-Франция буржуаз галимнәренең куркакларча кылган кабахәт эшен, бетен деиья пролетариатының бөек остазы, сәекле юлбашчыбыз Владимир Ильич Ленинга хаиниарча атуын ишетел без тирән ачу белдерәбез. Без барлык коитрреяолюционерларга иң каты һәм рәхимсез җәза бирелүен таләп игәбез Ленин. Володарский һәм Урицкий каны, пролетариат эше ечен бик күп фронтларда түгелгән эшчеләр каны безне дошманнардан үч алырга чакыра. Курку белмәс сеекле юлбашчыбыз, без ихлас күңелдән сезнең кайгыгызны уртаклашабыз, тиздән савыгып аякка басуыгызны, деиья буржуазиясен тетрәтеп беек социализм эшен дәвам иттерүегезне телибез... Халык ачуының чиге юк. Цехларга, судноларга таралышкач та, кешеләр, һич тынычлана алмыйча, әле анда, әле монда хыянәтче эсерларны яман сүзләр белән тиргиләр. Безнең бригадир Архиповны бетен заводта иң юаш кеше дип йертәләр иде Хәзер аны танырлык та түгел, ачуы йезенә бәреп чыккан — Аларның куштаннары безнең арабызда да бар бит,— дип, нәфрәтләнеп сүгенә ул.— Төрле коткы, шомлы хәбәр таратучылар дә, станокларны теяп безне каядыр күчеп китәргә әйдәүчеләр дә — барсы да шул сатлык җаннар. Без бүген, иртән эшкә чыгу белән, баркаска тәялел. флотилия базасы урнашкан Зоя рейдына киттек һәм кичә тенге походта какшап кайткан корабларны ремонтларга керештек. Флотилиядә митии.-лар бара. Николай Маркин, Лариса Рейснер әле бер, әле икенче корабта чыгыш ясыйлар, командаларны паника, а бирелмәскә, дошманнарның явыз эшенә Казанны азат итү белән җавап кайтарырга өндиләр Корабларда моңарчы булмаган кечле әзерлек купты. Командалар туп, пулеметлар, механизмнар янында кайнашалар, Зоя станциясенә поезд белән килгән ящик-ящик снарядларны, ягулык һәм азыкны ташып корабларга тейиләр Кайбер кораблар, базадан читкә чыгып, Идел эчендә туплар сыный; шартлау тавышлары, нәфрәт болыты күкрәгәндәй, бер горсслдәп ала да. еракко-еракка китеп, бик озак тарала Ил естенә тешкәй авыр кайгыдан кешеләр ничектер үзгәреп китте. Шаяру-колү юк, эленкесалынкы йерү юк. Кешеләр үз-үэләреи аямыйча эшлиләр Флотилия бер максатка тобәлгәи. Ачулары ашып чыккан кызыл матрослар гел бер сүзне кабатлыйлар: — Казан ечен яугаЬ — Даешь Казань!.. . — Юлбашчының каны ечен явыз дошманның колан күккә очырыйк!.. Шул максат белән флотилия, сафларга тезелеп, татын походка кузгалды. Күп керешләрдә чыныккан революцион матрослар яшь Совет иленә, хезмәт халкының сеекле юлбашчысына кул күтәргән явыз дошманга каршы ауга чыгыл киттел*р_