Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ РЕВОЛЮЦИОН ҖЫРЛАРЫ

Җыр элек-электән революцияләрнең турылыклы юлдашы булып килгән. Халык массаларын керәшкә күтәргән ялкынлы җыр җәмгыятьнең сәяси тормышында меһим урын тоткан. Татар хезмәт ияләре арасына революцион җырлар башлап 1905—1907 елгы вакыйгалар белән килеп керә. Татар теленә тәрҗемә ителгән революцион җырлардан «Марсельеза», «Варшавянка». «Матәм маршы» кебенләре аеруча популяр саналган. Ул вакыттагы газета-журналларда бу хакта еш языла. «Алабуга шәһәре татарлары,— дип яза «Казан мехбире» газетасы узенең 1905 елгы 2 ноябрь санында,— руслар белән бергә, кызыл байраклар тотып, урамнарга чыктылар, «Марсельеза» җырладылар». Менә «Азат» газетасының 1906 елгы 4 май санында басылган бер хәбәр: «Манифестантлар Державин бакчасында «Марсельеза» җырладылар. Күпләр кулга алынды» Алдынгы матбугат моның белән генә чикләнми, революцион эчтәлекле җырларны пропагандалау эшенә дә якыннан катнаша. Оренбургта чыга торган большевистик «Урал» газетасы, мәсәлән, үзенең 1907 елгы 12 январь санында кечле революцион рух белән сугарылган «Төрмәдән» исемле бер җыр урнаштыра һәм аны халык арасында киң таралган «Мәкәрҗә» көенә башкарырга тәкъдим нтәг . Хезмәт ияләрен революцион көрәшкә күтәрүдә «Марсельеза»ны башлап тәрҗемә иткән күренекле татар шагыйре Сәгыйт Рәмиевның ролен аерым билгеләп үтәргә кирәк. Аның «Варяг», «Стенька Разин» кебек рус көйләренә җырлана торган «Сызла, күңелем», «Бетте баш, кипте яшь» җырлары да халык арасында бик популяр була» 14 15 16 17 . 1905 елгы революциядә, рус һәм татар эшчеләре белән бергә, мәдрәсә шәкертләре дә актив катнаша. Революцион вакыйгалар эчендә кайнаган шәкертләр байтпк яңа җырлар иҗат итәләр. Соңыннан аларның кайберләре халыкның түбен катламнары тарафыннан күтәрелеп алына, шулай алар илнең татарлар яшәгән бетен почмакларына - таралалар. «Беренче сада», «Икенче сада», «Өченче сада» һәм Г. Тукай сүзләренә 14 Цитата «Вопросы татарской музыки» (Казан. 1967 ел. 195 бит) исемле җыентыктан алынды. - Шунда ук, 194 бит. 17 Ш. Рахманкулов. Татарда музыка культурасы. «Совет әдәбияты» журналы. 1945 ел. 6 сан. Җ җырлана торган «Шәкертлар җыры» кебек җырлар, мәсәлән, шундый бәхетле «мышка очрыйлар. Беренче революцион татар иайләре асылда рус пролетар җырлары йогынтысында туа. Әмма аларның текстларында профессиональ татар поэзиясенең һәм халык авыз иҗаты әсәрләреннән бәетләрнең кечле йогынтысы сизелә. Шәкертләр иҗат иткән ул җырларның эчтәлеге тарлесеиеке терпечә. Бер ишеләрендә шәкертләрнең авыр яз- ♦ мышыниаи зарлану ноталары астенлек итсә, инеччеләрендә, карәшкә чакырып, набат авазлары яңгырый. Соңгыларының текстлары да яшәп килгән стройга каршы иерәшнә күтәрелергә андәгән ялкынлы сүзләр белән тулы. «Шәкертләр җыры»нда, мәсәлән. «Алга, алга! Алга табан, алга дуслар, басыйк табан» кебек чакырулардан соң патша строен, иске җәмгыятьне фаш иткән юллар килә: «Моңгар чаклы җәһел безне артка тарткан да алдаган». «Беренче сада«да иса бу чакыру тагын да ялкынлырак һәм конкретрак тос ала: Кояш чыкты, нур балыкты, Тәрәзәдән айга аркылды. Ягма йоклап, уян, шәкерт, Файдаланыр вакыт җитте! Революцион татар җырларының теп чыганагы — татар һәм рус халыкларының шәһәр җыр фольклоры. Ачыграк аңлашылсын ечен, революцион җырларны еч теркемгә бүлеп тикшерергә мемкии булыр иде. Беренче теркемгә электән яшәп килгән популяр шәһәр җырларының кейларен үэгерешсеэ-нисеэ үзләштергән революцион җырлар керә. Югарыда исемнәре телгә алынган җырлардан «Өченче сада», мәсәлән, «Сәлим бабай», а «Тормадан» «Мәкәрҗә» кәенә башкарылган. (Бүгенге кондә алариың беренчесенә Г. Тукай язган сүзләр белән «Туган тел» җырлана, икенчесе «Яз да була» исеме белән мәгълүм.) Әйтелгәнчә, әлеге теркемгә кергән җырларда яңа сүзләрнең * иске ней белән кушылып китүе музыкада бернинди үзгәрешкә китерми диярлек. < Шул ук хәл революцион рус җырларында да очрый икән. Музыка белгече A. Coxop м ены түбәндәгечә аңлата; «...Яңа сүзләр белән бер үк вакытта яңа кан дә иҗат итү 3 гел генә мемнин булмаган... шунлыктан, бик үк туры килеп бетмәсә дә, электән бил- ’ геле кәйләрне яңа сүзләргә яраклаштырырга туры килгән. Ахыр килеп, тизрәк һәм с ныграк тарату нияте белән (шулай ук конспирация максатларыннан чыгып...) дә яңа о революцион текстлар аңлы рәвештә электән мәгълүм популяр мәйләргә яраклашты- ° рылган» '. Бу сүзләрне тулысы белән югарыда искә алынган татар җырларына карата < дв кулланып була. Икенче теркемгә иске, әзер койне күлмедер күләмдә үзгәртеп кабул иткән рево- $ люцион җырлар керә. «Шәкертләр җыры» һәм «Икенче сада», мәсәлән, шундыйлар, я Беренчесе «Как в Москее-городке» дигән студентлар җырына таянып чыгарылса. “ икенчесе «Хасбулат батыр» дигән рус җырына нигезләнгән. Иске җырларны кабул иткәндә, аларның сүзләре генә үзгәреп капмаган, хәтта мелодияләре дә үзгәреш кичергән, һәм бу үзгәреш аларның терпесендә терпе күләмдә чагыла. «Икенче сада» җырында, месәпән, татар кеено чит, ят интонацияпар. бигрәк тә кереш тон куллану белен бәйпе интонация, үзгәртелгән. Бу - аларкы үзара чагыштырып караганда да күренә: ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ РЕВОЛЮЦИОН ҖЫРЛАРЫ 1 А. Сохор. Русская советская песня. Рус телендә. 1959 ел. 46 бит. «Шәкертләр җыры»ндв музыканы үзгәртү исә кәйнең бетен характерын үзгәртә: элекке шат күңелле көй чакыру характерындагы җырга әйләнә. Җырның тавышларга бүленмәве, такт алдының булмавы, еч чирек үлчәуле булуына да карамастан, аңа төгәллек, марш характеры бирә. Ниһаять, соңгы өченче төркемгә «Беренче сада» тибындагы яңа, оригинал җырларны кертергә мөмкин. Узган йөзнең 90 елларында иҗат ителгән бу җыр 1905—1907 елларда аеруча зур популярлык казана. Әгәр җырның лад тезелешендә аңа милли тес бирә торган авазлар зур роль уйнаса, мелодик төзелештә рус җырларының йогынтысы сизелә: ул, әйтерсең лә, революцион гимннарның («Интернационал», «Кем һәммәне туйдыра», «Котырыгыз, тираннар» һ. б. ш.) көрәшкә чакыручан ялкынлы рухы белән сугарылган. Әлеге көйдәге соңгы кадансның «Славное море, священный Байкал» исемле мәгълүм Себер җырындагы беренче фразаның тәмамланышы белән тәңгәл килүе дә кызыклы: Бөек Октябрь революциясеннән соң көрәш һәм протест җырлары митинг һәм демонстрацияләрдә генә түгел, театр сәхнәләреннән дә яңгырый башлый. Татар совет театры репертуарында, классик әсәрләр белән беррәттән, революция вакыйгаларына багышланган яңа пьесалар да мактаулы урын ала. Халыкның аң һәм культура дәрәҗәсе үскән саен, революцион рус җырларының элекке тәрҗемәләре укучыны канәгатьләндерә алмый башлый. Татар шагыйрьләре ул җырларның яңа тәрҗемәләрен эшлиләр. Сембердә чыга торган «Таң» газетасы, мәсәлән, үзенең 1919 елгы 23 август санында. «Курыкмый алга!» исеме белән, «Смело, товарищи, в ногу» җырының ф. Бурнаш тарафыннан тәрҗемә ителгән яңа вариантын урнаштыра . Бу вариант халык арасында зур теләктәшлек таба, чөнки ул чорның руБөек Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы чорында татер университеты нәшрияты. 1960 ел. 133 бит. КАК В Москвечородке ’ X. Госман, поэзиясе. Казан хына бик туры килә. Халыкара коммунистик хәрәкәтнең боек гимны «Интернационал» элек татар теленә күчерелмәгән була. X. Госманның язуына караганда, революциядән соң аның берьюлы ике тәрҗемәсе эшләнә: беренче тәрҗемә 1919 елда Сәгыйт Сүнчәләй тарафыннан «Бәйнәлмиләл» исеме белән «Эшче» газетасында чыгарыла, икенче тәрҗемә «Акъегет» имзасы белән «Кызыл Армия» газетасының 1920 елгы 1 май санында басыла. «Бу икеиең,— ди X. Госман,— Сәгыйт Сүнчәләй эшләгәне киң * таралды һәм, яңа тәрҗемә ясалганчы, озак еллар халык телендә яшәде» . Әмма торган саен бер нәрсә ачыклана барды: яңа дәвернең рухына тәңгәл килердәй оригинал милли җырлар кирәк иде. Дәвернең бу ихтыяҗын башлап әдәбият бигрәк тә поэзия канәгатьләндерергә омтылды. Бу чорда дистәләгән газеталар чыга, алариың һәрберсендә диярлек шигырьләр басылып бара. Аларны иҗат итүгә, танылган әдипләр белән бергә, революцион рухлы яшьләр дә катнаша. Әмма ул шигырьләрнең күбесе кейгә салынмый кала. Танылган музыкантларның байтагы |3. Яруллин. С. Габәши, Ф. Латыйпов һ. б.|, революцион җырларны башкаручылар һәм пропагандалаучылар буларак, революция эшеиә зур ярдәм күрсәтсәләр дә, яңа җырлар иҗат итмиләр диярлек. Әмма җырга сусау шул кадәр кочле була, күп кенә кызылармеецлар ул чактагы газета битләрендә халык кәен революция эшенә җигәргә чакырып чыгалар. Торкстан армиясе нар кындагы мәселман труппасы музыканты X. Насыйров, мәсәлән, «Кызыл Армия» газетасының 1919 елгы 16 июнь санында шундый чакыру белән чыга: «Иптәшләр, музыкантлар, сез артык сизгер иорәгегез белән бирелеп уйнаган музыкаларыгыздан, җыр вә такмакларыгыздан эшче вә игенче хвлык эчен җанын-тәнен корбан кылырга риза булган кызыл гаскәрләр арасына барыгыз! Талантлы музыкантлар, армияләргә язылыгыз!» Вакыт-вакыт алар, теге яки бу халык коенә яңа сүзләр язуларын үтенеп, шагыйрьләргә мерәҗәгать итәләр. Гариф Гомәр «Кызыл яулврдаи бер иптәшнең, кызыл яулар эчен берәр нәрсә яэ әле. дип әйтүе буенча» «Галиябану» коенә үзенең «Кызып әләм. Кызыл йолдыз» исемле җыр язуын сейли \ Яңа җырларга сусаган татар кызылармеецлары үзләре дә кой иҗат итәләр. Монда гаҗәпләнерлек берни дә юк, ул чакта массовый җыр иң күп яңгыраган урын * нәкъ монә Кызыл Армия була. ы Бу еллардагы рус җырларының ролен веруча билгеләп үтәргә кирәк, гражданнар 3 сугышында катнашкан татар солдатлары аларны ярвтып башкарган. Алариың күбесе ™ таторча да җырланган (мәсәлән, «Совет власте эчен», «Без тимерчеләр» һ. б.|. Шуңа - күрә күп кенә татар җырларының текстлары да революцион рус поэзиясенең туры- £ дан-туры йогынтысы тәэсирендә иҗат ителә. Аларда бер үк образлар, бер үк тематика гәүдәләнә: корәш матурлыгы («Ком бураны»), Кызыл Армивгә («Батыр яшьләр»). / яңа Ватанга («Яшәсен, яшәсен!») дан җырлау, дошманнан мәсхәрәле колү («Илләр - азат, күрәмсең») һ. б. О Эшчеләр, демократик карашлы интеллигенция һәм яшьләр арасында киң таралган кыска шәһәр кейлоре гражданнар сугышы җырлары очей теп мелодия чыганагы бу- лып торган. Яңа текстлар белән алмашыну аркасында, интонацион яктан әллә ни үзгәреш кичермәсәләр дә. ул җырларның коиләре ачык яңгырашлы марш ритмын ала (шәһәр җырларының тогәп метрикалы булуы моңа ярдәм генә иткән). Әнә шулай элек лирик сүзләр белән башкарылып йорелгәи «Сандугач-күгәрчен» кәеннән гражданнар сугышы елларында «Илләр азат, күрәмсең», ә «Күбәләгем»нән «Батыр вшьләр» исемле яңа җыр туа... Кайбер җырларның, текстларына бераз үзгәрешләр кертелсә дә, исемнәре элеккечә, искечә кала. Мәсәлән. «Ком бураны». «Сәфәр» һ. б. Бу еллардагы татар солдатлары арасында иң зур дан казанган җырларның берсе — «Бетсен патша, янсын тәхет». Кейнең тарихы күптәннән килә. Рус-япои сугышы һәм Беренче бәтендәнья сугышы елларында ул «Окоп кее» исеме белвн кергән. Моң- зар белән тулы солдат җырыннан сугышчан маршка әйләнгәндә, андагы: Солдатский ремень белом Будылар билләремне, шул. ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ РЕВОЛЮЦИОН ҖЫРЛАРЫ 1 Шунда ’ Шунда » Шунда 134 бит. 117 бит. 136 бит. Йөгереп китәрдәй булам, Кайтып җитәрдәй булам Көзге ачы җилләрдә Туган үскән илләргә — кебек сыкрау тулы сүзләр иске стройны җимереп ташларга (Бетсен патша, янсын тәхет. безгә патша кирәкми!), күп каннар бәрабәренә яулаиган ирекле, азат тормышны сакларга чакырган юллар белән (Кулдан корал ташламабыз, сыйнфый дошман бетмичә!) алмашынып кына калмый. Җырның рухы ук узгәрә. Бу хәлнең теп сәбәбе — әлеге көйнең функциясе үзгәрүдә: тар окоп җырыннан ул поход җырына әйләнә. Бу исә уз чиратында аның башкару характерын да үзгәртә: салмак, сузынкы мелодика кыю, тәвәккәл яңгыраш ала, ченки катлаулы, бормалы ритмика марш характерындагы төгәл ритм белән алмашына, үлчәүнең үзгәрүе дә нәкъ шуңа ярдәм итә. Гражданнар сугышы чорында гаять популяр булган тагын бер җыр сакланып кал. ган. Суз «Яшәсен, яшәсен!» исемле җыр турында бара. Заманында А. В. Затаевич, мәсәлән, аны казакъ җырчысыннан язып алган '. Әлеге революцион җырның ике варианты булуы билгеле. Түбәндәге беренче вариантны бу юлларның авторы гражданнар сугышында катнашкан кешедән язып алды һ БАК-ЧАДАГАЛ MPPM-MA GAJ 6Ь/Л БЬИ ЛАРНУН AftG и ДО ■ Co-sei в/м-те БУЛ-МА-САвез-гә көй Бул'- МАС ы-де. | ПРИНЯВ 1^, ; Ч > > Я-шә-сен7 я-шә-сен!Без неңСо-вет ИЛ-ЛӘ - ре ! Башка тәрле сүзләргә җырланган «Марш элгәре» исемле икенче варианты И. Мироновның 1926 елда Мәскәудә басылган «Кыскача төп музыка назариясе» исемле китабында китерелә. Әлеге ике вариантны үзара чагыштырып карау нәтиҗәсендә аның элгәреге теп варианты нинди үзгәрешләргә дучар булуын ачыкларга мемкин. Марш характерындагы ритм, соңгы фразаларның кабатлануы һәм җырдагы башка сыйфатлар борынгы халык иҗатына героик яңгыраш биргәннәр. Җырның икенче вариантында бу йогынты тагын да ныграк сизелә. Шулай итеп, революцион татар җырларында пролетар интернационализм идеяләре ачык чагыла һәм бу күренешнең әһәмияте бер ул чор белән генә чикләнми. Гражданнар сугышы җырлары асылда беренче совет җырлары булдылар. Яңа тематика (көрәш героикасы, совет республикасын данлау), яңа жанрның барлыкка килүе (сугышчан поход җырлары), халыкчан интонацияләрне яңача аңлату — шушы барлык новаторларча сыйфатлар татар җыр сәнгатенең алга таба формалашуында зур роль уйнадылар.