Логотип Казан Утлары
Повесть

СОРБОННА ПРОФЕССОРЫ

Без — «классиклар». Ачыклап әйтсәм, тармх-фнлоло- гия факультетының классик филология бүлеге студентлары. Асыл максатыбыз — борынгы классик дөньяны, ягъни борынгы Греция һәм Рим дөньясын, аның телен һәм әдәбиятын өйрәнү, белү. Киләчәктә, исән-аман яшәсәк һәм укысак, шунын белгечләре булып чыгарга тиешбез. Димәк, үзебезнең факультетта гына түгел, бөтен университет буйлап безне, авыз тутырып һәм күкләргә чөеп, «классиклар» дип атап йөртүләре тикмәгә генә түгел... Инде айдан артык укыйбыз. Расписаниедә борынгы грек теле дә бар. Ләкин аны укытырга кеше юк. Дөрес, югарырак курсларда грек телен дә җиренә җиткереп, бик шәпләп өйрәнеп яталар ятуын, әмма аларның укытучысы, үзе дә коеп куйган грекка охшаган тап-такыр башлы доцент Фирстов: «Эшем болай да муеннан, сәламәтлегем дә бик какшады, бүтән кеше табыгыз» дин, безгә керүдән баш тарткан. дн... Грек теле урынына лагин керә. Монысы аның расписаниедә болай да атнага дүрт көн, ягъни сигез сәгать куелган, ә инде грек теленә билгеләнгән дәресләрне дә кушын җибәрсәң, көн саенга китә, ягъни агымга унике сәгатькә тула. Укытучыбыз Чернявский Семен Яковлевич — бәләкәй, чандыр гәү- д »ле карт, әллә беренче, әллә икенче көнендә үк, борыны өстенә алтын кысалы пенснэсын ныгытып куйгач, озыи нәзек бармагын һавага чөеп: — Сез уку елы азагына инде Цицерон нотыкларын укып аңларлык дәрәҗәдә булырга тиешле! — диде. Латин әле икенче курста да укытылачак иде, шуңа күрә без — Бу елны ук андый дәрәҗәгә җигәрлек булгач, икенче елыбызда нишләрбез икән? — дидек — Икенче елыгыздамы? Латинны су урынына эчәрсез .— диде уд, юка иреннәрен җәеп. Аннары янәдән барм.нын түшәмгә төбәде дә гайрәтле бер тавыш белән өстәп куйды Карыкмагыз, гутта кават ләпндэм нон ви, сэд сэпо квдэндо! Без эле латин телендәге мәкальләрне аңларлык баскычка күтәрелмәгән идек, шунлыктан укытучыбыз бармагы белән түшәмгә ябыштырып куйган әлеге девизын русчага күчереп аңлатып та бирде: — Тамчы ташны көче белән түгел, еш тамуы белән тишә... Арадан беребез, борынын тартып кына: — Латинны ул хәтле әйбәт белүнең нигә кирәге бар? Ул телдә хәзер беркем дә сөйләшми, үлгән-беткән тел бит ул,— дип, барыбызга да уртак шөбһәне белдерде. — О тэмпора, о морэс!2 — дип кулын маңгаена куйды Чернявский.— Үлгән, имеш... Соң сез, акыллы башлар, латин телендә ничәмә мен томнар язылганлыгын, никадәр хәзинә барлыгын аз гына да чама- ламыйсызмыни? Ул телдә хәзер инде сөйләшмәсәләр дә, мәңге үлмәячәк латин! Шәпләп өйрәнегез генә —галим булырсыз! Ярый, һәммәгез дә зур галим булмады, ди. Ләкин медицина институтларында һәм училищеларында латин телен укытучылар аз кирәкмени? Аннары ул кафедра артыннан чыкты да, барыбызны да кочагына сыйдырырга теләгәндәй, кулларын киң җәеп, каршыбызга басты һәм ягымлыйомшак иттереп: — Мин сезгә, кызларым-егетләрем, ышанам: җиңәчәкбез без латинны! Башларыбыз чатнап ярылса ярылыр, әмма ләкин җәйгә чыгуга без Цицерон, Лукреций, Вергилий әсәрләрен чатырдатып укый алачакбыз! — диде. Шундук тагы, тавышын калынайтып, имән бармагын янәдән һавага чөйде: — Бүредән курыккан урманга бармас, ди! Укытучыбыз әнә шулай гайрәт чәчкәндә, нишлисең, безгә, волэнснолэнс3 дигәндәй, ике куллап латинга ябышырга туры килде. Ничәмә- ничә еллар укытып, тәмам шомарып-остарып беткән укытучыбыз дәрестә утлар уйната. Группада без егерме биш студент. Ул бер үзе. Ләкин ул бер дәрестә, ягъни туксан минут эчендә, безнең һәркайсыбызны берәр тапкыр гына түгел, икешәр, хәтта өчәр-дүртәр тапкыр аягүрә бастырып. сүз төрләндертеп, җөмлә тикшертеп яисә текст укытып алырга өлгерә. Кочагы-кочагы белән өйгә бирелгән эшләрне әйтәсе дә юк. Гүя дөньяның кендеге шул латинга килеп терәлгән, гүя бу тормышның яме дә, тәме дә шуңарда гына... Октябрь урталары булгандыр, ахры, бер көнне Чернявский безнең аудиториягә керде дә, маңгай җыерчыкларын тирәнәйтеп, моңсу бер тавыш белән яна хәбәр әйтте: — Расписание буенча иртәгә сездә грек теле булырга тиеш бит? Латин булмаячак, борынгы грек теле үзе башланачак... Без, ни куанырга, ни кайгырырга белмәстән: — Кем керә? — дип сорадык. — Кергәч күрерсез, танышырсыз. Бик тә зур кеше,— диде коры гына һәм пенснэсын ныгытып куйды да, безнең чыш-пышны басу өчен, карандашы белән кафедра тактасына шакылдатып алды. Безнең группада үткен һәм чая кызлар җитәрлек, шул көнне үк кемнәрдәндер сорашып-белеп алдылар: — Борынгы грек телен безгә бер карт профессор укытачак икән. Парижның үзеннән килгән, ди... Без, егетләр, коры кибәккә генә алданырдай чыпчыклар түгел: — Грек телен укытыр өчен Париж хәтле Париждан килеп йөрерләр, ди... Суган әкияте,— дидек. — Деканатта белмичә әйтмәсләр! Менә икенче көн дә килде. Грек теле сәгате дә җитте. Көтәбез. Барыбыз да диярлек аудитория ишеге төбендә, коридорда. 2 О заманалар, о гадәтләр! _ 3 Ирекле-нрексез. Бездән еракта, коридор борылышында, ниһаять, берәү күренде. Бер кулында таяк, икенчесендә — портфель. Өстендә соргылт костюм, башы ап-ак... Ләкин ул бик тә әкрен, ничектер ян беләнрәк вак-вак атлап килә иде. Коридор бушап калды: без урыннарыбызга сибелештек. Ачык калдырылган ишектә иң әүвәл сары күн портфель һәм таяк, ♦ аннары ап-ак башлы картыбыз үзе күренде. Тукталып калды, чал кашлары астындагы зәңгәр күзләре белән безгә карады. Аннары нигәдер тотлыгып-каушап, карлыкканрак тавыш белән исәнләште. Без барыбыз бердән: — Исәнмесез! — диюгә, ул тагын да каушый төшеп: — Борынгы грек теле сездә булырга тиешме? Мин ялгышмадыммы? — дип сорады. — Юк, ялгышмадыгыз. Без сезне көтә идек, профессор,—дидек. Вак-вак басып түргә үтте. Ләкин, Чернявский кебек, кафедра артына кереп басмады, каршыбызга, өстәл артына килеп утырды. Кулларын шәп күннән эшләнгән портфеленә куйды. Озын нәзек бармаклары, бигрәк тә сул кулының бармаклары, сизелерлек булып калтырый иде анын... Менә ул күпереп торган чал мыегын селкетеп, сәер генә иттереп елмаеп куйды. — Шулай итеп, кадерлеләрем, мин сезгә борынгы грек телен укытачакмын,— диде. Аның тавышы да тамак төбеннән ничектер сынып-өзе- леп чыга иде —Әйе, нн башта танышып алыйк әле. Фамилиям минем, кадерлеләрем, Одинцов булыр, исемем Петр, әтиемнең исеме Дмитрий иде... Димәк ки, авырсынмасагыз, Петр Дмитриевич диярсез... Аудиториягә килеп кергән профессор кадәр профессорның менә болай каушап-тотлыгып калуын безнең беренче күрүебез иде!.. Соңыннан гына белдек: бу ак башлы карт профессорның Советлар илендә совет студентлары янына дәрескә керүе үз гомерендә беренче тапкыр булган икән... Безнең арадан чая кыз Нинель Данкевич чытлыкланып — Ә сез, Петр Дмитриевич, чынлап та Парижның үзеннән килдегезмени?— дип сорап кунды. — Әйе, Париждан... Ярый, монысы хакында соңыннан,—диде профессор һәм группаның исемлеген бирүебезне үтенде. Старостабыз Роза Мөхәммәтьярова нәкъ аның каршысында, алдагы өстәл артында утыра иде. Ул, журнзлнын тиешле битен ачып, профессорга сузды Теге рәхмәт әйтеп елмайды да куен кесәсеннән калын кара кысалы зур күзлеген алып киде, һәммэбезне берәм-берәм бастырып. тотынды танышырга... Ләкин аның исемлекне укуы әкәмәт сәер иде: — Мадмуазель Эминова... Мсье Вахитов... Мадмуазель Данкевич...- Мсье Кэрнмов . Мадмуазель Тазаровская.. Болай дип, фамилиябезгә чуар бант тагып, безгә монарчы беркемнең дә, беркайчан да эндәшкәне юк иде. Кинәт кенә без «мадмуазель- ләр» һәм «мсьелар» булып куйдык... Беренче курста гына әле без. Группабызда, әйткәнемчә, төп төгәл егерме биш кеше. Әмма шуларның тик өчәве генә университетка кергән чакларында гаризаларын классик филология бүлегенә дип атап язган. Калганнары факультетның тарих, рус филологиясе һәм логика-психология бүлекләренә керергә теләп тә конкурстан үтү өчен тиешле балны туплый алмаган халык Аларны. үзләреннән ризалык алып, нигәдер бөтенләй буш торган шушы «классиклар» бүлегенә тыкканнар... ЭДУАРД КАСЫПМОВ ф СОРБОННА ПРОФЕССОРЫ Әлеге «эчнең берсе — Чәчкә Эминова. Чистайдан иде ул. Озын кара толымлы, киң битле һәм зур коңгырт күзле бу кызның тырышлыгына искитәрлек иде: бер генә дәрескә дә ныклап, җиренә җиткереп әзерләнмичә килмәс. Җитмәсә, күңеле дә киң, йомшак. Аның шушы сыйфатларыннан группабыздагы бик күпләр, аерата без — егетләр, бик оста файдаланадыр идек: кызый төн йокыларын качырып әзерләгән нәрсәләрне, бигрәк тә латин һәм француз телләреннән өйгә бирелгән эшләрне, без бик ипләп күчереп кенә куябыз... Икенчесе — Соня Тазаровская. Монысы төп Казанныкы. Төз, знфа буйлы бу яһүд кызы бик тә ыспай һәм матур киенеп йөрер иде. Ул да ярыйсы гына тырыш һәм актив. Ләкин аның кызылга буялган озын тырнаклы бармаклары арасыннан күн тышлы калын дәфтәрне суырып алулары, ай-яй, кыен була торган иде. «Классиклар» бүлегенә үзе теләп кергәннәрнең өченчесе — мин... Чәчкә Эминова белән Соня Тазаровскаяны борынгы грек һәм рим дөньясы ни сәбәптән кызыксындыргандыр, белмим, әмма минем шушы бүлеккә керүем үзенә күрә хәйләгә корылган иде. Бу хакта чак кына аңлатып китмичә ярамастыр. Мин урта мәктәпне тәмамлауга, менләгән яшьтәшләрем кебек үк: «Кая керергә, кем булырга?» — дигән уй белән башымны катырдым. Математикадан әкәмәт шәп барган идем мин. Бергә укыган бер дусыма ияреп, Свердловскиның политехнический институтына китәргәме, әллә Казан университетының физматына керергәме? — иң әүвәл шушындый уй-теләк белән яндым. Ләкин күңелне кытыклаган икенче бер нәрсә дә бар иде: мин урта мәктәптә укыганда ук шигырьдер, вак хикәядер языштыргалый идем, хәтта өч пәрдәлек комедия сыман нәрсә язып, аны Казанга да җибәргән идем. Әлбәттә, комедияне кире кайтардылар: бер язучы абый аны, зәңгәр карандаш белән хәтәр сызгалап, бөтенләй юкка чыгарып ташлаган иде. Ләкин ул абый әлеге пьеса дәфтәре эченә салган бәләкәй генә хат кисәгенә: «Бик каты тырышсаң, Рифгать энекәш, синнән ни дә булса килеп чыгар, өмет бөтенләй үк юк түгел синдә», дип гә язган иде. Димәк, өмет бар... Күкрәктә бураннар уйнатып купкан менә шул өмет математика фәненә булган мәхәббәтемне күңелнең кайсыдыр аулак почмагына кысрыклап та куйды. Казан университетында татар теле һәм әдәбияты бүлеге барлыгын ишеткән идем инде: анда, имеш, миндәй языштыргалаган кешегә оҗмах ук булмаса да, бик тә кулай, ди... Ләкин бәреп керә алырмынмы? Хикмәт шунда: мин җиденчене татар мәктәбендә бетергән булсам да, калган классларны рус урта мәктәбендә тәмамладым. Татар әдәбиятын әйбәт белмим диярлек. Өтегендә татар теленнән дә, әдәбиятыннан да имтихан бирәсе. Җитмәсә тагы, нәкъ менә шул фәннәрдән иләмсез каты сорыйлар, ди... Безнең каладан университетның тарих-филология факультетында укучы өч егет бар иде. Шулар җәйге каникулга кайткач, минем исәп- ниягне ишетүгә, иптәшләрчә үтә якынлык белән: — Тотасың да безнең факультетның теләсә кайсы бүлегенә керәсең. Конкурстан үтеп, эләгә генә күр... Анда инде, укый башлагач, икенче бүлеккә күчүе чүпкә дә тормый,— дип киңәш бирделәр. Ләкин гаризаны кайсы бүлеккә язарга? Шулай кангырап йөргән көннәрнең берендә, Вятка ярында ук утырган бер авылдан минем дусларга килгән карт укытучы Никольский белән очраштым. Сорашты-нитте бу һәм, минем ни турында баш ватуымны белгәч, чалара төшкән калын сакалын сыйпаштыра-сыйпаш- тыра: — О, кер син анда, улым... Казан университеты үзенең классик филологиясе белән гомерлек дан казанды да инде! Күңелең дөрес сизенгән, мәңге үкенмәссең,— диде. Ул үзе дә кайчандыр, әле герман сугышына кадәр үк, шул бүлектә укыган икән, ләкин ниндидер яшерен эшләре өчен «классиклап» апасыннан сөрелгән булган... к Әни белән дә киңәш тоттым. Ул куанды — Бик әйбәт булыр, улым. Анда бит Ленин үзе укыган,— *жде Мин университетның физматына кердем ни дә, классик филология « бүлегенә кердем ни — әнигә барыбер иде. * Китте гаризам... 3 Конкурста җиңеп, укырга дип килсәм — «классик» булырга теләүче- g ләр өч бөртек кенә булып чыкты. Ләкин мин, өметемне җуймыйча. 3 өлкән курсларда укучы якташ студентларның киңәшен исемдә тотып, g бср-ике атна укыгач ук татар теле һәм әдәбияты бүлегенең ишеген ша- g кып карарга булдым. Әмма кафедра мөдире Рабига Афзаловна, минем теләкне ишеткәч, алай җәелеп китмәде, кара кашларын сәер иттереп = селкеткәләп кенә куйды. Аз-маз языштыруым хакында әйтүнең дә фай- § дасы тимәде. — Алдыйлар күп бездә: ике студентның берсе... Фән белән ныклап 8 кызыксынсаң иде син, энем,— диде ул,— Аннан сон, беренче курстагы группа тупланып беткән шул инде безнең, хәтта артык кешеләр дә йөри әле... Булмастыр,— диде. Деканатка да кереп ялындым. Анда да: — Кая керәсеңне башта уйлыйлар аны. Юк артыннан йөрмә, кергән җирендә җиң сызганып укы! — дип кырт кистеләр. Ул заманда тарих-филология факультеты университетның төп бинасында, иң югарыгы катта урнашкан иде. Ләкин безнең классик филология бүлегенең үз аудиториясе белән татар теле һәм әдәбияты кабинеты беренче катта иде. Тәнәфесләрдә мин татар бүлегендә укучы студентларны бик еш күрә торган идем. Алар юк-бар турында сөйләшмиләр, һаман да шигырь, хикәя турында сүз куерталар, кайчакларда кайнарланып-чәчрәп бәхәсләшеп тә алгалыйлар. Алар үзләренең иҗат түгәрәкләренә йөриләр һә.м ходаның һәр бирмеш атнасында диярлек «Әдәби сүз» исемендә, җәйсәң колач җитмәслек озынлыкта галәмәт кызыклы стена газетасы чыгаралар. Аларда бүгенге тормыш кайный Кызыгам да, көнләшәм дә... Борынгы грек теленнән шактый гына шүрләп куйган булсак та, профессор Одинцов безнең өчен алай куркыныч кеше булып чыкмады. Дәрескә беренче кергән көнендә үк профессорыбыз, исемлекне тикшереп бетергәч, тамагын кыргалап алды да. уңайсызлана төшеп кенә: — Миңа үз гомеремдә бик күп төрле телләрне өйрәнергә туры килде, ләкин моңа кадәр минем бер генә телне дә укытып караганым булмады,— дип куйды. Әлеге дә баягы чая кыз Нинель Данкевич пумала бөдрәсен яхшы ат кебек якякка чайкатып алды да. форсаттан файдаланып — Ә сез, Петр Дмитриевич, Парижда нинди фән укыткан идегез? — дип сорады. — Сорбоннадамы? Мин ни... тарих укыткан идем. Асылда Россия дәүләте тарихын... — Ә нишләп безнең университетта да шуны укытмыйсыз? Менә бит тыела белмәс тел: тапты’ сорашыр нәрсә! «Смена» журналында басылган ниндидер шахмат мәсьәләсен тикшереп утырган Леонид Хотин Нинельнең терсәгенә кагылып, ачулы йөз белән: — Аптыратма кешене! Син аның каян килгәнлеген онытма. Тоттырдылар, ди, сиңа монда бурж>а галименә гарнх фәнен, җүләр,— дип пышылдады. ЭДУАРД КАСЫЛМОВ Профессор, әлбәттә, Леонидның пышылдавын ишетмәде. Әмма аның какча саргылт йөзенә кинәт сыек кызыллык йөгерде, һәм ул, сынык тавыш белән; — Мин бит, мин .. Сезиен үзегездә дә менә дигән галимнәр бар икән, алар миннән бик күпкә яшь тә әле,— диде. Үзе көлгәндәй булды, ә үзенең зәңгәр күзләрендә ниндидер уйчан чаткылар күренде. Аннары ул өстәл артыннан авыр гына кузгалды.—Ярар, бу хакта сөйләшмик әле... Безне бит, кадерлеләрем, борынгы грек теле көтә. Башлыйк әле үзен, зарыктырмыйк! Яны белән вак-вак атлап кара таюга янына килде һәм кулына акбур алды. Борынгы грек әлифбасын өйрәнергә керештек. Профессорның озын нәзек һәм көчсез бармаклары арасына кысылган акбуры кара тактада авырлык белән генә йөри, аңардан идәнгә вак кыйпылчыклар коелып төшә иде. Әйе, аңарга такта янында басып торуы да читен, калтыранган көчсез бармаклары белән язуы да кыен иде. Үзе яза, үзе ара-тирә безнең якка күз ташлап, ягымлы елмаеп кына, грек хәрефләренең атамаларын әйтеп бара. — Сезгә гимназиядә укыган чагыгызда грек теле кермәгән булса да, сез математика, физика фәннәреннән бу хәрефләрнең байтагын беләсез инде, шулаймы, кадерлеләрем? — ди.— Тик, зинһар, дәфтәрләрегезгә менә минем кебек кәкре-бөкре иттереп язмагыз инде, матуррак булсын... Гимназиядә укыганда минем үземнең каллиграфиям әйбәт иде, ә хәзер, күрәсез, таракан йөргәннән дә болайрак чыга, ди. Әлбәттә, без борынгы грек хәрефләренең шактыен танып белә идек инде: альфа, омега, ипсилон, игрэк, зэтта, пи... Монысына исебез китмәде: яңалык түгел. Ләкин бит профессорыбыз һаман да әүвәлге белән хәзергене бутый: без укыган совет урта мәктәбен «гимназия» ди. Сәер тоелды. Кызлар пырхылдашып алды. Ул арада профессорыбыз грек әлифбасыннан унлап хәрефне язып аңлаткач, талчыккан кулын селкеткәләп торды да кинәт кенә: — Ах, онытканмын икән... күрсәтим әле үзегезгә’ — дип, кире өстәл янына килеп утырды. Без башларыбызны калкытып, сагаеп калдык. Ә профессор күн портфеленнән бер китап тартып чыгарды. — Менә сезгә, кадерлеләрем, бик шәп бүләк әзерләгәннәр!—диде ул, янә аягүрә күтәрелеп.— Борынгы грек теленең дәреслеге булыр бу1 Өр-яңа: менә типография буявы кипмәгән дә әле. Кайберәүләр күңелсезләнеп тел шартлатып куйды: китап кечерәк мендәр калынлыгы иде. Әмма Петр Дмитриевич кызларның тел чәпел- дәтүен үзенчә юрады, ахры, йөзендә шатлыклы нурлар балкыды: — Әйе, һәйбәт дәреслек! Без укыган чакта мондый дәреслек төшебезгә дә кермәс иде, мондыйны әлегә кадәр бер генә илнең дә дөньяга чыгарганы юк. Куанычыннан микән, профессорыбыз титул битен ачалмый азапланды. Дәфтәренә грек хәрефләрен язу урынына профессорның төрле рәвештәге сурәтен төшереп маташкан Вил Вахитов, моңсу гына: — Шундый калын китапның бәясе дә шактыйдыр әле,— дип кыстырды. Профессор һаман да балкуын киметмичә: — Шалкан бәясе: нибары егерме ике сум! — дигәч, Вил авызын учы белән каплады да, ыңгырашкандай иттереп: — Миңа ике көн туенырлык акча икән, минем ише плебей аны пристаньда ярты көн йөк бушатып табарга тиешле,— диде. — Әйе, шалкан бәһасе,—дип, тантаналы сүзен дәвам иттерде профессор Одинцов.— Әмма бу китапны сезгә сатып алырга туры килмәс, кадерлеләрем: университет дәүләттән үзе сатып алган инде аны... Ди- мәк ки, сез бөтенләй бушлай файдаланачаксыз’ Сез, мадмуазель Мөхәммәтьярова, бу китапны кабинеттан тиеш хәтлесен алып, исемлек буенча таратырсыз. Иренмәсәгез, бүген үк, яме! Старостабыз Роза Мөхәммәтьярова, ризалык белдереп, башын түбән иде. Ниһаять, Петр Дмитриевич китапның титул битен ачты: — Менә авторы: профессор Соболевский. Иренмәгән, тырышкан, картлач! Әйе, белә идем мин аны, яшь чакта, әле Берлин университетында укып йөргәндә үк танышып алган идем. Белемгә җегәрле күренгән иде ул вакытта ук. Түземсез Нинель Данкевичка тагы да: — Ә сез, Петр Дмитриевич, Берлин университетында укыдыгызмыни?— дип сорап куярга җай чыкты. — Петербург университетын тәмамлагач, Берлин университетына барып кергән идем шул... Ярый, мадмуазель, алары хакында сөйләшмик әле, сүземне читкә бормасагыз иде,—диде Петр Дмитриевич, чая кызыбызга үпкәләгән сыман рәвештәрәк чал башын селкеп. Кулындагы калын китапка янә сөйкемле карашын төбәде дә, тавышын күтәрә төште: — Искитмәле! Совет иле коточкыч сугыш афәтеннән әле генә котылып, җинсп чыккан, әле яралары да төзәлмәгән, ә үзендә нинди китаплар чыгып ята. Борынгы Элладаны өйрәнүчеләргә моннан да һәйбәт бүләк булмас. Дөньяң таң калыр... Аңлыйсызмы сез шуны, кадерле- ләрем?! Янымда утырган Леонид терсәге белән янтыгыма төртте. — Исе китте шул китапка. Тәмам мәдхия укый. Югыйсә, бездә ул китаптан мең өлеш кызыклырак та, әһәмиятлерәк тә нәрсәләр аз эшләнми бит. Тапты!—диде ул, иреннәрен бөрештереп, һәм, ирексездән, ахры, сызгырып ук җибәрде. Аның ни әйткәне профессорга барып җитмәде, билгеле, әмма сызгырып алуы тегене сискәндерде: йөзендә балкыган елмаюы кисәк катып калды. — Сез нидер әйттегез кебек, мсье? — дип төбәлде ул Леонидка.— Мин әйткәннәргә риза түгелме әллә сез? Леонидым торып басты. — Юк, профессор, мин риза... Ләкин минем бер генә дә сез әйткән борынгы эллиннар дөньясына чумып каласым килми шул. — Ничек? Ничек? — Мин үзебезнең Россия тарихы буенча белгеч булырга теләр идем. Шулай булгач, борынгы грек телен өйрәндем ни дә, өйрәнмәдем ни... Профессорыбыз тотлыгып калды, ике кулының да нәзек бармакларын бергә кушылдырды да аларны аера алмыйча торды. Менә, ниһаять, аның чал мыек тирәсе хәрәкәткә килде. — Эһе, егетләребезнең берсе грек теленә каршы, димәк... Ә сез, мсье? Леонид Хотинның күңелендәгене һич куркусыз ярып әйтә белүенә бик канәгать булып, иренен җәеп утырган Вил Вахи гонка торып басарга туры килде. Башкортстанның Бәләбәй каласыннан килгән кара күзле, каракучкыл ябык йөзле бу егет тә конкурста тарих бүлегенә үтә алмаганнардап иде. Ул да. an ак тешләрен елтыратып, һич каушамыйча Леонид әйткәнне сүзгә-сүз диярлек кабатлагач, профессорыбыз, тамагын кыргалап. мина ишарәләде. Ә мин ни әйтим. Iоттым да әлеге дулкынга ияреп, кырлы-мырлы кыланмыйча, әмма карашымны тәрәзә ягына күчереп, иреннәрем арасыннан сытып чыгардым — Минем исәп татар әдәбияты бүлегенә керү иде. профессор Ә борынгы грек телен анда өйрәнмиләр. Кирәк түгел, күрәсең... э. «к. у.» м 4. ЭДУАРД КАСЫПМОВ ф СОРБОННА ПРОФЕССОРЫ 33 Петр Дмитриевичның сөмсере тәмам коелды. Аудитория тынып калды. Тәрәзә пыяласында’бер зур чебен генә безелдәп, тынлыкны игәүли иде. Группада без дүрт егет идек, калганы кызлар. Шул уңайдан профессор әле исемлекне барлаган чакта ук: — О, мсьелар, сезне кызлар уч төпләрендә утыртып, өф-өф итеп кенә йөртәчәк икән,— дип шаяртып та алган иде. Дүртенчебез Миша Черепанов. Без, бер-бер артлы торып, профессорга җавап биргән чакта, ул башын кыңгырайтып, учы белән колагына таянган хәлдә, мыштым гына утыра бирде. Профессор, нишләптер кызларга кагылмыйча, Миша ягына күз салды һәм, шыпыртлап кына диярлек: — Ә сез, мсье Черепанов, бу хакта ничек уйлыйсыз? — дип сорады. Кара син: фамилиясен дә отып калган бит моның! Миша Черепанов бездән өч-дүрт яшькә олырак. Менә ул күгелҗем- кара кителенең чабуын тартып, күкрәген киерә төште дә: — Мине рус филологиясе кызыксындырган иде. Әмма мин болай уйлыйм, профессор: теләсә нинди телне өйрәнеп белү, гәрчә ул тел күптән үлгән булса да, гыйльми эштә беркайчан да зыян итмәслеге көн кебек ачык,— диде. Кыландырыбрак әйтсә дә, шәп чиертте бу безнең борынга! Профессорның кырыс йөзенә җан керде, чал кашын сикертеп куйды: — Хак сүзләр! — диде ул һәм Мишага төбәлде.— Ә сез, мсье, каян килдегез, гимназияне кайда тәмамладыгыз? — Мин ни... Казагыстаннан. Кандагач дигән тимер юл станциясеннән,— диде Миша. Кинәт аның тавышы сыныбрак китте, уңайсызланып, уч төбенә йөткергәләгәч кенә, егетебез әйтә куйды: — Мин ни... урга мәктәпне тәмамламадым. Мин тимер юлчылар техникумын тәмамлаган идем, аннан ике ел буена үзебезнең станциядә техник булып эшләдем. Болары хакында группада мин генә белә идем. Күпләр хәйран калып, тел чәпелдәтте. Ә профессор җылы карашын һаман Миша Черепановтан алмыйча: — Россиядә беренче паровозны уйлап чыгарган атаклы мастер нәселеннәнме әллә сез, мсье Черепанов? — дип сорады. — Юк, профессор... Хәер, кем белә анысын! — дип көлемсерәде Миша. Арттарак утырган кызлардан кайсыдыр: — Үзе паровоз технигы, үзе тел өйрәнәм дип җенләнгән! — дип җибәрде. - — Көлмәгез, мадмуазель. Паровоз инде күптән уйлап табылган, хәзер юлларда электровозлар да чабып йөри. Хикмәт шунда: мсье Черепановтан менә дигән филолог чыгуы бик тә ихтимал. Тирән канәгатьләнү белдереп, Мишага утырырга кул изәгәч, профессор аудитория буйлап күз йөртергә кереште. Ул борынгы грек әлифбасы хакында бөтенләй онытты шикелле. Хәер, аңа бай рухлы эллиннар язмасын өйрәтә башлаганчы, безнең ул телгә мөнәсәбәтебезне аныклау әһәмиятлерәк иде, ахрысы... Тәнәфескә чыгарга звонок шалтырады. Петр Дмитриевич капылт кына, аерым исемнәрне атамыйча гына, кызларга мөрәҗәгать итте: — Кадерлеләрем, сезнең арада да чит телне өйрәнүгә каршылар бармы, әллә... Кызларның күбесе авызын ерды: — Без каршы түгел, без риза... Профессорыбызның кулына бер бәйләм хуш исле матур чәчәкләр тоттырдылармыни! Бер мизгел кабынып, балкып торгачтын, килеп кергәндәгечә вак-вак атлап, ишеккә табан юнәлде. Ләкин ишек төбенә җиткәч борылды да, дустанә елмайган хәлендә, безгә бармак янады: — Ә сез, мсьелар, борынгы греклар телен барыбер аз-маз булса да өйрәнмичә калмассыз... Аның артыннан ишек ябылуга, аудиториядәге барлык кыз без өч мескенгә ябырылды. Аерата старостабыз Роза Мөхәммәтьярова зәһәрләнде: — Профессор кешене беренчекөнендә үк алан кәефсезләндерергә ♦ ярыймыни! з — Кыюлар, имеш! Оятыгыз юк. g Без кул гына селтәдек: g — Юк инде, кадерле «мадмуазельләр», без сезнең кебек ике йөзле- 2 ләнеп кылана алмыйбыз. Күнелебездәгене ярып салабыз! Сүз көрәштерү ызгыш-талашка әверелеп китәр идеме, әйтүе кыен. = Әмма шул чакны Миша Черепанов, гадәтенчә үтә акыллы кыяфәт < белән, без кызган башларның өстенә бер чиләк салкын су сипкәндәй х иттереп; S — Чәйнәшмәгез дим! Профессор бөтенләй теге Чернявский кебек о түгел икән, аның белән яшәргә була икән... Куанышыгыз! — диде. u Барыбыз да Миша белән килештек. ♦ ,— ди иде, һәм, безнең күбебс’’ не шаккатырып, әллә никадәр мәкальне өйрәнеп өлгергән иде. Ул кайбер дус-ишләренең һәм башка группа студентларының күзләренә тузан жибәреп, борынгы римлыларның энже бөртекләрен борчак урынына гына сиптерә иде. Менә, ниһаять, аңарчы бер почмакта кеше жилкәсе артына посып, мыштым гына утырган Вилыбызга да чират житте. Семен Яковлевич аны бик жилле генә урыныннан куптарды да артык кыен булмаган сүзне әйтеп, шуны төрле килешләрдә төрләндереп чыгарга кушты. — Ягез, тыңлыйм сезне, хөрмәтле иптәш. Баш һәм иялек килешләрне Вил шартлатып әйтеп бирде Аннары — Дативус... аккузативус... зингулярис...—дип тотлыга башлады, гүя әлеге сүзнең койрыгы теш арасына кысылып калган иде. Бер ара шулай әле безгә караштыргалап, әле укытучыга күз атып торгач, Вил гамьсез генә жии эченә көлеп куйды: — Юк, белмим икән... Чернявский кулындагы журнал белән шап иттереп өстәлгә сукты һәм, читлеккә ябылган каплан шикелле, гайрәт күрсәтеп, арлы-бирле йөренеп алды. Анын күзләре генә түгел, алтын кысалы пенснэсы ук нәфрәтләнеп яна сыман иде. — Сез нәрсә, укырга килдегезме, әллә жил куып йөрергәме? Оятыгыз кайда? Иптәшләрегез жимертеп жавап биреп торганда, сез... сез... Юк, сез ата ялкау гына түгел... сез... сез... үтә җиңел холыклы, үтә юньсез бер кеше. Аңлыйсызмы, үтә юньсез?! Вил җилкәләрен тарткалап, баскан җирендә таптангалап алды. Аннары, каракучкыл йөзенә тагы да ваемсызрак чалымнар чыгарып, кинәт бер сулыш белән — Гомо сум эт ннһил гуманис а мэ алиэнум пуго ’, Семен Яковлевич!—дип ярып салмасынмы! Чернявский баскан җирендә катып калды, аның озын борынлы йөзе бер кызарды, бер агарынды, һәм укытучыбыз бәләкәй гәүдәсе белән лап иттереп урындыкка утырды да күзләрен түшәмгә төбәде. Гүя ул югарылан ярдәм көтә иде... — Сез юри шулай... алдан ук өйрәнеп килгәнсез... мәсхәрә ятәр өчен... Ни хәтле еллар укытып, ишетмәгәнеңне ишет! Аның сулыш алуы авыр һәм еш-еш иде. Ниһаять, тынычлана төште, ахрысы, кулын җәеп өстәлгә салды. • Мин кеше Һән мина кешенен бер генә нәрсәсе жә п түгел. ЭДУАРД КАСЫЯМ0В — Моннан болай мин сезне, иптәшкәй, укыта алмыйм, дәресемә керергә дә рөхсәт юк сезгә... Деканатта әйтәчәкмен. Ә сез...— Семен Яковлевич барыбызга да усал иттереп күз йөртеп чыкты да старостабыз Роза Мөхәммәтьяровага төбәлде:—Сез дә моны бу килеш калдырырга тиешле түгел. Яман гадәт чүп үләне шикелле ул, вакытында йолкып атмасан, бөтен иген кырыңны басып китүе ихтимал. Борынгы римлылар да бик яхшы белгән моны... Роза кырыс чырай белән баш какты: •— Әйе, Семен Яковлевич. Без аны группа җыелышына куярбыз. Комсоргыбыз Лида Спирина да: — Бүтән тырай тибеп йөрмәслек итәрбез! — дип куәт өстәде. Чернявский, Вил ягына күз салып та тормастан, горур катылык аша кулы белән ишеккә таба күрсәтте: — Бездән үзегезне азат итегез, иптәш Вахитов! Моңсу тынлыкта кара егетебез әллә бик нык каушаганга, әллә юрамалый кыланып, ава-тунә аудиториядән чыгып китте... Коллоквиумда бүтәннәребез андый хәлгә төшмәде. Ни хәтле авыр бүлса да, сыйрат күперен кичтек. Коллоквиум бетүгә, комсоргыбыз Лида Спирина, Чернявский да ишетерлек иттереп: — Егетләр дим, кызлар дим, онытмагыз: иртәгә лекцияләр беткәч тә комсомол җыелышы! Вил Вахитовны җилләтеп алырбыз,—дип хәбәр салды. Коридор буйлап атлаган чагында Леонид Хотин, як-ягына каранга- лап алды да: — Вилны тикшергәндә, таякның бер башы безнең муен тамырга да ■ьөшүе ихтимал. Без дә бит латин белән грек теленнән песи яларлык кына тырышабыз... Җыелышта Вилны яклап, тегеләргә отпор бирмичә ярамас.— диде. — Әлбәттә,—дидем мин, көрсенеп. Икенче көнне Вил дәрескә килмәде. Үзе күзгә күренмәсә дә, иртәнге якта ук аның исемен шактый әвәләдек. Очкылык тотып интеккәндер мескен. Аннары беравыкка онытып тордык. Ләкин борынгы грек теле дәресендә Вилның исеме һич уйламаганда янә калкып чыкты һәм уртага куелып, тикшерүгә дучар ителде. Монысында профессор Одинцов сәбәпче булды. Яна теманы башлап, яңа сүзләрне аңлатырга тотынгач, ул бер сүзгә төртелеп калды да мыек астыннан гына көлемсерәп: — Петрос ул... петрос, кадерлеләрем, грекча «кыя» дигән сүз. Петр исеме дә, күрүегезчә, кыядан алынган,— диде. — Димәк, сез, профессор, «кыя»... Ә әтиегезнең исеме Дмитрий ни нәрсәне аңлата? — дип сорады Нинель Данкевич. Шуннан соң профессорыбыз рус исемнәренең этимологиясен аңлатырга тотынды. Шактый озынга китте ул исемнәр: Дмитрий, Георгий, Григорий. Виктор, Виталий, Юрий, Александр, Алексей, Аркадий, Анатолий ... Әлбәттә, аларнын барысы да борынгы греклардан килмәгән, бүтән телләрдән алынганнары да байтак икән. Бәлкем, тагын даозын- гарак китәр иде, әмма профессорыбыз кинәт: — Ярар, артык тирәнгә китмик, кадерлеләрем,— дип кул селтәде һәм барыбызны да хәйран калдырып, өстәп әйтте.— Шунысын истә тотыгыз: «а» хәрефенә башланган исемнәр генә түгел, гомумән «а»дан башланган бик-бик сирәк сүз генә без русның чын үз сүзе булыр. Телнең үз хикмәтләре бар аның! Безне шулай бер ара авыз ачтырып тотканнан соң да, профессор грек теленә таба кискен борылыш ясый алмыйча: Анысы шулай... Тик, кадерлеләрем, үзем дә аптырадым әле: мин югында безнең Россиядә... Советлар Союзында диюем, өр-яңа әллә никадәр исемнәр туган ләбаса! — дип гаҗәпсенү белдерде.— Мин\зем күбесенең асыл мәгънәсен анлап та бетермим. Нишләп’ Күбесенен мәгънәсе кычкырып тора бит аларнын профессор!— диде барыбыздан да өлгер Нинель Данкевич һәм тезеп, анлатып та китте: Әйтик, Люция — «революция» сүзенен койрыгы Октябринаны аңлатып торасы да юк. Ә КИМ «Коммунистический Ин- ♦ териационал Молодежи» дигән сүз... Одинцов чал мыегының очларын бөтергәләп куйды: — Ә Вил дигән исем ни аңлата, мадмуазель? Сезнең группагызда 3 бар бит ул. Тик егетебез үзе генә нишләптер күренми әле. Әллә мин « ишетмәгән төрек-татар исемеме? g Вилмы? —дип сәер тавыш белән кычкырып куйды арадан бер = кызыбыз. — Әйе. = Муеныбыз сузылды да калды: менә сиңа мә! Шул матур исемнең g дә асыл мәгънәсен белмәсен әле кеше! — Вил ул Владимир Ильич Ленинның инициалларыннан ясалган u исем, Петр Дмитриевич,— дип аңлатты, гадәтенчә, үтә белдекле кыя- ♦ фәт белән Миша Черепанов. Бу юлы инде профессорыбызның муены сузылды: — Шулаймыни! Ә мин тагы... Исем үзе матур да, килешле дә... 3 Заманча!—Аннары профессорыбыз безгә чал башын кыек салып карады; — Тик ни, кадерлеләрем, сезнең группадагы иптәш Вахнтовның 5 исеме җисеменә туры киләме соң? < Көлемсерәдек. Старостабызның калку күкрәге бер менде, бер төште: х — Эх, туры килсәче! Килми шул, профессор. •* һәм Роза Мөхәммәтьярова кичә коллоквиумда булган хәлне про- < фессорга сөйләде дә бирде. > — Кара син, ә! Дәресен белмәве җитмәгән, вакытында тыела да £ алмаган икән егетебез... Шулай инде, әле борынгы эллиннар ук: «Гэ глотта поллакис айзия экстрас», дип кисәткән бит...— Без мәкальнең мәгънәсен аңлап бетермәгәнгә күрә, профессор аны шундук русчага күчереп төшендерде.— «Тел еш кына бәхетсезлекләргә китерә», дигән-, нәр алар... — Әйе, җыелышта без аның тетмәсен тетәчәкбез,—диде комсоргыбыз, борынгы мәкальнең дөреслеген раслагандай катгыйлык белән. Шул мәлне минем янда утырган Леонид Хогин чәчрәп купты. — Сез нәрсә! һаман Вил да Вил днп авыз суларын корытасыз... Ярый, коллоквиумда абынды, ди. латинны юньләп өйрәнми, ди.. Әмма, аның каравы, партия тарихы семинарында кем ип актив? Шул ук Вил түгелме? Күбебез авыз ачып утырганда, кем куелган сорауны, бик шәпләп, төбеннән үк эләктереп, аңлатып, сөйләп бирә? Ничә тапкыр иң авыр моментларда коткарып калды, ә? Тарихчы булырга җыена ул — бөтен хикмәт шунда!.. Әнә, ишетмәгән булсагыз, ишетегез, гел дәресләреннән качып, кайчакларны тарихчыларның спецсеминарына барып кысыла, кичләрен түгәрәкләренә дә йөри... — Чынлап та тарих белән бөтенләй җенләнгән ул,—днп кыстырды Нинель Данкевич, Леонидка көләч йөз белән ым кагып. Нинель белән Вил арасында без әле бик үк сизеп өлгермәгән җепләр сузылып, ялганып бара иде сыман. Вилның волейболчылар секциясенә язылуы да нәкъ менә Нинельнең шунда йөрүе һәм нң шәп, иң җитез уйнаучылардан саналуы аркасында булгандыр әле. Бик тә урынлы кыстырды Нинель! Петр Дмитриевичның кыяфәте үзгәрде: — Тарих белән җенләнгән, дисезме’ — Әйе, профессор! — дип кычкырып куйдым мин. — Димәк ки, бөтенләй төшеп калганнардан түгел, икән. Димәк ки кая кунарга белмичә, җир белән күк арасында очып йөрүче кошларда! түгел икән лә ул егетебез. Дөресе, кунарга урын да сайлаган... Бәлкем куна да алыр әле. Тик ни, зинһар, кадерлеләрем, җыелышыгызд; артык кызып китеп, канатларына зыян китермәсәгез иде сез ул кар; бөркетегезнең... Профессор, шулай дип, безгә гадәтенчә мыегын селкетеп кенә ым какты да каршысында онытылып яткан грек теле дәреслегенең кирәкле битен эзләргә кереште. — Нечево яклашырга монда. Вилны барыбер утлы табага бастырып кыздырмыйча калмыйбыз. Бүтәннәргә дә сабак булыр, ичмаса,— дип мыгырданды Лида Спирина, Леонид белән минем якка күз атып. Без шулай азгын егетебезне комсомол җыелышында кыздырыргамыкыздырмаскамы, кыздырсак, ни рәвештәрәк итәргә, дип баш ваткан чагында, алдына киртә булып килеп баскан әлеге ямьсез нәрсәне Вил үз куәте белән бәреп еккан булып чыкты. Соңгы лекциягә керер алдыннан гына килде бу. Кара-кучкыл йөзендә хәсрәтнең эзе дә юк. Киресенчә, кара күзләрендә очкыннар уйный. Зур залга таба атлаган җиреннән туктаттым да тәрәзә янына өстерәдем. Мин группадагы хәлне аңлатырга керешкән генә идем, Вилым, тигез ак тешләрен елтыратып, көлеп җибәрде: — Тикшермичә торсыннар! Мин Лида Спиринаның авызын томаладым инде. Ник дисәң, китәм мин сездән... Аллаһы әкбәр! — Ничек китәсең? Кая китәсең? — Тарихчылар группасына күчәм... Коридордан, алынкы-салынкы атлап, безгә СССР тарихы курсын укучы профессор Пискарев килә иде инде. Аудиториягә кереп урнашкач, Вил авызын учы белән каплап, башыннан кичергәнне аңлатырга тотынды. Төн йокысы качкан икән моның, йөрәге әрнеп, уйлана-нитә торгач, «шул каһәр суккан латин аркасында гына кеше алдында хур булып ятмассың монда, зурга китсә, университеттан куылуың да бар... Беткән баш беткән, муен калса, җиткән!» — дип, таң тишегендә гариза язарга утырган. Ректор исеменә... Барын да тутырган кәгазь битенә. Тарихны өзелеп яратуын әйтү генәме, хәтта әтисенең сугышта хәбәрсез югалуы хакында да кыстырган... Ә көндез, җаен китереп, барып кергән ректор кабинетына... — Беләсең бит ректорның әйбәтлеген. Өмет тик шуңа гына иде,— диде Вил, кайнар сулышын минем яңакка өреп. Аның авызы минем колакта булса, үз колагын профессор Пискарев авызына таба каратып куйган иде. — Беләм,— дидем. — Шуннан? — Барып керсәм, йөрәгем жу итте: анда үзебезнең профессор утыра... Одинцов! Дәрестән чыккан шәйгә кергән, күрәсең. Тез асларым йомшап китте. Инде кире дә борылмакчы идем, ректор кул изәде. Ә ул, безнең профессор, минем бәхеткә утыра икән. Ректор гаризамны укып, бер-ике сорау бирүгә, Петр Дмитриевич: «Монардан барыбер юньле филолог чыкмаячак, мсье. Аны тарих белән җенләнгән, диләр» дип, сүз кыстырып куймасынмы! Йөрәгем уч төбенә кысылган мәче баласы кебек калтыранып типкән җирендә кинәт эреде дә китте!.. Аннарымы? Ректор деканат белән кафедрага шалтыратып, сөйләшеп алды да: «Ярар»,— диде... Вилым, шатлыклы көлемсерәгән килеш, уфтанып куйды тагы: — Тикмәгә канына тоз салып, рәнҗеткәләгәнмен икән профессорыбызны,. Гафу үтенмичә ярамас. Аңардан да, Чернявскийдан да...— диде һәм минем кабыргага төртте.—Син дә йоклап ятма монда! Шигырь-хикәя язамын, татар бүлегенә күчерсәгез, жан аямый укыр идем, дип кер... Ятып калганчы, атып кал! Күнелем бер мизгелгә иләсләнеп, омсынып кунгандай булды. Ләкин шундук зиһенемне авыр уй басып алды: «Булмас, барып чыкмастыр... Мин анда керүгә, ярдәм кулы сузар өчен, профессор Одинцов һаман да утырып тормас бит». « Башкорт егете Вил Вахитовта булган тәвәккәллек миндә юк иде з шул... с. Беренче курста бер генә нәрсә дә ансат кына бирелми. Кышкы У сессия әллә ни озын һәм катлаулы булмаса да, шактый жегәрне суыр- $ ды Авырлыгыннан бигрәк, куркудандыр, мөгаен.. Өйгә, үзебезнең Вятка буена, кайтып, әни янында югалган хәлне = яңартып килдем. Килгән көннең кичендә үк туп-туры Миша Черепа- < новны күрергә киттем. «Кышкы каникулда үзенең подвалында сөрсенеп = ятты микән, әллә аңа да шәпләп ял итәргә берәр жай чыкты микән’» ° дип кызыксынып барган идем. Ул, кайтыр юлы шактый ерак булганга, о Казанда торып калган иде. Барып кердем. Тар, кысан бүлмәдәге ике койканың берсенә сузылып ♦ яткан да укуга чумган. Сикереп торды. Күрештек. Әле ул ялгыз гына икән. Бүлмәдәше, Пензадан килгән астроном егет, каникулга киткән җиреннән әле күренми, ди. Мин: — Әйдә, куеп жибәр тизрәк чәеңне! Әйбәтләп сыйлыйм әле үзеңне!—дип, кулымдагы газета төргәген өстәлгә куеп, таратып жибәрдем. Анда каклаган каз боты һәм әни юлга дип салган пешкән әйберләр иде — студент өчен бары да тансык нәрсәләр... Мишаның күзләре шундук майланды. Тәмле кайнар чәй янында мин моңардан тегесен-монысын сораштырам. — Нишләп сөрсеп ятыйм, ди! Минем дә ял менә дигән булды,— диде ул, каклаган каз ботын бик тәмләп чәйнәгән шәйгә — Көндезләрен Казанка буенда чаңгыда йөрдем, ике-өч тапкыр Аккош күленә барып, исергәнче нарат урманы һавасын сулап кайттым — Ярый, бик шәп. Ә кичләрен нишләп яттың? Менә болай китап кимерепме? — дип текәлдем мин. — һе, әйттең сүз! Көн саен театрга йөрдем. — Кесә төбеңне, алайса, беткәнче такырайткансың икән Я ниләр карадың, ниләр тыңладың соң? Мактан! Тагын опера яисә балеттыр әле. Әллә берәр җирдән симфоник оркестр килгән идеме? Миша музыка хакына җанын сатарга әзер кеше. Кыллы оркестрга да тикмәгә генә язылмады. Декабрь азакларында сессия житеп, студентларның кайнар көннәре булуына да карамастан, ул Куйбышевтан килгән симфоник оркестрның (ул чакта Казанның үзендә юк иде әле) бер генә концертын да калдырмаган иде диярлек. Егетем җавап бирергә ашыкмады. Ниһаять, чәйнисен чәйнәп йоткач, авыз тирәсен газета кисәге белән сөртештерсп: — Ни карадык, ни тыңладык, дисеңме? — дип вәкарь белән сузып җибәрде.— Без Петр Дмитриевич белән... — Нәрсә, профессор Одинцов белән йөрдегезмени? — Әйе. Кай кичне безгә мадам Элизабет та няргәләде Операны да, балетны да калдырмадык. Әкәмәт театрал кеше икән безнен профессор! Җитмәсә, күршеләр генә бит без... Эх, беләсеңме, сезнен «Алтынчәч» операсы белән «Шүрәле» балетын да үлеп яратты ул. Мин дә... Калай бокалдагы чәйне өрмичә, абайламыйча каптыммы, авызым пеште. — Галәмәт шул. Дөньяда бер,—дидем мнн.—Ә Зур геатрга бармады! ызмынн? ЭДУАРД КАСЫЙМОВ — Бармадык. Анда бит тау астына, Бауманга төшәсе. Профессорга кыен анда баруы. Без һаман да бер җиргә — татар театрына йөрдек. Ул заманда опера һәм балет театры да спектакльләрен Татар академия театрында куя, үз йортына аерылып чыкмаган иде әле. — Эх, җен алгыры, килеп җитмәдең! Өченче көн генә әле без татар театрында, беләсеңме нәрсә карадык? «Хуҗа Насретдинны!» Халыкның дуамалланып театрга йөргән чагы: анда Хәлил Әбҗәли- лев Хуҗаны уйный иде. Авызымнан бер генә аваз чыкты: — Соң? — Әкәмәт көлке икән. Петр Дмитриевич әйтә: «Моңа кадәр бик күп телләрне өйрәнгән идем, ләкин төрки телләрне өйрәнмәвемә үкенәм. Ичмаса, барын да аңлап көләр идем», ди... Алай да күп җирен аңлады шикелле. Аннары кеше көлгәндә, аңлап бетермәсәң дә, түзеп булмый икән. Колакта әле дә чыңлап тора... Эх, килеп җитмәдең, яныбызда тәрҗемә итеп утырган булыр идең! — Жәл шул,— дидем һәм борын яфракларын сызгыртып еш-еш сулап куйдым.—Монда сөрсегән һаваңны иснәп утырганчы, әйдә, урамга чыгабызмы әллә? — Ярар, чыгарбыз...— Миша кисәк минем иңбашка шапылдатып кундырып алды.— Ә син көнләшмә, яме! Көнләшмәссең монда!.. Тулай торакта без бер бүлмәдә биш студент яшибез. Төрлебез төрле милләттән. Кичләрен, лекциядән кайтып, тамак туйдыргач, мәж киләбез. Гадәттә шаулатып домино сугабыз. Чуваш егете Антон белән минем якташ Вятка егете Герман физматта укыйлар. Боларның өйгә биремнәре чиксез күп була, әллә ниткән мәсьәләләр чишеп, әллә нинди формулалар өстендә баш ватып утыралар. Алар еш кына без куптарган шау-шуга чыдый алмыйча өченче каттагы уку залына менеп югалалар. Буш чаклары булганда да, безнең шикелле уч төпләре кызарыпбүртенеп чыкканчы домино сугып азапланмыйлар, бер-ике мәртәбә «кәҗә» калгач ук, койкага менеп кунаклыйлар да шахматка ябышалар. Домино чирен безгә Васил йоктырды. Төз гәүдәле, чүмәләдәй күпереп торган сумала чәчле егет. Дөрес, ул үзе генә әллә ни кыра алмаган да булыр иде: безнең күрше бүлмәдә генә аның дусты Идрис яши тагы. Менә шулар кара-каршы утырып тотынсалар, чыда гына: башың «кәҗәдән» чыкмый... Бер көнне Васил домино уйнап утырганда тәрәзәгә күз салган иде, кинәт, муенын сузган көенчә: — Оһо, карагызчы, кем ул, ни ул?! — дип кычкырып куйды. Урамнан кәз-кәз атлап барган берәр чибәррәк кызны күрсә, шулай ул: барыбызны да урыннарыбыздан кубарып, тәрәзәгә сыландыра һәм теге чибәр кызыкайның аяк-сыннарын, атлау рәвешләрен бик тәмләп тикшерергә тотына. Кайчакларда без аның белән бик үк килешеп бетмибез һәм теге кызыйның шәплеге турында кайнарланып сүз көрәштерә башлыйбыз... Ә бу юлы, юк, урамда кыз затыннан берәү дә күренми иде. — Ә мин кыз дидеммени? Әнә «Победа»га кара син, кем килгән аңарда? Синең профессорың түгелме соң, Рифгать? — диде Васил. Күрче, чынлап та бит: ректорның соры «Победа»сы янында башына каракүл бүрек кигән, кулына таягын тоткан безнең профессор Одинцов үзе басып тора лабаса! Аның янәшәсендә Миша Черепанов — өстендә кышын да, җәен дә кия торган нечкә билле кара шинеле... Менә Миша профессорны култыклап алды, һәм алар әкренләп бодай таба кузгалдылар. J — Шундый пычрак көнне дә иренмәгән, ә? —дип ахылдады Герман.— Ни йомышы төште икән? Моннан бер-ике ай элгәре үк әле профессорның: «Вакыт табып, * бер барып кайтам әле сезгә... Үземнең студентларымның кайда, ничек торганын үз күзем белән күрәсем килә», дигән сүзләре капыл гына исе- ? мә төште һәм; — Ярар, телегезгә салынмагыз! Безнең бүлмәгә сугылмыйча кал- щ мае, давай, ач тизрәк форточканы, ач ишекне — җилләтик! Тотыныгыз ® ятьрәк җыештырырга! — дип команда бирдем. Идрис үз бүлмәсенә шылды. Безнекеләр, санкомиссия йөрү хәбәрен ишеткәннән дә болайрак җитезлек белән урыннарыннан кубып, бүлмә- = не рәткә китерергә тотындылар. Мин үзем тегеләрнең каршыларына чаптым. Профессор, гадәтенчә елмаеп һәм тәмле телләнеп, вахтер абзый 8 белән сөйләшкән арада, мин Мишаның колагына: — Иң әүвәл икенче катка кызлар янына меник. Бездә эт баш, сыер аяк әле,—дип пышылдарга өлгердем Миша хәлне бер сүздән анлап алды. Профессор үзе дә каршы килмәде: — Әйе, дөрес булыр... Соныннан югарыдан түбәнгә төшүе ансатрак ул,— диде, ләкин үзен култыклаттырмады. Мендек. Икенче катта безнең группадан Чәчкә Эминова белән комсоргыбыз Лида Спирина яши иде. Икесе дә бер бүлмәдә. Шакыдык, кердек Әмма безнең кызлар өйдә түгел икән. Бүлмәдә саргылт түгәрәк йөзле чех кызы Марина гына япа-ялгызы өстәл артында нидер язып утыра иде. Туган иленә хат иде, ахрысы... Кызый капылт кына урыныннан купты, бер кулы белән халат изүен каплагандай итте, сөйкемле йөзенә куе кызыллык йөгерде. Профессор, бүлмәнең пөхтәлегенә сокланыпмы, әллә яшь кенә бер кызның самими гадилектә тотлыгып, кызарынып калуына гаҗәпсенепме, кулына бүреген тоткан көенчә баш селкеп торудан бүтәнне белмәде. Безнең Чәчкә белән Лида хакында сорашуыбызга Марина — Алар кайтмадылар әле. Белмим, гыйльми китапханәдә утыралар микән, әллә кинода микән,— дип җавап кайтарды. Кызның сузыбрак һәм каушабрак әйтелгән сүзләрендә акцент аермачык сизелде, һәм профессор шундук: — Ә сез, мадмуазель, каян килдегез соң? — дип сорады. — Прагадан. — О, Прагадан? Сез чех кызымыни әле!—дип сузып җибәрде Петр Дмитриевич һәм Миша белән мин аңламаган телдә кызу-кызу нидер такылдарга кереште. Кыз да иркен сулыш белән көлеп куйды. Кая монда тотлыгып торулар! Теле телгә йокмый, үзе бертуктаусыз елмая, кай арада пырхылдап та ала. Без генә берни аңламыйча авыз ачып торабыз... Марина утырырга ни кыстаса да, утырмадык. Профессор инде без белгән телдә: — Мин әле бер иркенләбрәк килермен... Ж.ирләр кипкәч, кояш җылытып, елмая башлагач, яме, мадмуазель! Бүлмәдәшләрегез белән бергәләп саф һавада тегесен-монысын сөйләшеп йөрербез, сабыр итик,— диде. Коридорга чыккач, профессор уйчан бер кыяфәттә баш чайкап, без : тә пышылдады: — Заманасында без чит илләргә гыйлем эзләп барыр идек, ә хәзер... Тулай торакта безнең группадан тагын өч-дүрт кыз яши иде. Ләкин ЭДУАРД КАСЫИМОВ алары дүртенче катта иделәр. Петр Дмитриевич анда менәргә авыр сынды: — Мин бит әле болан гына, уйламаганда гына килеп чыктым. Рек тордан да автомобилен бер генә сәгатькә сораган идем. Әйдәгез, үзегезгә генә кереп чыгыйк,— диде. Кире беренче катка төштек. Бездә дә инде тулы тәртип диярлек Әлбәттә, кызлар бүлмәседәй ялт итми, шулай да һава саф, урын-җир- ләр ярыйсы гына пөхтә җыештырылган, хәтта китап этажеркасындагы тузан да сөртелгән иде. Доминодан җилләр искән: өстәл артында Антон белән Герман шахмат уенына чумган, ә Васил исә бер кырыйда аяк бөкләп утырган да, ияген югары чөеп, үтә акыллы кыяфәт белән кулындагы китапка төртелгән. Изге бер ишан яисә алланың кашка тәкәсе диярсең үзен! Кулында, әлбәттә, әллә ни түгел, тетелеп бетә язган бер брошюра... Без килеп керүгә, өчесе дә, җил куптаргандай, җәһәт кенә урыннарыннан кузгалды. Кунакларны күз ачып йомганчы чишендердек. Профессор узарга да, утырырга да ашыкмады, бер ара бүлмәгә күз йөртеп алды, этажеркадагы китапларны кузгаткалап

1969.