Поэзия
Рәдиф Гатауллин З
УР ТЕМАГА ЭСКИЗЛАР
0, бу тема!.. Ул—океандай миңа, чиксез күктәй... Бер тамчыны алсам, . салсам да,— ни ул океанга? Күк тә шулай иркен калыр мәңге җаным белән аңа баксам да... Океан — тирән, төбе — энҗе тулы, ләкин анда төшү җиңелме? Күзләрем соң галәм йолдызларының санын беләм дияр идеме? Шул океанга, шул илаһи күккә тамчы итәм җырым! — Өсти алырмынмы матурлык! Ләкин уз күңелем, чиксезлекне тоеп, бер горурлык эстәр, батырлык... Мин халыклар Даһиена килэм, омтылышым, юлым ирекле. Моңа кадәр уз!аннарым белән җанны сынап тәвәккәллек алган кебекмен. Мин Ленинга җылы хисләремнән сурәт эзлим,— җанлы, табигый. Аңа киләм. Кешегә — кеше булып, ышанам, уртак сүзләр табылыр. Илле яшьлек республикам минем, Татарстан! — Гүя егет син; йөз яшьтә дә гайрәт белән бәйге- мәйданнарга чыгар кебексең. Бишегеңә Ленин кулын куйган: баштан сыйпап гүя, үс! дигән. Хөсәене, Муллануры аша халкымны ул искә төшергән. Искә алган Казанымны шунда, университетны — һәммәсен... Сораган: Тукайларга лаек алмаш бармы, әдипләре ничек, янәсе. Декретка кул куйган — үзе биргән телләр, илләр дөньясына — визасын. Татарстан! Нәкъ илле ел инде — ул күрсәткән юлдан узасың. . Сөен, халкым! Йөрәгеңдә мәңге Аның кулы җылысын тоясың! Рәсемен карыйм: Күзләрендә күпме сөйкемлелек! Ягымлы йөз — якын, аталарча... Эндәшәсе килә, үзебезчә гади итеп ана, татарча. Табигатьтә — һәр бөеклек гади; сүзләр, сурәт, төсләр, буяулар. Кешеләр ләкин тормыш катлаулылыгын күбрәк шул гадилек аша тоялар Ә гадидән — катлаулыга кадәр, катлаулылан — тагын гадине табар өчен Кешелек үзе күпме үсеш үткән, гасыр саен туктый туктый көткән Жирне үзгәртергә тиеш Даһины... Рәсеменә йотылам. Күзләренә, сүзләренә, тәгълиматына Гүя смнрнога баскан гаскәридән торам Акыл, Ихтыяр, Көч катында Уйларымның, килер эшләремнең чын вәкиле итеп күңелемне баш илереп аңа, тоям мин үземне — мәңгелекнең сорауларына җавап тапкан кеше шикелле. Жаннарының диалектикасын. Киләчәккә юнәлешне анык белергә, кешеләр килә аңа, илләр, континентлар. сөйли һәркем ана телендә. Ә ул — каршылый, тыилый сөйли. Карашлары — җылы, аталарча... Бар дөньяның күңелен, телен аңлый. Мнн дә рәхмәт әйтәм... татарча. Рөстәм Мингалимов МИНЕМ ДӘҮЛӘТ ПОЭМА Үзем дәүләт башында Юк. бүген мин Олы дәүләтем — Советлар Союзы хакында Сөйләмим. Болай да һәр кеше Яхшы белә аны... ...Аның өстендә. Бөтен дөньяга күренеп, Җилферди ал байрак — Җилферди бабам җаны, Җилферди әгкәм җаны, Җилферди... Минем җаным — Әлегә миндә. Ап-ак бер сын тора өстәлемдә. Киштәдә китаплар. Әнә Иокысызлыктан, Тыйгысызлыктан Төрле-гөрле дарулар... Күңелемдә — уйларым болыты, Яшенле яңгырлар, Кояшлы тынлык, һәм — тагын башлана Давыллар, давыллар... Ап-ак бер сын тора өстәлемдә. Шактый иркен генә минем бүлмә. Киеренке тормыш монда, Шуның хакында Сөйләргә иде бүген дәртем. Минем шәхси бүлмәм түгел бу, Шәхси дәүләтем. Монда минем гомер уза, Мин бер генә түгел, Күп мин монда — Яшиләр барысы да... Сөйләшәләр, Көлә беләләр, Елый беләләр... Сөешәләр, Кавышалар... Аерылышалар... Көрәшәләр .. Яраланалар... һәм язылган, һәм языласы, һәм язылмыйсы геройларым арасында Бер мин генә түгел. Күп мин монда: Үзем дәүләт башында, Үзем дәүләт чигендә, Үзем игенче, Үзем терлекче, Үзем төзүче... Гаепле үзем, Гаепсез үзем. Үзем әзер торам Шәхси дәүләтемдә Гаеплене аклап чыгарга. Гаебе акларлык түгелгә Кыска, кискен карар Үзем чыгарам. Карарларның юлы үргә була Карарлармын юлы үргә була. Үрләр безгә тамыш, әлбәттә Мине катылыкта гаепләргә Теләүче бар минем дәүләттә Гаепләсен әйдә, бәхәсләшсен. Күрсәтсен ул мина хатамны .Хатам зурлыгына инандырса. Мин үземне тотып атармын. Ә хәзергә мин яшәргә тиеш. Хет сорама ник дип, хет сора Яхшы ниятемә дәлил булып Дәүләтемдә ап-ак сын тора. Шулай күптән тора, эндәшмичә, Тормышыма текәп күзләрен. Минем дәүләтемнен нигезе булып Тора анын васыять сүзләре... ...Нигез чиста, дәүләт чиста булсын! Чиста акыл булсын, чиста кул* — Кылганнарым шхлар, кануным шул. Максатым шул минем, юлым шул Аның исеме белән Беләм, Сез таныгансыздыр Шәхси дәүләтемдәге Ак сынны. Ул — Владимир Ильич Ленин сыны. Бөтен дәүләтемдә берәү генә ул, Берәү генә ул. һәм тагы аның исемен йөртә: Бер бакча, Бер урам. Бер шәһәр, Бер авыл... Менә шулай минем дәүләттә. Сагыналар, Ераклардан киләләр — Күрәләр сынын; Аның исемен йөртергә лаек Бакчаны, Урамны, Шәһәрне, Авылны күрәләр... кәгъбә итеп. Аннан Таралалар эшкә, көрәшкә — Җиңү вәгъдә итеп. Таралалар, Аның гадәти түгеллегенә, Гади кеше түгеллегенә. Башкалардан үзгәлегенә инанып. Кем соң ул? Ул — кешенең иманы. Аның исемен Шыпырт кына кабатлыйлар. Аның исеме... Аның исемен Яңгыратып әйткәннәр бар. Аның исеме... Аның исеме белән. Фикере белән уйнаучы даирәләр, Хаиннар, Ялагайлар — Иң зур җинаятьче! Менә шулай минем дәүләттә, Шунда Минем дәүләтнең Сәяси ныклыгы, Матди көче. Минем ышану Шушы тәртипкә буйсына. Минем дәүләттә һәр йөрәк — Мәйдан. Анда Владимир Ильич Ленин сыны. Уйла, иптәш Шәхси дәүләт белән эш итүе Җинел дию булса ниятең — Уйла, иптәш, миндә бер өлеше Күп милләтле олы дәүләтнең. Тыңлап торам шуны, аңлап торам, Качып калмас миннән берни дә. Сүзләрен дә беләм, моңнарын да. Бар да монда — минем телемдә. Матур сүзме, дорфа тиргәшүме — Тулы килеш бары, саф бары. Тылмач аша түгел, туп-турыга Йөрәгемә бәрә уйлары... Болай кыен, ләкин болай яхшы Сөйләшергә, чара күрергә. Идеалыма илткән изге юлдан Тайпылмыйча бара белергә... Барам дию генә бару түгел — Атлый торсаң гына барыла. Арымыйм дип жырлау ансат нәрсә — Ләкин юлда шактый арыла.. Шәхси дәүләт белән эш итүе. Җиңел дию булса ниятең — Уйла, иптәш, миндә бер өлеше Күп милләтле олы дәүләтнең. Тыңлагыз, карагыз Шәхси дәүләтем торган урын Кызыксындырса Сезне. Тыңлагыз, карагыз Олы дәүләтемне һәм жир йөзен! Тыңлагыз, карагыз — ...Дошман форсат көтә. Дошман форсат көтә Олы дәүләтем башына кереп Ояларга — микроб кебек... Әйе, Дәүләтнең башы бар. Пөзе бар. күзе бар — Дошман форсат көтә Олы дәүләтем күзенә кереп Ояларга — микроб кебек... Әйс, әйе! Халык бар. Бар анын куәте, кәсебе, Эшләгән эше, эшләргә вәгъдәсе, һәм ул — Олы дәүләт гәүдәсе, Дошман форсат көтә Олы дәүләтем гәүдәсенә кереп Ояларга — микроб кебек. ...Күкрәп-яшьнәп узган заманнар — Үтереп, изеп, кыйнап өйрәтте Дошманны хәйләкәрлеккә, Дошман — усал, түзем, Көтә: Кеше кирәк дошманга, Олы дәүләтемнән Кечкенә кеше кирәк, Ул кемнедер кимсетә алсын. Кайда кимсетә, ничек кимсетә — Мөһим түгел анысы, Кимсетә алсын. Бүгенгесен танымасын кемнеңдер — Барыбер, Узганын тапласын — Барыбер, Киләчәген күрмәсен — Барыбер, Теленнән, гадәтеннән көлсен — Барыбер, Дәлилле фәнни хезмәтләр белән Төртелсен — Барыбер, Уйланмаган сүз белән бәрелсен — Барыбер, Мыскыллы елмаю белән карап торсын — Барыбер — Кыерсыта алсын! Күңелләргә яра салсын... Дошман форсат көтә Яраларга кереп Ояларга — микроб кебек. . Әнә шундый Дошманның бөтен хәйләсен Күзәтергә мөмкин урында — Минем шәхси дәүләтем. Ап-ак бер сын тора уртасында, Анын исеме... Аның исеме белән башлана һәр эш, һәр җиңү дәүләтемдә Аның исеме белән тәмамлана. Алда, еракта — Бабам жанын, Әткәм жанын. Минем җанымны җилфердәтеп Ал байрак узасы юллар өстендә Аның исемс яна, яна! Сәер хәл кичерәм Кызу эш өсте, Ыгы-зыгы әле шәхси дәүләтемдә: Сизелмичә генә ялганалар көннәр төнгә, Төннәр көнгә. Жиннәрем сызганган... ...И шатландыра, Канатландыра күнелемне Амбарларымда бодай артуы; Хезмәтем үрентеләре — Яна йортлар калкалар Рәт-рәт булып. Биеккә омтылып. Юлбашчым исемендәге урамыма Өстәп утырткан наратларым Имәннәрем, каеннарым бар. Алар корымыйлар. Алар — Башларын болытларга сузып Чайкарлар әле. Шуңадыр бүген Сәер хәл кичерәм, Кичерәм Поэма тәмамлаган шагыйрь хәлен . Әнә шәхси дәүләтемнән Рельслар үрелә ялтырап Мин салган рельслар, таныймын. .һәр сүзем —вагон, Поэмам — төялгән эшелон. Олы дәүләтләр, Кешеләр, Сезгә озатам аны мин! I960 Ибраһим Иосыпов Каракалпак шагыйре Тукайга Язлар килде. Килде, димәк, шигърияткә дә чират. Чык, и дустым, кабреңнән син, шигъри учагын, көйрәт. Соклансын кояш, сөенсен татарның Тукаена, Китик без Казан арты я Кырлай тугаена. Анда тумасам да беләм, ул җир һаман исемдә, йөдәтте шүрәлеләрең байтак кереп төшемә. Анда әле, әкият сөйләп, каеннар гүләшәдер, Яфраклар үзгә шаулашып, җилләр үзгә исәдер. Анда әле көчле, аһәңле, хуш авазың бар синең, Аз чиртелеп, иртә өзелгән моңлы сазың бар синең. Гүзәл татар музасының туган җире — бу якка, Сазың тавышын ишетеп, халыклар агылмакта. Йөгерек каләм ияләре изге күреп җырыңны, Күзенә сөрмә итәр баскан туфрак-җиреңне. Янә дә анда кодрәтле лираңа гыйшкын түгеп, «Чиртсен» дип тырмашып яткан тезмәчеләр аз түгел. Ә сиңа мең-мен рәхмәтләр Тукай булганың өчен. Кара нан ашап, шагыйрь исемен аклаганың өчен. Туган ил. туган телеңнең аһ-зарларың җырладың, Биш шигырь көйгә салып, күкрәгеңә ун ормадың. Төрки дөнья шигъриятен яңартып алга әйдәдең, Шигъри ике материкны тоташтырып бәйләдең. Байрон, Лермонтов шәрыкка танылды синең аша, Сәгъди, Хафизлар белән хәзрәте Пушкин сөйләшә. Казан өстендә кояш нурлар чәчә, тор, бер күрен. Мин алып килдем сиңа ерак даланың бер гөлен. Яз яме — сандугачларның сайраган чакларында, йөрикче, сәфәр кылыйк шул Кырлай якларына. Бал кортлары кәрәзләргә күбрәк бал китерсен, Начар шагыйрьләрне шүрәле кытыклап үтерсен... Нәләт әйтеп син яшәгән заманның җәберенә. Әгәр син терелер булсаң, ятар идем кабереңә. Марс ШАБАЕВ тәрҗемәсе