Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Ленин турында уйлар Ленин,— үле түгел, тере,— Тере кеше йөрәгендә. Бу планета,— Аның ватаны. Туса да ул — Идел буенда. Халыкларның яши илләрендә, өйләрендә, яши телләрендә, тормышында, яши уенда. Ленин, — таштан куйган һәйкәл түгел, Тимердән койган монумент түгел. Алар нәрсә? — салкын гранит, һәм соры металл. Ленин,— җир кешесе, җирнең хезмәтчесе, һәм җир ана,— үзе пьедестал. Ленин,— әкият түгел, истәлек түгел, ЛЕНИН— БӨЕК ЯКТАШЫБЫЗ укырга кичен эч пошканда, тыныч төннәрдә. Ленин, — өмет кешегә җирдә, күктә, туктаусыз, куркусыз барырга Бәхетле, киләчәк көннәргә. Мактанма, эшлә син, Сөйләнмә, яшә син. Бул гади,— тимерче, төзүче. Бул шагыйрь, министр, бул кырда игенче. Нәкъ шулай булганда, илеңне, халкынны яратып торганда, Син хаклы әйтергә: Мин кеше! Ленинчы! Салих Баттал Безне саклаган Бала өчен кискен көрәшләрдә Корбан була ата-аналар: «Үзебез һәлак булсак булыйк,— диләр,— Яшәсеннәр безнең балалар...» Бөтен гомере һәм көрәше белән Даһиларча безне яклаган Ленин Капланнарның пулясыннан тәне белән безне саклаган. Зәки Нури ЙӨРӘККӘ ЯКЫН ҖИРЛӘРДӘ Шигъри этюдлар Җыр белән яңа очрашу «Ниһаять, сөргеннен очына чыгылды!» — Диеп ул, бер көнне иркенләп сулады. Хушыгыз, камышлар, хушыгыз, танышлар! Хушыгыз, болыннар һәм Үшнә буйлары! ...Казанда театр. Куялар опера Володя Ульянов балконда утыра. Янында — Дмитрий, икәүләп тыңлыйлар. Оркестр ду килә, авазлар тынмыйлар. Сәхнәдә — тылсымлы чишмә бар шикелле: Әнә ул, ярсынып, таш ярга сикерде, Әнә ул, уйнаклап, бөтерелә юлында. Әнә ул чәчәккә әйләнә болында. Бервакыт аңарга ермаклар кушыла,— Яна көй башлый ул сөенеп шушына. Әнә ул, борылып, кирегә агыла... һәр тыны, һәр моны йөрәккә кагыла. Афиша белдерә; «Кардинал кызы» дип. Сәхнәдә кем җырлый? зур тормыш үзе бит! Уйлана Володя: тормыш ул — кичереш, Тормыш ул — ашкыну, ярсу һәм сикереш. Тормыш ул үзе дә агыла җыр булып — Кайчакта чигенеп, кайчакта ыргылып... Иделдә 'бурлаклар ыңгырашын ишеттем, Моңзарлы Аппакай көйләре исемдә. Көр тавыш яшенләп күкрәми ничектер,— Күрәсең, буылган агымы хиснең дә. Әйе шул, әйе, җыр, минор күп синдә дә. Мажорның колачы бүгенгә тар әле... Залимнар утыра синең киң иңдә дә, Синең дә богаулар өзәсең бар әле! Ә бүген — рәхмәт, дус! Мин бүген бик шатмын, Үзе бер бәхет ул — очрашу җыр белән. Күзаллый күңелем шушындый бер чакны: Аваздаш булыр җыр өр-яңа чор белән! Казан Шушь елгасы буенда Иделемнән кайнар сәлам алып Килдем, Себер, синең Шушена. «Россиянен үткән чоры белән Киләчәге монда кушыла». Беләм, Себер, шулай дигәнсең син. Килеп төшкәч Ленин бу якка. Аның кулы тигәндер дип уйлыйм Биредә мин һәрбер куакка. Кочкандыр ул Шушьнын һәр дулкынын, һәр сукмакча эзе бар кебек. Себер хәтле бу Себер дә анын Киң колачы өчен тар кебек. Ә ул язган, ул уйлаган чакта Тынганнардыр шаулы бураннар. Көтә аны монда, күптән көтә Янартылган иске урамнар. Ул Россия «Капитал»ын яза. Үстерә ул Маркс гыйлемен Капитализм! «Үсеш* дигән сүздән Килеп чыга синең үлемен. Көн-төн утыра кайчак бүленмичә, Артык түгел бер дә ашыгу. Сембер. Казан. Самар. Петербург. — Юлның әле бары башы бу. Ә ял дисә — торды, чыкты китте... Каурый күле. Торна тавы бар. Шугалагы Шушьнын көзге кебек, Карурманның әйбәт авы бар. ...Шушь буйлары. Шул һаваны сулап, Шул юлларны таптап йөргән ул. Бу як ерак... ләкин һәр урында Якын булып төшкә кергән ул. Иделемә кайнар сәлам алып Китәм, Себер, синең Шушеннан. Россиянең үткән көне белән Киләчәге шунда кушылган. Шушенское Тауларга менү Польшаның уз Альп тавы бар, Исеме анын — Татр Ул монда җырлар герое, Ул монда Алыпбатыр. Бу тауда биек түбәләр Ап-ак эшләпә кигән .. Тауларда Йөрүне Ленин «Акробатика* дигән. Үрләрдән үргә менгән ул Бар көчен аямыйча. Кулында таяк булса да. Таякка таянмыйча. Янында — поляк дуслары, Таянган шуларга ул. Я ташка ышкылып үтә, Я тия суларга юл... И рәхәт! Башны болытка Тидереп йөреп була. Биеккәрәк менгән саен Күбрәкне күреп була! Күренә моннан Россия Күгендә кара болыт — Патшалар намусы төсле Караигы-кара булып. Күренә узасы юллар, Юлларның — киртәләре. Барып җитәсе көннәрнең Кояшлы иртәләре... 'Алмыйча күңел күзләрен Шул якты көннән Ленин, Ераккарак карар өчен Тауларга менгән Ленин. Закопане Диңгез Күзе Кара диңгез бик еракта үзе. Ә Татрда >бар бер зәңгәр күзе: Тау төбеннән күккә карап тора, Диңгезне һәм үзен яраттыра! Нәни генә бер күз, кысык кына,— Биек ярлар аны кысып тора. Тыптын ята ташлар арасында. Серле моң бар аның карашында. Күпләр килә аны күрер өчен, Төрле телдә сәлам бирер өчен. Күреп тора шуның һәммәсен ул! Ә бер көнне Ленин шәүләсен ул Чагылдырды якты көзгесендә — Көзгедән дә якты көзге көндә. Әллә ялга, әллә ауга менде? — Ул көнне дә Ленин тауга менде. Карап торды күлгә исе китеп, Нәкъ Россия күзе төсе итеп. Алар икәү: дусты-юлдашы бар. Күз алмыйча карый ул да шуңар. Бу күлнең ул ерак чорын белә. Легендасын — язмыш җырын белә. ...Бу җирләрдә, имеш, диңгез булган, Җил юк чакта өсте тигөз булган. Ә давылда шаулап ярсыган ул, Үз киңлеген гүя тарсынган ул. Бу таулар да, кыя ташлы яр да — Су төбендә яткан бар да. бар да... Ә бер чакны дингез күчеп китә. Мәгълүм түгел — кайчан, ничек китә. Күчеп китә бүтән тау ягына, Ә биредә бер күз пәйда була. Калдырган ди аны дингез үзе, Шуна күрә исеме: Дннгез Күзе. Бу тауларны көн дә күрсен өчен. Шуннан көн дә хәбәр бирсен өчен Калдырган ди. Ахры, теләмәгән Китәргә ул тәүге биләмәдән. Юллар яшерен... маяк тезелмәгән... Аралары ләкин өзелмәгән. Үзе киткән, ләкин эзе калган — Туган якны күрер Күзе калган... Ачкан өчен ана Дингез Күзен Ленин хуплый поляк дуенын сүзен Аннары ул чыга юл өстенә. Тагын аска, тагын күл өстенә Тагын кат-кат карап куйгач кына. Әрле-бирле атлап уйга чума... Шунда туып нинди зирәк уйлар. Кичте икән нинди ерак юллар? Күз алдына әллә китердеме Сине, Идел? Әллә Питернеме? Бәлки, сүзнен яшерен эзләрен ул, Дусларының яшен-күзләрен ул Уйлагандыр? Туган якта алар . Торалар бит бар да сакта алар! Хәбәр килә, сүзләр йөреп тора,— Күзләр, димәк, яхшы күреп тора. Әйе, шуны, шуны уйлагандыр, Россиягә сәлам юллагандыр: «Хәтерләтеп дингез күзләрен сез, Яктырыгыз, таныш күзләрем, сез! Беләм, кыен, беләм, еллар авыр... Ләкин инде тиздән кубар давыл. Диңгез шаулар нәфрәт җилебездән һәм Азатлык туар илебездә!..» Шулай булды, әйе. бар да шулай! Шул ук Татр Тауда кар да шулай Ята һаман. Шул ук Дингез Күзе... Бүтән ләкин тормышдннгез үзе! Агыла тормыш Ленин сызган юлдан — Россияннар җиңеп узган юлдан. Пороннн Михаил Львов. Мәскәү шагыйре Якташ ;..к, чиркәүгә чакырмаган, Ә фән кырын тирән сөргән. Богаулар ничек өзеләсен Күңел күзе белән күргән. Узып заман йөрешеннән, Казан буйлап атлаган ул. «Мин, көрәш,— синеке!» дигән Антын шунда ятлаган ул. Карашы яшендәй үткен, Бераз кысык аның күзе — Нәкъ безгә хас күздән гүя Нидер алган аның йөзе. Зур һәм горур бәхет санап Аны искә ала Казан, Чөнки безгә якташ иткән Аны безнең кала — Казан! Сембер каласында туды — Ул — семберлеләр якташы, Шушь бозларында шуды — Ул — себерлеләр якташы. Иң якын якташ дип аны Саный бөтен иделлеләр, Парижлылар үз итәләр: «Бездә торган иде!» — диләр. Ленин — Җир якташы, чөнки Җирдә кара көнне җиңде... Ә хәзер ул вымпел булып Венерага менде инде! Ленин — Җир улы, җирнең ул Бик күп авыр юлын үтте. Ә хәзер аны зур галәм Үлемсез бер улы итте. Галәмдә дә Ленин юлын Ачык күрәм һәм таныйм мин. Ләкин аны җирдә барыбер Үз якташым дип саныйм мин. Уйласам да, әйтсәм дә мин Зур шатлык били күңелне. Ленинның якташы булу Үзе мең бәхет түгелме! — Ленин Казанга килгән бит! Ленин Казанны сөйгән бит! Ленин Казанда булган бит! Ленин Казанда торган бит! Санджи Каляев. Калмык халык шагыйре Ленинны җырлыйм Сөйлиләр: Дала бөркете, Тик бер булса да елга. Омтыла, ди, канатланган Оясына кайтырга. Мин дә шунын күк: Язмышым Шулай куша мина да —■ Кайтам беренче җырларым Канатланган ояма. Ленин! Шушы исем белән Илһамланды уйларым Башланды шул исем белән Минем шигъри юлларым. Ерак авыр елларда да Мин сыгылып төшмәдем. Яшәдем Ленин әйткәнчә, Ул кушканча эшләдем. Тугрысын әйтте. Лениннан Үрнәк алып, йөрәгем. Аз гына булса да ана Охшарга гел теләдем. — Язамсын аның турында,— Дисәләр,—син тагын да? — Эх, туган! — диярмен фәкать Мин моңа җавабымда,— Язмасам — нинди шагыйрь мин?! Эштә һәм көрәштә гел Ленинны җырлыйм. Ленинны Җырламый мөмкин түгел! Ышан, дус: Ленинны җырлап Башланды тормыш юлым, һәм аның турында булыр Бу юлда соңгы җырым!.. ӘХМӘТ НСХАК тәржемхе Эльвио Ромеро. Испан шагыйре Ленин Яшел имән кебек камил кеше, очар коштай алга омтылышлы, ул. елмаеп, ерак максатына, көнчыгышка карап басып тора. Елмаюы гади һәм хикмәтле. Тыңлап тора: ераклардан әнә, жир астыннан шаулап күтәрелә әче шәраб төсле алсу иртә. Кем иде ул — чаткы түгел идемени караңгы-шомлы төннәрдә? Кем иде ул — икмәк түгел идемени ябык-ярлы өстәлләрдә? Кем иде ул — сусын түгел идемени кипкән чакта иреннәргә? Хыялланды камчылар чыжламый торган җир турында, кан һәм яралардан каушап калмый торган Ир турында. кырларда чәчәкләр-гөлләр уятырдай Җил турында. Очкынлы сандал, чүкечләр жыры яңгырар Ил турында, ерак, якын йолдызларны тарту һәм туплау турында, Туган илне яктыртучы яңа. яшь утлар турында, күмәк чәчә, ура торган хезмәтчән куллар турында... Кем иде ул? — Шатлык, канат булды бит ул бөек дауда! һәлакәткә таба барган бу упкында, бу җиһанда! НУРИ АРСЛАНОВ тәрҗемәсе Эмилиу Каррера Герра. Бразилия шагыйре Эшче иртәсе КукКиерелгән жилкән күк. Җан өшеткеч салкын таң. Тротуар өстендә — Сәләмә томан. Буш кафега керәм. Авызда — Беренче сигарет. Тәнгә ял бирәм, Йокысыз төнне Күзләрдән куып чыгарып. Кашык җитез йөри. Кулда соңгы сынык, Сонгы сынык — тик бер кабым. Ә иртәгә Каеш кысыла төшәр тагын. Ләкин төшенкелеккә урын юк. Әнә — Беренче гудок. Җитез генә сикереп торам, Кочагына ала шау-шулы урам. Автобуска чират. Кеше боткасы. Мин дә килеп кысылам ... һөҗүмнең һич юк туктаен. Башкалар белән бергә Мин дә һөҗүмдә — Автобуска керергә. Башны югаоы тотып. Карыйм фабрика капкасына. Станоклар чинап ябыша күк һәр эшченен якасына. Эш, эш, эш... Темп төшмәскә тиеш. Биредә мине көтәләр. Мин үз кеше биредә. Чын күңелдән сөйләшү кирәкме? Нәрсәне аңлатып бирергә? һәр нәрсәгә янача карыйм. Яна уйлар бораулый миемне. Әйе, мин — яңа кеше. Чөнки Укый башладым Ленинны. МАРС ШАБАЕВ тәрҗемәсе Бендели Молоку. Нигерия шагыйре Кешелек акылы Көчле һәм чиксез, Даһилар исеме — Халык телендә. Әмма синнән дә Яктырак йолдыз Янмаган әле Галәм күгендә. Телибез синең Исәннәр белән Гомер-гомергә Бергә булуыңны. Без башкарачак Барча эшләрне Үз күзең белән Күреп торуыңны. Син — көрәшләрдә Җиңелмәс байрак. Коллык чылбырын Син башлап өздең. Батмаска чыккан Кояшыбыз син. Иң ышанычлы Дустыбыз безнең. Үлмәс исемең Нурларын енрпеп. Мәңге җемелдәр Мәрмәр ташында. Ильичка Пирамидалар, Зур потханәләр Югалып кала Синең каршында. Көрәшчеләрнең Илһамчысы син, Изелгәннәрнең Тугры юлдашы. Юк. алла түгел. Пәйгамбәр түгел — Бөек һәм гади. Зирәк юлбашчы. Миллионнарның Таудай кайгысын Үз иңнәрендә Күтәреп үттең. Халык диңгезен Бердәм кузгатып. Изелгәннәрне Ирекле иттең. Сафлар башында Атлыйсын һаман Зур җиңүләргә Безне чакырып. Дөнья иненә Җәелә бара Снн бүләк иткән Бөек яктылык.

РӘШИТ ГӘРӘЯ тәрцемка