Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОНЫТЫЛМАС ХАТИРӘ

Мәскәү. Кызыл мәйдан Ленин Мавзолее Планетаның ерак материкларыннан, Советлар Союзының терле почмакларыннан туристлар һем кунаклар пролетариатның боек юлбашчысы В И Ленинны күрү ечен бирегә килгән- нер. Алар барысы да, Мавзолейга караган халда акрен гене алга атлыйлар. Күбесе үз теленде Ленинны хермет белен иске генә олы яшьтәге бер кеше үзенең тормыш иптәше белен янаше басып тора Аларга бу урыннар күптәннән таныш. В. И. Ленинны соңгы юлга озаткан вакытта да алар бу изге җирдә булдылар Халык һаман Мавзолейга якынлашты. Менә Кремль сәгате уникене сукты. Сакчылар җитез гене урыннарын алмашты* лар. Вьетнам Демократик Республикасыннан килгән бер теркем кунакларның тарих музее ягыннан иилүе күренде. Алар Ленинга чечәклер куйдылар. Кешеләр екрен гене атлап Мавзолей әчене кереәәр Менә даһи Ленин. Күңелде Ленинга булган рехмәт хисләре ташый. Ленинны юксыну кешеләрнең йезенә чыккан Алар Ленин идеяләренә турылыклы булырга ант итеп әкрен генә атлыйлар Габдрахман аганың да, Кояш апаның да күзләре яшьләнде. Квартирага кайтканнан соң, Габдрзхман ага түр стенага куелган фоторәсемгә корал уйга калды Бу фоторәсем моннан илле ел злек тешереп алынган иде Аида Владимир Ильич Ленни да бар Җанлы тарих Габдрахман аганың күз алдында гәүдәләнде Ул башыннан үткәннәрне хәтерләде Габдрахман Казан артында — татар халкының беәк шагыйре Габдулла Тукай туган якта туып-үсе. Өшкете дип аталган бу асыл Кушлавычтан ерак түгел. Башта үз авылларында укыган Габдрахманны, берничә елдан co»v Казанга алып барып «Мехәммә- диль мәдрәсәсенә бирәләр ала. Кызыл мәйданда басып торучы бу сафта кемнәр гене юк: кубалылар, французлар, гареплар Менә алгы рәтте грузиннар, үзбәкләр, теркмәннәр Алардан ерак түгел Бу ике кеше — гражданнар сугышы һәм хезмәт фронты ветераннары Габдрахман Велитов белән Кояш Вәлитова иде. 1913 елның язында, татар халкының беек шагыйре Г. Тукай үлгәч, аны соңгы юлга озата баручылар арасында Габдрахман да була. Тукайның үлүенә бер ел тулу көннәрендә «Мөхәммәдия» шәкертләре шагыйрьне искә алу кичәсе үткәрәләр. Бу эштә башлап йөрүче ике шәкерт мәдрәсәдән чыгарыла. Аларның берсе — Габдрахман. Ул халыкка хезмәт итүне үзенә төп максат итеп куя һәм Югары Курса авылында укытучы булып эшли башлый. Бу вакытта авыллардагы типсә тимер өзәрлек таза ирләрне беренче бөтендөнья сугышына— ут эченә куалар. 1915 елда Габдрахман да солдатка алына һәм фронтка җибәрелә. Монда ул окопта большевик-апита- торларның ялкынлы речьләрен тыңлый, Ленин турында ишетә... Февраль революциясе көннәрендә Габдрахман Вәлитов «бетсен патша!» дил халык ягына чыгучыларның берсе була, митингларда сугышка каршы чыгышлар ясый. Көннәрдән бер көнне В. И Ленинның «Социал-демократлар нәрсә тели?» дигән брошюрасы аның кулына төшә. Габдрахман әнә шул брошюраны төннәр буө укый Учредительное собраниегә сайлаулар вакытында большевиклар исемлеген үткәрү өчен җиң сызганып аңлату эшләре алып бара. Октябрь революциясе көннәрен Габдрахман Вәлитов Сембер шәһәрендә госпитальдә каршылый. Империалистик сугышта алган яралар аның сәламәтлеген какшаталар. Госпитальдә дәваланучы солдатлар Октябрь революциясенең җитәкчесе В. И Ленинның шушы шәһәрдә туып, балалык елларын гимназиядә укып үткәрүе турында искә алалар. Габдрахман да Ленин турында уйлый. Ул аның газеталарда басылып чыккан мәкаләләрен игътибар белән, кабат-кабат укып бара. Габдрахман Вәлитовны, госпитальдән чыккач, 95 нче запасной батальонга җибәрәләр Аннан ул 1917 елның ноябрь ахырында гарнизон конференциясенә делегат була. Делегатлар аны хәрби комитетка член итеп сайлыйлар. Габдрахман 1918 елның мартында армиядән демобилизацияләнә һәм укытучылар әзерли торган курска укырга керә. Менә шунда укып йөргәндә Кояш Җаббарова дигән кыз белән таныша. Октябрь революциясен зур шатлык белән каршы алган, властьның эшче-крестьяннар кулына күчүен хуплап газеталарга мәкаләләр язган бу шахтер кызы Габдрахманга ошый һәм алар тормыш корып җибәрәләр. Кояш Җаб- барова революция башыннан ук, большевиклар тапшыруы буенча, хатын-кызлар арасында аңлату эшләре алып бара, аларны укырга-язарга өйрәтүдә армый-талмый эшли, балалар бакчалары ачуда актив катнаша, Казанны ак чехлар алганнан соң, мобилизация үткәрә башлагач, аклар тырнагына ирексездән эләккән солдатларга һәм бер офицерга кызыллар ягына чыгу өчен ярдәм итә. Кояш Җаббарова 1919—20 елларда Татар запасной батальонында хезмәт итә. 1918 елның салкын көзе Бертуктаусыз диярлек яңгыр ява. Яңа гына төзелгән Совет республикасын саклау өчен Кызыл Армия сафына эшче-крестьян балалары үзләре теләп керәләр. Алар арасында 24 яшьлек Габдрахман да бар. Аңа кызылармеецлар арасында аң-белем тарату, политик эш алып бару тапшырыла. Фронтта булган, дары исе иснәгән Вәлитов кызыл сугышчыларга Совет дәүләтенең эчке һәм тышкы политикасы, дошманнарга каршы көрәш турында лекцияләр укый, политик түгәрәкләр оештыра. Кызыл Армиягә килгәндә укый-яза белмәгән яшьләр әкренләп хәреф таный, кайберләре газета хәбәрләрен укый, семьяларына хатлар яза башлый. Моның өчен алар Вәлитовка рәхмәтләр әйтәләр, аңа хөрмәт белән карыйлар Габдрахман ага Вәлитов. Бер ел да үтми, Вәлитовиы армия Политбүлеге Мәскәүгә Политбүлек ин тшкен ресен " К Кричская ятымда басыл торучылардан уңмам икенчесе — Габдрахман аса Велигии ...Менә шул очрашу Габдрахман аганың күңелендә мәңге онытылмас булып калды. В. И. Ленинның якты образы аның күз алдыннан һич китми. Әйе, нәкъ менә шушы очрашудан соң, бөек юлбашчының рече белән рухланып, Габдрахман Вәлитов Коммунистлар партиясенә керде. Курслар тәмам булганнан соң, курсантларны Республика Хәрби Советының политик идарәсенә чакырдылар. Политик идарә начальнигы А. С. Бубнов төрле миллет вәкилләрен үзе кабул иттә. Бубнов еларга фронттагы хәлләр, авыллардагы сыйнфый көрәшнең кискенләшә баруы, Кызыл Армияне ныгыту, кызыл сугышчыларның политик аңын күтәрү турында сөйләде. Бу эшне аерата милли бүлекләрдә бик нык җанландырырга кирәклеген әйтте. Соңыннан курсантларны, җаваплы эшләргә билгеләп, төрле урыннарга җибәрделәр. Габдрахман Вәлитов Республика Хәрби Советы политик идарәсенең Көнчыгыш бүлеге янындагы Мөселман хәрби коллегиясенә билгеләнде. Бу коллегиянең җитәкчеләре Шамил Усманов, Нәбиулла Вахитов һәм башкалар иде. Габдрахман Вәлитов коллегиянең политик инструкторы булып эшкә кереште. Бу елларда Мөселман комиссариаты янында Гыйльми коллегия төзелеп, аның белән җитәкчелек итү атаклы галим, төрек коммунисты Мостафа Собхига тапшырылган иде. Габдрахман ага, Гыйльми коллегиянең секретаре буларак, шактый вакытлар аның белән бергә эшләде, тел һәм әдәбият укыту программалары, дәреслекләр һәм методик кулланмалар тезүгә катнашты. 1920 елның язында Габдрахман Вәлитов Хәрби коллегия каршындагы Кызыл Армия өчен агитаторлар һәм пропагандистлар хәзерләү курсының уку бүлеге начальнигы итеп билгеләнде. 1921 елда, Идел буенда ачлык башлангач, ул, районнардан китерелгән балаларны җыеп, поездга утыртып, Советлар Россиясенең иген уңган өлкәләренә җибәрү эшен оештырды. Үзәк эвакуация пункты Казанның иң зур һәм иң матур биналарының берсенә— Щетинкин номерларына урнашкан иде. Габдрахман ага бер үк вакытта Мәгариф Халык Комиссариатында да актив эш алып барды. Ул методика өлкәсендә гыйльми хезмәтләр язды, «Мәгариф» журналының редколлегия члены итеп сайланды. 1922 елның язы. Май аеның җылы, матур көннәре. Яшь Совет республикасы үсә бара, көннәнкөн ныгый. Менә шундый көннәрнең берсендә партиянең Татарстан Өлкә Комитеты Габдрахман һәм Кояш Вәлитоваларны Мәскәүгә — Крупская исемендәге коммунистик тәрбия Академиясенә укырга җибәрде. Берничә ай рабфакта укыганнан соң, Габдрахман мәктәп факультетының беренче курсына, Кояш исә мәктәпкәчә яшьтәгеләр факультетына керделәр. Мәскәүдә укыган вакытларда Габдрахман Вәлитов партия һәм хөкүмәт учреждениеләрендә эшләде. В. И. Ленин үлгәч, 1924 елның 26 январенда, тәнгә сәгать икедә дүрт йөз кешелек коллективны ул Ленин белән соңгы мәртәбә саубуллашу өчен Колонналы залга алып килде. Габдрахманның да, аның белән килгән эшчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең дә күзләрендә яшь бөртекләре иде. Пролетариатның бөек юлбашчысы В. И. Ленин белән саубуллашу Габдрахман өчен аерата авыр булды. Чөнки ул моннан дүрт ел элек кенә Ленинны күргән, аның ягымлы тавышын ишеткән иде бит. 1926 елның апрелендә Габдрахман да, Кояш та Академияне уңышлы тәмамладылар. Вәлитов Мәскәү өлкәсе Мәгариф бүлегендә милли мәктәпләргә җитәкчелек һәм ярдәм итү буенча инспекторметодист булып эшли башлады. Ул Мәскәү өлкәсендә һәм Мәскәүнең үзендә яшәүче татар эшчеләренең балаларын укыту өчен мәктәпләр ачу. аларның аң-белемен күтәрү эшенә җиң сызганып кереште. Кояш Вәлитова да иң тырыш, иң актив хезмәткәрләрнең берсе иде. 1927—1928 елларда, яңалифкә күчү хәрәкәте башлангач, Габдрахман Вәлитов Мәскәү өлкәсенең яңалиф комитеты члены итеп билгеләнде. 1928 елда яңалиф җәмгыятенең РСФСР күләмендә үткәрелгән конференциясендә Вәлитов тикшерү комиссиясе председателе итеп сайланды һәм өлкәләрдәге яңалиф комитетларының эшләрен тикшерү һәм ярдәм итү өчен җибәрелде. Ул бу елларда яңалифнең кирәклеге турында мәкаләләр язып чыкты, дәреслекләр һәм методик кулланмалар тәзеде. 1929 елның апрелендә Габдрахман Вәлитов, партия Үзек Комитетының командировкасы буенча. Урта Идел крае мәгариф бүлегендә инспектор-методист булып эшли башлады. 1930—1936 елларда ул — партия Үзәк Комитетының оештыру һәм пропаганда бүлекләрендә штаттан тыш сотрудник. Ул Үзәк Комитетка һәм СССР Верховный Советына Көнчыгыш халык вәкилләреннән — казакъ, кыргыз, үзбәк, теркмән, әзербәйҗан, каракалпак, татар, башкортлардан килә торган күп кенә гаризаларны, хатларны рус теленә тәрҗемә итә иде Шул ук вакытта Габдрахман Вәлитов Муса Җәлил тарафыннан редакцияләиә торган «Кечкенә иптәшләр» журналы редколлегиясе эшенә дә актив катнашты. Яңа күтәрелеп килә торган республикаларның культура һәм фән кадрларын үстерү өчен 1936 елның Октябренда Партия Үзәк Комитеты Вәлнтовны Кыргызстана җибәрде Анда ул, кыргыз мәктәпләренең үсеше турында диссертация яклап, педагогия фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алды һәм тел-әдәбият институтының директоры булганы хәлендә, бер үк вакытта педагогия институтында лекцияләр укыды, 1939 елның августыннан башлап институтның психология һәм педагогика кафедрасы медире булып эшләде. 1949 елның августында, Педагогия фәннәре Академиясе янында милли мәктәпләр институты тезелгәч, Габдрахман Велитовны Мәскәүгә чакырыл алдылар һәм ул анда гыйльми секретарь булып эшкә кереште. Партиябез һем хөкүмәтебез Габдрахман аганың хезмәтләренә зур бәя бирде, аны орден һәм медальләр белән бүләкләде. Ул Кыргызстан ССРның атказанган укытучысы дигән мактаулы исем алды Үткән елның декабренда Габдрахман агага 75 яшь ә коммунистлар партиясе сафына керүенә илле ел тулды. Хәзер Габдрахман ага персональ пенсионер Шулай булуга карамастан, ул һаман сафта, һич тынгылык белми, бик күп җәмәгать эшләренә кагнаша.