МИНЕМ ГОРУРЛЫГЫМ
Эшем алга бармаганда, язарга теләгән әйберемне яза алмый азапланганда, үземнең хаклымытүгелме икәнлегемә шикләнгән минутларда китап киштәсеннән мин Ленин томын алам, алдан сайлап-нитеп тормыйча, аның теләсә кайсы битен ачам һәм анда һәрвакыт Ленинның чиста, шифалы чишмәне хәтерләткән фикерен укып, уйга калам. Юк, аның томнарыннан мин барлык сорауларыма да җавап табуны үземә бурыч итеп куймыйм, һәм бу мемкин дә түгел. Барыннан да элек, Ленинның корыч пружина кебек тыгыз һәм зур потенциаль көчкә ия булган логикасы, аның һәр нәрсәгә карата булган ачык карашы, нигезле ышанычы миңа әйтеп бетергесез көч бирә, һәркөн туып тора торган проблемалар һәм сорауларга дөрес җавап табарга ярдәм итә, төрле уйларга, яңа фикерләргә этәрә. Менә Владимир Ильич Ленинның күләме ягыннан артык зур булмаган, әмма киң таралган «Великоруссларның милли горурлыгы турында» X дигән хезмәте Илебездә аны белмәгән яки аның турында ишетмәгән кеше юктыр. Бу әсәр белән мин студентлык елларыннан башлап, ким дигәндә унлап тапкыр танышып чыкканмындыр. Ләкин аны кабат укыганда Ленин фикерләренең коченә, тирәнлегенә яңадан бер талкыр хәйран каласың, моңарчы кагылмый үткән яңадан-яңа нюанслар ачасың. Белмим, шушы бөек фикерләргә карата булган эчке хисләремне, кичерешләремне сүзләр белән аңлатып бирә алырмынмы икән... Ленин фикеренең көче, югарыда әйткәнемчә, нәкъ әнә шул тимердей нык логикага ия булуында, әйткән сүзен раслау һәм исбатлау өчен кулланылган бәхәссез дәлилләренең ышандыргыч һөм эзлекле булуында. Монда һәрбер абзац, һәрбер җөмлә һәм сүз. берберләренә үзара нык бәйләнештә булганнары хәлдә, кире кагылмаслык һәм көтелмәгән нәтиҗәләр өчен хезмәт итә. «Миллилек турында. Ватан турында хәзер ничек куп сөйлиләр, сөйләнәләр, кычкыралар!»— Ленинның мәкаләсе менә шушы җөмлә белән башланып китә. Ул 1914 елның 12 декабренда, беренче бөтендөнья сугышының иң кызган көннәрендә, шовинистик һәм милли хисләр сөреме соңгы чиккә җитеп куерган вакытта басыла. Бу җөмләдә, беренчедән, ачы мыскыллау яңгырый, чөнки әлеге сүзләрне кычкыручылар «Англиянең либераль һәм радикаль министрлары», «Франциянең чиксез күп «алдынгы» публицистлары», «Россиянең иксез-чиксез күп казенный, кадет һәм прогрессист язучылары». Икенчедән, шушы ук фразада йөрәк тетрәткеч әрнү ишетелә. Чөнки сүз — эчтәлеге кара эчле, мәкерле кешеләр купы белән пычратылган, ләкин һәрбер чын гражданинның йөрәгенә якын булган нәрсәләр турында бара, һәм Ленин үзенең нибары өч-дүрт битлек мәкаләсендә, кәгазь буяучы әлеге этләр өере- X В. И. Ленин. Великоруссларның милли горурлыгы турында. Татар гөлендә. Казан. 1950 ел. 8 бит. Барлык цитаталар шушы басма буенча китерелә. Э иен ялганын, сатлык җан булуларын фаш итеп, мәсьәләне икенче ягы белән куя, аның тирән һәм чын мәгънәсен ача. ■Милли мәсьәләнең гаять зур әһәмияткә ия булуы» турында искәртеп, «бигрәк тә «халыклар термәсе» дип атала торган бер илдә, иәкь менә Европаның ерак Канчыгышында һәм Азиядә куп кенә «яңа», зур һәм кечкенә милләтләрне тормышка һәм аңга уяткан бер вакытта», В И, Ленин барлык бу милли лозунглар артында «дворяннар һәм Гучковлар, Крестовни- ковлар, Долгоруковлар, Кутлерлар, Родичевлар» интересы яшеренгәнлеген кыска һәм ышандырырлык итеп исбатлый. Ләкин бу әле милли горурлык тойгысыннан ботенләйгә ваз кичәргә кирәк дигән суз түгел. Ленинның: «Безгә, великоруссларның аңлы пролетарийларына, милли горурлык тойгысы чи* нәрсәме соңГ Әлбәттә, юк1 Без уз телебезне һәм үз Ватаныбызны яратабыз»,— дигән сүзләре шулкадәр таныш ки, монда аны тулысынча китереп торуның бернинди дә хаҗәте юк. Бу сүзләр, мәсәлән, минем үземне менә нәрсә турында тагын бер тапкыр уйланырга мәҗбүр итте: милли горурлык белән янәшә милли мактанчыклык дигән нәрсә дә бар, үзенең халкына, туган теленә карата тирән мәхәббәт белән бергә милли згоизм тойгысы да яши. Күптән түгел минем кулга кызыклы бер китапчык килеп керде Ул эчтәлеге яисә әдәби зшләнешеиең камил булуы ягыннан түгел, м авторның фикер йертүе ягыннан кызыклы. Бу шигырьләр җыентыгы безгә таныш булмаган ниндидер татар шагыйре тарафыннан язылган һәм Мюнхенда тагар телендә басылып чыккан. Аның авторы — Ватан сугышы елларында иленә хыянәт иткен бер сатлык җан. Ул үзенең таушалып беткән идеяләр белән сугарылган шигырьләрендә татарлар күңеленде терлә милли тойгылар уятмакчы була. Ул Чынгыз хан җир йоэенде тиңдәше булмаган беек дәүләт тезогән, кан агызып, •дошман илен — рус илен» яулап алган вакытларны сагынып искә ала Аныңча, татар денья- сының алтын чоры нәкъ әнә шул вакытларда — •каһарман татарлардан бетен денья куркып торганда», «Азияне генә түгел, ярты Европаны безнең бабаларыбыз яулап алганда» булган. Ике халык арасында булган олы дуслыкны бозарга теләп, ул «заманның кечле илә булган Алтын Урда дәүләте чәчәк аткан», «Мәскәү иле Казан каршысында башын түбән иеп торган» вакытларны сагына. Әмма шагыйрьнең «татарлыгы» ташка үлчим. Гитлер Германиясе твр-мвр ителеп, Татарстанга кайчан да булса җиңүче булып кайтырына еме- те киселгәч, беркемгә дә кирәге калмаганлы- тын сизел, әлеге сетлык җан «изге Торкнете» „.Ул сыйнфый иерәшне ала. моны и пролетариат диктатурасына китерел чыгарачагын иүре. капитализмнан социализмга иүчү шуның аркылы гына булуына ышзна. шул юлда пролетариатны оештыра, буржуазиягә каршы ут ача. —Шуның белән бергә ул бии талантлы мәхәррнр дә. аның теле үт* йен. каләме ут чәчә. ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВ. Ленинның әдәби хезмәтләре. «Эшче» газетасы 1920 ед. 23 апрель. Бин яшь нее аннан Ятим иалып. Үткәрсәк тә ненке Ленинсыз. Мәңге үлмәс безнең исемебез барз Без — иерәшчә. Эшче, Ленинчы!!! МУСА ҖӘЛИЛ. ШӘҺИТ ЛХМӘЛИЕВ Коммунистлар байлыгы «Вәаиеи юз» журналы 1922 ел 1 сам баш ора, аңа сәҗдә кыла башлый: « анда иминлек анда гаделлек, бүгенге көндә анда день я оҗмахы...» Узган елның җәендә, «Муса Җәлил» теплоходында йөзгән чакта. Терния яры буйларында тукталып торганда, миңа терекләр белән очрашып сөйләшергә туры килгән иде. Алар миңа уз тормышларының авыр булуы, балаларын укыта алмаулары, медицина ярдәме акча җитмәслек дәрәҗәдә кыйммәт булуы турында зарланып сөйләделәр. Бу хакта Төркиянең үзенең алдынгы язучылары да бик күп яздылар. Кая соң ул алай булгач эмигрант шагыйрь әйткән «дөнья оҗмахы?!» Кайда гына син терсан да Истамбулга юнәлт йөзеңне. Сөй син аны тугай анаң кебек. Сакла аны кызганмыйча үзеңне,— дип яза ул Бу юллардан безгә инде күптән таныш булган пантюркизмлык исе аңкый. Аның шигырьләреи укып чыккач, шагыйрь Сибгат Хәким болай диде: иМенә кеше ничек түбән тешә! Шигырьләрендә безгә каршы куярлык бер генә дә төпле фикер, төпле дәлил юк. Ул шигырьләр бик примитив, формалары ягыннан да алар тиешенчә эшләнмәгәннәр. Шуннан менә мондый бер фикер туа: иленә, халкына турылыклы Муса Җәлилләр кая күтәрелгән дә, Ватанын саткан хыянәтче шагыйрь кая тәгәрәгән! Гомумән, талантлы шагыйрьләр элек-электән уэ халкы белән бергә булганнар, прогрессия идеяләрне яклаганнар. Кыскасы, талантлы шагыйрь булса, ул анда да калмаган булыр иде». Эмигрант-шагыйрь алга сөргән идеяләр, андый «милли горурлык» күңелдә эчке бер протест һәм җирәнү тойгысы гына уята. Юк, безнең милләт кан коюлары, сугышлары, талау һәм үтерүләре белән түгел, ә бәлки В И. Ленин сүзләре белән әйткәндә, «азатлык һәм социализм өчен көрәшнең бөек үрнәкләрен бирергә дә сәләтле икәнлеген» күрсәтүе белән горурлана. Мин В. И. Ленинның рус милләте турында әйткән бу сүзләрен зур канәгатьләнү белән күчерел үтәм: чөнки, минем карашымча, ул сүзләрне бүген безнең тагар халкына һәм шулай ук бүтән халыкларга карата авыз тугырып әйтергә мөмкин. Бу хакта язганда мин беренче татар большевигы Хөсәен Ямашев һәм йөрәге патша чынбарлыгының тимер читлеге эчендә типкән зирәк Тукайны, Ленинның якын көрәштәше Мулланур Вахитов һәм Гитлер гильотинасы астына башын куяр сәгате җиткәндә дә Германиягә Маркс һәм Гейнене кайтарырга хыялланган үлемсез Җәлилне искә алам. Бик кызыклы бер вакыйга искә төшә. Моннан берничә ел элек немец язучысы, публицисты, Германия Демократик Республикасының күренекле җәмәгать эшлеклесе Леон Небенцаль Казанга килгәч, ифрат кызыклы бер детальгә игътибар иткән иде. Моабит шигырьләренең берсендә Җәлил болай дип яза: Борыгыз муенын комсыз карчыганың, Кояш чыксын Алман иленә. Татар шагыйрә үтерелүгә һәм гитлеризм тар-мар ителүгә берничә ел үткәч, немец шагыйре Иогаиес Бехер Германия Демократик Республикасының яңа гимнын язганда Җәлил фикерен үзенчә кабатлый: Беркайчан да янмаганча янсын кояш Яңа Германия өстендә. Иоганес Бехер Җәлил шигырен, әлбәттә, белмәгән. Ләкин шунысы характерлы, татар һәм немец шагыйрьләренең фикерләре бер үк максатка юнәлтелгәи, алар бер ук нәрсә турында хыялланалар. Менә, минемчә, милли үзенчәлекләрне кире какмаган һәм аңа каршы килмәгән чын интернационализмның искиткеч матур үрнәге! Үзенең илен күптән югалткан әлеге кәгазь буяучы (аны шагыйрь дияргә минем телем бармый, чөнки үзенең иҗатында ул кызганыч бер эпигон гына) «татарларның колы — рус князьләре аларның идәненә башларын орган» вакытларны искә алып, татар һәм рус халыклары арасына чөй кагарга магаша. Минем аңа безнең иң өлкән һәм талантлы шагыйребез Хәсән Туфанның уртак ВатаныбыэРоссиягә мөрәҗәгать итеп язган һәм искиткеч җылы, гаять бай лирик хисләргә ия булган түбәндәге шигъри юллары белән җавап бирәсем килә: Тугры упың ХӘЛДӘ, Рүсиям, Кичтем барлый авыр елларны. Бу — Тукаең биргән васыять. Юлларымны минем нурлады. Азмы синнән җылылар алдым, * Салкыннарга тарыган чагымда. S Әнкәм бардыр, кояш бардыр кук Синең изге, җылы җаныңда. Иңнәремдә азмы, Русиям, Җылысын тойдым изге купыңның. Йез кат, мең кат бурычлы сиңа ь Минем бүген исән булуым. % Шагыйрь Сибгат Хәким үзенең күптән түгел басылган «Дуга» поэмасында, без- я нең кешеләребеэиең уз'вн сугышта күрсәткән тиңдәшсез батырлыкларының сәбәп- = ларе турында уйланып, шулай ук уз халкының мең еллык тарихына мерәҗәгать итә Ләкин аның бу мөрәҗәгать итүе «Чынгыз һәм Батый канын* ззлеу эчен, миллилекнең ♦ аерым сызыкларын күпертеп юри алгы планга куел күрсәтү очен түгел, ә хезмәт я халкының үлемсезләген һәм аның рухи көчен аңлау вчен көрәк. Алгы сызыкка аш х китерүче ике солдат белен бергә, ествнә ниндидер ят киемнәр кигән чал чәчле таныш түгел бер кешенең — тоз, мәһабәт, горур сынлы, XIII гасыр башында иҗат иткән * шагыйрь Кол Галинең килүен тасвирлаган күренеш — поэманың иң уңышлы эшләнгән и урыны, минемчә. Поэмага бу образның килеп керүе сугыш елларында рус шагыйрьле- 2 ренең үзләренең борынгы бабалары — Александр Невский. Суворов һәм Кутузов образларына мөрәҗәгать итүләре шикелле үк табигый. Бу картның сүзләре гади, ләкин ышандырырлык булып яңгырый: п Шигырьләрем карады ул тыңлап. Безнең тарих — сезнең кулда,— ди. < Улларының батырлыгын таңдв шеи үз кулына бирү мәсьәләсендә дә иптәш Ленин, моны эшкә ашыру кирәклеге турында мәсьәләне нигез ягыииаи чишү белән генә калмыйча, икенче дәрәҗәдәге мәсьәләләрне, хәтта моның иң иечнеиа якларын чишүдә дә безгә ярдәм итте. Автономияле Татар Социалистик Советлар җөмһүриятен тезү эшендә Владимир Ильичның турыдан-туры нык катнашуын миңа да бераз күрергә туры иилде. СӘХИПГӘРӘЙ СӘЕТГАЛНЕВ. Татарстан җөмһүрияте һәм маташ Ленин «Кызыл Татарстане газетасы. 1925 ел 28 январь. Тарихның исие фигураларын, иске тормыш хәнимнәрен «архив* материалына калдырган, эше — кереш, яшәае — көрәш, юлы — көрәш булган бееи шәхес — Ленинның утыз еллык эш тәҗрибәсе исән, тау-тау дулкынлы норәш диңгезләрен кичәргә «кораб» исән, тирән оиоплы дошман позицияләрен айиарга Ленинның туплары исән. ГОМӘР ГАЛИ Леним — көрәш «Ленин» исемле җыентык Казам. 1924 ел. ФӘТХИ ВУРНАШ. Ленин тактикасы «Везиен юл» жу риалы. 1924 ел 4 — 5 саннар. Башка халыкларның милли хисләрен бер генә нинди очракта да мыскыл игәргә ярамый, дип күп тапкырлар кабатлады Владимир Ильич Вак милләтләрне яклап, Ильич моның башка милләтләрнең халык массалары интересларында икәнлеген күрсәтә. «Ә Великоруссиянең экономик яктан чәчәк атуы һәм тиз үсеше илне великоруссларның башка халыкны җәберләвеннән азат итүне сорый». В И. Ленин үзенең мәкаләсендә дәүләт аппаратын мәҗбүри үзәкләштерүне яклап чыга, чөнки идарә итүнең ул формасы, Ленин фикеренчә, бүтән тигез шартлар булганда, башка формаларга караганда, прогрессиврак. Ул, барыннан да элек коммунистик революциянең төп двигателе буларак, рус пролетариатының с о- циалистик роле турында балым ясап әйтә. «Ә пролетариат революциясе өчен эшчеләрне иң тулы милли тигезлек һәм туганлык рухында озак вакытлар тәрбияләү зарур». Ленинның бу фикерләре миндә яңадан чиксез күп хисләр һәм уйлар ташкыны уята. Әйе, милли тигезлек һәм туганлык, милли культураларның үсеше һәм үзәкләштерү социализм шартларында берберенә каршЫ килмиләр. Башка милләтләрнең бай, алдынгы культура үсешеннән теләсә нинди изоляция бу милләтнең үзе өчен үк үлем белән бер. Әгәр миңа: башка халыклар белән аралашмыйча, үзеңнең милли мөхитеңдә генә калган хәлдә, үз телеңне, үз халкың культурасын үстерү өчен чикләнмәгән ирек ал дип әйтсәләр, мин: «Кирәкми миңа андый ирек» дияр идем. Чөнки Пушкиннан, Блоктан, Есениннан, Ахматовадан, Твардовскийдан һәм бөтен рус әдәбиятының бетмәс-төкәнмәс байлыкларыннан башка, мин үземнең эчке дөньямны Тукайдан, Такташтан, Туфаннан, Җәлилдән башка хис итә алмаган кебек үк күз алдыма китерә алмыйм. Мин татар теленең үсеше һәм шул ук вакытта үз халкымның тормышында рус теленең күбрәк кулланыла баруы ягында. Чөнки шулар ярдәмендә безгә, алтын ачкыч белән ачылгандай, фән, техника һәм бөтен кешелек культурасы ишекләре киңрәк ачыла. Мии соңгы вакытта бөтенләй хаксыз рәвештә онытылып бара торган милли һөнәрләрнең (ювелирлык сәнгате, милли чигү, татар орнаменты) чәчәк атуы ягында. Ләкин бу миңа күкрәк кагып мактану, үземнең милли дөньячыгыма кереп бикләнү өчен түгел, ө бәлки башка халыкларның да культурасын баету, гомум социалистик культурабыз хәзинәсенә үзебездән дә индивидуаль үзенчәлеккә ия булган сәнгать әсәрләрен өстәү өчен кирәк. Мин үзенең көчле тавышы булган татар һәм башка халыкларның әдәбиятларын, үрнәкләре XIII гасырдан бирле сакланган туган поэзиябезнең тарихын өйрәнү һәм аны үзләштерү ягында. Ләкин безнең милли әдәбиятыбыз бөтенсоюз күләмендә куела торган олы таләпләргә җааап бирерлек булырга тиеш. Шулай булмаганда, «үзебезнеке», «безнең милләтнеке» булганы өчен генә теләсә нинди халтура һәм аяк белән язылган әсәрләр алдында минем баш иясем килми. Мин безнең шәһәрләребезнең һәм авылларыбызның кабатланмас архитектура йөзен күрергә телим. Миллилек ул әле үзебезгә генә хас аерымлылык дигән сүз түгел. Әйтик, Казан елга порты яки Татар ашлары йорты биналарының бүлмәләре татар халкының иң яхшы милли традицияләрен исәпкә алып җиһазландырылган. Ләкин алар татарларны гына түгел, шәһәребезгә көн дә килеп торучы бихисап кунакларны да сокландыралар. Чын мәгънәсендәге милли сәчгать үзенең рухы белән Һәрвакыт интернационализм таләпләренә җавап бирә. Габдулла Тукай Пушкинны һәм Лермонтовны кояшка тиңләп, үзен, ай кебек, шул кояшның нурын иҗатында чагылдыручы итеп саный Кыргыз язучысы Чынгыэ Айтматов, авар Рәсүл Гамзатов, башкорт Мостай Кәрим, татар шагыйре Муса Җәлил китаплары күп гаиләле Ватаныбыз халыкларының һәркайсының культура хәзинәсенә әверелде. Мин илебез халыкларын бер-берсеннән аера, чикли торган культура ягында түгел, ә аларны берләштерә, туганлаштыра торган культура ягында. Бөек Ленинның искиткеч тирән эчтәлекле хезмәте белән яңадан танышканда миндә әнә шундый фикерләр туды.