Логотип Казан Утлары
Хикәя

Леонид Радищев БЕР КЕЧКЕНӘ ЭШ

Испасс манарасына терәп салынган агач будка эчендә иптәш Ивановка озак -көтәргә туры килмәде. Дежурный аның кәгазьләрен карады да телефон тоткасын әйләндерергә кереште. Аннары трубкага һәр сүзен аерым-аерым кычкырып иптәш Ивановның Казаннан, ИС иптәш Милютиннаи, доклад белән килгәнлеген әйтте Барысы да бик гади, гадәттәгечә, шул ук вакытта искитмәле иде. Менә хәзер, шушы минутларда, Кремльдә, башка меңнәрчә мәсьәләләр белән бергә, тагын бер мәсьәләнең: Халык Комиссарлары Советы председателенең иптәш А В. Ивановны кайчан кабул итәчәге хәл кылынуын күз алдына китерү ничектер кыен иде. Иптәш Иванов күптән түгел генә — ике ай элек кенә — Мәскәүдә, азыктөлек Халык Комиссариатында эшли иде. Аннары аны, Казанда туып-үскән кеше дип, Казан губерна азык-төлек комиссариатына күчерделәр. Ул Мәскәүдән киткәндә көз иде, ә хәзер иртә килгән кыш зур шәһәрне бөтенләй биләп алган Түбәләргә кат-кат булып кар яткан, хәрәкәтсез ак дулкыннарны хәтерләтеп, бульварларны каплап киткән. Тирән кар ерып ясалган траншеяләр буйлап, авыр гүелдәп, сирәк- мирәк кенә трамвайлар йөри. Иптәш Иванов кар каплаган урамнар буйлап акрын гына атлады. Кичке алтыга кадәр әле шактый вакыт бар, һәм ул үзенең Мәскәүдә кечкенә генә тагын бер эше булуын исенә төшерде. Бу эш шуннан гыйбарәт иде: көзен, мәскәүдән киткәндә, ул үзенең барлы-юклы мал- МөЛкәте салынган чемоданын багаж белән җибәрү өчен биреп калдырган иде — ни әйтсәң дә, сулыш алгысыз дәрәҗәдәге тыгыз вагоннарда буш кул белән йөрү әйбәтрәк. Поезд Казанга килеп җиткәч, ниндидер сәбәпләр аркасында, багажның килмәгәнлеге билгеле булды. Бу сәбәпләрне ачыкларга иптәш Ивановның һич тә вакыты булмады. Бер-ике мәртәбә станциягә барып килде, әмма багаж һаман килмәгән иде. Менә хәзер, буш вакыттан пасс манарасына терәп салынган агач будка эчендә иптәш Ивановка озак -көтәргә туры килмәде. Дежурный аның кәгазьләрен карады да телефон тоткасын әйләндерергә кереште. Аннары трубкага һәр сүзен аерым-аерым кычкырып иптәш Ивановның Казаннан, ИС иптәш Милютиннаи, доклад белән файдаланып, ул Мәскәүнен Казан вокзалына барып килергә, чемоданның кая югалганын урында ачыкларга уйлады. Гренадерларча мыек җибәргән агай— багаж кабул итеп алучы (теге вакытта да чемоданны ул алып калган иде) — бик ачулы кыяфәт белән аның гозерен тыңлады да: — Квитанция номерын язып алыйк. Тикшерербез,— диде. — Кайчан тикшерерсез әле сез,— диде иптәш Иванов, дулкынланып.— Күпме көтәргә мөмкин! Ә миңа чемодан бик кирәк! — Менә хәзер барлык эшләремне ташладым да, ди, синең чемоданны эзләргә киттем, ди1 Беләсеңме, ул нинди мәшәкатьле эш? Тау актарырга кирәк аның өчен! Аңладыңмы? Иптәш Иванов кинәт кенә борылды да, бозланып каткан платформа буйлап, вокзалга юнәлде. Вокзал эчендә тәмәке төтене шул кадәр куе, түшәм дә күренерлек түгел иде. Поезд көтүчеләр кайда урын тапкан — шунда утыралар, йоклыйлар. Кыршылып беткән җиз тоткалы ишек төбеннән — вокзал начальнигы бүлмәсеннән— озын чират сузылган. Ни булса, шул булыр дип, иптәш Иванов ишек янындагы хатын-кызларга: «Хатын-кыз иптәшләр, минем багажга тапшырылган чемодан юкка чыкты. Инде ике ай көтәм, бүген китәргә кирәк, начальстводан шуны сорыйсы иде»,—дип мөрәҗәгать итте. Иптәш Иванов һич тә көтмәгән иде; хатын-кызлар аның хәленә керделәр. Менә ул бүлмә ишеген ачты Зур өстәл артында тимер юлчылар фуражкасы һәм шинель кигән, якасын күтәргән кеше утыра иде. Ул бик бирелеп ниндидер белешмәләр актара. Иптәш Иванов бер урында таптанып торды да йөткереп куйды. Әлбәттә, эш башында утыручы кеше сине күреп тә, күрмәмешкә салынып, бүтән эш белән шөгыльләнә икән, үзеңне әйбәт хис итмисең инде. — Нәрсә кирәк?—дип сорады начальник, башын күтәрмичә генә.— Сөйләгез, мин чукрак түгел! Сөйләгәннәрне тыңлагач, ул кыска гына итеп: — Багаж кассасында гаризагызны калдырыгыз. Эзенә төшәрләр,— диде. Иптәш Иванов беравык дәшми генә начальникның фуражкасына карап торды да: «М-да-а!— диде, эченнән генә.— Монда чемоданынмы гына түгел, башыңны югалтырсың!» Аннары сәгатенә күзен төшерде һәм куркып калды: вакыт бик аз калган! Күз ачып йомганчы, барысы да багаж кабул итүче дә, начальник та, чемодан да онытылды. Ул йөгерә-атлый, кар өемнәренә абынаабына Кремльгә ашыкты. Караңгы төшкән иде инде, бары тик Кремль өстендә генә — тәрәзәләрдән балкыган яктылыктандыр инде — күк йөзе беркадәр яктырып тора сыман иде... Аскы каттагы сак. Өске каттагы сак. Менә Халык Комиссарлары Советы коридоры. Аның яныннан кулына телеграф лентасы тоткан, аякларына солдат обмоткасы чорнаган бер кеше узып китте. Алгы бүлмәдәге хатын-кыз иптәш Ивановны ачык чырай белән каршы алды, исәнләште, аннары сәгатькә (алты туларга чирек сәгать бар иде әле), дәфтәренә карап алды да: — Сез Казаннан, Александр Васильевич Ивановмы? — дип сорады.— Мин хәзер сезнең килүегезне әйтермен. Иптәш Ивановның йөрәге, текә тауга менгәндәге кебек, бик еш тибәргә тотынды. Ул биредә бердәнбер кеше. Димәк, нәкъ сәгать алтыда бары тик аны гына көткәннәр, бу вакытта башка беркемгә дә килергә әйтелмәгән, һәм ул азык-төлек Халык Комиссариаты коллегиясе члены Милютин белән булган әңгәмәсен хәтерләде. Иптәш Милютин аңа бик тиз генә Ленинга доклад илтергә һәм Халык Комиссарлары Советы председателе бирәчәк сорауларга җавапка әзерләнеп торырга кушкан иде. Яшь хезмәткәренең дулкынлануын күргәч, Милютин: — Минемчә. Владимир Ильич янында үзен уңайсыз хис итүче кешенең дөньяда булуы мөмкин түгел.— дигән иде.— Моңа сез үзегез дә ышанырсыз. Ләкин, зинһар дим, Ленинга ялганны сөйли күрмәгез, дөреслекне яшермәгез. Бик озакка, ә бәлки бөтенләйгә аның ышанычын югалтырсыз. Тагын шунысы: Ленин, әгәр вакытын билгели икән, беркайчан да беркемне дә көттерми, шулай ук бүтәннәрнең дә соңга калуын кичерми. Ул моны җинаять дип саный. Хәзер инде сез Ленин белән очрашырга әзер, дип уйлыйм. һәм Милютин елмаеп аның кулын кысты... — Сез Владимир Ильич янына керә аласыз! Иптәш Иванов кесәсеннән калын конверт тартып чыгарды һәм, ишекне ачып, бусага аша бүлмәгә узды. Ленин, аңа каршы килеп, кулын сузды: — Казаннанмы? Иптәш Милютиннанмы? Рәхим итегез, утырыгыз. Озак килдегезме? Дүрт көнгә якын! Үзегезне ничек хис итәсез? — Бик яхшы хис итәм, Владимир Ильич.—Аңа кинәт кенә җиңел булып китте һәм җавап сүзләре дә үзеннән үзе чыкты,— Юлда да әйбәт булды... Ленин: «Аңлыйм, аңлыйм, бүтәнчә җавап бирәсезме соң сез»,— дигәндәй, беленер-беленмәс кенә елмаеп куйды, аннары конвертны алып ачты. Аның уң кулында әйбәт итеп очланган карандаш иде. Ул бик бирелеп, һәр юлдан тирән мәгънә эзләгәндәй, укырга кереште. Өстәлдә акрын гына телефон шалтырады, лампочка кабынды. Ленин трубканы алды һәм кыска гына итеп: «Әйе, һичшиксез! Вакытын әйтермен!» — диде дә, тагын бүлдерә күрмәсеннәр дигәндәй, шундук кабат кәгазь өстенә иелде. Карандаш белән ниндидер билгеләр куйды. — Ә хәзер минем сезгә сорауларым бар,— диде Ленин, башын күтәреп һәм урындыгын якынгарак шуыштырды. Аның кыска һәм төгәл сорауларына каршы күп сөйләргә мөмкин түгел иде. Җавапларны тыңлаганда, ул бөтен гәүдәсе белән әнгәмәдашенә омтылды, Ивановка бу вакытта аның биек маңгае эчендә фикер хәрәкәте күренгәндәй тоелды. Иптәш Ивановның моңа кадәр әле бервакытта да үзен зур дәүләт эшенә Ленин белән бергә катнашучы кеше итеп сизгәне юк иде. — Әйе. икмәкле Казан ачыга,— диде Владимир Ильич акрын гына һәм аркасын үреп ясалган утыргычның артына терәде.— Казанны коткарырга кирәк! — Ул лампаны бер читкәрәк этәрде дә беравык күзен кысыбрак уйланып утырды. Лампа уты аның биген бер яктан гына яктыртканлыктан, йөзендә арыганлык эзләре аермачык беленеп тора иде. Ләкин шундук, күз ачып йомганчы, аның йөзе жанланып китте, күзләренә очкын кабынгандай булды. — Александр Васильевич, ә сез үзегез тумышыгыз белән кайдан? — Туган жирем минем — Казан, Владимир Ильич. — Шулай дип уйлаган идем. Казандагы хәлләрне сез бик яхшы беләсез. Сезне туган якларыгызга күчереп яхшы эшләгәннәр... Ә Мәскәү ничек? — Мәскәү ул һәрвакытта да әйбәт! — дип елмайды иптәш Иванов һәм үзе дә сизмәстән өстәп куйды — Ләкин менә минем чемодан белән мәшәкатьләнергә бер дә теләми. Аны көз көне, Казанга киткәндә тапшырып калдырган идем, һаман кайдадыр ята. Монда керер алдыннан иптәш Ивановка Халык Комиссарлары Советы председателе белән менә шулай сөйләшү дә мөмкин булуын әйтсәләр, ул һич ничек тә ышанмас иде. Ә хәзер бу сөйләшү шул кадәр гади һәм табигый чыкты, Ленин үзе дә бик кызыксынып сорап куйды: — Ә бу турыда Мәскәү — Казан тимер юлы хезмәткәрләре ни диләр соң? — Вак-төяк нәрсә лә ул! — дияргә ашыкты иптәш Иванов.—Кечкенә эш. Табарлар, беркая да китмәс! Ленин, күзен кыса төшеп, аңа карап куйды. — һм, һм... Шулай! Ә Казанга кай чан кайтып китәсез? — Бүген үк, Владимир Ильич Төн уртасында товар-пассажир поезды вәгъдә итәләр. Шуна утырып.Ленин башын селкеп куйды. Нәкъ шундый жавап ишетергә теләгәне анын күренеп тора иде. Ул каләм алып блокнот битенә нәрсәдер язарга кереште. Иптәш Иванов сәгатькә күз салды. Ярты сәгатьтән аз гына артыграк вакыт узып киткән, ә бу минутларның һәрберсе аның өчен никадәр кыйммәтле! Ленин язып бетерде дә өстәл яныннан торды, иптәш Ивановка ябыштырылган конверт сузылды. — Кайту белән үк хатны Милютинга тапшыруыгызны^ сорыйм. Ә монысы менә сезгә.— һәм ул иптәш Ивановка урталай бөкләнгән кәгазь бирде.— Хәерле юл телим... ...Бу кәгазь кисәген иптәш Иванов кырык елдан артык саклады. Әлбәттә, ул белә иде: Ленинның бу язмасы музейда урын алырга тиеш. Шулай да Октябрь революциясе юлбашчысы белән очрашу истәлеге булган бу кәгазь кисәгеннән аерылуны бик кыен кичергән кешенең хисләренә каршы килеп буламы соң? Менә күптән түгел генә Казан дәүләт музеенда Ленин исеме белән бәйле башка әйберләр янына тагын бер кәгазь куелды. Вакыт үтүдән саргайган бу кәгазь кисәгенә Ленин кулы белән: «Мәскәү — Казан тимер юлы станциясе. Бу кәгазь иясе Казан губернасы азык-төлек комиссариаты хезмәткәре Александр Васильевич Ивановның әйберләрен күчерү өчен чара күрүегезне сорыйм. СНК предс. В. Ульянов (Ленин)»,— дип язылган.