«ЛЕНИНГА ХАТ ҖИБӘРИК!»
Мамадыштан репортаж «Казан губернасы, Мамадыш өязе татар укытучыларының 3 нче съезды резолюциясе. 16 январь, 1919 ел. Мәскәу. Ленинга амадыш өязе мөселман укытучыларының өченче съезды үзенең шушы елның 13 январь утырышында, иптәш Маняновның агымдагы момент турындагы докладын тыңлаганнан соң, бер- тавыштан түбәндәге резолюцияне кабул итте: «Без, Казан губернасы, Мамадыш мөселман укытучылары, дөнья пролетариатын азат итүгә бөтен тырышлыгын бирүче Совет властеның дөрес политикасын таныйбыз. Үз бурычыбызны бик яхшы аңлаган хәлдә, без, яшь революционерлар, капиталга каршы алда торган соңгы бәрелеш өчен көрәшчеләр хәзерләүне үзебезнең бурычыбыз дип саныйбыз һәм бу хәлиткеч сугышта җиңү шушы яшь геройлар кулында булачагына тирәнтен ышанабыз. Әгәр капиталистлар һәм аларның ялчылары безнең фронтны өзсәләр һәм безнең революциябезгә янасалар, без, укытучылар, кулыбызга корал тотып явыз дошманга каршы фронтка китәрбез һәм аңа каршы актык тамчы каныбызга кадәр көрәшергә тантаналы ант итәбез. Яшәсен иптәш Ленин!» 11 Бөек Ленинга язылган бу хат безне Мамадышка алып китте. Съездда катнашкан һәм революция юлбашчысына шундый ялкынлы хат җибәргән укытучыларның үзләрен күреп сөйләшәсе, аларның кадерле истәлекләрен ишетәсе килде. Менә без Газизә әби Хисаметдинова янында. Йорт чиста. Бүлмәләре киң. Тормышлары мул күренә. Улы Фарнл — укытучы, кызы Әлфия — врач. Безнең нинди йомыш белән килүебезне ишеткәч: — Хәтерлим, хәтерлим...— диде ул, зиһенен җыеп,— Мин үзем дә ул съездга катнаштым. Анда язып утырган дәфтәрләрем дә саклана әле минем. Газизә апа, өстәл тартмасын ачып, кәгазьләр актара башлады 11 Ленин һәм Татарстан. Татиздат. 1964 ел. Рус телендә. 170 бит. — Мена ул_ Гарәп хәрефләре белән язылган дәфтәрне алып, аны ашыкмыйча гына актара башлады. Урта бер җиренә җиткәч, шигырь язылган битендә тукталып калды. — Менә моны шул съездда минем янымда утырган Гомәров дигән егет язган иде. Кара гына егет иде ул. ф Газизә апаның күзләре нурланып, җыерчыклар каплаган йозе яктырып китте. Ул . карчыкларга хас бер кой белән әлеге шигырьне укып чыкты: «Ханымнар, атлагыз алга. Бу юлда шаулый матбугат.. Хатыннарны кысучыларга каршы Сугыш ач вә ук art н 16 январь, 1919 ел. революционер Гомэров-> ж Әйе. бу шигырь Ленинга хат җибәрелгән кенне язылган. «Гомәров!. >■ Таныш фамилия. Бу Латыйф ага Гомәров түгел микән! Аны «Социа- Е листик Татарстан» газетасы. «Совет мәктәбе» журналы редакцияләрендә, республика 2 радиокомитетында еш күрергә мемкин. Ул актив хәбәрче. Үзе күптән инде пенсиядә ■ булса да, тыныч кына еендә ята торган иеше түгел. ф Әйе, бу шул, без белгән Гомәров булып чыкты. Казанга кайткач, без аңа Газизә ападан каннар сәлам тапшырдык. Ул да Газизә апаны һәм Мамадыш оязе укытучыларының ул чакта булып узган съездын яхшы хәтерли икән. Латыйф ага анда халык мәгарифә бүлегендә зшләгән. Татар укытучылары съезды белән бер үк вакытта, рус укытучыларының да еяз съезды узган Менә шул рус укытучылары съездында каралган мәсьәләләр белән танышу һәм тәҗрибә уртаклашу ечен татар укытучылары съезды вәкил итеп Меҗип Искандеров һәм Латыйф Гомәровпарны җибәргән. Шулай итеп, Латыйф ага ике съездга да катнашу бәхетенә ирешкән. Ул съездга катнашкан кешеләрне табуы хәзер җиңел түгел. Моңа инде шактый куп вакыт узган Аларның күбесе безнең арабызда юк. Әмма алар башлаган изге >ш ярты юлда калмаган. Беек Ленинга бирелгән изге антка тап тешмәгән. Ул, зетафета рәвешендә, буыннан-бүынгО, йероктән-йорәкие күчә бара. Бу андагы укытучылар, мәктәпләр белән яиыннанрак танышкач, аеруча нык сизелә. Без икенче номерлы Мамадыш урта мәктәбенең ана теле укытучысы, мәгариф отличнигы Илһамия Сафина дәресендә булдык. Ул традицияләр турында сейли иде. Укытучы: — Ленин. Кадерле Ильич! — дип башлады сүзен. Класс тынып калды. Педагогның сүзләре йерәк түреннән иң изге, иң кадерле хисләргә уралып чыга да күренми торган җепләр белән һәр укучының йерәгенә барып тоташа һәм һәр баланың күңелендә Ленинга карата чиксез зур хермәт һәм мәхәббәт тойгылары уята. — „.Боек һәм даһи, тыйнак һәм гади. Кешелек деньясының иминлек һәм тигезлек. тынычлык һәм бәхет ечен керәшүче һәрбер кешесе йерәгендә ул шулай яши. Боз барыбыз да бу кешене иң изге, иң боек итеп хәтеребездә саклыйбыз Иң кыен һәм шатлыклы минутларыбызны аның белән уртаклашып, якын күреп, чын йорәктән: «Безнең Ильич!» дибез Мамадыш оязенең III съездына җыйналган татвр укытучылары да 1919 елның салкын кышында, ипобез тарихында кыен коннәрдә. үзләре ечен иң кадерле кешегә морәҗагать итәләр. Якын һәм үз итеп: «Ленинга!• дип башлыйлар алар хатларын,. Укытучы сейли. Ә балаларның күз алдына бер-бер артлы узган тарихи вакыйгалар. дәһшәтле еллар килеп баса. Ленин! Яшь Совет властеның беренче коннәреннән культура фронтына аяк баскан тотар укытучыларының беренче буыны Ленинның кем булуын һәм аның хезмәт халкына нәрсә бирүен яхшы аңлый. Алар бары тик Боек Октябрь Социалистик революциясеннән соң гына белем алып, халык мәгарифе фронтына аяк басу бәхетенә ирешәләр. Моңв кадәр алвргв мәктәп ишекләре ябык була. Чонии бетен Мамадыш еязендә [хәзерге Кукмара, Саба һәм Мамадыш районнары территориясендә) дәүләт кара- магындагы татар мәктәпләренең саны ни бары алты, ә укытучы хокукы булган татар педагоглары аннан да азрак — дүрт кенә исәпләнә. Юк, бу бер Мамадыш өязе өчен генә түгел, ә ботен Казан губернасы эчен хас күренеш. 1915 елда хәзерге Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның яртысы татарлар булуга карамастан, казна карамагындагы земский мәктәпләрнең өч процентында гына татар балалары укый алган»’. 1916 елда башлангыч татар мәктәпләренең саны бетен Казан губернасы буенча 35 тән артмый Аларда ни бары 2220 бапа белем ала12 13 . Аның каравы, Казан губернасында 1913 елда 1438 кабак, 1890 мәчет, 680 чиркәү була. Һәр 800 кешегә 5 дин әһеле һәм... 1 укытучы туры килә. Бу гади саннар түгел. Бу патша самодержавиесенең халыкны аракы, дин сереме белән агулап тоткан җинаятьчел йөзен фаш итә торган факт. Хәерчелектә һәм караңгылыкта яшәгән татар авылларына Октябрь революциясе мәгърифәт нуры китерде. Революциядән соң ел ярым вакыт эчендә Мамадыш оязендә татар мәктәпләренең саны 215 кә җитә, аларда 317 укытучы эшли. Шундый ук үсешне бетен Татарстан республикасы буенча да күрергә мемкин. 1921 ел башында, илдә сугыштан соңгы җимереклек һәм ачлык хокем сөрүгә карамастан, беренче баскыч татар мәктәпләренең саны 1215, икенче баскыч татар мәктәпләре—26 га, ликбез мәктәпләре 2114 кә җитә... Әйе, яшь Совет иле эчке һәм тышкы дошманнарның тимер боҗрасы эчендә калып, Колчак бандалары Мамадышка якынлашкан куркыныч көннәрдә өяз укытучы- ларының съезды ачылу очраклы гына хәл булмый. Анда бик мөһим мәсьәләләр карала. Съездда мәгариф бүлеге мөдире Галим Зиннуров «Өяздә мәгариф эшенең торышы турында» доклад сөйли. Укытучылардан Мөхәммәтхан Фазлуллин, Фәйзерахман Солтанбеков, Госман Бакировлар «Мәктәпләрдә эшнең куелышы һәм укыту методлары турында» чыгыш ясыйлар. Соңыннан өяз мөселман мәгариф комиссары ярдәмчесе Фатих Манянов «Агымдагы хәл турында» доклад ясый. «Безнең алда ике фронт тора,— ди ул.— Без бөтен көчебез белән караңгылыкка каршы көрәшергә, халыкка белем бирергә, революция өчен яшь каһарманнар хәзерләргә яки иске, караңгы дөньяны кире кайтару өчен тәреләр күтәреп килүче дошманга — Колчакка каршы кулларыбызга корал алып, фронтка китәргә тиешбез. Башка юл юк, иптәшләр!» Аның соңгы сүзләре алкышларга күмелә. — Яшәсен боек Ленин! — дигән тавышлар бөтен залны яңгырата. Шул чак кемдер: — Ленинга хат җибәрик! — дигән тәкъдим ясый. Бу фикер делегатлар арасында бердәм яклау таба. Шунда ук хатның тексты языла һәм съезд тарафыннан ул зур күтәренкелек белән кабул ителә. Мәгариф фронтына аяк баскан татар укытучыларының күбесе, кулларына корал алыл, яшь Совет илен дошманнардан сакларга китәләр. Аларның байтагы үзләренең туган якларына кире әйләнеп кайта алмый. Халык бәхете өчен корбан булучылар арасында съездда ялкынлы речь сөйләгән Фатих Манянов та була. Өяздә калган укытучыларга да җиңел булмый. Алар бөек Ленинга биргән вәгъдә һәм антларын намус белән тормышка ашыру өчен бөтен көч һәм тырышлыкларын бирәләр, авыл фанатикларына каршы көрәшеп, халык мәгарифен юлга салалар, яшь Совет иленең политикасын крестьяннарга җиткерәләр, авыл Советлары һәм ярлылар комитеты эшендә актив катнашалар, Салих Билалов, Иван Дымолазов, Тәкыя Мә- хәммәтова, Сара Касыймова һәм башка бик күпләр авылларда кайнап торган эш җәелдерәләр. Өяздә татар укытучыларын хәзерләүгә, аларның квалификацияләрен күтәрүгә зур әһәмият бирелә. Бу эштә Мөхәммәтхан Фазлуллин, Мәрьям Мускиева, Мозаффар һәм Хәмит Мөштәриевларның башкарган хезмәтләре мактауга аеруча лаеклы. 12 Н. К. Крупская һәм күп милләтле урта Иделдә халык мәгарифе. Казан. 1968. 52 бит. 13 Шунда ук. Тыныч тезелеш еллары башлангач, Мехәммәтхаи Фәзлуплин Казанга күчә. Монда ул балаларны укыту ечен беренче татар әлифбасын тезм һәм тел буенча профессор дәрәҗәсенә күтәрелә. Латыйф Гомәров республика күләмендә лартиа һәм Совет оешмаларында терле җаваплы эшләр башкара Мамадыш еязе татар укытучыларының III съездында катнашкан педагоглар арасыннан мондый мисалларны күпләп китерергә мамкин Иң меһиме: алар халыкка мәгърифәт, нур алып киләләр Яшъ буынга аң-белем бирү белән бергә, алариы Ватанга һәм коммунизм идеяләренә бирелгәнлек рухында тәрбиялиләр. Яшь Совет иленең беренче кениәреннән культура Фронтына эшкә килгән бу укытучыларның хезмәт җимешләре Беек Ватан сугышы елларында илебез авыр кеи- иәр кичергәндә аеруча зур була. 1941 елда фашистлар Германиясе безнең илгә каршы сугыш башлагач, менә шулар тәрбияләгән егетләр һәм кызлар, туган илебез халыклары белән бергә, изге кәрәшиә күтәреләләр. Мамадыш районыннан унач меңгә якын кеше фронтка китә. Шулерның еч мең ярымы канлы сугыш кырларында батырларча корбан була, мең ярымнан артыгы — яралана. Күрсәткән батырлыклары эчен сигез меңнән артыгы орденнар һәм медальләр белән буләкәнә. Иван Тихонович Максимовка, Гафият Ярмехәммәт улы Нигъмәтуплинга, Михаил Кириллович Москвинга. Михаил Андреевч Просвирнинга илебезнең иң зур бүләге — Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Район халкы арасыннан Дымолазоа. Вилданов, Алексеев, Смирнов, Ясавиев кебек генерал һәм полковниклар үсеп чыга. Район укытучыларымың күпчелеге кешелекнең яаыз дошманы — немец фашистларына каршы корәшү эчен, кулларына корал алып, үзләре тәрбияләгән егетләр һәм кызлар белән бер сафка басалар. Баек Ватан сугышында катнашкан укытучыларның саны районда йездаи артык. Шәдче урта мәктәбе директоры Нәҗип Фәхриен сугыш кырларында күрсәткән батырлыгы эчен Икенче дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары, шул ук мәктәп укытучысы Сәгыйт Ильяс улы Ильясоа Кызыл Йолдыз һәм Дан орденнары, Түбән Шәндер мәктәбе укытучысы Василий Иванович Овчинников Икенче дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызып Йолдыз орденнарына лаеи булалар. Бу исемлекне озак дәвам итәргә момкин булыр иде. Мамадышта үсеп чыккан академиклар, профессорлар, фам докторлары һәм кандидатлары, терле олкәдэ эшләүче галимнәр, шагыйрьләр, композиторлар, язучылар, артистлар, врачлар һәм хезмәт маяклары күп. Алар арасында медицина фәннәре докторы, академик Павлов исемендәге премиянең беренче лауреаты Кибякоа. профессор Горохов, фән епкәсенда эшләүче Зайнуллин, Зәһрнев, Жилкин һәм башка иа- тәшләр бар. Беренче татар музыканты Заһидулла ага Яруплмн. бер-жче татар балеты авторы Фәрит Яруллин, язучы Шәйхи Маннур, композитор Мирсәет Яруллин, Минзәлә театрының баш режиссеры һәм художество җитәкчесе Мулланур Мостәфии. Татарстанның атказанган артисты Фердинанд Фарснн һәм атаклы дуңгыз караучы. Социалистик Хезмәт Герое Мнңнури Каируллмнапар белән район халкы хаклы рәвештә горурлана Санап китсәң, хезматләре белан даи һәм хермәт казанган иешеләр Мамадышта күп. Менә шулерның һаркайсына укытучы хезмәте кергән. Мамадыш педагоглары елкай буын укытучылар башлаган изге эшне лаеклы дәвам иттерәләр Гомуми урта белем бирүгә күчү, укытуның сыйфатын яхшырту, яңа программа белән эшлаүгә яхшы әзерлек белан керешү һәм башлангыч мәктәпнең дүр генча классыннан фәннәр укыта башлау кебек җитди бурычларны уңышлы хәл итәләр. Мәгариф елкәсенда эшләүчеләрнең осталыклары алдан ел арта. Хәзер Мамадыш районында мәгариф отличникларының саны 68 га җитте. Дүрт кеше РСФСР һем Татарстан АССРиың атказанган укытучысы дигән мактаулы исем йерте. Хазар Мамадыш районында 126 мәктәп бар. Шулардай 13 урта, 28 сигезьеллык һем 84 башлангыч мактап А ларда 18 меңгә якын бала укый Моннан тыш. яшьлор кичке мәктәп - ларда, махсус урта һәм югары уку кортларында белемнәрен күтәрәләр. Икенче терле итеп әйткәндә, 70 меңле район халкының 20 меңе, агым 30 проценты укый. Районда бер меңгә якын укытучылар армиясе эшли.