ЛЕНИН ТӘГЪЛИМАТЫ ҺӘМ ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ИҖТИМАГЫЙ-ПОЛИТИК ФИКЕР ТАРИХЫН ӨЙРӘНҮ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ
Бу көннәрдә илебез халыклары зур тантана, олы бәйрәм хисе белән яши: Карл Марксның һәм Фридрих Энгельсның революцион тәгълиматын даһиларча дәвам иттерүче. Советлар Союзы Коммунистлар партиясен төзүче, иң зур социаль революциянең җитәкчесе һәм дөньяда беренче социалистик дәүләткә нигез салучы, халыкара эшчеләр сыйныфының, барлык хезмәт ияләренең юлбашчысы Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулды. Чорыбызның иң зур казанышлары аның исеме белән бәйләнгән, егерменче йөзнең иң мөһим вакыйгалары Ленин исеменнән аерылгысыз. Ленин тәгълиматының, ул калдырган бай иҗат мирасының тормышыбызда тоткан урыны гаять мөһим, бәя биреп бетергесез зур. Бүгенге көннең нинди генә актуаль мәсьәләсенә килеп тотынмыйк, без һәрвакыт Ленин белән киңәшәбез, аның хезмәтләренә таянабыз. Ленинның иҗтимагый-политик фикер үсеше һәм мәдәният тарихы мәсьәләләрен эшкәртүгә керткән казанышы да ифрат зур һәм кыйммәтле. Ул XVIII йөз ахыры, XIX йөз башындагы рус мәгърифәтчелегенә төгәл һәм тулы характеристика бирде, бу характеристика феодаль-крепостной строй җимерелгәннән соңгы Россиядәге иҗтимагый-политик фикер үсешенә караган күп нәрсәләрне аңларга һәм дөрес хәл итәргә мөмкинлек тудыра. Буржуаз галимнәрнең буш һәм нигезсез сафсаталарыннан аермалы буларак, Ленин Россиядәге азатлык хәрәкәтен чорларга бүлүнең гениаль тезисын бирде, бу мәсьәләне хәл иткәндә, ул шул елларның объектив чынбарлыгына һәм, иң элек, яшәп килгән стройга каршы көрәштә теге яки бу сыйныфның (дворяннар. крестьяннар һәм пролетариат) җитәкчелек роленә таянды. Азатлык хәрәкәтен чорларга бүлүнең Ленин эшләгән әлеге алымы Россия халыкларының иҗтимагый-политик фикер үсешенең төп этапларын билгеләү өчен дә. ул этапларның эчтәлеген ачу өчен дә һәм, күп милләтле Россия пролетариаты, большевиклар партиясе көрәш мәйданына чыгу белән бәйле рәвештә, XIX—XX йөзләр арасында төрле халыкларның иҗтимагый-политик фикер үсешендә барлыкка килгән кискен үзгәрешләрне тирәнтен өйрәнү өчен дә чикләнмәгән мөмкинлекләр тудырды. Ленинның даһи акылы милли мәсьәләне дөрес хәл итүнең фәнни һәм практик юлларын күрсәтте. «Ленин милли мәсьәләне яңа тарихи шартларга ярашлы рәвештә һәрьяклап эшләде,— диелә КПСС Үзәк Комитеты тезисларында.— пролетариатның сыйнфый көрәшен милли изүне юк итү өчен көрәш белән, социализм өчен көрәшне коллыкка төшерелгән халыкларның антиимпериалистик азатлык көрәше белән бергә кушу идеясен күтәрде һәм нигезләде». Бөек юлбашчының милли мәсьәлә буенча язылган хезмәтләре бу өлкәдә эшләүче Б совет галимнәре ечеи юл күрсәткеч маяк методологик нигез булып санала, Ленинның культура һәм культура революциясе турындагы фәнни өйрәтүләре зур тарихи әһәмияткә ия. Иң элек ул мәдәниятнең тарихи усешеи аңлау эчен фәнни ачкыч бирде һәр буржуаз милләтнең культурасында ике милли культура булуын ачты, «һәр милли культурада,— дип аңлатты ул,— яралгы хәлендә генә булса да. демократик һәм социалистик культура Элементлары була, чәики һәр милләттә хезмәт ияләре һәм изелүче массалар бар, аларның тормыш шартлары исә котылгысыз рәвештә демократик һәм социалистик идеология тудыра»,1 әмма Һәр милләттә шулай ук, хәтта әле хекем серүче, буржуаз культура, ә күпчелек очракларда тагын карагруһ Һәм клерикаль культура була Бу — В. И. Ленинның сыйныфлар һәм сыйнфый керәш турындагы марксистик тәгълиматны культура фронты мәсьәләләренә карата куллануы иде. Әлеге тәгълимат яктылыгында буржуаз җәмгыятьтәге терле кәчләрнең үзара корәшен, антагонистик сыйныфлар идеологиясенең сәнгать-әдә- биягта һәм фәнни әсәрләрдә ничек чагылуын күз алдына китерергә мөмкин. Шуның белән бергә, В И. Ленин тезисы мәдәни мираска мөнәсәбәт мәсьәләсен дөрес хел итәргә дә нигез бирде. Икенче яктан, В И. Ленин хезмәтләрендә безнең илдәге культура революциясенең закончалыгы һәм объектив характерда булуы тирәнтен дәлилләнде. «Культура революциясе» дигән төшенчә үзе дә фәнгә башлап аның тарафыннан кертелде. Ул культура революциясенең характерын һәм бурычларын, шулай ук аны тормышка ашыруның конкрет юлларын билгеләде. Ленин фикеренчә, культура революциясе җәмгыятьнең бөтен рухи тормышын үзгәртеп кора торган катлаулы процесс иде. Культура революциясе барышында халык массалары алдынгы фән казанышларын үзләштерәләр, өдәбият-сәнгать җәүһәрләре, техника яңалыклары белән танышалар- Җәмгыятьнең рухи яңару процессында яңа социалистик культура барлыкка килә. Кешеләрнең социаль һәм мораль йөзләре үзгәрә, аларда дөньяга коммунистик караш формалаша, коммунистик әхлакның яңа нормалары гамелгә керә. В И Ленинның 1923 ел башында язган соңгы хезмәтләрендә («Көндәлек дәфтәрем- ' Н И Ленин Полное спОранне сочинения Рус тел с кд. I 34 том 1ЭО-1Э1 витльр иэи битләр». «Кооперация турында» "Революциябез турында», «Рабкринны ничек үзгәртеп корырга», «Аз булса да әйбәт булсын») культура һәм культура революциясе мәсьәләләре дәүләт эшләре, политик, социаль бурычлар белән аерылгысыз бәйләнештә карала. Шуның белән бергә, В И Ленин культура революциясен асылда халык массаларын дәүләт, хуҗалык һәм культура төзелеше мәсьәләләре белән идарә итүгә тартуның бер формасы дип санады. Шул кадәресен басым ясап әйтергә кирәк, социалистик культура тезү турында сүз барганда, В И. Ленин үткәндәге культура мирасыма, буржуазия хакимлек иткән чорларда фән, техника, әдәбият, сәнгать ирешкән казанышларга сак карарга өйрәтте. Төрле эпохаларның культура үсешендәге һәм төрле илләр культурасындагы үзара бәйләнешне Ленин алдан күрде Зур яки кечкенә булуларына карамастан, барлык халыклар һәм милләтләрнең гомум кешелек культурасы казанышларына үз өлешләрен кертә алуын, теге яки бу милләтнең казанышы саналган иң яхшы культура бай- лыкларының котылгысыз рәвештә, милли чикләрне үтеп чыгып, деньякүләм күренешкә әйләнәчәген Ленин тирән аңлады. Социалистик культура үткән эпохаларның казанышларын тәнкыйть аша үзләштерү, файдалану җирлегендә генә туа. үсә ала диген фикер аның хезмәтләрендә кызыл җеп булып сузыла. ...Тиздән Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының тезелүеме 50 ел тула. Бу ике бәйрәмнең бергә туры килүе ифрат күңелле һәм тантаналы хәл. Чөнки Татарстан Ленин исеме белән аерылгысыз бәйләнгән. Казан тарихчыларының, бигрәк тә СССР Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһимоа исемендәге Казан тел, әдәбият һәм тарих институты галимнәренең тырышлыгы нәтиҗәсендә, без бүген Татарстан республикасын тезүдә һем аны үстерүдә В. И. Ленинның микадер якыннан катнашуын шактый ачык һәм тулы итеп күз алдына китере алабыз. Бер-ике факт белән гене эш итүче 20 иче еллар, хәтта әле 50 нче еллар башындагы тарихчылардан аермалы буларак, бүгенге галимнәр бөек юлбашчының бу юнәлештәге һәр кемен, һәр сәгатен диярлек яхшы беләләр. Сүз Россия федерациясе эчендә Татарстан автономиясе төзү турындагы декретка кул кую. я булмаса яңа республиканың чикләрен һем башкаласын билге ләү турында барамы — һәр очракта бәхәссез дәлилләребез җитәрлек. Татарстанның экономикасын һәм культурасын үстерүдә В. И. Ленинның роле искиткеч зур. Боларның һәммәсе хакында тарих фәннәре кандидаты М. Сәйдәшеваның күптән түгел Мәскәудә «Фән» нәшриятында басылып чыккан «В. И. Ленин һәм Татарстанда социалистик төзелеш» дигән китабында тулы сөйләнә. Бу китап бөек юлбашчының юбилеена һәм Совет Татарстанының 50 еллыгына зур бүләк. Ул Бөтенсоюз фәнни ленинианага керергә лаеклы хезмәт. Илле ел эчендә Татарстан республикасы ирешкән уңышлар исә чын мәгънәсендә таң калырлык. Артык зур булмаган вакыт эчендә татар халкының экономикасы, культурасы чын мәгънәсендә яңадан туды. Ленинчыл милли политиканы тормышка ашыру процессында республиканың соци- аль-экономик һәм мәдәни йөзе үзгәрде. Артта калган гадәти авыл хуҗалыгы районыннан ул эре промышленность, алдынгы фән һәм культура үзәкләренең берсенә өйләнде. Республикада Совет власте елларында мәгариф, югары белем һәм фән үсешенең колачын күрсәтү өчен түбәндәге саннарны китерү генә дә җитә. Хәзер бездә 3052 гомуми белем мәктәбе бар, аларда 652 мең бала укый. 52 техникумда 50 мең кеше, 78 һөнәр училищесында 35 мең кеше белем алалар һәм илебезнең халык хуҗалыгында һәм культура өлкәсендә эшләячәк белгеч булырга хәзерләнәләр. Мәктәпләрдә, техникумнарда һәм һөнәр училищеларында 40 меңнән артык укытучы һәм тәрбияче эшли. Республиканың 11 югары уку йортында 61 мең студент укый, югары уку йортларында һәм фәнни-тикшеренү институтларында 267 фән докторы һәм профессоры, ике меңгә якын фән кандидаты эшли. Татарстан республикасының уңышлары халыкара политик әһәмияткә ия. Ул уңышлар үткәндә изелеп яшәген талантлы бер халыкның социалистик җәмгыять шартларында нинди үрләргә күтәрелә алуын күрсәтә, ул уңышлар безнең ил халыклары арасындагы какшамас дуслыкның бетмәс- төкәнмәс көче турында сөйли. Хәер, бәйрәм алдыннан чыккан газетаҗурналларда 50 ел эчендә ирешелгән казанышлар турында күп языла. Мин аләрны кабатлап тормыйм. Татарстан хезмәт ияләре узган юлга йомгак ясаганда, мәкаләнең темасына бәйләнешле рәвештә, бары тик төп ике моментны гына басым ясап билгеләп үтәсе килә. Беренчедән, Совет Татарстаны узган юл, социалистик татар милләтенең тарихы һәм уңышлары татар халкының революциягә чаклы узганын, аның үсешенең тарихи закончалыкларын һәм үзенчәлекләрен тагын да тирәнрәк һәм дөресрәк бәяләргә мөмкинлек бирә. Сүз үткән тарихны бүгенге көн позициясеннән торып яхшырту турында бармый, билгеле. Без татар халкының борын заманнардан бирле үткән юлын, капитализм эпохасында татар милләтенең формалашуын һәм үсешен татар хезмәт ияләренең большевиклар партиясе җитәкчелегендә гомум Россия күләмендә барган революцион хәрәкәткә катнашуын һәм зур фәнни кыйммәте булган башка күп кенә мәсьәләләрне өйрәнүдә ленинчыл тарихи методологияне киңрәк һәм тирәнрәк куллануны күздә тотабыз. Икенчедән, Татарстан республикасының экономика, культура, демократия үсеше өлкәсендәге тарихи уңышлары — ленинчыл милли политиканың тантанасы, һәм, бу яктан караганда, Социалистик Татарстан — татар халкының тарихын төрлечә бозып аңлатучы буржуазия идеологларына каршы көрәшү өчен иң көчле корал һәм берничек тә кире кага алмаслык дәлил. Күрәсез, капитализм белән идеологик көрәштә тормыш үзе, объектив чынбарлык — безнең көчле ярдәмчебез, бу көрәштә ул социализмның позицияләрен чагыштыргысыз көчәйтә... Владимир Ильич Ленинның 100 еллыгы һәм Татарстан республикасының 50 еллыгы уңае белән искә төшерәсе килгән фикерләрнең кайберләре әнә шулар иде. Татарстан республикасының казанышларын, татар халкының узган һәм бүгенге тормышын Ленин идеяләре яктылыгында фәнни өйрәнү эше ничегрәк куелган? Галимнәребез олы бәйрәмнәргә безне куандырырлык нинди уңышлар, нинди ачышлар белән киләләр?.. Билгеле булганча, соңгы еллар илебез тормышының барлык тармакларында барган тирән үзгәрешләр белән характерлы. Экономик һәм политик тормышта, идеология өлкәсендә урнашкан иҗади атмосфера иҗтимагый фәннәрнең үсеше өчен дә киң мөмкинлекләр, күп уңай шартлар тудырды. Нәтиҗәсе күз алдында: фәнни иҗат эше бермә-бер җанланып, активлашып китте. Бүген без куанып әйтә алабыз: иҗтимагый фәннәрнең тегә яки бу рәвештә рес публикадагы гыйльми кадрлар катнашмый калган бер генә тармагы да юк хәзер. Галимнәребез өйрәнә торган тема һәм проблемаларны санап чыгу ечен генә дә куп вакыт, зур урын кирәк булыр иде: КПСС тарихы, фәнни коммунизм һәм Совет дәүләтенә караган мәсьәләләрне фәнни ейрә- иү; Татарстан территориясендә яшәгән халыкларның тарихи тәҗрибәләрен гомумиләштерү; философия, экономика һәм хокук фәннәренең актуаль проблемаларын эшкәртү; әдәбият һәм тел белеменә, этнография һәм сәнгатькә, педагогикага, социологиягә караган тикшеренүләр һ. б. һ. б. «Татарстан партия оешмасы тарихы буенча очерклар», «Октябрь кояшы астында». «Халык бәхете ечен керешүчеләр», «Октябрь революциясе һәм иҗтимагый прогресс». «Идел буенда Октябрь», «Татарстанда ленинчыл милли политиканың тантанасы» кебек коллектив хезмәтләрнең. Совет чорына караган күп кенә документаль җыентыкларның басылып чыгуы Совет власте елларында Татарстанда барган зур социальполитик һәм экономик үзгәрешләрнең, иҗтимагый фикер үсешенең, культура революциясенең шактый тулы картинасын күз алдына бастырырга ярдәм иттеләр. Шуның белән бергә, бай фактик материалга таянып язылган мондый коллектив хезмәтләр иҗтимагый фәннәрнең башка тармакларында эшләүче галимнәр ечен иыклы база, методологик нигез булып торалар. Бу— аларның фәнни һәм практик кыйммәтен тагын да үстереп, кечәйтеп җибәрә. Татар халкының иҗтимагый-политик фикер үсеше һәм Татарстандагы культура революциясе мәсьәләләренә соңгы елларда язылган хезмәтләрдә күп урын бирелә башлады Биредә без, барыннан да элек, СССР Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһи- моә исемендәге Казан тел, әдәбият һем тарих институты тарафыннан хәзерләнеп, 1955—1960 елларда день яга чыккан ике томлык «Татарстан АССР тарихы»н билгеләп үтәргә тиешбез. Татарстан республикасының тарихи үткәне һәм бүгенгесе эзлекле тесте беренче тапкыр шушы китапта яктыртылды. 1968 елда институт коллективы «Татарстан АССР тарихывның бер томлык яңа басмасын чыгарды (редакция коллегиясе Җ. Гыйльманоа, М. Мохеррәмов. Ю. Смыков, А. Халиков, X. Хесәнов). Элекке басмасы белен чагыштырганда, бу хезмәттә Татарстан тарихына караган күп кенә мәһим проблемалар, шул исәптән, татар халкының нҗпгмагъ'0-политмк фикер үсешенә һәм мәдәниятенә караган мәсьәләләр дә, яңача куелган, яңача чишелгән. Татар халкының этногенезы хакындагы мәсьәләгә яңача киленгән, Казан ханлыгының иҗтимагый-политик тарихы һәм культура үсеше сыйнфый позицияләрдән чыгып аңлатылган, XIX йөз ахыры һәм XX йөз башындагы буржуаз татар милләтендәге социаль көчләрнең көрәше тагын да ачыграк Һәм тулырак сурәтләнгән. Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы елларында татардагы терле катламнарның политик позицияләре тулырак аргументлар ярдәмендә яктыртылган Безнең уебызча, Татарстандагы культура революциясенә караган теп проблемалар исә. киресенчә, уңышсызрак тасвирланган, аны аерым бүлекләр буйлап тәратып-чәчеп бетергәннәр, культура революциясенә караган мәсьәләләр алдан билгеле фикерләрне фактлар белән беркетеп бару планында гына яктыртылган. Әмма, кайбер җитешсез яклары булуга да карамастан, Татарстан тарихы буенча язылган яңа коллектив хезмәт галимнәребез игътибарын безнең республика тарихының актуаль проблемаларын киләчәктә тагын да тирәнрәк тикшерүгә юнәлтә. Татар халкының революциягә хәтле булган мәдәниятен һәм иҗтнмагый-политик фикерен яктыртуга багышланган хезмәтләр арасыннан тагын Г. Ибраһммов исемендәге Казан тел. әдәбият һәм тарих институтында мәрхүм проф. Н. Воробьевның һәм Г. Хисаметдиноаның фәнни җитәкчелегендә эшләнгән «Идел буе һәм Урал алды татарлары» исемле китапны күрсәтергә мемкин. Хезмәттә Урта Идел һәм Урал буйларындагы татарларның теп группаларына хас бетен якларны (материаль, социаль, рухи тормыш, фольклор) яктыртырга беренче омтылыш ясала, оэви гасырлар дәвамында культурадагы терле элементларның формалашу тарихы һем, социаль-экономик шартларга бәйле рәвештә, аларның үзгәрә барулары күздән кичерелә. Татар халкы формалашуның барлык яклары тигез һәм тулы яктыртылмәса да, бу мәсьәләне хәл итүдә дә алга таба җитди адым ясалган. Китапның исеме татар милләте барлыкка кияү проблемасына күп мәртәбә тирәнрәк, төптәнрәк карауны таләп итсә дә, авторлар аңа, кызганычка каршы, шактый схематик һәм декларатив тесте генә якын килгәннәр. Совет чоры тарихына караган к оял ек тия хезмәтләрдән 1965 елда басылып чыккан • Татар совет әдәбияты тарихы» турында дә җылы сүз әйтми узып булмый. Үз вакытында бу китап җәмәгатьчелек тарафыннан уңай бәя алган иде, хәзер ул рецензияләрнең эчтәлеген сөйләп торуның хаҗәте юктыр дип уйлыйм. Шул кадәресен генә билгеләп үтик: беренчедән, хезмәттә совет власте елларында татар совет әдәбияты узган зур юл, милли әдәбиятта социалистик реализмның формалашуы тәүге тапкыр диярлек эзлекле рәвештә һәм билгеле бер системага салып күзәтеп чыгылды, икенчедән, татар культурасындагы бик күп күренекле кешеләрнең хаксызга онытылган исемнәре кабат кайтарылды. Нәтиҗәдә әдәбият тарихчылары буржуазия идеологларына каршы көрәштә үз позицияләрен күп мәртәбә ныгыта алдылар. Гомум теоретик характердагы яки совет чоры тарихы буенча аерым галимнәрнең хезмәтләренә килгәндә исә барыннан да элек проф. М. И. Абдрахмановның диалектик материализм турындагы китабын күрсәтеп үтәргә кирәк. Ул үз өлкәсендә татар телендә язылган беренче оригинал хезмәт булды, киң җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты. Совет властеның 50 еллыгына И. М. Ио- ненко һәм И. Таһировлар «Казанда Октябрь» исемле китап чыгардылар. Аның эчтәлеге турында сөйләп торуның хаҗәте юк, ул укучылар тарафыннан җылы каршыланды, матбугатта уңай бәя алды. Татарстанда гражданнар сугышы һәм 1917— 1920 елларда милли дәүләт төзелеше проблемаларын фәнни тикшеренү өлкәсенә проф. М. Мөхәррәмов зур өлеш кертте. 1969 елда аның ике зур хезмәте — «Октябрь һәм Татарстанда милли дәүләт төзелеше» (Мәскәү. «Фән» нәшрияты) һәм «Татарстанда гражданнар сугышы. 1918— 1919п исемле китаплары басылып чыкты. Татарстан АССР төзелүе темасының кайбер аспектлары проф. И. М. Климов («Татарстан АССРның тезелүе һөм үсөшө. 1920—1926». Казан, 1960), проф. Ф. Фат- куллин, доц. Ш. Хафизов һ. б. хезмәтләрендә яктыртылган. Фәннәр докторы Я. Шәрәпов РКП(б)ның милли секцияләре хакында монография язды. Анда, совет тарих фәнендә беренче буларак, Коммунистлар партиясе милли секцияләренең эшчәнлеге, аларның КПСС- ның милли политикасын, В. И. Ленин һәм Партиянең Үзәк Комитеты директиваларын тормышка ашырудагы роле киң яктыртылган. Доц. М. Р. Булатов татар социалистик милләте формалашуын өйрәнү өлкәсендә уңышлы эшләп килә. Фәннәр кандидаты М. Мусин СССРдагы милли мөнәсәбәтләрне һәм культура мәсьәләләрен тикшерә. Доц. Т. Насыйров Татарстанда партиясовет матбугатының формалашу һәм үсү тарихы турындагы зур хезмәтен төгәлләде. Татарстанда революцион хәрәкәт, Октябрь революциясен хәзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашкан күренекле революционерлар һәм партия-дәүләт эшлекле- ләре, гражданнар сугышы геройларының бай тормыш юлын, якты образларын укучыларга җиткерү өлкәсендә дә шактый эш башкарылды. X. Ямашев, Е. П. Табейкин, М. Вахитов, К. Якубов, С. Сәетгалиев, С. Гафуров, X. Урманов, Ш. Усманов Һ. б. турында Р. Нәфиков, М. Мөхәррәмов, X. Хәсәнов, И. Анисимов, М. Сәйдәшева, А. Юсупов, М. Касыймов, А. Яхин китапларын һәм брошюраларын күрсәтеп үтәргә кирәк. Соңгы вакытта галимнәребез татар халкының иҗтимагый-политик фикер тарихын һәм Татарстандагы культура революциясенең күп кенә актуаль мәсьәләләрен өйрәнү буенча да мәгълүм бер эш башкардылар. Хәзер инде татар халкының борынгы һәм урта гасырлардагы (иҗтимагый, сәяси, материаль һәм рухи) тарихын проф. А. Халиков һәм доц. Ш. Мөхәммәдъяров хезмәтләреннән, алдынгы иҗтимагый-политик фикернең үсешен һәм, иң элек, узган йөз ахырында, егерменче йөз башында марксистик идеологиянең татар халкының иҗтимагый фикер үсешенә уңай йогынтысын проф. Р. Нәфиков монографияләреннән, XIX йөзнең икенче яртысындагы һәм XX йөз башындагы алдынгы иҗтимагый фикер агымнарына һәм аның аеруча күренекле эшлек- леләренә бәя бирүне доц. К. Фасеевның мәгълүм китабыннан, татарның төрле сыйнфый катламнарының 1905—1907 еллардагы революциядә үэ-үзләрен ничек тотышын фәннәр докторы X. Хәсәнов хезмәтләреннән башка күз алдына китерү кыен булачак. Профессор Е. П. Бусыгин Идел буе халыкларының, шул исәптән татар халкының этнографиясе буенча кыйммәтле хезмәтләр бирде. Татар халкының экономик фикер тарихын өйрәнү өлкәсендә доцент Ф. Газизуллин уңышлы эшләп килә. Әдәбият белгечләре, әдәбият тарихын өйрәнүчеләр көче белән мең еллык әдәбият тарихыбызның азмы-күпме тулы картинасы булдырылды. Профессорлар М. Гайнуллин, X. Госман, И. Нуруллин, фән докторы Г. Халит тарафыннан бу өлкәгә караген житди тикшеренүләр эшләнде, фәннәр кандидаты X. Хәйри татар романының формалашуы һәм үсеше турындагы монографиясен тәмамлады, фәннәр докторы X. Ярми һәм фәннәр кандидаты И. Надирсе халык авыз иҗатына караган, фәннәр кандидаты Б. Гыйззәт театр тарихы буенча кызыклы хезмәтләр яздылар, Татарстанның музыка Һәм сынлы сәнгатенә багышланган аерым җыентыклар басылып чыкты, мәрхүм профессор В. М. Горохов һәм фәннәр докторы Я. Ханбиков татарлардагы мәгариф эшенә һәм педагогик фикер тарихына караган җитди хезмәтләр бирделәр. Н. Исәнбәтнең 3 томнан торган «Татар халык мәкальләре» культурабыз үсешенә зур казаныш булып керде. Шулай итеп, хәтта иң гомуми характерда, естэн-есюн генә ясалган күзәтү дә Совет власте елларында татар халкының иҗтимагый-политик фикер үсеше тарихын һәм культурасын ейрәнү юлында җитди адымнар ясалуы хакында сейли, Нәтиҗәдә, бу елкәгә караган күп нәрсәләргә фәнни ачыклык кертелде, тарихның моңа чаклы безгә билгесез булган яңа сәхифәләре ачылды Башкарылган эшләр күп, нәтиҗәләр куандырырлык. Болар иҗтимагый фәннәр елкәсеидә марксизм-ленинизм методологиясен эзлекле куллануның нәтиҗәсе. Шуның белән бергә, эшләнергә тиешле нәрсәләр, галимнәребез инде тотынган һәм уңышлы рәвештә хәл итеп килә торган актуаль проблемалар да җитәрлек. Хәзер шулерның кайберләрено тукталып үтик. В. И. Ленинның тууына 100 ел тулуга карата КПСС Үзәк Комитеты тезислары татар совет халкы тарихын, социалистик Татарстанның иҗтимагыйполитик тормышын һәм культурасын ейрәнүче галимнәр алдында чикләнмә< ән мемкинлекләр һәм зур перспективалар ача. Татар халкының Совет власте шартларында узган илле еллык тарихы, социалистик Татарстан тарихы күл кенә актуаль мәсьәләләрне кабат кен тәртибене куюны һәм яңача яктыртуны таләп итә. Үэеннон-үзе аңлашылса кирәк, иҗтимагый фәннәр беренче чиратта хәл игәргә тиешле актуаль мәсьәләләрнең берсе социалистик татар милләтенең формалашу һәм үсү тарихым һәрьяклап тирәнтен ейрә- нүгә кайтып кала Бу, башка күп кенә сәбәпләрдән тыш, соңгы елларда СССР халыклары арасындагы менәсәбәтләргә игътибарның бик нык артуы белән дә аңлатыла Мескәүде. Балтин буенда. Кавказ һәм Урта Азиядә, Волгоград шәһәрендә уздырылган фәнни конференцияләр шул хакта сейли. «Вопросы истории» журналы битләрендә милләтләр хакында уздырылган мәгълүм дискуссия дә шул фикерне раслый. 1967 елда Татарстанле ленинчыл милли политиканың тантанасы, интернациональ тәрбия мәсьәләләренә багышланган фәнни конференция үзебезнең Казан шәһәрендә дә уздырылды. Социалистик татар милләте күптән формалашты, бу мәсьәлә буенча әллә никадәр әдәбият тупланды, теманың методологик нигезләре дә җитәрлек эшкәртелгән, тик әлегә хәтле гәпле бер монографиянең генә басылып чыкканы юк. Билгеле булганча. Советлар Союзындагы теләсә кайсы милләтнеке кебек үк, социалистик татар милләтенең формалашуы да гаять катлаулы һәм күп планлы процесс. Ул тарихи, экономик, философик, гел, әдәби һәм башка күп мәсьәләләрне хәл итүне сорый, димәк, фәннең терле елкәләрендәге галимнәрнең бергәләп эшләүләре таләп ителә. Кызганычка каршы, бездә нәкъ әнә шул нәрсә йомшаграк куелган. Социалистик татар милләте формалашу процессының эчтәлеген тәшкил иткән эре- леваклы герле аспектлар арасыннан тагын бер мәсьәлә аерым игътибар бирүне сорый. Сүз иҗтимагый-политик фикер үсешенәң югары казанышы булган марксизм-лени- низмның татар халкы аңына үтеп керүен әй- рәиү турында бара Безнең тарих фәнендә халыкның Октябрьдан соңгы иҗтимагый-по- лигии фикер үсешә я тиешенчә ейрәнелми, я бу процесс артык гадиләштереп аңлатыла. Хәлбуки, әлеге рухи байлыкның татар халкы анына кереп урнашуы, яңа тормыш юэү уе белән карашка күтәрелгән меңнәрнең күңел түренә барып җитүе ечен еллар һәм дистә еллар кирәк булган, революцион карашлы алдынгы укымышлыларның армыйталмый эшләве талап ителгән. Фәиии социализмны эшчеләр хәрәкәте белән кушу турындагы ленинчыл положение Октябрьга кадәрге чорга гына карый дип аңлау дәрес булмас иде Тормыш раславынча, бу бурыч үзгәртелгән тестә һәрбер яңа буын алдына килеп баса Бу мәсьәлә тагын шул яктан меһнм, Татарстандә деиьяга марксистик- ленинчыл карашның кешеләр аңында, фәндә, культурада ныгып урнашуы герле еак буржуаз милләтчел группалар белән, республиканы ленинчыл милли политика юлыннан тертеп тешерүгә азапланган группалар белән кискен керәш процессында барды. Болар һәммәсе 8. И. Ленинның ндехг.’р тарихы — идеяләрнең алмашыну, димәк ки, аларның көрәш тарихы да ул, дигән фикеренә менә дигән иллюстрация була ала. Безнең галимнәргә Татарстандагы культура революциясе тарихының хезмәт иясе массаларын рухи коллыктан һәм томаналыктан чыгарган, аларны кешелек җәмгыяте тудырган мәдәни байлыкларга тарткан икенче бер актуаль проблемасын эшкәртү буенча да күп көч куярга туры киләчәк. Тарихи яктан алып караганда, кыска гына бөр ара эчендә электә күпчелек халкы укый-яза белмәгән республика фән һәм культура биеклекләренә зур сикереш ясый. Татарстандагы культура революциясе, бигрәк тә аның сугышка кадәрге этабы, тарих, әдәбият буенча язылган китапларда, төрле статистик җыентыкларда шактый яктыртылган. Бүгенге көнгә бу проблеманың аерым аспект һәм мәсьәләләрен өйрәнү буенча билгеле бер тәҗрибә тупланган, нигездә 20—30 нчы еллардагы культура революциясенә караган күп кенә чыганаклар барлан- ган һәм фәнни әйләнешкә кертелгән. Шулай да безнең әле Татарстандагы культура революциясенең тулы эчтәлеген (үткән эпохаларның мирасын тәнкыйть күзлеге аша карап файдалану, халыкның культура дәрәҗәсен күтәрү, аң-белем тарату, элекке милли төбәкнең артталыгын бетерү, түләүсез гомуми укыту кертелү, хезмәт ияләрен яңа баштан тәрбияләү, яшь буынны коммунизм һәм интернационализм рухында тәрбияләү, милли интеллигенциянең артуы, социалистик милли әдәбият һәм сәнгатьнең тууы һ. б. һ. б.) чагылдырган фундаменталь бер хезмәт күрү бәхетенә ирешә алганыбыз юк. Тагын шунысын истә тотарга кирәк: әлеге процессларның барысы да гаять үзенчәлекле шартларда барды. Шулар арасыннан республика халкының милли яктан төрлелеге, төбәкнең аграр характерда булуы, ислам диненең көчле йогынтысы һәм кайбер башка факторларны күрсәтергә мөмкин. Шунысы куандыра, хәзер бу теманы эшкәртүгә тәҗрибәле галимнәребез алынды, ул СССР ФА Казан тел, әдәбият һәм тарих институтының фәнни-тикшеренү эшләре планына кертелде. Бу үзенең уңай нәтиҗәләрен бирергә тиеш. Киң колач белән коммунизм төзү чорындагы культура үсеше мәсьәләләрен тикшерү һәм яктыртуга җитди игътибар кирәк. Бусы культура революциясенең соңгы этабы булачак. КПСС Программасында күрсәтелгәнчә, бу этапта коммунизмның җиңүе өчен кирәкле бөтен культура шартлары тудырылырга тиеш. Культура революциясен тормышка ашыруда партиянең җитәкчелек ролен күрсәтү — галимнәребез- нең җаваплы һәм мактаулы бурычы. Иҗтимагый-политик фикер тарихын өйрәнүче галимнәрнең игътибары, һичшиксез, Татарстанның совет чоры тарихын, республикадагы социаль-политик процессларны, культура проблемаларын, интернациональ тәрбия мәсьәләләрен фәнни тикшерүгә юнәлдерелгән булырга тиеш. Шуның белән бергә, Октябрьга кадәрге чор тарихы проблемалары да читтә калырга тиеш түгел. Бу өлкәдә эшләнәсе эшләр күп әле. Иң элек татар халкының этногенезы, ягъни килеп чыгышы хакындагы мәсьәлә күзгә ташлана. Шуны ахыргача дөрес хәл итми торып, иҗтимагый-политик фикер үсешенә һәм культурага, шулай ук татарларның ерак узганына караган башка мәсьәләләрне тирән тикшереп булмаячак. Бу мәсьәлә буенча нинди генә теория һәм концепцияләр, капма-каршы тезислар яшәп килмәде. Аларның үзләре белән таныштырып чыгу өчен генә дә калын бер том әсәр язарга кирәк булыр иде. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга СССР Фәннәр Академиясенең тарих һәм философия бүлеге татар халкының килеп чыгышы буенча фикер алышу уздырды. Ул җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уяткан иде, ләкин ниндидер бер төпле, уртак фикергә киленмәде. Аннан бирле 20 еллап гомер узды. Шул вакыт эчендә Казан галимнәре (X. Гыймади, Н. И. Воробьев, Н. Ф Калинин, А. Халиков, Ш. Мөхәммәдъяров һәм кайбер яшь тикшеренүчеләр) бу темага караган гаять катлаулы һәм буталчык мәсьәләләрне чишүдә билгеле бер адым ясадылар. Шулай да татар халкы һәм татар милләте формалашуның кайбер яклары хәзергә хәтле җитәрлек өйрәнелмәгән, фәнни хәл ителмәгән, татар халкы барлыкка килүнең төп этаплары анык билгеләнмәгән. Татар халкының килеп чыгышын һәм этник тарихын башка кардәш һәм күрше халыкларның этногенезы белән бәйләп өйрәнү җитми, һәм инде хәзер үк бер нәрсә ачык: тарихчылар, археологлар, этнографлар, антропологлар, телчеләр, әдәбиятчылар, фольклорчылар, философлар һәм иҗтимагый фәннәрнең башка вәкилләре берләшеп, кулга-кул тотынып эшләгәндә генә бу мәсьәләне уңышлы хәл итөп булачак. Татар халкының килеп чыгышын фәнни хәл итү эше үз вакытында СССР Фәииэр Академиясенең Г Ибраһимов исемемдәге Казан тел, әдәбият һәм тарих институтына тапшырылган иде Хәзер бу мәсьәләләрне ейрәиү буенча киеренке эш бара. Күл тә үтмәс, институт галимнәре безне бу мәсьәләгә караган кызыклы яңа хезмәтләр белән шатландырырлар дип ышанасы килә. Галимнәребеэнең игьтибар үзәгенә куелган актуаль темаларның тагын берсе — XVI йеэнең беренче яртысында һәм XVIII йеэләрдәге татар халкы тарихы. Татар халкының иҗтимагыйполитик карашлары һәм культурасы формалашуда бу дәвер әһәмиятле роль уйнаган. Казан ханлыгы Россия составына кушылганнан соң, татар халкының язмышында тирән үзгәрешләр барлыкка килә. Россия составында яңа тормыш башлана, татар, рус һәм күп милләтле Россиянең башка халыклары арасында үзара дуслык, хезмәттәшлек кәчәя, халыкларның кендәлек тормышында, культурасында үзара йогынты ясашу һәм ярдәмләшү күренешләре барлыкка килә. Кызганычка каршы, татар халкы тарихындагы. аның иҗтимагый-политик фикер үсешендәге һем культурасындагы бу этап турында моңарчы без бик аз белә идек. Хәлбуки, унсигеэенчә-унтугыэынчы йездә день яга чыккан буржуаз галимнәрнең басмалары арасыннан татар тарихының бу дәверен теге яки бу рәвештә бозмаган бер генә әсәрне дә атап әйтүе читен. Рус халкының Н. Г. Чернышевский. Н. А Некрасов кебек революцион-демократ уллары исә шул вакытта ук буржуаз тарихчыларның, рәсми фен вәкилләренең бу бозуларына кискен каршы чыкканнар, алар Казан татарларына карата җылы һәм дустанә менәсәбәтте булганнар, татар халкының телен, гадәт-йолаларын, тормышкенкүре- шен әйрәнгеннәр. Әмма, ни генә булмасын, безнең тарихның бу чоры хәзергә җитәрлек әйрәнелмеген һем үзенең тикшеренүчеләрен кете. Дәрес, галимнәребез татар халкы тарихындагы бу чорны эшләүгә дә ныклап керешеп килеләр шикелле. Халкыбыз тарихының бу девере буенча дә «ак битләр* нык кимер, тарихчыларыбыз XVI— XVIII йәэләрне каплап торган караңгылык пәрдәсен тиздән алып ташларлар дип ом этләнергә кала. Совет галимнәренең революциягә чаклы иҗтимагый-политик фикер һәм культура үсеше тарихына багышланган хезмәтләре белен танышканда, шул нәрсә ачыклана: безнең фонде XIX йеэнең икенче яртысы һәм XX йез башы шактый тулы һем нык ейрәнелгән Шулай да бу чорга караган мәсьәләләр арасында да хәзергә хәтле җитәрлек ейрәнелмәгәннәре яки яңа тикшерелеп кенә ята торганнары байтак икән. Капитализм эпохасында татар милләте формалашуның социаль-экономик алшартлары, закончалыклары һәм үзенчәлекләре, хронологик чикләре һәм компонентлары хакындагы мәсьәлә вхырынача чишелмәгән килеш кала бирә. Китаптан китапка, дәреслектән дәреслеккә татар милләте XIX һәм XX йәэләр арасында формалашты диген тезис күчеп йери. Әмма моңарчы шушы мәсьәләне һәрьяктан әйбәтләп яктырткан берәр монография чыкканы юк. Бу проблеманы уңай хәл итүдә соңгы сүзне Тел, әдәбият һәм тарих институты галимнәре әйтергә тиеш, ченки ул институт коллективы башкарырга тиешле эш планына кертелгән. Унтугызынчы йеэнең икенче яртысындагы һәм егерменче йеэ башындагы иҗтимагыйполитик хәрәкәттә терпе социаль кәйләрнең бүленеше мәсьәләсен ойренүгә аеруча нык басым ясарга кирәк. Ченки бу хакта әледән-елә бәхәс, дискуссияләр чыгып тора Буржуаз һем вак буржуаз карашлардан аермалы буларак, марксистик тарих фойе татар милләтенең бердәмлеге, татарлар арасында сыйныфлар һәм социаль каршылыклар булмау турындагы фикерләрне баштан ук кискен тесте кире какты. Буржуаз җәмгыятьтәге һер сыйныф, интеллигенциянең алар интересын яклаучы теряе катламнары милли хәрәкәтнең характерына һем максатларына үзләренә кулай эчтәлек салырга тырыштылар. Бу хәрәкәттәге рееолюциондемократик юнолеш вәкилләре саналган шәһәр һәм авыл хезмәт ияләре милли, социаль изүгә аеруча кыю һәм эзлекле тесте каршы чыктылар Татар демократик интеллигенциясенең алдынгы вәкилләре шулай ук халык массаларының интересларын якладылар, татар җәмгыятемдәге мәгърифәтчелек юнәлешенең тел эчтәлеген шуларның эшчеилеге тәшкил иттә. Чын күңелдән халыкны сейтон, аның караңгылыкта яшәве һем күргән җәбер-эолым- иары ечен әрнеп вшегән мәгърифәтчеләр крепостное праеога һем феодализм калдыкларына дошманлык күзе белен карыйлар, татар тормышын Европалаштыру, бетен халыкны мәгърифәтле итү, аларны рус культурасына якынайту, милли әдәбиятны Һем сәнгатьне үстерү смете белен хыялланып яшиләр. Сегыйт һәм Ибраһим Хал- финнәр, Г. Махмудов, С. Кукляшов, Г. Ваһапов, X. Фәезханов кебек татар галимнәренең эшчәнлекләрендә һәм фәнни хезмәтләрендә, татар мәгърифәтчелегенең күренекле вәкилләре К. Насыйри һәм Ш Мәрҗани иҗатларында мәгърифәтчелек идеяләре зур урын тота. Аларның демократлыгы бөтен халык, бөтен милләт өчен буржуаз прогресс таләп итүдән югары күтәрелмәсе дә (җәмәгать эшлеклеләре буларак аларның кимчелеге дә шунда), мәгърифәтчеләрнең тарихыбыздагы уңай ролен күрми узу гаделсезлек булыр иде. XIX йөзнең соңгы чирегендә капитализмның кызу темплар белән үсүе аркасында ныгып һәм көчәеп өлгергән буржуазия үзен милли хәрәкәтнең җитәкчесе итеп игълан итәргә һәм ул хәрәкәтне үзенең сыйнфый максатларын тормышка ашыру өчен файдаланырга карар кыла. Милләтчелек аның идеологиясенә әйләнә, шулай итеп Россиянең мөселман халыклары арасында шактый киң таралган буржуаз милләтчелек юнәлеше формалаша. Безнең галимнәрнең хезмәтләрендә татар буржуазиясенең политик платформасы һәм идеологиясе, аның революцион-демократик һәм марксистик идеологиягә каршы көрәше шактый тулы яктыртылган. Ул хезмәтләр билгелә, аларның эчтәлеген сөйләп чыгу кирәкмәс. Шулай да, XX гасыр башындагы милли хәрәкәт һәм безнең әдәбиятта аңа бирелгән бәя уңае белән, бер генә моментка тукталып үтәсе килә. Теге яки бу тарихи шәхеснең иҗтимагый хәрәкәттә тоткан урыны турында сүз барганда, кайбер әдәбият һәм тел галимнәре еш кына әлеге кешенең әдәбиятка, тел белеменә, журналистика өлкәсенә керткән конкрет өлеше буенча гына хөкем йөртергә яраталар, ә аның политик карашларын, нинди идеология уздыруын оныталар. Әгәр мондый юл белән барсак, безгә ачыктан-ачык буржуазиягә хезмәт иткән шәхесләрнең һәммәсен дә аклап бетерергә туры килер иде. Үзен- нән-үзе аңлашылса кирәк, без мондый юлга баса алмыйбыз. Әдәби-тарихи мираска мөнәсәбәттә без марксистик-ленинчыл принципларда нык торырга тиешбез. Татар халкының иҗтимагыйполитик карашларын Ленин фикерләре яктылыгында Өйрәнү үзенең уңай нәтиҗәләрен бирде инде, киләчәктә бу, һичшиксез, тагын да зуррак уңышларга китерер. Әгәр без иҗтимагый хәрәкәткә 1905— 1907 елгы революциядә үзләрен аеруча нык күрсәткән революцион-демократ интеллигенция вәкилләре (Г. Тукай, Г. Ибра- һимов, Г. Камал, М. Гафури, Ф Әмирхан, Ш. Мөхәммәдов һ. б.) керткән өлешне билгеләп үтмөсәк, бу хәрәкәтнең төп юнәлешләре хакындагы карашыбыз тулы да, фәнни дә булмас иде. Бу юнәлешнең аерым күренекле вәкилләре соңыннан кыю рәвештә марксизм позицияләренә басты, яшәп килгән стройга каршы көрәштә марксизм положениеләрен яклап чыктылар (X. Ямашев, Г. Коләхметов һ. б.). Галимнәребез Татарстандагы революцион хәрәкәтнең һәм иҗтимагый-политик фикернең нәкъ менә шушы юнәлешен өйрәнүдә зур уңышларга ирештеләр дә инде Бу пландагы хезмәтләрдә татар, рус халыкларының иҗтимагый-политик фикер һәм культуралары үсешендәге үзара йогынты һәм ярдәмләшүне өйрәнү өчен зур мөмкинлекләр ачыла, ә шунсыз татар иҗтимагый фикеренә, аның культурасына караган куп мәсьәләләрне бөтенләй аңлап та булмас иде. Татар халкының революциягә кадәрге иҗтимагый-политик фикер һәм культура тарихы буенча соңгы елларда басылып чыккан хезмәтләрне күздән кичергәч, тагын бер мөһим мәсьәләгә игътибар итәргә кирәклеге аңлашыла. Сүз милли хәрәкәтнең аерым вәкилләренә, тарихи һәм әдәби Күренешләргә һәм бигрәк тә революциягә кадәр чыккан вакытлы матбугат органнарына бәя биргәндә марксистик, сыйнфый, партияле мөнәсәбәтне көчәйтү кирәклеге хакында бара. Капитализм белән социализм арасындагы идеологии көрәш аеруча кискенләшкән бүгенге шартларда тарих, әдәбият, философия, хокук һәм башка фәннәр буенча язылган хезмәтләрдә «гомуми милли» яки «гомуми демократик» позицияләрдән торып фикер йөртүләргә урын калдырылмаска тиеш. Алда бер тапкыр әйтелгәнчә, соңгы елларда иҗтимагый фәннәрнең иҗади үсеше өчен уңай шартлар туды, галимнәр зур, катлаулы мәсьәләләргә кыюрак алына башладылар. фәнни кулланылышка кергән чыганаклар даирәсе чагыштыргысыз төрлеләнде. Ләкин бу әле үткән тормышның һәм бүгенге көннең актуаль мәсьәләләрен яктыртканда сыйнфый позицияне йомшартуга юл куярга яки аны күрми узарга хакыбыз бар дигән сүз түгел. һәрберебезгә мәгълүм: бүгенге идеологии көрәштә буржуазия берни белән санашып тормый. КПСС Үзәк Комитетының «Иҗтимагый фәннәрне тагын да үстерү һәм коммунистик төзелештә аларның рольләрен күтәрү турында»гы 1967 елның августында кабуп ителгән карарында буржуаз пропаганданың бхж нык көчәюе һәм антикоммунизмга каршы системалы һөҗүм сугышы алып барырга кирәклеге әйтелә. Бүген марксистларга, шул исәптән иҗтимагый фәннәр өлкәсендә эшләүче галимнәргә, буржуазия агентларының ачыктан- ачык яла ягуларына, шау-шулы шапырынуларына каршы көрәшүдән бигрәк, аларның заманга яраклашырга тырышкан һәртөрле «модный» тезисларына, үтә оста яшеренгән әшәке теорияләренә каршы сугышырга туры килә. Үзләренең диверсия планнарын әзерләгәндә, буржуазия идеологлары совет халыкларының үткән тарихын һәм хәзерге хәлен, төрло социалистик милләтләрнең иҗтимагый-политик фикер тарихын һәм культуралары үсешен бозып күрсәтүгә аеруча нык игътибар бирәләр. В. Коларэ, Р. Пайпс, Герхард фон Менде, Дәүлөтшин, М. Мусабай, Т. Уяибек, А. Акиш кебек буржуазия ялчылары татар халкының тарихын һәм культурасын нәкъ әнә шулай бозып аңлаталар. Үзләренең күп сайлы мәкалә һәм китапларында, XVI— XVIII йөзләрдәге татар тарихын язганда, буяуларны юри куертып җибәрәләр, татар буржуазиясен идеаллаштырып күрсәтәләр, аның барлык эш һәм гамәлләрен уңай яктан гына бәялиләр, фактларга каршы барып булса да, капитализм эпохасындагы татар милләте эчендәге сыйнфый аерымлыкларны инкарь игәргә маташалар. Әлеге «белгечләр» Татарстанда ленинчыл милли политиканы тормышка ашыру турында аеруча күп язалар, аны оятсыз рәвештә бозалар, шуннан аны яманлыйлар. Америка профессоры Р. Пайпс үзенең «Советлар Союзында мәгариф эше. 1917— 1923 елларда коммунизм һәм милләтчелек» (1954 ел) исемле китабында Россия халыкларын большевизмга битараф карый торган соры масса төсендә сурәтли. Француз буржуаз галимнәре А. Беннигсен һәм Келькеженың «Россия мөселманнарының милли хәрәкәте. Татарстандагы солтангалиеачелок» дигән китаплары мәгълүм. Авторлар, бөтен көчләрен куеп, татарлар арасында революцион хәрәкәт зәгыйфь иде, алар социалистик революциядә катнашмадылар, дип исбатларга азапланалар. Чынында исә 1905—1907 елларда марксистик әдәбият татарлар арасында гаять киң таралган була. «Урал», «Азат», «Азат халык». «Фикер» кебек матбугат органнарында большевикларның мәкаләләре. марксистик хезмәтләрдән тәрҗемәләр күпләп басылган. Татарстанда революцион хәрәкәт милли азатлык хәрәкәте белән тыгыз бәйләнештә үскән. Шул җәһәттән Октябрьга кадәрге чорда татарлар арасындагы революция һәм милли-азат- лык хәрәкәтләрен өйрәнү, татар милләтенең үсеш һәм сыйнфый аерымлану проблемаларын һәм андагы эшчеләр контингентын өйрәнү искиткеч әһәмиятле тес ала. РСДРП- ның Казан комитеты эшчәнлеге тарихчылар игътибарын үзенә аеруча нык җәлеп итәргә тиеш. Казан партия оешмасының эшчәнлеге тарихи әдәбиятта әле тиешенчә яктыртылмаган. Бу мәсьәләгә караган махсус хезмәтләр юк диярлек. Дөньядагы иң алдынгы иҗтимагыйполитик фикер саналган һәм кешелек җәмгыятенең алга таба объектив үсеше нәтиҗәсендә барлыкка килгән, әлеге җәмгыятьне үзгәртеп кору өчен барлыкка килгән марксистикленинчыл идеология, аның халык массалары аңына үтеп керүе терих фәнендә беренче чиратта яктыртылырга һәм өйрәнелергә тиеш. Татар культурасының демократик, алдынгы элементлары Идел һәм Урал буйларындагы башка халыкларның культуралары үсешенә дә уңай йогынты ясаган. Татар халкы үзе бөек рус һәм башка халыклар, шулай ук прогреегио дөнья культурасының бәрәкәтле йогынтысын татыган. Рухи байлыклар алмашуның гүзәл традицияләре, үзара йогынты һәм тәэсир нәтиҗәсендә алдынгы татар культурасының үсеше тирәнтен өйрәнелергә тиеш. Бу томаны өйрәнүнең никадәр актуаль булуын аңлатып торасы юк, дип уйлыйм. Бер нәрсәне истән чыгармыйк: татар халкының иҗтимагый-политик фикер үсеше һәм культурасына караган актуаль мәсьәләләр совет галимнәре тарафыннан никадәр күбрәк өйрәнелгән булса, буржуазия идеологларына татар халкының, Татарстан республикасының тарихын бозып күрсәтү өчен мөмкинлекләр шулкадәр азрак калачак Бүгенге заманның һәм үткән тарихыбызның бер генә фактын да буржуаз идеологлар ихтыяҗына калдырмаска! ...Без татар халкының иҗтимагый-политик фикер үсеше һәм Татарстандагы культура революциясе тарихын өйрәнүгә караган кайбер мәсьәләләргә генә тукталдык. Шунысы куанычлы: иҗтимагый фәннәр өлкәсендә эшләүче галимнәребеэ олы юбилейларга буш кул белән килмәгәннәр икән. Бәйрәмне алар кызыклы, төпле монографияләр һәм коллектив хезмәтләр белән, шул ук вакытта зур, актуаль мәсьәләләргә җиң сызганып тотынган хәлдә — эш өстендә каршылыйлар.