КУАНЫЧЛЫ КҮРЕНЕШ
Татарстан ряссамнары *3ур Идел» кургязмясендя ■ QPQ *л "‘-.рларынд. Владимир Ильич Ленинның туган шәһәре Упьяноаскнда Идел буе рәссамнарының еченче тональ күргәзмәсе ачылды. Ул "Зур Идел» дип атала. В. И. Ленинның тууына 100 ел тулуга багышланган бу күргәзмә һәм куләме белән, һәм эчтәлеге белән әлегә кадәр үткәрелеп килгән күргәзмәләрдән аерылып тора. Иҗат коллективлары аңа аеруча җаваплылык белән әзерләнгәннәр. Сәнгать осталары Идел буе халыкларының революцион тарихын бетен катлаулылыгы белән, сәнгатьчә тирәнлек белән ачарга омтылалар. Күргәзмәдә В. И Ленин образы, аның характеры җанлы үсеш процессында бирелгән В И. Ленинның ихтыяр ныклыгын, рухи кечеи, даһи булып җитлегүен күргәзмәгә куелган әсәрләрдән шактый ачык күзалларга мемкин. «Зур Идел» күргәзмәсендәге әсәрләрдә, бер яктан, В. И. Ленинның тормышы һәм революцион зшчәнлеге чагыпдырылгаи булса, икенчедән, рәссамнарның заман темасына йеэ тотулары, ленинизм идеяләренең тормышка ашырылуын сурәтләргә омтылулары яхшы сизелә. «Зур Идел» күргәзмәсендә Идел буе зонасына кергән ундүрт иҗат коллективы катнашты. Шуларның бишесе Идел буендагы автономияле республикаларның милли культураларын тәшкил итә. By автономияле республикаларның рәссамнары сәнгатьтә үз туган җирләренең кабатланмас образын үзенчәлекле буяуларда чагылдыралар Алар- иың милли колориты күргәзмәнең гомуми яңгырашын тагын да тулыландыра, баета тешә. Рус совет реалистик сәнгатенең иң кочле традицияләрен Горький, Волгоград. Ульяновск. Ярославль, Кострома. Калинин, Куйбышев. Астрахань. Саратов рәссамнары — тематик картина, пейзаж, скульптура, графика остапары үстерәләр Мари АССР рәссамнары тамашачыларны формасы белән нәфис буяган кызыклы графика, агачка кисеп зшпәнгән декоратив бизәкләр, югары культуралы пейзаж рәсем- наре белән шатландырды. Чуеашстанның яшь рәссамнары күргәзмәгә шактый җитди, зур масштаблы тарихи һәм жанр картиналары алып килгәннәр. Анарның халык тормышындагы әһәмиятле темаларга шулай иыю тотынулары бик куанычлы күренеш Удмурт рәсем сәнгатендә революция һәм хезмәт темасы күп кырлы яктыртылган, бик үзенчәлекле психологик портретлар бар. Аларның иң яхшы наргиналарыиа чор. заман тойгысы, эчке эмоциональ киеренкелек, күтәренке романтика хас. Калмык автономияле республикасының иҗат коллективы — Идел буендагы иң яшь һәм иң кечиәне коллектив. Шулай булуга да карамастан, бии үзенчәлекле декоратив сәнгатьләре, кыю фантазия һем похтәлек белән халык авыз иҗатына таянып ашләигои картиналары бу коллективның кочен ачык күрсәтә. Зочаль күргәзмә комиссиясе, «Зур Идел»гә әзерлек чорында ике меңнән артын хезмәт белән танышып, шулардай сигез йөзләбен халыкка күрсәтергә сайлап алды. Югары зәвык һәм зур принципиальлек, таләпчәнлек сорый торган бу бик катлаулы һәм «четерекле» эштә рәссамнарның иҗади эзләнүләренә игътибарлы булу да кирәк иде, әлбәттә: Идел буеның социалистик сәнгатендә булган чиксез байлыкның иң яхшы дигәнен генә сайлап алырга, һәр республика һәм әлкәне иң үзенчәлекле ягыннан күрсәтергә, шул ук вакытта күргәзмәнең тулаем гармоник бөтенлегенә дә ирешергә, аның социалистик реализм принципларына нигезләнгән идея юнәлешен дә ачыкларга кирәклек таләбе иде бу. «Зур Идел» күргәзмәсендә Татарстан рәссамнарының әсәрләре күренекле урын тота. Кырык дүрт авторның сиксән ике әсәре, ягъни күргәзмәгә куелган хезмәтләрнең уннан берсе — менә татар рәссамнарының күргәзмәдәге өлеше. Үткән иүргәэмәләр белән чагыштырганда, бу —җитди уңыш. Татар рәссамнарының шундый зур күргәзмәгә массовый төстә катнашулары бик куанычлы күренеш. Күп кенә авторлар мондый зур сәнгать смотрында беренче мәртәбә катнашалар. Яшьләрнең күргәзмәдән күргәзмәгә арта баруына да куанмый мөмкин түгел. Әле утыз яшькә дә җитмәгән рәссамнарның күпчелеге соңгы елларда Казанда яхшы традициягә әйләнгән республика яшьләре күргәзмәләрендә чыныгыл үстеләр. Иҗади бурычларның җитдилеге, фикер тирәнлеге, халык тормышы белән тыгыз элемтә тойгысы, югары сәнгать осталыгына омтылу — Совет Татарстаны рәссамнарының яхшы әсәрләренә хас сыйфатлар. Күргәзмәнең үзәгендә Харис Якуповның «Пролог» исемле картинасы булды, дисәк, һич тә арттырып әйтү булмас. Бүгенге совет рәсем сәнгатендә В. И. Ленинның яшьлегенә, революцион эшчәнлегенең башлангыч чорына багышланган шундый көчле гражданлык пафосы, ачык публицистика, шундый югары осталык белән хәл ителгән башка берәр әсәрне әле атал күрсәтүе дә кыен. Сәнгать чаралары дисеңме, композицион төзелеше дисеңме: төрле төстәге күлмәкләрнең тәэсирле ритмы, студентларның зәңгәр мундирлары, төсләрнең киеренкелеге, янып-уйнаклап торулары рәсемне гаҗәеп дулкынландыргыч итә. Казан университетындагы 1887 елгы революцион сходка безнең күз алдына җанланып килеп баса. Студентларның характерлары бик нечкә тотып алынган, индивидуаль тойгылар төсмере —ачу, протест, эшчәнлеккә сусау, яшьлекнең саф ашкынуы күңелләрне тетрәчдерә. Бунт күтәрүчеләрнең күз карашларында зур киеренкелек чагыла, алар самодержавие власте вәкилләренә куркусыз карап торалар, ә караңгы көчләр сафы арасында аптырау, югалып калу галәмәтләре үскәннән- үсә бара. Иске режим тәртипләренә протест йөзеннән, иң беренчепәрдән булып ректорга үзенең студент билетын тапшыручы яшь Володя Ульянов образында рухи коч, ныклык, көрәштә килешмәүчәилек тупланган. Ульяновлар гаиләсе өчен бик авыр булган шул ук 1887 ел вакыйгаларын Лотфулла Фәттахов исә бөтенләй башка эмоциональ чишелештә бирә. Аның «Уйлар [Володя Ульянов Иделдә]» исемле картинасы тыныч лирик жанрда хәл ителгән. Художник яшь Ленинны Идел пристаненда, көмештәй елга пейзажы, зәңгәр һәм алсу яктылык белән эретелгән биек күк фонында сурәтли. Володя гади татар карты белән янәшә утыра. Бер-берләренә һич тә охшамаган, төрле караштагы бу ике кеше Идел ярында очраклы очрашканнар. Ләкин аларның уйлары бер юнәлештән ага кебек, күңелләренең рухи якынлыгы үскәннән-үсә бара төсле тоела. Карт белән егетнең күңелләрендәге бу аваздашлык тойгысы һәр икесенең дә бердәм уйчанлыгыинан да, бер позада булулары һәм силуэтларының «аваздашлыгыннан» да киләдер, мөгаен. Унҗиде яшьлек Володя Ульяновның Сембердән Казанга килү чорында чынлыкта булган шушы кечкенә эпизод аркылы Л. Фәттахов В. И. Ленинның татар халкы белән тамырлары яшьлек елларына ук барып тоташа торган рухи багланышын татар рәсем сәнгатендә ышандырырлык итеп күрсәтә алган. Ленин темасы татар рәссамнарының зур тарихи полотноларында гына чагылып калмый. Менә С. О. Лывинның «В. И. Ленин Кокушкинода беренче сөргендә булган җирләр» исемле лирик пейзажлар сериясе. Беренче сөрген. Эчпошыргыч озак үтә торган айлар-көннәр. Яшь Ленин табигатьтән юаныч таба. Ә табигатьне художник әле ягымлы, әло кырыс, әле тынгысыз итеп сурәтли белгән. «Үшнә аръягында» исемле С, Линин «Ионушкино» картина табигатьнең драматик халәтен тасвирлый: шомлы караңгы мүк йезв каралырга алгарган җир астенда март аеның соңгы кер таплары, ноитәс бүрек тесле карга ояларыннан сыгыла ташкай шара ботаклы агачлар, ниндидер эчке сагыш һем ашереи борчудан җиргә сеңгән арлы ааыл ойлере.. Бу сериядәге ииенче картина «Кокуш- кино» дип атала. Биредә ягымлы-нәфис, комешсу-яшькеят апрель ае сурәтләнә яшь каенлыктан яктылык беркелә, авыл йортларының юылган тәрәзәләре дә күңеллерәк тоелалар, язгы юлда арбалар күренә. Шушы яз белән бергә күңелдә үзеинән-үзе ниндидер олы смет уяна. Ә инде «Черемышев болыннары» исемле картинадагы ман яшеллегенә торенгон яшьлек кече, тыелгысыз шатлык сине ботеипәи әсир итә. Революциядән соңгы татар авылының беренче еллары 8. И. Куделькмииың «М И. Калинин Татарстан крестьяннарында кунакта» дигән картинасында бии матур чагылыш тапкан. Рәссам очрашуны бии >цылы итеп күрсәтә алган: бәйрәмчә чиста, якты авыл ое, «бетен Рәсәй старостасы» Михаил Иванович Калинин остәл яиыида крестьяннар белән томлап сойләшел утыра. Үзләренә киңәш белән до, >ш белой де куп ярдәм күрсәткән кунакны татарлар яратып, уз итеп тыңлыйлар. Калинин белән алар арасында табигый берлек сизелә. Исмәгыйл Халилуяяоо та үэонең «Җир хуҗалары» исемле картинасын Октябрьдан соңгы крестьяннар тормышына багышлаган. Ләкин уя аны башка рухта — драматик киеренкелек һәм психологик үткенлек белән чишкән. Болытлы һава һом язгы басу тонык-яшьколт һәм коясу-соры тосләрдә бирелгән буяса, крестьян хезмәтен символлаштыручы сабан терене кызыл тестә. Сабан онында оч ир-ат, оч буын вәкиле, бабай. хәрби гимнастеркалы яшь сабанчы һәм ябык йозле чандыр яшүсмер. Әле балалыктай чыгып җитмәгән яшүсмернең зур күзләрендә өлкәннәрчә җитдилек чагыла, ул үзе әтисеннән калган шинельгә баш-аягы белән чумган, башында — кызыл йолдызлы буденовка, сирень тесендәге күлмәге иртәнге яктылыкта әллә каян күренеп тора. Рәссам бу оч кешенең язмышлары уртаклыгына басым ясый, аларда халыкның яңа юл белән барырга катгый карар кылган, Ватаны эчен, җире эчен җаваплылык тойган, керәштә авыр сынауларга да әзер торган нык рухлы вәкилләрне күрә. Автор бу картинаны утызынчы еллар башы — колхозлашу чоры дип уйлап иҗат иткән булса да, биредә егерменче еллар рухы, беренче коммуналарга хас тынгысыз романтика күбрәк сизелә. Кыскасы, биредә тарихи төгәллек юк. Картина халык язмышы турында, ре» волюцион традицияләрнең буыннан буынга күчүен гомумиләштереп, символик характерда уйлану формасында иҗат ителгән. Совет Татарстанының бүгенге коне күргәзмәдә индустриаль пейзажларда, республиканың нефть һәм химия промышленностена багышланган картиналарда чагыла. Н. Д. Кузнецовның «Кара алтын» һәм «Татарстанның индустриаль пейзажы» картиналары, Мәхмүт Усмановның «Түбән Кама химстрое» картинасы әнә шундыйлардан. Аларда боек тезелешләр, энергияле хезмәт ритмы, күз алдында әзлексез туып тора торган могҗизалар тасвирлана. Бүгенге тыныч, якты тормыш күренеше Б. И. Майоровның «Аларның улы» исемле картинасында матур чагылыш тапкан. Е. В. Зуевның «Балалар бакчасы» дигән картинасы декоративлыкның яңа сыйфатларын, заман тойгысының үткенлеген раслап тора. Рәсемдә шәһәрнең кояшлы яңа районы ачык балкон ишеге аша, ялт итеп торган тәрәзәләр аша күренә. Бүлмә идәненә кызыл келәм җәелгән, заманча матур интерьер бирелгән. Идәндә алсу күлмәкле курчак утыра. Зәвыклы мебель, чәчәкләр... Болар барысы да күтәренке рухта, шатлык тойгысы белән сурәтләнгәннәр. Яшь художник Эрот Зари- повның «Якташ кызлар» исемле картинасы җылы һәм чиста буяуларның матур гаммасыннан тора. Авыл тормышын, андагы поэзияне художник такт белеп, зәвык белән күрсәтүгә ирешкән. Яшь рәссамның таланты киләчәктә тагын да ачыла төшәр дип ышанабыз, шунлыктан аны тышкы эффектлар белән мавыгудан, арзанлы модага иярүдән кисәтәсе, саклыйсы килә. А. Л. Прокопьевның лирик Идел пейзажлары, республиканың олкән рәссамнарыннан берсе Н. М. Сокольскийның «Көзге Казаикавсы турында да яхшыдан башка сүз әйтеп булмый. Тагын бер куанычлы хәл: казанлылар «уз» темалары белән генә чикләнеп калмыйлар. Н. Д. Кузнецовның «Мәскәуиең аңа силуэтлары» дигән пейзажлар триптихын карагач, Советлар Союзы башкаласының бүгенге поэтик матурлыгын шулай тирән һәм оста итеп Мәскәу художникларының да күбесе ясый алмас иде, дияргә генә зала. Бу мисал Совет Россиясе белән Татарстан нәфис сәнгать культурасы эрасындагы якынлык тойгысын тагын да кечәйтә, күп милләтле совет сәнгатендәге төрле Ь Майоров. «Аларның улы». юнәлешләрнең берберсена йогынты «сауларына һәм якынаюларына ачык дәлил була ала. Татар скульпторларының хезмәтләре күргәзмәдә чагыштырмача аз иде. Әмма булган иадәресе үзенчәлекле характерлары, декоративлыгы, кызыклы пластик формалары белән истә калды. Васил Магикоеиың кемеш сыман акты мәрмәрдән эшлән- ф тән «Хәтерлимсең, иптәш...» һәм «Һади Такташ* әсәрләре лиризмга искиткеч бай _ булуы, образларның эмоциональ сәигатьчәипеге белән җәлеп итә. Скульпторның таш- ; иы пластин эшкәртүдә югары культурага ия булуы күренеп тора. Нәуфәл Адылов 5 математик Якушев портретын караңгы тондагы агачтай кисеп эшләгән. Бу әсәрнең ~ монументальлеге, формасының җыйнаклыгы кеше фикеренең киеренкелеген күрсәтүдә зур уңыш булып тора. Скульптор Рада Нигъмәтуллина агач белән әле беренче мер- 3 тәбә эш итә. Аның юмор белән бирелгән шаан малае — «Уеннан уймак* һәм ана- ? ларча иркәлек, ягымлылык салынган «Бишек җыры*. Һичшиксез, уңышлы әсәрләр. £ Татарстанның хәзерге графикасы да күргәзмәдә бик яхшы бәя алды. Бигрәк тә < Ситдыйков. Язынин, Хаҗиәхметоа, Карамышеаларның хезмәтләре отышлы иде. — Эмиль Ситдыйков, үзенең «Кызыл Байрак кешеләре* дигән линогравюралары ф сериясен дәвам итеп, замандашларыбыэның яңа образларын тудыргаи. Аның герой- — лары үз кечләренә ышанучы, күңелләре белән матур кешеләр. Бу сериядән иң уңыш- < лы эшләрнең берсе — «Бабай* нсемлесе. Художник татар крестьянының милли хараи- = терын әйбәт тотып алган. Совет кешесенең горурлыгын, картларга хас акыл һәм тәҗрибәне оста гәүдәләндергән ул. Стильләштерүдә һәм гротескта зур осталык, җанлы з юмор, фольклор деньясына тел керә белүе белән Тааил Хәҗиәхметов татар халык - әкиятләрен бик матур иллюстрацияләгән. Тукайның үлемсез шигърияте, аерым алганда «Су анасы* әкияте, Валентин Кара- < мышевны матур акварель рәсемнәр иҗат итәргә илһамландыргаи. Әле моңа кадәр бу s шигъри әкият графикада болай тулы итеп чагылдырылмый иде. Карамышеемың су анасы ниндидер кешеләргә ят сагышлы, күңелне кузгатырлык кайгылы, аның чал «Халык «Hico —хак әйтер* дигән шаян мәзәкләргә эшләнгән гравюралар сериясенең бор бите. чәчләре, үпкәләгән кыяфәттәге йәзе тамашачыга кәчле тәэсир итә. Авторның пейзаж мотивлары — бер якка серлеккән урманы, әйтерсең, алтын таракны урлаган малайны су анасы белән бергә куа бара, басмада чәчен тарап утыручы су анасының аяк очында җиңел зур чәчәкләр янып ята, су анасы тәрәзә янына килгәч, тәрәзәдән айлы салкын зәңгәр тон дә шомлы күренә — болар бары да әкияттәге образларны сәнгатьчә сурәтләүдә актив катнашучы элементлар. Иван Язынин С. Злобинның «Степан Разин» романына иллюстрацияләр ясаган. Китап өчен генә дип эшләнгән бу рәсемнәр «Өч гасыр аша» исемле местәкыйль серия булып җитлеккәннәр. Язынин моннан еч гасыр элек Степан Разин җитәкчелегендә азатлык ечен көрәшкә күтәрелгән Идел буе халыкларының идеаллары бүгенге татар совет халкына да рухи якын икәнлекне үзенчә ачып бирә алган. Әлеге сериядән бигрәк тә «Идел остендә» һәм «Тәре һәм зынҗырлар белән» дигән рәсемнәр кәчле тәэсир калдыра. Аларның беренчесендә атаман Разин биек кыяга басып, бетен Идел естен баһадирларча сызгырып яңгырата. Йокыга талган иске деньяны сискәндереп, халыкны хак эш ечен керәшкә чакырып сызгыра ул. Икенче рәсемдә зур агач тәрегә чылбырлар белән боггулап куелган атаманны җәза мәйданына илтәләр. Разин арбада ачык ак күлмәктән басып тора, әйтерсең, ул аксыл томанда беленер-беленмәс күренгән чиркәүләр, храмнар естеннән, Мәскәү естеннән йезеп бара. Разин һаман да беек, һаман да кечле рухлы, богауланган булса да, башы күкрәгенә салынып тешсә дә, ул һаман да буйсынмаган, ул һаман да Идел естен яңгыратып аваз салырдай мәгърур атаман булып кала. Татарстан рәссамнары «Зур Идел» күргәзмәсенә, байка елкә һәм республикалардан аермалы буларак, театр декорациясе (Әнәс Тумашевның Сәхиб Җамал пьесасы «Фатыйма Сабри» спектакленә эскизлары), монументаль-декоратив сәнгать |Е. Б. Киселеваның витраж эскизы), плакат (Рестәм Килдибеков, Илдар Әхмәдиев һәм башкаларның эшләре) һәм «Чаянпның сатирик графикасы кебек жанрлар белән дә катнаштылар. «Чаян» рәссамнарының хезмәтләре күптән түгел Мәскәудө үткәрелгән «Сатира тынычлык өчен керәштә» исемле халыкара күргәзмәдә дә уңыш казанган иде инде. Биредә дә алар югары бәя алдылар. Бигрәк тә Л. Ельковичның «Беренче мәртәбә Куклукс — класста», И. Әхмәдкевның «Күрәсең, син яхшы гаиләдән» әсәрләре һәм күртәзмәнең иң яшь авторы Ю. Денисовның «Самогоныңны яхшыртмасаң, аппаратыңны конфисковать итәм» исемле рәсеме яратып кабул ителделәр. Совет Татарстаны рәссамнарына В. И. Ленинның тууына 100 ел тулуга багышланган күргәзмәгә катнашу хокукы республика исеменнән, татар халкы исеменнән бирелгән иде. Аларның хезмәте үз халкына лаеклы булып чыкты, күңелләрне шатландырды. «Зур Идел» күргәзмәсендә татар рәсем сәнгате Совет Татарстанының бүгенге елы мәдәниятендәге, бай тормышындагы куанычлы күренеш булып гәүдәләнде.