Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИЛЬИЧ ҮРНӘГЕНДӘ

В И Ленин-Ульянов исемендәге Казан дәүләт университеты — Владимир Ильич укыган бердәнбер югары уку йорты. Әйдә, хөрмәтле укучы, карашыбызны шул университетның теп бинасына юнәлтик. Әнә алдынгы карашлы студентларның революцион чыгышларына шаһит булган ап-ак колонналар. Алар яныннан үтеп, киң ишекне ачып эчкә кергәч, уң як коридорга борыласың һәм икенче катка күтәреләсең. Анда — Актлар залы. Узып баручылар монда адымнарын акрынайталар. Кен саен, сәгать саен бирегә берөзлексез килеп торучылар зур мемориаль тактага алтын хәрефләр белән язылган түбәндәге сүзләрне укыйлар. — Монда 1887 елның 4(16) декабренда Владимир Ильич Ульянов-Ленин студентларның революцион чыгышында актив катнашты... Яшь Ульянов университетның ишеген соңгы тапкыр ачып кергән көннән безне сиксән ике елдан артык вакыт аерып тора. Ләкин Владимир Ильичның тере образы, аның эшләре, уйлары һәм хыяллары университет укытучылары һәм студентлары коллективының тормышында, эшчәнлегендә һаман да аерылгысыз юлдаш булып кала. Кайсы гына аудиториягә яки лабораториягә кермә, син анда һәркемнең үз эшендә Ильичка охшарга тырышканлыгын тоясың. Күптән түгел миңа университетның фәнни эшләр буенча проректоры профессор Шәүкәт Хәбибуллин белән очрашырга туры килде. Әңгәмә вакытында сүз уңаенда мин аңа «Университетта яшьләрне Ленин традицияләрендә тәрбияләү эше ничек куелган!»,— дигән сорау белән мөрәҗәгать иттем. Аның фикерләрен мин журнал укучылар белән дә уртаклашмакчы булам. — Ленин традицияләрендә тәрбияләү системасы,— дип башлады профессор үзенең сүзен,— Владимир Ильичның үлемсез образы белән бәйләнешле күп кенә чаралар комплексын тәшкил итә. Менә конкрет фактлар. Университетның беренче курсына ел саен йөзәрләгән кызлар һәм егетләр укырга килә. Бу яшьләрнең биредәге тормышы аларны студент булулары белән тәбрикләүдән башлана. Ә ул церемония яшь Ульяновның университет бинасы каршындагы һәйкәле янында уздырыла. Бу көнне алар Владимир Ильич васыять иткәнчә яшәргә, укырга һәм көрәшергә ант итәләр, һәм бу ант соңыннан университетны тәмамлап чыгучыларның тормыш девизы булып әверелә. Университетка яңа кабул ителгән студентларның беренче дәресләре дә үзенчәлекле уза. Ул дәресләр кайчандыр Ильич, аның үз сүзләре белән әйткәндә, «Россия хокуксызлыгы» тарихы курсларын тыңлаган бүлмәдә — В. И. Ленинның музей-бүлмә- сендә уздырыла. Университетның КПСС тарихы кафедрасы укытучылары студентларны Владимир Ильичның Казандагы тормышы һәм эшчәнлеге, узган гасырның 80 нче елларында яшьләрнең революцион хәрәкәте белән якыннан таныштыралар. Шул ук көнне юридик факультетның беренче курс студентлары В. И. Ленинның беренче серген урыны булган Кокушкинога баралар. Анда аларның һәркайсы юристлар аллеясына яшь агач утырта, ә безнең биологлар шул паркка шефлык итәләр. Шулай итеп, һәр студент беренче көннән үк үзен бөек юлбашчыбыз исемен йөртүче университет коллективы члены һәм Ильич токымының бер вәкиле итеп тоя. Без һәр елның 4 декабренда В. И. Ленинның беренче революцион чыгышын билгеләп үтүне традициягә керттек. Студентларның революцион сходкасы уздырылган Актлар залында 1967 елны без, мәсәлән, яшьләрнең республика митингысын үткәрдек. Анда завод һәм фабрикалардан, колхоз һәм совхозлардан килгән вәкилләр, шулай ук Совет Армиясе сафларында хезмәт итүчеләр, студентлар һәм укучылар катнашты. Алар Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу кеиен лаеклы каршыларга чакырып, республикабызның барлык яшьләренә мөрәҗәгать кабул иттеләр. О — Шәүкәт Таипович, ул мөрәҗәгать Татарстанның ерактагы районнарына ничек җиткерелде! — Володя Ульянов һәйкәле янында уздырылган митингтан соң, чаңгычылар эстафетасына старт бирелде. Эстафетада катнашкан безләрчә кызлар һәм егетләр үзләре кабул иткән әлеге мөрәҗәгатьне районнардагы башлангыч комсомол оешмаларына көие-сәгате белән илтеп тапшырдылар. — Университетта Ленин мирасын өйрәнүнең ничегрәк алып барылуы турында берике сүз әйтә алмассызмы! — Башта миңа Сормово эшчесе П. А. Золомовның 1924 елның январенда Надеж да Константиновна Крупскаяга язган хатын искә төшереп үтәргә рөхсәт итегез. Анда ♦ менә мондый юллар бар: «Ильич идеяләре эшчеләр һәм хезмәтчел крестьяннарның а киң массалары аңына күбрәк кергән саен, Ленин шәхесенә карата булган ихтирам да ° артканнан-арта барыр һәм безнең көчебез тагын да ныгыр.. Иптәш Ленин ул безнең _ үзебезнең бер өлешебез, ул безнең белен органик рәвештә бәйләнгән, аның хезмәт- “ ләре һәм шәхесе белән никадәр күбрәк танышсак, бу бәйләнеш тә шулкадәр ныгыр*. “ Сормово эшчесенең сүзләрен куәтләп, шуны әйтәсе килә: юлбашчының иҗат мирасын, 5 иҗат лабораториясен өйрәнү, җәмгыять тормышындагы һәм политик агымдагы вакыйгаларга, күренешләргә дөрес бәя бирә белү — зур әһәмияткә ия булган бурычлар- с. ның берсе. Бу юнәлештә эшләүнең төрле формалары, төрле ысуллары бәр. Ләкин аларның л теп асылы бернәрсәгә — һәрбер студентны Ленин идеяләренә, революцион традиция- лөргә тугрылыклы булырга тәрбияләүгә кайтып кала. Менә шуңа күрә дә безнең ' университетта Ленин зачетлары тапшыру кебек яңа форманың тууы һич тә очраклы хел түгел. Икенче сүзләр белән әйткәндә, безде һәр студент үзенең укуы һәм эше турында коллектив алдында отчет бирә. Аның эшченлеге В. И. Ленин тарафыннан яшьләр алдына куелган таләпләргә җавап бирерлекме-юкмы — коллектив уз нәүбәтендә әнә шуны бәяли. Бу чараны уздырганда студентның профессия сайлавына, Ленин идеяләре өчен көрәш фронтының ышанычлы солдаты булу юлында нәрсәләр эшләвенә аеруча зур игътибар бирелә. Студентның иҗтимагый фәннәрне өйрәнүгә карата булган мөнәсәбәте Ленин зачетларының үзәгендә тора. Университетта иҗтимагый дисциплиналар буенча семинарлар уздыруга зур әһәмият бирелә. Үтелә торган материал, кагыйдә буларак, университет традицияләре һәм аның партия, комсомол оешмалары тарихы белән бәйләп алып барыла Механика- математика факультетының беренче курсында, мәсәлән, «Милли мәсьәлә буенча Ленин программасы һәм аның тарихи әһәмияте», «Ленин революцион ситуация турында», •Октябрь революциясенең халыкара әһәмияте» һ. б. темаларга барлыгы 25 доклад- реферат тыңланды. Владимир Ильич Ленин хезмәтләрен тирәнтен өйрәнүдә философия, политэкономия, тарих һәм фәнни коммунизм проблемалары буенча комсомол комитеты һем иҗтимагый фәннәр кафедрасы тарафыннан уздырыла торган конкурслар зур роль уйный. Шунсы характерлы, студентларның фәнни хезмәтләрендә Ленин тематикасы өстенлек ите. 1968 елда уздырылган шундый конкурсларда 1800 кеше катнашты. Йомгаклау конференцияләрендә 900 дан артык доклад тыңланды. Студентларның 15 хезмәте Мәскәүде үткәрелгән икенче турда лауреат исемене лаек булды, а университетның соңгы курсында укучы студентлардан Г Смирнова һәм В. Скворцов Бөтенсоюз конкурсының өченче турында беренче урынны яулап алдылар. Бу чараларның бөтенесе де иҗтимагый фәннәр буенча өлгерешне «үтерүгә һем студентларда Ленин тарафыннан эшленгөн революцион теорияне иҗади үзләштерүгә, аларда марксистик-ленинчыл аңлылык тәрбияләүгә ярдәм итә. — Шеүкәт Таипоенч, бүгенге көндә университет студентларының фәнни җәмгыятьләр Советы нинди эшләр белән шегыльяәне1 Шу* тукталып үтсәгез иде. — Студентларның фенни җемгыятълөр Советы соңгы вакытта үзенең бөтен кечен ИЛЬИЧ ҮРНӘГЕНДӘ В И. Ленинның тууына 100 ел тулу ценен каршылауга әзерлеккә юнәлдерде. Шушы елның апрель аенда без, Ленинград университеты белән берлектә, студентларның һәм аспирантларның иҗтимагый фәннәр буенча фәнни конференцияләрен үткәрдек. Юридик факультет, мәсәлән. нВ. И. Ленин һәм Совет дәүләте һәм хокукы» дигән темага юбилей конференциясе әзерләде. Анда Ленинград, Вильнюс, Томск, Рига һәм Ташкент университетларының студентлар фәнни җәмгыятьләр советлары членнары катнашты. Әмма студентлар фәнни җәмгыятьләренең эшчөнлеге юбилей конференцияләренә әзерлек эше белән генә чикләнми. Алар республикабыз мәктәпләренә шефлык итүгә дә зур игътибар бирәләр. Фәнни җәмгыятьләр Советы членнары олимпиадалар үткәрү буенча тезелгән жюрилар составына кертелделәр, алар мәктәпләрдә терле түгәрәкләр белән җитәкчелек итәләр, читтән торып укучы яшь математикларга даими ярдәм күрсәтәләр, авыл районнарындагы мәктәп балалары өчен әзерлек курслары оештыралар. — Университетта Ленин хезмәтләрен пропагандалау ничегрәк куелган! — Безнең университет каршында иҗтимагый профессияләр факультеты эшли. Анда халыкара хәлләр буенча лекторлар, атеистлар, техник белемнәр тарату буенча пропагандистлар һәм әдәбият белгечләре хәзерләнә. Биредә «Ленин мирасын өйрәнүчеләр» мәктәбе аерым урын алып тора. Анда укуларны, өлкән укытучы Йолдыз Бурнашева җитәкчелегендә, КПСС тарихы кафедрасы оештыра. Ленин мирасын өйрәнүчеләр хәзерге көндә «В. И. Ленин тормышында һәм эшчәнлегендә Идел чоры» дигән комплекслы проблема өстендә эшлиләр. Укулар ике еллык программа нигезендә алып барыла. Лекцияләрне тарих фәннәре докторлары Рәфикъ Нәфмков, Аркадий Шофман һ. б лар укый. . Өйрәнелгән материаллар нигезендә студентлар В. И. Ленин эшчәнлегенең Казан һәм бүтән чорлары буенча үзлекләреннән лекцияләр әзерлиләр. «Владимир Ильич турында үзең нәрсә беләсең, аны син башкаларга да җиткер!» — юлбашчының бай мирасын өйрәнүчеләрнең төп девизы әнә шул. Ленин тематикасы буенча эшләүче студент-лекторлар тарафыннан узган елда колхозларда, совхозларда, предприятиеләрдә һәм мәктәпләрдә 800 дән артык лекция укылды, В. И. Ленинның музембүлмәсендә эшчеләр, колхозчылар, укучылар, Совет Армиясендә хезмәт итүчеләр һәм студентлар белән 2600 әңгәмә уздырылды. Университет еш кына теге яки бу урында лекторлар группаларының коллектив чыгышларын оештыра. Ленин мирасын өйрәнүче студентлардан Николай Степанов, Любовь Фиш, Евгения Дороицева, Зоя Алексеева һәм башка бик күпләрнең исемнәре Казаннан читтә яшәүчеләргә дә якыннан таныш. Университет комсомол комитетының шефлык секторы һәм Ленин бүлмәсе Советының эше дә игътибарга лаеклы. Алар илебезнең терле почмаклары белен элемтәдә торалар, иң-иң ерак урыннарда Ленин бүлмәләре һәм музейлар оештыру, лекцияләр һәм докладлар әзерләү, әңгәмәләр уздыру буенча анда яшәүчеләргә практик ярдәм күрсәтәләр. Соңгы вакытта университетның Владимир Ильич исемен йертуче яки Ленин ордены белән бүләкләнгән предприятиеләр һәм колхозлар белән элемтәсе тагын да ныгый төште. Студентлар заводларның, колхозларның һәм алардагы комсомол оешмаларының тарихын язуда, хезмәт даны бүлмәләрен бизәүдә якыннан торып катнашалар. — Идея-тәрбия эшләрен алып баруда университет коллективы төп нигез итеп нәрсәне күздә тота! — Безнең совет җәмгыятенең табигатендә яшьләрнең идея-политик аңын гарипләндерү өчен бернинди объектив җирлек юк. Яшьләр арасында идея-политик эш алып баруның тагын да камилләшкән ысулларын эзләп табу юлында бездә күп кенә чара* лар үткәрелде һәм үткәрелә. Тәрбия эшен тиешле югарылыкка күтәрү өчен кирәкле ул чараларның төп звеносын эзләп таптык шикелле. Университетта Ленин традицияләрен торган саен тирәнрәк үзләштерү һәм ныгыту — минемчә, теп звено әнә шул. Яшьләрне Владимир Ильич Ленин образы үрнәгендә, совет патриотизмы принципларында һәм буржуаз идеология белән килешмәүчәнлек рухында тәрбияләү безгә аңлы һәм киң колачлы белгечләр әзерләү эшен тиешле югарылыкка күтәрүдә тел корал булып хезмәт итә.