ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
ЮБИЛЕЙГА БАГЫШЛАП Г Камал исемендә!е татар дәүләт ака демия театры. В И. Ленинның 100 еллык юбилеена багышлап. Николай Погодинның дигән исем белин татар тамашачыларына күрсәтә башлады Русчадан язучы Гариф Ахунов тәржем> иткән ул әсәрне безнен татар сәхнәсенә Мәскэүдәгс Кече академия театры режиссе ры. РСФСРның атказанган артисты Михаил Новохнжин куйды Художнигы — ТАССРнын атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай премиясе лауреаты Әнәс Тумашев. К ГМПОЭИТОрЫ Владимир Березин. В И. Ленин ролен ТАССРнын халык ар тисты. Тукай премиясе лауреаты Шәүкәт Биктимиров, Мария Ильинична Ульянова еолсн ТАССРнын халык артисткалары ера Мвнкина һәм Асия Галиевалар баш кара. Рәсемдә Шәүкәт Биктимиров Н И Ленин ролендә ИНТЕРНАЦИОНАЛЬ КОНФЕРЕНЦИЯ Шушы елныц февраль аенда республикабызның башкаласы Казан шәһәрендә. Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулуга багышлап, студентларның Бөтенсоюз интернациональ фәнни конференциясе үткәрелде «В 11 Ленин — батендон .я хезмәт ияләренең юлбашчысы һәм остазы* дигән тема буенча Казан дәүләт уннверснтстынын актлар залында үткәрелгән ул конфе- Сеншгягә. Европа. Азия. Латин Америкасы әм Африка илләреннән (барлыгы кырык илдән) килеп. Советлар Союзының ундүрт шәһәрендәге уку йортларында белем алучы аспирантлар һәм студентлар катнашты Өч көн дәвам иткән шул интернациональ конференциянең пленар һәм секция утырышларында йөзгә якын доклад тыңланды. Докладларның күбесе төрле илләрнең иж- гимагый үсешендә В. II. Ленин идеяләренең йогынтысын күрсәтүгә багышланган нде. Конференциядә тыңланган докладларда фәнни коммунизм мәсьәләләренә дә шактый зур уры г бирелде Бу аңлашыла да. чөнки конференциядә катнашучыларның күбесе — соңгы елларда гына мөстәкыйльлеккә ирешеп үсә башлаган дәүләтләрнең вәкилләре. Ә аларга уз илләренең киләчәктә нинди юл белән үсүе турында уйлану — бик табигый хәл. Конференция дәвамында Ленин икялә- ренең көннән көн күбрәк тарала баруы тагын бер тапкыр ышандыргыч дәлилләр белән расланды «Чад республикасында В И. Ленин турында нәрсә беләләр?» дигән докладта, мәсәлән. «Илебезнең ерак джунглиларында урнашкан поселокларда да В И Ленин хезмәтләре язылган китап һәм брошюраларны таба алуыгызга мнн ышанам.— диелде Конференция! л килгән чит ил студентлары В II. Ульянов Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты аспиранты М. Хәй- руллннанын социологик эзләнүләргә нигезләнеп язылган «В II Ленин хагын кызларның тигез хокукдылыгы һәм коммунизм төзү чорында аларнын социаль активлыгының үсүе турында» дигән докладын да зур кызыксыну белән тыңладылар. Конференция көннәреңдә кунаклар Казанның В И. Ленни исеме белән бәйле урыннарында булдылар, компрессорлар заводы. С М Киров Исемендәге синтетик каучук Һәм В В Куйбышев Исгнендәге химия заводлары эшчеләре белән очраштылар Конференциядә чит илдән кнлгәя укучылар эшләре буенча Бөтенсоюз советы председателе урынбасары II Софнөсхнй. КПСС Үзәк Комитеты каршындагы марксизм ленинизм институты директоры урынбасары Д. Кукин иптәшләр дә катнашты. Казан Һәм Ленинград университетларының юридик факультетлары В И Ленин исеме белән бик тыгыз бәйләнгән. Зама- йында В И Ленин шул университетларның юридик факультетларында укыган Менә шуны истә тотып һәм КПСС Үзәк Комитетының «Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулуга хәзерлек турында»гы карарын тормышка ашыру йөзеннән. әлеге ике факультет галимнәре бергәләп фәнни конференция үткәрделәр. В. И. Ульянов- Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында үткәрелгән ул конференция ленинизмның иң әһәмиятле тармакларыннан берсе— социалистик дәүләт һәм хокук турын да Ленин теориясе һәм социализм төзү практикасында аның гәүдәләнеше дигән темага багышланган иде Казан һәм Ленинград университетлары галимнәреннән тыш. конференциядә Мәскәү, Харьков һәм Советлар Союзының башка күп кенә шәһәрләреннән килгән юрнст-галимнәрнең кырыктан артык доклады һәм информациясе тыңланды, В. И. Ленинның дәүләт һәм хокук турындагы теоретик мирасының актуаль проблемалары каралды. Конференциядә Казан галимнәреннән университет профессоры Р. И. Нәфиков- ның «В. И. Ленин Казан дәүләт университетында» дигән чыгышы. ТАССР Верховный Советы Президиумы председателе, доцент С. Г Батыевиың «В. И. Ленин һәм Татарстан Совет Автономиясе» дигән һәм башка чыгышлар тыңлады Шушы елның 16—17 январенда Казандагы А. М. Горький музеенда В. И. Ленинның тууына 100 ел тулуга багышланган фәнни конференция үткәрелде Анда филология фәннәре докторы Б. А. Бялик- ның «Ленин һәм Горький», филология фәннәре кандидаты С. С. Зиминның «Ленин һәм Горький» исемле җыентыкның өченче басмасындагы яңа материаллар», филология фәннәре докторы М. X. Гайнуллинның «Татар әдәбиятында В. И. Ленин образы». Казандагы Горький музееның фәнни хезмәткәре В. 3. Дәүләтшинанын «Сибгат Хәким поэзиясендә В II. Ленин образы», композитор Җәүдәт Фәйзинең «Тагар музыкасында Ленин» дигән темага доклад лары һәм Мәскәүдәге А. М. Горький музее директоры М. Б Козьминның В И. Ленинның 100 еллыгына әзерлек буенча музейда алып барыла торган эшләр турындагы чы гышы тыңланды. КИНОЛЕНИНИАНА СССР Министрлар Советы каршындагы кинематография комитеты карары буенча. «Ленин идеяләре яши һәм җиңә» дигән девиз белән. В И. Ленинның 100 еллыгына багышлап. 1970 елның январеннан апрель аена кадәр республикабызда тематик кинолар күрсәтү үткәрелде. Татарстан кинопрокат коллективы бу зур кино бәйрәменә нәфис, документаль һәм фәнни-популяр фильмнардан торган бай һәм күп төрле репертуар әзерләгән иде. Соңгы вакытта совет кинематографистлары В II. Ленинның тормышын һәм революцион эшчәнлеген чагылдыруга багышланган «Дөнья өстендә байрак», «Без Ильич белән бардык». «Аның исеме үлемсез», «Ленин белән бер минут» исемле яңа ленталар әзерләгәннәр һәм ул фильмнар экраннарда зур уңыш белән барды. 1969 елда Казан кинохроника студиясе дә киноленинианага үзеннән өлеш кертте: «Ленин Казанда» исемле документаль фильм эшләде һәм республикабыз авылларында әле дә яратып карала торган «Алтынчы июль» исемле нәфис фильмны татарчага тәрҗемә итте. МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ПРЕМИЯЛӘР ТУРЫНДА ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты бюросы Татарстан комсомолының Муса Җәлил исемендәге премияләрен бирү ва кытларын үзгәртү һәм премияләр комитетының составын раслау мәсьәләсен карады. В И. Ленинның тууына 100 ел тулуны һәм ТАССРныц 50 еллыгын бәйрәм игү уңае белән. 1969—1970 еллар өчен Татарстан комсомолының Муса Җәлил исемендәге премияләрен бирү 1970 елның июненә күчерелде Премияләр комитетына хезмәтләрне тәкъдим итү срогы 1970 елның 1 маена кадәр билгеләнде. Бюрода Муса Җәлил исемендәге премияләр комитеты да расланды. Аның составына түбәндәге иптәшләр кергелде: И. К Хәйруллин — ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты секретаре (комитет председателе) . Ю 3. Әмннов — ТАССР Кулы ура министры урынбасары (комитет председателе урынбасары). Л. С. Салахетдинова — ВЛКСМ өлкә комитетының культура масса эшләре секторы мөдире (комитет секретаре) һәм башкалар. БЕЗНЕҢ ЮБИЛЯРЛАР Язучы һәм РСФСРның һәм Татарстанның халык. Башкортстанның атказанган артисты Габдулла Шамуковка 60 яшь тулу уңае белән шушы елның 2 февралендә Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында юбилей кичәсе үткәрелде. Г. Ша- муковның тормышы һәм иҗат юлы турындагы докладтан соң (докладны Г. Ибраһи- мов исемендәге тел. әдәбият һәм тарих институты фәнни хезмәткәре Дания Гыйм- района ясады) юбиляр адресына килгән котлау сүзләре укылды, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды Татарстан язучылар союзы һәм «Казан утлары» журналы редакциясе Г Шамуковка менә шушындый котлау сүзләре язылган адрес тапшырдылар: «Язучы, тәрҗемәче, күренекле артист дустыбыз, каләмдәшебез. Габдулла Ша- муков! Сәхнәдә Сез иҗат иткән берсеннән дер- се кызыклы, чын тормыштагы кебек җанлы образларга караганда. Сез язган үткен фикерле тапкыр мәсәлләрне укып, күңелле елмайганда, әллә ничек. 60 яшькә җиткәнсездер дип уйлаган да юк иде Гаҗәп, 60 яшь дигәнең кайберәүләргэ шулай сиздермичә генә килә бит ул. Әдәбият, сәнгать, театр өлкәсендә тынгысыз, иҗат эшчәнле- гегезгә дә 40 ел тулган. Халкыбыз өчен 1шЛ9еан зшлэрёгез шулкадәр күп. сэнгатё- без, культурабыз үсешенә керткән өлешегез шулкадәр зур. Сез безгә күп кенә үткен, тирән фикерле мәсәлләр, драма әсәрләре, балалар өнен пьесалар Шекспир. Шиллер. Пушкин. Грибоедов. Эсхил әсәрләрен тәрҗемә иткән тәҗрибәле тәрҗемәче, әдәбият һәм тарихка кагылышлы кызыклы мәкаләләр язучы әдип буларак та, *Хуҗа Насретдин». гМулланур Вахитов*. еТукай» еҖил- кәнсезләр», еЗифа», * Ревизор», вИкв хуҗаның хезмәтчесе* һ б бик күп спектакльләрдә онтылмас образлар иҗат иткән талантлы артистыбыз булирак та якын һәм кидерде Ә инде татир театры сәхнәсендә беренче булып Влаиимир Ильич Ленин образын тудыручы артист буларак, без Сезнең сәхнә осталыгыгызга чын күңелдән сокланабыз, Сезнең белән горурланабыз Шулай ук сәхнәдә Сез иҗат иткән беек шагыйребез Габдулла Тукай, халкыбызның мәңее үлмәс Хуҗи Насретдин образлары Сезнең талантыгызның күп кырлы булуын раслап, безнең күңелләрдә саклана Сезнең әле иҗатыгызның гөрләп торган чагы. Сез әле театр сиюче тамишачыларыбызны үзегез иҗат иткән заминдашларыбызның ми тур образларын гәүдәләндереп куандырырсыз. әдәбият евючеләребёзгә яңадан яңа әсәрләр бүләк итәрсез. Каләмегезнең карасы кипмәсен, йөрәгегезнең ялкыны сүрелмәсен. сәхнәдә канатланып очып йөргәндәй җиңел хәрәкәтләрегез бер кайчан да сүлпәнәймәсен/ Олы юбилеегыз белән чың күңелдән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, шатлык, иҗат уңышлары телибез* Котлаулардан сон юбиляр теп рольләрне башкар) ан спекг акльләрдән өзекләр күрсәтелде Габдулла Шәмуков 11 Погодинның «Мылтыклы кешс»сеидәге Ленин образын һәм II. Исәнбәтнең «Зифасындагы Илдерхан рольләрен уйнап күрсәтте. Совет театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре очен һәм 60 яшь тулу уңае белән Габдулла Рухулла улы Шамуков Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының Почет грамотасы белән бүләкләнде. Күренекле композиторыбыз Жәүдәт Фәйзши шушы елның январь аенда (Ю яшь тулды. Шул унай белән Муса Жәлнл исе- мендсп е Татар дәүләт онера Һәм балет театрында компотнтарның юбилей кичәсе үткәрелде Лидә республик абызның партия, совет, профсоюз, комсомол һәм ижат оеш малары вәкилләре, тугандаш республикалардан һәм влкәл.трд.ш килгән кунаклар, вшчеләр һам студентлар катнашты КПСС илк.т комитеты, ТАССР Верховный Сонеты Президиумы һәм ТАССР Министрлар Сонеты исеменнән юбилярны КПСС «лкә комитеты секретаре М Ф Вәлиен котлады Аннары Жәүдәт Фәйзигә Хезмәт Кызыл Байрагы ордены тапшырылды Юбилярны республикабыздагы ижат оешмалары вәкилләре, тугандаш республикалардан һәм влкәләрдән килгән кунак лар да каннар котладылар Соңыннан республикабыз сәнгать осталары Жәүдәт Фәйзи әсәрләрен башкардылар һәм «Башмагым» музыкаль комедиясеннән өзекләр уйнап күрсәттеләр. Театр фойесында юбилярның музыка сәнгатендәге эшчәнлегеп гәүдәләндергән күргәзмә дә оештырылган иде. Февраль аенда күренекле әдәбиятчы, филология фәннәре кандидаты Хәсән Хәйригә 60 яшь тулды Шул у най белән СССР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел. әдәбият һәм тарих институтында 6 февральдә тантаналы утырыш үткәрелде Утырышта филология фәннәре кандидаты Аза*. Әхмәдуллнн юбилярның тормышы һәм ижаты турында доклад ясады, юбиляр адресына килгән котлаулар укылды. ТАССР Верховный Советы Президиумының 4 февральдә игълан ителгән Указы нигезендә. татар совет филологиясен үстерүдәге хезмәтл >ре өчен СССР фәннәр академиясенең I Ибраһимов исемендәге тел. әдәбият һәм тарих ннегитуты әдәбият секторы мөдире Хәсән Фәхретдин улы Хәйруллингә Татарстан АССРнын атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде. • ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕ»НӘ 50 ЕЛ Республикабыз яшьләренең якын дусты, киңәшчесе булган * Татарстан яшьләре» газетасы чыга башлауга шушы елның январенда 50 ел тулды Шул уңай белән 23 январьда Актерлар йортында' газетаның юбилей кичәсе үткәрелде. «Татарстан яшь- ләре»нең 50 еллык тарихы турында гаасганың жэваплы редакторы Салих Гарипов доклад ясады. Аннары газета адресына килгән күп санлы котлау адреслары укылды. бүләкләр тапшырылды. Соңыннан Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе артистлары кече белән газетаның 50 еллыгына багышланган бик әйбәт концерт бирелде. Яшьләрне коммунистик тәрбияләүдә актив катнашуы ечеи һәм чыга башлавына ә0 ел тулу уиас белән. «Татарстан яшьл>ре» газетасы Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының. ВЛКСМ Үзәк Комитетының һәм Татарстан мәгариф министрлыгының Почет грамоталары белән бүләкләнде. Газетага илле яшь тулу умас белән һәм яшьләрне коммуннстик тәрбияләүдә мәге- җ.зле эш башкар!аннары өчен «Татарстан яшьләремнең жаоәплы редакторы Салих Гарипов, хатлар бүлеге мөдире Суфия Әх- метов.т һәм редакция машинисткасы Вәсн- мә Ишалина Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының Почет грамотасы белән, художник Әнәс Әмнрханов. корректоры Мәүлүдә Гыйззәтуллнна, пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире Жәүдәт Кә- лнмуллнн. әдәби хезмәткәр Шамил Маннанов һәм жаваплы секретарь Әмин Раков КПСС өлкә комитетының һәм Татарстан АССР Министрлар Советының Почет грамотасы белән бүләкләнделәр. Үзләренең әсәрләре, мәкаләләре белән «Татарстан яшьләре»ндә озак еллар буена кашашып килгән язучыларыбыздан Мирсәй Әмир. Афзал Шамов. Зәки Нури. Ләбибә Ихсанова, Габдрахман Минский. Нәби Дәу- ли һәм Самат Шакирны газета редакциясе үзенең Почет грамотасы белән бүләкләде. БАШКОРТ ТЕАТРЫ ЮБИЛЕЕ Быел Уфадагы башкорт театрының эшли башлавына 50 ел тулды. Шул уңай белән 6 февральдә театр (Зинасында тантаналы юбилей кичәсе үткәрелде Ул кичәдә Татарстаннан Г Камал исемендәге татар академия театры директоры. Татарстанның халык артисткасы Рәшидә Жиһаншина. драматург Хәй Вахит, сәнгать белгечләре Хәсән Гобәйдуллин һәм Роза Усманова иптәшләр катнашты Р. Җиһаншина татар артистлары исеменнән дуслар театрына котлау адресы һәм истәлекле бүләк тапшырды КҮРГӘЗМӘ УҢЫШЛЫ ҮТТЕ В И. Ленинның 100 еллыгына багышлап. Татарстанның сынлы сәнгать музеенда художество һәм сәнгать училищелары уку чылары иҗат иткән кәрләрнен Бөтенроссия күргәзмәсе үткәрелде Ул күргәзмәгә Россия федерациясе өлкәләреннән һәм автономия ле республикаларыннан 22 училище үзләренең ип яхшы рәссамнарының әсәрләрен алып килгәннәр иде. Илебезнең иң өлкән художество училищеларының берсе булган Казан художество училищесы (ул Россиядә Ленинградтан кала икенче булып ачылган) укучыларының күргәзмәгә 32 хезмәте куелды. Казан тамашачылары яшь рәссамнарның 500 хезмәтен чагылдырган ул күргәзмәне яратып карадылар ТАБЫШМАКЛАР КИЧӘСЕ G февральдә язучыларның Г. Тукай исемендәге клубында табышмаклар кичәсе булды Филология фәннәре кандидаты Хужи Мәхмүтов башта кичәгә жыелган халыкка табышмакларның тарихы турында кыска, әмма тирән эчтәлекле лекция укыды Аннары «Яшь ленинчы». «Азат хатын». «Татарстан яшьләре» һәм «Казан утлары* редакцияләре хезмәткәрләре Р Мингали- мов. Т. Камалиев. М. Маликова. Ш. Ман- напов һәм В. Нуруллин иптәшләр составында жюри сайланып, табышмакларга жавап табу конкурсы башланды. Конкурс нәтиҗәсендә С. Мөхаммәтшина (студентка). Р. Хэнафнева (конструктор). II Мортазнн (экономия фәннәре кандидаты). X. Гатина. Ф Зыятдннов (фәнни хезмәткәрләр). С. Ибраһимова (эшче). X. Монасыйлов (инженер) һәм Ф Багуллнн иптәшләр җн- нүче дип табылды һәм аларнын барысына да кыйммәтле бүләкләр бирелде. «Казан утлары» редакциясенең бүләкләре (татар түбәтәйләре) II Мортазнн һәм X. Монасый- пов иптәшләргә бирелде. ИҖАДИ ЯШЬЛӘР БЕРЛӘШМӘСЕ Узган елнын декабрь аенда ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты каршында «Иҗади яшьләр берләшмәсе» оештырылды. Берләшмә биш секциядән тора. Яшь язучылар - әдәбият секциясен (председателе Гәрәй Рәхим), яшь композиторлар, башкаручылар — музыкаль секцияне (председателе Рафаэль Билялов). яшь рәссамнар — художество секциясен (председателе Иллар Әхмәдиен). яшь актерлар һәм башкаручылар - театраль секцияне (председателе Юрий Федотов) тәшкил итәләр. ВЛКСМ- ныц Татарсган өлкә комитеты бюросы берләшмәнең председателе итеп язучы Роберт Батуллиниы раслады. Бу яна берләшмә сәнгатьнең төрле өлкәләрендә ижат игүче яшьләрнең яна әсәрләрен пропагандалау, республикабыз клубларында. культура сарайларында, предприятиеләрдә. завод фабрикаларда һәм колхоз- совхозларда хезмәт ияләре белән иҗади очрашулар, сәнгать кичәләре оештыру, комсомолның удар төзелешләрендә, шәһәрләрдә һәм районнарда булып, хезмәт кешеләре турында яна әсәрләр ижат итү, сәнгать конкурслары, күргәзмәләр уздыру, яшь иҗатчыларның ялын һәм хезмәтен тагын да унайлырак итеп оештыру максатыннан чыгып төзелде. Берләшмәнең узган елның декабрь аенда булып үткән оештыру кичәсе үк чын мәгънәсендә яшьләрнең сәнгать бәйрәменә әверелеп китте. Казанның Актерлар йортыңа яшь язучылар, композиторлар, рәссамнар; актерлар, башкаручылар, журналистлар. студентлар һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре жыелган иде. Январь аенда берләшмәнең икенче кичәсе үткәрелде. Татарстанның яшь әдипләре £ белән яшь актерлары оештырган ул кичәдә ; яшь әдипләрдән һәм актерлардан i өзелгән ‘ ике команда үзара тапкырлык ярышы үткәрделәр Бу кичәгә олы әдипләребез лә- I сән Туфан. Гомәр Бәширов. Шәйхи Ман- i нур, Әхмәт Исхак. Фатих Хөсни һәм шулай ук олы буын актерлар да килгән иде. 23 февральдә иҗади берләшмәнең әдәбият секциясе яшь шагыйрьләрнең ижат кичәсен үткәрде Актерлар йортында уздырылган ул кичәдә шагыйрьләрдән Р Гатауллин. Г. Рәхим Р Мингалимов Ленинга. партиягә, илгә һәм комсомолга багышланган шигырьләрен укыдылар.