Логотип Казан Утлары
Повесть

ЙӨРӘКТӘГЕ ЭЗЛӘР

 Таштагы эзләр жуела. Йөрәктәге эзләр—юи. еш һәм караңгы август иртәсе иде. Тайга уртасында йокымсырап яткан шәһәр вокзалына, үр менгән ат шикелле еш-еш сулап, поезд килеп туктады. Вагон ишекләре ачылды, проводниклар күренде, алар артыннан төрле-төрле чемоданнар, капчык, төенчекләр күтәргән пассажирлар төшә башлады. Уртадагы йомшак вагоннан, иң соңгы кеше булып, егерме ике — егерме өч яшьләр тирәсендәге озын буйлы, җәенкерәк битле бер егет чыкты. Ул. тонык кына ялтырап яткан асфальтка баскач, кысыграк кара күзләре белән тирә-ягына каранып, кая барырга белмичә аптырап торды. Аннан вокзалга таба китте. Вокзал ишеге өстендәге сәгать иртәнге бишне генә күрсәтә иде әле. Түбә калайларына ышкылып диярлек кара болытлар агыла. Ул болытлардан, перронның кытыршы асфальтын юып, өзлексез яңгыр тузаны коела, һава шул кадәр дымлы: аны учларыңа алып кыссаң, бармак араларыннан тамчылар тамар төсле. Фонарьларның тонык яктысы, салкын яңгырдан качып, үзе эленгән тимер баганалар итәгенә елыша. Әле генә егет чыккан состав янында да җәйге көннәрдәге шикелле ыгызыгы сизелми. Бары бер вагонның ишеге төбендә генә зонтик тоткан ике-өч хатын-кыз белән яшь егет күренә. Хатыннар аңа соңгы киңәшләрен бирәләр: — Алдынны-артынны карап йөр, улым, бата күрмә! — Кораб зур ул, әни. Безнең авыл чаклы. Анда батырмыйлар. — Адмиралыңның сүзен тыңла, берүк! Каршы килә күрмә! «Иванов» дип кычкыруына, шундук «что-о?» дип кычкыр. Бабаң әйтә торган ие... Ишек өстендәге сәгатьнең зур теле уникене узып аска таба төшә башлады. Чабу итәкләрен каерып салкын җил " исеп куйды. Яңгыр тамчылары эреләнеп, авыраеп вагон өсләрендә биешә башладылар. Егет вокзалга ашыкты. Вокзал аны тир, юеш кием исе һәм вокзалларга гына хас гөрелте белән каршы алды. 1 Егет йомшак вагоннан котылуына шатланып куйды. Бүтән билет булмагач, әнә кайда тирбәлергә туры килде! Министр шикелле генә! Тик эче пошудан үлә язды. Каршы дивандагы полковник юл буе Бунинның сигезенче томын укыды. Көнгә өч сүз дә әйтмәде. Ә Свердловскида күчеп утырганга хәтле плацкартлы вагонда нинди рәхәт иде. Анда йөз төрле кеше белән йөз төрле сүз сөйләшәсең, йөз төрле яңалык ише- ♦ тәсең. х Ул шулай уфтана-уфтана утырыр урын эзли башлады. Төрле 5 чемодан, капчыклар өстеннән атлый-атлый залны әйләнеп чыкты. Тик » бер эскәмия дә буш түгел иде. Алардагы юлаучыларның кайберләре м кырын төшеп йокымсырый, кайсылары күкрәкләрен шәлләре белән « томалап бала имезә, кайсылары ашый-эчә, күршесе белән гәп алып бара * иде. Күзләрен түшәмдәге пыяла люстрага текәп уйлана-уйлана, тәм ә* ке тарткан — зиһене арткан дигәндәй, тәмәке поскытып угырган ир- = ләр дә шактый. Ресторанның ябык ишеге төбендә егетләр төркеме ф оешкан. Төркем, дуамалланып кычкыракычкыра. чемодан өстендә _ домино суга. Алар янында утырган бер чегән хатыны, «җитте, хлопцы. Z әкренрәк!» дип, әледән-әле тыеп тора. 3 Егет, стена буеннан җил җитмәсрәк урын табып, чемоданын куйды н да шуның өстенә утырды. Бу шәһәргә аның беренче тапкыр килүе. Көтеп торган кешесе, барып керер урыны юк. Учреждениеләрдә эш башланырга да иртә. » Көтүдән башка чара күренми... * Егет плащ якасын күтәрде, эшләпәсен күзләренә төшереп куйды, з Кулларын жиң эченә тыкты да күзләрен йомды. „ Хәзер мине Чәчкә күрсен иде, дип уйлады ул, менә кызык булыр = иде. Юк, кызганыч! Чыннан да бик кызганыч бәндә бит ул хәзер. Инсти- " тут бетергәч әллә нинди якты, иркен дөньяга чыгам, дип хыялланып u йөргән иде — менә, утыр хәзер бөкрәеп. Юк, ул бүгең үк кайтып китәчәк, бүген үк! Бер минут тормаячак бу якларда. Ул романтик түгел, кемгә романтика кирәк,—тыңласын әнә карагайлар җырын. Ә аңа җыр түгел, Чәчкәсе кирәк!.. Ул шушындый ук шыксыз яңгырлы кичтә Казан вокзалында ялгызы басып калды. Әллә яшь иде, әллә яңгыр тамчылары иде аның күзләрендә. Менә аерылыр минутлар да җитте. Егет, юеш плащ итәкләрен ачып, Чәчкәгә япты. Чәчкәне, бер кулы белән биленнән кочып, үзенә тартты. Кәләшенең тыгыз күкрәкләре аңа тиеп тора. Чәчкәнең уйчан, акыллы күзләре егеткә текәлгән. Егет, ул күзләрне ачык күрмәсә дә, аларнык ярату һәм сагыш белән мөлдерәгәнен сизә. Үз чиратында, аның ак, чиста, түгәрәк йөзенә карый. Бу чибәр һәм мөлаем йөзне хәтеренд» озаккарак калдырырга тырыша. Кайбер хатын-кызларның йөзе күз явын алырлык чибәр, ләкин ак мәрмәрдән юнып ясалган сын шикелле җансыз һәм салкын була. Чөнки алар кешеләргә иң кирәкле нәрсәдән — мөлаемлыктан мәхрүм. Аларга табигатьнең җансыз могҗизаларына карагандай күз сирпеп үтәсең. Ә Чәчкәнен эчкерсез мөлаемлыгы, тыйнак матурлыгы белән пар килеп, аны тагын да илаһыйрак итә. Егет күңелендә әнә шуның белән бер карауда ут кабызды инде ул. Ә менә хәзер аерылу! Икесе дә күптән сизеп, белеп йөргән, тик аның шушы хәтле авыр буласын күңелләренә китермәгән рәхимсез аерылу. Чәчкәнең күкрәк җылысы егеткә күчә, бөтен тәненә тарала, аз гына башын әйләндерә. — Менә китәм дә, Чәчкә. — Ялгыз башым ничек ямь табармын, ничек яшәрмен. Айзатым!’ — Кайгырма, Чәчкә Мин барам да, әйгәм дә кайтам. Безне аерыр га хаклары юк. Аңларлар. — Әгәр аңламасалар? — Анламасалар да барыбер кайтам. Аларның сөйлисе сүзләре күптән сөйләнгән, әйтергә теләгәннәре күптән әйтелгән иде инде. Бер-берсенэ тагын да ныграк сыенып, поез кузгалуын тын гына көтә башладылар. Бу аерылу минутларыннан да кыен, алардан да ямансу чаклар юктыр дөньяда. Айзатка да, 1әчкәгә тыннары кысылып, туктап калдылар. Айзат авыр сулап куйды. Аңа кинәт хәзер бөтен дөньяда кап-кара төндер, шул төн кочагында ул япа-ялгызы калгандыр шикелле тоелды. Гүя Чәчкә дә, институт та, яшьлек хыяллары да кайдадыр, канчандыр бик күптән төштә генә булган, ә хәзер алар икәү — төн дә ул. Егет тагын көрсенде. Аннан үз урынына китте. Сакланып кына өске киштәгә менде. Көн буе йөреп бөтен тәне, атналар буе уйланып-моңла- нып башы арыса да. йокы аны тиз генә эретә алмады. Күзен йомса, күз алдында чәчкә кебек балкып Чәчкә елмаеп торды. Башына мең төрле уй килде. Туган авылы, ямьле Ык буйлары, әткәсе-әнкәсе, туганнары исенә төште. Ул быел үзенең егерме икенче язын үткәрде инде. Җиде яшендә кулына «Әлифба» алып, унбиш ел буе укыды. Менә хәзер ерак Себер урманнары арасына укытучы булып бара. Моңа кадәр ил гизгәне дә, чуен койганы да, шахтада күмер ватканы да — кыскасы, искитәрлек бер нәрсә эшләгәне дә юк. Ә аңа егерме ике яшь инде!.. Поезд, караңгы төнне ярып, ул күрмәгән, йөрмәгән ерак җирләргә чаба. Ул ерак җирләр Айзатка бик серле булып тоела. Егерме өченче яшен кайда, кемнәр белән каршылар? Бу билгесезлек аны бик дулкынландыра. Әзрәк шикләндерә дә: бер юл — ун хата, йөз юл — мең хата булмасмы? Ул аны билгеле итәргә — барып тиешле кешеләре белән сөйләшеп, сөйләшмәсәләр — сөйләшмичә генә кире китәргә күңеленнән кат-кат сүз бирә. Шулай буласына үзен ышандырырга тырыша. Вагон тәгәрмәчләре шакы-шокы килеп чакрымнар саный. Киштә Айзатны җай гына тирбәтә. Иок-ла, йок-ла, ар-ган-сың, ди. Тик егетнең күзләренә йокы керми. Тәрәзәдән иртәнге сыек яктылык сирпелгәнче һаман ераклаша барган туган-үскән илен уйлый. Казан һаман ераклаша. Казан белән бергә моңлы Чәчкә ераклаша... 2 Айзат яктырганчы шулай уйланып утырды. Ниһаять, түшәмдәге утлар тоныкланды. Вокзал йокыдан уянды. Киоскалар, буфетлар ачыл дә күңелсез, бик күңелсез. * R Менә дымсу һаваны яңгыратып радиодан нидер әйттеләр, вагон буферлары чәкешеп, дөбердәшеп алды, һәм поезд әкрен генә алга шуып китте. Айзат Чәчкәне ашыга-ашыга үпте дә баскычка сикереп менде. Чәчкә, кулын болгый-болгый, вагон артыннан бер тын йөгереп барды. Поезд кызулагач туктады һәм: — Ху-уш, Айза-ат! — дип кычкырды. — Ху-уш, Чәчкә!.. Рәтле генә то-ор! Айзат вагонга керде. Халык күп булса да, төн уртасы авышканлык- тан, әллә ни тавыш, шау-шу юк иде. Күпләр йоклыйлар. Казанда утырганнары да, чыш-пыш килеп, урын-җир кайгыртып йөри. Айзат тәрәзә янына килеп басты. Тәрәзә артында үпкәләргә сылану- чан юеш һавалы, күзгә төртсәң күренмәслек шыксыз төн тантана итә. Ничә ел гөр килеп, суын эчеп, икмәген ашап яшәгән Казан төн кочагына сыена. Торбаларыннан ут-төтен бөркегән биниһая завод- фабрикаларын, асфальт урамнарын, баскычларын, күккә ашкан мәһабәт таш диварларын ияртеп, ашыга-ашыга артка чаба. Менә поезд тирән чокыр эченә килеп керде. Гүелдәп күпер астыннан үтте. Сонгы төртке утлар, калышмаска теләп, тәрәзә яныннан йөгереп бардылар да, ды, белешмә бюросы эшли башлады. Рестораннан җиренә җиткереп пешерелгән кофе исе, чәч алу бүлмәсеннән затлы «Шипр» исе бөркелеп чыкты. Авыр ишекләрне бөтенләй япмас булдылар... Айзат юынып һәм кырынып килде. Буфет янында аяк өсте генә капкалады да белешмә бюросыннан өлкә мәгариф бүлегенең кайда икәнен белеште. Хәзер шунда барып рәтләп сөйләшергә дә кичкә таба ф шушы вокзалдан ук Казанга кайтып китәргә, дигән ныклы теләк белән ишектән чыкты. Урамда төнге утлар сүнгән, яңгыр туктаган иде. Күктә тавыш-тын- g сыз соры болытлар агыла. Айзат, чыккан уңайга, кызыксынып шәһәргә карап торды. Шәһәрнең 5 бу урыннары тигез җирдә булып, калган яртысы сөзәк тау итәгенә х салынган иде. Вокзал алдыннан, кытай җилпәзәсе шикелле таралып, £ тигез урамнар сузылып киткән. Агач тротуарлар әле генә кырып юган = идән шикелле ялтырап, парланып тора Сары, күк һәм зәңгәр төсләргә * буялган агач өйләр һаман йокыларыннан айнымаган шикелле. Арырак киткәч—тау итәгендә һәм тау өстендә — агач өйләрне® иксшәр-өчәр катлы таш йортлар алыштырган. Алар арасыннан чиркәү g манаралары башларын сузган. Шәһәрнең иң биек җирендә челтәрле £ телевизион манара һәм аның күршесендә янгын каланчасы калкып ® тора. Алардан унда, урман буенда, иске шәһәрдән әз генә кечерәк * икенче шәһәр — моның үз «Черемушки»ын төзеп яталар. Анда күтәрү » краннары, ә иске шәһәрдә төгәл торучы калай һәм кирпеч торбалар * бик күп. Аннан сон агачлар күп. Шәһәрнең әллә ничә урынында яшел £ утраулар шикелле бакча-парклар күренә. Вокзал тирәсендәге урамнар- п ның да чит-читләреннән куе аллеялар сузылган. Яшел, җыйнак шәһәр = Троллейбус тукталышында зонт тоткан берничә хатын кыз тора иде ” Айзат алар артыннан троллейбуска кереп утырды һәм кызыксынып ь ят шәһәрне карап барды. Монда завод фабрикалар, төрле артельләр, магазиннар бик күп. Яр кырыена ук салынган пластмасса заводын, «Металлист», чуен кою, такта яру заводларын, аяк киемнәре, мех эшкәртү фабрикаларын үткәч, троллейбус тәбәнәк ярлы кин елганың челтәрле агач күпереннән чыкты да таш шәһәргә күтәрелә башлады. Монда завод-фабрнкалар әзәйде, аларны кнно-театрлар, төрле оешмалар алыштырды. Чиркәүләр күбәйде. Урамнар иркенәеп, яктырып китте. Буш стадионны үткәч, шәһәрнең икенче ягына килеп чыктылар. Ул текә ярлы киң елгага терәлә икән. Ә өлкә мәгариф бүлеге урнашкан ике катлы борынгы таш йорт нәкъ яр читендә булып чыкты Айзат такта тротуар өстеннән шунда китте. Порт, ярым подвалын да кертеп исәпләгәндә, өч катлы иде. Өлкә мәгариф бүлеге аның икенче катында икән. Өченче катны укытучыларның белемен күтәрү институты биләгән... Айзат, күкрәген киереп тирән сулады да. тар баскычтан икенче катка менеп китте. Юан чылбырына ярты потлы гер тагылган авыр ишекне көч хәл белән ачып, бер ягына ак ишекләр тезелгән караңгылы яктылы озын коридорга килеп керде. Коридорда ыгы-зыгы Егетләр һәм кызлар төркем-төркем булып ишек төпләрендә торалар, чемодан өсләрендә утыралар, гәрәзә төпләренә иелеп нидер язалар, әле шатланып, әле борчылып сөйләшәләр, көлешәләр. Болар да нәкъ аның шикелле, направление буенча илнең төрле почмакларыннан әле генә килеп төшкән яшь укытучылар иде. Егет чемоданын куйды да ин кырыйдагы ишек ягында торган чират янына китте. Арттагы кыздан: — Әйтегез әле, зинһар, направление белән килгәннәрне шушы бүлмәдә кабул итәләрме? — днп сорады — Әйе. Сез дә хәзер генә килдегезме? — Хәзер генә,— диде Айзат.— Татарстаннан, дөресрәге, анык башкаласы Казаннан. Беләсезме? — О-о, беләм! —диде кыз 1:әм күпереп торган чәчен рәтләп алды. Беләәм. Университетында Ленин укыган. Тукай, Муса Җәлил, нефть, Нижнекамск. Шулай-мы? Айзат елмайды: — Дөрес. Каян беләсез? — Белмәскә, без якташлар ич. — Шулаймени-и? — диде Айзат, күңелле гаҗәпләнеп.—Сез кайдан соң? — Ригадан. Айзат көлеп җибәрде. — Ә-ә-ә, шулай икән шул, якташлар икәнбез. Кыз да аңа кушылып көлде. Ишеккә җиткәндә алар бер берсен күптән белгән якын танышлардай сөйләшәләр иде инде. Кабул итү бүлмәсе урындык сыярлык кына ара калдырып унлап өстәл тезелгән ике тәрәзәле кысан бүлмә булып чыкты. Ябык йөзле, очлы борынлы, күз төпләре күгәреп торгач япь-яшь кыз Айзатның направлениесен, дипломын һәм башка документларын алды. «Берәр студенткадыр, эш бик тыгыз чакларда аларны чакиралар, керү имтиханнары вакытында гел шулар патшалык итә» дип уйлады Айзат. — Сез филология факультетының татар бүлеген тәмамладыгызмы? — дип сорады кыз, күтәрелеп карамыйча. — Анда язылган,— диде Айзат. Кыз аның кинаясен игътибарсыз калдырды. Сул кулының карандаштай нечкә чәнчә бармагы белән кара кашларын сыпырып алды. Дипломны җентекләп карый-карый: — Әйбә-әт,—дип куйды. — Нәрсә әйбәт? Кыз бу юлы зур соры күзләре белән күтәрелеп карады. — Казан безгә һәрвакыт яхшы кадрлар җибәрә. Менә сезнең дә «с отличием». Бер булды. Икенчедән, татар теле һәм әдәбияты укытучылары бик кирәк. — Ә сезнең өлкәдә татар мәктәпләре күпме соң? — Ике йөзгә якын. Унысы — урта мәктәп. Кыз, алдында яткан калын кенәгәгә, Айзатның документларына карыйкарый, кирәкле белешмәләрне теркәп куйды. Аннан соң аларны егеткә сузып: — Иртәгә мөдир янына керерсез. Кайсы районга китәчәгегезне ул әйтер,— диде. Егет аптырап: — Ник, мөдир бүген кабул итмимени? — диде. — Ул юк,— диде кыз.— Елга арты районында яңа мәктәп ачачаклар... Сез, иптәш, кайдан? Кәгазьләрегезне бирегез әле? Айзат, ак чырайлы кыз икенче кешенең документларына «чумганчы» әйтеп калырга ашыгып, алгарак иелде: — Ә миңа нишләргә соң? Кая барырга? Кыз, инде бүтән кешенең кәгазьләрен карый-карый: — Ә сез хәзер аска — гомуми торакка төшегез. Анда сезгә урын бирерләр. Ял итегез, шәһәрне карагыз. Кичен елгачылар сараенда симфоник концерт. Теләсәгез барыгыз,— диде. — Мин монда ял итәргә, концертларга йөрергә килмәдем бит. туташ. — Беләм,—диде кыз, тыныч кына,—Тик сез беркая да китә алмаякурасезме?” ДИГЭ “ ДЭ' тагыв ӨЧ - ДҮРТ кө “- Автобуслар йөрми. Яигырны — Курам. — Менә, бик әйбәт. Ял итегез Музейны карарга тәкъдим итәм Анда мамонт скелеты бар. — Ә-әй, сез мине аңламадыгыз ла,— диде Айзат һәм кулын селтәп ишеккә юнәлде. Ишек алдына чыкты да таш плитә түшәлгән сукмак буйлап китте. ♦ Сукмакның як-ягында үскән алабута һәм әремнәрдән һавага әчкелтем а. ис таралган иде. Айзат күкрәген тутырып шуны иснәп торды. Аннан сон | кырыйлары түгәрәкләнеп, хрталары уч төбе шикелле чокыраеп беткән « ике таш күтәрмәдән атлап төште. Сыңар лампочка белән яктыртылган ы ярым караңгы коридорга килеп керде. Коридор почмагында өстенә утын g өелгән зур тәбәнәк мич калкып тора. Янында быгыр-быгыр килеп ял- = тыравык титан кайнап утыра иде. Быдыр-быдыр сөйләшкән тавышлар £ ишетеп, Айзат икенче ишекне ачты һәм караватлар тезелгән дүрт к почмаклы иркен бүлмәгә килеп керде. Бу бүлмә дә ярым подвал нде. ♦ Тәрәзәләрнең яртысы җир астында булганлыктан, монда да лампочка- _ лар яна. х Ишек төбендәге караватта, кулларын баш астына куеп, тезен чәнчеп, з ябык йөзле бер кеше ята иде. Айзат кергәч, ул күзләрен ачып карады, t- ләкин кымшанмады. Айзат чемоданын идәнгә куйды да тартыныбрак сәлам бирде: я — Исәнмесез! о — Исәнмесез! — дип, калын тавыш белән җавап кайтарды теге * кеше. Торып утырып, йон оекбаш кигән аяклары белән карават астын « нан җылы туфлнләрен эзли башлады. „ Айзатның бер сәер гадәте бар иде. Ул кешеләргә секунд кына текә- = леп карап ала һәм аларнын йөзен, төсен, килеш-килбәтен, кием-салы " мын һәм татын бүтәннәр күзенә чалынмый торган бик күп вак-төяк бил- u геләрен хәтеренә сендерә, ягъни, үзе әйтмешли, баш миендә «кәртечке- гә төшереп» калдыра иде. Аннары һич онытмый. Группадашлары анын бу таҗәеп сәләтен психология үткәндә психолотик, логика үткәндә ло1ик законнарга т\ры китерергә азапланып карадылар да, планнары барып чыкмагач, Павлов түгел шул без — бу я шартлы, я шартсыз рефлекс булырга тиеш, дигән акыллы нәтиҗә чыгардылар. Айзат хәзер дә карават чигендә утырган кешене ялт кына «кәргеч кегә төшереп» алды Илле яшьләр тирәсендәге бу кеше бүрәнәнең юзн башын күтәреп яшәгән, дөньяның ачысын төчесен күп татыганга охшый иде. Озын куе чәчләренең яртысы агарган, алар, сарылары белән аралашып, күксел тимер кисәге шикелле ялтырап тора. Кашлары әле агарырга өлгермә! ән. 1уры борынының уң канатында бодай бөртете сыман озынча каралҗым миңе күренә. Аксыл йөзе ябык Бераз алга чыгып торган калынрак иреннәре анын ихтыяр көче, 1екә машае — акылы хакында сөйли. Сул кулының баш бармагы белән беләзеге арасында «Сибирь — моя Родина!» дигән вак хәрефле татүировка Димәк, бу тәбәнәк буйлы чандыр кеше — Себернеке Айзат ы »на хәтле аларны алып гәүдәле, аюдай гайрәтле халык дип йөри иде Мондыйлары дә бар икән... Себер кешесе урыныннан торды Йомшак кына басып, тәрәзә янына килде. — Коя а,—диде, авыр сулап — Туктарга исәбе юк Күпме икмәк әрәм була. Басу тулы җыелмаган салам... Татарстанда да явамы? Ай тат көттереп һәм аптырап җавап кайгарды — Ява... Ә сез минем аннан икәнемне кайдан беләсез? Teie борылды да елмаеп аңа карады — Гафу итегез, дускай! — диде — Аны сезнен төсегез-кы ! п*гез әйтеп тора Кылдай каты, төн кебек кара чәчләр. кы> ирныкы шнлс.тле дуга кашлар, карлыган кебек чем кара күзләр сезнең милләт ьешсд-ре нә хас бит. Ә без менә киресенчә — алладан җирән төсне сораганбыз. Сары белән ак буяуны яратканбыз. Аннан сон. акцентыгыз да сизелә. Икесе дә көлеп куйдылар. Айзат ишек төбендәге артсыз урындыкка утырды. — Монда башлыклар бармы сон? Миңа берничә көн шушында яшәп торырсыз дип әйткәннәр иде. — Бар. Беатриса түтәй. Йортлар идарәсенә киткән иде. Хәзер кайтыр. Шул чакта коридорда дөп-дөп атлаган аяк тавышлары ишетелде, тумбочка өстендәге стаканнар зыңгылдап алды, ишек ачылды, һәм бүлмәгә баштанаяк кара киенгән юан хатын килеп керде. Айзат торды. Хатын шундук лып итеп аның урынына утырды. Кабарынкы күкрәкләрен тагын да калкыта төшеп, «у-уфф, ууфф» дип сулый-сулый, газета белән тышланган зур калын кенәгәсен җилпәзә итеп бите янында селкеп торды. Аз-маз сулу алгач, Айзаттан: — Исәнмесез, җаныем! Урын кирәкме? Ничә көнгә? — дип сорады. — Өч-дүрт көн торырсың, диделәр. — Ярый, җаныем,— диде Беатриса түтәй һәм, Айзатның паспортын алгач, ишек янындагы кырый караватны күрсәтте. — Урнашыгыз, ял итегез, җаныем. Тамагыгыз кипсә, титанда чәй кайнаган,— дип, кинәт сикереп торып, титанны карарга чыгып китте дә шуннан соң күзгә-башка чалынмады. Теге кеше бүтән дәшмәде. Озын өстәлнең бер башында, чәйнекләрне, шахмат-шашкаларны шудырып, урын әзерләде. Портфеленнән кәгазьләр алып, язу-сызуга чумды. Айзат ишегалдында юынып керде. Шәһәр карарга һәм бер уңайдан ашап та алырга ниятләп, урамга чыгып китте. Челтәрле чарлакларга, борынгы чуен капкаларга, сөяктән төрле шырдым-бырдымнар ясаучы артель тәрәзәләренә кызыксынып карый-карый такта тротуарлардан алга атлады. Урамның уртасыннан йөрерлек түгел иде. Үзәккә якынлашкач, урамнар киңәйде, агачлар сирәгәйде. Асфальт башланды. Айзат «Республика проспекты»на килеп керде. Бу проспект бик чиста һәм матур иде. Кибетләр, кафелар, кинотеатрлар каршында, яңгыр тузанына игьтибар итмичә, халык кайнаша иде. Айзат кибетләргә кереп, ашказаны сырхау бәйләнчек ревизор шикелле тикшереп йөрде. Мондагы кибетләрдә дә җаның теләгән ризык бар иде Төрледәнтөрле, тәмледән-тәмле ашау-эчү әйберләре белән шүрлекләр сыгылып тора иде. Балык кибетләрендә, камбала, хек ише нәрсәләр белән янәшә, затлы кызыл балыкларга күзе төшкәч, җитез сатучыларның пыяла чаң эчендә йөзеп йөргән чөгә һәм сазаннарны җәтмә белән генә эләктереп алуларын күргәч. Айзат 'күңеллеләнеп, монда яшәргә мөмкин, безнең кебек, хатынга дигән балык базарда, я кибеттә дип йөрүче юеш артлы адәмнәргә прәме оҗмах, дип уйлап алды. Республика проспекты тимер коймалы бакчага килеп чыкты. Бакча алдындагы тигез мәйданда таш һәйкәл тора иде. Айзат аның янына барып туктады, һәйкәлне биш-алты метрлы багана итеп ясаганнар һәйкәл алдындагы кызыл мәрмәр тәлинкәдә мәңгелек ут янып тора, оаганага: «Без. исән кешеләр. Бөек Ватан сугышы корбаннары истәлегенә шушы һәйкәлне куйдык һәм шушы мәнгелек утны кабыздык»,— дип язылган һәйкәл тирәсендә тынлык. һәйкәл итәгендә чәчәк бәйләмнәре ята. Тып-тын... Уйчан бакчаның сары яфраклары арасында вак яңгыр шыбырдый. Мәрмәр тәлинкәдә лепер-лепер ут яна. Каһәрле яуда егылганнар, крематорий мичләрендә көлгә әйләнгән > адәмнәр истәлегенә ут яна. Айзат һәйкәлгә карап уйга чумды. Ана бу таш плитәләр астында » йөзләрчә көрәшчеләр ятадыр һәм плитәләр алариың сөякләрен көзге « яңгырлардан ышыклап, бу мәңге сүнмәс ут җылытып торадыр шикелле тоелды. й Плитәләр астындагы көрәшчеләр арасында үзенең дә ике газиз абый- Ь сы ятадыр кебек тоелды. Сугыштан кайтмый калган егерме өч авылдашының якты истәлеге 2 булып та кабынган ич бу ут! Ул гел шулай янып торыр: көнен дә, төнен дә, җәен дә, кышын да! * Мәнге, мәңге, мәңге!.. 3 Җир өстендә изгелек үзе генә түгел — аның артында явызлык та ~ бар. £ Бу ут исән кешеләргә әнә шул хакта сөйләп торыр: онытмагыз, э дияр, онытылып китмәгез, дияр... * Айзатларның утыз сигез генә өйле авылларында электән үк ике ’ нәсел дөнья көткән: Сәетбатталлар белән Әсхәдуллалар ыруы. Сәетбат- х талларның кардәшырулары урамның түбән очына — күл янынарак 3 оешын утырганнар, ә Әсхәдулл ал арның нәсел-нәсәбе югары очка — ' урам башына төпләнгән. Революциягә хәтле, гәрчә бәләкәй бер урам ” булып кына гомер итсәләр дә, талашкычкырышлар, олы олы гаугалар п чыгып торган. Каен урманы, чәчкә печәнле әрәмә болыны, балыклы < күлләр, бодай котырып уңа торган кара туфраклы Бөгә басулары — тавышны әнә шулар һәм кара крестьянның гомер буе эчендә саклана торган комсызлыгы, мин-минлеге китереп чыгарган, һәр ыру яхшы җирләрне үзенә күбрәк эләктерергә, калҗаның майлырагын кабарга тырышкан. Кайсы елларда эш шуңа барып җиткән ки, түбән очлар югары очтан кыз алмаганнар, кызларын кияүгә бирмәгәннәр. Әсхәдул- лалар да, үз чиратларында, нәкъ шулай кыланганнар. Кыскасы, алар- нын тату чакларыннан этле-мәчеле торган вакытлары күбрәк булган. Бәхеткә каршы, революция Бөгә басуларының межасын сөргән. Авыл урамына тынычлык кергән. «Сәетбатталныкылар», «Әсхәдулланыкылар» дигән сүзләр генә онытылмаган. Нәселдән-нәселгә. бабалардан аталарга, аталардан балаларга күчеп, хөрмәт белән саклана килгән Сугыш башлангач, Татарстанның әнә шул угыз сигез генә учаклы бәләкәй авылыннан кырык өч ир-егет, Ватан — барысыннан да газиз дип, җыенып яуга китә. Сәетбатталлар нәселеннән — егерме өч. Әсхәдуллалар нәселеннән — егерме. Әгәр дәһшәтле сугыш тагын дә озакка- рак тартылса, һәм чират авыр елларда авыр эш эшләп суырылган бала-чагаларга килеп җитсә — кем белә, бәлки, авылдагы ике нәселнең икесе дә сүнгән булыр иде. Ләкин, бәхеткә каршы, эш мона ук барып җитмәде. Сугыш бетте. Җир, Гитлернык өй түбәсенә кызыл байраклар элеп, маршлар уйнап, җылый-җылый, көлә-көлә ду килеп алды да тынычланып үзенең гадәтн хезмәтенә кереште. Сәетбатталларның ыруыннан — унбер, Әсхәдулланыкылардан — тугыз кеше исән калып, туган-үскән илләренә әйләнеп кайттылар Киткән чакта алар кырык өч иде. Ике нәселнең егерме өч баласы әле хәзер дә Мәскәү белән Берлин арасына сибелеп йоклый һәм мәнге йоклар... Гнк сугыш афәте моның белән генә бегмәгән икән әле. Егерме солдатның да яртысы җәрәхәтләнеп кайткан иде. Тән яралары аларны тиз эретте, ачы үлем ширбәтен эчертеп, тиеш булганнан бик нртә зират юлларына чыгарды, өч аршын ак кәфенгә төреп, ак каеннар төбендәге бер сажин урынга жирли торды. Хәзер Чияледә сугышта булган кешеләр төгәл унике. Әмма аларның тамыры нык булып чыкты. Алар нәсел-нәсәпләренс сүнәргә ирек бирмәделәр. Сәетбатталлар ыруы да, Әсхәдуллаларныкы да әкренләп кенә тагын ишәя башлады. Еллар үтә торды. Еллар үткән саен ир-егетләр арта торды. Авыл уянды. Күкрәген бер киерде дә, элекке тар урамына сыймыйча. алты почмаклы нарат өйләрен тезеп урманга таба менеп китте. Авылда инде йөзгә якын учак бар. Сәетбатталлар белән Әсхәдуллалар ыруында, киң Ватанның төрле урыннарында иген игеп, калалар салып, белем эстәп йөргәннәрен дә кертеп санаганда, ике йөздән артык ир-егет бар... Менә аларның берсе — Сәетбатталлар ыруыннан чыккан егет — Сәетбатталов Айзат шул ут янында басып тора. Тыныч булыгыз, бу ут сүнмәс: без хәзер инде ике йөздән артык!.. Тузан шикелле вак яңгыр һаман сибәли иде. Урамда халык әзәйгән. Айзат та, әле анда, әле монда ут кабына башлаган якты тәрәзәләргә кызыгып карыйкарый, тулай торакка кайтып китте. Ул кайтып кергәндә зур бүлмә кешеләр белән тулган иде инде. Мондагыларның һәммәсе дә утыз-кырыктан узып, яшьлек шуклыгыннан аерылып өлгергәнгә күрәдер — шау-шу юк. Берничә агай өстәлгә төрле- дән-төрле затлы нигъмәтләр таратып салган да, юмартныкы уртак дип, сөйләшә-кинәшә чәй эчә. Театрга-фәләнгә җыена бугай, көзге каршында берәү кырына. Аргы башта шахмат уйныйлар, белем эстәүчеләр, караватларына сузылып ятып, газета-журнал укый. Айзат, бүлмәдәгеләргә сәлам биргәч, плащын салды да караваты янындагы урындыкка килеп утырды. Аның баш очында моннан биш былтыр модасы беткән «эшләпә» репродуктор өлкәнең соңгы хәбәрләрен сөйли. Урып-җыю, ит-сөт, ау, балык, урман һәм нефть, нефть, нефть, газ, газ, газ — дикторның телендә шул иде. Айзат шуны тыңлый-тың- лый аягын чишенде һәм мендәренә таянуга рәхәтләнеп күзләрен йомды. Бер генә чеметем хәл алыйм, дигән иде, арганлык үзенекен итте: оеп йокыга китүен сизми дә калды. Ул уянганда бүлмә тынган иде инде. Тәрәзәләрдәге кичке саргылт яктылык сүнеп, дөм-карангыга әйләнгән, баш очындагы «эшләпә» дә арып, сөйләүдән туктаган. Аның уянганын күргәч, күршесе язуыннан туктады да соры күзләрен кыса төшеп елмайды: — Хәерле төн!—диде. Айзат торып утырды. — Хәерле төн? — Әйе.—Күршесе беләгендәге алтын сәгатенә карады — Сәгать нәкъ төнге бер. — Ә бездә ун гына әле. Урам тулы халык. Бабайлар белән малайлар гына йоклый. Айзатның күршесе йон оекбаш кигән бер аягын икенчесенә чәнчеп куйды да балтырын ышкый башлады. ■ Ревматизм... Язын, көзен үтерә... Көннәр яңгырга китсә, бөтенләй котыра, һич чыдар әмәл юк... Сездә шула-ай... Менә мин дә йокламадым әле. Әнә тегеләр дә. Август киңәшмәсенә докладлар әзерлибез — Гафу итегез, нинди киңәшмәгә? — Укытучылар киңәшмәсенә. Ярый, сез дә гафу итегез без әле Һаман танышмадык бит Мине Петр Петрович, диләр. Хәтта фамилиям Аю-Атар районының мәгариф бүлеге мөдире. Мине истә җиңел. Районда Петр Ш дип йөртәләр. дә Петров. . калдыру бик — Ә минем фамилия һич истә калдыра торган түгел,— диде Айзат, көлемсерәп.— Сәетбатталов. Исемем Айзат. Пединститут тәмамлагач, менә монда килдем. Дөресрәге, җибәрделәр. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Алар кул кысыштылар. Петр Петрович, аксыл-сары чәчләрен сыйпаштыргалап, Айзатка ♦ бер тын карап торды. Айзат уңайсызланып башын иде. а. — Кайсы районга билгеләделәр? Направление алдыгызмы әле? — Н дип сорады Петр Петрович. 3 — Юк әле, өлгермәдем,— диде Айзат.— Облоно мөдире мәктәп « кабул итеп йөрде. Иртәгә инде. Ләкин мин районга китмәм, ахры. g — Ни өчен? —дип сорады Петр Петрович, гаҗәпләнеп. Суны кичә-кичә белерсең, кешене тора-тора белерсең, дип әйтәләр £ әйтүен дә, әмма Айзатка бу кеше көндез үк ошап калган иде. Аның тү- = бәнсетмнчә, үзенә тиң күреп, ягымлы гына сөйләшүеме, әллә акыллы * соры күзләрен текәп караганда аларда ниндидер эчке моң чагылып _ китүеме — ул аны рәтләп аңламый әле. = Айзат аңа үзенең өйләнүе хакында сөйләргә теләде. Ләкин тыелып = калды. Хәзер үк кирәкмәс. Беренче күргән кешегә ни өчен сер сандыгын »- ачарга, дип уйлады. Шуна күрә көттереп кенә: 2 — Д1ин өйләнгән кеше. Хатын Казанда калды,—дип куйды.— Нн z өчен безне аерырга тиешләр? Өйләнү — кеше гомерендә бер килә бит. « — О-о, әлбәттә, әлбәттә! — диде Петр Петрович, аның белән киле- * шеп.— Мин сезне, Айзат дускай, әле өйләнмәгән егет дип уйлаган идем г Ялгышканмын икән. п — Беренче елны ук ул Казанда, мин Себердә яшәп булмый инде. = Ара ерак, яна йөрәк, дигәндәй... — Әлбәттә, ләкин ара ерак булса да, күңелләр якын булсын. Димәк, ь. сезнең туй сәяхәтегез инде бу? — Әйе. Бик күңелле туй сәяхәте! Кияү егете ялгызы гына. Кәләшеннән башка. Петр Петрович, аягын алыштырып куеп, икенче балтырын ышкырга тотынды. — Ә ник сезгә, Айзат дускай, ялгыз йөрергә? Үзегез әйткәнчә, ялгыз кияү егете булып? — Йөрмичә нишлисен, Петр Петрович? — Нишләргәме? Минемчә, туй сәяхәтен парлашып, сөекле кәләше* iсз белән бергә ясарга кирәк иде. — Аңламыйм, Петр Петрович. Себергә минем үземне генә җибәрделәр бит. — Ә аны кая җибәрделәр? Гафу итегез, исемен белмим. — Чәчкә исемле ул. Чәчкә Казанда калды. Аны... Казанга билгеләделәр. Шулай диде дә, киртәгә тәртә ялгавын сизеп, Айзат кызарды. Чөнки аларның икесен дә, яшь семьяны аермыйк дип, шушында билгеләгәннәр иде. Әмма Чәчкәнең әнисе. Себер дигән сүзне ишетүгә, һушы китеп егыла язды. Әти кешегә, бер бөртек кызыңны да калдыра алмасаң. галим дигән исемең корысын, диде. Әти кеше галим исемен корытырга теләмәде, җиң сызганып эшкә кереште: телефоннар шалтыратты, кирәк кешеләрне күреп сөйләште, төрле оешмаларга йөрде. Чәчкәгә Казан мәктәпләренең берсендә урын табылды, кәгазьләрне үзгәрттеләр. Билгеле, кияүне дә онытмадылар Килен монда калып та ул китеп барса, шулай ук шәп түгел ич. Айзат студентларның фәнни түгәрәгендә «башлы» егетләр рәтеннән чутланып килде Анын Мннзялә белән Актаныш диалектына багышланган хезмәте шәһәр конференциясенә дә үтте, хәтта бү ләкләнде дә Группа кызлары, син инде, малай, аспирантурада калырсың, з>р гал булырсың, дача салырсың, машина алырсың, юанаерсың, Бахман ура мында очрашсак, безнең ишеләрие күрмәгәнгә салынып кына үтег китәрсең дип, аны кайчак шаярткалыйлар да иде. Ләкин тел укытучысы моны хупламады. — Сиңа башта дөнья күрергә, тормыш белән танышырга, тәҗрибә тупларга кирәк. Берәр мәктәптә эшләрсең, шул тирәнең диалектын, сөйләм үзенчәлекләрен җентекләп өйрәнерсең. Шуннан соң инде аспирантурага биш куллап алырбыз,—диде. Егет бу сүзләр белән килеште. Тик шулай да Казанда калу-калмау. сөекле кәләшеннән аерылу я аерылмау мәсьәләсе кабыргасы белән алдына килеп баскач, Айзат икеләнә башлады. Быел ук аспирантурада калсам, кемгә ни зыян дип уйлады, хәзер яшь галимнәр заманы, алар елдан-ел яшәрә бара, атом энергиясе, ракеталар уйлаучы физик һәм математикларны, химикларны әйткән дә юк — үзебезнең Казанда да япь-яшь фән докторларыбыз, профессорларыбыз бар ич! Укый-укыи тәҗрибә аласың аны. Командировкаларга чыгасың, экспедицияләрдә йөрисең. Дача, машина дигәннәре дә кешегә кирәк нәрсә. Аларның гаебе- кыегы юк. Үз машинаң белән выжт итеп кенә авылыңа кайтып төшкәч, уңайсызланып. — Ә-ә, алай икә-ән, ул вакытта икенче мәсьәлә,— диде Петр Петрович. Аннан соң Айзатка сөзеп карап торды да, балтырларын ышкудан туктап, җылы башмакларын кия-кия, ашыккан кебегрәк әйтеп куйды: — Ә беләсезме нәрсә, Айзат дускай, сезне, мөгаен, безгә җибәргәннәрдер. Безнең Бөгелә-Тал мәктәбенә татар теле укытучысы кирәк. Элеккесе кияүгә китте. Менә шәп булыр иде. Айзат аңа көлемсерәп җавап кайтарды. — Шәп булмас төсле, Петр Петрович. — Ә кәләшегез, гафу итегез, хатыныгыз, нинди бүлек бетерде? — дип сорады Петр Петрович, Айзат сүзенә колак салмаган шикелле. — Хатыным...—Айзат, әле генә теленнән ычкынган сүзнең яңгырашына гаҗәпләнеп, тагын кабатлады: — Хатыным читял телләре факультетын тәмамлады. Немец бүлеген.— һәм, тумыштан бер дә мактанчык кеше булмаса да, өстәп куйды: — С отличием... Минем шикелле... Петр Петрович та моны сизде. Аның акыллы күзләрендә шаян чаткылар күренде. — Бик яхшы! —диде ул, кайнарланып,— Бөгелә-Талда немец телен биолог укытып азаплана. Бичарадан ни чара. Класс та өйрәнә, үзе дә. — Чәчкәгә Казанның үзендә эш тәкъдим иттеләр шул. — Кызганыч, кызганыч! — диде Петр Петрович,—Сезнең шикелле белгечләргә мохтаҗлыгыбыз зур. Себер соңгы бишьеллыкта чын промышленность державасына әйләнеп бара. Себер йокысыннан уянды, күзләрен ачты. Безнең өлкәне алыйк: Новосибирск галимнәре- әйтә, сезнең өлкәдә нке мең нефть һәм газ учагы бар, ди, сезнең өлкә нефть о-о, фәлән абзыйның профессор малае кайткан, дигән сүзләрне ишетсәң дә зарары тимәс иде!.. Алсыннар гына аспирантурага! Ләкин Айзатны алмадылар. Син инде эш урыныңа билгеләнгән, без берни дә эшләтә алмыйбыз, телисең икән үзең барып хәл кыл. әгәр азат итсәләр, карап карарбыз, диделәр. Аяк терәп сөйләшергә кәгазь-мәгазь дә бирмәделәр, хакыбыз юк, диделәр. Шулай итеп, егеткә үз теләге белән үз йөрәгенә таянырга калды. Айзат боларны Петр Петровичка бөртекләп торуны кирәксенмәде. «Аны... Казанга билгеләделәр» дип кенә әйтте. — Гаҗәп!—диде Петр Петрович, аптырап.— Чыннан да, яңа гына оя кора башлаган семьяны аеру кем башына килде икән? — Направление алганда без өйләнешмәгән идек әле,— диде Айзат, буенча жнр шарында беренче урынга чыгачак, ди Нинди перспектива? Күпме төзелеш! Күпме халык агыла хәзер монда! Аларнын балаларына белем бирергә кирәк. Мәктәпләр, педагоглар кирәк. Бу төзелеш проблемаларының авыр бер өлеше безнең — мәгариф хезмәткәрләренең жилкәсенә төшә. — Ләкин Европада да төзелеш тукталмый. Анда да яна мәктәпләр ф салына, ул мәктәпләргә дә укытучылар кирәк бит, Петр Петрович. t — Бик дөрес. Ләкин Көнчыгышка тегесе дә. монысы да артыграк 2 кирәк. Бу — закон. 3 — Ни өчен? а — Чөнки үсәбез. Бик тиз, гажәеп дәрәжәдә тиз үсәбез. Ә балалар '■= үскән чакта күбрәк ашыйлар. Камил һәм көчле булып үсү өчен Шулай 5 түгелме? i — Шулай, Петр Петрович, ләкин ил дә бик киң. укытучылар дөнья 2 тулы. . Петр Петрович егеткә сынаулы һәм шелтәле караш ташлады. Тумбочка өстендәге кәгазьләрен жыя башлады. Дәшмәде. Айзат аның кинәт күңелсезләнүенә үзенең сонгы сүзләре сәбәпче икәнен төшенеп, уңайсызланды һәм оялды. Сүзләренең мәгънәсенә үзгәреш кертергә, аңлатып бирергә теләде. — Петр Петрович... сез... Петр Петрович кәгазьләрен папкага салып бәйләде, ул папканы күн * сумкасына, сумкасын кечкенә юл чемоданына тыгып куйды. Тумбочка х сыннан никельләнгән чәйнек һәм чәй савыты алды — Ятар алдыннан каты чәй эчәргә ярамый, диләр. Ә мин каты чәй ' эчмәсәм, киресенчә, йоклый алмыйм. Элгәре врачлар аны, һәр авыруга 2 дару дип, эчәргә киңәш иткәннәр. «Илаһи үлән» дип атаганнар Димәк, п ярый, ә? — диде. * Ул, йомшак башмаклары белән тавышсыз гына басып, чәй пешерергә чыгып китте. Айзат, өстен чишенеш, урынын жәйде дә одеал астына чумды. Ак жәймәләр һәм мендәр тышлары өр-яңа, бик чиста, аларнын әле үтук сырлары беленеп тора. Снзелер-снзелмәс кенә тәмле пар һәм сабын исе килә. Айзат, аякларын җәймәгә төреп, рәхәтләнеп сузылып ятты Петр Петрович керде. Айзатның борынын кытыклап, яна пешкән һинд чәенең хуш исе бәрелде. Петр Петрович тумбочка өстенэ күмәч, ак май, сыр, шикәр чыгарып куйды Бик тантаналы, серле эш эшләгәндәй, җитди кыяфәт белән чәй эчәргә кереште. Йөзенә дөньясында бөтен нәрсәләрдән канәгатьлек һәм бәхет билгеләре чыкты «Кайбер кешегә бәхетле булу өчен бнк аз нәрсә дә җитә инде.—дип уйлады Айзат.—Бу .минутта аның бәхете — куе кайнар чәй, ә минем бәхетем — хатыным. Бәләкәч хатыным Чәчкә! Ха! Хатыным' Кызык!.. Берәүнең бәхетеннән таш эри. берәү бәхетеннән май туңа шул» Ул ихтыярсыз елмаеп куйды... Күрше бүлмәдә доң-доң сәгать сукты Аргы башта кемдер ыхылдыйыхылдын әйләнеп ятты, кемдер йөткерде. Айзат шул якка карады һәм Казанда үзе яшәгән тулай торагы — сөекле «монастыре» кылт итеп аның исенә килеп төште Шул монастырь, йөрәген кинәт кенә сулкыл- датып, сагындырып куйды. 3 Айзат биш ел буе яшәгән сигезенче бүлмә икенче катка күтәрелгәч тә сулдан беренче иде. Менә хәзер төн уртасында уянып түр якка карагач, Айзат бу бүлмәне дә үзләренең сигезенче бүлмәләренә охшатты. Монда да шундый ук озын өстәл, карават араларында ак ситсы ябыл ган тумбочкалар. Хәтта Айзатның менә хәзер үзе моңаеп яткан караваты да, юри туры китергәндәй, нәкъ ишек янында — тупсадан атлап 33 кергәч тә уң як стена буенда. Караватны ишектән ышыклап торган шкафлар юк та... бүлмәдәш иптәшләр юк. Алар еракта. Алар да хәзер туган илнең төрле төшенә таралып, Айзат шикелле, йоклый алмыйча дусларын-иптәшләрен сагынып ята торганнардыр. Айзат әйләнеп ятты. Уфылдады. Күзләрен тагын йомып, яңадан йокларга тырышып карады. Ләкин уйлар, хыял канатына утырып, тагын монастырьга, иптәшләре янына, сөекле Чәчкәсе янына кайтып китге. Чәчкә! Чын чәчкә шикелле гүзәл Чәчкәсе белән ныклап танышулары да һәм араларында саф мәхәббәт ялкыны дөрләп яна башлауга да бик күпләргә таныш, башыннан бик күпне кичергән шул борынгы монастырь (алланың рәхмәте төшкере нәрсә!) сәбәпче булды. Аның нәкъ уртасында кечерәк пассаж кебек биек зал бар иде. Икенче каттан шул зал-пассаж аркылы канау күперен хәтерләткән күпер- коридор эшләнгән. Ул залда танцалар барган чакта танцевать итә белмәгән егетләр өчен бик уңай булып, алар терсәкләре белән рәшәткәгә таянып, шул күпердә өерләре белән басып торалар, астагыларга, стена буендагы матур кызларга карыйлар һәм тирән сулый-сулый көрсенәләр иде... Узган елның май ае иде. Агачлар яфрак ярган, чәчәкләр шыткан, сыерчыклар өздереп сайраган, киң җиһанга тереклек иңгән, күңелләр җилкенгән, киләчәк көннәр һәркемгә якты һәм өметле күренгән, егеткызларның башлары әйләнгән, сәгадәтле сөю һәм татлы мәхәббәт хисләре уяткан язгы көннәр, институтның үзеннән дә, лекцияләреннән дә бик нык туелган язгы матур көннәр иде. Шундый кичләрнең берсендә шәһәр өстенә әллә кай төштән генә кулъяулык хәтле мут болыт кисәге килеп чыкты да таш урамнарга, бакчапаркларга вак яңгыр сибәргә тотынды. Күңелләре бөтәйгән парлы мәхәббәтләрне дә, әлегә парын эзләп кенә йөрүче ярым-йорты мәхәббәтләрне дә өйләренә куып кертте. Ләкин баллы бөреләр исеннән исергән һәм күкрәкләрендә ташларны тауларга орып ут чәчрәтерлек мәхәббәт көче ярсыган яшьлекне яңгыр белән генә, бар, куркытып кара!.. Курыкмадылар да, бар дип тә белмәделәр яңгырны студентлар. Аскы каттагы беренче бүлмәдән физика-математика факультетының бәләкәй аспирантын диссертация язып утырган җиреннән ай-ваена карамый җилтерәтеп алып чыктылар да, язы булгач, сазы да булыр! а тиеш дип, кулына баян тоттырдылар. Залда «Язгы вальс» яңгырады, залда күбәләктәй парлар бөтерелә башлады. Күпер өстенә аның даими «хуҗалары» чыгып басты... Айзат ул көнне китапханәдән кайтып барганда бер заводта конструктор булып эшләүче иптәшен очратты. Иптәше аны, «Казан» рестораны астындагы буфетка алып кереп, коньяк белән сыйлады. Егетнең болай да күтәренке күңеле тагын да хушланып китте. Аяклары җиңеләйде, теле ачылды, йөрәгенә «арслан тотып менәрлек» кыюлык керде. Шуңа күрәдер инде, бүтән көннәрдәге шикелле «объект өйрәнеп» күпер өстендә тормады, туп-туры залга чыкты һәм алтынчы бүлмә ишеге янындарак торган күк күлмәкле кызны биергә чакырды. Кыз бер кулының җыйнак учын аның киң һәм каты учына салды, икенче кулы белән көчле җилкәсенә таянды. Алар беренче «па» дан сәң >к бөтерелеп биючеләр арасына кереп киттеләр. Айзатның бик күп кызлар белән вальс әйләнгәне бар. Кайбер кызларның юка гына гәүдәләре, танца га кердеңме, ритмны югалтып, салмаклана да китә. Аларга, авыр көймәне боргандай, әле анда, әле монда көч белән юнәлеш биреп барырга туры килә. Ә бу кыз, егетнең бәхетенә каршы, оста да һәм җиңел дә бии иде. Аяклары вальс ритмына әз генә дә ялгышусыз йөри, тыңлаучан гәүдәсе Айзатның кул хәрәкәтен шунда ук сизеп ала иде. Айзат бодай шәп биючеләрдән санала. «Күпер егетләренең» бик күбесе ана, их, синең шикелле танцевать итә белсәң иде, син дә без мокытлар сымак катык ашап үскән авыл малае инде югыйсә, кайдан, кайчан өйрәнгәнсеңдер дип, кызыгып һәм сокланып карыйлар, бүлмәдә кеше юк чакларда, өйрәт әле, дип тинтерәтеп бетерәләр иде. Ә кызлар аның биюгә чакыруын куану һәм горурлан) кебегрәк дулкынлы хис ♦ белән кабул итәләр, «дамский вальс» вакытларында Айзатның башка ь егетләр жил кәсенә ышыкланып торган чагы бөтенләй булмый дияр* § лек иде... ' i? Беренче вальста алар сөйләшмәделәр. Оста биюләренә эчләреннән ы генә куанып, рәхәтләнеп бөтерелделәр дә бөтерелделәр. Вальс бетте. Айзат кызны үз урынына озагын кунды Башын иде. 5 Ләкин китмәде. Басып калды. Фокстрот башлангач, бүтәннәр килеп ь алмасын дип, тагын тизрәк аны чакырды. Шунда гына s — Сез әйбәт биисез,— диде. 0 Кыз, күтәрелеп, коңгырт күзләре белән елмаеп карады да: — Сез үзегез дә... Сезнең белән жинел,— диде. Егетнең дә, кызның да шушы комплиментлардан соң тартынулары g кими төште. — Ә мин сезне беләм,— диде егет, дөньяда юк әллә нинди сер ® белгән кыяфәт белән. — Белсәгез әйтегез, мин кем соң? — диде кыз, үзе дә шаяруга о шаяру белән җавап бирде. — Сез иностранный факультетта укыйсыз. Ялгышмасам, немец теле г шикелле. Белдемме? — Ялгышмадыгыз. Монастырьда яши торгач, тәмам могҗиза иясе- = нә әйләнгәнсез икән. Котларга ярыймы? — Бик ярый. Рәхмәт сезгә, туташ! * — Бу туташыгыз үзе дә чегән хатыннарында укыды бит, фал ачу курсларын бетерде. Без хәтта сезнең исемегезне дә әйтә алабыз. — О-о, рәхим итегез! Кыз серле генә елмайды да, аның колагына иелеп: — Сез — Айзат Сәетбатталов. Татар теле һәм әдәбияты бүлегеннән. Шулаймы, могҗиза иясе? — дип пышылдады. — Шулай, - диде Айзат.—Сез миннән дә оста булып чыктыгыз. Бер — ноль сезнең файдага. Ә мин сезнең исемегезне бөтенләй хәтеремнән чыгарганмын. — Хәтерегездә булмаган исем ничек чыксын ди инде, ә? Ярый, безнең тарафтан булсын изгелек, әйтсәм әйтим: исемем Чәчкә Егет елмайды һәм тирән сулап: — Бу кыз я Кояштыр, я Чәчкәдер дип әйткән идем аны. Чөнки сездән җылы кояш нурларыдай илаһи бер нур бөркелә һәм сез мәк чәчкәсе шикелле гүзәл,— диде. Кыз, егетнең әйтелми калган яшерен уйларын белергә теләгәндәй, аңа җитди итеп, сынап карады. — Факультетыгызда башка егетләр дә шулай оста теллеме? — Оста телебез сездән гафу сорый! Чәчкәнең түгәрәк йөзе кабат ачылып китте — Комплимент өчен гафу үтенмиләр Без — мактауларны ярата торган халык,—диде Алар шулай көлешеп-уйнашып тагын берничә кат биеделәр. Соңгысыннан туктагач, Чәчкә сәгатенә карады да: — Ярый, рәхмәг, Айзат! Мин кайтам,—диде. — Нишләп... ашыгасыз? — Җитәрлек булды нңде,—диде Чәчкә.—Ленин районында ук торабыз. — Сез Казан кызымыни? — Казан кызы. Авылны көз көне группа белән бәрэнге алырга баргач кына күрәм мин. Хушыгыз! — Хушыгыз! Үзегез генәме әллә? — Әйе. — Курыкмыйсызмы? — Нәрсәдән? — Бүре-мазар чыкса,— диде Айзат, шаяртып.— Мин сезне бүреләрдән яклау өчен озата барам. Рөхсәтме? — Шәһәрдә «бүре-мазар» булмый, авыл малае.— Аннан соң Чәчкә Айзатка нидер уйланып карап торды, күз очлары белән генә көлемсерәп:— Алайса, әзрәк көтегез, мин зонтымны гына алыйм,— диде. Алар бик күп күзләрнең кызыксын} чан. «күпер хуҗаларының» уфтану катнаш көнләшүчән карашларын җәлеп итеп, залдан чыгып киттеләр. Вакыт шактый соң булса да, Идел өстеннән тулы ай карап торганга һәм шәһәрнең бөтен урамнарын, мәйданнарын нурландырып меңнәрчә лампочкалар янганга, төн энә сапларлык якты. Күксел-зәңгәр һавага, йокларга ятмыйча һаман гөрләп торган зур шәһәр өстенә аксыл-җемел- дек якты җәелгән. Егет белән кызны, ишектән чыгуга, май төненен яңгырдан соң тагын да җылынып киткән чиста һавасы үз кочагына алды. Алар, үләннәрнең шифалы исе таралган татлы һаваны ләззәтләнеп сулый-сулый, Кремль стеналары буйлап Казанка дамбасына төшеп киттеләр. Кремль күперенә кергәч, икесе дә мондагы матурлыкка хәйран булып, ихтыярсыз туктадылар һәм рәшәткәгә таянып тын калдылар. Аларның тирә ягында ай нурлары белән ярыша-ярыша меңнәрчә утлар җемелди иде. Каршыда гына «Парус» рестораны үзенең гадәти төнге тормышы белән яшәп ята. Аның ачык тәрәзәләреннән кәеф-сафа корып утыручыларның шәүләләре күренә, барабан һәм труба тавышы ишетелә. Арырак — Киров дамбасы буйлап ике утлы эз сузылган. Дамба белән янәшә юлдай, бик күп вагоннар тагып гөрли-гөрли, куәтле тепловоз бара. Аның гөрелтесенә Идел өстендәге теплоходларның өзек- өзек тавышлары кушыла. Диңгез шикелле җәелеп яткан Казанка өстеннән искән талгын җил тәнгә рәхәтлек бирә. Шәһәр урамнарына, таш һәм тимер исенә кушылып, су һәм юеш үлән исе тарала. Айзат кызлар белән ялгыз калган чакларында туктаусыз сөйләргә, көлдерергә, аларның күңелләрен күтәрергә, кыскасы, уг-егет булып күренергә ярата иде. Авызына су капкан егетләрне кыз-кыркын халкының яратмавын белгәнгә, минем дә даным таралмасын дип борчыла да иде. Ләкин ул бүген, менә хәзер, шундый сихри төндә, Чәчкәгә үз хыяллары белән хыяллану, рәхәт дулкынланып бер уйлану өчен тынлык кирәк икәнлеген сизде. Шуңа күрә алар дамбаны чыкканчы тын гына бардылар. Шәһәр урамына кергәч, сөйләшә башладылар. Шаяру, бала- чагалык юк иде. Бер карасаң, май төне яшь күңелләрне җилкетергә, уен-көлкегә тартырга тиеш иде. Ләкин, гаҗәпкә каршы, сүзләр, олы кешеләрнекедәй, салмак һәм акыллы булды: язгы имтиханнар, Иделдә балыкның бетүе, Германия дәүләтләре, Зөһрә йолдызы һәм шуның ише аралары бик-бик ерак темалар тирәсендә әйләнде. Воровский урамына җитеп, чаттагы чәчәк кибетеннән уңга борылгач, биш катлы өйләрнең берсенә күрсәтеп: — Менә безнең өй,— диде Чәчкә. Ишек төбенә килеп туктагач, Айзат: — Ничәнче кат?—дип сорады. — Өченче. — Әйбә-әт. — Я. ху.ш, Айзат! Мин керим. Болай да соңга калдым. Танца өчен дә, озатып куюың өчен дә бик зур рәхмәт! — Сау бул, Чәчкә! Тыныч йокы, тәмле төш? — Сиңа да, Айзат! Чәчкә кереп китте. Икенче кат тәрәзәсеннән кул изәде дә югалды. Айзат, кинәт кенә борылып китәргә кыймыйча, ишек төбендә тагын әзрәк торды... Айзат трамвайга утырырга теләмәде. Чәчкә белән әле генә парлашып ❖ килгән юл буйлап, ялгызы уйлана-хыяллана, тагын жәяү китте. Mo- ь настырьга таң беленгән чакта арып-талып, ачыгып, ләкин күтәренке күңел белән кайтып җитте. Ишек, гадәттәгечә, күптән бикле нде. Айзат g тәрәзә шакыды. Маһинур әби өстәлен титан янына — жылыгарак кү- в череп, шуның өстендә бөгәрләнеп йоклап ята иде. Башта бик озак уяна £ алмый аптырады. Уянгач, сукранасукрана тәрәзәгә килде. Айзагны 5 таныгач, стенадагы сәгатькә күрсәтә-күрсәтә йодрык янады, иреннәрен £ бик тиз кыймылдатып, өстәлгә кире менеп аркасын титанга терәп ятты. £ Айзат көлде дә өй түрендәге бәләкәй бакчага керде. Башта коймага үрмәләп менде, аннан стена сырларына сакланып баса-баса. кулы белән икенче катның тәрәзә рамнарына тотына-тотына үз бүлмәләренең = тәрәзәсенә килде. з Егетләр каты таң йокысы белән йоклап яталар нде. Кыймылдаучы булмады. Тик ул тәрәзә төбенә тураеп баскач кына, географ Тнмәчев « сикереп торды Ул, гадәтенчә, плавки гына киеп йоклаган иде. Шәп- шәрә килеш, күзләрен чәшкә кадәр иттереп, һич нәрсә аңламыйча, £ таңның кызгылт шәүләләренә уралып тәрәзәдән килеп керүче әкәмәгкә * карап торды Айзат, ят, ят, бу мин дип кул селкегәч, әллә ык диде, ° әллә мык диде — кеше аңламас телдә нәрсәдер әйтге дә дөп итеп * урынына ауды һәм мыш-мыш йоклап та китте. Монастырь уянып, шалт та шолт ишекләр ачыла-ябыла башлаганчы. » Айзат үзенең шкаф артындагы тыныч урынында елмаеп, уйланып * ятты. Уйлар бүген бик игелекле булды: ул йокы бәясеннән әллә никадәр кыйммәт торган ике ачыш ясады. Беренче ачыш «тормыш та, яшәү дә әйбәт, чукынган!» иде. Икенче ачыш аның үзен дә бик гаҗәпләндерде — ул бүгенге таңда Чәчкәгә үлеп гашыйк булуын аңлады... 4 Икенче көнне Айзат бүлмәдәгеләрнең барсыннан да сон уянды. Ул күзләрен ачканда Петр Петрович та, башкалар да торып беткән, кайберәүләр чыгып та киткән иде. Петр Петрович нәкъ кичәге урынында, нәкъ кичәгечә чәй эчеп утыра. Айзатка елмаеп карады да — Хәерле иртә! Яңа урында әйбәт йокладыңмы? — диде — Хәерле иртә!—диде Айзат.—Әйбәт йокладым. Ләкин төшләр күреп бетердем — Казаннымы? — Казанны. — Кәләшне дәме’ — Анысы ли булды,— диде Айзат, сер бирмәгән кыяфәт белән һәм, урын жирен әйбәтләп жысп, юынып кергәннән соң, ашап та тормастан, мәгариф бүлегенә менеп китте. Тар баскычтан икенче катка күтәрелеп, авыр ишекне тагын көч-хәл белән ачканда, коридор кичәге шикелле егетләр һәм кызлар белән кайнап тора иде инде. Айзат, кабул итү бүлмәсенә үтешли, кичәге «якташ»ын күреп, ихтыярсыз туктады. Йомшак аксыл чәчле, аксыл йөзле Рига кызы тәрәзә төбенә иелеп нәрсәдер яза иде. — Хәерле иртә, якташ! —диде Айзат. Кыз язуыннан туктап башын борды. — Ә-ә, бу сезмени? Исәнмесез! — Башлыклар янында булырга өлгердегезме әле’ — Язу кесәдә. Бүген очам. „ Егет тәрәзәдән елга аръягындагы очсыз-кырыйсыз тайганы, берәм- берәм кабарып торган күксел болытларны күздән кичерде. — Көн аязырга итә, самолетлар очар. Кая билгеладеләр?— дип сорады. — Якын түгел. Обь тамагына ниятләдем,— диде кыз, гади генә итеп. Айзат аның йөзенә карап алды. Ләкин анда пошыну эзе юк иде. Егет моңа аптырады. , — Ният иткән — морадына җиткән, диләр дә... Борчылмыйсызмы’ — Нигә борчылырга? t — Соң... җәһәннәм тишегенә олактырганнар бит! — «Олактырганнар»? — диде кыз, гаҗәпләнеп.—Мин үзем китәм ич. — Сез ул җирне беләсезме соң? «Ямал» — ненецчә җир чите дигән сүз. Тугыз ай кыш. Анда болан асраучылар һәм балыкчылар белән аучылар гына яши. Кыз аптырап күперенке чәчләрен сыйпады. Яртылаш язылган хатын тәрәзә төбенең икенче башына куйды. — Хәзер анда нефтьчеләр дә күп ич. Билгеле, туган-үскән якта яшәве күңеллерәк булыр иде! Ләкин кушкан җиргә бармый калырга ярыймыни?!. Айзат кочакласаң биле өзелергә торган бу кызның сүзенә үртәлә башлады. Дөресрәге, кыз кешенең дә әллә кая — җир читенә, икеләнмичә, рәхәтләнеп китәргә җыенып, җитмәсә, авыз ерып торуына, ә менә үзенең — көчле һәм нык рухлы ир-егетнең шушы коридордан ук тәртәсен кире борырга теләп йөрүенә үртәлде. Үзе танырга гына теләмәде, моның шулай икәнлегенә үзен ышандырырга гына теләмәде. Айзат кызның кечкенә сусар якалы көзге пальтосына, башындагы озын колаклы куян башлыгына карап алды да: — Анда суык, салкын. Гомумән кыргый як,— диде. Кыз, маңгаена төшеп чуалган йомшак чәчләрен башлыгына рәтләп кертәкертә: — Беләм. Элек кыргый булган. Ә хәзер кулга ияләнгән инде. Без аны мәктәптә үттек, ничек әле, хәтерләмисезме? — диде. — Нәрсәне? — Лермонтовны. — Лермонтовны? — Әйе. Ә... Исегездә калмаганмыни? Ятлатканнар иде бит. Менә; На Севере диком стоит одиноко На голой вершине сосна И дремлет, качаясь, снегом сыпучим Одета, как ризой, она. И снится ей все, что в пустыне далекой, В том крае, где солнца восход. Одна и грустна на утесе горючем Прекрасная пальма растет. Айзат та бу шигырьне ярата иде. Ә менә монда — тайга уртасындагы таш каланың таш йортында кура җиләге шикелле кыз авызыннан ишеткәч, шигырь үзенең моңа кадәр сизелмәгән яңа ягы белән яңгырап китте. Элек аңга җитсә, хәзер йөрәк түренә үтте һәм анда хисләр давылы уятты. Айзат, мең чакрымнарга китсә дә ак кардан бүтән нәрсәсе булмаган коточкыч салкын тундрада, биек салкын күктә җемелдәгән тонык төньяк балкышы астында, ялан җирдә ялгыз башы тунып-калты- рап утыручы бәхетсез наратны күз алдына китереп, үзе дә кинәт калтыранып куйды. Көяз пальма өчен ул кадәр борчылмады, чөнки аның баш өстендә салкын төньяк балкышы уйнамый, нурлы кояш көлеп тора. — Матур шигырь,— диде Айзат.— Сезне ялгыз нарат шикелле ялгыз монайтмас өчен, мин дә бәлкем артыгыздан шул якларга барып чыгармын әле. — Мин анда ялгыз түгел. Ил эчендә, үзең теләмәсәң, ялгыз яшәп булмый Килсәгез, шәп булыр,— диде кыз. Шул чакта секретариатта утыручы кичәге ябык йөзле, очлы борын ♦ лы кыз күренде. Ул, култык астына папкалар кыстырып, ашыгып кына с. коридорның икенче башына үткәндә, Айзатны күрел туктады. — Сәетбатталов, сезне ИУУ директоры эзләтте. Кердегезме? S — Нинди ИУУ? — дип сорады Айзат, гаҗәпләнеп. ы — Укытучыларның белемнәрен күтәрү институты директоры. Кер- 5 мәсәгез, хәзер керегез, Сәетбатталов. Әйтәсе сүзләре бар буган. Алар х өченче катта. Кыз энә үкчәләре белән тык-тык басып үтеп китте һәм бер ишеккә с кереп күздән югалды. Ф «Сәетбатталов та Сәетбатталов. Тапкан. Авызыннан да төшерми», _ дип мыгырданды Айзат, әмма кызның үз фамилиясен онытмавына “ күнелс булып куйды — Килеп өлгермәдек — кирәгебез дә чыкты. Кереп карыйм әле, ник н чакыра икән,—диде Айзат. «якташ»ына елмаеп. — Керегез, кер. Берәр әһәмиятле эштер,—диде кыз.—Менә мин дә 2 хатымны гына язам да... л Айзат өченче катка менеп китте. Тар баскычның яртысына җиткәч. * икеләнеп туктады. Кара, сау булыгыз дип тә әйтмәдем, әллә кире төшим ~ микән, дип уйлады. Тик, директор яныннан чыккач күрермен әле дип, п уеннан кире кайтты. Ләкин Айзат ялгышты. Ул чыкканда тәрәзә төбенә s иелеп ерак Ригадагы әтиәнисенә сәлам хаты язучы ак күбәләктәй ак кыз юк иде инде. Айзат, күрергә теләсә дә, аны бүтән очратмады, * аларныц гомер юллары бүтән гуры килмәде... Өченче катта астагы кебек ыгы зыгы сизелми, тыныч һәм тын иде. Кабул итү бүлмәсенә килеп кергәч, күкле-яшелле чәчен кабак зурлыгы итеп баш түбәсенә өеп кунган бәләкәй буйлы секретарь хатын, машинкасыннан аерылып, сораулы күзләре белән аңа текәлде. — Мин Сәетбатталов. Директорыгыз мине эзләткән икән,— диде Айзат. Секретарьның кымшанмыйча һаман карап торуын күргәч, ярдәме тияр бәлки дип, аңлатыбрак бирде. — Яшь укытучы мин. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Казаннан җибәрделәр. Шунда секретарь хәрәкәткә килде. — Ә-ә. Нина Степановна кызыксынган иде шул. хәтерлим, хәтерлим, мин хәзер,— диде дә ялг итеп кырыйдагы ишеккә кереп китте. Айзат кара дермантин өстендәге «Укытучыларның белемен күтәрү институты директоры Н. С. Плохих» дигән язуны укып алды. «Плохих!.. Нинди милләт кешесе икән бу?» дип уйларга гына өлгерде, секретарь ханым елмая-елмая килеп тә чыкты. Куллары белән килешле ишарәләп — Рәхим итегез, иптәш. Нина Степановна сезне көтә,—диде. Директор кабинеты зур ту гел иде. Түрдә кечкенә өстәл. Өстәл артында тәрәзәгә аркасы белән Нина Степановна утырган. Ул, Айзат кереп исәнләшкәч, ана каршысындагы креслодан урын күрсәтте дә, кабаклары шешенебрәк торган зәңгәр күзләрен әледән-әле нык итеп йома-йома, аның ник керүен исенә төшерергә теләгәндәй карап торды һәм кинәт кенә калын матур тавыш белән бераз сузыбрак. — Сезне татар теле һәм әдәбияты белгече дигәннәр иде. Дөресме?—дип сорады — Дөрес әйткәннәр, Нина Степановна. — Ә ә, бик хуп. бик яхшы, иптәш. РСФСРнык егерме сигез өлкәсендә һәм автономияле республикаларында татар мәктәпләре бар Безнең өлкәдә дә алар күп, бик күп. Шуңа күрә безгә лә татар кадрлары бик кирәк. в Әдәбиятның искиткеч бай мирасыннан файдалана алу безнең укытучыларның һәм укучыларның гаять зур бәхете түгелмени? Бу турыда Максим Горький нәрсә дигән? Максим Горький бу турыда бик хаклы рәвештә: «Безнең әдәбиятыбыз — безнең горурлыгыбыз...» дигән. Сез менә... Шул вакыт телефон шалтырап, Нина Степановнапың сүзен бүлдерде. Ул, трубканы колагына куеп, бер-ике минут чамасы тыңлап торды. Аннан үзенең калын матур тавышы белән җавап бирә башлады: — Юк, юк, география укытучылары бер айга килергә тиеш. Уку шуннан да ким була алмый... Ни өченме? Менә ни өчен, иптәш, чөнки география фәненең тормыштан артта калырга хакы юк. Тормыш география фәнен искиткеч тизлек белән үзгәртеп тора. Менә шуның өчен дә алар унбиш көнгә түгел, ә төгәл бер айлык курска килергә тиеш. Шунда гына эшебезнең нәтиҗәсе булуы мөмкин. Нәрсәнеме?. Әйе, үткәнне һәм бүгенгене! Үткәнне һәм бүгенгене!.. Трубканы сак кына куеп, сул кулы белән арган күзләрен сыйпап алды. Аннан сон яңадан Айзатка карап: — Районо мөдирләре җәфалый,— д»:де.— Берсенең дә укытучыларын авда-монда җибәрәселәре килми. Ә без «анда-.монда»мыни? Түгел. Без — өлик, юк, Хрнст-офор Тер-Казаровнч!.. — Нина Степановнак Айзат дулкынлана башлады. — Туктагыз әле, иптәшләр! Ник минем үз фикеремне дә тынлап карарга теләмисез? Христофор Тер-Казарозич ябык кулларын кушырып күкрәгенә куйды. Аның йөзе җитдиләнде, күзләре ялтырый башлады. Ул нык тавыш белән өзепөзеп: — Иптәш Сәетбатталов, без сезнең фикерегезне ишеттек инде. Бу — эшлекле сөйләшү. Без мәктәпләр язмышы белән шаяра алмыйбыз. Без сезгә ике эш тәкъдим итәбез: я институт, я авыл мәктәбе. Уйлагыз һәм фикерегезне иртәгә кереп әйтегез. Чыгарга мөмкин. Хушыгыз! — диде. Айзат, сүзнең кинәт болайга борылуына аптырап, саубуллашырга да онытып чыгып китте. Тышта суык җил исә һәм яңгыр тамчыларын кыеклатып биткә сибә иде. Үләннәр дә яңгыр белән юыла-юыла аптырап беткәннәр, су эчеп туйганнар һәм хәзер, иелгән башларын күтәреп күктән кояш эзләргә теләгән шикелле, тын гына торалар иде. Ике яктан да сукмакка авышкан ул үләннәр Айзат үткәндә аның чалбар балакларын чылатып калдылар. Айзат койма янына килде, текә яр астында шадраланып айкалган болганчык дулкыннарга карады. Ул басып торган яр бик текә булып, аннан соң елгага кадәр йөз— йөз илле метрлап ара бар иде. Яр астыннан адым саен диярлек чишмәләр чыгып бөтен елга буен кеше керә алмаслык сазлыкка әйләндергән. Ара-тирә, бәләкәй утраулар шикелле, алабута, песи койрыгы һәм газета битедәй киң әрекмәннәр котырып үскән урыннар калкып тора. Су читендә, түгәрәк бүксәләрен соры дулкыннарга каршы куеп, пластмасс уенчыклар шикелле бер оя ак каз тирбәлә. Елга уртасыннан, кабыргасына чулт-чулт бәрелгән салкын дулкыннардан курыкмыйча, печән төягән моторлы көймә бара. Икенче як ярда — суднолар ремонтлау заводы. Аннан доң-доң, чаң-чаң тимер тавышлары ишетелә, һаваны, аҗаган уйнаган шикелле, сварка утлары яктыртып җибәрә. Тимер тавышлары моңлы, сварка утлары тонык. Заводның теге ягында тайга. Киткән саен җәелә һәм куелана барып, кошлар очып җитмәслек җирләргә сузылган. Җилкәсенә болытлар һәм яңгырлар басып тора. Тайгага да авыр, аңа да күңелсез, ул да кояшны сагынган сыман күренә. — һе, кызык әле бу, менә, тора торгач бер амин,—диде Айзат (бер карарга да килә алмый аптыраган чакларында аның шулай сөйләнеп куя торган гадәте бар иде) һәм, кысык кара күзләрен тагын да кыса төшеп, бер көрсенде дә, ни булса да булыр дип, ак плитәләр җәелгән сукмак буйлап тулай торакка төшеп китте. Коридорда, түшәктәй аркасын быгыр-быгыр кайнаган титанга терәп, яңгыр тавышын исе китеп тыңлагандай тын гына уйланып. Беатриса түтәй утыра иде. Айзат килеп кергәч, уфылдап кымшангандай итте, урындыгы да аңа кушылып шыгырдап куйды. — Явамы, җаныем? — Ява,— диде Айзат, юеш чәчләрен тарый-тарый.—Эре яңгыр гиз туктаучан да—туктамый: күкнең төбе тишелгән. Ник кирәк инде шул кадәр... Кемгә файда... — Файдасы юк инде, җаныем, анысы хак. Көзге яңгыр җирне генә күгәртә. Әмма безгә әллә ни зыяны тими. Корыда арка җылытып тик утырабыз. Эпекәйне харап итә менә, эпекәйне, җаныем. Тәннең азыгы— эпекәй. Ничә тәүлек ура алмыйлар. Шытып, череп, суга агып, туфрак белән буталып әрәм-шәрәм булып бетә инде эпекәй, бетә инде эпекәй. И алла... — Бетмәс, Беатриса түтәй, хафаланма. — Ничек хафаланмыйсың! Коя бит. Әле кибеттә энекәйләрнең кы- рык төрлесе тулып ята. Шул хәтле әшәкеләндек: күмәчләр әле генә мичтән чыкмаса. җылысы кулга беленеп тормаса — талашабыз. Шула рнын җәзасын күрсәтмәсен... Халык оныта. Ачлык азабын күрмәгән — икмәк кадерен белми шул. Беатриса түтәй күкрәкләрен калкытып уфылдады да мич башыннан шытырдап кипкән әрдәнәләр алып титанга якты. Сагызлы әрдәнәләрне гөлт итеп ут элеп алды. Титан көпшәсеннән кайнар пар бөркелә башлады. — Син ничек уйлыйсын, җаныем, бездә эпекәйнен ничә еллык запасы бар икән? Ходай күрсәтмәсен дип әйтәм. теге нәрсәләр — фаш ютлар тагын чукына башласа, аптырап калырлык түгел микән? Айзат, титан янында юеш кулларын җылыта-җылыта, рәхәтләнеп көлеп куйды. — Юкка борчыласың, Беатриса түтәй,—диде — Бездә икмәк бар. Менә уйла: узган ел без СССРдагы һәр кешегә бишәр пот икмәк үстердек. — Кеше саен бишәр пот? — Бишәр пот. — Мина да биш пот туры киләме, җаныем? — Сиңа да. Беатриса түтәй. — Балаларга дамы? — Советлар Союзында яшәүче бөтен-бөтен кешегә. — Күп икә-ән... Ә минем биш балам ачтан үлде Биш пот, дин! Исән яшәсә ана да булыр иде,— диде Беатриса түтәй, шаккатып — Шул хәтле эпекәйне чәчәргә, үстерергә, жыеп алырга кирәк бит, җаныем, ә?.. Җен гыйлеме, җен тырышлыгы бар диярсең бу адәмдә Кая. тагын начальствога менеп төшим әле. Колакларына ни тукыйсын! Кышлар җитә, җаныем, утын кирәк... Ә син кереп ял ит. Утын кирәк, утын Кышлар җитә.. Беатриса түтәй, кесәсеннән бер төргәк ачкыч алып, ни өчендер селкеп, чыңлатып карады да уфылдый уфылдый чыгып китте. Айзат та. «Тәмле тамак> кафесына барып кайтмакчы булып, аның артыннан чыкты... 5 Кафедан чыккач, ул урамнар буйлап китте. Ул тагын өзелеп Чәчкәне сагына башлады Юк, сөекле хатыныннан аерым яши алмаячак Айзат. Сөйгәнең еракта булгач, көн яктысы күзгә күренәмени! Җиреннән аерылган жнде ел җылар. ярыннан аерылган гомер буе җылар. Айзатның гомер буе җылыйсы килми. Аннан аерылып җир читенә китү пиемә хаҗәт! Казан мәктәбендәге укучылар да, Себернекеләр дә Совет балалары ич... Айзат үзен моңа кадәр романтика җилләре эзләүче шашкын геройга чутламады Һәм хәзер дә чутламый. Ул ашкынып алга да ашкынмаучы, артка да калышмаучы урта кул яшь кеше Яна гына өйләнеп. чибәр хатынын чын күңеленнән сөюче, гомергә сөяргә ант иткән яшь ир. Хатыны белән парлап яшәргә тели икән — моңа закон каршы киләмени! Айзат тулай торакка кич кенә кайтты. Озакламый бүтәннәр дә җыела башлады Петр Петрович та кайтты. Аның соры күзләрендә, уйчан йөзендә арганлык сизелеп тора иде. Петр Петрович өстен чишенде. Көзге алдында яртылаш агарган огын чәчләрен тарады, җылы башмакларын алып киде. Урынлыкка утырып алмаш-тилмәш балтырларын уды Айзаттан: — Я. дускай, бүген ниләр уңдырдыгыз? — дип сорады. — Эшнен рәте юк, Петр Петрович. — Нишләп? — Гел монда калдыру турында сөйлиләр. — Үзегезнең хак булуыгызга ышанасыз икән—сугышырга кирәк. Мин дә бүген бик каты сугыштым. Цисер белән дә, потребсоюз белән дә, хәтта склад мөдире һәм йөк төяүчеләр белән дә. Өлкә комитетының беренче секретарена җиттем. — Ә ни өчен сугыштыгыз, Петр Петрович? — Шифер өчен... Үзебезнең МСО ', юкка мин дә тук дип, тик утыра. Шушыннан юлларга туры килде. Юкса Күл-Сарай директоры, түбәмә су үтә дип, җанымны ашый. — Ә сез ашаттыгызмы? — диде Айзат, ышанмыйчарак. Петр Петрович аңа көлемсерәп карап торды. Сары кашларын уйнатып, калын тавышы белән көлеп җибәрде. — Ашыйлар, дускай, эһ тә итмиләр. Куркып тормыйлар. Безнең ишеләргә аны юнәтеп, моны табып, теге теләген, бу теләген үтәп торырга тиешле кеше итеп карыйлар. Петр Петрович, аяк балтырларын массажлый массажлый, җитди итеп: — Ә мин сезгә, дускай, һичнигә карамыйча, бу шәһәрдә калмаска, авыл мәктәбенә китәргә киңәш бирер идем,— диде. — Мин әле дә монда калмыйм бит, Петр Петрович. — Ниятегезне беләм, тик тормышта һәр төрле көтелмәгән борылышлар булырга мөмкин. Язмыш борылышлары... Ә шулай да дөресен генә әйтегез әле, дускай, сез ни өчен Казанга шул кадәр атлыгасыз? Сәбәбе — хатыныгыз гынамы? Айзат карап-карап торды да, ул белгәннән зыян булмас, бәлки файдасы тияр әле дип, аңа үзенең аспирантурада укырга нияте барлыгын сөйләп бирде. Петр Петрович аны бүлдерми-нитми игътибар белән тыңлап торды. Аннан, җитди итеп: — Сезгә нәкъ киресен эшләргә кирәк,— диде.— Монда ике-өч ел укытырга, Себер татарларының диалектын өйрәнергә кирәк. Ул бик үзенчәлекле, бай. Сезнең өчен менә дигән материал. Соңыннан Казанга яртылаш әзер диссертация белән кайтачаксыз. Андагылар монда җибәреп кулыгызга фән ачкычын да тоттырганнар. Сезнең фән юлыгыз нәкъ менә шушы җирләрдә башлана да инде. Татар галимнәре өчен бөтенләй кеше кулы тимәгән яңа тема бу. Хәер, университет укытучы- ларыннаи монда йөрүчеләр булды. Мәсәлән, бер ханым. Ул үзе шушы яклардан диләр. Шушында туыпүскән. Себер татарлары диалекты турында ике китабын мин дә беләм. Ләкин болар диңгездән бер тамчы гына әле. Яңа галимнәрнең яңа эзләнүләрен, яна хезмәтләрен көтә бу яклар. Яшьләрне көтә. Сез яшь түгелмени! Мин сезнең урында булсам, үз алдыма китәргәме, калыргамы, дигән сорауны куеп та тормас идем. Казандагы укытучыларыма рәхмәт укый-укый, бу тәкъдимгә тешем-тырнагым белән ябышыр идем. Себер татарларының сөйләмен, диалектын үземнең киләчәктәге фәнни эшләремә төп тема итеп алыр идем дә эш урыныма килеп җитү белән, бер көнемне дә югалтмыйча, сүз энҗеләрен эзли башлар идем... Петр Петрович, Айзатка уйларга вакыт бирү өчен микән, җылы башмакларын киде дә, кулына ялтыр чәйнеген тотып, коридорга чыгып китте. Бераздан кереп: — Я дускай, уйладыгызмы, ни әйтәсез? — дип сорады. — Белмим шул,— диде Айзат. — Алайса тормышның теориясе түгел — практикасы хакында сөйләшик. Ансы аның зарурыйрак та, кырысрак та. Сез институтта калсагыз, куп дигәндә йөз сум хезмәт хакы алачаксыз. Артык түгел. — Ие. М С О — колхозара төзелеш оешмасы. — Сез—яна гына институт бетергән студент кеше. Эшли башлау белән кеше төслерәк киенергә кирәк. Дөресме? — Соң... билгеле инде. Студент акчасына.. — Сез яшь кеше. Хәзерге заманда шәһәрдә яшь кешегә күңел ачарлык нәрсәләр күп. Атлаган саен. Ләкин аларның барсына да акча кирәк. Акчаң булмаса, шәһәрдә бер стакан су да эчә алмыйсын, ф Дөресме? — Дөрес. 2 — Бабайлар «шәһәрне макта, авылда тор» дип юкка гына әйтмә- | тәннәр. Ярый. Инде килеп, торак мәсьәләсе. Сиңа кеше өстендә торырга туры киләчәк. Ай саен егерме-егерме биш сум... — ...долой! — Ашарга-эчәргә кирәк. Бәлки әле әти-әнненә дә җае килгәндә ? ярдәм иткәләргә кирәктер. Унбиш ел укыткан улларыннан ярдәм өмет ® итәргә аларның хакы бар. Тугансыз, кардәш-ырусыз кеше булмый. Тор- “ мыш бит — тегесе-монысы чыга да тора. Берәвенә пальто кирәк * Абый, әзрәк булыша алмассыңмы, ди. Икенчесе укырга кергән — сти- = пендия җитмирәк тора дип яза. Ә син сер бирмәскә тырышасың. “ йөзен белән җиргә капланырга теләмисең... Хатыныгыз килеп, тиз генә | эш таба алмый да йөрсә... Менә. я> — Мин калган тәкъдирдә аңа эш вәгъдә итәләр. — Кай очракларда биргән вәгъдәләр дә үтәлми кала. — Аңлыйм, Петр Петрович. ■ Сез .мине, дускай, зинһар, дөрес аңлагыз. Мин шәһәрне дошман ® күрүче дә, акчага табынучы да түгел. Яраткан эшең, тат> семьяң һәм 7 ' чын дусларын булганда яшәве кайда да күңелле. Тормышның әлегә 2 сез белмәгән якларын ачыклап куйыйм дидем. Җаныгыз теләгән җирдә п эшләргә хакыгыз бар, сез үзегезгә кулай карар кабул итәргә хокуклы < — Чыннан да, шәһәр күп расход таләп итә ул. Авыл җире түгел. u — Авылда әйбәт кенә, тыныч кына бер кешегә урнашсагыз, алар сезне аена егерме сумга ашагып-эчертеп, тәрбияләп тотачаклар. Авыл да ашау-эчү мул. Акча кадерле. Минем әни, акча ике төрле була. ди. Авыл акчасы һәм шәһәр акчасы. Икесенең холыклары ике төрле икән. Авыл акчасы ялкаурак, аз йөри, күп йокларга ярата Берәр төенчеккә, я сандык төбенә төшеп яттымы, еллар буе чыкмый. Ә шәһәр акчасы — киресенчә. Ул бик кыбырсык нәрсә. Бер урында һич кенә дә утырып тора алмый. Аңа гел йөрергә, бөтерелергә, һәр кемнең кесәсенә кызыксынып борын тыгарга булсын. Ул күпне белергә, күпне күрергә, күп урыннарда булырга тели. Төрле тәм томнарга да, чүпрәк-чапракка да бик ихлас, сразы күзен тондыра икән Әни аның такмагын да ишетеп кайткан. йөзләп кереп тора. йөзләп чыгып тора акчасы — Ачык нке капкасы Тапканнар бит, ә, дускай? — Халыкнын теленә генә керсен — тешләп өзә. — Менә шулай, дускай. Ни әйтергә теләгәнемне аклагансыздыр инде? — диде Петр Петрович. — Аңладым шикелле,— диде Айзат. — Иртәгә тагын үгет-нәсихәт башланса. Аю-Ятар районына кнтәм, диегез. Мин анда эч пошарга ирек бирмәм. Эш белән к^меп ташлармын. Үзенә, секелкәшкә дә сәгатьләр җитәр. Анык белән булгач, икегез аерым йорт алып урнашырсыз Бездәге табигать, бездәге киек- җәнлекләр! Яз көне мин сезгә кыр тавыгы уйнаган урыннарны күрсә тер идем. Айзатның йөрәге сулкылдап куйды. Бездәге табигать, кнск-җәнлек- ләр. ди. Калын тавышында нинди горурлык! Дөрес, һәр шөлди, минекеннән матуры юк дип, үзе яшәгән сазлыкны мактый. Петр Петровичка, шунда туып-үскәч, билгеле, үзенең салкын Себере кадерле. Адәм баласы — үз иленең лаләсе. Айзатның да туган авылы табигатьнең иң гүзәл җиренә урнашкан иде. Инде күптән, әтисе дә бала чакга, кыр ягында урман-болын, балыклы күлләр җитмәүдән җәфа чигүче өч-дүрт өй башы йөрәкләренә таянып тәвәккәлләгәннәр дә, бала-чагаларын төяп, Ык буендагы киек- җәнлек тулы, ырып-ерып йөргесез кара урманга килеп урнашканнар. Колач җитмәс юан-юан имәннәрне төпләп җир әрчегәннәр. Землянкалар казып тора башлаганнар. Алар артыннан бүтәннәр килгән. Землянкалар саны арткан. Урман кисеп урам сузганнар, урман аударып ихата урыннары әзерләгәннәр. Ул вакытларда авыл күкрәп торган урман кочагында булган. Тирә- якта кнекҗәнлекләр чабып йөргән, күз күреме җитмәс болыннарда бил тиңентен чәчәкле сусыл печән үскән, әрәмәләрдә җыеп бетер! есез балан, карлыган һәм бөрлегән, түмгәкле сазларда күгәрчен башыдай мүк җиләге, тау итәкләрендә кызыл яулык япкан шикелле булып чия һәм җир җиләге пешкән, камышлы күлләрдә чутсызчамасыз симез балыклар йөзеп йөргән. Тик урманнар әкренләп авыл тирәсеннән чигенгән, күлләр ләмләнеп саеккан. Жәнлекләрнең исән калганнары урман ешкынлыкларына, саз буйларына качканнар. Айзат башлангыч мәктәптә укыганда тау буйларындагы чиялекләр дә, Олы күл белән Бәләкәй күл арасындагы зиреклек тә, күрше авыл белән ике арада гөрләп утырган мәгърур имән урманы да юк иде инде. Аларны корытып, кисеп бетергәннәр иде. Ләкин шулай булса да табигать тиз генә бирешергә, бөтенләй үләргә теләми иде әле. Кеше белән күкрәккә күкрәк килеп тартыша, көрәшә иде. Авыл әле һаман матур иде. Айзат җиде еллык мәктәптә укый башлаган елны мәтрүшкәле болыннарга, кыр үрдәкләре, торналар, аккошлар, акчарлак-тәкәрлек- ләр гомер иткән төнбоеклы күлләргә тагын һөҗүм булды. Ыкның оҗмах сәйраны кебек гүзәл бер борылмасында аның йөгерек чиста суына таш буа аркылы ятты. Чите яшел камышлы саф күлләр болганды, шул күлләрнең куанычы һәм мактанычы булган табан балыклар, кара балыклар, өсләреннән туфан афәте давылланып үткәндәй, болганчык сулар белән актарылып өскә күтәрелде. Ык тугайларында сыср сөтенә хуш ис һәм тәм бирә торган чәчәкле печән болыннары, айлы төннәрдә каузылар III шылтыравы, чыклы таңнарда яшь тай кешнәүләре яңгырап, ат саклаучы малайларның учак ялкыннары бик ерактан күренеп торган хәзинә болыннар, малтуар утлап көрәйгән, илнең асыл егетләре каерылып печән чапкан, алар киткәндә түбәсе куккә тигән яшел кибәннәр белән бизәлеп кала торган җанга якын болыннар өстендә кара дулкыннар айкала башлады Карлыган куаклары, кызыл-кара бөрлегәннәр караңгы су төбендә каллы. Күл читләрен. Ык ярларын яшел бәрхет шикелле бизәгән, җил җил җилфердәп, карасаң арган күзләреңә ял бирә торган яшел яфраклы куе таллыклар корыды. Кошлар туган-үскән илләре өстеннән җылап бер әйләнделәр дә, бала чыгарырдай тыныч урыннар эзләп; еракларга очын киттеләр. III Каузы —ат муенына тага торган дүрт почмаклы калай кыңгырау. Язгы кичләрдә бака тавышлары янгырамас булды. Елкы көтүләре комлы ярларга күтәрелде. Табигатьнең оҗмах шикелле гөрләп торган бер төше үлде. Ана җилләр һәм дулкыннар хуҗа булды. 6 ♦ Бүлмә, гадәтенчә, бүген дә төн уртасында утын сүндерде. Айзат. « йоклап китүгә, бик матур төш күрә башлады чебиләп беткән ялан аяк- » Күк йөзе атна буе теңкә корткан елак болытлардан тәмам чистар- ~ ган һәм кояш та, ни гомер күзгә-башка күренмичә болыт артында < качып ятуы өчен акланырга теләгәндәй, шәп кенә кыздыра башлаган ь * иде. Вак-вак күлдәвекләр ялтыраган юеш юлдан, басулар өстендә тирбәлгән рәшә сыман, дерелди-дерелди җылы пар күтәрелә иде Шулай кояшта арка җылытып рәхәт кенә утырганда, борылыштан гүли-гүли зур МАЗ килеп чыкты. Аның артыннан икенчесе күренде, өченчесе... тугызынчысы. Тугызының берсе дә утыртмас микәнни? Петр Петрович машиналар каршысына чыккан иде инде. Бик тәвәккәл кыяфәттә кул күтәреп тора иде. Айзат та, сулы канауны сикереп, аның янына килеп басты. Алдагы машина туктады Шофер тәрәзәгә башын тыгып, төксе генә тавыш белән: — Ни бар? — дип сорады — Сез, дускай, Аю-Ятар аша үтмисезме? — Үтсәк соң? — Безне дә утыртмассыз микән? Шофер майга каткан кепкасын күтәреп башын кашыды. — Юлның ничек икәнен күрәсезме3 Арттагы машиналар түземсезләнеп кычкыртырга тотындылар — Ничек тә кайтырга кирәк иде шул. Укытучыларның август киңәшмәләре җитте. — Ну, ярый, утырыгыз. Ләкин кисәтеп куям машина батканда кулларны кесәгә тыгып торыштан булмасын. Саз уртасында ташлап калдырырмын. — Рәхмәт, дускай! Әрҗәдәге кешеләр Айзат белән Петр Петровичны җәһәт кенә өскә тартып алды Машинага нефтьчеләр өчен кирәкле кораллар салынган авыр такта яшиклар. өч җәпле бораулар һәм Айзат белмәгән төрле тимер-томырлар төялгән. Әрҗә түрендәрәк, шул ящнклар өстендә, берничә кеше утыра нде. Машина, арт тәгәрмәчләре белән салулап, кузгалып китте. Аньщ артыннан тезелешеп бүтәннәре иярде. Айзат белән Петр Петрович, җайлырак ящиклар табып, бортка терәлеп утырдылар. Айзат машинадагы- ларны «кәртечкәгә» төшереп алды. Түрдә өстенә соры плащ, башына шундый ук соры берет кигән, сап- сары озын толымлы, очлырак иякле, кечкенә гәүдәле сылу кыз утыра. Аның янында кара чехоллы зур чемодан. Чемодан өстендә, машина чайкалган саен селкенеп, менә-менә төшеп китәм дип, чәчәкле зонт ята. Кыз бер кулы белән борт читенә тотынган, икенчесе белән калку күкрәкләре өстенә салган алтын толымнарын учлаган да артка карап бара. Кыз янында, очлы тезле озын аякларын җайсыз бөкләп, башына козыреклы мех бүрек, өстенә бөрмә билле кыска пальто кигән, каратут йөзле егет утырган. Алтын кысалы күзлеге һәм кыска куе сакалы аны XIX йөз интеллигентларына охшата. Машина чокырга туры килгән вакытларда ул кызга елышып куя, аннары читкәрәк тартыла. Елмаеп нидер әйтә. Елмайган чакта эре ак тешләре ялтырап китә. Алардан болайрак чип-чиста кырылган какча янаклы, туры борынлы уйчан кеше утыра. Аның күз төпләре бераз күгәреп, озак йоклама ган кешенеке кебек шешенебрәк тора. Ул, күршеләренә сиздермәскә тырышып, вакыт-вакыт көрсенә. Еш-еш төкереген йота. Шул чакларда аның чыпчык күкәе кадәр бугаз төене калтырап куя. Ак күлмәгенә искерәк кара галстук таккан. Күп йөреп төсе уңган эшләпәсенең бер чите, туры гына торырга теләмичә, уң колагы өстенә салынып төшкән. Яка читләре сары күн белән каеп тегелгән телогрейкасына төрле төймәләр тагылган. Аның кирза итекләре һәм туп кебек түгәрәк юл капчыгы гына яңа. Ул, текәлеп-текәлеп, арттагы машиналарга, пычрак юлга, өстенә сары тәңкәләр шикелле сары каен яфраклары, нарат- чыршы энәләре сибелгән сулы канауга, агачларга карый. Аңа каршы бишенче кеше утырган. Аның тулы йөзе туктаусыз елмаеп бара. Соры күзләреннән шаянлык сибелә. Ул һич кенә дә тик утыра алмый. Кыбырсый да кыбырсый. Кызыл буй сызыклы галстугы кыйшайган, бер якасы өскә, икенчесе аска карап тора. Очлы башлы шәп туфлиена һәм чалбар балакларына балчык чәчрәп беткән. Пинжәгенең аскы төймәсе генә эләктерелгән. Шакмаклы кепкасы ящиклар арасына төшеп кысылган. Кепкасы янында ике мылтык чехолы ята. Ә ул үзе боргалана, елмая, сикереп киткән чакларда ухылдый, кычкырып куя. Җай килгән саен юлдашларына сүз кушарга, әңгәмә бәйләп җибәрергә тырыша. Ләкин алар үзләре дә машинага шәһәрдә генә утырып, ныклап танышырга да, сөйләшергә дә өлгермәгәннәр бугай әле. Шуңа күрә теле кычытып барган Аучыга (мылтыклы булгач Айзат аны аучы дип уйлады) яңа кешеләрнең пәйда булуы бик хуп килде. Ул аларга утыру белән әзрәк хәл җыярга, тын алырга ирек бирергә теләгәндәй текәлептекәлеп карап барды да, ахырында түзмәде, булды, җитәрлек ял иттеләр дип уйлады, күрәсең, тамагын кыргалап сорау бирде; — Гафу итегез, сез кая кадәр барасыз? — диде. — Аю-Ятарга,—диде Петр Петрович. — Гафу итегез, барасызмы, кайтасызмы? — Кайтабыз. — Мин дә кайтам. Тик сездән арырак. — Э-э. Яңа кешеләрнең сөйләшергә атлыгып тормавы аны бераз уңайсыз хәлгә төшерде. Ул бүтән сорау бирергә яхшысынмыйча, тамагын кыр- галады да юлга карап бара башлады. Айзат тайга урманнарын моңарчы поезд тәрәзәсеннән генә күргән иде. Менә хәзер ул аңа бик якыннан карап бара. Ләкин тайганың Татарстан урманнарыннан аермасы юк. Шул ук каен, нарат һәм чыр- шылар үскән гади урман. Тик каеннар гына иртә саргайган. Әле август ахыры гына, ә инде аларга моңсу сары төс йөгергән. Күлле һәм сазлыклы урыннарда каен урманын зирек белән усак урманнары алыштыра. Әледән-әле төп-төз юл шикелле булып еракларга сузылган дилән- кәләр, урманны ярып үткән тимер аяклы электр линияләре күзгә чалы нып кала Урман чигенгән урыннарда салам эскертләре белән чуар- ♦ лантан иген басулары, сабаклары көеп егылган бәрәңге басулары күре- х нә. Еш кына эре һәм вак авыллар, алар арасындагы начар юллардан - әкрен генә үрмәләгән машиналар, бик күп күл-елгалар, бик күп күпер- п ләр килеп чыга. «Нәкъ бездәге шикелле,— дип уйлады Айзат,— аермам сы юк». £ Машина бүрәнә күпердән дөбердәп чыкты ла сирень куаклары, яшь S чыршылар үскән төзек һәм яңа зират яныннан үтте. S 7 О Айзат белән Чәчкә бер көнне яшәү һәм үлем турында бик озак 7 бәхәсләшкәннәр иде. Әле кайчан гына! Уйласаң, кичә генә кебек. Кара- □ саң, инде озын җәй үткән, көз җиткән Июнь ае иде. Студент халкының н тыз-быз килеп, утка-суга төшеп, тамактан калып йөргән чаклары. * Айзат имтиханнарны дәреслекләргә ябышып ятмыйча, конспект J ятламыйча, үзе уйлаганча сөйләр!ә күнексә дә, Чәчкә лекцияләрне генә о түгел, шул лекцияләргә тәкъдим ителгән өстәмә әдәби материалларны * да җентекләп өйрәнеп чыгучы, төгәллек яратучы кеше булганлыктан. я быелгы имтиханнар вакытында Айзатка да гел китаплар күтәреп йөрер- п гә, бик тырышып укыгандай күренер! ә туры килде. Алар һәр көнне иртән Идел, Казанка буйларына, парк-бакчаларга 4 китеп, кичкә кадәр «зубрить итеп» яталар иде. * Күңелле чаклар, бәхетле чаклар! Кире кайтмас чаклар. Бер көнне алар Максим Горький исемендәге культура һәм ял паркына барып чыктылар. Әле иртә булганлыктан, көлке бүлмәләре, аттракционнар эшләми иде. Шуңа да карамастан, дәү паркның күләгәле эскәмияләре, куак аслары, чирәм өсләре, Казанкага төшә горган чокыр-чакыр буйлары — һәммәсе ял итүче халык, бала-чага, имтиханга әзерләнүче шәрә аркалы студентлар, укучылар белән тулган. Кеше күзенә бәрелми торган ышык урыннарга ия чыгып беткән. Айзат белән Чәчкә, анда кагылып, монда сугылып, аптырап йөрделәр дә зират астындагы юан өянкеләр күләгәсенә килеп урнаштылар. Монда да алар теләгән тынычлык юк иде югын. Өстә зират, аста ашъяулык-ашьяулык бәрәңге җирләре. Алар аша кешеләр Казанкага су коенырга үтел-сүтеа йөриләр, шәһәр ягыннан трамвай чыңлаулары, өстән аэродромга төшәргә барган самолет гөрләүләре, Арча тимер юлыннан поезд шыкылдаулары, Казанка ягыннан су коенучы һәм пляжда ятучы халыкның дулкын шаулавыдай өзлексез гөжләве ишетелеп тора иде Ләкин нишләмәк кирәк? Алар сәгать текелдәсә дә йоклый алмый азапланучы бәндәләр түгел ич. Өянке төбенә газеталар Һәм, Чәчкәнең сумкасыннан алып, иске одеал җәйделәр дә, трусик белән купальниктан гына калып, китап «кимерергә» тотындылар. Кояш күтәрелеп, өянке күләгәсе икенче урынга күчкәч, одеалларын өстерәп күләгә артыннан үзләре дә күчтеләр. Айзат газетадай икесенә дә эшләпә ясады. Чәчкә җаны-тәне белән немец теленә чумса да. Айзатның башына һич нәрсә кермәде. Тирә яктагы шау-шу дикъкатен гел читкә тартып торды Кыбырҗыдыкыбырҗыды да, ахырында түзмәде, китабын яфрак кыстырып ябып куйды. — Уф. әйдә су коенып килик, Чәчкә,— диде. — Әле килгәндә генә Кремль буенда коендык бит,—диде Чәчкә. — Кыздыра, чыдар әмәл юк. — Уникегә кадәр укыйк инде. Айзат Мин бу бүлекне бетерим. Айзат авыр сулап тагын сузылып ятты Тау өстендә агарып күренгән кабер ташларына карап: — Әнә кемнәрнең имтихан дип иза чигәселәре юк. Гүрләре дә сал- кынча, рәхәт,— диде. Чәчкә китабы белән аның аркасына сукты: — Тәүбә диң, юньсез, юраганың юш килсә! — Мин юрамыйм ич. әйтәм генә. — Андый нәрсәне әйтергә түгел, уйларга да ярамый. — Кара әле, Чәчкә... — Укы әйдә, укы! — Баш авырта. Әзрәк ял итик. Кара әле зиратка гына. Йөз еллар буе күпме кеше күмелгән. Анда исемлеләреннән исемсезләре күп. Кеше туган, яшәгән, кайгырган, шатланган, менә безнең шикелле мәхәббәт хисләреннән исергән, өйләнгән, хезмәт иткән, яраткан эше булган, ул да без басып торган җирләрдә йөргән, ә бер бәхетсез көнне шыпырт кына дөньядан китеп барган Анын кояшы баткан. Күпмедер вакыт үткән — без инде аның яшәү-яшәмәвен дә. исемен дә белмибез. Аның дуслары да, туганнары да, балалары да юк — гомумән аны белүче юк. Кызганыч бит, әйеме? — Син бик хисләргә бирелүчән. Кызганыч, әлбәттә. Тик нишлисең,— табигать законы. Әҗәлгә чара юк. — Дөрес түгел бу закон. — Төзәт. — Илле ел, алтмыш, житмеш ел буе кеше укый, өйрәнә, тәҗрибә, акыл жыя. Шул тәҗрибәсе белән рәхәтләнеп хезмәт итәсе, гомер буе нинди каршылыкларны жинә-жиңә. интегә-интегә туплаган ан-белемен тормышта кулланасы, файдасын күрә башлыйсы урында—үлә дә китә. Дөресме әллә шул закон? Кыргый закон бу, гуманизм кагыйдәләренә капма-каршы. — Ә син, Айзат, болар турында уйлама. Әле безнең яшисе бар. Әгәр һәр кеше синең шикелле фикер йөртсә, тормыш үсүеннән, алга баруыннан туктар иде һәм, ахыр килеп, дөнья бетәр иде. Монысы инде, минемчә, шулай ук тормыш законы, тик психологик закон. — Дөрес. Ләкин без дә шулай югалырбыз бит. Үләрбез дә тынарбыз. Мин дә, син дә. Ә минем сине бер кайчан да югалтасым килми. Чәчкә, гөл чәчкәсе шикелле балкып, мәңгегә минем каршымда торырга тиеш. — Кайгырма, мин синнән аерылырга теләмим. Мин мәңгегә синең белән булачакмын. — Рәхмәт! Кайчакта күңелгә әллә нинди ерундалар килә дә бозлы суга чумгандай чиркәнеп китәм. Без — ике исәр, әйеме? — Ялгышмасам, исәрләр монда берәү генә шикелле. Бер кеше дә эзсез югалмый, исемнәре, эшләгән эшләре кала. — Геройларның. — Чын кешеләрнең. — Без бәлки чын кешеләр дә булырбыз. Тик исемнәребез, белмим, гасырларга күчәр микән5 Безнең һәйкәлләр янында пионерга кабул итүләр булыр микән? — Бөтен кешегә дә һәйкәл куя башласалар, җир өстендә урын житмәс. — Моңа хәтле безнең шикелле гади укытучыларга ничә һәйкәл куйганнар? Я, әйт әле, ничә, беләсеңме? — Без әле укытучы түгел. — Булырбыз. Анысы кыен түгел. Ә менә авыл укытучысы килер буыннарга исемен калдырып китә алыр микән?! — Яраткан эшем булса, ул мина рухи ләззәт, туган илемә файда бирсә, коллегаларым мине хөрмәт итсә, тәнем сәламәт булса — мин тормыштан канәгать. Артыш кирәкми. — «Артыш», синеңчә, нәрсә? — Артыгымы? Данга, исемеңне мәңгеләштерергә омтылу. — Эһем, эһем. Син мине дөрес аңламагансың икән, Чәчкә. Мина « дан кирәкми. Мин бер ерак авылдагы гади укытучыга караганда ВУЗ. х я фәнни институттагы галимнәр илгә күбрәк файда китерә, дип әйтергә 2 генә телим. Әллә мин хаклы түгелме? g — Кешесенә һәм эшенә карап. Профессорлар арасында да карьерист ... адәмнәр булырга мөмкин. i — Синең әтиең әллә карьеристмы? — Түгел. Ул җаны-тәне белән фәнгә бирелгән, ул фән өчен генә | яшәүче кеше. Тик хәзер сүз аның турында түгел. Синең турыда Ё — Минем турыда? Менә тагы, мин әле кайчан профессор булдым’ , — Булырга хыялланасың түгелме соң? — Генерал булырга хыялланмаган солдат юк диләр. Биек тауның ~ томаны да биек. Кабатлап әйтәм, мин үзем дә бер ерак авыл мәктәбен- 2 дә балалар укытуга караганда, аспирантура бетереп институтларда ь эшли башласам, мәгариф системасына үземнән күбрәк өлеш кертер » идем, мин моңа шатланыр гына идем. Бу — гаеп түгел. Сәетбатталов | лар нәселеннән әле моңарчы галим чыкмаган. — Эх син, мактанчык. Эрләмәгән-сукмаган, ди. Галим дә булып * куйды. • 2 — Ялган тыйнаклык күркәм гадәт түгел. Су түбәнгә омтыла, кеше югарыга. ' 2 — Әйдә, әйдә, укы, хөрмәтле галим, укымасаң, академик була я алмассың. Надан академикларны яратмыйлар * — Башыма чорт та керми. Коенып чыгыйк әле. — Укы! — Мәрхәмәт итегез’ Бу колыгызның тәк тә дивана мие быгырдап кайный башлады — Әйдә алайса, түзмәс жан. Алар, кырык якта кырык төрле халык кырылып торуына әһәмият бирмичә, кочаклаштылар да үбештеләр Яшьлек көче белән сөю хисе күңелсез уйларны суга барып житмәс борын ук юып төшерде. Дөнья түгәрәкләнде. Күктәге кояш янына бәхет кояшы менеп басты. Алар, кулларын тотышып, шәрә аякларын шул ике кояшның якты нурларында ялтырата-ялтырата, көлә көлә иркә дулкыннар эченә йөгер теләр... 8 Бер урынла машиналары баткач, аны төшеп эттеләр дә тагын үз урыннарына менеп утырдылар Колонна әкренләп тагын чакрымнар жыя башлагач, күңелләнеп киттеләр Б\ тукталыш бер-беренә якынаерга, күптән кычытып килгән телләрне кашырга уңайлы сәбәп булды. Сөйләшә башладылар. Яшь егет алтын кысалы күзлеген рәтләп куе сакалын сыпырып алды, бүтәннәргә күз төшереп елмайды — һә, торф чыгаручылар бригадасына әйләнгәнбез бит,— диде. — Ә ни өчен торф чыгаручылар’— дип сорады кыз Егет, күршесенең үз сүзен игътибарсыз калдырмавына шатланып - Өсләрегезгә карагыз әле.— диде Башкалар да елмаерга мәжбүр булдылар: бит-куллары, өс-башлары саз пычрагына буялып беткән иде. Аучы шакмаклы кепкасы белән маңгаен сөртәсөртә: — Я, беттеме, инде хәзер беттеме? — дип төпченде һәм кеткелдәп көлеп җибәрде. — Хатын әйтер, ю-ук, парень, син минем ирем түгел, минем ирем калага җыелышка киткәндә болай пычракка батмаган иде, дип әйтер. Аның юк кына нәрсәдән дә тәм табып рәхәтләнеп кеткелдәвеннән бүтәннәр дә көлде. Карагыз әле, җәмәгать, бергәләшеп шактый җир үтәсе бар, ә без исемнәребезне дә сорашмадык, танышырга кирәктер бәлки дип, һәм бу тәкъдимне барысы да бик хуп күреп, тиз арада танышып алдылар. Үзләре белән иңгә-иң терәлеп утырып баручыларның кем икәнлекләре ачыклангач, иркен сулап куйдылар, тартынуларын онытып, уйнап-көлеп, сөйләшеп барсаң юл үрчемле була дип, гади генә сөйләшә башладылар. Машина әрҗәсе җыйнакланып, җылынып киткәндәй булды. Араларындагы бердәнбер кыз музыкант булып чыкты. Мәскәүне ташлап, геологлар базасына бара икән. — О-о, Тамара, Тамара! — диде аның күршесендәге егет, тәэсирләнгән күренергә тырышып,— Тамара дисәләр, күз алдыма Кавказ килеп баса. Лермонтовның «Мцыри»ы. Сез ул поэманы беләсезме? — Беләм. — Яратасызмы? — Яратам. — A-а, ул гүзәл әсәрне яратмыйча мөмкин түгел. Аның һәр юлы арфа кыллары шикелле чыңлап тора. Хәтерлисезме: Высокий дом, широкий двор Седой Гудал себе построил.. Тамара шигырне дәвам итте: С утра на скзт соседних гор От стен его ложатся тени. В скале нарублены ступени.. Княжна Тамара молодая К /Храгве ход!гг за водой. — Браво! — диде егет.— Лермонтовка гашыйк тагын бер кешене очратуыма бик куанам. — Нурбак туган, үзеңне гашыйк итмәсен,— диде Аучы һәм Тамарага карап көлеп куйды, җайлап утырды. Ләкин егет югалып калмады. — Әгәр шулай булса, мин үземне бәхетле адәмгә хисаплар идем. Кызганычка каршы, соңдыр дип уйлыйм. Тамарабызның да Демоны булмый калмас. Тамараның чынлап та «Демоны> бар икән. Ул ерак тайгадагы геологлар базасында повар булып эшли икән. Тамараны чакырып инде алты телеграмма суккан. Тамара тартынып тормады, ул телеграммаларны кесәсеннән алып күрсәтте. Хәзер аның нәкъ базага, кияве булачак кеше янына күчеп баруы икән. Петр Петровичның йөзе ачылып китте. — Молодцы.— диде ул.—Без нәкъ аның ише осталарга мохтаҗ. Геологларыбыз да, нефтьчеләребез дә бар. Ә менә аларның тамакларын туйдыру хакында уйлаучылар сирәк. Тамара аның белән килеште. — Менә шул-шул. Сез дә аның сүзләрен әйтәсез. — Ә сез бергә укыган идегезме әллә? — Юк. Ул армияда укыган Москвада бик зур ресторанда эшләде. — Кинәт кенә күнәргә уйлаган — эшен ошатмадымы? — Кешеләрен. — Ничек? Ул бик кызу канлы Башына уй кердеме — чыгар димә. Тоткан жиреннән сын чыра. Бер көнне кайтты да, расчет алдым, ди. Нигә, дим. Повар эше барыбер язучылар, композиторларныкы шикелле ижат эше. ди. Мин, ди, гөн йокламый, бөтен жаны.м-тәнем белән тырышып әзер- ф лим, тәмле булсын, дип янам-көям, ә шул ризыкларның кайберләрен әткәләренең акчаларын туздыручы жыен малай шалай, тәмәке тартучы о чәрелдек кыз кыркый, алдына ни килгәнне карап та тормыйча, аракы артыннан ватып-жимереп чәйнәп йоткан чакта йөрәгемә кан сава, ди. Китәм, үзем шикелле, эшләрен чын ижат дип эшләүчеләр янына китәм. ичмасам, әзерләгән ашымны чын кешеләр ашасын, елмайсыннар, күңел- Ь ләре күтәрелсен, тагын да тырышыбрак эшли башласыннар, ди, әйеме? £ Аны ничек уеннан кайтарасын! Кичте. Җир читенә китсә китте, әмма 2 үзенекен итте. Хатында, монда бер әрәм тамак та юк, ашларымны бик яратып ашыйлар, үземне кулларында гына күтәреп йөртәләр, дип яза ♦ иде, әйеме? Болан итеннән яңа салат уйлап тапкан, шигырьләр яза = башлаган, әйеме?.. = — Язучы авылда туа, шәһәргә шуа, дигән булалар, киресенчә икән 3 бит,—дип көлде Аучы.— Хикмәт чыкмый калмас моннан, чыкмый » калмас. я Нурбакның күзләре очкынланды: — Тамара, мин сезнең ул үз сүзле Демоныгыз турында кайчан х булса да уңай фельетон язачакмын — Хикәягезгә мине дә өстәп куярсыз,— диде Тамара, көлеп.— Без* бит хәзер икебез бергә эшләячәкбез, әйеме. Бәлки минем дә кайчан " булса да үз көем булыр әле. -> — Булыр, булыр! — диде Нурбак. < Юл чыршы урманына килеп керде. Корыды Машиналар тнзлекләu pen арттырып, чыршы күркәләрен таптый таптый, шәп кенә бара башладылар. Тәгәрмәчләргә бәйләнгән чылбырлар, ат юыртып килгән шикелле. каты жиргә шак-шок бәрелде, салынып торган яшел ботаклар кабина түбәсенә чаж-чож сыдырылды. Андый урыннарда Нурбак — Башыгызны саклагыз! Игътибар — иелдек, игътибар — иелдек! — дип иптәшләрен кисәтә торды. Тураеп басты да кинәт: — Тиен, тиен! — дип кычкырды. Кешеләр ашыгып ул күрсәткән якка карадылар. — Кайда? Кайда? Мина да күрсәтегез әле? Кайсы агачта? Мин күрмим,— дип шаулаштылар. — Әнә теге сәнәк шикелле наратка карагыз! һәй, үтеп киттек инде. Хәер, безне күрүгә качты бугай ул,—диде Нурбак, хәйләкәр елмаеп. Аннан соң Аучының мылтык чехолларына ымлап елмайды — Автомобиль тартмасында пи шалтырап баруын белә хайван: сул күзенә пуля эләктерәсе килми — Ә нигә сул күзенә? — Сон безнең Себер аучылары турында тиеннең тиресен бозмас өчен аның күзенә генә төзиләр дип язалар ич. География дәреслегендә. \зем күрдем. — Юк сүз,—диде Аучы —Сөйлиләр тузга язмаганны Тидерерсең күзенә генә. Теге... өч чакрымнан черкинең сул күзенә ук тидергән оста Мәргән шикеллеме? Әмма әкият шул ул, парень — Ә сез үзегез болай ничә тиеп аттыгыз’ Аюлар да бардыр инде? Анысын без сорамасак та сонга таба үзегез сөйләрсез. Аучы, дөресен әйтергәые-юкмы дигәндәй, егеткә карап торды да шәп туфлиенен очлы башы белән аяк очында яткан чехоллы мылтыкларына тибеп куйды. Аннары көлеп җибәрде — Үз гомеремдә сукыр аю да атканым юк минем. — Менә сина кирәк булса — аучы!—дип көлештеләр юлчылар. Петр Петрович калын тавыш белән көлүчеләргә кушылды һәм, сары кашларын уйната-уйната: — Дускай, Себер аучыларының абруен төшермә инде, монда яңа кешеләр дә бар,— диде. — Ә-әй, булмаганны булды дип ялганлар хәлем юк,— диде Аучы, кул селтәп,— әйтсәм әйтим инде: моннан берничә ел элек кенә мылтыктан ата башладым әле мин. — Китчәле!.. — Ышанмыйсызмы? Менә! — Аучы йөзенә җитдилек чыгарып, рәттән өч мәртәбә чукынып алды.— Курка идем. Нурбак сызгырып куйды. Мотор гөжелдәвең бердәм көлү тавышы күмеп китте. Шофер, тизлекне әкренәйтеп, кабина ишегеннән башын сузды. — Нәрсә бар? — Юк, болай гына. Үзебездән үзебез көләбез. — Кызык анда сезнең. Руль тотасы юк. Мин дә рәхәтләнеп әрҗәдә генә барыр идем. Шофер төкерде дә шартлатып ишеген япты һәм газ бирде. — Сез, минем белүем буенча, район аучылар җәмгыятенең җитәкчесе бит? — дип сорады Петр Петрович.— Өлкә газетасына да яздылар түгелме? Хәтерем ялгышмаса, тәнкыйть тә, фельетон да түгел иде бугай? Аучы тагын кеткелдәп көлде. — Фельетон ди сезгә! Мактадылар. Оешма эше шәп минем. — Ничек алай килеп чыкты соң! — Нәрсә? — Председатель булуыгыз дим? — Ә-ә. Дөньяда очраклы хәлләр еш була бит. — Очраклы дисезме? — Әйе. Бу эш сезне кызыксындыра, ахры? — Иренмәсәгез сөйләгез! Башкалар да: — Әйе, әйе. Кыен булмаса, сөйләсәгез иде. Юл озын,—диештеләр. Аучы җайлабрак утырды. Тулы йөзенә тагын елмаю җәелде. — Менә болай булды... туктагыз, башта үзем көлеп куйыйм әле... Мин үзем тумыштан мондагы түгел. Дала ягыннан ун-унбиш ел элек күчтем. Бер сүз белән әйткәндә, чын сибирякка әйләнеп беттем дияр идем — аучы түгел. Мылтык тотып чыпчык та атып караган юк. Яши башлагач дуслар, иптәшләр табылды. Икесе белән бик нык дуслашып киттек. Кунакка йөрешәбез. Дотларымның берсе колга кебек озын, икенчесе төп шикелле тәбәнәк. Аларны эштә дә Тарапунька белән Штепсель дип йөртәләр. Мин дә озын иптәш белән кыска иптәш дип сөйлим, яме... Шулай бер чакны моннан ун еллар элек, эчеп утырганда, тегеләр миңа бәйләнергә тотынды. Әйдә, диләр, без сине ауга өйрәтәбез, диләр. Тайгада яшәп үз гомереңдә сыңар аю да үтермәгәч, сине моннан соң ничек арабызга кертик, ничек оялмый дус итеп йөрик, диләр. Ай-Һай, үтерерсең аюны! Тайгада торучы һәр адәм аю үгерә башласа, кая китә! Тайгадагы аю диңгездәге балык түгел лә! Чутлы, чиге-чамасы бар... Ну инде мина нишләргә? Ничек котылырга бу бәтадән? Иртәгә үк кышлауга китәбез, диләр. Әйдә дә әйдә! Ризамы да ризамы?.. Риза, мин әйтәм, тегеләрдән тизрәк котылу өчен. Сүзне икенчегә бормакчы булам. Хатын да күз кыса, кухня ягына үткән саен я боттан, я аркадан чеметеп китә. Ну, риза, мин әйтәм, өйрәтсәгез-өйрәтерсез, чукынсын, дим. ’ Мин аларны кызган баштан гына шапырыналар днп уйлаган идем. Баксаң, чынлап план корганнар икән. Икенче көнне мылтыклар, арка капчыклары асып килеп кермәсеннәрме! Шаккаттым. Хатын миннән лә бигрәк аптырады Җибәрмим, әллә нишләр, аю-жанвар чыгар, бүре тотып ашар, атылып үләр, мылтык тоткан кешеме, алла сакласын, үзенең жүләр башын үзе харап итәр, ди. Шунда минем ачу кузгалды. Ни әйтсәң дә, мин — ир, ул — хатын. Тукта, хатын, дим хатынга, кем ир монда, минме, әллә синме? Берен- . че — алла, икенче — патша, өченче — ир, белдеңме? Әзерлә җылы кием әзерлә азык-төлек — и баста £ Хатын минем гадәтне белә. дигән сүз артыннан ни кубасын да белә. Малы-что, ул мине характеры йомшак дип күршеләргә ” әйтә дә... « Ну, без әзерләндек. Озын белән Кыска, мин — өчәүләшеп кышлауга 3 киттек. Мылтыклар астык. Тегеләр мина да куш көбәк алып килгәннәр | Безне баш га Озынның кассиры унбиш чакрым ат белән илтеп куй 5 ды. Кыяк болын янында төшеп, чаңгылар белән тагын унике километр ® эчкә кереп киттек. Шунда урманның матурлыгын күрсәгез иде! Ул кар. ♦ мин сезгә әйтим. Үзбәкстан мамыгыдай күпереп тора, шикәр кебек = ап-ак. Юл-юл булып, читләре зәңгәрләнеп торган агач күләгәләре су- х зылган. Кар өсләре жәнлек эзләре белән челтәрләнгән. Нарат башла- 3 рыида, өй түбәсендәге шикелле, бүрек-бүрек кар яткан. Тирә-якта £ кошлар чыр да чыр. Әле алдан, әле арттан тук та тук тукран тавышы я яңгырый. Миләш агачында, туңган миләш чүпләп, кызылтүшләр, сары я песнәкләр тирбәлеп утыра. Көн жылы, рәхәт. Бияләйләрне билгә кыс- * тырып ялан кул бардык. © Өчебезнен дә күңел күтәренке. Кар өстен сырлаган жәнлек эзләренә s карап куанабыз. я — Ну туныйбыз киекне!—дип көлә Озын иптәшем. ” — Әлбәттә!—дип аның сүзен жөпли Кыокасы. < — Бүре үк димибез: бүре ул бер күзе белән генә йоклый, ләкин u син дә куянсыз, көртлексез кайтмассың,—диләр икесе берьюлы — Авызыгызга бал да м-ай,— дим. Артыбыздан, без салган чаңгы юлыннан, һау да һау өрә өрә Озынның Трумэн исемле дәү эте килә. Ожмах инде, ожмах!.. Дөресен әйтим, мин шунда хәтта аю белән дә хыялланып алдым. Ау йортына барып життек. Куе урман уртасындагы зур күл кырыенда икән. Күл читләре аугян усак каен белән тулган. Ул көнне безгә ауны уйларга да вакыт тимәде. Бәләкәй өй карбазы шикелле салкын иде. Билләпи менә, әзрәк утыргач, жы. ыну өчен тышка йөгереп чыктык Җиңнәрне сызганып торакны тәртипкә китерә башладык. Ишек төбендәге карны көрәп кердек. Бик һәйбәт чыршы ботагы белән идәнне себереп чыгардык. Сәке өстендәге мүкне кабарттык, ачуым килмәгәе, атнага житәрлек коры утын жыеп куйдык. Шул мәшәкатьләрдән сон рәхәтләнеп мичкә ут төртеп жибәрдек. Мич дулый дулый дөрләп киткәч, анык алдына тезелешеп утырдык, тартмасаң сүнә дип, тәмәке кабыздык. Мичтә сагызлы ботаклар коты- ра-котыра яна. Шарт та шорт кузлар агылып китә. И рәхәт, и шәп тә инде утка карап, тәмәке тартып, уйланып утыруы'. Нурбак, очлы тезләрен кочаклап утырган жиреннәң башын күтәреп сөйләүчегә карады да. эре тешләрен күрсәтеп елмайды — Без сезнең ничек аучылар жәмгыяте башлыгы булып китүегез белән кызыксынган идек,— дип. кыска куе сакалын сыйпап тора башлады. Аучы күлмәк изүен эләктерергә тырышып карады да кул селтәде. Ни өчендер торып басты. Кесәләрен актарды. ' гыр ita Шаянлык һәм күңел көрлеге сибелеп торган соры күзләре белән Нурбакка төб«л карады — Ашыккан ашка пешкән,— диде.— Монысы әле хикәянең кереш өлеше генә иде. «А»сы гына, «бжсы аның артыннан булыр — һа-а,— диде Тамара, көлемсерәп һәм Нурбак белән күзгә-күз карашып алды. Бит алмалары алланып китте. — Юл озын. Әле сөйләр сүз дә калмас. Аптырап утыра башларбыз,— диде Аучы. Өзелгән хикәятен ялгап җибәрде: — Без беренче көнне ау дигән операның прелюдиясен генә уйнаганбыз икән әле. Мин икенче көнне урманга чыгып ике-өч мәртәбә шартлатып атып керербез дә шуннан соң тәртәне кирегә борырбыз дип уйлаган идем. Юк икән. Себер авы дигән нәрсә, иптәшкәй, полный опера икән, балет, фантазия, кантата — тагын әллә нәрсәләр икән. Ашап-эчкәч, ялкаулыкны ташларга вакыт, шаярдык — җитте, диделәр дә болар, җиң сызганып эшкә тотындылар. — Син карап, өйрәнеп тор,— диделәр миңа —Без сине чын аучы итәргә сүз бирдекме — бирдек. Хәзер без менә куян тотарга әзерләнәбез. Капчыклары, әйтәм аны, бик авыр иде — тыкмаган әйбер калмаган икән. Ин әүвәл җеп йомгагы итеп чорналган нечкә генә йомшак тимер чыбык алдылар. Аны берәр метр итеп кисеп, иллеләп тозак ясадылар. Шул арада Озын дус куе итеп чәй кайнатты һәм шул хуш исле II сорт индийский чәйгә учлап тоз тондырды. — Харап иттең,— дип кычкырдым мин. Сөйләп бирсәләр — исләрем китте. II сорт һинд чәе, беләсезме, кемгә икән? Куянга! Кыш көне куян тозга тилмерә икән. Тозлы чәйне кар өстенә сибеп чыгалар. Куян үтеп барган җиреннән кызгылт сары карны күрә дә гаҗәпләнеп туктый. Ни хикмәт бу, ди куян, үз күзләренә үзе ышанмый — бер ача, бер йома. Урманда тугыз кыш үткәреп (куяннар тугыз ел яшиләр) мондый әкәмәт карны күргәнем дә, ишеткәнем дә юк, ди. Бүтән чакта үз койрыгыннан үзе куркып йөрсә дә, монда батырая. Тукта, якынрак барып карыйм әле, ди. Ялап караса — тоз! Күктән көткән нәрсәсен җирдән бирде. Комсызланып яларга керешә. Туйганчы ялый. Бу шатлыклы хәбәрне иптәшләреннән дә яшерми. Куяннар саран түгел. Иптәшләре дә тоз яларга килә моның. Бу урынга ияләнеп китәләр. Ә аучылар, болар ияләнеп җиткәч кенә, капкын куялар. Мылтыкларын төзәп посып утыралар. Капкыннар шылт та шылт, мылтыклар шарт та шорт!.. Куян-җа- ныйның башын камчы белән камыш түгел, тозлы чәй харап итә икә-ән... — Ярый, кылый белән эш тәмам,— диделәр тегеләр — Давай, төлке хәйләкәр белән бүре юлбасарга тотыныйк. Кыска дус иләмсез олы капчыгыннан баш хәтлерәк брезент төргәк алды. Чиште. Күзем дүрт булды: канлы сарык эчәгеләре белән үпкә- бавыр, картакорта! — Әһә, беләм,— мин әйтәм,— боларны инде бүре ялыймы? — Яламый шул, исни генә,— диләр. Озын дус капчыгыннан пыяла банка тартып чыгарды. Ачып җибәрде, мин сиңа әйтим, күңелем болганып укшый башладым. Ник дисәң, банкадан коточкыч сасы ис чыгып бөтен өйне басты. Сулап булмый, тын кысыла. — Яп!—димен.— Үтерәсең! Бозылган ит бу! — дим. — Дөрес,— ди,—Бу — алдавыч. Шушы искә алданып, канга туймас бүре атаң белән төлке апаең килә дә — шап капкынга. Моны без алдан ук махсус әзерлибез. Ә аны әзерләү майлы ботка ашау шикелле җайлы түгел. Беләсеңме моның составында нәрсәләр бар? — дип сорый миннән. — Белмим,— дим. Аңлатты. Банкаларына башта бер кило тапалган ит салганнар. Шуңа стакан тутырып бурсык мае кушып болгатканнар да җылы урынга куеп, ике ай буе сасытканнар Шәп алдавыч, ә? Ну үзе дә ничә чакрымнан җәя- лекҗанварларнын борынына бәрәдер' Ә мин ике исүләрне сүгепме сүгәм. Ау дип бурсык мае һәм әллә нәрсәләр белән җенләнеп йөргәнче, мич башыгызда арка җылытып ятсагыз ни булган, мин әйтәм... Капкын-тозакларны, мылтыкларны, алдавычларны алып, чаңгылар ♦ ны тактык та тайгага киттек. Мин дә, чын аучылар шикелле, капрон а. җептән үрелгән җәтмә астым, билгә «Бурский» патронтаж бәйләдек. § Ләкин ул бик уңайсыз булып чыкты. Үзе киң, үзе авыр — егермедән я артык патрон. Чаңгым әйбәт. Кыска, кип. Табанына болан аягының « тиресе беркетелгән. Каты йоны артка яткан. Тау менгәндә кире төшеп р китмисең. Бик җайлы. Гирә-якка сокланып карый-карый тезелешеп бер эздән барабыз. £ Кышкы иртә чыннан да сокланырлык. Бик якты. Искиткеч матур. Әй = тергә кирәк, куркыныч матур. Аның иксез-чиксез икәнен белеп торасың Шуңа күрә башка «чыгып котылып булса ярый бу җәһәннәмнән» _ дигән шомлы уй да килә. Күңел кытыклана. Зур сарайларның мәһабәт ® колонналарын хәтерләткән юан, төз кәүсәле нарат, кара һәм ак чыр- g шылар, карагайлар чатыр башларын һавага сузып тора. Аларга, яшь н балалар аналарына сыенган төсле, шәмдәй каеннар, яшел усаклар, 2 көрән зирекләр сыенган. Чыршы-наратларның киң ботакларында ястык- £ ястык калын кар ята. о Күктә кояш, җирдә сызык-сызык, челтәр-челтәр күләгәләр, һава м коры, салкын, чиста. £ Әкрен генә барасың. Агачлар уйга чумган. Агачлар арасында та- выш тын юк. Җәнлекләр дә юк. Алар барысы да аяусыз кыштан кур - кып качып беткән шикелле тоела. Ләкин беләсең: бар алар Көртлеге п дә, кыр тавыгы да, тиене дә, куяннары да. Тагын әллә кемнәре. Туган * җирләрен ташлап бер кая да, бер кайчан да китмәүчеләр. Тайга — дөньяда иң зур урман. Ләкин мин аны әле тагын дөньяда ин матур урман да дияр идем. Иң серле, нн куркыныч, шул ук вакытта ип бай. ин юмарт урман дияр идем... — Сез сөйләгәннәр барысы да дөрес,—диде Пегр Петрович — Тайга дөньяда иң зур, ин юмарт урман. Җәнлек җанварлар да җитәрлек. Безнең кеш мехыннан тегелгән туннарны тегеләрдә утызар мең доллар түләп алалар. Бу — мәсьәләнең бер ягы Икенче ягы шунда, тайганың юмартлыгыннан, җиңел генә әйткәндә, кирәгеннән артык иркен файдаланабыз кебек тоелмыймы сезгә? — Сез, мәсәлән, нәрсәне күздә тотасыз? — дип сорады Аучы — Мәсәлән, агач кисүне. Киселгән һәр өч агачның берсе тиешле җиренә барып җитә алмый. Тайгада калып чери, юлда югала, сал агызганда төпкә бата, таркала, диңгезгә агып китә Машннадагылар, кызык сүзнең җитдиләнеп китүен күреп, игътибарларын арттырдылар. Аучының йөзе уйчанланды — Әйе, мина да тайганың юмартлыгыннан артык иркен файдаланабыз кебек тоела. Сез дөрес әйтәсез. Минем дә моңа йөрәгем яна. Без, район масштабындагы кешеләр, моңа чаралар да күргән булабыз. Ләкин бездән башкалар да бар бит... Нурбак күзлек пыялаларын сөртәсөртә — Сез киләчәкне бигрәк кара буяулар белән сурәтлисез Эшләр алай ук начар дип әйтмәс идем Безнен, бер агач киссән икене утырт дигән, акыллы девизыбыз бар Шуның буенча эшлибез дә. Ел саен меңнәрчә гектар яшь урманнар утыртыла. Моңа кадәр сөйләүче-бәхәсләшүчеләрнен әле берсен, әле икенчесен тынлап кына утырган Тамара, киләчәкмен Петр Петрович сурәтләгәнчә үк куркыныч булмаганына шатлангандай, Нурбакның сүзен җөпләп куйды — Әйе, әйе. Минем газетадан укыганым бар: безнен илебездә е. саен бик күп яшь урманнар утыртыла ди, моңа Совет хөкүмәте зур-зу| сумма акча тота икән. — Ләкин ул карандаш юанлыгы чыбыклар кайчан үсеп җитә соң, Ике йөз елдан. Ә без хәзер әнә дүрт йөз ел үскән кедрлар кисәбез Урманга ни дип кычкырсаң, ул да шулай дип җавап бирә. Тагын шу нысын да истән чыгармаска кирәк, урманы үсмәгән агач кисмәгән дигәндәй, ул бәләкәй агачларның ничәсе үсеп дәү агач була? Унна^ берсе. Димәк, шуңа яраклаштырып, отчет саннарына да ун мәртәб. киметеп карарга кирәк,— диде Петр Петрович. — Ие. Киек-җәнлекләр, кошлар да күзгә күренеп азая,— дип, Аучь Петр Петровичның сүзен дәвам итте.—Мылтыклар саны елдан-ел арта су кошлары кими. Сез әйткән килер буынга чыпчыкларны йөзәрг; өйрәтергә калмагае. Судагы балыкларның хәле дә шундый. Сакламыйбыз. Бер җәзасын күрербез күрүен. Ә беләсезме, мин элекке Ура.1 : казакларының карарында әзме-күпме дөреслек ишетәм: алар, балыкны тынычсызлый дип, Урал елгасына пароход керттермәгәннәр, имеш... Безнең җиребез һәм суыбыз күп. Безнең җирдә җәмгыять үсеше һәм кеше яшәве өчен бөтен нәрсә бар Без бай, ифрат бай! Таба белү бер һөнәр булса, тота белү ун һөнәр диләр. Ә безгә, җиңел табылган дип, кайчакта бик күп нәрсәне җилгә җибәрмәскә иде! — Дөрес фикер,— диде Петр Петрович, тамагын кырып. — Кадерле Петр Петрович, миң тагын, үземчә, болай уйлыйм: әгәр, мин әйтәм, без бер генә ел бер тиенне дә әрәм итмәсәк, һәм әйтергә кирәк, сволочь адәмнәрдән урлатмасак— безнең ил бер ел эчендә унлап елга алга китәр иде. Сизәсезме, ун елга! Менә шуны уйлап торам Ачуым килә. Кемдер өендә ярыкка төшкән бакыр акчасын да идән тактасын куптарып ала бит... Петр Петрович көрсенеп куйды. — Кешеләрнең аны акрынрак үзгәрә шул. Андыйларга мораль түгел — карар кирәк. Шуның белән — бетте китте. Эзе дә калмасын,— диде Нурбак. Петр Петрович көлемсерәп куйды. — Без гуманистлар Кешенең кешелек сыйфатларын хөрмәт итәбез. Без кешеләрне яратабыз һәм аның ялгышын бөтенебез бер булып бетерергә тырышабыз. Нурбак: — Мин сезне аңламыйм,— дип, гадәттәгедән кычкырыбрак ана каршы төште.— Гуманизмны мин дә беләм. Гуманист булуым белән горурланам да. Ләкин мәсьәләнең бу ягына игътибар итегез: әйтик, бер хулиган йөз намуслы кешегә тынычлык бирми, йөз чын совет кешесенең тормышын агулап тора, ди. Монда ничек? Җәмгыятькә каршы бер шакшы җан белән маташып яту гуманизм буламы, әллә йөз чын гражданның иминлеген яклап бер кабахәтне акылга утыртумы? — Болар барысы да дөрес. Әмма без фашистлар түгелбез. Җәзалау — тәрбиянең уңышлы чарасыннан хисапланмый. Тарихта моңа мисаллар тулып ята. Мәсәлән, элек шәһәр мәйданына җыелган бөтен халык алдында каракның кулын чаба торган булганнар. Моның максаты, билгеле, каракларны куркыту. Тик, нәтиҗәдә, киресенчә килеп чыга. Әле генә җәзаланып торган каракның иптәшләре нәкъ шул чакта, бар халык авызын ачып, бөтен дөньясын онытып җәзаны тамаша кылып торган вакытта, аларның кесәләрен бик әйбәтләп чистарта торган булганнар. Аңлашыламы? — Әйе. Ләкин моны да йөз процент дөрес димәс идем. — Мин аны әйтмәдем дә. «Алтын урталык» диләрме әле? Әнә шуны табарга кирәк, һәр эш, бигрәк тә башта тотынганда, каршы аргумент- ларны да, уңайларын да бизмәнгә салып, җитди игътибар белән үлчәүне таләп итә. Нурбак һаман да анын белән килешеп җитмәде. Сүзен бирергә теләмәде. — Мин шулай да каты куллы булу ягында. — Көч политикасы безгә ят нәрсә,— диде Петр Петрович.— Без * шәхесне ихтирам итәбез. Безнең көчебез ышандыруда. г — Ә революция вакытындагы кызыл террорлар? — дип, Нурбак тиз 5 генә аңа каршы төште.— Сез боларны да көч куллану түгел дип п ышандырырга тырышасызмы? * — Ул чакта шулай кирәк иде. Чөнки «я без, я алар». Бер сыйныф- 2 ның яшәве өчен икенче сыйныф үләргә тиеш иде. Либеральлек үлем § белән бәрабәр. Капитализм үлде, советлар җиңде. Кызыл террор үзен © аклады. Хәзер «кирәк идеме, кирәк түгелме» дигән сорау һәм бәхәскә. = минемчә, нигез юк. Ф Ә хәзерге сез әйткән «кеше калдыклары» безнең җәмгыятебезгә я нинди куркыныч тудыра? Анадан балалар бөтенесе дә бер төсле булып = туалар: саф һәм изге күңелле. Бала үсә. Аннан юлбасар чыгамы, әйбәт 3 кешеме — монысы турыдан-туры өлкәннәр намусында. Шуның өчен £ аны бишектә үк өйрәтергә кирәк. Баланы караватта аркылы ятканда я тынлата алмасаң, буй яткач тыңлатырмын димә. Бер моментта бу я бәләкәй кешене әз генә күздән ычкындырсаң, анын бозылуы, ялгыш £ адым ясавы мөмкин. Тумыштан җинаятьче булып тумыйлар, һәм аңлы © рәвештә ясалган җинаятьләргә караганда ялгышулар күбрәк. Менә и шуңа күрә дә мин гуманистлыкны яклыйм, ялгышкан кешеләрне тзр- © бия һәм аңлату юлы белән зур тормышка кайтаруны яклыйм. я Тамара аңа рәхмәтле караш ташлады. < — Билгеле, кешеләрне кызганыр! а, авыр чакларындз якларга ки- «- рәк,— диде.— Алар аңына капитализм да йогынты ясый. Бөтен әшәкелек һәм ярамаган эш — һәммәсе дә капитализм мирасы, капитализм калдыгы ич. Димәк, бу очракта капитализмны да гаепләргә кирәк. Петр Петрович Тамараның очлырак иякле алсу йөзенә һәм сары береткасы астыннан чыгып, җилкәсенә төшеп торган сап-сары озын толымнарына карап тагын көлемсерәде — Юк, Тамара дускай, мин синең сүзләрең белән тулысынча килешә алмыйм. Мәсәлән, менә сездә нинди капитализм калдыгы булсын! Сезгә капиталист әфәнделәр нинди мирас калдырды’ Сезнең тере капиталистны күргәнегез дә юк. Аларның инде моннан илле ел элек тамырлары корыды. Сез туганчы, чама белән, утыз еллап элек. Революциядән соң бу тезис дөрес иде әле. Ул чорларда капиталистик җәмгыятьтә яшәгән һәм аның ачысын-төчесен татыган кешеләр анында капитализмның йогышлы авырулары калмый булмый иде. Ә хәзер... Хәзерге гарип җаннар, минемчә, безнең үзебезнең «калдык» Алар өчен җавапны да, әллә кайчан беткән капиталистка сылтамыйча, без үзебез бирергә тиеш... Шул вакытта Тамара шатланып кычкырып җибәрде. — Болан!.. Күрегез әле. болан' Барысы да ул күрсәткән якка карадылар Куе төнбоеклар һәм яшел камышлар белән капланган күл читендә, яшь усак куакларына ышыкланып, сәнәк шикелле мөгезен горур гына күгәреп, бик зур пошый тора иде. Ул, машиналарга кызыксынып караса да. курку-өркү әсәре кур- сәтмәдс. Бары борынын кыймылдатып һаваны иснәде, тамак астындагы сакалын селкетеп куйды Юл ягына карасу арты белән борылды да тынычланып сусыл саз үләне ашый башлады. Шулай булса да, әледән- әле башын күтәреп усаклыкка карый торды — Болан түгел бу. Тамара. пошый. Анасы Баласы да шушы тирәдә булырга тиеш,— диде Нурбак. — Пошыйнын да шактый зуры,— диде Аучы, аңа өстәп.— Озынлып өч метр, авырлыгы ярты тонна булыр, — А-а!—диде Тамара сокланып һәм кычкырып җибәрде.—Әнә ба ласы, күрәсезме, әнә баласы, усак арасыннан чыгып килә!.. Икәү, икәү! Тагын берсе күренде!.. Икәү!.. Әнә әнкәләре янына килделәр. Күрдегез ме?.. И сабыйкайлар!.. Нинди матур!.. Искиткеч!.. Дөрестән дә, тал чыбыгы кебек кенә нечкә усаклар дерелдәп китте Ике пошый бозавы, озын аяклары белән мәзәк кенә атлап, әниләрен, якынлаштылар һәм, син бездән качырып кына нинди тәмле әйбер аша] ятасың, әни, дигән шикелле, аның алдында чемченә башладылар. Менә урман эчен яңгыратып әллә кайдан, ерактан ыңгырашуг; охшаган үкерү ишетелде. Аңа күл аръягыннан шундый ук ярсулы үкер] белән җавап бирделәр. Каен башында киек-җанварларның гайбәтен сатып утырган ике саескан, шыгырт-шыгырт килеп, бу тавыш хуҗаларын үз телләрендә сүгә- сүгә юл аркылы очып киттеләр.- — Ата пошыйлар бер-берсен дуэльгә чакыра,— диде Аучы.— Август, сентябрь аларның котырган чоры. Менә урман өстендә, бөтен тирә-якны каты шау-шуга күмеп, тимер торбалар бәйләме таккан зур вертолет күренде. Ул астан тына оча, ә торбалар бәйләме әле алай, әле болай борылып чайкалып бара иде. Пошый кинәт дерелдәп башын күтәрде. Көчле аякларын түмгәкләр өстеннән селтәп яшь каен урманына кереп китте. Җеп белән тагылган шикелле, аның артыннан бер адым да калмыйча, балалары да чапты. Каен ботаклары сары яфракларын җиргә коя-коя тирбәлешеп алдылар да тындылар. — Вертолеттан өркәләр әле,— диде Аучы, көлемсерәп —Машинага исләре китми, әмма вертолетларга күнегеп җитә алмыйлар... Машиналар ике күл арасындагы озын дамбага килеп керделәр. Астагы торбадан кечерәк күлнең суы икенче күлгә бөтерелә-бөгерелә агып тора иде. Күлнең аргы башы тигез болын. Анда күп кенә печән кибәннәре күренә. Кибән башларында, сумала кисәге шикелле, кара каргалар йокымсырап утыра. Урман итәгендә сыер көтүе утлап йөри. Аның өстендә, гармонь күрүге шикелле бер сузылып, бер җыелып, болыттай сыерчык көтүләре чайкала. Агачлар өстеннән ниндидер кирпеч торбаның очы күренеп тора. Аның ак төтене ак флаг шикелле урман өстенә сузыла. Ерак-еракларга киткәч, болытларга кушыла да эреп күздән югала. Сары ком һәм вак таш түшәлгән дамба күл беткәч түбәнәйде. Чокырлычакырлы кара юлга әйләнде. Күп урыннарда эреле-ваклы күлә- векләр җыелып тора иде. Машина батып яткан урыннар очрый башлады. Юл тарайды. Аның ике ягыннан да каты камыш һәм очлары корыган таллар үскән сазлык җәелеп китте, һавада торрыйк-торрыйк торкылдашып барган торна кәрваннары күренә башлады. Ни өчендер юл кырыена утыртылган чакрым баганалары да бетте. Айзатның күңеленә шом төште. Ул, күз күреме җитмәс сулы сазга һәм тәгәрмәчләр ерып бетергән күңелсез юлга карап, тизрәк чыксак иде моннан, дип пошынып куйды. Бүтәннәрнең дә уйлары шул чамадарак иде бугай, һәрхәлдә, сөйләшүдән туктадылар. Алмаш-тилмәш юлның ике ягына карап тик кенә бардылар. Машиналар колоннасы, сазлыкка килеп кергәч, һәр метр җирне тикшереп, капшап барган шикелле, сакланып үрмәли башлады. Шунлыктан ул биш-алты чакрым араны сәгатьтән артык үтте. һич көтмәгәндә камыш урманы һәм таллыклар бетеп, кондыраклы тигез болынга чыккач, юлаучыларның йөзе ачылып китте. Дөнья иркенәйде. Ә юл һаман яхшырмады. Чөнки бу ялан, күрер күзгә бик матур булып, ымсындырып үзенә тартып горса да, торфлы дерелдек болын иде. Анда атлар да, мөгаен, җәйнең коры чакларында гына керә торгандыр. Ярты чакрым тирәсе жир үткәч машина туктады Юлчылар урыннарыннан торып, алга күз салдылар Өсте үлән һәм камыш белән кап- ♦ ланып бетә язган ике-өч сажин киңлегендәге бәләкәй елгачыг. юлны ь аркылы кискән иде. Ул боргалана-боргалана илле метрлар сузылган 2 да кырт туктаган. Әллә җир астына төшеп киткән — аңларлык түгел. ” Шул серле жирдән ун-унбиш метр киткәч, арткы тәгәрмәчләре белән « кара сыек сазлыкка чумып, ике машина батып ята. Аның берсе кечерәк р автобус — кинопередвижка, икенчесе — аны сөйрәп чыгарам дип. үзе х дә кереп батканы — кыска такталар төягән көчле йөк машинасы. ® Шоферлар шул машиналарны чыгара калды, юлчылар, аяк буыннары с язылсын дип, җәяүләп алга атладылар. . Айзат белән Петр Петрович әкрен генә атласалар да, хәгссз жир _ киттеләр. Башка юлчылар бөтенләй күренмәс булды Баткан машина- ® ларын чыгарып азапланучы шоферлар да артта калды. Күпереп торган калып сфагнум IV мендәрләре белән капланган торф н сазлыгы тагын да киңәеп китте. Саз өсте моңсу һәм серле, куркыныч * серле булып тора. Анык өстендә зәгыйфь усаклардан һәм озын ак ма- 5 мык чуклы бүреге астында уйланып утырган м ..мык башлардан бүтән » адәм рәтле үсемлек заты күренми иде Нечкә усаклар түшәлгән бер-ике баткак урынны угкәч, күңелсез^ сазлык яшь каен урманы белән алышынды. Каен — һәр кайда яктылык сөюче һәм шул яктылык артыннан кояшка омтылучы үзе дә якты агач. 2 Каен урманы башка урманнарга караганда яктырак та була. Кеше күңеленә дә яктылык бирә торган урман. * Яфраклары алтын тәңкәләр шикелле саргаеп коела башлаган шул каен урманын үткәч, озын иңкүлеккә килеп чыктылар, һәм Айзат, алдында ачылып киткән күренешкә гаҗәпләнеп, ихтыярсыз туктап калды. Петр Петрович башта Айзатка, аннан ул текәлгән җиргә күз салды. Ана комачауламас өчен, ахры, бер чигкәрәк китте Алар бара торган юлның ике ягында да. шомлы бер тынлык эчендә, әле моңарчы күрелмәгән тайга иңрәп утыра иде. Зилзиләле янгыннардан соң кара күмер! ә калган урманның куркыныч тынлыгы иде бу. Мүкле сазлык читеннән башланган янгын иңкүлектәге нарат урманының аскы өлешен ялмап үткән. Җилгә монда урын тар булган, күрәсең. Ул иркенәеп дулый алмаган. Ялкынны коры нарат ылыслары өстеннән генә куып алып киткән Шуңа күрә ут афәгс өскә — агач башларына үрләргә өлгерә алмый калган. Шулай булса да елның елына җиргә калын ястык шикелле түшәлә барган коры ылыс, вак чыбык-чабык белән генә канәгатьләнеп калыр! л теләм.^ән, нечкэр.-к нарат, чыршы кәүсәләрен һәм аларның асгагы ботакларын яртылаш күмергә калдырып харап итеп киткән. Җирдә эскәк белән алырлык та яшел үлән заты юк. Җирдә калын көл һәм күмер ята — коры көл чүле Кара көл өстендә ташкүмер шикелле Карл баганалар Караңгы. Үле тынлык. Айзаг кара кашларын әле җыерып, әле дугаландырып, бу шомлы күренешкә карап торды Аның мондый янгыннарны гомерендә дә күргәне юк иде. Ул бәләкәй чакта Чнялсдән егерме-утыз чакрымдагы Көләгеш сазы, дөресрәк?, андагы 1асырлар буена җыелган коры торф IV Сф а г н у м — мукнек <кр «аре- €5 берничә тапкыр янды. Авыллар өстендә атналар буе соры төтен тирбәлеп торды. Ул көндез кояшны күренмәс итте. Кич һәм төнлә, бигрәк тә җил тынган чакларда, төшеп җиргә ятты. Моңа атлар һәм башка мал- туарлар сөенсә дә, кешеләр ютәллн-ютәлли сазны сүктеләр. Маяк тапмый адашып, Кама өстендә чаң кагып утырган пароходларны күреп кайтучылар булды. Ләкин Айзат, төтенен күрсә дә үзен күрмәгәнлектән, ул янгынның нинди бәла-казалар китерүен белми иде. Ә менә хәзер ул шундый янгынның нәтиҗәсен күрде, һәм бу аны үзенең зурлыгы белән аптырашта калдырды... Петр Петрович ипләп кенә аның җилкәсенә кулын салды. — Күргәнең юк идеме? — Юк иде. Күпме урман харап булган. Бу агачлар ничә авыл салырга җитәр иде! Безнең якта булса бигрәк тә!.. — Әйе. Тик, дускай, урманнар биредә дә артык түгел. Чамасыз дип сөйлибез сөйләвен, әмма табигатьтә бер нәрсә дә чамасыз булмый. — Гаепле кешене таптылармы соң, Петр Петрович?—диде Айзат, кайнарланып. — Монда янгын сүндергәндә ике десятник һәлак булды,—диде Петр Петрович, егетнең сүзен ишетмәгән шикелле.— Утны агач эшкәртү комбинатына биш-алты километр калгач кына туктата алдылар... Юкса... Ике егетнең гомере сүнде... — Петр Петрович, кем чыгарган соң утны? Таптылармы? Нишләттеләр? — Утыралар. Бишәү. Шул учак, игътибарсызлык аркасында. Алар утырыр да чыгар. Монда да берничә елдан янгын булганлыгы бөтенләй сизелмәс. Җире ашланды. Яктылык күп. Бу көлне икенче елда ук ерып йөргесез куе үлән, чәчәк каплап китәр. Тагын бераздан кура җиләкләре, карлыган, яшел агачлар шаулап күтәрелер. Моннан үткән кешеләр бу урыннарда синең шикелле куркынып һәм шомланып карап тормас. Тайга төсле тайга, дияр дә җилдереп үтәр дә китәр. Монда ике егетнең корбан булуын белмәс тә... Петр Петровичның акыллы соры күзләрендә моңа кадәр сизелмәгән сагыш күренде. Бераз алга чыгып торган калын иреннәре дерелдәп китте. — Петр Петрович! — Ничего, ничего!—диде Пегр Петрович, маңгаен сыпырып.— Кешеләр белсен өчен генә эшлибезмени без! Кешеләр белсен өчен генә ут-ялкьгн эченә кереп башларын салалармыни безнең балалар!.. — Петр Петрович! Соравым урынсыз булса, зинһар, кичерегез, янгын сүндергәндә һәлак булган ике батыр десятник егетне әйтүем... Әллә сезнең үз... — Әйе, үз балаларым! Үз укучыларым! Миндә укып чыккан егетләр! Владимир белән Сергей! Петр Петровичның тәбәнәк буе тагын да кыскарып, чандыраеп калгандай тоелды. Ул, кара урманга күзләрен тутырып карап торды да, авыр сулый-сулый алга китте. Айзат та, бүтән сүз дәшергә кыймыйча, әкрен генә аның артыннан атлады...

Дәвамы, бар