Логотип Казан Утлары
Публицистика

УКУЧЫ СҮЗЕ

Күренекле прозаигыбыз Фатих ага Хөснинең тагын бер яңа җимешеннән авыз иттек. «Казан утлары» журналында1 аның «Гыйльмениса» повесте басылып чыкты. Әсәр, нигездә. Ф. Хөснигә хас жор телле, тормышның, бигрәк тә авыл тормышының, бетен нечкәлекләрен белеп язылган. Повестьта гыйбрәтле вакыйга алынган. Бу шактый катлаулы, тормыш ситуацияләренә бай әсәр. Ф. Хөснинең «Гыйльменисахсын укыганчы Рафаэль Мостафинның «Казан утларыпнда басылган «Үз кеең булсын» дигән зур күләмле әдәби тәнкыйть мәкаләсен карап чыккан идем. Р. Мостафин анда Э. Касыймовның «Бир кулыңны, дустым» повестенда Әлбинә образын кимсетеп бирүен искәртеп киткән иде. Мин аның белән килешәм. Хәзер ул дөрес әйтә: «безнең заманда бу мәсьәләгә карашменәсәбәт шактый үзгәрде төсле». «Гыйльмениса»ны укыгач, миндә шундый фикер туды: яшәп килгән тормышка, кыргый йолаларга протест итеп алырдай мисаллар хәзер генә түгеп, революциягә тикле дә булган икән бит. Шул ааыр тормышның бөтен газапларын үз җилкәсендә татыган Гыйльмениса мисалында моны ачык күрергә мөмкин. Кияүгә чыгып бер-ике ай тору белән «характерлары туры килмәгәнлектән», тизрәк әти-әнисе өенә йөгереп кайтучы, әтисез баласын олы яшьтәге үз әнисенең муенына тагып, үзе «кызага әверелеп чабучы кайбер йөгәнсез яшьләргә зур сабак булырлык әсәр бу, минемчә. Җыеп кына әйтсәк, әсәр бик әйбәт, бик гыйбрәтле, бихисап матур-матур детальләргә бай