Логотип Казан Утлары
Публицистика

НӘРИМАН НӘРИМАНОВ БЕЛӘН ОЧРАШУ

13. «К. У » М 3. 1Q19 еп - Астраханьның демократок фи- lulu керпе яшьләре, реакциянең каты басымына карамастан, татар-нугай халыклары арасында культура чаралары уздырырга тырышалар. Бу чараларны уздыруда алврга шәһәрнең революцион карашлы укымышлылары. интеллигенциясе ярдәм күрсәтә, җитәкчелек итә. Культура чараларының җанланып китүенә ул елларда Астраханьда сәяси сәргендә яшәүче әзербәйҗанлы, зур революционер, галим, язучы Нәрнман Нәриманоаиың йогынтысы зур иде. Нәриман ага, милләтенә карамый, барча кешеләрнең доньяга карашын үстерү эчен зур тырышлык күрсәтә иде. Татар-нугай массасына лекцияләр дә укый, сәхнәдән башкарыла торган культура чараларына да җитәкчелек итә, аларның эчтәлекләрен революцион мотивлар белән сугарыл, халыкка җиңел үзләштерерлек итеп үткәрергә ярдәмләшә. Аның бу сыйфатлары турында мин шагыйрь Сәгыйть Рәмиев һәм укытучы, язучы Хәснн Кәримнән еш ишетә идем. Алар Нәриманов уздыра торган чараларның берсеннән дә калмый йәрмләр, аны: «Арслан йорәкле кеше»,—дип атыйлар иде. Бор бәйрам уңае белән уздырылган әдәби кичәдә миңа аның белән якыннан күреп танышырга туры килде. Аның зур культура иясе, галим кеше икәнлеге бетен торышыннан, мәгамәләсеннән күренеп тора иде. Ул үзен һәркем белән гади тота, бу әле балалыгы чыгып бетмәгән яшь иеше, дип карамый, зурларга күрсәткән илтифатны яшьләргә дә күрсәтә, аларның сүзләрен тыңлый, тоешле булган урыннарда хәтерләрен калдырмаслык сүзләр белән хаталарын тәзәтә. Аның бу сирәк кешеләрдә генә була торган сыйфаты һәркәмнә үзенә тарга иде. Әдәбият кичәсендә катнашырга мине Сәгыйть абый чакырды. — Анда мин нәрсә эшләрмен соң! — дип сорагач, ул: — Анда барыбызга да эш табылыр, кичә яшьләр кече белән уздырыла,—диде. — Сәгыйть абый, мин бик барыр идем, ток менә әти дә. әни дә минем спектакльләрдә катнашып, кичәләргә барып йерүемә каршылар бит. Әти бик кырыс кеше, «Ае- рисе түгел, әнә сабагыңа йорисе^ шуа җитәр»,— дип кисәтеп куйды инде,— дидем. Сәгыйть абый минем бу сүзләрне кошын җыерып тыңлады да: — Ярар, катнашырга теләгең булса, мин әткәңнән рохсәтне үзем сорармын,— диде. Аннары минем сүзгә артык әһәмият бирмәгән кебек: — Син шулай да Тукайның «Бәйрәм бүген» дигән шигырен ейрәнеп куй, насыйп булса, кичәдә шул шигырьне сэйләрсе^— дип эстәде. Ул килеп сойләшкәч, это каршы кипмәде. Коне килеп җиткәч, «Җәмгыяте хәйрия» йортына бардым. Мин килгәндә, бер торием ирләр, аяк осте торып, шаркылдап иелә-колә, укытучы Шәһит Гвйфннең сой- ләгәнен тыңлыйлар иде. Аннары белдем: ул сойләгәи маҗара Хосни Кәримнең ■Калмык сахрасында» дигән хикәясендә тасвирланган икән. Шәһит абзый минем до килүемне күреп: «Аман килдеңме, чырагым! Кип, уртада бул»,— дип, мине үзләре янына чакырды. Мин таиыгпи кешеләрдән монда Шәһит Гайфи. Хосии Кәрим, уя вакытларда Астрахань халкына һәвәскәр артист буяараи танылган Зәйни Солтаное бар иде. Башкалары таныш түгел, хәзер дә исемнәре хәтеремдә сакланмаган. Араларында Сәгыйть абый гына күренми иде. Озак та үтмәде. 177 ишектән бик мәһабәт кыяфәтле бер кеше белән Сәгыйть абый да килеп керде. Җыелган халык аларны, бигрәк тә әлеге мәһабәт кыяфәтле кешене, зур илтифат, ихтирам белән каршы алдылар. Барысы белән дә исәнләшеп чыккач, Сәгыйть абый ул кешегә: — Нариман әфәнде, рәхим итегез,— дип өстәл янына утырырга урын тәкъдим итте һәм башкаларны да өстәл тирәсенә утырырга өндәде. Миннән башка, урта мәктәптә укучылардан, тагы ике кыз килгән иде. Без. өстәл тирәсендә утырган халыкның әңгәмәсе нәрсә турында барачагын белергә тырышып, сүзләре ишетелеп торырлык урынга урнаштык. Сүзләр ишетелә, аңыбыз җиткәнчә, аңлап та була. Тик Нәриман аганы аңлавы читенрәк. Ул татарча аз сөйли, аны да әзербай>ңан акценты белән сөйли. Русча сүзләре ачык, салмак, аңларга җиңел. Сәгыйть абый, рәис вазифасын үтәүче буларак, башлап сөйләүне аңа тапшырды. Нәриман ага яшьләрнең әдәбият кичәсе уздырырга уйлауларын, хөсусан аны бәйрәм кәннәренә туры китереп уздырачакларын бик урынлы һәм дөрес дип тапты. Уздыра торган кичәбездә аерым бер максатны алга куярга кирәклеген әйтте. «Минем фикеремчә, ул максат — яңалыкка, мәгърифәткә омтылу идеясе, искелеккә каршы көрәштән гыйбарәт булырга тиеш,— диде.— Бәйрәм көннәренә туры килгәндә, кичәгездә халыкның күп булуы бәхәссез. Шуның өчен кичәдә ишеттерергә уйлаган әдәби материаллар да алдыгызга куйган максатыгызга муафикъ булырга тиеш»,— дигән фикерләрен белдерде. Ул күп сөйләде, бик мәгънәле сөйләде. Мин хәтеремдә калганнарын гына язам. Аны кичәнең планы белән таныштырдылар. Анда күрсәтелгән әдәби материалларны күзәтеп чыккач, ул кайсы белән килеште, кайсыларын, тәнкыйть күзе белән карап: «Боларын мин кертмәс идем,— диде.— Искелеккә каршы көрәш коралы булырлык әдәбиятны оста кулланырга кирәк. Татар шагыйре Тукайның быел үлгән елы, әле аның кайгысы халыкның йөрәгендә яна. Менә кичәгә аның шигырьләрен күбрәк кертергә кирәк. Ул халык тормышындагы, аңындагы чынбарлыкны тасвирлаган шагыйрь. Аның күп шигыре искелеккә, наданлыкка, бозыклыкка каршы юнәлдерелгән. Тукай — ул идея көрәшчесе, искелекнең тамырларын корыту өчен тормышның ямьсез якларын сурәтләүче. Бу ягы белән ул Гогольне хәтерләтә. Менә сез монда Сәгыйть әфәнденең «Таң вакытыпк кертмәгәнсез. Татар дөньясының искелек, наданлык эченнән чыга алмый ятуында, аңарга комачаулык иткән сәбәпләрне кем ача! Минемчә, иң элек, без моны Тукайда күрәбез. Сәгыйть Рәмиевнең «Таң вакыты» моңа өстәмә булып тора. Без уздыра торган чаралар халыкның миен искелектән, наданлыктан чистартырга ярдәм итсен! Яңа фикерләргә, иҗтимагый хәрәкәткә юл ачсын иде. Менә шулай, дуслар!» Мин аның сүзләрен йотлыгып тыңлыйм. Хәтта соңрак аның белән очрашкан көннәрдә алган тәэсиремне, аның сүзләрем язып бара торган булып киттем. Аңлашылмаган урыннарын мине үзенең шәкерте итеп карый торган Хасни Кәримнән сорый идем. Шулай фикер алышудан соң, ул, кичәнең идея җитәкчесе булып, утырыш беткәнче безнең арада калды. Аның монда утыруы сәбәпледер дә. бәлки, кичә бик уңышлы үтте. Кичәдә укырсың дип кушылган «Бәйрәм бүген» дигән шигырьне Сәгыйть абыйга укып караган идем, ул мине тыңлады да: — Юк, юк, болай сөйләргә ярамый, бу гади сүз тезмәсе булып кына яңгырый. Шигырьне укыганда аваз төрләнешләренә игътибар итәргә кирәк,—дип, үзе укып күрсәтте. — Мин бит, Сәгыйть абый, сезнең кебек сөйли алмыйм, миннән булмый,— дигән сүземә ул ачуланды: — Булмый дигән сүзне уеңа да китермә,— диде.— Булмый дигән сүз — юк сүз. Миңа карышырга урын калмады. Шул арада безнең янга Нәриман ага килеп тукталды. Ул, миңа ягымлы елмаю белән карап: — Туташ, артка чигенергә ярамый! Без яши торган гасыр фәкать алга баруны гына таләп итә. Артка чигенү йомшаклыкны күрсәтә,— дигәч, мин бу әхлакка сыймаслык тискәреләнүемә оялып, икесеннән дә гафу үтендем. Өйгә кайтканда, мине озатып барган Хөсни Кәримгә бу авыр тойгым турында сөйләдем. Ул мине юатып: — Аның өчен ул кадәр борчылма, тик яхшы сабак дип кенә кара, ул безнең арада зур галим, педагог кеше, тирәсендәге халыкка яхшы йогынты ясауны, тәрбияләүне үзенә бурыч итеп куйган кеше,— диде. Кичәгә Астраханьда яшәүче әзербәй- *\ьилы культура һәвәскәрләре дә катнаштылар. Алар бер пәрдәлек комедия куйды. Пьесаның исеме хәтеремдә калмаган. Сюжеты бай белән хезмәтче арасында әзлексез бара торган конфликт турында иде. Комедия буларак оста язылган пьеса иде ул. Аны уйнау шартларын җиткереп сәхнәгә куюга Нәримаи ага күп кеч салды. Нәриман ага турында суз барганда. Сәгыйть абыйның; «Ул зур галим, әдип, гади әдип кенә түгел, революционер әдип. Ул җәмәгатьчелек хәрәкәтенең мәгънәсон яхшы аңлап, аның эчтәлегенә зур әһәмият бирә. Халыкның аң-белемеи мемкин булган юллар белән үстерергә тырыша. Ул шул юл белән революцион эш алып бара».— дип сойләее хәтеремдә калган. Икенче бер әдәбият кичәсен Астраханьның кышкы театрында уздырдылар. Хвлык күл килде. «Билет җитмәде»,—дигән хәбәр бик тиз таралды. Кичәдә конферансье вазифасын Шәһит Гайфи башкарды. Ул сүзгә бик оста кеше, кайсы бер чыгышларга аңлатмалар биреп, халыкның игътибарын туплый иде. Үзе дә Тукайның «Деньяда торыйммы дип киңәшкән дустыма» дигән шигырен зур осталык белән сейләде. Нәриман ага аны: «Наш конферансье на высоте своего дела»,— дип алкышлап мактады. Ул һәркемнең күңелен күтәрә торган сүзләр белән рухландырып утырды. Ул әле бер кеше янына, әле икенчесе янына барып, аның әзерлеге турында. кәефе турында сорашты, каушабрак калганнарны: — Бывает, все пройдет, псе будет хорошо,—дип юатты. Сәхнәгә чыгарга чиратымны котеп торганда, ул минем янга килеп: — Каушап калдыгызмы әллә! — дип сорады. Мин, башымны селкеп, хәзер елап җибәрергә әзерләнгән бала кебек: «Әзрәк бар»,— дидем. — Сез бит, минем белүемчә, урта мәктәптә укыйсыз. Анда кичәләрдә катнашкайда каушамыйсыздыр бит! — диде. — Анда бит кәйдә күрә торган үз кешеләр. — Монда да бит үз халкыбыз. Мәктәбегездә үзегезне ничек хис итсәгез, монда да шулай сизегез, бар да яхшы булыр! Аның бу сүзләре, киңәшләре ярдәме белән мин үз чыгышымны җиңел башкардым. Кичәнең күңелләрдә тирән тәэсир калдырган бүлеге — Сәгыйть абыйның «Таң вакыты» әсәре булды. Ул бик борынгы карт рәвешендә ап-ак озын сакал таккан иде. шундый ук — ап-ак чәч. кашлар, ап-ак мыек. Үзе ак җеббәдән. башында ак кәләпүш сыман иәмәрсә. Зур кайгы баскан рәвешле ишарәләр белән, ул чып-чын мәгънәсендә дин сереме белән томаланган, вктылыктан йозләреи чоергән кайбер татарлар ечен, аларның гамьсезлекләреиә акылдан шашардай булып борчылуын белдерә. Сәгыйть абый шигырьне бик зур пафос белән, гаҗәп оста сейләде. Нәриман ага аны кочаклап: — Афәрин! Сәгыйть әфәнде.— дип тебрикләде. Нәримаи ага бу шигырьнең композициясенә килешле декорация һәм бутафория эшләтте. Прожекторлар яктысы белой таң атуы, кояш чыгуы күрсәтелде. Соңыннан, ул чыгышын хәтергә алыя сейләгәндә Сәгыйть абый: «Мин алай булыр дип уйламаган идем. Нәриман are ярдәм итте»,—дия иде. Хосни Кәрим җитәкчелегендәге хорның Тукайның «Милли моңиар»ыи җырлавы эур уңыш белән узды. Ул үзе, оста җырчы буларак, кейлерие матур башкаруга әһе- бият бирә иде. Хор ул үзе укыта торган шәкертләрдән тезелде. Без кызлар де кушылдык. Ул хорда җырлаучыларның тавышларын яраштырып килештерүгә эур коч куйды. Хосусан, бу килештерү Тукайның «Милли моңиар»ында бик матур, тамашачылар сүзе белән әйткәндә, «йорон- лерне тетрәткеч булып яңгырады». Әдәбият кичәсе бик уңышлы узды. Тамашачылар урыниарыниаи алкышлау белән генә кана! атьләимәделәр. үз араларыннан сәхнәгә вәкилләр чыгарып та кичәне оештыручыларга рәхмәт әйттеләр..