Логотип Казан Утлары
Хикәя

КАРА КОФЕ

 Г Халитк» ин — көньяк курортларының берсенә ялга китеп барышлый, ул —хезмәт командировкасы буенча Мәскәү юлында без бер купега туры килдек һәм, әллә ни көч сарыф итмичә генә, танышып киттек. Юлдашым урта яшьләрдән узган, хезмәт юлын гади авыл укытучысы булып башлаган, хәзер дә әллә кая сикермәгән, кечерәк бер фәнни- тикшеренү институтында урта кул сотрудник булып эшләүче, аның үз сүзләре белән әйткәндә, «чалбар төбе шомартудан узмаган», ләкин тормышны шактый күргән, бәлки шул сәбәптәндер, жирдәге хәл-әхвәлләргә ничектер юмор аша карарга өйрәнгән бер кеше булып чыкты. «Сез кайдан?», «Мин шуннан!» кебек гадәттәге танышып китү сүзләреннән сон ук, әңгәмәбез һич ясалмасыз башланып китте — Юлда чәй дә чәй инде... Өйдәге кебек җиренә житкереп пешерелгән булмаса да, бугаз пешекләргә ярый,— дип ташладым мин, проводница китергән болганчык чәйгә теләр-теләмәс кенә иренемне тидереп. — Бәлки, сезгә кара кофе заказать итәргә кирәк булгандыр,— диде юлдашым. Бу сүзләрнең әйтелешендә үк ниндидер эчке бер мыскыл яшерелгән иде. шуны мин үз адресыма алмагаем, дип уйлап булса кирәк, ул тизрәк аңлатып бирүне кирәк тапты. — Дөнья булгач очрыйсың икән... Туры килдем мин үз гомеремдә кара кофе җене кагылган бер адәмгә. Просто ник туры килдем дигән көнгә төштем Юл озын, йокларга иртә, юлдашым сөйләргә, ә мин тыңларга ярата торган кеше булып чыктык, кыскасы, вагон бара келтер-келтер, бу кипе башыннан узганны тезеп; — ...Мин ул чагында йомырка кабыгыннан тишелеп кенә чыккан бер авыл укытучысы идем Ахрысы, чыкканда ук бераз чирләшкәрәк булганмындыр, шулай да сөйкемсез үрдәк баласы булдым дип әйтмәс идем. Сөйкемсез үрдәк баласы булган булсам, Кырымга бесплатно путевка эләгер идеме сон. Ә бу «бесплатно» дигәнем соңыннан минем җилкәгә ике бәя булып төште. Ашыктырмагыз, хәзер шул турыда башлыйм сүзне: ...Шулай, менә хәзерге кебек барып ятканда, килеп керде минем купега ак якалы бер адәм. Аякта ялык та йолык лаклы ботинка. Чалбарның сырлары, ачуым килмәгәе, ипи кисәргә ярарлык. Жилетта сәгать чылбыры. Макинтош энәдәнҗептән генә. Салгач, кая эләргә белмичә, бер мәл аптырабрак торды бу. Аннары шыгырдап торган хром, чемоданын ачып, аннан элгеч чыгарды и, киереп-торып, минем баш очына китереп элмәсенме! Мин инде, әлбәттә, сүз катты юк, бер почмакта сенеп кенә утырмыш. Буш килгән путевкаң, и башланмас борын ук: «Бетәм! Бетәм!» дип кесәңдә җылап торган акчаң белән шундый мәһабәт адәмгә ничек сүз катмак кирәк? Хәер, ул үзе дә миңа сүз катып мәшәкатьләнмәде. Утырды. Ап-ак кулъяулыгы чыгарып пеләшен сөртеп алды. Мыегын бөтерде. Аннары бер миңа, бер чемоданына күзен йөрткәләде. Бераз гарьләндем, әй. «Миннән шикләнә, ахры, бу» дигән уй күңелне тырнап үтте. Ну, мин дә сер бирде юк. Утырам, и вагон селкеткән шәпкә тегенең макинтошына ышкылам. Башласа, сүзне шуннан башласын, сдача кайтарырга миндә дә «ваклар» әзер. Юк, аннан башламады. Менә сезнең кебек, проводница китергән чәйне яманлаудан башлады: янәсе, суынган, болганчык, бернинди ароматы юк, и шулай алга таба да алга таба... Ул сукрана дип чәйне алыштырып китерүче булмады, бу чаклысы тәк и тәк аңлашыла торгандыр. Суык чәйне шупырдата бу, ә үзе кыз- ганнан-кыза бара. Беләсезме, нәрсәне элеп алды аннары? Кара кофе дип элеп аЛып китте аннары. Ара-тирә үз сүзеннән үзе кодрәтләнеп, кулны ышкып куя. Ап-ак бармаклары «шырт-шырт» сына. Ул да түгел, иреннәрен чәпелдәтә. Янәсе, кофеның нинди генә сортлары юк. Кайсы илдән, нинди тарада, нинди этикеткалар белән килә. Ароматы саклансын өчен кофены ничек, нинди утта пешерергә кирәк. Аның, лично үзенең, кайсы сорт кофеларны авыз итеп караганы бар и нинди зат кешеләр табынында... Шулай китте, китте бу фани дөнья тәкәсе, минем әзерләп куйган «ваклар» гел торып калды. Кофе турындт болан төчеләнеп сөйләгәне өчен генә кешенең авызына чәпәп булмый ич. Сөйләнә бирсен. Үзем тыңлаган атлы күренеп утырам, ә үзем тегенең макинтошына ышкыла бирәм. Шулай да — адәм баласы хатадан хали түгел бит — кара кофе турындагы очсыз-кырыйсыз әкиятләре белән колак итемне бик ашый башлагач, мин — беркатлы хәлфә абый — ничектер телгә килгәнмен. Бер дә орып-бәреп түгел, бик тә киртәсенә кертеп, культурный итәргә тырышып әйткән идем кебек, югыйсә. — Кырым ягына барабыз ич, кофедан без дә авыз итәрбез әле,— дигән идем. Бары тик шулай гына дигән идем, факыр, җитә калды бит абзыкаема. Тотынды бу миңа очып кунарга. Юк, очып кунудан элек пиджагын салып элде. Әле пиджагына, әле миңа сүзсез генә 'бер мәл карап торды. Аннары пиджагын, элгән җиреннән алып, пөхтәләп кенә астагы ящикка, чемоданы өстенә таслап куйды. И шуннан соң, яңа көч туплап дигәндәй, мин ялгыз үрдәкне чукырга тотынды. Аның, кызып-кызып и мин аңламый торган заграничный сүзләр кыстыргалап, мин сакаллы сабыйны шәп кенә каезлавыннан соң, местком путевкасы белән курортка баручы без фәкыйрегез, иң элек, кара кофе мәсьәләсендә гомумән бер нәрсә дә белми торган пәм, аннан килеп, Кырым турында, бигрәк тә хәзерге заман Кырымы турында, бөтенләй сай йөзүче шәкерт булдык та калдык. Шәкерт булсам булдым, заграничный сүзләрне бик тә авыз чәпел- дәтеп яудыручы бу укымышлы Ак яканы артык тилертү юлына басма дым. Ул кара кофе и аның сортлары, н аны пешерү, нинди чәшкәдән ♦ эчү ысуллары турында сөйләнә калды, мин йоклап киткәнмен. ы Мин, әлбәттә, иртә уяндым. Хатын сыер саварга торганда, кирәк ~ булса да, булмаса да, сикереп аякка басарга өйрәнелгән. «Кара кофе» ♦ бик рәхәтләнеп йоклый иде әле. Игътибар иткәнем шул булды: яка, х галстук, костюм, макинтош яклары бик шәптән булса да,— кеше күзе = төшми торган җир бит — носкиена күзе җитмәгән моның. Ноские яхшы © ук керләнгән и ул аны салып ятуны кирәк тә тапмаган. Ихтимал, одеал * белән каплагач күренмәс дип уйлагандыр. Иртәнге тәмле йокысы вакы- и тында одеалы яртылаш шуган, пычрак носкидагы аяклар аязда торып ~ калган. Бигрәк тә шунысы истә: уң аягының баш бармагы, аеруча әрсез- < лек күрсәтеп, носкиен тишеп чыккан. «Мин монда! Хуҗам йоклаганда в бераз якты дөнья күреп калыйм», дигәндәй, башын кәңкәйтеп миңа карап тора иде. Мин йоклаган кеше өстенә карап торуны гомумән яратмыйм, бу очракта аның ул ирек сөюче аяк бармагына карап фәлсәфә корып торырга тамчы да дәртем кузгалмады. Ул торып киенгәнче дип коридорга чыгып киттем. Тәрәзәдән дөньяга — авылларга, кырларга, өсте кыеклап ябылган коеларга карап бардым киң икән дә сон бу дөнья, малай! Ә түбәсе гел безнең авылдагы кебек. Зәңгәр күк тә, иген кырларын ударникларча кыздырып торучы якты кояш. Шактый озак йөрдем, буфетка барып, тамакка кабып килдем. Инде торгандыр дип, купега барып керсәм, чынлап та торган, юынган. Алан !ынамы соң! Ике күзем дүрт булды: агаем бәләкәй генә игәүләр белән тырнагын игән утыра. «Син, местком сөеклесе, сүзеңне үлчәп сөйләш, кеше әнә тырнак өчен дә тартмасы белән инструмент, тартмасы белән буяу йөртә. Имәндә икән чикләвек!» дидем мин, эчемнән генә үземә-үзем иртәнге сабакны биреп. Ләкин, дөресен әйтим, үлчәп торырга да, үлчәмичә генә тондырырга да өлгермәдем, бу үзе тотынды. Минем белән сөйләшеп түгел, әлеге шул тырнаклары белән сөйләшкән кебек, җайлап кына тезә бу сүзләрне: — До чего беркатлы халык китте хәзер,—ди бу, бармаклары белән эч серен бүлешеп,— имештер, Кырымга барасы да кара кофега муеннан чумасы. Хоть зат танымый торган кешегә әйт сүзне, хоть менә бу стенага әйт. Кырымда син, сэр, бигрәк тә хәзерге заман Кырымында, Кара диңгездә коенсаң коенырсың, но җиренә җиткереп пешерелгән, тиешле церемониясе белән бирелгән кара кофены таба алмассың. Шулай да бөтенләй үк бетереп ташлавы булмаган икән, Симферопольгә җиткәч, поезддан төшеп, вокзалга кергәч, бу мине кеше югырак бер почмакка тартып алып, яшертен серен чишкән кебек, әйгте миңа: — Сез миңа ошадыгыз, егет. Нәрсәгез, кай ягыгыз белән ошаганыгызны точно әйтә алмыйм, но ошадыгыз,— әп.» шулай эрегә юрган итеп башлады бу. Аннары, танышын тагын да кыса төшеп, өстәде — Менә шушы Симферополь шәһәрендә, аның да кеше таптамый торган аулак бер почмагында инде ул настоящий кара кофе, һәм анда аны, будь добр, китерәләр җиренә җиткереп. Әлбәттә, мондагы түгел, контрабанда юлы белән китерелгән мал. Барасы җиребездә пожар юк, багажларны камерага тапшырыйк та, әйдәгез, алып барыйм мин сезне шул аулак урынга. йа хода, тырнакны буяп йөрмәсәм дә, мин дә бит адәм баласы, кызыксынудан шырпыдай кабынып киттем. Барганда извозчик белән, көймәле тарантаска утырып, байларча бардык. Ул чагында әле атлар почеттан төшмәгән иде, сугышка хәтле булган хәл бу. Олы урамнарны үттек, бер заман олысын-кечесен аерып булмый торган бер будкага килеп кердек. Бакча да бер катлы таш өйләр. Челтәрле рәшәткә дә алар буенда тар гына тротуарлар. Шул тар гына тротуарлардан, мин сиңайтим, түшле генә кызхатыннар үткәләп- сүткәләп китә. Хәер, болары сүздән килеп чыккан сүз генә — мәсьәлә анда түгел. Мәсьәлә шунда: бара торгач, килеп туктадык без әлеге ак йортларның берсенә. Вывескасы-фәләне юк, тавыш-тын шулай ук ишетелми. Төштек тарантастан, киттек кереп калиткадан. Өй эче, малай, болын кадәр дияр идем, болында бит аның кеше кулы белән тезеп куйган мондый зиннәтләре булмый. Аннары тагын болында мондый мимылдык, мондый текә сыйраклы, мондый көлеп торучы назлы-көяз чибәрләре дә сибелеп кенә тормый Минем Ак яка хуҗа ханымның кулын үбеп кенә күреште. Ниндидер минем баш җитми торган сүзләр ымлаштылар. Дөресен әйткәндә, болары сүздән килеп чыккан сүз генә — мәсьәлә анда түгел. Мәсьәлә шунда: бер заман, җаным, челтәрдән-кружевадан күмелгән безнең хозяйка-кабартма көмеш подноска бәләкәй генә чәшкәләр утыртып китереп куйды безнең алга. Бу — шул, юл буе Ак яка мактап килгән әлеге кара кофе дигәннәре икән инде. Бик үк кабаланмыйм, кырын күзем белән генә Ак якага карыйм. Ул нишли, мин дә шулай эшләргә исәп. Теге кулын күкрәккә куеп һәм хозяйка-кабартма- га мөлаем гына елмаеп башын иде. Аннары чәшкәне ике бармагы белән генә эләктереп, чәнчә бармагын яңа туган ай кебек өскә таба кәкрәйтеп, ирененең очы белән генә и бер дә шупырдатмыйча эчә башлады. Ат күзе чаклы гына шул бәләкәй чәшкәне, ачуым килмәгәе, әллә тагын ярты сәгать эчкәндер. Минеке, әлбәттә, алай чыкмады. Бармакны да айга охшатып булмады, авыз да тупас, иренгә тидерим генә дисәм, берьюлы йотканмын да җибәргәнмен. Болары сүздән килеп чыккан сүз генә —мәсьәлә анда түгел. Мәсьәлә шунда: мактаулы кофе минем кече телгә дә йокмады, ә минем юлдашым шул бер чәшкә кара кофедан бөтенләй иләс-миләскә әйләнде. Күзләре калайланды, сүзләрен тотып кала алмас хәлгә килде, ике сүзнең берендә «пардон да пардон», хозяйкакабартманың ак кулларын ялап кына тора. Бер араны алгы бүлмәгә чыгып, чак кына югалып торганнар иде, әллә шунда чынлап та тилертә торган берәр «контрабанда» кабып кергән инде... Әкәмәт ягы тагын шунда: кузгалыр вакыт җиткәч, мин беркатлы, үзем эчкәнгә үзем түлим дип, кесәдән янчыкны гына чыгара башлаган идем, юлдашымАк яка, башын тәкәббер генә борып, мина карап куйды. Шулай да, нихәтле генә беркатлы булсам да, бу караштан мин үземә кирәген, ягъни: «Миңа түләмәскә дә мөмкин икән!» дигән мәгънәне төшенеп алган идем инде. Калганын юлдашым кайтырга чыккач өстәп төшендерде. «Дөнья күрмәгән шул син, авыл бәрәңгесе», дигән төслерәк бер мәгънә төшендерде ул. Һәм телдән өстәп шуны әйтте.— Андый олы җирдә берьюлы икең дә янчык чыгару килешми, ваклык була,— диде. II! Моңарчы еракка чыгып йөргән кеше түгел, ул шау-шулы Ялта дигәннәренә барып төшкәч, мин бер мәл югалып ук калдым. Көннең иртәнге яртысы ярый да бара. Врачына-сестрасына йөреп, үлчәтеп, сула дигәч сулап, таблетка йотып, теге кабинетта билдән чишенеп, бусында анадан тума калып, ванна кереп, ваннасыннан чыккач, эшемне кырган кешедәй, ял бүлмәсендә йомшак диванга сузылып һәм шул сузылган җирдән сәгать-сәгать ярым «бүрәнә тарттырып» алулар белән обедны җиткерәсең. Эч пошарга, хатынны сагынырга вакыт калмый. Ә менә обедтан соңгысы яманның яманы йокы туйган, корсак тулган, барыр җир юк, шул тирәдәге парк сукмакларын бер түгел, мең кат таптап үткәнсең, чибәррәк хатын-кыз сина карамый, чибәр түгеленә синең карыйсың килми, йөрисең шунда башына ис тигән кеше кебек. Ә тамак тук, өйдән чытып киткәнгә байтак вакыт узган, сау тән, сау җан, дигәндәй, өйдә чакта хатын белән бергә баш куеп яткан ястык искә төшә. Аннары шундук хатын үзе күз алдына килеп баса, очып кайтып китәрдәй минутлар була, әкәмәт. мәгәнмен. — Нишләп контрабанда булсын, үзебездә тулып ята,—дип җавап кайтарды хуҗа, чатлатып. Әллә минем сорауга хәтере калды, әллә мин-зур авыз хуш исле кара кофены чынаяк артыннан чынаяк коеп торганга, ничек кенә булмасын, җавапны бик чатлатып бирде хуҗа. Ә мин, үз чиратымда, мыекка шуны урадым минем башны катырган Ак яканың сүзләре пүчтәк булып чыга бит бу килештән Чын менә кафеларда булсын, гади генә чәйханәләрдә яки колхозчы йортларында булсын, бер ияләшкәч, кара корсакка шактый күп чөмердем мин ул кара кофены Нилектән икәнен әйтә алмыйм, хикмәте-хода, тагын бер күрәсем килә башлады бит шул Ак яканы. Бәлки, юлда «Кара кофе! Кара кофе'» дип шапырынып, мин беркатлының башын әйләндергәне өчен үзеннән бер көләсем килгәннәндер? Бәлки, Ялтаның кеше йөрми торган хәчтрүш бер чәйханәсенә алып кереп, үчен кара кофе белән күбенгәнче сыйларга теләгәнмендер? Ничек кенә булмасын, эчемдә кару саклый белмим, тагын бер күреп сөйләшәсем килә иде Тау белән таү гына очрашмый, диләрме әле, очраштык, әй Ял игә TopiaH Мисхорыннан туеп, көннәрдән бер көнне бу безнең Ялтага килеп чыккан. Набережныйда кеше арасында буталып йөргәндә, әллә кайдан Атна-ун көн узгач булыр, шуннан да артык түгелдер, бер шулай н шәһәр әйләнәсендә ялгыз-баш каңгырып йөри идем, иңенә чалгы күтә- < pen кайтып килүче бер гидайга тап булдым Кырым, тау-таш арасы, 6 чәчәкләр и яшьҗилкенчәкләр арасында разный анда кичке чыш-пыш- лар. И шунда, әкәмәт, чалгы күгәргән кеше. Дәррәү күңелем йомшап китте, авылга кайткан кебек булдым. Телем үк ачылды, бер дә белмәгән, күрмәгән кешегә: «Сезнең монда, тау-таш арасында, кайда соң болыныгыз? Чалгы белән селтәнерлек хет берәр уч төбегез бармьР» — дип сүз куштым. Авылын сагынган, чалгыны һәм хатынын сагынган адәм баласына икенче бер шундый ук адәм баласы белән танышып китү өчен күп кирәкми икән. Сөйләшеп, танышып киттек без моның белән. Җирле халык баласы булып чыкты бу, кашым-күзем ошагандырмы, әйтә алмыйм, шул бер очрашудан өенә кунакка апкитте мине Болары сүз юктан чыккан сүз генә—мәсьәлә анда түгел. Мәсьәлә шунда: нәкъ әнә теге вакытта, Симферопольдә, ат яллап барып, якякка карангалап һәм, әлбәттә, авызны чылатырлык кына эләккән бәяле кара кофе кебек кара кофе белән сыйладылар болар мине Мин шул, беркатлы авыл мөгаллиме, аны-моны уйлап тормасган. — Сездә дә контрабандамы? — дип сорау бирүемне үзем дә сиз күреп, кочак җәеп каршыма килде. Кара кпфе кыйссасын искә төшерергә өлгерми калдым, сүзне монда да ул башлады: —Болай гына калдырмыйбыз бу очрашуны, коллега,— диде. Ни арада мин аның «коллегасы»на әйләнгәнмендер, ул турыда рәтләп уйларга бирмичә, бу шундук инициативаны үз кулына алды: мине такси остановкасына алып китте, иң элек мине утыртты, аннары үзе \тырды. — Башка бер җиргә дә түгел, «Тау башы»на,— диде, таксистка команда биреп. Мин болай үзем шат, ләкин, авызым колакта, дип үк әйтмәс идем. Ник дисәң, Ялтада унбиш көн торып, белгәнем ишеткәнем түгел: нәрсә икән ул «Тау башы» дигәннәре? «Тау башы» дигәннәре — шәһәрнең нәкъ кашына менгезеп, бик тә кыландырып салынган I нче разрядлы зур ресторан икән. Такси өчен Ак яка түләде, әйләнеп тора торган пыяла ишекләрдән башлап Ак яка керде, меню дигәннәрен иң элек Ак яка алды. Ап-ак алъяпкычлы, кып- кызыл иренле, нечкә билле һәм безнең ише, өйдән чыгып киткәненнән бирле, хатын-кыз заты күрмәгән кыргый бүреләрнең күзләрен яндырырлык итеп түш араларын күрсәтеп куйган сөйкемле официантканы, шулай ук, Ак яка чакырып китерде... Шуннан соңгысы, ничектер, истә калмаган. Нәрсәләр ашаганыбызны белмим — ашалды. Нәрсәләр эчкәнебезне шулай ук белмим — байтак кына эчелгән дә булса кирәк. Истә калганы шул: төннең бер вакытында (шактый соң иде бугай инде), агаем, бу юлы аеруча энәдән-җептән генә киенеп килгән көләч чырайлы Ак яка агаем, гадәттәгечә авыз чите белән генә елмаеп, кешегә-карага һич ишеттермичә, колагыма иелеп әйтте: —Мондый олы җирдә икең берьюлы янчык чыгару килешми, үзегез үк белергә тиеш,— диде. Мин иңке-миңкерәк торгач, өстәп тагын шунысын да әйтте: — Тем более, теге вакытта мин чыгарган идем, исегездәдер. Нишләмәк кирәк, бар булган байлыгымны чыгарып салырга туры килде шул. Иртәгесен: «Акчамны урлаттым, кайтырлык та калмады, ничек тә җыештырып җибәрә күр» дип, хатынга телеграмма суктым. 1969 ел