Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИСМӘГЫЙЛ РӘМИ

Язучы һәм күренекле өлкән журналист Исмәгыйл Габдулла улы Рәмчев каты авырудан соң 28 декабрьдә Казанда вафат булды. И. Рәми 1895 елның беренче гыйнварында Башкортетанның Стәрлетамак шәһәрендә туган. Ул үзенең эшчәнлеген революциягә чаклы ук «Сәйяр» труппасында башлый. Октябрь социалистик революциясеннән соң, гражданнар сугышы елларында «Кызып яу», «Кызып йолдыз», «Кызыл дөнья» исемле фронт газеталары редакцияләрендә актив эшләде, яшь Совет властен яклап, кызылармеецларны батырлыкларга рухландырып мәкаләләр, очерклар язды. Гражданнар сугышы тәмамлангач, Татарстан китап нәшриятында, «Яңалиф», «Чаинэ журналлары редакцияләрендә, район газеталарында хезмәт итте. Исмәгыйл Рәми нул кенә әдәби һәм публицистик әсәрләрнең авторы. Мәсәлән, безнең әдәбият һәм матбугат тарихын өйрәнү өчен зур әһәмияте булган «Вэкытлы татар матбугаты. 1905—1925 еллар», «Татарча басма сүз. Истәлекләр» нсемле китап- лэры, культура тарихыбызга багышланган күп санлы мәкаләләре, сатирик хикәя җыентыклары һ. б. әсәрләре киң катлау укучыларга яхшы таныш. Соңгы елпарда И. Рәми, авыру булуына карамастан, татар әдәбияты һән сәнгате тарихына багланышлы зур энциклопедик белешмәне тәмамлады. И. Рәми татар әдәбиятын һәм басма сүз тарихын яхшы белүчеләрдән, классик- ларыбызкың якын танышларыннан һәм дусларыннан берсе иде. Тирән белемле, хезмәт соючән, тырыш, ачык йөзле язучы, талантлы журналист Исмәгыйл ага Рәми истәлеге безнең күңелләребездә мәңге сакланыр.