Логотип Казан Утлары
Хикәя

БӘХЕТ ҮЗ КУЛЫБЫЗДА

Җырчы кыз

Тынычлык» урамындагы унынчы йортның кача калкасы те- бенда ике гена кешелек ител асалган тәбәнәк зскәмия тора. Бүген анда ялгыз бер ир кеше утыра. Бу тмре- ләрда еш очрый ул. Кендеэ килсә, кич җигхәиои катал, башын түбән иел утыра, үгкән-сүткәнгә күтәрелеп кара* мый. Буган исә казга караңгы тон аның уйчан йозен үткен күзләрдән яшерә, әйтерсең лә ул тыныч кына ләп корый торган күзләре белән очрашасы килми аның. кемнедер ката. Кечкенә капка нишләптер озак ачылмый, уэе бәйләгән Оренбург шәлен беркәнел капкадан чыгасы хатынның башлап нинди сүз еитесеи дә белә ул: «Тагын килдеңме?» Тагын килдеңме? Бу сүзләр бәгырьне үткен пычак белән кисел үтә. Кайвакыт утыра-утыра да, берәү дә чыкмагач, юка тактадан гына эшләнгән кечкенә калканың шалтыравыклы тимер келәсен ипләп кенә басып, ишек алдына кере, оиалды баскычыннан күтәрелә. Ләкин ой ишеген ачып, бусагадан узарга, тавышын күтәрел сәлам бирергә аның йерәге җитми Өйдә олы кеше, карчык кеше бар, аның һәрвакыт бмгер Тукта, ниһаять, капка ачыла. Сәүбәкер аны күзе белен күреп түгел, күңеле белән үк танып ала. Аяк тавышыннан, бәйләп чыккан мамык шәленең исеннән үк тоя ул аиы. Бу ике җан биредә ничә тапкыр инде икоүдән-икәү генә сойләшел утырдылар. Кайвакыт озаграк торылса, шыпырт кына капка ачыла, аннан бор кул сузыла, һәм хатын кереп китәргә мәҗбүр була. Бу аларның кызлары — Илсеяр. Тик калка тобенә килгән бу кешенең үз етисо булуына кызның һич тә ышанасы килми. Шулай буламы инде әтиләр! Әнисе нигәдер бу турыда бер нәрсә дә сейлеми. Бер киселгән икмәк кире ябышмаган кебек, ир белен хатын дә бер-борсен кабат якын итә алмадылар. Сәүбәкер иичә талкыр тетдо гафу үтенде. Ничә тапкыр инде аны шушы бусагадан, шушы кечкенә капкадан, «сеу буля диген бәр-ико йомшак сүзне дә күпсенеп, салкын гына озатып калдылар Иртән ана кеше, зидошми-тынмый гына, баскан ззләре дә калмасын дигәндәй, ишен алдын, капка телләрен себереп чыга, ойалды идәннәрен юып куя. «.Земня белән Сәүбәкер дүрт кенә ел бергә торып калдылар.Араларына иренең енисо — кайнана таракан булып төште. Малае аның сүзеннән чыга алмады. Әмма Зәмия ’ашлап киткән ире артыннан елап баруны түбәнсенү дип санады, хурланды. Кулымнан эш килгәндә, тәнем сәламәт булганда бер баламны ничек тә үстерермен әле, дип күңелем катырды да, җиң сызганып тормышын яңадан корырга, җимерелә башлаган семьясын үзе теләгәнчә һәм булдыра алганча рәтләргә тотынды. Ирекең соңгы сүзе шул иде: миннән башка барыбер рәхәт күрмәссең, бәхетсез итәм мин сине... Кешегә кое казыма, үзең төшәрсең, дип әйтәсе килгән иде Зәмиянең, тыелып кына калды. Бәхетсезлек... Кемгә кайсы яктан китереп бәрә икән ул үзенең күренмәс усал тукмагы белән? Белсәң икән, сизенсәң икән! Язмышыңны яңа эздән салырга чара күрер идең. Шундый хәлдә кегырмыи, дип уена да китермәгән иде Зәмия. ...Ун елдан артык инде Зәмия тормышын ялгыз алып бара. Кызы Илсөяр быел сигезенче классны тәмамлый. Ничек үлчәргә соң ул бәхетне? Аерылышканда иренең йөрәккә кадап әйткән сүзләреннән калган күңел җәрәхәте инде төзәлгән, урыны гына калган. Иренең аерылганда әйткән сүзләре искә төшкәндә дә элекке кебек көйдереп алмый. Язмышы Зәмия- гә һәр яңа сынау ташлаган саен, ул аны бөгелмичә күтәрә бирде, кер күңеле белән үткәрде. Татар хатыннарының кайгыдан бөгелми, шатлыктан кеше алдында артык куанмый торган, сыгылмый һәм сынмый торган үтә дә нык, үтә дә тормышчан, алтында»' кыйммәтле сыйфатлары бар. Зәмия дә әнә шундыйларның берсе. Кирәк бит шундый чакта! Шулай бер көе генә яшәгәндә, «бәхетсез син» дигән сүзләрне ул тагын ишетте, тагын бик нык хәтерен калдырдылар аның. Кем авызыннан ишетте бит әле! Иң якын күреп, хәсрәт-кайгысын уртаклашып йөргән кешедән — Нәсимә Садриевна авызыннан. Ишетте һәм бик озак рәнҗеп йөрде ул аңа. Очраклы гына әйтеп ташланган сүз шулай кеше күңелен китеп төшерер, дип кем уйлаган! Биздергән дә тел, сейдергән дә тел, диләр шул. Йөрәген көйдерде бу сүзләр Зәмиянең. Ничек булды соң әле бу? Иртән заводка эшкә барган чакны ярата Зәмия. Кешеләр бер-береннән хәл-әхвәл сорашып ипле генә сөйләшә-сөйлөшә заводка таба атлыйлар. Барып җитәрәк сафлар куера, теге яктан да, бу яктан да килгән тасмалар бергә кушылып, көчле агым хасыйл итәләр. Алар арасында үзеңә нык терәк тоясың. Каршыга очраган кешеләр сиңа юл сабалар, бер читтәнрәк атлыйлар, эшкә килүчеләргә комачауламаска тырышалар. Әнә шул эшчә сыйныфның агым булып иртән эшкә баруын, ташкын булып кич эштән кайтуын ярата Зәмия. Алар белән бергә калышмый атлап баруына горурлана ул. Аларның атлавында көч тә, ышаныч та. матурлык та аңкып тора. Заводка һәр көн шундый күтәренке хисләр белән йөри торган Зәмия ул көнне борчулы иде. Автобуска утырып тормады, Савинка поселогыннан болын аша бара торган сукмак буйлап атлады. Таныш болын юлы аны һәр көн шәһәрнең зур урамына — Короленкога алып чыга. Заводка инде ерак түгел. Уңда завод клубы. Ул аның югары каттагы тәрәзәләренә күтәрелеп карый. Берсендә дә ут күренми. Иртән кем булсын инде, дип үзеннән-үзе көлеп тә ала Зәмия. Кичен ул тәрәзәләрнең һәр кайсысында ут балкый. Кичә дә, өченчекөн дә ул эштән кайтышлый бу тәрәзәләргә карамый үтте. Күтәрелеп караса, йөрәге түзмәс кебек иде аның. Керергәме, юкмы дип икеләнде шулай да Зәмия. Юк, бүтән аяк та атламам, дип бер тапкыр әйттеңме, үз сүзеңдә тор инде син. Ә кермичә ничек түзәсең? Ничә ел инде үзешчәннәрнең актив җырчысы булып ул заводта дан казанды. Бәлки, бүген сменадан соң кереп карап кына чыгар гадыр. Синнән башка иптәшләрең нишлиләр икән? Ул адымнарын әкренәйтте. Аяклар клубка таба атладылар. Кая. кая син. Зәмия? Клубта иртән кем дә юк. Сине станогың кәгә, смена кәтә. Соңга калырга ярамый. Завод ишегеннән пропуск күрсәтел үткәнен дә, цехка к тлел эшкә башлавын да, таилсе аш җикәнен дә сизмәде ул. Бетенесе ничектер үзеннән-үзе механик рәвештә башкарылды. Смена да бетте. Юынып, киенеп ейгә кайтырга чыктылар. Ләкин Зәмия поселогка кайта торган иптәшләреннән тагын аерылып калды. Клубны узып китә алмады ул. Керергәме? Иркен залларына үтеп, күкрәк тутырып бер җырлыйсы килә. Җыр аның өчен үзе бер тормыш иде. Кайгырса да җырлый, шатланса да җырлый. Эштә дө җыр суза, ял иткәндә бигрәк тә инде, аны һәр вакыт үзешчәннәр арасында күрәсең. Үткән ел «Красный ключ» ял йортында концертта катнашып мактау кәгазе алып кайтты. Бүген үзен тыеп тора алмады Зәмия, ашыгып клубның икенче катына күтәрелде. Җыелу залы буш иде әле. Иң түргә, караңгырак почмактагы бер урындыкка киемнәрен дә салмыйча барып утырды. Беркем дә комачауламады аңа. Ул үзе дә кешеләрнең игътибарын җәлеп итмәскә тырыша иде. Хәер, клубка керүчеләр сирәк әле. Бирегә соңыннанрак. кино башланыр алдыннан кеше күп керә. Гел үзең генә, ялгыз гына каласың килгән минутлар була бит. Уйга чумасың, кемнедер, нәрсәнедер искә төшерәсең, кылган эшләреңә бәя бирәсең. Үз-үэең белән сөйләшеп шулай тик утырасың. Бигрәк тә менә-менә сиңа кырык яшь тула дил торганда... Ярты гомер инде үтелгәндер. Яхшы үтелгәнме ул, яманмы — үлчәп карарга кирәк. ...Әтиә якларындагы Чембулат авылында алар дүрт бала үстеләр. Зәмия — төпчеге. Өчесе исән. Абыйсы һәм апасы — укытучылар. Ә ул бала вакытыннан ук артистка булам, җырчы булам, дип хыялланды. Мәктәптә укыган чакларыннан сәхнәдә җырлады. Аның җыры, тавышының моңлылыгы авыл кешеләрен таңга калдыра иде Булдырыр, булдырыр, Мөхәммәтнекеләр алар, булдыклылар, дия торган иде кешеләр Ләкин тормыш син уйлаганча гына бармый икән шул. Сугыш елларының җәфасы, аннан соң күргән кыенлыклар Зәмияне, тугызынчы класста укуын ташлатып, урман хуҗалыгына нарат сагызы җыярга эшкә алып килде Производствога бер эләккәч шуннан Казанга килеп, Вахитов исемендәге заводка эшкә керде. Дүрт ел буе шунда эшчеләр арасында яшәде. Тырышлыгы бар иде Зәмнянең, кайнап торган яшьлек дәрте бар иде. Кич димәде, иргә димәде, ардым дип эарланмады, эштен соң һаман клубка йөрде, яңадан-яңа җырлар өйрәнде. Тамашачылар аның җырлавын алкышларга күмә иделәр. Сәүбәкөр белән дә шушында таныштылар, шушында семья корыл җибәрделәр һәм шушында ук аерылыштылар да— Шул көнне үк Зәмия заводтан җибәрүләрен сорап гариза язды. Йөрәгенә җәрәхәт салган кеше белән бер сукмактан йерн- се, аның күзенә күренәсе килмәде аның Заводта тотмадылар, җибәрделәр. Зәмия Ленин районындагы предприятиеләрнең берсенә әйрәнчек булып барып керде. «Җүисезнең колы булганчы, җүнленең толы бул. Күңелең эш сөйсә, кулың һөнәр белсә, югалмассың, балам» — диде әнисе дә. Егерме еллык хезмәт стажының уннан артыгын үзенә чорнаган заводтагы гомер йомгагы әнә шулай башланды. Бер елдан соң ул аерылган иренең кайдадыр эчкән килеш хулиганлык пылью биш елга төрмәгә утырганын ишетте. Шул вакыт Сәүбәкергә карата эремәслек булып каткан күңеленең бор игелекле почмагы ачылып китте. Кызганды, бик кыэгөтды ул Сеүбәкерне. «Әллә соң ул миннән аерылу хәсрәтеннән эчкечегә сабышты микән.,— дип, үз-үзен бераз шелтәләп тә алгалады. Срогын тутырып кайткач, ярдәмчесез калган һвм каршысына төзләнгән ир кешенә гафу итәр өчен, үэенә яңадан кабул итәр өчән ихтыяр кече тапкан хатынның нинди хисләр кичергәнен белсәң икән дә. сөйләп бире алсаң икән. Кичерде ул аны. Акылга утыргандыр, бүтән эчмес, мыскыл итмәс, дип уйлады. Ике яктан да ана-карчыклар үтенүе буенча яңадан бергә тора башладылар. Ике кон әйбәт кенә торганнар иде. еченке кенне Сеүбәкер бөтенләй ташлап чыгып китте. -Бәхетле бул, рәхәт яше,—диде Зәмия киткән минутындамиңа гына бүтән өйләнеп киләсе булма, тормышыма бүтен зыян китерергә ирек бирмәм. —Заводта ярдәмче эшче булып бераз эшләгәннән соң аны цех начальнигы Николай Владимирович Быков чакырып алды. - М.ҢЛ.К...4, <«« кҮр.".с«К «Ү—СМ .' ЫНРХӘТ ХӨСИ Н М ӘР Д ЭН О В ф БӘХЕТ ҮЗ КУЛЫБЫЗДА Ничек инде килмәсен, ди! Күптәнге хыялы инде. Тиздән Зәмиянө маркеровкага күчерделәр. Шунда ике елга якын вакыт үткәне сизелми дә калды. Бригада системасы белән эшләделәр. Зәмия кайвакыт онытылып китеп шундый рекордлар биреп ташлый, аңа иптәшләре кисәтү ясый башлыйлар. «Син алай бик алга чапма инде, без җитешә алмыйбыз», ди торганнар иде. «Үзен күрсәтергә тели», дип кырын караучылар да булмады түгел. Дөрестән дә, аның үзен күрсәтәсе, нәрсәгә сәләтле булуын бүтәннәргә аңлатып бирәсе килә иде. «Сигезенче цехка күч,— диделәр аңа,— анда бригада белән түгел, ялгызың аерым заказлар үтисең». Күчте, тагын өйрәнчек булып йөрде. Өлкән эшчә Клавдия Васильевна Журавлева кулы астында җиде генә көн өйрәнде дә Зәмия үзлегеннән эшләргә тотынды. — Станогыңны ярат, мастерыңны тыңла,— дия иде аңа Клавдия Васильевна,— сине яратырлар. Хак булып чыкты. Рекордларны берсе артыннан берсен куя башлады Зәмия, цех- тагылар шаккаттылар. Коллективтагы ике йөзләгән кеше арасында технологияне бер дә бозмыйча эшли торган эшче булганга, Зәмиянең рәсемен цехның мактау тактасына эләргә карар иттеләр. Үткән елның Октябрь бәйрәменә аның зур рәсемен завод аллеясына куйдылар. «1965 нче елдан Коммунистик хезмәт ударнигы!» Хезмәте барның хөрмәте бар. Ел саен диярлек Зәмия түләүсез путевка белән ял итеп кайта. Цехлар буйлап йөрсә дә, клубка барса да аның белән исәнләшеп үтәләр. Җыелышларда Зәмия эшләгән детальләр турында «бер вакытта да ОТКдан кире кайтканы юк» дип зурга күтәреп сөйлиләр. Үткән ел аны партия сафына кабул иттеләр. — Деталеңә йөрәк җылысын кушып эшкәртсәң, бер кайчан да контроль кирө бормас,— дип әйтүе белән мең тапкыр хаклыдыр Зәмия. Шулай бара аның заводтагы тормышы. Ә менә йөрәге тыныч түгел. Нишләп соң әле ул үзен кая куярга белмичә борчылып йөри? Кичә цехком председателе бүлмәсенә килеп кергән иде, уңайсызланып калды. Клуб директоры Нәсимә Садриевна да шунда. Цех начальнигы да, мастер да кергән. — Менә кирәк кеше үзе килеп җитте,— дип, елмаеп сүз башлады мастер София Григорьевна,— без борчылып тора идек. — Нигә борчылырга? — Милли ансамбль җитәкчесез калды бит,— дип сүзгә кушылды клуб директоры,— сезне чакырырга килдем. Ләкин Зәмия аларның бу карарын хупламады: — Мин бүтән клубка йөрмим. Сүз бирдем. Җырламаска, биемәскә... Хезмәтем — станокта минем... — Сәбәбе? Сәбәбен сөйләп биреп буламы инде аның. Бүлмәдәгеләрдән барыбер кеше — Нәсимә Садриевна гына белә аны. Ул да сөйләп бирә алмый. Үзе гаепле бит. Кешегә аңлатып булмый андый хәлне. Ә сәбәпнең җәтмәсе юлда, Әтнө юлында үрелә башлаган иде. ...Шефлык күрсәткәч район авылларында ике айга якын үзешчәннәр концерты күрсәтеп йөргәннән соң, юл уңае туры килеп, Зәмия бригада җитәкчесеннән: «Туган авылыма да сугылып бер җырлап китим», дип рөхсәт сорады. Каршы килмәделәр Автобуска төялеп кайттылар. Яңгырга эләктеләр. Автобус батып та алгалады. — Бәхетең юк синең. Зәмия, — дип әйтеп куйды бригада җитәкчесе,— бәхетсөэгә җил каршы. Ә монда коеп яңгыры да... Концерт шәп узды. Зәмиянө сәгатькә якын сәхнәдән чыгармый җырлаттылар. Соңыннан рәхмәтләр укып, күңелле итеп озатып калдылар. Кайту юлына чыгып бераз тынычлана төшкәч, килгәндә әйтелгән сүз Зәмиянең келт итеп исенә төште. — Шулай да мин үземне бәхетсез дип санамыйм, дуслар. Үз уйлврьҗа чумып, автобус тәрәзәсеннән карап барган бригада җитәкчесе бу сүздән сискәнеп китте, һәм алдын-артын уйлап тормастан әйтте дә салды. — Исең киткән шундый бәхеткә! Гомерең буе кара хезмәт, ялгыз тормыш. Сии бүтән бәхеткә кызык. Шундый тантаналы минутлардан соң мондый сүзләр ишетермен дип уйламаган да иде Зәмия. Димәк, син юньле булсаң, ир белән торыр идең. Бәхетсезлегең үзеңнән димәкче буламы икән инде бу. Бары тик шунда гына микәнни соң бәхет. Аның бит яратып эшли торган эше, кешеләрне куандыра торган җыры бар. Ул үзе өчен түгел, кешеләр ечен җырлый. Кешеләр бәхетне терлачә аңлыйлар, күрәсең. Бәхәс эурга китә башлаган иде. бригаданың башка членивры кушылып артыкка җибәрмәделәр, уен-көлкегә бордылер. Каганга кайтып җиткәнче беркем бер сүз дә сөйләшмәде. Шуннан сон Зәмия клубка йөрүен, үзешчәннәр белән концертларда катнашуын ♦ ташлады. Авыр иде аңа. Җырсыз гора алмый иде ул. Болай ялгыз гына түгел, аңа кеше алдында җырларга кирәк иде. Тыңлаучыларның сине хуплавын сизгәндә генә җырчы бәхетле була ала. Үз-үзе и тыңлау ечен генә булса да, әнә граммзались месте рекәен а барып, ул үзенең күп җырларын пластинкага яздырып кайтты. Эче пошса, тота да радиолага куя... Кем тыңлый сои аны! Карт әнкәсенә үз кызының җыры, әлбәпә, тутый кош сайравыннан да артык тоела торгандыр. Ничек соң халык алдына чыгарга? —Ә кичә, бәхетенә каршы, клуб директоры аның каршысына үзе килгән. Гафу үтенүеме бу аның? Әллә аны мәҗбүр генә иткәннәрме? Зәмия ансамбльнең тоясесы иде, ансыз булмый, ялгышны төзәтә белергә кирәк, цехына үзең бер, дил әйттеләрме икән? Ничек булса да булган, ул үзе килгән иде. Зәмия ул вакыт риза булмаган иде. Бүген аны тагын чакырдылар. Үз-үзен җиңел, акылына буйсынып килде. Чөнки әллә ничә ел бергә үзешчәннәр түгәрәгендә йөргән аерылмас дуслары бәр аның. Юбилей көннәренә зур программа әзерлибез, дил корган олы планнары бар. Ничек аларны җиргә салып таптыйсың! Аннары нигә соң әле ул үзенең хисләренә алан ирек бирде? Гел йөгәнләп кенә тота иде бит ул аларны. Клуб аның туган йорты кебек. Биредә ул 1956 елда беренче талкыр «Башмагым» музыкаль комедиясендә тел рольдә уйнады — Сәрвәр булып җырлады. Аның «Арча кичләре», «Мәхәббәт». «Кил, кил гүзәлем» дигән җырларны башкарганда алган алкышларына теләсә нинди артист көнләшерлек. Шул чакта сәхнәдә туган хисләрне син бернинди бәягә дә. бер кайда да таба алмыйсың. «Танырсыңмы, әтием» көен башкарганда бу җырчының уз кызы и* Илсөярне күз алдына китереп җырлавын залдатыларның берсе дә аңламый, әлбәттә. и Әйе, җыр, җыр инде ул, җырлыйсың да бете. Ә менә кыз белән ата арасындагы ятсыну бетми. Кыз әтисен танымый. «Әткәем кем?» —дип баланың йерәго сыз- g ланмый торгандыр дисеңмени! Бер көннө Илсөяр мәктәптән бик борчылып кайтып керде Әбисе дә, әнисе де сагаеп калдылар. Шым гына үз бүлмәсенә кереп киткән Илсөярне борчымадылар. Бераз вакыт үткәч кенә Зәмия аның янына керде. Кызының күзләре яшьләнгән иде. Илсөяр әнисе алдына башын салып озак уйланып япы. — Әнием —диде ул, ниһаять, башын күтәреп,—бүген сочинение язарга тиеш идек. Әтивниләрсбеэ турында. Ә мин яза алмадым. Кем минем әтием? Нигә ул камыл йари? Кайсыгыз гаепле сезнең? Бор килүендә миңа ул сәгать алып бирермен диген иде, нигә оныгты ул вәгъдәсен? Нигә алдады? Әти кеше алай алдарга тиешмени? Күңөлө тулган иде баланың. Шушы кичнө Зәмия аңа барысын да бзйнә-бәйнә сөйләп бирде Барысын дә, түк- мичечәчмичә... арттырмыйча, киметмичә... ничек булган, шулай— Ничек ташлап китүен дә, гөрмәго эләгүен дә, квартира таба алмый интегеп йөрүләрен дә, хатын-кыз ечен авыр булса да ссуда алып шушы йортны салуын, әтисенең ярдәм итмәвен, Илсөяр ечен аннан алимент акчасы да алырга баш тартуын, килгоч кызыма бирәм дип акча чыгарса, кирәкми, үзеңнең ике кызың бар, еларга калсын дип кире кагуларын,— барысын-бәрьтсын да сөйләде. Аиелы-кызлы кочаклашып елаштылар алар бу кичне. Иртәгесен Илсөяр комсомол билеты тотып кайтты. Билетта Илсөяр әтисенең исеме дигән җирен буш калдырткан иде. Сабый түгел инде. үзе хәл итсен, дип бер сүз де эндәшмәде Зәмия. -Клубның караңгы почмагындагы ялгыз урындыкка утырып өне шулерның бөтенесен де күздән кичерде Зәмия. һәм, ниндидер авыр йөктән арынган шикелле, җиңеләеп урыныннан кузгалды, тиэтиз атлап, үзешчәннәр репетиция ясый торган бүлмәгә юиөлде Андт Зэмияне күтәреп алгандай каршы алдылар. Әйтерсең, ун ел күрми хесннмөрдәнов ф вәхвт ҮЗ КУЛЫБЫЗДА торганнар. Беренче булып клуб директоры Нәсимә Садриевна кул сузды. Озак тв үтмәде, клуб залларының берсендә аның «Шәл бәйләдем, шәл бәйләдем» дип җырлаган матур тавышы яңгырады. Шәһәрдән Савинка поселогына болынлык аша салынган тар сукмактан җиңел гене атлап бер хатын кайтып бара. Гадәтенчә, ул һаман җырлый. Уң яктан шәһәр кварталлары бишәр катлы йортлары белән поселокның агач өйләренә һөҗүм итеп киләләр. Тиздән биредә Совет районына олы урам үтәр. Шул олы урамдагы биек йортларның берсендә аның да үз тәрәзәсе булыр. Өмет белән яшәсен кеше. Елак кешеләрне яратмый Зәмия. Хезмәт бөлән табылган олы бәхет бетми дә ул, таралмый да. Сүнми дә сүрелми дә... Бәхетең үз кулыңда дигән төшенчәне ирекле илдә яңа якты язмышка ирешкән кеше генә чын мәгънәсе белән аңлый ала. Әлегә әнә аның үз капкасы бар, номер сугылган үз йорты, абзар-курасы, ишек алдын бүлеп утырткан бәләкәй генә җимеш бакчасы, анда өч алмагачы бар. Быел берсенең зур ботагын кар басып сындырган иде, торгызып бәйләп куйгач, чәчәк атты. Аның үзенә дә шулай аякка басарга кешеләр ярдәм итте бит. „.«Тынычлык» урамында йортлар күп түгел. 15—20 бармы икән? Ә бәхетле кешеләре күбрәк. Үз бәхетеннән үзе качып йөрүчеләре дә бар. Унынчы йортның кечкенә капкасы төбенә ара-тирә кичләрен һаман да бер ир кеше туктап, нәрсәдер көтеп тора, Бәхетен эзләп йөрмиме икән ул биредә?.. Беренче имтихан зәпәдән шактый ерак бер авылга — Калмыя а барабыз. Райком секретаре Сабира ханым Хәкимоьа безне алдынгы хатын-кызлардан берсе, колхоз парткомы җитәкчесе белән таныштырырга вәгъдә иле. «Без» дигәнем—киногруппа, Каза, кинохроника студиясенең урып-җыю көннәрендә кыр батырларын төшерергә, дип махсус задание алып чыккан операторлары. Максатыбыз — әллә нинди сенсация эзләү түгел инде, шулай да, райком секретаре авыз тутырып мактап торгач, районда алдынгы колхозлардан да саналгач, без «Искра»га бармыйча булдыра алмадык. Күптән инде киножурналда хатын-кыз җитәкчеләрне, бигрәк тә колхоз җитәкчеләрен күрсәткәнебез юк иде. Бер сәга-ьтән без Калмыяда идек инде. Колхоз идарәсеннән чыгып безнең янга килгән кызны, гәрчә ул райком секретаре белән үз итеп күрешсә дә, һич кенә дә шушы дүрт-биш авылны берләштергән зур колхозның партия комитеты секретаре Әнисә Сабирова булыр дип уйламагаи идек. Безне таныштырдылар. Берекче сөйләшүдән үк ул кинога төшүдән баш тартты. Үзе урынына башка колхозчыларны тәкъдим итте ул безгә Без төшермәскә риза булдык, тик хуҗалыкны күрсәтүен үтендек. Бусы инде операторның хәйләсе иде. Ике көн Калмыяда яшәвебез вакытында Әнисә турында менә нәрсәләр белдем вгуст азаклары иде. Җәйләүләргә, Ык буйларына кезге моңсулык үзенең сары канатын җәя башлаган. Кырларда урак өсте кызуы кими төшкән, комбайннар тузан болыты эчендә соңгы кишәрлекләрне әйләнәләр. Урып-җыелган кырлар аша бормаланып яткан такыр юлдан безнең УАЗ тизлек белән ашыга. Төрле авылларны үтәбез һәр авыл башында зур такталарга язылган каршылау һәм хәерле юл теләп озату сүзләре чагылып кала. Без Мин- авылда. Әнисә дәшмэдо. — Колхозчыларга ничек күренерсең? —- Бер тапкыр «юньсез» диярләр дә бетәр... — Әллә анда синең ирең калдымы? — Калса, ни әйтерсең? — Ирең белән кайт. Сыйдырырлар. Сарманга китүнең инде хәл ителгән булуын, бер атлаган адымымнан кызның кире кайтмаячагын аңлаган Рәшит абыйсы сүз көрәштерүнең, үгетләүнең мәгънәсез икәнлегенә тәмам төшенде. «Ярар, мин сине башка юл бепән кармакка эләктерермен» дип, тиз генә район үзәгенә кайтып китте ул. —Чыннан да нәрсә эшли соң оле ул Әмисә? Дөрес сукмакка бастымы, әллә ялгышамы? Нигә аның тузгыган күңелен аңламыйлар? Ул бит туган авылын — Калмыкны яратмаганнан ташлап китми. Ык буйларын, сабый чактан ук аунап үскән җимешле болыннарны, әрәмәлекләрне ничек итеп онытырга, бүтән авылга алыштырырга мөмкин! Җиденче классны ул шушында әйбәт билгеләргә генә тәмамлады. Аңа укытучылары да, туганнары да зур өмет багладылар. Өметне шулай ачларгамы? Кайда эшләсәң до барыбер түгелме? Балалыктан чыгып үсмер чакның тормышка төплерәк карый бешлаган бор вакытында күңел үзе дә сизмичә әлле канларга омтыла, әллә нәрсәләр эшләргә дәрт итә. ...Җиде көн өенә кайтмаган иде ул чакта Әнисә. Ата-аианың төн йокылары качты. — Үзеңне бөтермә,— дип тынычландырырга тырышты Әхмәтгәрәй карчыгы Фатыйманы,— бала балага охшамый, өнә алты балаң, алтысы алты төрле. Югалмас, Әнисә югала торганнардан түгел. Бәлки абыйларына киткәндер. Эзләмәделәр, шау-шу кубармадылар Җиденче кенне Әнисе үзе кайтып керде. Гаепле булса да, елмаер, а тырыша. Бер нәрсә дә булмагандай кыска гыиа аңлатып бирде: формага эшләргә кердем. Сыерлар савам. — Шушы кечкенә, нәзек бармакларың беләнме? — дип, ана еларга җитешеп кызгана башлаган иде, иренең кырыс карашын күрел туктап калды. Әтисенең хуплавын сизел торган Әнисә батырая төште һәм: «Эшлим булгач эшлим, ейрәнермен»,— дип сүзен бетерде Билгеле, имчәк тарта-тарта куллары аруын, беләкләре сызлавын, савып бетердем, дип киткәч, Маһирә аласының яңадан килеп, шул ух сыердан гөжләтеп сет агызуын, буе җитмәгәнлектән бәләкәй утыргыч алып килеп утыруын сейләл тормады. Шул кезнө ул Минзәләгә барып авыл хуҗалыгы техникумында читтән торып уку эчен имтихан биреп кайтты. Үзе генә түгел, тугыз кеше иде алар авылдан Әмма тора- бара бишкә калдылар, е ахырга кадәр исе бары тж< Әнисә генә чыдады. Уку—энә -.Техникуммы темам леп кайткач, Әнисәне ни сәбәптәндер зоотехник итеп түгел, экономист итеп билгеләделәр. Бер дә күңеле тартмый иде аның кабинэт эшенә. Ләкин бу турыда җитәкчеләр белән сүз кузгатырга ничектер җае чыкмый торды. Әнә шулай теләр-теләмәс кенә эшләп йер- тән чакта Сарманнан, техникумда бергә укыган иптәшләреннән, хат килеп төште. «Безгә кил. < Җиң сызганып тотынырлык эшләр көтә», дигән- = нәр алар. Мавыктыргыч чакыру Әнисәнең бөтен р: күңелен биләп алды. Буш вакыт табып, Сарманга “ барып ризалык та биреп кайтты. Партия рай ко- “ мында эшләүче туган абыйсы Рәшит Солтанов £ аны моның өчен җиңелчә генә шелтәләп тә £т алды. — Нигә шулай эшләдең? — Намусым кушты. — Үзебез үстергән кыз, дип горурланалар М П Р X 9 Т ХОСННМЭРДӘНОВ белән кое казу, диләр. Мәктәптә сине мәҗбүри укыталар, ә биредә үзеңә укырга кирәк. Бөтен ихтыяр көчеңне җыеп укырга... Вакыт дигән нәрсә бер дә туктап тормады, үтте дә китте. Ферма йортында эштән бушаган араларда иптәш кызлары Әнисә алып кайткан китапларны кычкырып укыйлар иде. Алар укый, ә Әнисә конспект төзеп утыра, һәр минутның кадерен белергә, аны кирәкле эшкә файдаланырга өнә шул техникумда укыган елларда өйрәнде дә инде Әнисә. «Кызың кайда укый, кем булырга?» — дип сорасалар, Фатыйма апа горурланып: «Мал врачы булырга»,— дип җавап бирә иде. Ул вакытта әле ана белән ата кызларының маллар дәвалаучы гына түгел, кешеләр тәрбияләүче дә булачагын белмәгәннәрдер. Кая алар, Әнисә үзе дә язмышы аңа нинди авыр юл сайлаганын соңга таба гына абайлый башлады. Алты баланың берсе бораулау мастеры, нефтьче. Берсе Түбән Кама шәһәрендә тө- зүче-монтажчы. Кечесе урта мәктәп бетерә, берсе унны тәмамлап колхозда эшли. Әнисә алты ел сыер сауды, укыды, техникумны уңышлы тәмамлады. Терлекчелек эшенә тәмам гашыйк иде ул. Техникумда бергә укыган иптәшләре генә аның күңелен икелән- дерделәр. Күңел гадәти булмаган сәяхәтләр, очрашулар, яңа урын, яңа кешеләр, ниһаять, киңрәк колач җәеп эшли торган мәйдан эзли иде. Китәргә иде Әнисәнең бар теләге. Инде тәмам җыенган иде. Көтмәгәндә килеп чыккан бер хәл күңелен кирегә борды да куйды. Колхозның зоотехнигы авырган иде. Әнисәгә аның урынына эшләп торырга куштылар. Күптән инде маллар арасына омтылган кыз моңа шунда ук риза булды. Маллар караучысыз калмасын, дип тырышып йөри торгач, ун көнләп вакыт үтте. Озакламый барырмын, дигән вәгъдәсен истә тоткан күрше район җитәкчеләре Әнисәне алырга дип машина да җибәргәннәр. Каян белгән, кем аркылы ишеткән диген, абыйсы Рәшит Солтанов белән райком секретаре Сабира Хәкимова да килеп җиткәннәр. — Без сине партия учетыннан төшермибез,— диделәр Әнисәгә,— үз колхозыңда кирәк син. Әнисә Сабирова мәсьәләсен җыелышка куйдылар. Җибәрмәделәр. Ә отчет-сай- лау җыелышында аны колхоз коммунистлары бер тавыштан оешманың секретаре итеп сайладылар. Шул хәлләрдән соң коммунистларның ышанычына җиңелчә карап буламы соң1 Партия дисциплинасы бар. Җаваплылык дигән зур бурыч бар коммунист өчен. Үз колхозың, үз кешеләрең. Алар сине үстергән. Эшеңне күрсәт. Көчең бар икән, төпкә җигел, камытның олысын ки. Җигелдеңме — тарт, диләр. Ә ничек тартырга соң? Кемнәр белән? Нәрсәдән башларга? — Бусы инде мәсьәләнең икенче ягы,— диделәр райкомнан килгән вәкилләр,— партиядә шундый тәртип бар: белмисең икән — өйрәтәләр. Төнлә дәүләт амбарларына озатылырга тиешле соңгы тонналарны төягән автомашиналарны, алдынгы шоферларны, ындыр эшчеләрен киножурналга төшереп алдык. Бу төнне колхозда ашлык сугу төгәлләнде. Пландагы 14500 урынына 20 мең центнер озатылды. Колхоз председателе Ханигыйлем Хөсәенов та, партком секретаре Әнисә дә, барлык актив колхозчылар да биредә. Аларның йокьгсызлыктан кызарган күзләре прожектор яктысында тагын да кысыграк булып күренәләр. Тузан, машиналар гөрелтесе, төрле командалар, кисәтүләр— Машиналар, фара яктыларын уйната-уйната, урам буйлап олы юлга чыгалар. һәм кинәт бөтенесе дә тынып калды. Иртәнгә кадәр ял. Авыл урамнары ындырдан таралучы колхозчыларның сөйләшкән, капка ачкан тавышлары белән бераз җанланып торды да тагын тынлыкка чумды. Без, киногруппа егетләре, идарә йорты белән янәшә салынган кунак өенә кайттык. Аның ишек алдына караган бер тәрәзәсеннән идарә йортындагы председатель бүлмәсенең якты тәрәзәсе күренеп тора. Тартып куелган пәрдә аша ике шәүлә күренә. Председатель белән секретарь... Аларга әле йокы юк. Кызык, нәрсә турында сөйләшәләр икән алар? Әнә председатель урыныннан торып идән буйлап әрлебирле йөри, кызып-кыэып нәрсәдер аңлата. Ә Әнисә утырган, ара-тирэ суз куша. Аның һәр сүзе председательне кабызып җибәргәндәй ите. Каты бәхәс бара, ахрысы. ...Бүлмәдә ут таңга кадәр сүнмәде. Иртән түзмәдем. ■ — Тәне буе нәрсә турында бәхәс алып бардыгыз, Ханигыйлем агэ? — дип сорадым. — Әй, эш турысында инде,— диде председатель һәм машинасын кабызды — кылчыклы балык ул... Шул вакыт яныбызга Әнисә килеп туктады: — Икмәк турында бәхәсләштек,— диде бусы да. туры җавап бирмичә. Димәк, ярамый, һәр хуҗалыкның үзләре генә белә торган, читләргә сөйләргә ♦ ярамаган эчке эшләре, үзләренә генә хас серләре була. Нигә артыгын төпченергә = Башкасын белмәсәм дә. председатель авызыннан әйтелгән акылчыклы балык» дигән ж сүзнең асылын тора-бара төшендем мин. Әнисәнең үз авызыннан әйтелгән булган ь икән ул. Куйбышео исемендәге колхозга председательләрне, партком секретарьларын, ы белгечләрне семинарга җыйганнар. Колхозның уңай якларын тәҗрибә төсендә күрсә- х тел йөргәннәр. Райком секре-аре Хөсәенов, Әнисә янына килеп: «Я, кызым, хәзер х син үзеңә кунакка чакыр инде», дип тәкъдим иткән. и — Рәхим итсеннәр. — Уха пешереп сыйларсыңмы? — Безнең Ыкның балыгы кылчыклырак шул. — Ишеттегезме? Димәк, килеп йөрмәгез диюе инде моның. Семинарга килүчеләр шаркылдап иелеп җибәргәннәр Каршылаганнар, әлбәттә. Күрсәткәннәр, сыйлаганнар да... һәммәсе тәртипле узган. Андагы сөйләшүләр инде онытылып бетте дигәндә райком секретаре бер көнне «Искра» колхозына үзе киләп тешкәй Әнисәне җиңел машинасына утырткан да туп- туры борчак чабучылар янына алып киткән. Барсалар, күзләре дүрт булган Әнисәнең. Чапкычларны борчактан алмый кипсеннәр. Өстәмә җибәрелгән кешеләр вакытыннан элек өйләренә таралганнар. — Менә мин сиңа кылчыклы балык булып кадалам инде.—* дил райком секретаре Әнисәне мондый тәртипсезлек өчен бик каты шелтәләгән де. машинасына утыртып, яңадан авылга алып кайтып киткән. Авылга кайтып җиткәнче Әнисә дә, секретарь да дәшмәгән. Ошый бу усал кыз райком секретарена. «Шундыйларны күбрәк тәрбиялисе иде»,— ди ул һәр вакыт.—Тик игътибардан читтә генә кала күрмәсен. Кыз бала — кош бала, канатланыр да куяр. Канатларын үз авыл туфрагына бәйләргә кирәк». Өй эләкте дә соң бу кенне бригадирларга Әйтса әйтә белә инде Әнисә. Үзәгеңә үтәрлек итеп өйтө. Аның бу гадәтен хәзер бөтен колхозчылар белә Тәртипсезлек оешмаганлык күрсәтсәң, Әнисә күзеннән, аның туры сүзеннән котылырмын диме Шешә белән дус булып эшкә аяк чалучыларга бигрәк тә каты бәрелә Әнисә. Дәүләт Шорипов. Алексей Волков белән булган сөйләшүне коммунистлар әле дә хәтерлиләр Кеше кешегә охшамый. Берсенә каты бәреләсең, икенчесенә җылы сүз кирәк. Ә менә тезелеш бригадиры Хәниф Харрасое белән бөтенләй башкача булды Әнисә. Хәниф ие ул, урамдамы, әллә инде магазин төбендәме исерек килеш очрагты. Бөр суз әйтмәде, карал кына узды. Айныгач аңа «Әнисе күрде» дил әйткәннәр Шунысы җиткән иде Өч көн буе ул Әнисәнең күзенә күренергә оялып йөрде, идарә йорты ти ресеннән читләтебрәк узды, дежурный-мазар килсә «мине чакырыргадыр» дип тиргә бата торган иде. Юк, чакырмады аны Әнисә. Борчылуы Хәнифне партком секретаре каршына үзе китерде. — Чакырып, каты ител сүксәң, мин тинтәккә җиңелрәк булыр нде,— дип сүз башлады ул. — Ә нигә чакырырга? Менә үзең килдең. — Ачулан, бик каты ачулан мине. Әнисә сеңелкәш .. — Минем ачуым бетер ул— Шулай йерел халык ачуына тап булма— Бригадир өчен шулай сөйләшү җиткән иде Кош караучы /Амңнур Мөхәммәте». лиховага исе партия җәзасы кулланырга туры килде. Колхозның 50 килограммнан артык балы югалган. Ә коммунист Миңиур аны белгән һәм әйтмәгем. Бюрода карал җыелышка куйдылар һем, бетен ягын үлчәп, партия сафында торырга яраклы түгел, А*л карар чыгардылар. Бер тавыштан.. мнрхот хесннмирдонов Партия оешмасының карарын райкомда расладылар. ...Кай вакыт Әнисә уйга кала: сыер савучы булып эшләде. Ике кулына бер хезмәт иде. Зоотехник булгач та бары тик үз тармагы эчен генә җавап бирә иде. Ә хәзер... сиксәнгә якын коммунистны берләштергән зур оешма. Бригадаларда үзләренең оешмалары, 60 ка якын комсомолны берләштергән яшьләр оешмасы, соңгы елларда колхозда профсоюз оешмасы да төзелде, һәммәсенә җитәкчелек итәргә, хуҗалыкны алга җибәрү өчен һәр тармактан зур тырышлык таләп итәргә кирәк. Бер секретарьның гына көче җитәрлек түгел моңа. Аңа бюро членнары зур ярдәм итә. Алар үзләренә беркетелгән эшне җиренә җиткереп үтиләр. Өч урында марксизмленинизм нигезләрен өйрәнү буенча партия укулары алып барыла. «Намус», «Терлекче», «Яшь көч» исемле стена газеталары чыгарыла, «Прожектор», «Чаян» дигән сатирик тәрәзәләрдә тәртипсезлекләр, ялкаулар һәм эчкечеләр көйдергеч тәнкыйть уты астына алыналар. Колхозның иген уңышы елдан-ел күтәрелә бара. «Сүз бирдеңме — үтә». Ә ул сүз бирде. Райком бюросында секретарь итеп расланганда, аннан: «Каушап калмассыңмы?» — дип сорагач: «Акларга тырышырмын».— дип җавап кайтарган иде. — Тырышырга гына түгел, эшләргә кирәк,— дип төзәтте аны бюро членнарыннан берсе. Дересе дә шулай ич. Тырыштым — барып чыкмады, дип соңыннан акланырлык булмасын. Биргән сүзне үтәргә кирәк. Шулай булмаганда, синең коммунистлык бурычыңны аңлавың буш сүз генә булып кала. Ык буйларында кара бөрлегән пешкән чак иде. Колхозда экономист булып эшләүче дусты Гөлсем Котдусова белән алар икәүләп бөрлегән ашарга төштеләр. Печәннәре җыеп алынган иркен болын һавасы, борылып-борылып аккан Ык суы, бармак башыдай эре булып пешкән кара бөрлегәннәр кыз вакытның серлә хыялларын тагын да тирәнәйтеп, киңәйтеп җибәрделәр. Әнисә бераз тын гына барды да бөтен тавышы белән «Туган авылым» көенә җырлап җибәрде. — Шуннан башка бүтән җыр бөлмисеңме әллә? — дип куйды иптәш кызы. — Эх, баяныңны алып килмәгәнсең, шәп концерт ясар идек без синең белән икәүләп. — Сыерлар алдындамы? Икесе дә тыела алмыйча көлеп җибәрделәр. Таллыклар арасыннан бер көтү сыерчыклар бу тавыштан дәррәү күтәрелделәр дә, дуга ясап баш очында бер әйләнгәннән соң, көньякка таба турылап еракка очып киттеләр. — Бүген син нигә шундый әле? — Имтихан җитә, дускаем. — Нинди имтихан? — Отчет-сайлау җыелышы була. Сентябрьдә. Доклад яза башлаганчы, бер җилкенеп аласым килде. Бер ел секретарь булып эшләдем. Ә нәрсә эшләдем, үзем дә белмим. — Ә син ничек булган, шулай сөйлә. — Әйтергә җиңел— ...Нәрсә турында сөйләр соң ул коммунистларга? Ничек итеп авылны ташлап китәргә йөрүе турындамы? Ничек итеп беренче бюро утырышын, партия җыелышын үткәрүе турындамы? Әллә җәйләүгә килеп иптәш кызларының гөжләтеп сөт саугандагы кыяфәтләренә карап соклануынмы? Әллә кешеләргә, коммунистларга, коллективка карата беренче тапкыр үзендә ничек ышаныч тууын сөйләрме? Бөтенесе дә хәтерендә аның. Әле секретарь итеп сайлап куюларына берничә генә көн иде. Терлекчеләр арасында конкурс үткәрү вакыты килеп җиткән. Районнан комиссия көтәләр. «Искра»- лылар әзер түгел. Нишләргә? Киңәшкә коммунистларны җыйды ул. Хәлне бәйнә-бәйнә аңлатып бирде, һәрберсенә шушы ике-өч көн эчендә нинди конкрет эш белән шөгыльләнергә икәнлеген күрсәтте. Ярышта «Искра» колхозы фермалары конкурста уңай актан телгә алынды Әйе. аерым коммунистларның активлыгы турында, уңай тәҗрибә турында күбрәк сөйпәр- гә кирәк докладта. Алариың кечкенә генә матур сыйфатларын күрә белергә, кимчелекләрен үзләре аңларлык итеп әйтеп бирә белергә кирәк. Теге вакытта колхоз председателе белән нигә таңга кадәр бәхәс барган дисең? Аның, җитәкченең, ялгыш адым ясамавы өчен. Югыйсә, булмаганны булды диеп ялгыш отчет та бирүең мөмкин. Менә ни өчен әйтә алмаган икән Әнисә ул турыда чит кешеләргә. Юк, Әнисә, син секретарь буларак, үзең турында сөйләмә, синең хакта башкалар сөйләсен. Китапханәдә укылмаган китаплар калмавы турында да, сеңелләреңнең сиңа китап ташый-ташый арып беттек инде, дип зарлануларын да, югары партия мәктәбенә укырга керү өчен беренче талкыр зур комиссия алдында имтихан бирүең турында да башкалар сөйләсен. «Канәгатьләнерлек эшләде», дип бәя куйсыннар эчен, ай-һай, күпне башкарырга кирәк. «Юбилейга буш кул белән килмәбез»,— дип әйтә икән, колхоз парткомы секретаре Әнисә Сабированың моның өчен нигезе бар. ди ләк. Эш беткәч ул безгә, группа членнарына, колхо-.ның герле тармакларын иркчн- ләп күрсәтеп йөрде. Уннарча гектарга сузылган алма бабчаларына алып килде, эу бакчаны алар мәктәптә укыган взкьпта утыртканнар. Пионерлар килеп бул».шып, су сибешеп йөргәннәр. Димәк, мснда Әнисәнең дә үз агачы бар. Аннан соң без умарталыкка, аның әтисе яиына бардык. Әхмәтгәрәй абзый безне кәрәзле бал белән сыйлады, чәй янында Сталинград янында барган сугыш истәлекләре белән уртаклашты, хәлне белергә сирәк килә, дип кызыннан зарланды. Кинооператорлар тик йөрмәделәр, әлбәпә. Үз кирәкләрен эшли бирделәр. Кайда ничек те мәргәннәрен Әнисә күп очракта сизми дә калды. Киткәндә, уңыш бәйрәменә кунакка «акырып калды ул безне. Соңгы тапкыр без Әнисә белән 'зтарстан колхозчыларының Казанда булыо үткән чираттагы конференциясендә очраштык. Ул делегат булып килгән иде. Аны яңадан партком секретаре итеп сайлаг ннар. Хәзер инде ул Югары партия мәктәбенең икенче курсы и-ен имтчханнар тапшыра. Тормышта беренче имтиханны уңышлы үткән взыл КЫЗЫ билерын да Әйбәт бирер, әлбәттә