Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАРЫСЫ ДА ХӘТЕРДӘ

Эх. бу гомер дигәнең, бигрәк тә кыска инде! Кеше гомеренең ничек узып киткәнен сизми дә кала. Уйласаң, исләрең китәрлек... Җаны-тәне белән эшкә бирелгәнгәме, Лотфулла ага Миң- вакытта, әллә ничек, моңсу да... Менә, трибунага партиянең Идел буе райкомы секретаре Борис Петрович Гордеев чыгып басты. Ул ашыкмыйча гына: — Хврмәтле Лотфулла Миңнуллович! — дип башлады сүзен. — КПССның Идел буе район комитеты һәм хезмәт ияләре депутатларының район Советы Башкарма Комитеты исеменнән Сезне 65 яшегез тулу көне белән чын күңелдән котлыйм! Бүгенге истәлекле көндә, энергетика промышленносте системасында күп еллар буе тырыш хезмәтегез өчен тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Сез, партиянең турылыклы улы. беренче бишьеллыкның тәүге төзелешләреннән саналган — беренче җылылык электр үзәген салуга 1931 елда гвди эшче булып килеп, директор урынбасарына кадәр үстегез. Үзегезне яхшы оештыручы, игътибарлы һәм сәләтле җитәкче итеп күрсәттегез. Без Сезнең белән хаклы рәвештә горурланабыз. Сез, Лотфулла Миңнуллович, үзегезгә тапшырылган эшкә зур җаваплылык хисе сизеп, безнең районның җәмәгать һәм политик тормышында да ару-талуны белмичә катнаштыгыз. Сезнең хезмәтегез башкаларга үрнәк булып тора. Шундый ук җылы сүзләр әйтү, изге теләкләр белдерү өчен трибунага бер-бер артлы кешеләр күтәрелә. Алар күп. Казан электр-җылылык челтәрләреннән, ТЭЦ-2 дән, «Татэнергоремонт» һәм башка коллективлардан килгәннәр алар. Әйе, 35 ел үзе бер гомер. Ләккн эш аның озынлыгында түгел. Хикмәт менә шул тормышның ничек узган булуында. Кеше гомеренең бәясе аның озынлыгына карап түгел, бәлки җәмгыять һәм халык файдасына керткән хезмәтенә карап йөри. Ә ул, Лотфулла ага, үзенең тормыш юлында күңел юатып искә алырдай хезмәтләр, нурын күрердәй якты маяклар калдырдымы! Ул ничек яшәде! Бүген, үзен ялга озатуга җыйналган менә шушы тантаналы кичәдә, гомерендә Иэнуллинның башына бүгенге кенгә кадәр әле андый уйларның килгәне юк иде. Ә менә хәзер, коллектив белән аерылу, саубуллашу минутлары килеп җиткәч, үз-үзенә: «Бу гомер дигәнең кайчан гына узып китте соң! — дип куйды— Әле кайчан гына бирегә эшкә килгән идем, баксаң, 35 ел вакыт үткән дә киткән...» Аның каршында ничәмә еллар буе бергә эшләгән, авырлыкларын да, шатлыкларын да бергә кичергән хезмәттәшләре, дуслары утыра. Тантаналы да бу кичә, бер ук беренче талкыр аның күңелендә әнә шундый сораулар туды. Бу сораулар йорәгенә бии тирән сеңгән хатирәләрне яңартты. —Үз-үзен белә башлаганнан бирле, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләүне дә, батрак булып кулакларга бил бегуне дә, 1921 елгы ачлыкта әтисенең үлү кайгысын да, берсеннәнберсе вак эяе- сеңелпәреи карау мәшәкатен дә — бары- сын-барысыи да кичерде ул. Авылдагы хәерчелек һәм белгенлек, кече туганнарына ярдәм итү бурычы аны шәһәргә алып килде. 1924 елда ул үзенең туган ягы — Кама тамагы районы Олы Кариле авылыннан кител, эшчеләр армиясе сафына басканда аңа 23 яшь иде. Башта ул Уралда агач эшкәртү заводларында эшләде, аннан Донбасс шахталарында забойщик булды. Беренче бишьеллык тезелешләре башлангач, яңадан Уралга кайтып. Березняк химия комбинатының нигезләрен салышты. Ул чор ечен шактый авыр булган бетончы һонәреи үзләштерде. Бетончы!.. Яратты ул бу эшне, бик яратты. Үзең койган бетон фундамент естенда зур корпусларның мәһабәт стеналары күтәрелә баруын күрүдән дә зуррак шатлык юктыр деиьяда. Юк, Лотфулла ага бетончы гына да булмады. Березняк химия гигантында ул шактый ук катлаулы монтаж эшләрен дә башкарды. Биек корпусларга бетонкам коем- ган зур тәрәзә рамнары куюда тоткарлык килеп чыккач, ул түзмәде, үзенең бригадасын җыеп алды да: — Бу эшне әллә үзебезнең ескә алабызмы! — дип, иптәшләренә морәҗәгать итте. Бетончылар әңгәмәсен тыңлап торган башка тезүчеләр: — Чокырга измә салу түгел ул. Биек стеналар остеиә басып, бетон ромнар сой- рәргә кирәк,— дил нолделәр. Бер яктан алар хаклы иде. Бу бит 1927 ел. Ул чәкта күтәрү краннарын күргән кеше дә юк Бәген эш кул белән башкарыла. Өч-дүрт центнерлы авыр балкаларны җилкәләргә салып ташырга, биек стеналар остеиә баулар белой сойроп менгерер'ә кирәк. Болариы Лотфулла аңламый түгеп, аңлый. Тик аиә шул тәрәзә рамнарын куярга кешеләр табылмау аркасында килеп чыккан тоткарлык белән күңеле инлешә алмый йорәкт» ут янып, беләктә коч ташып торганда, ничек инде ул битараф булып капсын. Бригаданың башка членнары да: — Алабыз! — дип торалар. Берничә кон ул стеналарны, тәрәзә уемнарын карап, ярамнарны каян менгерсәләр, ничек итеп куйсалар уңайрак булыр!..* дип. күзәтеп йерде. Ахырда ■тәвәккәлләргә кирәк!» дигән карарга килде. Биеккә менеп эшләгәндә башы әйләнми торгам берничә егетне сайлап алды да эшкә кереште. Вакыт белән беркем дә хисаплашмады: кон бераз гына яктырдымы, биек стена остеиә менеп, арканнар белән авыр рамнарны сойрәргә керештеләр. Эштән дә кәк караңгылангач кына туктыйлар. Шулай итеп, атна-ун кон эчендә хәтсез генә тәрем рамнарын куйдылар. Хеэер инде: — Чокырга изме салу түгел үл! — дип. бетончылардай колүчелор юк иде. Ботон коллективның мано шундый тырышлыгы белән беренче бишьеллык ги- гаитларыннаи саналган Березняк химия комбинаты ионном-кон үсо, күтәрелә барды. Менә шушында миде Лотфулла уз гомерендә беренче мәртәбә Мактау Грамотасы һәм акча белен бүләкләнү шатлыгын кичерде. Бу аны канатландырып җибәрде. Уя тогын да тырышыбрак эшли башлады. Эмма белем юклыгы үэаи кын сиздерә иде: тезелеш эшләро елдан-ел катлаулана. ВАРЫСЫ ДА ХӘТЕРДӘ Бер кенне Миңнуллинны кадрлар бүлеге начальнигы чакырып алды: — Сине Свердловскига. десятниклар курсына укырга җибәрергә булдык,—диде ул аңа. Лотфулла эченнән шатланса да. ризалык бирергә ашыкмады. — Яхшы. Уйлармын,— дип кабинеттан чыгып китте. Бу мәсьәләдә аның үз планы бер иде. Кая гына барса да — Донбасскамы, Уралгамы—ул һәрвакыт «Кызыл Татарстан» газетасын алдырды һәм туган республикасындагы хәлләр белән танышып торды. Бигрәк тә рабфакка укырга керү турында язылган белдерүләрне кызыксынып күзәтә иде. Тик моңарчы бу адымны ясарга батырчылыгы җитми торды. Менә хәзер, аны десятниклар курсына укырга җибәрәбез дигәч, тотты да ул Казанга хат язды. Җавап озак көттермәде. «Сынауларны бирә алсаң кайт»,—дип хәбәр иттеләр аңа. Ул шунда ук расчет алды һәм Казанга юл тотты. Тырышкач, була икән. Сынауларны уңышлы гына бирде. 1930—31 уку елын да тәмамлады. Тәмамлавын тәмамлады, тик кесәсе бик нык саекты. Кече туганнарына да ярдәм итәсе бар, үзенә дә кирәк. Каникул вакытында бераз эшләп алыйм дип, җәен ул эшкә керде. Ә эш эзләп йөрисе юк иде: энә, Кабан күле буенда гына Казгрэс салынып ята. — Бетончы мин,— дигәч, төзелеш начальнигы Гали Ганиев аны ике куллап каршы алды. Ярты ай да вакыт үтмәгәндер, үзен бригадир итеп куйдылар. Кул астында йөзгә якын кеше. Эшне өч сменада оештырырга кирәк. Лотфулланың исә мондый зур тезелешләрдә инде эшләгәне бар, тәҗрибәсе дә шактый. Эшне җайлап җибәргән арада, аның каникул вакыты узып та китте. — Вакыт җитте. Китәм инде мин,— дип, ул төзелеш начальнигы янына керде һәм сәбәбен аңлатып бирде. — Китмисең, Лотфулла, бездә каласың, эшлисең. Миңкуллинның эченә пошаман төште. Аның укуын бер дә бүләсе килми — яше кечерәк булса бер хәер иде. инде утызга җиткән бит! Ганиев аның кичерешләрен сизендеме: — Әгәр, Лотфулла, сине кичке рабфакка күчерсәк, риза булырсыңмы! — дип, аның янына килде дә җилкәсенә кулын салды. — Әйбәт булыр.— дип көлеп җибәрде бригадир.— Бик әйбәт булыр! Шулай итеп, Миңнуллин көндезләрен Казгрэс төзеде, кичләрен рабфакта укыды. Киеренке хезмәт белән бергә китап-дәфтәрләр карап тагын бер ел узып китте. 1932 елда Лотфулла тормышында зур вакыйга булды: аны партия сафларына кабул иттеләр. Үзенең тормышын ул мәңгегә бөек Ленин төзегән партия белән бәйләде. Яшь коммунист хезмәттә һәрвакыт үрнәк күрсәтергә тырышты. Ә Казанда Беренче җылылык электр үзәген салу бик кыен шартларда барды. Ул вакытта әле бер генә автомашина да юк иде. Төзелеш материалларын мәтәлеп китә торган ике көпчәкле агач арбалар белән ташыдылар. Бетон да тачкаларда күчерелде. Эш авыр, бик авыр иде. Шулай да аны төзергә, тизрәк сафка кертергә кирәк, Казан электр энергиясенә зур кытлык кичерә. Шәһәрдә бер генә электр станциясе — «Татарстанның өч еллыгы» исемендәге — станция генә эшли. Аның куәте нибары еч мең 500 киловатт кына. Ә шәһәр үсә, яңәдан-яңа завод-фабрикаларның нигезләре салына. Бу хәл электр энергиясенә булган ихтыяҗны тагын да арттыра. Шуның өчен Казгрэс салу — удар төзелешләрдән саналды, һич көтмәгәндә тезелештә авария булып, эш тоткарланып калды, язгы ташуда Кабан күлендәге су күтәрелде дә, аванкамераның стенасын ишеп, эченә су тулды. Аванкамера дигәнең кечкенә нәрсә түгел шул, тирәнлеге 20 метрга җитә, диаметры да шулкадәр үк. Аны казу өчен йөзләгән кешене* никадәр көче кергән, никадәр маңгай тире тамган. Никадәр куллар сөялләнгән. Хәзер менә шул чокырга тулган суны насослар белән суыртып, стеналарына ашыгыч рәвештә бетон салу бурычы тора иде. Миңнуллин үз-узенә урын таба алмыйча йөрде. Бу вакытта ул башка участокта эшли иде, шулай да түзмәде, аванкамераны барып карады да. күп уйлап тормастан, конторага юнәлде. Төзелеш начальнигы Ганиев кабинетына килеп керсә, анда да суз шул турыда бара иде. Өстәл тирәсенә инженерлар, прораблар җыйналган. Барысы да: — Ленинградтан белгечләр чакыртырга кирәк,— дигән фикергә тукталганнар. Миңнуллин аларның сөйләшкәннәрен тыңлап-тыңлап утырды да сүзгә кушылды. _ Ленинградтан белгечләр килсә, әлбәттә, яхшы булачак. Тик алар кайчан килеп җитәрләр!.. — Атиа-ун кеннән дә артык узмас—— диде тезелеш начальнигы, бригадирга карап. — Бу вакыт зчендә Кабан кулендәге су артып, аеанкэмераның стеналарын тәмам ишеп бетермәсме!.. Ул чагында „ Ул чагында нәрсә булачагы һәркемгә ачык иде. Миңнуллинның бу сүзләре төзелеш җитәкчеләрен уйга калдырды. — Ә син, Лотфулла, нәрсә тәкъдим итәсең! Башка юл бармы соң! — диде Гали Ганиев паузадан соң. — Минемчә, бар. — Нинди! — Стеналарына бетон салу. — Аны кем башкара ала!.. — Минем бригада. — Синең бригада! Барысы да гаҗәпсенү һәм кызыксыну белән Лотфуллага карадылар — Березняк химия комбинатында шуңа охшаган стеналарны салганым бар иде. Әмма бу эшне бик кыска срокта, тиз башкарырга кирәк. — Алайса, үз әстеңә аласың! — Алам. Тик өстәмә көч бирерсез. — Анысыннан эш калмас. Күпме кирәк, шулкадәр алырсың. Тик эшлә генә— Миңиуллин үзенең комсомол-яшьләр бригадасы белән шул көнне үк эшкә кереште. Ул беренче сменага килгән иде. Шуннан икенчегә дә, өченчегә дә калды. Эш бик тыгыз. Барысын да карап, күзәтеп торырга, әле анда, әле монда булышып, ярдамлашеп йөрергә кирәк. Төзелеш начальнигы Гаииеенең дә йокысы качкан. Ул да төнлә өч-дурт мәртәбә килеп, бетончыларның хәлен белеп китте. Прораб та таң тишегеннән килеп җитте. Эш белән танышып чыкканнан соң бригадир янына килеп: — Син бик аргансың, Лотфулла Миңнуллоаич,— диде.— Төсләрең дә киткән. Кайтып бераз ял итеп кип. Синең урыныңда үзем калырмын. Әйо, Лотфулла бик нык арыган иде. Бертуктаусыз еч смена эшләде бит. Хәзер инде куркыныч узды дияргә мөмкин. Стеналарның күп өлешенә бетон салынды. Суның бәреп керү куркынычы бетте. Аванкамераның стеналарын коел бетергәннән соң дүрт-биш кон узгач, бригадирны төзелеш начальнигы Ганиов чакырып алды. — Менә, Лотфулла,— диде ул таныш булмаган кешеләргә күрсәтел: — Ананкаме- раның стеналарын коярга дип, Ленинградтән белгечләр килтәң без бергәләп барып карыйк инде. Алар ни әйтерләр!.. Бардылар. Читтән килгән белгечләр бетон стеналарны бик җентекләп, төрле яктан карап чыкканнан соң бригадир янына килеп: — Молодцы! Яхшы эшләгәнсез! — дип аның кулын кыстылар. Соңга таба эштә берәр тоткарлык килеп чыкты исә, тезелеш начальнигы Гани Га инее үзе, бригадир янына килеп, аның белен киңәше башлады. Шулай, бервакыт Германиядән алынган турбиналарның фундаментын салу мәсьәләсе алга килеп басты. — Немецның безгә ышанасы кипми бит, Лотфулла. Моның өчен махсус белгечләр чакыртырга кушалар. Нишләрбез икән!-—дип, начальник тогын да мерәҗә- гать итте. Турбиналарны махсус договор буенча, Германия заводының үз кешеләре килеп җыйды. Ә менә шулврның рамын бетонпаштырырга вакыт җиткәч, немецлар шикләнеп калганнар. Янәсе, «рус мужиклары» булдыра алмас. — һе,— Диде Лотфулла, ачы елмаеп,— Башкаларны койганны, башкаларны эшләгәнне, аны гына иик коймаска!! Үзебез коябыз, Гали Ганиееич. үзем коям! — диде катгый рәвештә. Миңнуллинның хәтерсна бетен коллектив кеткән куанычлы кон аеруча тирән сеңел калган. 1913 елның 18 январенда ТЭЦиың беренче турбинасы ток бирде. Бу ненне һичкайчан онытасы юк. Электр лампочкаларында балкыган яктылыкта. хәрәкәткә килгән йезләрчә станокларда ул Ильич васыятьләренең тормышка ашуын күрде. Мондый истәлекле вакыйгалар аның тормышында аз түгел. Казанның Ленин райФӘЛӘХ НАСЫЛРОВ ф БАРЫСЫ ДА ХӘТЕРДӘ нына барса да, ул аны тыныч кына карал йөри алмый. Аның да нигезенә беренче ташны 1932 елны Лотфулла ага салды. Ул чакта анда бушлык, ачык кыр иде. Хәзер Ленин районына барган саен Лотфулла ага хәйран калып кайта. Нинди зур агачлар үскән. Биек-биек йортлар, мәктәпләр, больницалар, культура йортлары, стадионнар, зур-зур заводлар үсеп чыккан. Әйе, бүгенге гигантларның күбесенең нигезе менә шулай, беренче бишьеллыкларга барып тоташа. Беренче ТЭЦ тезелешендә генә дә Миңнуллин бригадасы 17 мең кубометр бетон салды. Бу күрсәткеч ул чор ечен чын мәгънәсендә рекорд иде. Бригаданың даны бетен республикага таралды. Татарстан АССР Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы үзенең 1932 ел, 2S ноябрь Указы беләи ул җитәкчелек иткән коллективны республиканың «Кызыл китабына» кертте. Ә Миңнуллинга — Социалистик төзелеш Герое дигән мактаулы исем бирелде. Бер елдан тоң, Татарстан АССР Үзән Башкарма Комитеты һәм Халык Комиссарлары Советы атаклы ташчылар бригадасын Татарстан хөкүмәтенең Мактау Грамотасы белән бүләкләде. «Красная Татария» газетасының 1935 ел 5 июль санында игълан ителгән указын шатланып укыган көннәрен Лотфулла ага яхшы хәтерли. Анда Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы карары белән «III Интернационал» исемендәге колхоз председателе Әхмәтҗаиовага һәм Казгрэс бетончысы Миңнуллинга Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитеты Грамотасы бирелүе турында хәбәр ителгән иде. Бу грамота Лотфулла агага аеруча кадерле. Аңа Михаил Иванович Калинин үзе кул куйган. Тормыш юлына күз салганда, күңел сөенерлек якты истәлекләр шактый икән. 1932 елны Мәскәүдә Бөек Октябрь социалистик революциясенең 15 еллыгына багышланган тантаналы җыелышта катнашуы һәм шунда партия һәм хөкүмәт җитәкчеләрен күрү бәхете дә шундый ук кадерле истәлекләрнең берсе. Тагын бер елдан ул Михаил Иванович Калининны колхозчы ударниклар съездында — Казанда кабат очратты. Әйе, «гомерем ничек узды икән!» дип борчылырлык урын юк Лотфулла агага. „Ул, уйларыннан аерылып, башын күтәрде. Клуб тулы халык. Каршында хезмәттәшләре, дуслары утыра. Заманында аның бригадасында бетончы булып эшләгән кешеләр дә байтак. Әнә — Гадел Камалов, Һади Галимҗанов, Баһаутдин Җамалетдиное- лар... Хәзер инде алар бетончы түгел, кайсы өлкән машинист, кайсы смена начальнигы, кайсы инженер. Лотфулла ага үзе дә әнә шул баскычларны узып, директор урынбасарына кадәр үсте. Бу вакыт эчендә ТЭЦ та бер урында тормады. Аның да куәте 20 меңнән 55 мең киловаттка кадәр артты. Якындагы елларда ул энергияне бүгенгегә караганда оч мәртәбә күбрәк бирәчәк. Ләкин шунысы берникадәр үкенечле. Лотфулла ага инде картайды, бу үзгәрешләргә инде ул үзе катнаша алмый. Эстафета хәзер аның улы Дилфрудларга күчте. Эшне хәзер алар башкара. Дилфруд, әтисе юлыннан китеп, энергетик булды. Димәк, Миңнуллиннэр буыны һаман сафта — энергетика системасында. Лотфулла ага Миңнуллинны ялга озатуга багышланган тантаналы кичә дәвам итә. Трибунага ул нигез салган беренче ТЭЦ вәкиле күтәрелде. — Хөрмәтле Лотфулла ага! — диде ул, аңа карап.— Безнең якын дустыбыз һәм иптәшебез. Без сезгә киләчәктә дә узган тормыш юлыгызны бизәгән илһамның юлдаш булуын телибез. Зиһен һәм хәтерегез, киң колачлы хезмәтегез бездә эшләгән еллардагы кебек матур шытымнар бирсен! Залда кочле алкышлар яңгырый. Бүгенге гигантларның нигезен салуга үзеннән зур өлеш керткән хезмәт ветеранын котлыйлар, тәбриклиләр. Әйтерсең, аны яяга озатмыйлар, ә сафка кайтуын бәйрәм итәләр. «Татарстан күпме производство алдынгылары һәм новаторларының данлы исемнәрен бирде. Аның героик эшләре елъязмасына тимерче И. Никулин, тезүче Л. Миңнуллин... исемнәре керде»,— диде КПСС өлкә комитетының беренче секретаре Ф. А. Табеев үзенең Боек Октябрьның илле еллыгына багышланган тантаналы җыелыштагы речендә. Әйе, хезмәт батырларын ил олылый да, зурлый да.