Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЗАТЛЫК ҺӘМ ГУМАНИЗМ ПОЭЗИЯСЕ

Республикам минем, Татарстан. Син тугансың — безгә сан булган. Туфрагына Ленин кулы белән Мәңге яшәү көче салынган. С. Хаким. атар совет поэзиясен Бөек Октябрь революциясе һәм яңа, социалистик чынбарлык тудырды. Табигатькә яңару, матурлык һәм ямь алып килгән яз шикелле, революция халык массаларында моңарчы күрелмәгән ижат дәрте, мәдәнияткә, гүзәллеккә омтылыш уятты, алар күңелендәге шигърият чишмәләрен ачып-актарыл жибәрде. Октябрь революциясенең югары идеал һәм омтылышларын үзенә сеңдереп, татар шигърияте азат халыкның ашкынулы хис-тойгыларын җырларга кереште. Беренче адымнарыннан ук татар совет поэзиясе үз киләчәген ил язмышы белән бәйләде. Революция һәм гражданнар сугышы чоры да, илне индустрияләштерү һәм колхозлашу еллары да. фашизм коллыгына каршы көрәш дәвере һәм сугыштан соңгы чынбарлык та татар шигърияте үсешендә тирән эз калдырды, аның идея-эстетик принципларын камилләштерде, аны яңа үрләргә, кешелек сәнгатенең югары казанышы булган социалистик реализмга алып килде. Юлында нинди генә авырлыклар һәм киртәләр, текә таулар һәм чоңгыллар очрамасын, татар поэзиясе үзенең гуманистик позицияләреннән һәм азатлык идеалларыннан артка чигенмәде. Вакыт иң гадел судья, диләр. Ярты гасыр вакыт эчендә татар поэзиясе узган тарихи юлны күздән кичергәндә, мона аеруча нык ышанасың. Кайчандыр популяр булып, каш өстендә йөртелгән аерым әсәрләр, вакыт сынавын үтә алмыйча, тарих чүплегенә төшеп калганнар. Олы шигъри ачышлар, рухы белән киләчәккә ашкынган әсәрләр исә. киресенчә, еллар узган саен зуррак һәм масштаблырак була барганнар. Шул нисбәтән күңелне яңа татар поэзиясенең нигезе салынган гражданнар сугышы чоры һәм егерменче еллар поэзиясе халык хыялларына турылыгы, тарихи оптимизмы, күтәренке пафосы белән аеруча нык үзенә тарта. Ялкынлы еллар поэзиясен, иҗат юлларын элегрәк башлап җибәргән М. Гафури, Г. Камаллар белән бергә, һ. Такташ, Н. Исәнбәт, К. Нәҗми, Г. Кутуй. Б. Рәхмәт, Ш. Фидан һәм Иосфый кебек тормышның төрле катламнарыннан күтәрелеп азатлык дулкынында шигърияткә килгән яшь каләмнәр тудыра. Табигый талантлары, тормыш тәҗрибәләре һәм ижадн йөзләре төрле-төрле булган бу шагыйрьләрне уртак омтылыш, уртак хис якынлаштыра. Алар капитал дөньясының астын-өскә китергән иҗтимагый Т борылышмын әһәмиятен, колачын татар халкы тормышына алып килгән якалыгын һәм революциянең гуманистик, нжади рухын халыкка житкерү теләге белән яшиләр. Революциянен үз сәнгатен, үз поэзиясен тудыру, бигрәк тә анын үзенә хас ижат методы булдыру, формасын һәм стилен табу жинел булмый. Дәвернен үзенә тик яңа әдәбият нинди булырга тиеш? Яна матурлыкның сәнгатьчә сынын ничек табарга? Ике . дөнья арасында барган дәһшәтле көрәшне, канлы сугыш кырларында туган яна геройны сурәтләгәндә, үткәннән килгән традицияләргә таянырга ярыймы? Тормыш у шундый характердагы сорауларны бер-бер артлы тезеп кенә тора. Ә жавапны берәү 2 дә алдан әзерләп куймаган. 2 Яна чорга бәрабәр ижат методын һәм яңа кешегә тиң әдәби геройны эзләү төрле § юнәлештә бара. Социалистик реализм искелеккә каршы авыр идея-эстетик көрәш аша. — модернизм, пролеткульт, раппчылык. ялган романтизм шаукымнарын жиңә-жинә үзсиә £ юл сала. Кыю нжади ачышлар яңадан чигенүләр, авыр югалтулар белән чиратлаша. = Форма, стиль өлкәсендә яңалык эзләү, кирәгеннән артык вакыты s белән формализмга да китереп чыгаргалый. Г. Кутуй, К. Нажми кебек яшь шагыйрь - §§§§ лар рус декадентларының форма өлкәсендәге экспериментларын кабатлыйлар, футу- g ризм. имажинизм кебек шәкли агымнар белән саташып йөриләр. Ләкин элек-электән 2 халык тормышы белән бәйләнеше нык булган татар поэзиясендә модернистнк шаукым- х нар тирән тамыр жибәрә алмыйлар. Әдәби мираска мөнәсәбәтләрендә яшь шагыйрьләр бер чиктән икенчесенә сугыла- t- лар. Берәүләре, традиция колына әверелеп, үткәндәге ачышларны кабатлау, яңа эчтә- г лекне иске форма ярдәмендә генә сурәтләү юлына кереп китсә, икенчеләре, пролеткульт, РАПП теоретикларының догмаларын кабатлап, мираска арка белән борылалар. ♦ яна әдәбиятны буш урында тудыру хыялы белән шашынып йөриләр. Ижат юлларын х революциягә чаклы башлап жибәргәи реалист шагыйрьләр исә Тукай васыятьләренә. s фольклор традицияләренә турылыклы булып калалар. Бу яктан Г. Камал һәм М. Гафури поэзиясе аерылып тора. Реалистик башлангыч, оптимистик рух аларның > канында, хисендә яши. Шуңа да М. Гафури ижаты яшь талантларны үзенә тартып. х рухландырып тора, мираска яңача караш формалашуга булыша, киләчәктәге кыю < ачышлар өчен эәмнн була. u Социалистик чынбарлык поэзиянең һәм эчтәлеген, һәм образлар системасын та- *-> мырдан үзгәртеп кора. Электән таныш әдәби типларны яңа кеше, чорның югары u идеалына, изге максатына ахыргача бирелгән кызыл корәшче алыштыра. Соңрак аның «s янына алдынгы эшче, игенче, хезмәт интеллигенциясе вәкиле килеп өстәлә. Тышкы £ һәм эчке дошманнарга каршы көрәш дәвамында ул яңа геройның психологиясе, холкы. фикерләү рәвеше үзгәрә '. Ләкин революцион чынбарлык тудырган шәхеснең рухк дөньясына үтел керү, аның характерында борнап, чәчәк атып килгән яңа сыйфатларны, холкын-фигылен чагылдыру жинел булмый. Шагыйрьләр иң элек халык массасының жыелма. символик образын. Кызыл Армия сурәтен тудыралар. Поэзия халык образын гәүдәләндерүдән аның бер индивидын, аерым шәхесне, гомумидән конкретны сурәтләүгә күчә бара. И. Иосфыйның «Кызыл иптәшләргә», Ш Фиданның «Кызылармеецка». М. Гафуриның «Тагар егетенә» кебек шигырьләрендә халыкның бер вәкилен—тарих ташкынының уртасына килеп кергән кызыл сугышчыны акларга омтылыш ачык төсмерләнә. Хәзерге поэзия югарылыгыннан чыгып хөкем йөрткәндә, бу әсәрләрдә риторик сорау-эндәшләрнең, декларатив лозунгларның күплеге, анализның бөтенләй диярлек булмавы күзгә ташлана. Геройның үзенә генә хас сөйләме дә, индивидуаль йөзе дә юк сыман. Ләкин ул герой матур һәм батыр булуы, идеат - омтылышларыиын бөтенлеге белән укучыны дулкынландыра. Революции шагыйрьләренең әсәрләреннән көрәш дәрте, сугыш ялкыны бәрелеп тора, дары һәм кан исе килә. Тагын шунысы бар: бу еллардагы поэзия әсәрләренек күпчелеге романтизм методына хас алымнар ярдәмендә язылган. Ни өчен бу ижат методы авыр көрәш елларында алгы нәүбәткә чыккан соң? Чөнки романтизм сәнгатенең шартлы алымнары, куе төсләре һәм лиризмы дәһшәтле елларның рухына, ачы драматизмына, героик характерына аваздаш була. Икенче яктан, татар поэзиясендә, халык ижатыида романтик башлангыч, тормышны идеал аша сурәтләү элек-электән эур урын тоткан. Ләкин ’ «Казан утлары» журналы. 1965 ел. 7 сан 101 бит 3 Татар совет әдәбияты тарихы. Казан. 1960 ел. 76—78 битләр. революция романтизмның һәм эчтәлегенә, һәм формасына зур яналык та алып килә. Шуларның берсен генә атап үтик. Мәгълүм булганча, революциягә кадәр ижат ителгән романтик әсәрләрнен нигезендә алдынгы карашлы художникның алга, киләчәккә омтылган идеалы белән чынбарлык, сыйнфый җәмгыять арасындагы конфликт ята иде. Хәзер исә бу киртә алып ташлана. Шагыйрьнең илһамы геронк тормышны, һәр терле милли һәм социаль изүләрдән азат шәхесне, киләчәкне җырлауга юнәлә. Яна эчтәлек, яңа эстетик тәҗрибә форманы да. шигъри сурәтләү алымнарын да үзгәртүгә китерә Гражданнар сугышы чоры һәм егерменче еллар башындагы революцион романтизмның кече дә. күләгәле яклары да Фәтхи Бурнаш иҗатында аеруча ачык төсмерләнә. Сизгер табигатьле шагыйрь чорның уңай героен бик тиз күреп ала һәм бөтен дәртен, яшьлеген кызыл көрәшче образын җырлауга багышлый. ♦. Бурнашның гражданнар сугышы чоры поэзиясен канатлы романтикадан башка күз алдына китерүе кыен. Романтизм аның өчен «үсеш һәм яшьлек чире» генә булып калмый, ә бәлки дөньяга карашының, талантының аерылмас бер сыйфаты да була. Кызыл көрәшче образының революциягә бирелгәнлеген, дошманга чиксез нәфрәт хисен укучыга тулырак җиткерү нияте белән, Ф Бурнаш романтизмның сыналган алымнарын эшкә җигә: вакыйганы һәм геройны калкытыбрак, чынбарлыктан өскәрәк күтәреп куя. куе эмоциональ төсләргә, лирик чигенешләргә, символикага киң таяна Дөрес. Ф. Бурнашның шнгырь-поэмалары схематизмнан, шартлылык һәм прозаизм- нан да азат түгелләр. Кызыл көрәшченең үзенә генә хас индивидуаль йөзе, фикерләү рәвеше, характеры еш кына ачылмый кала. Рухи дөньяның, эчке үсешнең, кичереш динамикасының бөтенләй диярлек бирелмәве Ф. Бурнаш героен рус әдәбиятында кин таралган «тимер яңаклы», «күн курткалы», киң җилкәле, олы гәүдәле норматив кызыл сугышчы образына якынайта. «Ф. Бурнашның һәм башка күпләрнең «типовой» сюжетка корылган поэмаларындагы кыз һәм егет образлары да берберсеннән аерым булган индивидуаль эчке сыйфатларга ия түгелләр»,— дип. Г. Халит бик дөрес яза ’. Ләкин шагыйрьнең, революция эпосын, яна чор дастанын тудырырга омтылып, кызыл сугышчыны героик-патетнк югарылыкка күтәреп сурәтләве һәм чор романтикасына тнрән үтеп керүе эзсез югалмады. Татар поэзиясенә романтик шагыйрь алып кергән иркен композицияле, сыйдырышлы, «миниатюр» поэма бүгенге яшь шагыйрьләр иҗатында тернәкләнеп, үсеп китте. Мәсәлән. И. Юзеевнен «Язылмаган поэма»сы шул традициядән үсеп чыккан уңышлы әсәрләрнең берсе. Татар шагыйрьләре революциягә төрле әзерлек белән киләләр. Бөек борылышны һәркем үзенчә аңлый, яна чынбарлыкның олылыгын, тарихи максатын үзенчә җырлый. Әдәбият белемендә «гыйсъянчылык» дип аталган юнәлеш вәкилләре, мәсәлән, беренче планга шәхес азатлыгы проблемасын куялар ■. Ф. Бурнашның кызыл укчысы нигездә халык интереслары белән генә яшәсә, гыйсъянчы лнрнк-романтик «мин» аерым кеше бәйсезлеге өчен сугышка күтәрелә. Берсендә коллективизм рухы, икенчесендә индивидуалистик омтылыш үзәктә тора. Ләкин бу аерма алар арасындагы билгеле бер уртаклыкны да инкарь итми. Икесендә дә кабатланмас характеры, жаны. тойгысы булган кеше образы юк диярлек. Гыйсъянчылыкның төп идеалы — вату, җимерү, үч алу. кан агызу. Гыйсъянчы шагыйрьләрнең романтик герое искелеккә, аллага, дингә һәм билгесез иҗтимагый явызлыкка каршы чыта, күккә, җиргә кизәнә, дөньяның астын-өскә китерү хыялы белән яна. Гыйсъянчылыкның бу омтылышы шул чор өчен характерлы һәм нигездә унай күренеш иде. Ләкин материалистик карашның, политик платформаның ярым-йорты булуы аларны бер яклылыкка. схематизмга алып килә. Гыйсъянчы герой инкыйлабнын яңаны төзүгә юнәлтелгән иҗади омтылышын бөтенләй диярлек күрми, игътибарны тезгепсе» жимерүгә, еягхияле көчләргә баглый. Үз шәхесе белән кирәгеннән артык мавыккан, халык массасыннан өстә торган бу гипертрофик геройның гуманизмы тормыштан ерак һәм абстракт яңгырый. Халык массасының тарихи ролен дөрес бәяләмәү аерым шәхесне идеаллаштырып сурәтләүгә, ихтыярның җәмгыять үсешендә тоткан ролен күпертеп күрсәтүгә алып килүе мөмкнн иде. Вакыты белән ул шулай булды да. Биредә суз гыйсъянчылыкны тоташ каршылыклардан торган һәм шагыйрь шәхесен куккә чөюдән башканы белмәгән юнәлеш итеп калдыру турында бармый, билгеле. X. Госман, Г. Халит, Р. Бикмөхәммәтов, X. Хәйри һ. б. галимнәрнең хезмәтләрендә романтизмның бу катлаулы күренеше дөрес бәяләнде. Гыйсъянчылыкның төп бер сыйфаты — дини фанатизмга, аллаларга, фәрештәләргә һәм һәр төрле «ары яктан» килгән авторитетларга каршы көрәш, аларны тәхеттән бәреп төшерү — шул чор өчен гаять демократик, прогрессив роль уйнаган. ДиИи символика, хыялый сюжет һ. Такташның башлангыч чор ижатында бигрәк тә зур урын тота. Бу хәлнен мәгълүм сәбәбе дә бар. Шагыйрь революцияне шатлык белән каршыласа да. реаль матурлыкны, чорның яңалыгын тиз генә аңлый алмый. Вак буржуаз иллюзияләр, аерым шәхес батырлыгын идеаллаштыру аны катлаулы һәм чуар романтик форма белән мавыгуга алып килә. Такташны» романтик герое авыр эзләнүләр, сөрлегүләр аша революция алып килгән тормышка атлый. Бер урында ул юлында очраган каршылыкларны тар-мар китереп барган мәгърур кеше буларак ачылса, башка әсәрләрендә көчле характеры белән әле генә сокландырган герой кулын салындыра, пс.снмнзмга бирелә, «мин адаштым. таба алмыйм юл» дип. сыкрана-әрни башлый Шигъри эпосның яңа сәхифәсен хезмәт темасы һәм эшче образы ачып жибәрә. Социалистик төзелешнең беренче алымнары белән рухлану, хезмәттә чын матурлык һәм югары әхлак чыганагы күрү, сыйнфый изү богауларын алып ташлаган азат шәхеснең ижадн эшенә соклану татар шагыйрьләре өчен бетмәс-төкәнмәс ижат чыганагы һәм илһам чишмәсе була Хезмәт темасына кискен борылыш Татарстан жем- Һурняте төзелгән 1920 елдан башлана. Мәсәлән, шул елда К. Әмнри. Ә. Сәгыйли һәм IJJ. Фидаиләр бер үк темага һәм бер үк исем белән («Эшчегә») аталган яңа шигырьләрен язып чыгалар. Ш. Фидаи эшчене кызыл йолдызны сүндерү хыялы белән саташкан баронга, кара шайтанга — капиталга каршы көрәшкә чакырса. Ә Сәгыйли исә дикъкатьне революциянең ижадн ягына юнәлтә, эшче белән игенче арасындагы якынлыкның, союзның зарурлыгын күрсәтүне максат итә: Тот соялле кул белән Чүкечне, сук, сынсын тимер! Шул тнмернс сындырып. Ачлыкларын барысын жнмер! Синнән игенче илендә Шәп сукаларны көтә. Шап сабаннарны көтә Шул ук чорда Ф Бурнашның «Татар пролетариатына*. Н. Исәнбәтнең «Коммуна тимерлегенд..» шигырьләре укучыга барып ирешә. Дөрес, яна сыйныф кешесенең характерында туып килгән үзгәрешләрне, психологик нюансларны тотып алу, аиын эчке дөньясына үтеп керү ансат булмый. Шул ук декларативлык, схематизм аяк чала. Ләкин эшче темасына игътибар салу поэзия үбешендә уңай роль уйный. Соңрак бу теманы тарихи планда өйрәнгән һәм татар эшчесенең революцион аны үсешен кигрәь сурәтләгән әсәрләр дә языла башлый. Беренче юнәлешнең үзәгендә М. Гафуриның «Эшче» поэмасы торса, икенчесен әдәбиятка X. Туфан алып килә X. Туфан, «Урал эскизлары*. «Ике чор арасында». «Башлана башлады». «Бибиев- лар» шикелле хәзергәчә уз кыйммәтләрен югалтмаган эпик әсәрләре белән, татар поэзиясен яңа тәжрибә. яңа географик мөхнт белән баета. Борылыш елларының тенденциоз рухы, революцион дәрте аңкып торган бу әсәрләр шагыйрьнең яшьлек хисләре, тормышның чокыр-чакырлы юллары өстеннән аягын каната-каната атлаган беренче адымнары турында. Уралның мәһабәт, кырыс габигатс. эшчеләр коллективы, аның азатлык өчен көрәш юллары турында сөйлиләр. Шагыйрь өермәле, кайнар тойгыларын, үзе әйтмешли, машинаны куып узган дәртле уйларын революцион көрәш романтикасын, азатлык идеалын җырлауга юнәл гә: Әй сез. бунтлар, жил туфанлы көннәр. Өермәләр, углар. вулканнар! һәм чалгы уракларны көтә. Яраттым мин сезне Малай чакта. Әллә романтикка. Әллә йөрәк иләс булганга?.. X. Туфан татар эшчеләре арасында революцион аңның үсешен, ике идеологиянең маңгайга-маңгай бәрелешен конкрет, кабатланмас образлар аша күрсәтә Менә орды- бәрде Хабул, «соңгы мамонт кебек кызык» алаканат Мннап, үзенчә фикерли торган Чапый. большевик Данил образлары... һәркайсының үзенә генә хас язмышы, тормыш юлы, холкы-гадәте, хәтта тел үзенчәлеге бар. Егерменче еллар уртасында һ. Такташ иҗатында яңа матурлыкка таба кискен борылыш күренә. Шагыйрь, һәр төрле иллюзияләр, күк романтикасы һәм абстракт бунтарьлык белән арасын өзеп, дикъкатен социалистик яңарышка һәм чорның унай героена юнәлтә. Халык иҗатының, татар поэзиясенең иң камил традицияләренә, замандаш рус шагыйрьләре В. Маяковский. Э. Багрицкий ачышларына таянып, ул романтизм белән реализмның яңа синтезы аша социалистик реализм методына килә, шигъриятне югары идеяле, тирән хисле, сәнгатьчә нәфис әсәрләр белән баета һәм үз стилен, үз шигъри мәктәбен тудырып калдыра. Такташнын гыйсъянчы герое, характерын, рухын үзгәртеп, чынбарлыкка, иҗтимагый тирәлеккә мөнәсәбәтен, тормыш фәлсәфәсен һәм эчке дөньясын торган саен тирәнрәк ача бара. Бу үсеш 1924 елда иҗат ителгән «Давылдан соң». «Гасырлар һәм минутлар», «Еллар таңында». «Сыркыды авылы» шикелле шигырь-поэмаларда аеруча ачык төсмерләнә. Шагыйрь яңа җәмгыятьтә яшәячәк кешенең асыл сыйфатларын, характер үзенчәлекләрен, дөньяга карашын үзендә чагылдырган герой турында күп уйлана. Унлану-эзләнүләр аны Ленин образына алып килә. «Гасырлар һәм минутлар» поэмасы шул юлда шагыйрьнең нң зур ачышы иде. Поэманың эмоциональ нигезендә Ленинның үлеме, дөньяның барлык намуслы кешеләрен тетрәткән авыр кайгы, хәсрәт тойгысы ята. Ләкин Такташ бу конкрет вакыйганы һәм ул хәрәкәткә китергән хисне тасвирлау белән генә чикләнми. Шагыйрь, хәтер канатында үткәнгә кайтып, эре шигъри сызыклар аша, Ленинны тудырган тарихи чорның төп үзенчәлекләрен ачып бирә дә. бүгенге җир шарына киң караш ташлый, бөек даһиен югалткан халык кайгысын, Ленин идеяләренең тантанасын сурәтли. «Гасырлар һәм минутлар» поэмасында Такташның тылсымлы таланты үзенең яңа сыйфатлары белән ачыла. Шагыйрь романтизм сәнгатенең революцион чынбарлык алып килгән үзенчәлекләренә киң таяна. Романтизм аңа тормышны колачлырак итеп сурәтләргә, акыл кодрәтенә, кеше көченә дан җырларга, поэмага экспрессив тасвир алымнарын, куе төсләрне алып керергә мөмкинлек бирә. Такташның башлангыч әсәрләренә хас романтик экзотика, «серлелек» пәрдәсе алып ташлана, таныш булмаган ерак галәмне, аллалар, фәрештәләр дөньясын реаль җир шары, билгесез идеаллар өчен шашынып йөргән абстракт «Җир уллары»н халык баласы — Ленин алыштыра. Шагыйрь романтизмны публицистик хөкем ачышлары белән синтезлый. Бу — поэманың төп бер үзенчәлеге. Такташның зур эстетик ачышы. «Гасырлар һәм минутлар» поэмасы Такташның замандашларына гына түгел, гому*; мән киләчәк буын шагыйрьләр иҗатына да тирән тәэсир ясаган әсәр булды. Татар шагыйрьләре Ленин образына, ул яшәгән чорга кат-кат әйләнеп кайттылар. Такташ сызган буразнаны дәвам иттерделәр, тирәнәйттеләр, киңәйттеләр. Шул җөмләдән С. Хәкнм иҗатына күз салыйк. Шигъри интонациясе һәм стиле белән Такташтан аерылып торса да. үзгәрәк юл белән атласа да. фикерләвенең киңлеге, тарихи чорга тирән үтеп керә белүе, революцион рухы, тенденциоз пафосы, романтик тасвир чараларына иркен таянуы белән, һәм күзгә күренми торган меңләгән җанлы җепләр белән С. Хәким ши1ырь-поэмалары да «Гасырлар һәм минутлар» поэмасы традицияләренә килеп тоташа. С. Хәкимне күп еллардан бнрле бер мәсьәлә борчый. Безнең халык язмышында, аерым шәхесләр тормышында Ленин ннндн роль уйнаган? Ленин һәм тарих, Ленин һәм халык проблемасының аерылгысыз бер кисәге булгая бу тема «Ленин фәрманы белән», «Языгыз, жир уллары», «Күңелем Ленин белән сөйләшә» кебек әсәрләрдә шигъри тирәнлек һәм осталык белән гәүдәләндерелә. С. Хәким, тормышта, чынбарлык- та булган вакыйга-хәлләрне алып, аларны хыял һәм талант кече белән тулыландырып, баетып, хәзерге чорның актуаль мәсьәләләрен күтәргән киң фәлсәфи уйлануларга килә. Тарихи теманы шагыйрь йөрәге. хисе аша үткәрә. Лирик интонация «Күнелем Ленин белән сөйләшә» шигырендә кичерешнең үзәгендә ята. Бу әсәр Такташ поэмасында сизелеп үткән <Ленин һәм мин» темасының яңача үстерелүе булып кабул ителә. Шагыйрь ф лирик жылылык, оптимистик рух, конкрет детальләр аша киң гомумиләштерүгә кнлә: а u _ в: Без узарга тиеш, әй, юллар бар, = Зур эшләргә чакырып ил дәшә. Юлга шулай чыгар алларыннан с Күнелем Ленин белән сөйләшә. S = Шул рәвешле, Такташ чәчкән орлыклар шифалы җиргә төшә, аннан яңа. гүзәл < үрентеләр үсеп чыга... Егерменче елларның икенче яртысын тулысы белән Такташ чоры дип йөртергә u була. Аның һәр әсәре һәм проблемасы, һәм формасы белән ачыш санала, поэзиягә зур л яңалык алып килә. «Мәхәббәт тәүбәсе», «Мокамай», «Алсу», «Киләчәккә хатлар»— Бу әсәрләрендә шагыйрь бер урында кырыс реализмга, икенче очракта тормыш ро- а мантикасының чагылышы булган канатлы романтизмга өстенлек биреп, кеше рухында. тормышта барган яңарыш процессын, табигый магурлыкны дәртләнеп сурәтли, килә- < чәккә киң караш ташлый. Ул шәхеснең интеллектына, хискичереш дөньясына яна < сукмаклар сала, татар теленең сурәтлелек көчен арттыра, эчке жегәренә үтеп керә. . Такташ үз чорының социаль-этик һәм сәяси проблемаларына багышланган югары сәнгатьчә әсәрләр бирү белән илнен үсеш перспективасын күзалларга омтыла. Совет — поэзиясенең гүзәл эпосы, шагыйрьнең ижат васыяте булган «Киләчәккә хатлар» әсәрен ~ шул омтылышның гүзәл бер үрнәге дип бәяләргә мөмкин. «Ч 1940 елда М. Җәлил Такташ поэзиясенә мондый бәя биргән иле: «һ. Такташ * поэзиясе үлемсез. Аның югары художестволы формада бирелгән, тирән эчтәлек белән сугарылган шигырьләре хәзерге көндә дә актуальлекләрен югалтмыйлар, алар күп < миллионлы совет яшьләрен коммунистик рухта тәрбиялиләр Һади Такташ нжаты — безнең чордагы татар совет поэзиясенең иң югары ноктасы» Еллар узган саен Такташ поэзиясенең көче, яңачалыгы тирәнрәк ачыла бара. Хәтсрге татар поэзиясендә анын традицияләрен читләтеп үскән шагыйрьне күрсәтүе кыен. Такташ шигъриятенең шифалы тәэсире И. Юзсев. Р Әхмәгжанов. Р. Гатауллин, н Р. Фәйзуллиннар иҗатында үзен аеруча ачык сиздерә. Шагыйрьнең чылтырап аккан чишмә суы шикелле саф, кешелекле юморы Ш. Галиев иҗатында күренә. Иске тормыш килеп бялен бөксен Чор тудырган яңа кешегә. М Җ»лил. 30 еллар татар поэзиясе . Тарихка илне индустрияләштерү, авылны коллективлаш- тыру чоры буларак кереп калган унъеллыкта укучы күңеленә уелып ьүелырлык дистәләгән эпик поэмалар, кеше йөрәгенә, аның рухи дөньясына яңа сукмаклар салган йөзләгән лнрнк шигырьләр нжат ителә. Халыклашкан жыр аерым жанр буларак формалаша, баллада ныклап аякка баса. Җәмгыятьнең социаль структурасы үзгәрү, сыйнфый аерымлыкларны киметә барып, яңа тормышка ныклап аяк басу, аоыл белән шәһәр, акыл хезмәте белән физик хезмәт арасындагы аерымлыкны бетерү юлында ясалган житдн адымнар поэзиягә яна коллизияләр. ягга сюжетконфлнкт.т.гр алып килә. Иң әһәмиитлесе шул; 20 еллар поэзиясе рсиолюция һәм гражданнар сугышы белән яшәсә, хәзер тормыш шигъри музаны ’ М. Җәлил. Сайланма әсәрләр. 3 том Казан 1956 ел 323— 334 бвт. |О «К У » м 3. 145 заман темасына, социалистик төзелешләр темасына юнәлтүне таләп итә. Кылычын чүкечкә, мылтыгын сукага яисә штурвалга алыштырган әдәбият герое узенен тышкы кыяфәтен үзгәртү белән генә чикләнми, анын фикер сөрешендә, әхлагында, психикасында яна сыйфатлар бөреләнә. Тормыш һәм чынбарлык турында яна концепция урнаша, яна тәжрибә туа. Үзеннән-үзе аңлашылса кирәк, халык аңының бер чагылышы булган поэзия дә. шагыйрь үзе дә зур үзгәреш кичерә. Әйтик, егерменче еллар башында язучыларны сыйнфый төркемнәргә, группаларга бүлеп йөртү модада иде. Хәзер исә монын зарурлыгы калмый. Бер үк авторның авыл темасына да һәм шәһәр темасына да караган әсәрләр язуы гадәти төс ала. Лвылның ямьле табигате кочагында туып үскән Ф. Кәрим, мәсәлән, социалистик төзелеш темплары белән илһамланып, эшчеләр тормышына багышланган «Җиденче мич» поэмасын яза. Шагыйрь искелек белән көрәштә яцанын чыныгуын, хезмәткә кешелек тарихы белмәгән яна мөнәсәбәт урнашуын, әгәр шулай әйтергә яраса, теманың эченә кереп, эпик киңлек һәм сәнгатьчә тирәнлек белән сурәтли. Берничә елдан соң Ф. Кәрим авыл темасын, колхозлашу хәрәкәтен үзәккә алган «Тавышлы таң» әсәрен ижат итә. Аннары «Аникин» поэмасы басылып чыга. Соңгы әсәрендә инде шагыйрь киң сулыш, күтәренке рух белән халыклар арасындагы дуслык, интернационализм, туган илгә мәхәббәт идеяләрен сурәтли. Шулар өстенә Ф. Кәрим шәхеснең эчке дөньясын тасвирлаган гүзәл лирик шигырьләрен әледән-әле биреп бара. Кыскасы, совет шагыйренең ижат диапазоны, шигъри горизонты киңәя, эрудициясе һәм культура дәрәжәсе үсә. Утызынчы елларда тормыш белән багланышның яна формалары туа. Мәсәлән, бер төркем татар әдипләре, эшчеләр тормышы белән тирәнрәк танышу нияте белән, Донбасска юл тота. М. Гафури. Сибкомбайнстрой төзелешенең беренче ташын салу тантанасына катнашып, шуннан яңа очерклар, лирик шигырьләр алып кайта. Ш. Маннүр илнең төрле заводларында бетончы, прокатчы булып эшли. Бу гамәли тәжрибә тагар поэзиясен «Колчеданлы таулар өстендә», «Чуен ташкыннар», «Бетончылар жыры» шикелле эпик әсәрләр белән баета. Тормыш белән бәйләнешнең бу төренә мисалларны күпләп китереп булыр иде. Дөрес, «көн кадагына сугу», «фактлар теориясен» идеаллаштыру схематик, бер яклы, декларатив һәм производство темасына багышланган гади очеркка якын торган әсәрләрне дә дөньяга күп алып килә. Ләкин чор таләбен тоеп, социалистик төзелешләр пафосы белән дәртләнеп, яңаның чәчәк атуы өчен янып-көеп яшәү гомумән алганда мактауга лаеклы күренеш иде. Язучыларның беренче съезды сүз осталарын партия Һәм марксистик идеология тирәсенә берләштерү эшен төгәлли. Татар әдәбияты Горький ижатын, анын өйрәтмәләрен юл күрсәтүче якты йолдыз итеп ала. Бөек әдипнең социалистик реализм, типиклык, уңай герой, әдәби техника турындагы өйрәтмәләре, мирасны, халыкның сөйләм телен жнң сызганып өйрәнергә чакырган ялкынлы мәкаләләре татар шагыйрьләренең эзләнүләренә дә киң колач бирә. Мираска унай мөнәсәбәт урнаша. Тукай традицияләре, халык нжаты жәүһәрләре поэзиягә янадан кайтарыла. Юлны биредә дә М. Җәлил, Ф. Кәрим. X. Туфан. Ә. Фәйзи, Ш. Маннур шикелле яңага сизгер каләм осталары ерып бара. М. Җәлилнең бу өлкәдәге эшчәнлеге бигрәк тә игътибарга лаек. Шагыйрь «Совет фольклорын жыйнарга чынлап керешергә» исемле мәкаләсендә, әдәби дилетантизмга һәм ясалмалыкка каршы чыгып, халык әдәбиятын күбрәк халыкнын үреннән, бетмәс-төкәнмәс байлыкларны берничә чыганактан чумырып алырга чакыра. М. Җәлил утызынчы елларда язылган әсәрләрендә халыкчан тирәнлеккә һәм осталыкка өйрәнүнең гүзәл үрнәкләрен биреп калдыра. «Алтынчәч» драматик поэмасында ул фольклорның иң борынгы катламнарын, тарихи мифологияне «терелтеп» жнбәрә Халыкның ирекле мәхәббәт турындагы мәңгелек хыялы тормышка ашуны сурәтләгән «Хат ташучы» поэмасын халык лирикасының нәфис һәм салават күпередәй төрле төсле нәкышле өлгеләре белән чигеп бара. Бу поэманы еш кына «Мәхәббәт турында гүзәл жыр» дип атыйлар, аны Мәжнүн. Фәрһадлар гыйшкы турындагы классик әсәрләр белән чагыштыралар. Дөрес фикерне кабатлап тсрмастан, әсәрнең икенче бер сыйфатына басым ясыйсы һәм шуңа нисбәтән өйрәнелә торган чор поэзиясенең мөһим бер үзенчәлегенә тукталып үтәсе килә. Совет әдәбиятының башка чорларындагы кебек үк утызынчы елларда да кешене социалистик рухта тәрбияләү, аның аңыннан искелек калдыкларын, «тумыш тапларын» кысрыклап чыгару бурычы куела. Революция һәм гражданнар сугышы чорында кешене. беренче чиратта, тарихи атмосфера, тирәлек, азатлык өчен көрәш тәрбияләде. Утызынчы елларда исә яна кешенең дөньяга карашын, нжтимагый характерын аңлы һәм максатлы рәвештә, фәнни нигезлә үзгәртү принцибы алга чыга. Шигърият үзенең телескобын шәхеснең рухи дөньясына, яна яшәеш өчен барган дауны сурәтләүгә юнәлтә. Фольклорга һәм прогрессив әдәби традицияләргә мөрәжәгать итүнен төбендә дә ♦ шул ук идеологик максат — тормышка якынаю, замандашның характерын, психоло- а гиясен тирәнрәк аңлау теләге ята иде. Кешенең йөрәк серләре, мәхәббәте һәм нәфрәте, к сөенече һәм көенече турында уйланулар формасында язылган лирик һәм фәлсәфи = парчалар күбәя. Пейзаж, мәхәббәт лирикасы тиешле урынны ала. Билгеле, чор алып килгән узгәреш-янарышларга ул чакта тиешенчә исем бирү. “ алзрның асылына төшенү процессы хәзер без уйлаганнан күп мәртәбә кыенрак бара. 2 Үсеш авырлыгын Ф Бурнаш, М. Җәлил. X. Туфан. Ә Фәйзи. Ә. Ерикәй шикелле = шагыйрьләр дә кичерәләр. Ф. Бурнаш. мәсәлән, егерменче еллар поэзиясенә хас куп- 5 шылыктан, декларативлыктан арына алмыйча интегә, уңай һәм тискәре, искергән һәм * яңа традицияләр арасындагы чикне сиземләмичә, инерция буенча язуын дәвам итә. „ Җаны-тәне белән социализм төзү эшенә бирелгән һәм һәр мизгелдә үзгәреп-яңарып п торган кешенең уй-тойгы дөньясын аңлау, рухи кичерешләре симфониясен бөтен ту- ~ лылыгы һәм күркәмлеге белән сәнгатьчә чагылдыру М. Җәлилгә дә жинел генә бирел- 5 ми. Аның «Сәрвәр», «Җиһан» поэмаларында шәхес белән коллектив, яңа әхлак белән 5 искедән күчкән гореф-гадәтләр арасындагы катлаулы нжтимагый коллизия, әйтергә ~ кирәк, беркатлырак чишелә. Яна әхлак, яңа җәмгыятькә лаеклы жанлы кешеләрне < югары әдәби осталык белән күрсәтүгә М. Җәлил «Хат ташучы» поэмасында иреште ♦ Үлем турында уйлама. Илең турында уйла. Илең турында уйласаң, Гомерең озын була. Ф. Кәрим Бөек Ватан сугышы бөтен совет әдәбияты, шул исәптән татар шигърияте өчен дә житдн имтихан булды. Вәхшилеккә, кыргыйлык».) һәм урта гасыр караңгылыгына каршы гуманизм һәм патриотизм байрагын югары күтәреп көрәшкә чыккай совет әдәбияты, халык тормышы, ил язмышы белән бәйләнешен тагын да ныгыта төшеп, авыр сынауны намус белән үтте, жнңү көненә яна ндеяэстетик уңышлар белән килде. Сугыш чорында халык батырлыгына тнң йөзләрчә үлмәс әсәрләр язылды. Бу дәвер әдәбияты, художник омтылышлары белән халык идеаллары арасында)ы бердәмлекнең югары үрнәге буларак, гасырларга үтәр, дастан-жырларга күчәр. 1911—45 еллар поэзиясен гадәти әдәби төшенчәләргә сыйдыру кыен Кырыслыгы һәм дәһшәте буенча кешелек тарихында тиңдәше булмаган Ватан сугышы тормыш белән сәнгать, шәхес белән жәмгыять арасындагы шартлы киртәләрне алып ташлады. М. Җәлил. Ф. Кәрим. Г. Кутуй. А. Алиш. X. Мөжәй. С. Хәким. М. Садрн, Н. Арсланов. Г. Хужиев. Ш. Мөдәррис. 3. Нури һәм биредә исемнәре аталмаган башка шагыйрьләр бер кулларына каләм, икенчесенә мылтык тотып ут һәм дәһшәт эченә ташландылар. Халык өстенә ябырылган афәт шагыйрьләрнең нәфрәт хисен кузгатты, «ларның талантын яңа яктан ачты. Сәнгатьпен сизгер һәм җитез жанры булган поэзия яңадан әдәбиятның иң алгы сызыгыпа чыкты. Шигърият халыи батырлыгының көзгесенә. елъязмасына әверелде. Ә Исхакның «Канга кан». К. Нәҗминең «Фашизмга үлем». Ә. Ерикәйнең «Сугышка, иптәшләр». М. Садрииың «Атлан, егет, акбүз атыңа» шикелле чакыру рухында язылган шигырьләренә сугыш чоры поэтик эпосының беренче битләрен ачып жнбәрергә насыйп булды. Фашизмга каршы көрәш елларында совет әхлагының, гуманизмның кече, тантанасы бөтен тулылыгы белән ачылды. Барлык әдипләрне, совет сугышчыларын борчыган бу идеяне Ф. Кәрим «Мин — гуманист» шигырендә түбәндәгечә әйтә: Фашистларны кем күбрәк кырса, Ул үзенең туган илендә Чын гуманист булып мактала, Даны җырга күчеп кабатлана Ирек сөйгән халык телендә. Халыкның героизмын, җиңүгә ышанычын җырлау, Октябрь казанышларын саклап калуга чакыру шикелле гражданлык мотивлары, шагыйрьләрнең интим хисләре белән кушылып, поэзиянен яңа төрен — батырлык һәм йөрәк лирикасын тудырдылар. «Мәхәббәтем минем атакага бара»,— дип язды шагыйрь Ф. Кәрим. Баш очында палач балтасы асылынып торганда да, М. Җәлил сөйгәненә мөрәҗәгать итеп болай диде: Сиңа миннән хәбәр китерсәләр, «Алмаштырган илен»,— дисәләр, Син ышанма, бәгырем! Мондый сүзне Дуслар әйтмәс, мине сөйсәләр. Илдән киттем ил һәм синең өчен Автоматым асып аркама, Илемне һәм сине алыштыргач, Җирдә миңа тагын нгТ кала? Бу шигырендә М. Җәлил йөрәк түрендә туган иң нечкә интим кичерешләрнең, патриотизм, югары гражданлык мотивларының яңа синтезына ирешә. Сугыш еллары татар поэзиясенең иң илһамлы һәм үзәк темасы — ирекле һәм бәйсез туган ил, туган җир темасы булды. Ул шигърияткә хәтфә болыннары, иркен сулары, иксез-чиксез киплекләре, чиккән яулык һәм өч почмаклы хатлары, сөйгәнен өзелеп көткән чибәр кызлары белән килеп керде, үзенә бер җылы, лирик атмосфера тудырды, җиңүгә рухландырып торды. М. Җәлилнең «Яулык», «Юллар», Ф. Кәримнең • Бизәкле ал яулык», Ә. Исхакның «Татарстан уллары», С. Хәкимнең «Куллар» шикелле әсәрләрен генә искә төшерик. Алйрдан кешелеклелек рухы һәм туган илгә иксезчиксез мәхәббәт хисе аңкып тора. Бу олы мәхәббәт исә халыкның ик якын һәм изге байлыгын аяк астына салып таптау хыялы белән котырынган фашизм чиренә нәфрәт уята, шәхеснең герои к тойгыларына канат бирә. Геронк чынбарлык барча поэтик жанрларны да аякка бастырды. Мәсәлән, канлы сугыш елларында татар шагыйрьләре 20 дән артык поэма язалар. Аларның һәр кайсының үзенә хас интонациясе, юнәлеше бар. Ф. Кәримнең «Гөлсем», «Пионерка Гөлчәчәк», «Партизан хатыны», «Өмет йолдызы» шикелле лирик-романтик поэмалары ржгатьчә камиллекләре һәм кеше рухына тирән үтеп керүләре белән аерылып торалар. Ә. Фәйзинең Ленинград блокадасы геройларына багышланган «Туу сулышы» әсәре аналитик башлангычы, оптимистик рухы һәм фәлсәфи уйланулары белән кадерле. II. Арслановның «Рус кызы» поэмасы кеше нәфрәтенең көче һәм рухи үлемсезлекнең сере турында уйландыра. Ш. Мөдәррис язган «Тупчы Ваһап» дастаны сугыш чоры романтизмының гүзәл бер үрнәге булды. Совет патриотизмын дәртләндереп җырлауга багышланган бу поэмалар белән шигъриятнең теләсә кайсы дәвере горурлана ала. Сугыш елларында кешенең матурлыгын һәм батырлыгын, идеалларының югарылыгын һәм омтылышларының сафлыгын калкурак итеп күрсәтергә мөмкинлек биргән героик баллад л кебек романтик жанрның татар поэзиясе тарихында күрелмәгән югарылыкка күтәрелүе дә табигый. М. Җәлилнең «Сандугач һәм чишмә», «Кызыл ромашкалар», Ф. Кәримнең «Идел», «Тимер һәм тимерче» балладалары совет кешесенең батырлыгын һәм горурлыгын романтик биеклеккә күтәреп җырладылар. Бу әсәрләрдә татар поэзиясенең демократик традицияләре, яңа тәҗрибә белән баетылган халык символлары, мотивлары, мифик бизәкләре яңача яңгырады. Поэзия, милли ачышларга таянып, халыкчан тамырларын ныгытты, офыгын киңәйтте Һәм интернациональ киңлекләргә чыкта. Бишьеллыклың беек гигантлары һаман үсә, һаман күккә таба үрелә, ф Башларыннан инде сез яшәгән а Коммунизм кыры күренә... һ. Такташ. 5 Соңгы ун-унбиш ел эчендә илебез тормышында зур иҗтимагый һәм экономик узS гәрешләр булды. Партнянен XX съезды хуҗалыкның бетен тармаклары үсешенә яңа - юнәлеш бирде, халык белән партия, аерым шәхес белән җәмгыять арасындагы ленин* = чыл демократик мөнәсәбәтләрне гамәлгә кайтарды. Кешелекнең ин гүзәл хыялы — _ коммунизм җәмгыяте хәзер реаль чынбарлыкка әверелә. Кеше рухы, кеше хисләре * яңага үссен дә үссен генә! Татар поэзиясенең дә офыгы, таралыш сферасы киңәйде Ин мөһнме шул: шигырь- Й нең халык тормышында, ил язмышында тоткан роле елдан-ел үсә бара. Поэзия чын- “ барлыкның катлаулы проблемаларын, кешенең алга, якты йолдыз кебек балкып, үзенә - чакырып торган коммунизм идеалларына ашкынуын, Җир шарын борчыган иҗтимагый- '2 политик конфликтларны, әхлак-этика мәсьәләләрен, үсешебезне тоткарлый торган ку- £■ ләгәле якларын кыюрак сурәтли башлады. Поэзиягә хас гомуми күтәренкелек рухы жанрлар үсешендә дә ачык күренә. Бер ф мисал китерик. Сугыштан соңгы елларда, мәгълүм булганча, шигъри повестьлар күп _ язылды. Әдәбият һәм шнм.рн культура үсешенең яңа этабында тезмә белән язылган д романнар иҗат итү мөмкинлеге туды. С. Батталның «Чирмешән буйларында», Ә. Да ч оыдоиның «Йокысыз тоннан сон» кебек романнарыннан өзекләр дөнья күрде, татар поэзиясендә яңа жанр формалашты. Аларның үзәгендә татар кешесенең үткәнен, баш- - ка милләтләр белән бергә олы тарихи вакыйгаларга таба хәрәкәтен күрсәтү максаты ята. Аерым җитсшсез.пкләре булуга карамастан, халыкның иҗтимагый аны үсә ба- £ руын тулы канлы образлар аша хикәяләгән бу әсәрләр татар поэзиясен К|Пмегәдер н баетты, тулыландырды. Чынбарлыкка яңа эстетик моиәсәбәт баллада һәм поэма жанрлары үсешендә дә г эз калдырды. Юмор белән сатира да күзгә күренерлек уңышларга ирешә бара. Тор- о мышның күләгәле якларын ачыктан-ачык халык хөкеменә чыгарырга мөмкинлек бири гән бу жанрның юлы киңәйде, иҗтимагый тормышта тоткан урыны үсте. Газета- журналлар һәм нәшрият колкс әсәрләренә урынны кызганмый башладылар. Сатирик поэзиянең үсешенә Ә. Фәйзи, С Бат тал, Ә. Исхак, Ш. Мөдәррис, Ә. Давыдов, 3. Нури шикелле шагыйрьләр һәр кайсы үзенчә яңалык алып килде. Бу сәнгатьтә яңа буын шагыйрьләр арасында 3. Мансур. Г. Афзал. Ш. Галиев исемнәре аерылып тора. Тукай, Такташ, Жалил традицияләрен дәвам итеп, халык иҗаты, халык теле җәүһәрләренә таянып, алар татар көлү сәнгатен яңа образлар, яңа интонацияләр, иҗат алымнары белән үзләренчә баеттылар. Лирик поэзия өлкәсендә кызыклы үзгәрешләр күп. Чынбарлыкны шигъри сиземләүнең бу топ жанры кеше рухының олылыгын, катлаулы кичерешләр гаммасын, шатлыкны һәм кайгыны, сөенечне һәм көенечгге самими Һәм сәнгатьчә камил итеп сурәтләгән әсәрләре белән укучының мәхәббәтен һәм ихтирамын казанды. Г. Тукайның халык җырлары турындагы сүзләре хәзерге лирикага карата ифрат төгәл булыр иде. Лирин поэзия чын мәгънәсендә «халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс, саф вә раушан көзгесе» була бара. Шигърият шәхес киләчәге өчен тирән борчылган, бәген кешелеккә шатлык һәм бәхет өләшү идеалы белән янып-көегг йөргән гуманист кеше образын тудырды. Бу урында С. Хәкимнең «Усал диләр мине-», «Әтиә урамында», «Бер горурлык хисе», «Юат син шулариы». «Озын чылбыр, бик күп боҗралар» шикелле әсәрләрен инә искә гөшернк. Кешенең рухи үсеше социалистик идеалның гамәлгә ашуына, материаль җирлекнең ныгуына бәйле, ди шагыйрь. Еллар мнггс усал иттеләр- Бер көйләнсә тормыш, Оузса нык. Әле шуны сизә башладым — Кими бара икән усаллык. Кеше ечен янып йөрү, аның язмышын йөрәк хисе аша үткәрү, киләчәккә тирән ышаныч X. Туфан лирикасының да төп үзәге диеп буча. Ул үзенең бер чыгышында «шагыйрь әсәрләрендә үз йөрәген, үз хисләрен ачып бирә белмәсә, кешенең рухи дөньясына да үтеп керә алмый» дигән иде. Бу — шагыйрь белән укучы арасындагы һәр төрле шартлылыкларны алып ташларга, читләшүне, бер-береңә ышанмаучылыкны бетерергә чакыру иде. «Каян аЛдың?», «Син дә көттеңме?», «Нишләтик сине, йөрәк?», «Кая шулай ашыгасың, йөрәк?» шикелле төрле чорда язылган, әмма хәзер бигрәк тә урынлы яңгыраган шигырьләрендә Туфан уз йөрәгенең кардиограммасын укучы кулына ышанып тапшыра кебек. Шул ук традицияне хәзерге яшьләрнең күбесе үстерә, дәвам итә. Катлаулы һәм киеренке бу чорда аерым кеше язмышы ил, Җир шары язмышы белән тыгыз береккән. Илнең киләчәге һәм бүгенге иминлеге аерым шәхесләр кулында. Шәхес бәхете — ил язмышында. Галәмдә барган һәр вакыйга өчен җаваплылык сизү поэзиянең рухи һәм тематик чикләрен киңәйтте, оптимистик яңгырашын көчәйтеп җибәрде. Бу фикерне соңгы елларда бик күп шигырь китапларына тупланган дистәләрчә әсәрләр раслый алыр иде. Заман темасы — хәзерге поэзиянең җаны, бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы. Бу үзәк тема, көннән-көн матурлана, камил сыйфатларга байый килгән чордашыбызны сурәтләү темасы өлкән шагыйрьләр иҗатына да, яшьләргә дә сүнмәс-сүрелмәс дәрт бөркеп тора, аларның иҗади активлык рухын ныгыта. Шигърият ул тере организм шикелле. Аның бер дәверен икенчесеннән аерып алуы кыен. Әһәмиятле ачышлар, укучыны уйландырган, дулкынландырган әсәрләр, уңай традиция буларак, алдагы чорга үтәләр, яңа йолалар тудыралар. Шуның өстенә төрле буын язучыларының игътибарын үзенә тартып торган, хисендә яшәгән һәм кайта-кайта эшкәртелердәй темалар була. Халык йөрәгенә агулы ук булып кадалган һәм XX гасырның иң зур фаҗигасе булган Бөек Ватан сугышы темасы, мәсәлән, шундыйлардан. Аңа сугыш газапларын үз җилкәләрендә күтәргән безнең бик күп солдат- шагыйрьләребез белән бергә сугыштан соңгы яшьрәк буын шагыйрьләре дә еш мөрәҗәгать итәләр. Әдәби тәнкыйть соңгы еллар тагар поэзиясендә гомуми фәлсәфи уйлану рухының, күләмлерәк һәм колачлырак итеп язарга омтылуның көчәюе турында еш һәм бик урынлы яза. Шул ук X. Туфанның «Сәлам сиңа, тормыш», «Ә җир барыбер әйләнә», «Матур бу дөнья», «Син үзең бирдең» шигырьләре бу юнәлешнең ачык мисалы була алалар. Андый әсәрләрдә тормышны һәм кешене диалектик каршылыклары аша аңларга омтылу нәтиҗәсе булган аналитик фикерләү дә, масштаблылык та бар. Кыскасы, поэзия фәлсәфи-интеллектуаль киңлекләргә чыга. Укучының эстетик зәвыгы үскән саен шагыйрьгә дә таләпләр арта бара. Кызганычка каршы, безнең берише шагыйрьләргә һәм әсәрләргә «эчке матурлык», әхлакый биеклек, югары культура һәм интеллектуальлек җитенкерәми әле. Башка халыклар поэзиясендә күптән мәгълүм хакыйкатьләрне зур ачыш игеп тәкъдим итү, бер ү к темалар тирәсендә әйләнү үсешне, әлбәттә, тоткарлый. Безнең поэзия үрнәкләре ил, дөнья киңлекләренә дә сирәк чыга кебек. Ләкин поэзия үсешенә һәр вакытта да халык идеалы белән яшәгән, олы гражданлык хисе белән янган шагыйрьләр юнәлеш бирә килде һәм бирәчәк. Әдәбиятка яңа аяк баскан яшьләр иҗаты да шигъриятнең шундый киләчәгенә ышаныч уята. Бу ягы белән безнең хәзерге поэзия талантларга бай егерменче елларны хәтерләтә. Р. Фәйзуллин, Р. Гатауллин, Р. Харисов, Г. Рәхим. Р. Мингалимов, М. Әгъләмов һәм Зөлфәтләр иҗатында заманга хас яңачалык, проблематиканы, лирик геройны сәнгатьчә тасвирлау принципларын баетырга, тулыландырырга омтылыш тенденциясе ачык төсмерләнә. Яшь шагыйрьләр Тукайның киң һәм тирән мирасына, Такташның кыю эзләнүләренә, Җәлилнең гражданлык лирикасына, Ф. Кәрим романтикасына, бөтен совет поэзиясенең экспериментларына таянып, үз тавышларын, үз моңнарын эзлиләр. Чынбарлык матурлыгы белән әдәби традицияләр арасындагы рухи якынлыкны, уртаклыкны эзләү, уйлану яшь каләм осталарының әдәби зәвыклары формалашу процессын тизләтә.