ТАТАРСТАННЫ ИНДУСТРИЯЛӘШТЕРҮ ПРОЦЕССЫНДА ПРОЛЕТАР ИНТЕРНАЦИОНАЛИЗМ
Элеккеге патша Россиясенең артта калган һем изелгән районы булган Татарстан бик кыска вакыт эчендә Советлар Союзының югары үсешкә ирешкән индустрияле республикасына әверелде. Бу милли республикаларны һәм елкәләрне индустрияләштерү процессында ленинчыл милли политика һәм пролетар интернационализм тантанасының ачык дәлипе булып тора. Билгеле булганча, элеккеге Казан губернасы Россиянең Европа элешендәге иң артта калган губерналарыннан санала иде. Казан губернасында җан башына промышленность продукциясе гомумән ил буенча булганнан 4 талкыр кимрәк җитештерелә иде. 1913 елда Россия халык хунталыгында промышленность продукциясенең елеше 42 процент тәшкил итсә, Казан губернасында уп 2S проценттан аз гына артык иде Шул ук елда Россиядә шәһәр халкының саны 18 процент булса, Казан губернасында бары тик 9,2 процент кына иде. Коммунистлар партиясенең һәм Совет дәүләтенең артта калган милли районнарны, шул исәптән Татарстан АССРны да, социалистик индустрияләштерүдә күрсәткән конкрет ярдәме түбәндәгеләрдән гыйбарәт булды: беренчедән, бу районнарны экономик яктан тизрәк үстерү максатларында аләрның табигый байлыкларым һәрьяклап тикшерүне оештыру; икенчедән, аларның территорияләрендә зур промышленность предприятиеләре тезүне планлаштыру; еченчедән, промышленность һәм культура тезелеше ечен зур суммаларда финанс средстволары җибәрү; дүртенчедән, аларда тезелә торган предприятиеләр ечен илебезнең промышленносте алга киткән районнарыннан һәм чит илдән җиһазлар китертү; бишенчедән, эшче һәм инженер-техник кадрлар әзерләү, апарны тел милләт эшчеләре һәм крестьяннары арасыннан үстерүгә аеруча игътибар бирү; алтынчыдан, алдынгы промышленность районнарының тәҗрибәләрен артта калган милли районнарга таратуда илебезнең республикалары һәм ел- иәләре арасында үзара ярдәмләшүне оештыру. Партиябез һәм хекүмәтебез Совет властеның беренче елларыннан ун милли районнарның территорияләрендә табигый байлыкларны эзләүгә һәм тикшерүгә гаять зур әһәмият бирделәр. Академик И. М. Губкин үзенең истәлекләрендә, Владимир Ильич «Геология комитеты* кебек иренчәк һәм әкрен кыймылдаучы учреждениегә һич тынгылык бирмәде, аны яшь республика ечен нефть, күмер һәм кургашын эзләргә дәртләндерде» дип язды. (И. М. Губкин. «Урал Иделдәге нефть елкәсе». 1940 ел, 4 бит.) 10 «К У ► һ* 2. ТАТАРСТАННЫҢ ЕЛЛЫГЫНА Э 145 1918—1919 елларда В. И. Ленин инициативасы буенча Татарстанда, Башкортстандв һәм Идел-Урал җирләренең башка районнарында И. М. Губкин белән Ф. Ф. Сыромолотов җитәкчелегендәге зур геология экспедициясе эшләде. Бу экспедиция Сөкәй, Чистай, Сызрань, Батрас, Камышлы, Түбән Кармалка, Сарабикол һ. 6. районнарда тикшерүләр үткәрде. Тикшерүләрдән соң академик Губкин, Идел белән Урал арасындагы гаҗәеп зур киңлекләрдә гаять бай нефть ятмалары бар, дигән ныклы нәтиҗәгә килде. 1919 елның 26 августында И. М. Губкин һәм Ф Ф. Сыромолотов Чистай һәм Секәй ятмаларын беренче тикшерү нәтиҗәләре турында Казаннан В, И. Ленинга телеграмма җибәрәләр. Алар бу телеграммада Идел белән Урал арасында һичшиксез зур нефть ятмалары булу һәм биредә нефть эзләп тирәнгә бораулау эшләре башларга кирәклек турында хәбәр итәләр. Ләкин илебез экономикасының һәм техникасының ул вакыттагы хәле Идел белән Урал арасындагы девон нефтенең иксез-чиксез байлыкларын ачарга һәм файдаланырга мемкинлек бирә алмадылар. Биредәге нефть ятмаларын яңадан тикшерү 20 нче елларның ахырында, 30 нчы елларда гына башланды. «Уралнефть» берләшмәсе 1931 елда татар нефтен эзләү эшләрен яңартты. 1935 елда Чистай районында дүрт геологлар партиясе эшли иде инде. 1938 елда СССР Авыр промышленность Халык Комиссариатының баш Геология идарәсе начальнигы академик Губкин инициативасы белән Татарстанның үзенең мөстәкыйль Геология идарәсе оештырылды. Татарстанда куәтле нефть промышленносте тудыру СССР халыкларының туганнарча ярдәмләшүен һәм ссциалистик интернационализмны раслаучы иң яхшы мисал булып тора. Нефть байлыкларын эшкәртүнең беренче этабында Татарстанга Бакудан һәм Башкортстаннан, Грозныйдан һәм Төркмәнстаннан, Чечен-Ингушетиядән һәм илебезнең башка районнарыннан квалификацияле меңләгән эшче-нефтьчеләр һәм инженер-техник работниклар җибәрелде. Геология һәм нефть эзләү буенча Ленинград институтының академик С. И. Миронов җитәкчелегендәге фәнни сотрудниклары Татарстан территориясенең перспектив структурасын тикшерделәр. СССР Фәннәр академиясе сотрудниклары С. Ф. Федоров, К. Р. Чепиков, В. П. Батурин, М. И. Варенцов һәм башкалар республиканың нефть районнарында җир асты катламнарының төзелешен өйрәнделәр. Хәзер Татарстанның нефть районнарында Советлар Союзында яшәүче 40 тан артык милләт вәкилләре эшли. Коммунистлар партиясе һәм Совет хөкүмәте, ленинчыл милли политиканы тормышка ашырып, социалистик төзелешнең барлык чорларында да илнең артта калган милли республикалары һәм өлкәләре промышленностен тизләтелгән темплар белән үстерүгә гомумсоюз фондларыннан финанс средстволары җибәрүне һаман арттыра бардылар. 1918 елның 15 августында РСФСР Халык Комиссарлары Советының В И. Ленин кул куйган карары моның тарихи мисалы булып тора. Ул карарда Татарстанда эшчеләр поселогы төзугә 2.030.000 сум акча җибәрү каралган иде. Ә бу бит Советлар республикасының дошманнарның утлы боҗрасы эчендә калган чагы булв. |ТАССРның ҮДА, 637 фонд. 1 тасвирлама, 3 эш, 98 бит.) Беренче бишьеллык планда РСФСР дәүләт промышленностеның төп фондларын 291,5 процентка үстерү каралган булса, Татарстан АССР буенча бу үсеш 534,5 процент тәшкил итә иде. (1930 елда Мәскәүдә басылган «СССР халык хуҗалыгы төзелешенең бишьеллык планы». III том, 554 бит; шулай ук 1929 елда Казанда басылып чыккан «Татарстан АССРның халык хуҗалыгы һәм социаль-культура төзелеше буенча бишьеллык планы». 8 бит). Татарстан промышленностена капитал салуның 58 процентын гомумдәүләт фондлары исәбенә булуын да әйтеп үтәргә кирәк. Беренче бишьеллык план нигезендә Татарстан промышленностена 85 миллион сум капитал салу каралган иде. Ә чынбарлыкта исә бишьеллык чорында 121,9 миллион сум капитал салынды. Икенче бишьеллыкта бу сан 703 миллион сумга җитте. Совет хөкүмәте бу средстволарны республикада яңа авыр промышленность тармакларын булдыру максатларына тоту өчен җибәрде, шул ук вакытта промышленность төзелешенең республиканың экономик үсеш профиленә һәм гомумдәүләт интересларына яраклашуына игътибар бирде. Аеруча зур предприятиеләр ВКП(б) Үзәк Комитетының һәм Совет хөкүмәтенең махсус карарлары нигезендә төзелделәр. Бу исә партиябезнең һәм хөкүмәтебезнең Татарстанда индустрия үсешенә зур игътибар белән каравы ту- рында сабли иде. Беренче иие бишьеллык дәверемдә республикабызда 46 зур һәм ш ысулларын ейрәнде. Үз чиратында Татарстан әре белән үзләренең тәҗрибәләрен иң торып эшлиләр. Борауланган беренче скважиналар ук әйбәт нәтиҗәләр бирде, югары сыйфатлы кембри нефте фонтаны бәрде. Бригадалардагы 36 кешенең берсе дә хезмәт фронтыннан китмәде. 22 нче скважинаны бораулаганда ирешкән югары күрсәткечләре ечен Травин бригадасы Глаогеологиянең беренче премиясен һәм профсоюзлар Үзәк комитетының Кызыл Байрагын алды. Тырыш хезмәтләре һәм белемнәрен арттыру өстендә эшләүләре нәтиҗәсендә бораулаучы ярдәмчеләре Шалимов һәм Газизуллин 6 нчы разрядлы бораулаучылар булдылар, ә бораулаучы Меслимов белән Сәхипов бораулаучы мастер дәрәҗәсенә үстеләр. Бораулаучы мастер Александр Травин читтән торып нефть институтын тәмамлады һәм күршедәге нефть эзләү участогына елкән инженер итеп куелды. Татарстан вәкилләре һаман да зур энтузиазм белән эшлиләр, тайгага һоҗүмие дәвам иттерәләр, Себер «кара алтын»ының иксез-чиксез байлыкларын ачалар, урындагы иптәшләренә үзләренең бай тәҗрибәләрен ейрәтәләр. Яшь коммунист Дамир Нурисламов бригадасы үзенең җидееллык план задание- сен ел ярым срогыннан элек үтәде һәм тулы составы белән Казагыстандагы Мангышлак нефтен үзләштерергә китте. Анда ул менә берничә ел инде тырыш хезмәт үрнәкләре күрсәтеп эшли. Социалистик Хезмәт Герое Александр Тимченко җитәкчелегендәге вышкалар мон- тажлау бригадасы 1965 ел башында Төмән өлкәсенә китте. 11 кешелек бу бригада анда да тизләтелгән метод белән аышкалар тезүдә Татарстанда туплаган тәҗрибәсен уңышлы куллана. Мондый мисаллар китерүне тагын да дәвам итәргә мемкин булыр иде. Алар илебез халыкларының бергә эшләве нәтиҗәсендә социализмның ничек төзелүен ачык раслыйлар. Кайчандыр патша Россиясенең артта калган хокуксыз милли районы булган бүгенге Татарстан Автономияле Совет Социалнстик Республикасы үзенең промышленносте үсеше дәрәҗәсе ягыннан алга киткән күп кенә капиталистик илләрдән шактый югары тора. Татарстаннан дөньядагы 50 дон артык илгә 2.000 төрдән артык промышленность продукциясе чыгарыла. Республикабыз продукциясен алучылар арасында социалистик илләрнең барысы да, шулай ук Беекбритания, Бельгия, Япония, һиндстан, Бирма, Берләшкән Гарәп Республикасы, Цейлон, Сурия, Камбоджа, Пакистан, Йәмән, Сомали һәм башкалар бар. СССР да, аннары халык демократиясе илләрендә дә социалистик тезелеш процессында пролетар интернационализм принципларының йогынты ясау сферасы гаять киңәйде, пролетар интернационализм халыкларның нык дуслыгына, аларның экономика, политика һәм культура өлкәләрендә хезмәттәшлегенә, эчкерсез туганнарча ярдәмләшүенә нигезләнгән социалистик интернационализмга әверелде. Социалистик интернационализм бөтен денья социалистик системасы илләрендәге барлык катлау хезмәт ияләренең — эшчеләрнең, хезмәтчел крестьяннарның һәм интеллигенциянең идеологиясенә әйләнде. КПСС Программасында әйтелгәнчә, киң колач белән коммунизм тезү чоры СССРда милли мөнәсәбәтләрнең үсешендә яңа этап булып тора, ул милләтләрнең тагын да якынлашуы һәм аларның тулы бердәмлегенә ирешү белән характерлана. Коммунизмның материаль-техник базасын төзү совет халыкларының тагын да тыгызрак берләшүенә алып бара. (КПССның XXIII съезды. Стенографик отчет. Ill том, 312— 313 бит). Татарстанда һәм башка милли республикаларда социалистик индустрияләштерү чорында эчкерсез туганнарча ярдәмләшү — ул ленинчыл пролетар интернационализм идеясенең тантанасы, илебездәге социалистик һәм коммунистик төзелешкә Коммунистлар партиясенең зирәк җитәкчелеге күрсәткече. КПСС барлык социалистик илләр белән, тугандаш коммунистик һәм эшчеләр партияләре белән мөнәсәбәтләрендә боек Ленинның пролетар интернационализм принципларына таянып эш итә. Коммунистлар партиясенең һәм Совет дәүләтенең үсеп килүче илләр белән мөнәсәбәтләре нигезендә шулай ук пролетар интернационализм принциплары — аларның экономик һәм культура үсешләренә һәрьяклап ярдәм итү, халыкара эшчеләр хәрәкәтен һәм милли азатлык ечен көрәшне яклау политикасы ята.