Логотип Казан Утлары
Хикәя

СОҢГЫ ВАХТА

 еренковны топчэнга кертеп салдылар Камалов Һа fl ана елышып ук утырды да бораулаучының сары гЦ тут йөгергән кин маңгаена, вак-вак тир бөртекләре кунган кылыч борынына текәлеп, күңелсез ударга ЧуМДЫ: «цң коточкыч нәрсә булган fl үлем дигәнен менә шулай гади генә килә микәнни? Менә бит ничек: син эле бүген генә эшләп йөргән буласың, дөнья куасың, нәрсәгәдер омтыласың, ә иртәгә болар барысы да инде әйләнеп кайтмас нәрсәләр булып калалар». Камалов Черенков турында белгәннәренең барысын да исенә төшерергә тырышып карады, ләкин хәтердә анкета мәгълүматларыннан гайре берни дә калмаган иде. Югыйсә, бригададагыларның барысын да яхшы белә кебек бит ул. Менә, әйтик, Донгарян разведкага әти-әни- сенә үч итеп килеп эләккән. Тегеләре жае чыккан саен: трай тибүдән бүтәнгә ярамыйсың, рәт чыкмас синнән, дип аны битәрли килгәннәр, ә ул түзмәгән — тоткан да, «романтика эзләргә» дип. өен ташлап чыгып киткән. Демидов, киресенчә, нефть эзләүчеләр бригадасына умырып акча алып булмасмы дип килгән. Ул монда бераз кесә кабартып туган якларына кайтырга һәм үзенә йорт салып, башка чыгарга исәпли. Тик Черенков кына шушы көнгә кадәр нигәдер аның өчен аллавы кыен бер «ак тап» була килде... Черенков, тун астыннан кулын чыгарып, Камаловнын учын капшап тапты да зәгыйфь кенә кыскандай итте. — Менә ничек килеп чыкты. Гафу ит, туган! — Таптың сүз! — лиде Камалов, бораулаучының сөялләнеп беткән кулын кысып,— Ниткән гафу инде ул^1 — Минем аркада сиңа да көн бирмәсләр инде: мастер ни караган, фәлән-төгән... — Сөйләмә юкны, Сема! — диде Камалов, аңа, шулай якын итеп, «Сема» дип беренче тапкыр эндәшүен үзе дә сизмәстән Аннары топ- чаннан асылынып төшкән тун итәген күтәреп куйды — Менә терелерсең, без әле бергәләп әллә нәрсәләр майтарырбыз. Врачлар хәзер чаларып беткән башыңны кисеп кире тегеп куярга да куп алмыйлар. Инде башкасын әйткән дә юк. Килеп тә житәрләр инде, вертолетлары үз кулларында бит... — Юкка чакырдык син аларны. Мәшәкатьләнеп килеп йөрүләре генә булыр. Алар мина ярдәм итә алмый хәзер Черенков тун астында яткан килеш бөтен гәүдәсе белән кинәт калтыранып куйды һә.м кысык иреннәре аша өзепөзеп: — Егетләрне чакыр. Тизрәк! —диде. . Камалов будка ишеген ачты. Вахта егетләре вышка янындагы күперчеккә җайлап тезеп куелган трубалар өстендә утыралар иде. Кама- £ лов учларын авызы турысына китерде дә: — Демидов! Донгарян! Килегез әле монда! — дип кычкырды. Күптән кырынмаган, пычракка баткан бораулаучылар, итекләрен 3 тимер баскычта каккаладылар да. будка эченә кереп, дәшми-тынмый, § топчан янына килеп бастылар Алар үзләре исән-имин эшләп йөргән « бер вакытта иптәшләренең урыныннан кузгала алмый ятуына уңай- ♦ сызланалар сыман иде я Черенков терсәкләренә таянды. Камалов өстендәге брезент куртка- о сын җәһәт кенә салып, аның аркасы астына кыстырды Черенков ип- 5 тәшләрснең кайгылы йөзләренә озак кына карап торды, нәрсәдер £ әйтергә теләде, ләкин кинәт ачуы чыгып, ярсып пышылдады: — Нәрсә кайгыгызны күтәреп килдегез мина? Ягез әле, сыптырып гыз! — һә.м яңадан урынына ауды. £ Демидов белән Донгарян чыгып киттеләр. Камалов, бораулаучының а сакалмыек баскан соргылт йөзеннән күзен алмыйча, бергә эшләгән £ вакытта бу кеше турында хәтеренә сеңеп калган хәлләрне күңеленнән < уздырды. s Искитмәле сәер бер кеше булып чыкты ул Черенков. Бригадага эшкә дә бит ул кешечә түгел, измә балчык төялгән самосвал га утырып килде. Шофер, кабина ишеген ачып, алып килгән пассажирын чыгарды да Ка.маловка: — Әй-й, эшче көче алып килдем сина Путевкага дип конторага кергән идем, кадрлар бүлеге бәйләнде генә бит: «Алыр бар». Ә миңа нәрсә — утырттым да алып килдем,— диде. Черенков, башын күккә чөеп, озаклап, вышкага карап торды. Үзе җилкәгә әллә ни кип түгел, яшел сырмасы өстенә таман гына, аякларында нык керза итек, бите сөякчел, маңгай уртасы өчпочмакланып эчкә батып тора. Зур гына күн сумкасын, алып китмәгәйләре дип курыккандай, һич кулыннан ычкындырмый. Сумкасына корымланып, каралып беткән зур гына җиз чәйнек тагылган. Черенков вышкага, аның тирәсендә кайнашучы кешеләргә карап тунлы булса кирәк, кепкасының ямьшәеп беткән козырегын сыпыра- сыпыра, мастер янына килде. — Эшләп буламы? Җир-ананы бораулыйбызмы? — Тишәбез әкренләп.— диде Камалов. — Бораулаучылар белән эш ничегрәк сездә? Андыйлар кирәк түгелме, диюем. Мине алырсыз микән? — Ниең калган синең бездә? — дип дорфа гына сорады Камалов.— Пенсиягә стажың җитмиме, әллә сәмән кирәк булдымы’ — Минем нәрсә калдырып, нәрсә югалтуымда синең эшең булмасын, белдеңме? Аласың икән — ал, кпрәкмәсә — хуш, сау бул! Күрче син аны, ялчылыкка аламыни! Камаловка аның менә шулай кыю-үҗәт сөйләшүе, үзен иркен һәм бәйсез тотуы ошады: димәк, ул я үз бәясен яхшы белә торган горур кеше, яисә чиктән ашкан бер әрсез бәндә. — Я, ярый,— диде ул, Черенковны эштә сынап карарга булып.— Бас тормоз янына. Үзенне күрсәтә алсан — каласың. һәм ул, күңелен биләп алган көнчелек тойгысыннан арынырга тырышып, Черенковның эшләвен, күзен дә ала алмыйча, ярты сәгать буе күзәтеп торды. Черенковның элеваторны .миллиметрга тикле төгәл- лек белән, бәрми-сукмый, нәкъ роторның өстенә китереп туктатуыннан, сүс канатны кәтүккә житез генә өч катлап чорнап, өч алым белән «шәмнәрне» жайлап кына бер-берсенә борып тоташтыруыннан, Дон- гарян белән Демидовка ни эшләргә икәнен нәкъ вакытында һәм урынлы әйтеп торуыннан ул тормоз янына үз эшенең чын остасы басканлыгын аңлап алды, һәм үзе дә сизмәстән кычкырып жибәрде: — Өлгер эшлисең, молодец! Кая гаризаң? Яздыңмы? Черенков жавап бирмәде. Ул урманга, болытларга караган да тагын үз уйларына чумган иде. Камалов аның терсәгеннән тотып, күзләренә карады. Черенковнын күзләре яшь белән тулган иде. Керфек очыннан таммый торучы, үзенә бер төрле тавышсыз-өнсез күз яшьләре иде алар. «Башына тай типкән- рәк нәрсәдер лә бу. Чәнчелеп китсен, әллә эшкә алып тормаскамы үзен?» —дип уйлап алды ул. Аннары тегеңә тагын бераз карап горды да: «Вәгъдә биргәч, алмый ярамый инде, хәерле булсын.— дигән карарга килде.— Түзмәс, үзе үк качып китәр әле. Көзге пычракларга кадәр яисә тәүге кар төшкәнче торыр да үкчәсен ялтыратыр...» Көз дә узып китте, иләмсез озын булып тоелган кышны яз да алмаштырды, жәй дә үтте, ә Черенковнын һаман разведкадан китәр исәбе күренми иде. Чыннан да бик сәер кеше булып чыкты ул. Үзенә тиешле ике атнасын эшли дә, больницага кереп ята. Ә буровойга барыр көн җитү белән иске бер тиен төсле кайтып җитә. Әллә аңа тиешле акча бүтәннәргә эләкмәгәе дип курка инде? Алай дисәң, әллә ни комсызлыгы да юк. Әжәткә сорап торучы булса, бер сүзсез бирә. Икенче бер сәер ягы: әлеге теге жиз чәйнегеннән һич аерылмый. Кая гына бармасын — чәйнек үзе белән: өстәл янына ансыз утырмый. Башта аңа ваклап такта чәй сала, аннары кайнар су салып, бер мәл тагын ут өстендә тота да эчәргә тотына Нәкъ төркмәннәр төсле, билләһи. Аларны да чәйсез тора алмыйлар икән, эсседән саклану өчен аны кайнап торган килеш эчәләр икән, дип сөйлиләр бит. Черенков та әллә инде шул куе кайнар чәйдән бер ләззәт таба, 'ллә шуның бер шифасын күрә? Кружкасын тутырып берне эчә дә, тәненә җиләсрәк булсын өчен, күлмәк җиңен кайтарып куя, тагын берне эчә — тагын кайтара... Чәйнеге бушаганчы, җиңе тәмам кайтарылып беткәнче шулай эчүен белә. Бер вакыт Камалов аны шелтәләп тә карады: — Курорт җене кагылган хатыннар төсле син, больницадан больницага йөрисең. Авыру икәнсең — ныклап торып дәваланырга кирәк. — Ә мин дәваланам!.— һич исе китмәгәндәй, чая гына җавабын бирде Черенков һәм, чәйнегенә ымлап, дәвам итте;— Чифирь белән... — Нәрсә, нәрсә?.. — Чифирь белән дим. Теләсәң сине дә өйрәтәм. Ул шунда ук бер такта чәйне ваклап бетерде дә чәйнегенә салды, аннары аны кайнаган су белән тутырып, ут өстенә куйды. Кайнап чыккач, чәйне сөзеп, кружкасына салды. — Мә, эчеп кара әле! Нишләп эчмисең? Юкка баш тартасын. Беләсең килсә, бөтенләй яңа кеше итә ул сине, тәнгә сихәт бирә.— һәм ул, күзен дә йоммыйча, кружкадагы чәйне эчеп бетерде. Бу соңгы вахтага да Черенков турыдан-туры больницадан килде. Аннан алдагы кичне Камалов үзенең кечкенә ггнә бүлмәсендә Гүзәлгә хат язып утырды. Ул вахтада маташкан ике атна эчендә кыздан җавап та килеп җитәчәк иде. Бар шатлыгы шул хәзер Рамилнең — хат язу һәм хат алу. Тәмам туйдырды инде мондый тормыш. Ә аның очы-кырые һаман күренми. Китәргә кирәк! Җитәр, институт бетергәч үзенә тиешле өч елын тутырды инде. Әллә аның башкалардан ким җире бармы? Әнә Гүзәл институтка кече фәнни сотрудник булып урнашкан бит әле. Ә башта бергәләп барырга сүз куешканнар иде. Ул шул сүз буенча Татарстанга кайтты, ә Гүзәл — шалт! — тотты да институтта калды, һәм дөрес эшләде. Әллә аның янына китәргәме?.. Камалов үзе яза, үзе кәгазь битенә төшкән сүзләренең, өстән бурыч төшерү өчен генә язылган сүзләрдәй, ничектер тәэсирсез, ятышсыз килеп чыгуларын сизеп утыра. Йөрәгендә элекке назлылык та, ләззәтле бер дулкынлану да юк. Камалов бу хәлне соңгы еллардагы тормышының кырыслыгы нәтиҗәсе дип карый. Шулай дип язды да: әгәр мин кинәт кайтып төшсәм, институтта моңа ничек карарлар икән, диде. Ул нефтьне бу якларда ана кадәр дә күпме кеше эзләгән, менә ул да инде өч ел буена бер файдасызга аяк киеме туздыра. Өметсез эш белән йөрү — үзе бер тинтәклек. Өстәвенә аларга инде башлы-күзле булырга да вакыт түгел микән, сабакташлары күптән өйләнешеп беттеләр ләбаса... Камалов хатын язып бетерә алмады. Кинәт ишек ачылып, бүлмәгә шакымыйннтми, разведка врачы Серафима Гавриловна килеп керде. — Ярый әле үзеңне туры китердем,—диде ул, исәнләшмичә генә — Ул кешегез мине авыру итәргә йөри инде сезнең. Я хода, акылдан шашармын. ахрысы, мин! — Нинди кешебез? — Кем булсын? Шул Черенков инде. Врач буларак мин аның вахтага чыгуына кул-аягым белән каршы. Мин начальникның үзе белән дә, бурком белән дә сөйләшә алган булыр илем, ләкин ул мастер сүзенә күбрәк колак салачак. Сөйләшеп карагыз әле. Рамил Күндерегез әле шуны операциягә. — Ярар! — диде Камалов, башлаган эшен бүлдерүләренә ачуы чыгып.— Сөйләшермен. — Зинһар, Рамил, үтенеп сорыйм. Юкса әллә нинди кеше ул, эшен калдырудан курка. Серафима Гавриловна киткәч, Камалов хатын язып бетерергә утырды, ләкин башындагы элеккеге уйлары каядыр очып беткән иде инде. Форточка ярыгыннан бүлмәгә көзге дымсу жил өрә, урамда кемдер бик тырышып гармун суза, ә карлыккан тавышлы икенче берәү гармунга кушылып җырлый иде: Ты только олня-а-а. ты одна виновата-а-а- — Минем шайтаннар! — дип уйлады Камалов, Демидовның тавышын танып. Ул, урындыкка басып, форточкадан башын чыгарды һәм: — Әй, нәрсә акырасыз анда? —дип кычкырды. — Ә-ә, Рамил,—диделәр тыштагылар — Начальствога салют Без сине алмага киләбез, әйдә! Тәрәзә янында аерылгысыз дуслар — Демидов белән Донгарян басып торалар иде. — Ну-ка, марш йокларга! Иртәгә эшкә соңгармассызмы! Камалов тагын хат язарга тотынган иде, ләкин күңелендә фикерләрен тупларга комачаулап, әле генә ишеткән жыр буталды: «Ты только одна Сүзләре инде туйдырып бетергән булсалар да. җырның көе алай эч пошыргыч түгел, анда үзенә бертөрле шаянлык, җорлык бар иде «Фу, тәмам сеңде бит мигә . Суырып алыр хәл юк...» Ул, әле һаман тәмамланмаган хаты өстенә иелгән хәлдә, бу шаян көйне каян белүен хәтерләргә тырышты, һәм моннан ел ярым чамасы элек разведкага артистлар килүен исенә төшерде. Ляк баскысыз пычрак иле. Кунаклар утырган автобусны идән такталарыннан ашык- пошык әмәлләнгән клуб янына трактор белән тарттырып китерделәр, һәм менә шунда көтелмәгән бер тоткарлык килеп чыкты- артистларның аягында үтә модалы очлы, нәзек башлы туфлялар иле. Бәхеткә каршы, вахтадан бушаган барлык разведчиклар клуб тирәсендә иде. Артистларны автобустан сәхнәгә шулар күтәреп илтте. Автобус ишеге янына хәтта какча гәүдәле Донгарян да килгән иде. Ләкин аныя каршына, гәүдәсе белән бөтен ишекне тутырып, алыптай юан бер ханым килеп басты. Автобус селкенеп куйды, ун якка таба янтая төште. Донгарян ничектер куырылып калгандай булды, ни әйтергә белми, як-ягына каранды. Әле ярый гәүдәгә таза Демидов шунда гына тора икән. Ул Донгарянны бер читкәрәк этәрде дә ишеккә аркасы белән борылды: — Рәхим итегез! Курыкмагыз, ышанычлы җилкә бу!.. Артистлар киткәнгә инде күпме вакыт үткән, ә менә алар башкарган көй һаман истә, егетләр ул җырны үз сүзләре белән җырлыйлар. Хәер, бүтән нәрсә җырласыннар сон? Менә бүген акча алган көн, күңелләре күтәренке, ә иртәгә ике атнага вахтага китәләр. Чит кешене елына бер генә күрәләр бит алар. Юк, таярга кирәк моннан! Тизрәк таярга! Әллә Черенков янына барып килергәме? Нәрсә ул башын жүләргә салып йөри? Черенков тулай торакта сумкасына әйберләр тутырып маташа иде. Өстәл өстендә төрле төргәкләр, банкалар, икмәк ята, бер шешә «Армения» коньягы тора. Бу коньякны Черенков кая барса ла үзе белән йөртә. Ул шешәне беренче тапкыр күргәндә Демидов шатлыгыннан сүзен әйтә алмый торды: — Менә сиңа мә-ә-ә! Закускага нәрсә, кыздырган кадак? Донгарян исә, Черенковны кочаклап, аның колагына пышылдарга тотынды: исә, Черенковны кочаклап, анын колагына пышылдарга тотынды: — Дюша мой! «Армения» эчмәгәнемә бер гасыр булгандыр инде, исен дә онытып бетергәнмен. Я, сал тизрәк! — һәм ул шешәне бөкесеннән үпте дә этикеткасын сыпыргалый башлады. Черенков шешәне тартып алып, топчан астына яшерде, ягымлы дип һич әйтеп булмый торган бер тавыш белән: — Кеше малына күзеңне ялтыратма! һәр нәрсәнең үз вакыты була, аңладыңмы? — диде. Камалов бүлмәгә килеп кергәндә Черенков әнә шул шешәсен сумкасына салырга дип кәгазьгә төреп маташа иде. — Кая җыенасың болай. Черенков? — дип сорады Камалов. — Ничек инде кая? Иртәгә смена алышына бит, вахтага — безнең чират. — Алмашынса, бу сиңа кагылмый. Син операциягә ятарга тиеш. Юк. сине ала алмыйм. Черенков урындыкка чүгеп утырды, өстәл өстендәге сумкасын идәнгә алып куйды. Аннары пышылдап кына: — Ал инде, мастер! Соңгы тапкыр? — диде. Менә бит тинтәк'бәндә! Аңа ап-ачык әйтеп торасың, ала алмыйм, дисең, ә анын үз туксаны туксан: «Ал да ал!» Камалов, бөтен сабырлыгын туплап, чир белән уйнарга ярамаганлыгын, Черенковның больницадан юкка чыгуын, операциягә риза булса үзе өчен дә яхшырак булачагын, вахтаның бер кая да китмәячәген аңлатырга тотынды. Ләкин Черенков һаман бер сүзне кабатлады: «Ала күр!» Ниһаять. Камаловнын түземлеге бетте: ннемә дип ул аны сабый бала төсле үгетләп утыра әле? Шул уй белән ул чыгып китәргә дип ишеккә борылган иде дә, Черенков, ишекне гәүдәсе белән каплап, тотлыга-тотлыга: — Чыгармыйм. Валлаһи дип әйтәм, вахтадан кайту белән үзем барам, киссеннәр — бер сүзем юк. Тик бу юлы ала күр? — диде. — Я. артистланма,—диде Камалов, коры гына.— Театрда түгел бит син.— һәм Черенковны ишек яныннан этеп җибәрде дә чыгып китте. Иртән Камалов вахтага баручылар җыела торган диспетчере кий га көндәгедәй иртәрәк килде. Черенков бораулау трубаларыннан ясалган 88 зур трактор чанасына урнаштырылган будка эчендә «буржуйка» мичен ягыч утыра иде инде. Әйтерсең, кичәге сөйләшү бөтенләй булмаган. Камалов аңа ачуланмады. Кул селтәде дә: Я. ярый, чәнчелеп кит! Ләкин шуны бел: вахта •бетү белән хирург кулына үлем илтеп тапшырам! — дип кенә куйды. Аннары тракторлар аларны буровойга таба алып китте. Барыр юл ♦ озын, ерак, ялыктыргыч иде. Чокыр-чакырларны үткәндә чананы әле < бер якка, әле икенче якка ыргыта, аның табаннары астында бер тук- * таусыз пычрак чупырдый, будканы иләмсез калтырата, селкетә иде. S Бораулаучылар, «буржуйка» тирәсенә тезелеп утырып, вакыт үткәрү 3 өчен анекдотлар сөйлиләр, баштан үткәннәрне искә төшереп баралар. Ь Ярты юлда, урман эчендә аларга пошый очрады. Мәһабәт гәүдәле, g көчле, матур бу җанвар, салкыннан шәрәләнеп калган агач ботакларын мөгезе белән як-якка аерып, кыймылдап та карамыйча кешеләргә * карап тора иде. Ә алар, пошыйдан күзләрен ала алмыйча: ® — Эх, атып егарга! 2 — Ите унике поттан да кии булмас моның... Бөтен вахтаны туйды- я рырга житәрлек. °- — Күр, ничек карап тора, падиша бу диярсең! — диештеләр. « Күренеп тора: пошый әле бер тапкыр да өркетелмәгән, кешеләрне л әнә ничек тыныч караш белән озатып калды. ч Билгеләнгән урынга нәкъ вакытында килеп житеп, вахтаны кабул u иттеләр. Аннары тракторлар эштән бушаган кешеләрне поселокка алып * кайгып китте. Гадәти эш көннәре башланды. Биш-алты сәгать ял итә- s сең дә — вахтага басасың, сигез сәгатеңне эшлисең дә — тагын ял. Әмма иң кыены бу түгел, иң кыены — кешеләрнең өмегсезлеккә бире* лүепдә: менә бу скважинаны да бораулап бетерерләр, сынап карарлар, ә ул моңа кадәр борауланган уннарча бүтән скважиналар төсле «кысыр» булып чыгар. Бер файдасызга күпме казынырга мөмкин? Камалов эш арасында Черенковны күздән ычкындырмаска тырышты: ул-бу булмагае! Юк, хәзергә хәвефләнер нәрсә күренми шикелле. Черенков бүтәннәр белән бергә вахтада тора, шлангтан агып торган суда тиз-тиз битен-кулын юып, туйганчы чәен эчә дә топчанына ба рып ята. Смена алмашынырга бер атна калган иде. Ул көнне бораулаучыларга трубалар белән озак маташырга туры килде. Труба ташучы машина, вышка янына килеп житә алмыйча, йөген бер чакрым чамасы җирдә чәчеп калдырган иде. Шунлыктан трубаларны күтәреп ташырга мәҗбүр булдылар. Егерме метр озынлыгындагы «шәмне» җыйнаулашып катоклар өстенә салырга, аннары буровой күперчегенә кадәр шудырып китерергә һәм, ломнар белән эләктереп алып, өскә күтәрергә туры килде. Трубалар күтәрелергә теләмичә тенкәгә тияләр, менә булды дигәндә генә кире шуып төшәләр, ләкин барыбер кешеләрнең ихтыярына гына буйсынып, дөбердәп-шатырдап булса да, күперчек өстенә менәләр иде. Соңгы трубаны менгезә башлаганда инде смена төгәлләнеп килә иде. Анысын да, барысы дәррәү тотынып, күперчектән өскә таба шуыштырдылар, менә ул инде жирдә басып торган кешеләрнең күкрәкләре белән тигезләште, бораулаучыларның кайберләре кирәге калмаган ломнарын читкә ыргыттылар, чөнки «шәм» менеп җитә язган иде инде. Кинәт Черенков: «Рамил!» —дип кычкырып җибәрде һәм бөтен гәүдәсе белән чүгә башлады. Труба дөбердәп аска таба тәгәрәде. Камалов, йөгереп килеп, аны җилкәсе белән тоткарлады һәм умрау сөягенең ничектер чытырдап куюын, бик нык авыртуын сизгән хәлдә трубаны кире күперчек өстенә китереп салды. Черенков асә пычрак уртасында утырып калды. — Сиңа ни булды? —диде Камалов анын янына йөгереп килеп.— Хәлең беттеме әллә? Черенков сүзсез генә тезләнде, торып басмакчы булды, ләкин шунда ук ике кулы белән эченә ябышты һәм, аягында тора алмыйча, күп тапталудан боткаланып беткән пычрак эченә башы белән килеп төште. ...Камалов. Черенковнын соргылт йөзенә караган килеш, әнә шул алла да. шайтан да оныткан буровойны, үткесез юлларны, көзге пычракны һәм врачларны каргап утырды: бригадада каты авыру бар дип хәбәр иткәненә ике сәгать булды, ә аларның үзләре дә, сүзләре дә юк. Монда сәламәт кешең дә авыруга сабышыр! — Син молодец егет, Рамил,— дип куйды Черенков, күзен ачмыйча гына.— Минем хәлгә керә белдең. Әгәр мин үземне кистерергә риза булсам, барысы да шунда ук беткән иде бит: кулга инвалид кәга.п тоттырып пенсиягә жибәрәләр иде. Бакча үстереп, редиска белән сат. итәргә генә кала иде... Бик күп кистеләр инде мине, эчтә кисәр нәрс" дә калмады. Син ничәдә? — Ничек «щичәдә?» — Ничә яшьтә? — Егерме алтыда. — Бәхетле син. Разведкада эшли башлаганда мин яшьрәх пд?м Менә хәзерге төсле тегендә барып бораулыйсың, монда киләсең, өмет* сезләнә башлыйсың. Менә шунда кинәт — фонтан! Шатлыкның чиге юк, премиясефәләне килеп төшә, тормышка ямь кереп китә. Ул да булмый, синең фонтан төбенә төзүчеләр килеп җитә, күз ачып-йомган арада йортлар, мәктәпләр салып куялар. Гел җан иясе юк җирдә каяндыр кешеләре дә табыла. Ә мине болары кызыктырмый. Нишләмәк кирәк — характер шундый! Яиа фонтаннар эзләп тагын китәм. Менә шулай егерме ел инде разведкадан разведкага йөрим... — Син тик кенә ят, Черенков, сөйләшергә ярамый сиңа. — Тукта әле. бүлдермә. Үтенечем бар сезгә. Үтәрсезме? Камалов, ризалык белдереп, башын иде. — Рязань тирәсендә, авылда әнием бар минем. Картайган инде, шулай да бик ягымлы карчык үзе. Гел зарлана, кайт дип чакыра. Тәки кайтып булмады шул. Тагын бер фонтан табасы килгән иде. Соңгы тапкыр. Аннары үзем дә шунда урнашып калырга, әнине алдырырга иде исәп... Нефть тапсагыз, бер шешәгә тутырып җибәрегез әле шуңа. Адресы чемоданда Ничек-ничек булганын әйтеп хат языгыз. Коньякны сезгә калдырам. Мин аны шул фонтанны юарга дип саклап йөрткән идем. Бар борчылганым шул булды — вахтадан калырмын да мин югында фонтан бәрә башлар дип курыктым! Әллә син тапмабыз дисеңме? Сез табарсыз! Күрерсез, шушы урында шәһәр үсеп чыгар әле. — Ташла, Сема, тик ят! — Тукта, бетерим. Шәһәр салынгач сез мине дә шунда пропискага кертегез, яме? Шунда яшәүче төсле итеп... — Кертербез. Ул гына түгел, берәр урамга синең исемне дә бирербез әле. Ул урамнарның берсе Донгарянньгкы булыр, берсе синеке... Без бер көтү булып шул урамнардан йөрербез. — Хыялый кеше син.— диде Черенков, елмаеп.— Минем фамилия урам исеменә яраклы түгел. Черенков, черенок... Яңгырамый. Пропискага кертсәгез — шул җиткән. — Я. Сема, ташла әле, зинһар! Ташла! Менә күрерсең, дөньясын җимертербез әле! Камалов үзен ахмакларча тотуын да, бу урында бөтенләй икенче сүзләр әйтергә кирәклеген дә аңлый иде. Шуңа күрә еракта мотор гүләвен ишеткәч, сүзне бүлер өчен форсат табылуга шатланып куйды. — Ишетәсеңме, Сема? Киләләр! Әйттем бит мин сиңа! Камалов, буреген дә киеп тормыйча, йөгереп чыкты. Нәкъ вышка өстендә туктап калган вертолет туп-турылап җиргә төшеп килә. Ә бурс- вой янындагы бораулаучылар бүрекләрен күккә чөяләр иде. Камалов, Серафима Гавриловнаны һәм тагын бер хирургны ияртеп будкага әйләнеп кергәч, Черенков кымшанмады да — Син нәрсә, Семен? — Камалов топчан янына йөгереп килде һәм Черенковны селкетергә тотынды. Авырунын башы бер якка янтайды, туны идәнгә шуып төште. Анын маңгаенда тир бөртекләре җемелди иде. Камалов каушап калды. — Су бирегез! Тизрәк! — диде хирург. Бөтен бригада, баскыч төбенә җыелып, бер сәгать буена врачларның сүзен көтте. Камалов, тузгак чәчле башын ике кулы белән тотып, буровой өстендәге соры болытларга караган килеш. «Черенковка ни булыр икән?» — дип уйланды. . Ниһаять, будка ишеге ачылды да ят бер тавыш — Файдасыз. Ашказаны шеше. Тишелгән..—диде. — Эх, Рамил! Әйттем бит мин сиңа... Кайда күмәсез инде,— дип елый-елый сөйләнде Серафима Гавриловна. — Барыбер түгелмени? — дип ачулы мыгырданды Демидов.—Аңа хәзер кайда да ярый... — Юк, аның өчен барыбер түгел,—диде Камалов, коры гына.— Монда күмәбез. Әнисенә җибәрелгән телеграммага өч көн җавап көттеләр дә, хәбәр булмагач, Черенковны буровой янында җирләделәр. Камалов белән Демидов кабер өстенә яшел нарат ботаклары алып килеп җәйде. Дон- гарян тимер кисәкләреннән нефть вышкасы макетын эшләп куйды. Бер төн уртасында Камалов тагын кабер янына чыкты Суыткан. Салмак кына тәүге кар ява Салкынча кар бөртекләре тавышсыз-тынсыз гына, җайлап кына буровой өстенә, кабер өстенә куналар. Алардан төн дә йомшаграк, ягымлырак булып тоела иде. — Берсекөнгә тракторлар киләчәк,—дип куйды Камалов —Смена алышыначак. Аннары база. Менә шунда башланыр инде. Кеше үтердең, дип директорга, профкомга йөртә башларлар, куркынычсызлык техникасы инженеры йөдәтеп бетерер. Ә карт әнисенә нәрсә дип язарга? Ул кабер янында озак басып торды, уйланды, Рязань тирәсендәге авылда яшәүче кечкенә гәүдәле ягымлы карчыкка әйтер өчен ниндидер ятышлы сүзләр эзләде, таба алмады Ә нәрсә соң ул хат? Конвертка салынган коры сүзләр! Күп нәрсә әйтеп буламыни хатта? Әллә ял алырга да үзенә ш>нда барып, бәйнә- бәйнә сөйләп бирергәме?..