Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШАТЛЫКЛАРЫМ, КАЙГЫЛАРЫМ

Ике сорау

I

Син — кешесең, ифрат бәләкәйсең. Нәрсә килә синең кулыңнан? Көчең җитми үзең зурлык ташны Алып ташлар өчен юлыңнан Океаннарда син йомычка сыман. Тау янында бары бер нокта, Кара урман, адаштыргыч буран, Җансыз дала сине куркыта; һәм өркетә сине җилдавыллар. Күк күкрәтеп килгән болытлар. Янган утлар, аккан шарлавыклар, Күзгә күренмәгән микроблар... Бәп-бәләкәй генә җисеме син Җир исемле олы корабның. И табигать. нигә кешеләрне Бәп-бәләкәй итеп яраттың? 2 Син — кешесең, ифрат бәләкәйсең, Тик бар нәрсә килә кулыңнан. Көчең җитә: аккан елгаларны Борып куяласың юлыннан; Океаннарны үтеп чыгаласың. Этеп егаласың тауларны, Җансыз далаларга җан өрәсең, Терелтәсең үлеп барганны. Син — тудыручы һәм... үтерүче — Каберлекләр ята юлында Син төз\че һәм... җимерүче — Хәрабәләр ята юлыңда... Атомнарны жиккән бомбаларның Дилбегәсе синең кулында. Бар язмышы синең ихтыярда Җир исемле олы корабның... И табигать, нигә кешеләрне Шундый көчле итеп яраттың? Теләк Бир син миңа, язмыш, барысын да бир: Көндез — кояш, төнлә аен бир. Борма-борма барыр юлымны бир, Юл читенә ап-ак каен бир; Кайгырырга кара кайгымны бир, Шатланырга якты шатлык бир. Иң яраткан авыр эшемне бир һәм эшемә карап кашык бир; Җылы язлар, усал кышлар бир, Кышлардан да усал дуслар бир. Дусларымның кадерен белер өчен Дусларымнан күбрәк дошман бир. Гомер буе янып-көяр өчен Мәхәббәт бир... бүген бирмәсәң Иртәгә бир — «көт» диген Тик берсен дә ярым-ярты бирмә. Бөтенләйгә бир син — бөгенен! Бер көн килеп, тау менгәйдә. Ялгыш атлап, таеп китсәм. Ташка бәреп, я кулымны. Я аякны каймыктырсам.— Син жәлләмә һәм кызганма, Тик ташлама. Бер көн килеп, рухым төшеп. Кайгылардан башым исәм, «Булмый миннән —көчем жнтми. Барысын да ташлыйм» дисәм,— Син жәлләмә һәм кызганма. Тик ташлама. Бер көн килеп, син дә шулай Минем кебек хәлдә калсаң, Шул вакытта әгәр сине Жәлләмәсәм, кызганмасам, Жәлләп торма һәм кызганма, Ташла мине! — Ул бәхетсез булды — бу дөньяга Соңга калып туды, дисеннәр, Соңлап тәпи басты... Кызларга да Соңлап гашыйк булды, дисеннәр. — Соңлап акыл керде — без белгәнне. Соңга калып белде, дисеннәр, Ул тәртипсез иде — җыелышларга Соңга калып килде, дисеннәр... — Соңга калып үлде, димәсеннәр, Их, иртәрәк үлде, дисеннәр. Өйрәттеләр Р. и. Гомер буе мине өйрәттеләр Өйрәттеләр бары яхшыга: Башта шуышырга, аннан атларга... Ата-бабаларнын гадәтләрен Үземчәләтеп кабатларга. Өйрәттеләр әниемә «әннә», Әтиемә «әттә» дияргә, Ашап беткәч, тамак туймаса да, Битне сыйпап «әпәр» дияргә. Вакыт җиткәч, Өйрәттеләр хәреф танырга һәм икедән берне алырга... Вакыт җитмәс борын өйрәттеләр Тырма тырматырга, ягъни иртән Күзне ертып эшкә барырга. Тукмап өйрәттеләр еламаска, Кеше елаганда көлмәскә. Авыз тулы кара кан булса да Дошман алдында төкермәскә... Өйрәттеләр бугай «төшермәскә», Ә төшергән чакта туры басып өйгә кайтырга. Хәтта өйрәттеләр тәмәке юкта Мунча мүген төреп тартырга... Ә яратырга? Сине яратырга Беркем өйрәтмәде — Качыппосып үзем өйрәндем. Я.» Сине уйлап кояш батз, Сине уйлап ата таң. Син дә мине яратасың, Мнн дә сине яратам. Бер-беребезне яратабыз, Ләкин кеше аңламый. Янәсе дә, сиңа мине. Янәсе дә, миңа сине Яратырга ярамый. Тегесе әйтә: ярамый! Монысы әйтә: ярамый! Закон әйтә: ярамый! Хатын әйтә: ярамый! Ә мәхәббәт дәвам итә «Ярамый»га карамый.