Логотип Казан Утлары
Публицистика

РОМАН ҺӘМ АНЫҢ ГЕРОЕ

Прозаның җитлегүен халык тормышын киң планда тасвирлаган зур эпик әсәрләр — роман белән повестьлар билгели. Андый әсәрләр, һичшиксез, әдәбиятның гомуми үсешенә дә җитди йогынты ясый. Моны татар әдәбияты тарихыннан да күрергә мемкин. Сугыштан соңгы елларда безнең прозабыз чагыштыргысыз дәрәҗәдә алга китте, бигрәк тә төрле типтагы повесть, романнарга баеды. Соңгы вакытта бездә ел саен диярлек берничә роман дөньяга чыга. Бөек Ватан сугышына кадәр унсигез — егерме роман туган булса, сугыштан соң инде кырык яңа роман язылган. Дөрес, хикмәт санда гына түгел, сыйфатта да. Татар совет романы хәзер нык алга китте. Эчке төзелеш, тел- стиль ягыннан булсын, герой төрлелеге, тематикасы киңәю ягыннан булсын, ул зур үзгәреш — яңару процессы кичерә. Хәзер инде безнең романнарның бер өлеше бөтенсоюз мәйданына чыкты. К. Нәҗми, Г. Бәширов. Г Әпсәләмов, Ә. Фәйзи, Ф. Хөсни, И. Гази, М. Әмир, А. Расих, Г. Ахунов, Н. Фәттах романнары рус һәм башка телләргә тәрҗемә ителде. Эчтәлеге һәм сәнгатьчә эшләнеше белән бөтенсоюз мәйданына кыю чыгарлык, күп миллионлаган укучылар каршында җитди сынау үтәрлек киң колачлы әсәрләр тудыру бурычы, әлбәттә, бүген дә кен тәртибеннән төшмәгән. Соңгы унбиш елны повесть һәм роман чоры дип атарга мемкин. И. Газиның «Онытылмас еллар», М. Әмирнең «Саф күңел», Г. Әпсәләмовның «Мәңгелек кеше», «Ак чәчәкләр, романнары, Г. Бәширозның «Таң беленгәч». «Туган ягым — яшел бишек->, И. Туктарның «Ике егет» исемле әсәрләре, Ф. Хөснинең «Утызынчы ел», Ш, Маннурның «Муса», Г. Ахуновның «Хәзинә», «Хуҗалар», А. Расихның «Ике буйдак». «Яма- шев», С. Рафиковның «Беренче яз», «Авыл иртәсе» романнары һәм шулай ук Н. Фәттах, И. Салахов. Э. Касыймов, М. Хәсәнов романнары, Г. Гобәй, Ә. Еники, Г. Минский, Р. Төхфәтуллин. А. Гыйләҗев, Б. Камал, Л. Ихсанова, Ш. Рәкыйлов һ. б. повестьлары бүгенге прозабызның җанлы хәрәкәтен, яңа омтылышларын чагылдыралар. Хәзерге прозабызда халык тормышындагы зур тарихи вакыйгаларны, тормыштагы теп конфликтларны художник күзе белән күреп сурәтләү. алар турында уйлану, бигрәк тә кешегә, аның рухи тормышына игътибар итү тенденциясе көчәя һәм тирәнәя бара. Кыскасы, әдәбият фәнендә кабул ителгән сүз белән әйтсәк, аналитик тенденция нык тамыр җәя. Тормыш яңалыгын, тарих героен һәм эаман героен, аларчың үзенчәлекле психологик портретын, мораль йөзен, идеалларын ачарга тырышу бигрәк тә роман һәм повестьларда тулырак күренә. Шунысы да бик характерлы: сугыштан соңгы иң яхшы романнарыбызда эчке киеренкелек, драматизм, вакыйгаларны кеше язмышы, уй-кичерешләр белән органик рәвештә тыгыз бәйләп бирү көчәйде. Монда язучыларның чынбарлыкка актив мөнәсәбәте, темаларны мораль-әхлак планында тирәнрәк ачарга омтылышлары күренә. Шуның белән бергә лиризм да көчәйде. Бу яктан, мәсәлен, Г. Бәшиэов, Ф Хөсни, Э. Касыймов, Ә. Еники, А. Гыйләҗев әсәрләре бик үзенчәлекле. Безнең романистикада хәзер иҗтимагый-психоло- гик һәм тарихи-иҗтимагый романнар төп урынны алып торалар. Бу факт, һичшиксез, безнең прозаикларның тормыштагы зур иҗтимагый мәсьәләләрне, чынбарлыкның иң әһәмиятле вакыйгаларын тулырач яктыртырга теләүләре белән дә бәйләнгән. Әйткәнебезчә, И. Газиның «Онытылмас еллар», М. Әмирнең «Саф күңел», Г. Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар» романнарында эпик киңлек, эпик сурөтхарактерлар бар. Бу әсәрләрдә татар халкының тормышында барган тарихи үзгәреш, революцион, социалистик аң үсү процессларының дөрес чагылышы, объектив эпик хикәяләү бар. П Мондый эсэрлэр безнең романиыТ'СТЩталистик реализм әдәбияты юлыннан кыю адымнар белән, новаторларча туктаусыз алга атлавын күрсәтәләр. Прозабызның тематик диапазоны һаман киңәя баруын да уңай бәр күренеш дип әйтел үтәргә кирәк Кайчак «эшне тема хәл итми бит» дип әйтүләр дә очрый. Асылда бит тема язучының реаль тормышка мөнәсәбәтен, чынбарлыкның кайсы ягына игътибар итүен, нәрсә белән кызыксынуын, иҗат объектын, материалын билгели торган факторлардан берсе. Моңарчы безнең әдәбиятта авыл тематикасы тэп урынны алып килде (хәзер дә ул шулай), эшчеләр тормышына җитәрлек игътибар бирелмәде, ә моның соңгы чиктә әдәби-иҗат эшендә бертөрлелек, тарлык тудыруы ихтимал иде. Соңгы елларда чыккан әсәрләр бу кимчелекнең бетә баруын, әдәбиятыбызның тематикасы һәм проблематикасы сизелерлек киңәюен күрсәтәләр. Татар халкының революцион керөшо, аның үткән тарихы белән кызыксыну, татар авылында булган яңа иҗтимагый үзгәрү пооцэсс ларын, социалистик тормыш нигезендә крестьяннарда революцион аң, революцион психология формалашуы процессларын сәнгатьчә тикшереп сурәтләү, совет эшчеләр сыйныфының героин хезмәте, беек көрәштә рухландыручан кече, яңа яшь буынның чыныгып үсүе, Татарстан нефтьчеләре тормышы һәм башка бик күл темалар, күпкырлы, катлаулы реаль чынбарлыкның төрле яклары, терле катлаулары бүгенге әдәби иҗат үзәгендә торалар һәм бүгенге әдәбиятыбызның тематик колачын билгелиләр. Шулай да совет эшчеләр сыйныфы тормышы, җәмгыятьнең төп җитәкче көче булган эшчеләр сыйныфы көрәше, аның үсеше, рухипсихологик үзгәрешләре безнең әдәбиятта әле җитәрлек тулы чагылмавын әйтеп үтәргә кирәк. Татар совет романында хәрби тема, Бөек Ватан сугышы төмасы да күренекле урын алып тора, һәм бу гаять әһәмиятле, зур тарихи патриотик тема белән кызыксыну, һичшиксез, киләчәктә дә кимемәс. Бу өлкәдә аеруча Г. Әпсәләмовның уңышлы иҗади эшчәнләген билгеләп үтәргә кирәк Аның укучылар арасында киң таралган «Алтын йолдыз», «Газинур» һәм «Мәңгелек кеше» әсәрләре тема-проблемэ ягыннан гына түгел, героик образлары белән дә, эчкә тезелешләре, төрләре белән дә безнең хәзерге романга яңалык өстәделәр. Ниһаять, М. Әмирнең роман-злопеяга якын торган «Саф күңел»е («Ялантау кешеләре») туды, Ш. Маннур күп еллар буена эшләгән беренче романын, совет кешеләренең бөеклеген. рухи ныклыгын чагылдырган, Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең онытылмаслык образларын сурәтләгән зур күләмле «Муса» романын дөньяга чыгарды. Нәби Дәүли «Җимерелгән бастион» романы белән газаплы сугыш хәлләренең яңа якларын ачып салды. Татар әдәбияты тарихында роман жанры төрле үсеш баскычларын, төрле этапларны үтте. Аның сугыштан соңгы чордагы үсеш» ирешелгән зур уңышлары, әлбәттә элекке традицияләргә, тәҗрибәләргә нигезләнгән, һәм татар романының хәзерге этапы — яңа күтәрелеш, яңа үсеш этапы. Үкенечкә каршы, бу мәсьәләгә бер яклырак караш та очрый өле. Тарихи үсеш процессын, элекке этапларның үзенчәлеген исәпкә алмыйча, татар әдәбиятында чын роман бары тик сугыштан соң гына туды, дигән бәхәсле бер фикергә тукталып үтмичә булмый. Ул мәсьәлә герой образы, романда характер проблемасы белән дә бәйләнгән. Ибраһим Гаэи «Юл барганда» дигән мәкаләсендә. хәзерге әдәбиятыбызда күренгән уңай һәм тискәре тенденцияләргә бик мәгънәле күзәтүләр ясау белән бергә, бездә роман жанрының үсү тарихына да кагылып үтә. «Илле еллык әдәби хәрәкәт тарихында,—дип яза И Гази,— минем күзгә ташлана торган, тәнкыйтьчеләр җитәрлек бәя бирми торган нәрсә шул: татар әдәбиятында роман барлыкка килде. Роман элек- электән бар, дип әйтүләре мөмкин. Хак сүз. Бар иде. Ләкин зур социаль вакыйгаларны эченә алган, заманга хас җамлы образлар тудырган романнар бары тик Ватеи сугышыннан соң гына дөньяга килде. Элекке романнарны без роман-вакыйга дип атый алабыз. Хәзерге романнарны исә роман- образлар дип. яки образлы романнар дип атау дәрес булыр иде. Классик рус романнарының күп еллык тәҗрибәләре нигезендә тугзн бу романнар татар әдәбиятының соңгы егәрме-өгерме биш елдагы зур уңышы дип әйтсәм, ялгыш булмас» Күрәсез, И. Гази шактый кискен әйткән. Ләкин элекке романнарыбызга караган фикере тарихи чынлыкка һич тә туры килми Әдәбият тарихыннан һәм фәнни хезмәтләрдән күренгәнче, татар романы соңгы X—25 ел белән генә чикләнми, аның үсеш тарихы шактый киң һәм формалашу юлы 1 И Гази. Юл барганда «Социалистик Татарстан» газетасы 1Ы сентябрь itkJtTTT де катлаулы. Көнбатыш һәм рус классик романнары безнең романның үсешенә гаять зур йогынты ясый, рус совет романнарының да йогынтысы зур. Әмма татар совет романының үсү, формалашуында Октябрьга кадәрге татар романнарының һәм шулай ук 20—30 еллардагы Г. Ибраһимов, Ш. Камал әсәрләренең тарихи ролен, безнең прозага булган йогынтысын күрмәү тарих фактлары белән исәпләшмәү яки әдәбиятның милли җирлеген, традицияләрен инкарь итү булыр иде. Аннары нәрсә ул «роман-вакыйга» һәм «роман-образ»? Алты-оңиде ел элек күренекле совет язучысы Константин Симонов күтәреп чыккан «роман-вакыйга» һәм «ромаи-характер» мәсьәләсе буенча бәхәсләр бу билгеләмәләргә «Әдәби җимбшлёребез "эчейдә 'совёт про. летариат әдәбиятыбызның гөрләп үсеше бәр. Үсеп чәчәк атышы бар. Иҗтимагый ягы белән дә, стиль, тил-характер-сурәт, композиция кебек форма ягы белән дә әдәбиятның байтак тармаклары инде классик аталган элекке әдәбиятны үтеп баралар, үтәчәкләр» *. һичшиксез, дөрес фикер, әдәби хезмәтнең перспективалы үсеш, яңару процессын күз алдында тотып әйтелгән фикер. Ләкин бу элекке тәҗрибәләрне, казанышларны инкарь итү дигән сүз түгел. Элекке роман- нарыбызның уңай тәҗрибәләре җирлегендә үскән бүгенге романнарыбызда кеше характерын төрле яктан сурәтләү, чорның җанлы герой образын иҗат итү тенденциясе көчәйде. Хәзерге иң яхшы романнары- бызның тарихи-иҗтимагый мәйданы киңәйде, иҗтимагый тормыш белән шәхес язмышы бәйләнеше киңрәк куелып, тарихи һәм фәлсәфи тирәнлектә хәл итәргә омтылу нык сизелә. Югарыда әйткәнебезчә, хәзер бездә роман төрләре күбәйде, геройлар галереясе баеды. И. Гази, һичшиксез, менә шул процессны күз алдында тота һәм бу үзгәрешләрне дөрес сиземли, роман- чыларыбызның осталыгы күтәрелә баруын, үзенчәлекле иҗат йөзләре булган яңа романчылар әдәбиятка килүен дөрес күрә; социаль роман төренең беэдэ алгы сызыкта торуын билгеләве дә бик урынлы. Безнең хәзерге әдәбиятта исә моның характерлы мисаллары итеп Г. Әпсәләмов- ның «Сүнмәс утлар», «Мәңгелек кеше», «Ак чәчәкләр», И. Газиның «Гади кешеләр», «Онытылмас еллар», М. Әмирнең «Саф күңел», Ф. Хөснинең «Җәяүле кеше сукмагы», «30 нчы ел», А. Расихның «Ике буйдак», «Ямашев». Г. Ахуновның «Хәзинә», Ш. Маннурның «Муса» романнарын һ. б. күрсәтергә мөмкин. Бу романнарда чынбарлыкны киң эпик планда аңларга һәм сурәтләргә, гомумиләштерүләр ясарга омтылыш бар. тарихи перспективалык бар; алар өчен халык тормышында хәлиткеч төп проблемалар җәмгыять һәм шәхес, тарих һәм кеше язмышы проблемалары, иҗтимагый тормышка сәнгатьчә анализ ясау, уз чоры геройларын күрсәтү характерлы. Андый әсәрләр чын тарихилык принцибына, иҗтимагый конфликт һәм шәхси конфликт бердәмлегенә, органик бер бөтен итеп тасвирлауга нигезләнә. Эре характерлар, зур шәхес язмышлары, әлбәттә, тарихи, 1 Г Ибраһимов Әдәбият мәсьәләләре. Татнздат 1960 ел. 217 бит. яхшы ук ачыклык кертте, дип уйлыйбызVII . «Образлар сүзенә басым» ясап, И. Гази безнең егерме-егерме биш ел элек чыккан романнарның да үзенчәлеген билгеләргә тели. «Роман-вакыйгада образлар әле яралгы хәлендә гене иделәр.— ди ул,— исеме бар, кылган гамәле бар, тик телгә кертерлек, әйдәп барырлык характерлар — образлар юк, образ, характер юк җирдә чын сәнгать тә юк». Тарих фактларына каршы килгән мондый берьяклы нәтиҗә белән, әлбәттә, килешеп булмый. Г. Ибраһимов, Ш. Камал һ. б. романнары бары тик вакыйга сөйләүгә корылганмыни, аларда об- разхарактерлар да юкмыни? XIX йөз ахырында язылган 3. Бигиев романнары өчен генә «вакыйга сөйләү», мәгърифәтчелек идеясе белән бәйле дидактизм күпмедер күләмдә характерлыдыр, бәлки. Ләкин ул әсәрләрдә үк инде Зөләйха, Хәдичә һәм Муса («Гүзәл кыз Хәдичә»), Маһруй, Якуп һәм Ибраһим («Гөнаһе кәбаир») кебек җанлы образхарактерлар сурәтләнә; романның хәзерге җитлеккән дәрәҗәсеннән карап кына ул әсәрләрне «сәнгатьтән читтә торган» дип бәяләү һич дөрес түгел. И. Газиның татар романнарындагы яңа күтәрелешне күрергә һәм тирәнрәк аңларга өндәвенә кушылмыйча булмый. Гомумән Октябрьдан соңгы әдәбиятыбыз төрле үсеш баскычларын кичерә, һәм зур әдипләребез бу үзгәрү, яңару процессын һәрвакыт сизеп торалар. 1930 елның башында ук, мәсәлән. Г. Ибраһимов мондый нәтиҗә ясый; VII Карагыз: Пути развития современного советского романа Сборник статей Рус телендә Мәскәү. 1961 ел. М М. Кузнецов Советский роман Рус телендә. Маскәү 1963 ел История русского советского романа Рус телендә. «Наука» нәшрияты. II том. иҗтимагый вакыйгалар, конфликтлар — бәрелешләр аркылы ачыла, һәм мондый әсәрләр «роман-вакыйга» гына булып калмыйлар, «роман-характөр»иы да үзләрендә берләштерәләр Киң колачлы роман — ул характерлар романы, социаль-психологик роман, ниһаять, роман-эпопея. Совет әдәбиятында моның классик мисаллары: М. Горькмйның «Клим Самгин тормышы», М. Шолоховның «Тын Дон», А. Толстойның «Михнәт чигеп йерү», М. Ауэзоаның «Абай» романэпопеялары. Дөрес, бу эпопеялар рәтенә куярлык әсәрләр бездә юк әле, әмма шушы юнәлештә уңышлы эзләнүләр баруы бәхәссез. Сугышка кадәрге прозабызда моңа Г. Ибраһимов, Ш. Камал һәм М. Галәү романнарында нигез салынган булса, сугыштан соң бу тәҗрибә сизелерлек үстерелеп җибәрелде. К, Нәҗминең «Язгы җилләрмен, Ә. Фәйзинең «Тукай» романын, И. Газиның «Онытылмас еллар», М. Әмирнең «Саф күңел» романнарын шушы юнәлештәге уңышлы һәм перспективалы тәҗрибәләр, матур үрнәкләр дип исәпләргә кирәк. И. Гази мәкаләсендә кузгатылган «ро- манвакыйга» мәсьәләсенә кайтыйк. Тәҗрибәле прозамкларыбызның берсе булган И. Газиның бу мәсьәләне бераз соңгарып булса да кузгатып җибәрүе бер дә урынсыз түгел. Сөйләргә нигез бар Чынлап та, безнең бүгенге романнарда эре характерлар, зур язмыш, кабатланмас образ — тип иҗат итү урынына яссы описатель- ностька бирелү, яки характерны сюжет, фабула эчендә «эретел» җибәрү бармы? Әллә, И. Гази мәкаләсендә әйтелгәнчә, безнең элекке романнар өчен генә «вакыйга сөйләү» хас булган да, менә соңгы унбиш- егерме ел эчендә инде андый нәрсә бездә күренмиме, «кеше язмышын» сурәтләүче «образ-характер романнары» гына язылалармы? Әдәбият тарихыннан һәм теориясеннән билгеле булганча, бернинди роман һәм аның герое «вакыйгадан», икенче төрле әйткәндә, иҗтимагый тормышның катлаулы, каршылыклы вакыйгаларыннан, кеше характеры формалашкан тарихи конкрет тирәлектән, ситуацияләрдән читтә була алмый, һәр «вакыйга» кеше язмышына кагыла, кеше аның үзәгендә тора, иң бөек хәл-әхвәлләр, үзгәрешләр дә кеше катнашы белән була. И. Газиның «Онытылмас еллар» романында сурәтләнгән Хәлим, Якуп, Шәрифҗан һәм Федюшкин образлары гына да моны раслый ала. Әдәбият үзәгендә дә, М. Горький әйткәнчә, көше, конкрет кеше характерлары тора. Романда «вакыйга» һәм «характер» мәсьәләсен аерым карау яки каршы кую бернәрсә белән дә аклама алмый. Дөрес, кайбер романнарда «вакыйга сөйләү» белән мавыгу зур характерны сурәтләүгә осталык, тәҗрибә җитмәүдән булуы мөмкин. Ләкин бу очракта да образлылыкмы инкарь итү дөрес булмас иде, чөнки ансыз ул гомумән сәнгать әсәре була алмый. Романның теге я бу формаснн өстен кую, шуны иң яхшы форма итеп канунлаштыру чикләнүчелеккә өндәү булыр иде. Турысын әйткәндә, «вакыйга сөйләү» белән мавыгу, катлаулы зур характерлар иҗат итә белмәү безнең бүгенге романнарыбызда да нык сизелә әле. Әле дип әйтүемнең хикмәте шунда: 20—30 нчы елларда басылган берише повесть һәм романнарыбыз (Ш. Усманов, Л. Гыйльми, бигрәк тә Г. Ильяс әсәрләре) андый кимчелектән азат түгелләр иде. Чьжлал та, аларда характер, тип иҗат итү, геройның психологик портретын тирөнтен ачу кебек якларга җитәрлек игътибар бирелмәде. Бу яктан, һичшиксез, безнең хәэөрге романистика чагыштыргысыз алга китте. Шулай да халыкның бүгенге тормышында барган зур иҗтимагый, культура, рухи үзгәрешләрен чагылдырган характер, герой образына, романның фәлсәфи тирәнлегенә тиешлемә игътибар биреп җиткермәү мисаллары бүген дә аз түгел. Мондый кимчелек, минемчә, соңгы вакытта дөньяга чыккан романнардан С Рәфиковның «Авыл иртәсе», М. Хәсәновның «Саф җилләр» һәм «Юллар, юллар» романнарында ньж сизелә. Бу әсәрләр гомумән уңышсыз, аларда бернинди яңа образ юк дип әйтергә теләмибез. әлбәттә. Үсеп килгән сәләтле романчыларыбызның үз табышлары, заманы өчен хас тормыш детальләрен күрә белүләре бар. Биредә сүз романның үзәген, сәнгатьчә эчке көчен билгеләгән кеше характерын, геройның катлаулы җанлы образын тулы сурәтләүдә осталык җитеп бетмәү турында бара. С. Рәфиковның «Авыл иртәсе» романында сугыштан соңгы чорда авыл хуҗалыгындагы кыенлыкларны, авыл җитәкчеләренең инициативасызлыгы. аларның халык акылы һәм тәҗрибәсе белән исәпләшмәүләрен күрсәткән җанлы гына картиналар бирелә. Партия куйган яңа бурычлар нигезендә колхоз кешеләре арасында активлык, җаваплылык хисе көчәюе дә гәүдәләнә. Әмма боларның барысы да җанлы кеше образы, кеше *змышы, кабатланмаслык характерлар аркылы бетен тирәнлеге, психологик үзенчәлекләре белән ачылмавы аркасында, әсәрдә бирелгән вакыйгалар ничектер теп образларны «каплап» китәләр, шактый өлешендә публицистика, очерк стиле өстенлек итә башлый, әсәрнең гомумиләштерү көче тоныклана. Колхоз председателе Шарифуллин да, парторг Садый- ков та, райбашкарма комитеты председателе Яһудин дә, райком секретаре Хэков та шактый схематик образлар, чөнки аларны автор алдан уйланып ган билгеле бер схема — әзер «тезис» буенча эшләгән, теге я бу «вакыйганың» шәһите итеп кенә сурәтләгән. Геройларның рухи дөньясы, эчке хәрәкәте йомшак, үзенә генә хас индивидуаль холкы-гамәле, газабы һәм шатлыгы аркылы ачылган эчке философик фикере бик тар. көчсез. Менә шуңа күрә дә, күрәсең, С. Рәфикоеның бу романы, бик актуаль темага язылган булса да, безнең тәнкыйтьтә бик үк уңай бәя ала алмады һәм укучылар арасында да ул тиешенчә яңгырамады. Әйткәнебезчә, романда бөтенлек юк, авторның үз «мине», үзенчәлекле стиле дә нык сизелми, әсәрдәге образларга, вакыйгаларга автор мөнәсәбәте күбесенчә публицистик рухтагы юлларда ачыла, ә әдәби әсәрдә исә бу берьяклылыкка, әсәрнең эмоциональ көченә бәя биреп җиткермәүгә китерә. "Авыл иртәсе»ндә нәкъ шундый хәл килеп чыккан. Бу яктан караганда, С. Рәфиковның «Беренче яз» романы уңышлырак эшләнгән иде. Реаль тормыш вакыйгалары эчендә төп образларны бөтен каршылыклары белән калку итеп сурәтләү урынына күбрәк вакыйга сөйләү, икенче төрле әйткәндә, иллюстрациягә бирелеп китү М. Хәсәноз романнарында да нык сизелеп килә. Аның нигездә уңышлы гына язылган «Саф җилләрне дә моннан азат түгел. Геройның эчке үсеш логикасына, үзенә генә хас индивидуаль сыйфатларына художникларча игътибар итмәү аркасында, башта әйбәт хенә билгеләнгән образлар хис-тойгы тирәнлеге ягыннан көчсезләнә, тоныклана башлыйлар, ышандыру көчләрен югалта башлыйлар. Мәдинәләрне җитәкләп йөртүче райком секретаре Рәхимова образы кебек статик, алдан ук билгеләнгән җансыз образны әйтмим мин. Бик мәгънәле һәм җанлы итеп сурәтләнә башлаган Мәдинә һәм Борһан образларының ахырынача тигез эшләнел чыкмавын күздә тотам. Төп конфликты әсәрнең уртасында ук хәл ителеп беткәнгә күрә, «Саф җилләр» романының соңгы кисәкләре, патетик-публицистик юллар белән тулы булуы, көчсез һәм артык ясалма килеп чыгуы турында безнең тәнкыйтьтә әйтелгән иде инде. Бигрәк тә менә шушы өлештә язучы художниклык тойгысын бөтенләй диярлек югалта һәм образлар (Мәдинә һ. б.) эчке хәрәкәттән, үсештән туктыйлар, тышкы вакыйга-фактларның күзәтүчеләре хәлендә генә биреләләр. Әсәрнең ахырында бирелгән «Эпилогпта яңа бернәрсә өстәми, киресенчә, Мәдинә һәм Борһан арасындагы конфликтның үткенлеген югалтуга. Мәдинә кебек намуслы кеше көрәшенең эчке мәгънәсен томалауга, төбендә герой характерының бөтенлеген, табигый үсешен киметүгә генә хезмәт итә. М. Хөсәновның моннан соң басылып чыккан «Юллар, юллар» исемле романында да шундый ук йомшаклыклар нык сизелә. Язучының үз-үзенә таләпчәнлеге кимемәдеме икән? дип сорыйсы килә. «Юллар, юллар» романында юл төзүчеләрнең патриотик хезмәте турында матур гына сәхифәләр бар. Авыр язмышлы Хәйруш образы чагыштырмача уңышлы гына эшләнгән. Аның үсешен, җәмгыять өчен файдалы, кирәкле кеше булып тәрбияләнүен, каршылыклы эчке кичерешләрен күрәбез. Шулай да әсәрдә язучы «вакыйга сөйләү» белән шактый мавыгып китә, еш кына гади публицистик стиль әсәрнең эмоциональ сурәтлелек, пластик тасвир сыйфатын йомшартып җибәрә. Коры сүз булмасын өчен, яңа кеше тәрбияләү мәсьәләсенә кагылган, гаять җансыз, примитив язылган юллардан берничә мисал китерик: «Варис киң масса арасында кайнады, халык арасында булды. Юллар төзүчеләр арасында коммунистик хезмәт мәктәпләре оештырды. Җиңел бирелмәде ул эш. Авыр, ай-һай, авыр булды. Яңа кеше тәрбияләүнең камилләштөрөл- гән (?) бу формасын тормыш үзе таләп итте. Техминимум курслары, производство алдынгыларының эш алымнарын үзләштерү генә эшчеләрне канәгатьләндерә алмый. Яхшы эшче булу гына җитми хәзер Кеше алдына яңадан-яңа таләпләр, бурычлар куя тормыш. Коммунистик хезмәт мәктәпләрендә политика, мораль, этика мәсьәләләре күтәрелә, культура һәм экономик яктан төпле белемнәр бирелә. Юллар төзү идарәсендә коммунистик хезмәт мәктәбе программасы нигездә (?) өч төрле темага бүленде. Беренчесе аның—политик тәрбия бирү. Бу тема бе- лея турыдан-туры партком шегыль лэнде»’... Шуннан соң тагын икенче, еченче... темалар турында сүз бара_. Ниндидер «инструкция» бирелә кебек, һәм бу берничә биткә сузыла. Кайда монда сәнгать сүзе, сәнгатьчә фикерләү, хис итү? Художник буларак, язучы реаль тормышка анализ ясарга һәм аны сәнгатьчә сурәтләргә, хәтта хәзергә әле гади күзгә күренеп тормаган яңаның тууын, кеше характерының, аның караш, холык, гамәлләренең үзгәрү процессын ачарга тиеш иде — сәнгатьлелек үзе шуны таләп итә бит. М. Хәсәное романының тел кимчелеге, йомшаклыгы да менә шуның белән бәйләнгән. Романда герой характерлары кабатланмас индивидуаль сыйфатлары белән җитәрлек ачылмыйлар, еш кына алар автор «кушуы» буенча кинәт үзгәрәләр, герой булалар. Риторик эндәшләр һәм факт теркәүче сүзләр әсәрнең идеясен, эчке пафосын, укучыны дулкынландырырлык эмоциональ кечен арттыра алмыйлар, әлбәттә. Мин биредә сәләтле прозаик М. Хәсә- новның әсәрләре бетенләй яраксыз, дигән фикерне әйтергә теләмим. Роман кебек киң колачлы жанрда таләпчәнлекме йомшвР тУ. аеруча геройлар образын эшләүгә тиешле игьтибар бирмәү язучыны уңыш- сызлыкка очратуы мөмкин дигән фикерне басым ясал әйтергә телим. М. Хәсәнов, үзе дә сизмәстән, бу әсәрендә «конфликтсызлык теориясенең» дә йогынтысына бирелә кебек. Шушы уңай белән, тарихи романнарга карата әйтелгән булса да, беек Белин- скийның сүзләрен искәртеп үтәсе килә. «Тормыш фактларын» сөйләү белән, асылда гади иллюстрация белән мавыгучы, натурализм йогынтысына бирелүче романчыларга карата ул сүзләр бик туры килә: «Роман тарих фактларын сөйләп бирүдән баш тарта һәм аларны бары тик эчке мәгънәләрен ачкан аерым еакыйга белән бәйләнештә ала; ләкин шуның аркылы безнең алда тарихи фактларның эчке ягым, эчке рухын ачып сала» 3 . Күптән билгеле булганча, роман, аерым кешеләрнең язмышын сурәтләү белән бергә, иҗтимагый тормышны киң планда күрсәтә һәм тарихи-иҗтимагый үзгәреш-усеш- нең үзенчәлекләрен, яңа якларын сәнгатьчә анализлап ачып сала. Роман үз эченә күп нәрсәне сыйдыра: халыклар язмышын • М ХВСВНОЯ Юллар, юллар Роман Татярстнн китап нәшрияты 19вв »7 внт. 1 В Г Белинский Әсәрләр Рус телендә 1836— 1965 еллар, 3 том. 41 бит. да, аерым шәхесләр язмышын да һәм роман жанрында, әлбәттә, элик сурәт лирика, драматизм, публицистик «алым», стиль үзенчәлекләре берләшә ала. Әмма боларның барысы да художникның эчке сиземләвенә, сәнгать закончалыгына һәм төп иҗат максатына буйсынган булырга тиеш. Роман тарихын өйрәнүчеләр дә, теоретиклар да романда төп мәсьәлә—ул герой мәсьәләсе, кабатланмаган яңа характер тудыру мәсьәләсе, дип исәплиләр. Ә бу исә, әлбәттә, үз заманына хас уңай герой образын бирү, заман героен әдәбиятта чагылдыру мәсьәләсе. Билгеле, әдәби әсәр, шулай ук роман да, бер бөтен организм булып туа һәм яши, аның сәнгатьчә эшләнешендә төрле компонентлар бар (тип, характер, сюжет, композиция, конфликт, тел-стмль һ. б.). Роман герое уңае белән, гомумән әдәби герой төшенчәсенә кыскача аңлатма биреп үтәргә кирәктер Геройны төрлечә төшенү, төрлечә аңлату да бар Гадәттә, әдәби герой төшенчәсен «персонаж», «әдәби әсәрдә катнашучы кеше образы» дип. ә кайбер очракларда «тип», «характер» мәгънәсендә дә кулланалар. Шулай ук ааторның идеалын, төп пафосын чагылдыручы буларак яки героик характерны сурәтләүче итеп каралганда да, «герой» һәм еш кына «уңай герой» төшенчәсе алына. Әдәбият фәнендә кабул ителгәнчә, «тискәре тип»та, «уңай герой» да конкрет әдәби әсәрнең горое, ягъни төп персонажы булып исәпләнә. Бәз дә шул карашта торабыз. Ләкин мин бу мәкаләдә, барыннан элек романда уңай герой турында сүз алып барам Уңай герой мәсьәләсе — әдәбият һәм сәнгатьтә төп мәсьәләләрнең берсе Уңай геройны, бигрәк тә эаман героен иҗат итү халыкның иң бөек хыялларын, тормышчан характер көчен җанлы сурәтләр аркылы ачып салу белән аерылгысыз бәйләнгән. Әдәбият һәм сәнгатьтә уңай герой мәсьәләсе иҗат кешеләрен элек-электән кызыксындырган. классиклар өчен дә ул җиңел хәл ителә торган мәсьәләләрдән исәпләнмәгән. Бу мәсьәлә буенча төрле дәвердә, төрле бәхәсләр булып үткәне до әдәбият тарихыннан билгеле. Уңай геройны иҗат итү принципларына, тәҗрибәләргә караган бәхәсләр безнең заманда да сүрелми.. Илленче елларда һәм алтмышынчы еллар башында, башка әдәбиятларда булган кебек, безнең татар әдәбиятында да «кимчелексез герой» яки «идеаль герой» турында җитди генә бәхәсләр булып үткән иде Ул бәхәснең иң югары ноктасы Татарстан язучылар союзының III һәм IV съездлары көннәрендә булды, дип әйтергә мөмкин. Төрле карашларны ачыклау, уңай герой, заман героен иҗат итүгә игътибарны көчәйтү өчен файдалы булган бу фикер алышуларның төп мәгънәсе нәрсәдә иде соң? «Кимчелексез» герой карашын яклаучы М. Әмир, асылда шуңа ук тоташкан «идеаль герой» яки «геройны пьедесталга күтәреп» сурәтләү принципын үзенчә аңлаткан Г. Әпсәлә- мов чыгышлары геройның ваклануына, көнкүреш белән, бер яклы шәхси кичерешләр белән чикләнгән, рухи дөньясы тар, канатсыз геройлар иҗат итү белән мавыгу күренешләренә каршы юнәлтелгән иде. Әмма аларның «идеаль герой»ны яклаулары теоретик яктан нигезсез, практик яктан үзләренә үк каршы килә иде. Шуңа күрә. Г. Бәширов. Ф. Хөсни һ. б. язучылар, шулай ук әдәби тәнкыйть моңа бердәм карады чыктылар. «Кимчелексез герой» һәм «идеаль герой» дигән ике «вариант» та бер үк дәрәҗәдә, ахыр чиктә, тарихи чынлыкны бозуга, характерның, герой образының табигыйлегеннән, дөреслектән һәм каршылыклы үсү процессын ачудан читкә алып китә, кыскасы, ясалмалыкка, әзер схемага илтә. М. Әмир, Г. Әпсәләмовларның әсәрләре үзләре үк «идеаль герой» тезисының ялгышлыгын күрсәтә. Күренекле каләм остасы. Г. Бәшировның шушы уңай белән әйткән сүзләре бүген дә әһәмиятле: «Уңай геройның кимчелекләре булырга мөмкинме, дип сорыйлар. Биредә сүз характерның тулылыгы, индивидуаль ачыклыгы турында гына булырга мөмкин. Югарыда әйтелгәнчә, дөньяга карашы ачык булмаган кеше совет укучысы өчен үрнәк була алмый. Бу мәсьәләдә геройны лакка буяп, «тәти» итеп бирү дә, шулай ук «тормыштагыча» була дигән сылтау астында натуралистик алым белән, барлык чүп-чары белән сөйрәп кертү дә бер үк дәрәҗәдә зарарлы» Күптән шаулап алган бу бәхәсне хәзер искә төшерүнең ни кирәге бар, дчп әйтерләр берәүләр Мәгънәсе һәм гыйбрәтле ягы бар аның. «Идеаль герой» турындагы төрле карашлар бүгөн инде әһәмиятләрен югалтырлар, дип әйтү бик үк дөрес булмас, безнеңчә. Күп кенә популяр романнарның авторы Габдрахман Әпсәләмов бер мәкаләсендә болай дип кабат язып чыкты: «Без «гомумән кеше» тарафдарлары түгеп, | без аңлы рәвештә уңай геройны яклыйбыз, аны романтик планда калку күрсәтебеэ, кирәк икән, пьедесталга да бастырабыз»VIII . Бу сүзләрдә, һичшиксез, берникадәр дәреслек тә бар. Уңай геройны яклауга һәм кирәк икән «аны романтик планда калку күрсәтүгә» кем каршы килер икән? Ләкин «романтик калку» сурәтләү Г. Әпсәләмов иҗаты өчен хас булса да, аның талант үзенчәлегенә туры килсә дә, аны бердәнбер дөрес принцип итөп карап булмый, хәтта ул «Сүнмәс утлар» яки «Мәңгелек кеше» кебек аның реалистик романнарына да бик үк туры килми. Г. Әпсәләмов геройларының күбесенә романтик калкулык, бигрәк тә реаль тормыш шартлары нигезендә туган героик романтика характерлы. Бу — язучы иҗатына, аның талантына хас якты бер үзенчәлек. Аның ул сыйфаты безнең хәзерге прозадагы стиль төрлелеген, иҗади эзләнүләрнең киңлеген дә аңлата. Г. Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы да язучының һәм безнең хәзерге романистикабызның бер уңышы булып тора. Ләкин язучы «пьедесталга бастыру», ягъни «идеаль геройпны ясарга омтылу тенденциясенә бирелеп китмәгән булса, романның төп геройларыннан берсе Гөлшаһидә образы җанлырак һәм тирәнрәк ачылыр иде. Пьедесталга бастыру (алдан уйланылган схемага буйсындыру) нәкъ шушы образның дөреслек көченә, табигыйле- генә шактый зыян иткән. Үкенечкә каршы, язучы монда яңа ачыш дип әйтерлек көчле характер иясе, бай рухи дөньясы, катлаулы тормыш язмышына очраган гүзәл хатын-кыз образының, заман героинясының образын бөтен тулылыгы белән ачу мөмкинлегеннән киң файдалана алмаган. «Идеаль герой» карашын тәнкыйтьләү уңае белән соңгы вакытларда әдәбиятта икенче бер чиккә ташлану, гомумән уңай герой проблемасын шик астына кую, аны уйдырма бернәрсә итеп исәпләү кебек зарарлы һәм ялгыш тенденцияләр дә күренә башлады. Кайбер иптәшләр кимчелексез герой, иң яхшы һәм иң яхшылыклы кеше тезисына каршы күптәннән билгеле булган тере кеше, ягъни эчке каршылыклы, катлаулы кеше дигән карашларны күтәреп чыктылар, һәм моңа бик сәер аңлатмалар бирделәр. Катлаулы характер, «кырыс» 1 Г. Бәширов. Татар сонет әдәбиятында уңай герой «Совет әдәбияты» журналы. 1954 ел. 7 сан. 117 бит. VIII «Социалистик Татарстан» газетгсы. 19 ноябрь 1965 ел. мелизм, тормышчанлыкмы алар еш кына -ерой характерының кимчелекләрен, йомгак, тискәре якларын, рухи гариплекләрне калку, беренче планда күрсәтү дип аңлый- iap. Шуннан инде тормышның бер генә ягын, кара ягын күпертеп сурәтләү, кеше рухының, хисләрнең төзәтелмәслек бер «серле» нәрсә итеп бирү омтылышлары туа. Төбендә мондый хәл әдәбиятта «геройсызлык» («дегероизация») кебек безнең ечен ят карашларга юл ача. Совет әдәбияты беренче көннәреннән үк яңа кеше, яңа герой образын беренче планга куйды, дөньяны үзгәртеп коручы, яңа тормыш тезүче һәм революцион көрәш процессында үзе дә үзгәрүче герой образын иҗат итте. Совет әдәбиятына героик характер, героик образ хас. Социалистик революция, социализм өчен көрәш онытылмаслык геройларны тудырды. Һади Такташ сүзе белән әйтсәк: Иел үткәннең квты җиңелүе Бүгенгенең җиңеп килүе — Көрәшендә Артык ашкынулы Хисләр уты белән янабыз: Без яңа җир. Яңа кеше өчен Җирдә зур дау алып барабыз .— дигән төп мотив, төл идея пафосы безнең иң яхшы әсәрләребез өчен, аларның геройлары өчен характерлы булып тора. Әдәби иҗат эшендә бу яңалык та, новаторлык күренеше дә иде. һәр тарихи чор үз героен тудыра икән, шул чорның чын сизгер әдибе дә аңа битараф булып кала алмый, аның бөек образын иҗат итүне үзенең теп бурычы дип аңлый. Г. Ибраһимов, Ш Камал. Ф. Бурнаш, һ. Такташ, Ш. Усманов, К. Тин- чурин, К. Нәҗми, М. Җәлил, Т. Гыйззәт, А. Шамов, М. Максуд, Г. Кутуй һ. б. куп кенә язучыларыбыэның әсәрләрен, халык күңелендә бүген дә яшәгән геройларын искә төшереп карагыз. Ул нәкъ шулай булган. Әдәбиятыбызның бу традициясе бүген дә уңышлы дәвам итә. Хәзерге совет әдәбиятының герое — безнең замандаш, коммунизм төзү өчен көрәш кешесе. Ул ком сахраларын яшелләндергән, анда шәһәрләр төзегән, ятма җирләрне иген кырларына әверелдергән, гигант гидроэлектростанцияләр төзегән, фән һәм техника өлкәсендә яңа ачышлар туган чорда, кешенең галәмгә очкан елларында яши. Атом, кибернетика, космос эпохасы кешесе дип кенә ейтү бу геройны тулы ачу, аңлау диген сүз түгел әле. Аның коммунизм тезүче совет кешесе булуын, катлаулы, бай рухи тормыш белен яшәшен, яңа сыйфатларын күрә белергә һәм аның поэтик образын ача да белергә кирәк. Укучы бүгенге һәм киләчәк турында уйлана белүче, тормыш фәлсәфәсен тирән аңлаучы зур характер иясе булган геройларны күрергә тели. Гомумән герой образы, характер-тип нигезендә Кеше концепциясе ята. Халыкның монументаль образын, реаль герой образын иҗат итү өчен, барыннан да элек, роман жанрында чиксез киң мөмкинлекләр бар. Белинский сүзе белән әйтсәк, роман — безнең заман эпосы, ул— иҗтимагый тормышка, халык тормышына, кешеләр язмышыча сәнгатьчә анализ ясау. Әйткәнебезчә татар совет романы хәзер яңа күтәрелеш елларын кичерә, заманыбызның уңай героен иҗат итүдә дә аның уңышлары кечкенә түгел. Хәзерге ромаина- рыбыэдагы геройлар арасында төрле катлам, төрле профессия, төрле милләт, төрле язмыш кешеләре бар Романнарның күпчелеге авыл, колхоз тормышына багышланганлыктан, гөройларыбыэның да күпчелеге авыл белән бәйләнгән. Әмма менә хәзерге, бүгенге авылда, бүгенге авыл халкында барган яңа процессны, бүгенге авыл кешесенең рухи дөньясын ачкан зур, катлаулы образлар бик аз әле Совет эшчәсе, совет интеллигенциясе образларын биргән уңышлы гына романнар да күренә башлады («Хәзинә», «Ике буйдак». «Ак чәчәкләр»). Хәзерге романнарыбызда уңышлы эшләнгән уңай герой образлары итеп, мәсәлән, шундыйларны күрсәтергә мөмкин Рәеим («Ике буйдак»), Сөләйман Уразметов («Сүнмәс утлар»), Мансуров («Гади кешеләр»), Шәрифҗан һәм Хәлим («Онытылмас аялар»), Муса («Муса» романы), Арслан һәм Кәрим («Хәзинә»), Аллаһияров («Язгы авазлар). Һарун («Бала күңеле далада»), Сәет («Күкчөтау далаларында») һ. 6. Индивидуаль характер, эчке рухи тирәнлек, бетемлек, милли үзенчәлекле булу ягыннан безнең хәзерге романнарда бигрәк тә татар хатын- кызлары образлары беренче урында тора дип әйтсәк, ялгыш булмас. Гомумән сугыштан соңгы романнарыбызда герой образын реалистик планда терле яктан төсмерләп, тормышчанлык көчен. характер үзенчәлеген тирәнрәк һем тулырак ачу осталыгы шактый үсте. Күпчелек романнарыбызда турыдан-туры халык, ил тормышы белән бәйләнгән, заманның зур проблемаларын кую һәм сәнгатьче типиклаштыру омтылышлары көчәйде Гади эшче, колхозчыдан башлап торм»1ш сынавын үткен мастер, инженер һәм галим об- разларв» романнарыбызның үзәгендә гора- лар, «Гади кешеләр», «Сүнмәс утлар», «Хәзинә», «Ике буйдак». «Ак чәчәкләр» һ. б. ш. кебек әсәрләрдә тагар халкының, башка кардәш халыклар белән бер сафта, хезмәт һәм фән мәйданына, зур культура дөньясына актив кеч булып керү, җитлегеп үсү процессы гаять мәгънәле, перспективалы итеп, тарихи дәрес һәм реаль образ, вакыйгалар аркылы гәүдәләндерелгән. Эчке структуралары, образлары һәм стильләре белән аерылып торган, һәр романчыга хас үзенчәлеге булган бу әсәрләр өчен тагын шунысы да уртак: аларда иҗтимагый һәм шәхси конфликтлар аерым каралмый, катлаулы тормыш багланышлары ачыла, искелек белән яңалыкның керәшендә яңаның үсешен куәтләү, геройларының идея-рухи үсешләрен күрү нык сизелеп тора. Ә бу исә — социалистик реализм әдәбияты өчен иң кәчле, яңалыкны билгеләгән сыйфат һәр әдәби әсәр һәм һәр роман үзенең яңа герое белән, укучы күзенә әле бик үк ташланып тормаган тормыш яңалыкларын сәнгатьчә ача белүе белән безне сокландыра. Яңа геройны иҗат итү — яңа ачыш ясау белән бер дәрәҗәдә. Әйтик, Гариф Ахуновның «Хәзинә» романы кайсы ягы белән кыйммәтле? Татарстан нефтьчеләре турында булганга гынамы? Билгеле, «Хәзинәңнең темасы да, куйган мәсьәләләре дә безнең әдәбият өчен яңа һәм бик кирәкле. Әмма әсәрнең укучыга йогынты ясаучан көче, эстетик сокландырырлык ягы, барыннан да элек, аның моңарчы кабатланмаган, шәхси үзенчәлекле образларында, геройларында. Төрле язмыш кешеләре, төрле характер ияләре итеп сурәтләнгәч Арслан белән Кәрим дә. Фәйрүзә белән Мөнәвәрә дә, аеруча калку, психологик яктан нечкә эшләнгән Лотфулла белән Шәвәли агайлар да безнең истә калалар, уйландыралар. Безнең заман тудырган, үстергән, мәйданга чыгарган кешеләрнең, геройларның уйхис- ләре. характерлары, эш-гамәлләре, яшәешләре чагылган аларда. Биредә реаль тормыш «чагылышы», дип әйтү генә җитми, безнең кешеләрнең тирәлекне, чынлыкны үзгертел коручылар, яңаны төзүчеләр, иҗади хезмәтнең җимешен, шатлыгын белүчеләр дә булулары турындагы идея белән яктыртылуын да әйтергә кирәк. Димәк, язучы монда тормыш материалына актив мөнәсәбәттә тора. Шуның белән бергә, безнең романчылар әле хәзергә тиешле тирәнлектә күрсәтә алмаган бер герой обоазы турында искәртү ясап үтәсе килә, Бөэнең романнарда уңышлы гына иҗат ителгән «рядовой» коммунист образлары бар. Әмма җитәкче коммунист, алгы сафта торган, массаны оештыра белгән чын тәрбияче, бай рухи тормыш иясе коммунист образы, реаль тормышта булганча, үзәк герой дәрәҗәсенә күтәре жет тукымасына органик кергән, кылда төп сызыкны билгеләгән, сюжетны оештыручы буларак тасвирланган катлаулы характер, зур язмышы белән ачылган җитәкче коммунист образлары безнең романнарда әле бик сирәк. Бигрәк тә ул бары тик эш кешесе, үгетләүче кебек кенә күренә. Моңа бик күп мисал китереп булыр иде (ул кимчелектән иң уңышлы романнарыбыз да азат түгел). Минемчә. «Хәзинә» романында шактый иҗади кыюлык күрсәткән, ачыш ясаган Гариф Ахунов «Хуҗалар» исемле икенче романында нәкъ шушы, югарыда без кааның эчке дөньясына, рухи байлыгына. инженер-коммунист Арслан образы еш кына тышкы фактлар аркылы гына күренә. «Хуҗалар» романы турында әйтелгән хак Күренекле каләм остасы Фатих Хөсни әйткәнчә, «Хуҗалар» романының төп кимчелеге Арслан Гобәйдуллинны баштан ук бизәп күрсәтеп, укучыларны аның бик да ышандырырга тырышуында Гомумән бу романга бөтенлек, төгәллек, характер леп сурәтләнгәне юк диярлек әле. Әдәби әсәрләрдә партиянең җитәкчелек ролен, көрәшче коммунист образларын, халыкның югары идеаллар героен ничек чагылдыру мәсьәләсе Г. Ибраһимов кебек зур әдипләрне дә уйландырган. Алар моны иҗади эшләренең төп бурычларыннан санаганнар *. Җитәкче коммунист образы безнең романнарда. еш кына, тасвирланган вакыйгаларда я эпизодик рольдә бирелә, яки һәр очракта акыл бирүче бөр схемага әверелә, автор рупоры ролен генә уйный. Сю гылган мәсьәләдә уңышсызлыкка очрады. «Хәэинәпдәге яшь Арслан белән «Хуҗалардагы олыгайган, җитәкче дәрәҗәсенә үскән Арслан арасында сәнгатьчә эшләнеш, әдәби төгәллек ягыннан бик зур аерма бар. Соңгысында язучы геройның «эше» зурлыгы, кирәклеге турында күп сөйләп тә. психологик портретына җитәрлек игътибар итә алмаган Нәтиҗәдә зур белгеч, җитәкче лы тәнкыйть сүзе дә нәкъ шушы төп герой образына караган иде. шәп кеше икәнлегенә ничек кенә булса „ ' Г Я£йаһимов Әдәбият Казан. 1Ө60 ел. 225 бит. мәсьәләләре. ларны эзлекле үсештә, хәрәкәттә күрсәтү җитешми» . Арслеи гобәйдуллмннь«ң бетен эчке рухи хәрәкәте, эчке каршылыклары тирәи- тен ачылмаганга күрә, бу герой күбесенчә бары тик тышкы каршылыклар белән, эш шартларында очраган кыенлыклар белән генә көрәшә кебек тоела. Әйтерсең, шәхсән ул инде бик тегәл кеше, бөтен әзер хакыйкатьләрне үзләштерел, уйхисләрендә билгеле бөр чикләр эчендә генә яши... Ә тормыш һәм кеше шактый катлаулырак шул. . Әдәби әсәр герое, бигрәк тә роман герое бары тик сюжет функциясен үтәүче булып калмыйча, үэ заманы кешесенең характерын бетен катлаулыгы белән чагылдырырга тиеш. Реализм әдәбиятының төп таләпләреннән берсе бу. Геройга бары тик тарих объекты итеп түгел, тормышны үзгәртүгә сәләтле, аңлы актив субъект итеп карау совет әдәбиятының иң яхшы әсәрләренә хас бит. Менә шушында инде авторның да уз чоры героена карата булган концепциясе, мөнәсәбәте тулырак күренә. Без биредә, әлбәттә, «Хуҗалар» романында авторның карашы юк дип әйтергә теләмибез. Ф Хөсни үзенең мәкаләсендә моны берникадәр шик астына куя шикелле. Юк, Г. Ахуновның төп фикере, концепциясе бик ачык, хәтта урыныурыны белән гублицис- тик-очөрк стиленә тартым рәвештә ачык итеп язылган. Әмма сәнгатьчә эшләнеше ягыннан, тирән эстетикхудожестволы фикер дәрәҗәсенә күтәрелү ягыннан ул талымсызлык күрсәткән. Шушы уңайдан тагын бер бәхәсле фикергә кагылып үтәсе килә. «Хуҗалар» романмы, түгелме? Ф. Хөсни үзенең мәкаләсендә анда «роман юк» дип исәпли, ә автор үзе әсәрен «роман» дип атаган. Кем хаклы? Роман яки повестьта тел образлардан берәрсенең әдәби эшләнешендә кимчелекләр булса, ул тулы ачылып җитмәсә, моңа карап бу әсәр үзенең жанр үзенчәлеген югалтамы? Билгеле, андый әсәр кимчелекле була, әмма жанр (роман яки повесть) үзенчәлеге юкка чыкмый. «Хуҗалар» романына карата да шуны әйтә алабыз. Роман кебек катлаулы элик жанрдагы әсәрнең характерын эчке мәгънәсе, идея-эчтөлеге белән тыгыз бейләигән структүра-төэолеш һ. б. компонентларын да (сюжет композиция, стиль, күләм һәм сурәтләү-хикәяләү ' Ф Хөсни КяПдя сез. олы йомышлар? «Казан утляры» журналы 19в9 ел. 6 сан 134 вит. темпы) исәпкә алмыйча билгеләп булмый. Романда зур характерлар, зур язмышлы герой яки геройлар булуы — иң мөһим шарт. Шулай да әсәр чын роман булу өчен ул гына да җитми әле. Монда тормыш материалының. тасвирланган вакыйгаларның киңлеге, колачлы булуы, сәнгатьчә анализ тирәнлеге һәм, әлбәттә, авторның эзлекле караш-идеясе зур роль уйный. Роман — халык тормышы энциклопедиясе. халык тормышы кезгесе ул (Белинский) Ф. Хөсни дә асылда моңа каршы килми, аның мәкаләсендәге төп фикер дә шул рухта. Гомумән олы язмышлы герой образын иҗат итү осталыгын күтәрүгә чакырган бу мәкалә җитди игътибарга лаек. Ләкин «Хуҗаләр» романының жанр үзенчәлегенә кагылышлы әйткән фикере, безнеңчә, тар бер сыйфат белән генә чикләнгән. Ул бу очракта роман жанры өчен хас традицион бер сыйфатка — романистик сюжетка — семья, мәхәббәт сызыгына гына басым ясап, «Хуҗалар»да «роман юк» дигән нәтиҗәгә килгән булса кирәк. Иҗтимагый тормышта кешеләр төрле бәйләнеш, мөнәсәбәтләр эчендә яшәгән кебек, роман геройлары-персонажлары да төрле катлаулы мөнәсәбәтләр эчендә ачыгалар, төрле конфликтлар эчендә биреләләр. Берише конфликт иҗтимагый тормыш белән бәйлә һәм аның хәл ителешенә карап аерым шәхеснең язмышы яки коллективның хәле ачыла; икенче төр конфликтларның масштабы тагын да киңрәк булып, экономик, политик, идеологии эшчәнлек, әхлак сферасын үз эченә ала. Безнең хәзерге иң уңышлы социаль-психологнк романнарыбыэның геройлары нәкъ әнә шул киң тормыш мөнәсәбәтләре, уз чоры өчен типик шартлар, типик тирәлек эчендә сурәтләнәләр Гариф Ахуновның романнарындагы («Хуҗалар»да да) уңай тенденцияләре. иҗади эзләнүләре до нәкъ менә шушы юнәлештә. Традицион бер герой романы семья романы формаларының безнең заманда шактый үзгәртелеп, яңартылын үстерелүе, әлбәттә, иҗтимагый-политик, тарихи тормыш фактларының романда киң мәйдән алуы, катлаулана баруы белән дә аңлатыла Шулай ук аерым шәхес язмышы, бер геройга караган психологик конфликт нигезендә язылган роман герләре дә яши, яңара тора. Моның тарактерлы бер мисалы — Э. Касыймоеның «Гомер икс килми» әсәре. Бөзнен хәзерге прозада психологик анализга җитди игътибар бирү, шуның бе- лен бәйләнгән лирик прозаны үстерүгә омтылышлар көчәя башлады. Бу, һичшиксез, стиль байлыгы, үзенчәлекле талантлар ачылуы турында сөйли. Сугыштан соңгы романнардан, барыннан элек, Г. Бәшировның «Мамусвында күренгән бу уңышлы тәҗрибә, яңа тенденция Ф. Хөснинең «Җәяүле кеше сукмагы», «30 нчы ел» романнарында, Ә. Еники, А. Гыйләҗев повестьларында, өлешчә Г. Ахуновның «Хәзинә» романында да яхшы ух сизелеп тора. Э. Касыймов та шул ук юнәлештә эшләргә омтыла. Лирик прозаның үсүен яклаганыбыз хәлдә, бер искәрмә дә ясап үтмичә булмый. Монда хәзер теге я бу рәвештә бөр җитди кимчелек үзен сиздерә башлады. Ул—кайбер роман һәм повестьларыбызга фикер тирәнлеге. тормыш киңлеге, каршылыкларның чагылышы җитешмәве. Бу бигрәк тә кайбер сурәтләнгән геройларның реаль тормыш белән бәйләнешләре, иҗтимагый интереслары, карашлары ертык тар булуында күренә. Илдәге, дөньядагы вакыйгалардан, политик-идеологик көрәш мәсьәләләреннән, хуҗалык һәм фән яңэлыкләрыннан берише геройлар ничектер мәхрүм, читтә яшиләр кебек. Мәсәлән, шул ук «Гомер ике килми» яки «Томан аша» романнары геройларының йомшаклыклары нәкъ шунда күренә дә инде. «Гомер ике килми» романы үзәгендә тасвирланган Мөнирәнең фаҗигале кичерешләре, уй-хисләре бары тик бер генә гланда бирелүе аркәсында хәрәкәтсезлек туган һәм артык чикле образ килеп чыккан. Кайгыхәсрәтнең, бәхетсез- лекнең авырлыгын, газабын татымаган, башыннан кичермәгән кеше бәхетнең, шатлыкның кадерен белми һәм тирән кичерешләрне аңламый, диләр Хак сүз бу. Зур характер ияләре, көчле натуралар, тынгысыз йөрәкләр моның шулай икәнен яхшы беләләр. Хикмәт тә шунда шул — монда зур характер, зур язмышлы герой булырга тиеш. Соңгы елларда Эдуард Касыймов иҗади активлыгын шактый көчәйтте, безнең хәзерге прозабызда үзен талантлы бер әдип итеп танытты Элекке роман һәм повестьлары өчен бигрәк тә эчке лиризм, уйланулар характерлы булса, хәзер инде «Томан аша» исемле яңа романында (беренче кисәк) без язучы каләменең икенче сыйфатын — объектив тасвир, тыныч агышлы хикәяләү стилен үстерүгә омтылышын күрәбез. Димәк, Э. Касыймов прозасының мөмкинлекләре чикле түгел, осталыгы арткан саен, аның моңарчы безгә билгеле булмаган бүтән яклары да ялтырап ачыла бара «Томан аша» романы нигездә химиклар тормышын күрсәтүгә багышланган. Сюжет үзәгендә завод шоферы Фу ат белән лаборатория эшчесе Зөлфәнең мәхәббәте, үз бәхетләрен эзләүләре, төрле язмышлары торса да әсәрнең иң күп өлеше Бондюг (әсәрдә ул Акъбальлс дип алынган) химия заводының элекке һәм хәзерге хәлен, тарихын һәм кешеләрен сурәтләүгә бирелгән. Шулай да аны тарихи яки тарихи-рево- люцион жанр әсәре дип атап булмый, чөнки тарих материалы теге яки бу күлемдә урын алса да. ул бүгенге химия заводы коллективы, аның кыенлыклары, кешеләре турында сөйли. Романда реалистик стильдә сурәтләнгән уңышлы гына образлар бар. Олы һәм яшь буын кешеләрен Фуат, Закир абзый, Зөлфә, Гөргери кебек образларда язучының герой характерын индивидуаль үзенчәлекләре белән җанлы итеп, калку итеп гәүдәләндерү юлындагы яңа иҗади эзләнүләре сизелеп тора. Ләкин романның төп герое Фуат образы әсәрнең бу кисәгендә ачылып җигмәгән әле. Ул күбрәк икенче дәрәҗәдәге вакыйгалар, маҗаралар эчендә (караклар «эше» һ. б) бирелә. Авыр язмышка очраган, төрмәдән кайткан Фу- атның үзгәрү, яңадан «туу» процессы ничектер завод коллективыннан читтәрәк бара, аның рухи дөньясының үсеше зур иҗтимагый интереслар, идеаллар белән яктыртылмый. Герой образын сурәтләгәндә һәр язучы, әлбәттә, төп сюжет турында да уйлана. Сюжетны тудыручы, хәрәкәткә китерүче — ул образ, герой образы. Мавыктыргыч һәм реаль тормыш нигезендәге сюжет ачкычын табу җиңел түгел, һәр язучы монда ихтыярлы. Конкрет тормыш материалы кушканча үз «ачкычын» табарга омтылуда, характерны, образны тулырак ачучы сюжет сызыгын билгеләүдә, һичшиксез, бернинди стандарт юк. Шулай да, ничек кенә булмасын, чын художник монда сәнгатьнең эчке закончалыгы белән исәпләшмичә булдыра алмый. Ә ул — тарихи дөреслек, объектив киң караш образның һичбер ялгансыз логик хәрәкәтүсешен ачу, халык тормышының реаль күренешләрен тасвирлау дигән сүз. Кайчак әдәбият фәнендә сюжетка артык зур йөк салып, аңа «чынбарлык концепциясен ачучы» бер сыйфат итеп карау да бар. Дөрес бу. Әмма - чынбарлык концепциясе», «язучы концепциясе» дигәнне сюжет кына түгел, әсәр үзе бер бетен организм буларак билгели. Чынында әсәрнең бөтен- лесе, төгәллеге, эчке мәгънәсе аның һәрбер әдәби компонентына кагыла. Чигенешләр, ярдәмче эпизодлар, икеиче-өчеиче дәрәҗәле персонажлар һ. б. бәр бетен булып оешалар, төп фикерне ачуга хезмәт •гтәлөр. Мәсәлән, Г. Ибраһимовның «Тирән тамырлар» романындагы Фәхри образы, аның язмышы белән бәйле сюжет «җепләре» («Фәхрине үтереп ташладылармдан сон башланган вакыйгалар) әсәрдә бирелгән башка хәлләрдән аерым ачыла алыр идеме, авторның фикере бирелә алыр идеме? Әлбәттә, туры сызыклылык эчке мәгънәне, катлаулы хәлне тулы ача алмас иде. Яки Г. Бәшироеиың «Намус» романындагы Нәфисә образының үсешен, эчке деньясын Хәйдәр һәм Зиннәт образларыннан башка, яки Г. Әпсәләмовның «Сүнмәс утлариын- дагы Хәсән Мортазин образын Селәйман абзый образыннан башка аңлап булыр идеме? һич мөмкин түгел. Тормыш үзе монда язучыдан катлаулы сюжетны таләп итә, герой тарихы, характер үсеше үзенә генә хас сюжет юллары булуын сорый, һәм аларда кабатланмаслык индивидуальлек тә. гому- милек тә чагылырга тиеш. Роман иҗат итүче язучы кеше язмышының «катып калган» бөр моментын сурәтләү белән чикләнә алмый, тормыштагы хәрәкәт, үсеш белән, идея-эстетик идеал белән бәйле булган төп геройның эчке логикасын, үсешен һәм аның перспективасын күрергә тиеш. «Томан ашавның төп герое Фуатка. өлешчә аның сөйгән кызы Зөлфәгә дә нәкъ менә шушы фәлсәфи тирәнлек, киңлек җитешми, аларның зур иҗтимагый идеаллар өчен көрәштә формалашкан характерлары һәм үсеш перспективалары тулы ачылып бетми кала. Ихтимал, автор романның икенче китабында киңрәк мәйданга чыгарга уйлыйдыр, һәрхәлдә, без беренче китабын азмы-күпме төгәлләнгән бер бөтен әсәр дип исәплибез. Роман жанрында күптән урнашкан традиция буенча килеп, без геройның җанлы, кешелекле, типик характер булуын бары тик семья, мәхәббәт тарихы рәвешендә генә күз алдыбызга китермибезме икән? һичшиксез, романистик сюжет еш кына семья, мәхәббәт сферасы белән бәйләнгән, бу мөһим факторны беркем дә инкарь итмәс. Ләкин совет әдәбиятының, шулай ух дөнья әдәбиятының иң яхшы романнарындагы тәҗрибә моның белән чикләнми, тарихи, иҗтимагый-политик, философик идеяләр, фәнни-техник прогресс мотивлары, халыкның революцион көрәше мотивлары романда киң урын алуы аның сюжөт-структура- сына да йогынты ясады, романга яңа сыйфатлар өстәде. Бу безнең иң яхшы соци- аль-психологик һәм тарнхи-рееолюцион романнарыбызда бик ачык күренә. К. Марксның «бөтен тарих кеше табигатен әзлексез үзгәртүдән башка нәрсә түгел» дигән карашыннан чыгып, чын реалистик роман тарихына күз салсак, монда да бөек классиклардан башлап хәзерге романчыларга кадәр — барысы да «кешенең табигате өзлексез үзгәрү», кешенең аң-хис, гамәл-фигыльләренең реаль чынбарлык астында үзгәрү процессын җанлы ител сурәтләүләрен, үз чоры кешесе образын бөтен катлаулыгы белән ачуын күрербез. Көше җәмгыятьтән читтә яшәми, конкрет мөхит эчендә аның уй-хисләре, гореф-гадәтләре, максат һәм идеаллары формалаша. В И. Ленин әйткәнчә, кешенең аңы һәм үэ-үэен тотуы, бөтен характеры «материаль тормышның каршылыклары»на бәйләнгән һәм ул, әлбәттә, аның «уйларында һәм тойгыларында...» чагыла торган иҗтимагый мөхит белән билгеләнә '. Без әдәбиятта уңай геройның әһәмияте турында сөйләгәндә, аны халыктан өстен, массадан, коллективтан читтә яшәгән «гадәттән тыш» бер шәхес дип карамыйбыз. Җәмгыятьтән үзен өстен санаган «герой»- ны яклау яки «герой культы» дигән нәрсәләр социалистик реализм әдәбияты өчен ят нәрсә. Героизм, зур герой мәсьәләсе безнең әдәбиятта халык көрәше, идеаллары, социалистик гуманизм принциплары нигезендә карала. Абстракт гуманизм, җирлексез, ясалма героизм күренешләре совет әдәбияты традициясенә, иҗади практикасына каршы килә. Безнең әдәбиятта зур герой-характерны иҗат итү нигезендә художникның халык көченә ышану, аерым шәхеснең бөек идеаллар өчен батырлыклар эшләргә сәләтле булуына ышанып карау ята. Һәр язучы моны үзенчә, үз таланты, сәләте кушканча хәл итә, кырыс реализм стилендә, яки канатлы романтик, яки катлаулы психологик стильдә иҗат итә. Гомумән безнең күпчелек романнарыбызда шәхес һәм коллектив, шәхес һәм халык проблемасы үзәк урын алып тора, дисәк тә ялгыш булмас. Матур бер традиция булып урнашкан бу тәҗрибә, һичшиксез, яңа туачак романнарыбызда тагын да тирәнрәк тамыр җәяр дип ышанырга нигез бар. I том” 409 ЙГ" ӘСв₽Л ’ Р Р* Сәнгатьтә, әдәбиятта шәхес мәсьәләсе бары тик аның индивидуаль үзенчәлеге мәсьәләсе белән генә чикләнә алмый, әлбәттә. Классик реалистик әдәбият геройларында ук инде шәхеснең катлаулы үзенчәлекләре тормыштан, тирелектән, җәмгыятьтән аерым бер «серле» нәрсә итеп сурәтләнми. Социалистик реализм әдәбияты кеше шәхесенең тарихи үсешен, кеше интересы белән җәмгыять интереслары бердәмлеге процессында формалашкан шәхес характерын, революцион кәрәш чорында яңа кеше — яңа геройның катлаулы эзләнүләрен бөтен тирәнлеге белән тасвирлап күрсәтү бурычын куя, һәм совет әдәбиятының төрле баскычларында туган иң уңышлы әсәрләр нәкъ әнә шул принцип нигезендә иҗат ителгәннәр дө. Билгеле, роман, гомумән әдәби әсәр көндәлек тормыштагы кимчелекләрне ничек бетерү турында кулланма яки җәмгыятьтә, кеше арасында үзеңне тоту турындагы белешмә түгел. Бигрәк тә яшьләр өчен үрнәк булырлык уңай геройны иҗат итү бурычын алай примитив аңларга кирәкми. Н. Г. Чернышевский әйткәнчә, әдәбият, әдәби әсәр — ул кешеләр өчен тор. мыш дәреслеге, ягъни киң мәгънәдә тәр. бия коралы, тормышны таныт белү, рухи- әхлакый дөнья үрнәкләрен ачып бирүче. Әдәбият, шул җөмләдән роман да, барын- нан да элек, үзенең көчле, батыр, изге та- ләкле герой образлары, характерлары белән укучыга йогынты ясый. 8, И. Ленин тормыштагы уңай фактларны күрә белүгә, гүзәллекчә сокланып карауга, уңай өлгеүрнәкләрнең тәрбияви, рухландыручан көченә аеруча игътибар бирә. Бигрәк тә социализм шартларында, ди В. И. Ленин, уңай факт, әлгеүрнәк факты — мадди һәм рухи тормышта бер этәр, геч көч ул социализм максатларының берсе — яңа шәхес, яңа кеше формалашып үсүе, «бөтен яктан үскән һәм бетен яктан хәзерлекле булган кешеләрне тәрбияләү, өйрәтү һәм хәзерләү»,— ди г . Безнең әдәбият, безнең роман осталары алдында да әнә шул гаять зур һәм мактаулы бурыч тора. 1 В Н. Ленин, Әсәрләр. Рус телендә. 36 том. 191 бит ’ Шунда ук. 41 том. 31 бит