ПУШКИН ҺӘМ МӘРЬЯМ
Кышкы салкын томан һәм зәңгәрсу кичке энгер, тирәяк тауларга һәм үзәнлекләргә жәелеп, урманга килеп тоташкан. Кисентедәге кояшлы алан да, алтын сыман саргылт комлы урман юлы да күренми. Тын гына ага торган зәнгәр сулы Сороть елгасы да боз һәм кар астында калган.Александр, боз бизәкләре белән капланган тәрәзәгә карап. Северный Пальмира турында уйланып тора иде. Анда, мөгаен, шау-шулы мәҗлесләр, әдәби бәхәсләр үткәреләдер, өрсәң очып китәрдәй җиңел чаналарга җигелгән юртаклар. Невский буйлап, кыңгырауларын чылтыратып, тыз да быз чабып йөри торганнардыр Александрның шул фикерен раслагандай, кинәт кыңгырау тавышы ишетелеп китте һәм эт өрергә тотынды. — Ходай кемне алып килә икән тагы? — дип, гаҗәпләнеп, Арина Родионовна өялдына чыгып китте Александр тиз генә кәнәфидән торды да кайнар маңгаен тәрәзәгә терәде һәм килүченең озын буйлы таныш кеше икәнлеген абайлап, кара бөдрә чәчләрен җилбердәтеп, суртюгын да киеп тормастан, күлмәкчән генә йортка чыгып китте. — Я, рабби! Саша! — Исәнме. Иван! Әйдә, рәхим ит! Үбешеп алдылар. Ул арада Арина Родионовна зур бүре толып тотып урамга йөгереп чыкты да аны тегеләр өстенә каплады: — Безнең гарәп суыкны уйлап та бирми! Ә салкын шаяруны яратмый. Әйдәгез, балакайлар, өйгә керегез тизрәк! Көлешә-көлешә толып эченнән чыккач, Александр белән Иван өйгә керделәр. Арина Родионовна шәмдәлләргә янып торган шәмнәр китереп куйды да бер шәшә кавказ шәрабы алып килде. Аннары мичкә ышкы салкын томан һәм зәңгәрсу кичке энгер, тирәяк тауларга һәм үзәнлекләргә жәелеп, урманга килеп тоташкан. Кисентедәге кояшлы алан да, алтын сыман саргылт комлы урман юлы да күренми. Тын гына ага торган зәнгәр сулы Сороть елгасы да боз һәм кар астында калган. ягып җибәрде һәм, дусларның әңгәмәсенә кушылып, кызыл ялкын дөрли башлады. Иван Иванович Пущин сизелерлек дәрәҗәдә олыгаеп киткән Кыяфәте җитди һәм аның кискен карашыннан күңелендә ниндидер яшерен уй бар икәнлеге сизелеп тора. Александр моны шундук тоеп алды, ләкин Иванның үзенә әйтергә ничектер уңайсызланды. Ул бары тик соргылт-кара күзләрен елтыратып елмаеп кына куйды да: — Синең маңгаеңа яңа җыерчык өстәлгән бит,— диде. Пущин көлеп җибәрде. — Син, Александр, хатын-кызлар кебегрәк: бөтен вак-төякне күреп аласың. — Яраткан кешенә шулай сизгер буласың ул. . Карале, Иван, зарыктырма, сөйлә әле, Петербургта ниләр бар? Лицейда бергә укыган иптәшләрдән кемнәрне күргәлисең? Гусарларның һәм гвардия офицерларының тынгысыз башларында нинди уйлар кайный? — Әй, Саша! Бу кадәр дә кызыксынучан булырсың икән. Петербург үз көенә яши, ләкин һәркем анда үзенә ни кирәк — шуның белән мәшгуль. — Ә син нәрсә күрергә телисең? —диде Александр. — Мин шунда яшим.— диде Пущин, дустының очкынланып торган күзләренә карап — Ниндидер тынгысызлык, борчу... мин Рус дәүләтенең авыру, нервлы тавышын ишетәм. — Әллә ничек син, Иван. Олыгайган саен фикерең томалааз бара,— диде Александр, ризасызлык белдереп. — Күптән түгел генә Жуковскийны тыңладым Карамзин карт аның өендә кичә уздырган иде. Жуковскийның шигырьләрен бик яратты. Ә минем ачуым чыкты. Минемчә, Жуковскийның шигырьләре артыь нечкә хисле, хатын-кыз кебегрәк дип әйгимме шунда... Поэзия андый түгел хәзер. — Ә нинди сон ул? — диде Александр, елмаеп. — Авыру, ачулы, гаугалы! Менә ничек! Александр акрын гына сызгырып куйды. — Күрәм, каның кызган синең дә. Пущин бокалларга шәраб салды. Сүзсез генә чәкешеп, икесе дә эчтеләр. — Әле күптән түгел генә без, хушлашуга багышлап язылган лицей җырында Дельвиг әйткәнчә, рәхәт гынычлык кочагында яши идек,— диде Иван, сүзен дәвам итеп.— Син беләсең бит, безнең барыбызны да Ватан сугышы уяткан иде. Бөтен дөнья каршында әкият баһадирдай булып калыккан рус халкы хәзер яңадан коллыкка дучар ителде! Александр дәшмәде. Уйга калды. Сул кашының әледән-әле тартылып куюы анын гаять киеренке хәлдә булуын әйтеп тора иде. — Син Жуковский шигырьләренең артык нечкәлеге турында әйттең менә,— диде ул, байтак уйланып торганнан ары телгә килеп.— Үзара гына әйткәндә. Соловецки монастырена сөргенгә җибәрелүдән мине ул, Жуковский, коткарып калды бит! һәм шул чакта патша каршында үзен чын ирләрчә тотты. Менә шулай! — Әйе, Александр, мин ул турыда бераз ишеткән идем,—диде Пущин —Ләкин мин ул хакта синең үз авызыңнан ишетергә телим. — Нәрсәсен сөйлисең инде аның! —диде Александр, көрсенеп.— Барысы да минем Аракчеевка һәм Александр патшага язган эпиграммаларым аркасында булды. Аннары «Ирек» одасы... Шулар өчен мине көньякка сөрделәр. — Анысын яхшы хәтерлим,— диде Пущин, җанланып китеп.— Егерменче елның маенда булса кирәк, без Дельвиг белән синең янга Фонтанкага килгән идек. Син, өстеңә кызыл күлмәк, башыңа эшләпә киеп, коляскада утыра идең. Кузлада ат тотыл, тлчың Никита да утыра иде. Шунда без саубуллаштык. Хәтерендәме, мин сина «Менә синен беренче сөргенең, Саша»,— дидем. Ә Дельвиг куркып китте һәм ачуланып: «Нәрсә сөйлисең син? Авызыннан җил алсын!»—диде. Мин аңа: «Сөр- ген~ шагыйрь кешегә файдалы ул. һәм гомумән.. күңел җәрәхәтләре файдалы’» дигән идем. Хәтереңдәме, Саша? ф — Син дөрес әйткәнсең, Иван... Екатеринославта авырып киттем 5 мин ул чакта Начар гына өйдә, бернинди ярдәмсез бер үзем яттым ~ Кинәт, син бүген көтмәгәндә килеп кергән кебек, яныма генерал Раев- £ ский килеп керде. Семьясы белән Екатеринослав аша Кавказга үтеп s барышы икән. Раевский генерал Инзовтан мине үзләре белән алып g китәргә рөхсәт алды, һәм без, Раевскийлар белән бергә, Феодосияга - бардык, аннары, хәрби корабка утырып, Гурзуфка киттек. = Пущин Александрның йөзенә карады: «Ябыккан, агарынып калган = Үзен дә, безне дә юаткан була булуын, әмма авыр аңа, ай-һай авыр...» £ — Без юлда шулай йөргән арада,— дип дәвам итте Александр,— мин барырга тиешле сөргенчеләр идарәсе Биссарабиягә күчеп киткән * иде һәм мин шунда юл тоттым. Чегәннәр таборы белән бергә күченеп с йөрдем. Искиткеч кызык халык алар! Сүз уңаеннан әйтүем, мин әле - яна гына «Чегәннәр» исемле поэма язып бетердем. ~ — Сөрген шагыйрь өчен файдалы дип әйттем бит мин сина! —диде “ Пущин, көлеп җибәреп.— Укы әле, Александр, поэмаңны! = — Ашыкма. Кишиневта мин полковник Пестель белән таныштым « Чын мәгънәсендә әйбәт кеше ул. Соңыннан мин аның яшерен оешмада = торганлыгын белдем. Аны миңа бер майор — Владимир Федосеевич * Раевский әйтте. Моннан ике ел элек Пестельне кулга алганнар һәм Тирасполь крепостена озатканнар,— диде Александр. Аннары, тавышын акрынайта төшеп, дәвам итте:—Ул чакта мин генерал Иизовта хезмәт итә идем. Пестельнең кулга алыначагын аннан ишеттем һәм кулга алынуыннан ике сәгать элек тиз генә үзенә хәбәр иттердем. Раевский шул арада яшерен документларын юкка чыгарып өлгергән. — Димәк, син яшерен җәмгыятьнең бер членын коткарып калу өчен бик әйбәт эш эшләгәнсең,— диде Пущин, шактый дулкынланып. — Әйт әле, Иван: нигә алар мине үз җәмгыятьләренә кабул итмәделәр икән, ә? Әйт әле, минем өчен бик мөһим моны белү. Пущин, гасабиланып, аның күзләренә карады да: — Шуны да аңламыйсыңмыни? Алар сине саклау өчен шулай итәләр бит! — диде. — Саклыйлар! Нинди коточкыч, кешелексез сүз! — Син Россиягә кирәк. Син... ярар, әллә нинди ямьсез сүз әйттерерсең... Син... бөек шагыйрь бит, Александр! — Бөек, бөек! Саклыйлар, саклыйлар! Шагыйрь өчен иң куркыныч сүзләр лабаса бу! Шуны аңла, Иван: бу сүзләре белән алар минем бөтен хисләремне, горурлыгымны, ахыр чиктә, күңел пакьлыгын кимсетәләр бит! Ни кирәк соң аларга? Ирек одалары, тираннарга каршы эпиграммалар язуым һәм шуларны язган өчен үземә бернинди дә куркыныч. зыян булмаячагын белеп торуыммы? Пущин беркайчан да Александрның болай ачуланганын һәм борчылганын күргәне юк иде әле. Шунлыктан ул аны кызганып куйды. — Артык хафаланма, Александр,—диде ул —Самодержавие болай да эзәрлекли бит инде. Александрны Кишиневтан Одессага якынрак күчертү өчен, Пущин бик нык тырышкан иде. Инде менә Александрны аннан тагын монда күчергәннәр икән Әйт әле, граф Воронцов белән нәрсә килеп чыкты сезнең арада? — диде ул, Александрны яна урынга күчерүләренең сәбәбен беләсе килеп. — Берни дә булмады... Ул миңа коллеж секретаре дип кенә карады, ә мин, дөресен генә әйткәндә, үзем турында башкачарак уйлыйм. Әле узган жәйдә генә, башка чиновниклар белән бергә, граф мине саранча зарар китергән уездларны тикшереп кайтырга жибәрде. Шулай итеп, ул мине кимсетергә теләгән иде Нишләмәк кирәк? Барып кайттым. Ләкин кайткан көнне ук, отставка сорап, гариза яздым. — Шуннан? — Шуннанмы? — Александрның күзләре янә ачудан зәңгәрләнеп китте.— Граф Воронцов минем турыда патшага нәрсә әйткәндер, анысы миңа мәгълүм түгел. Әмма бер айдан соң чит ил эшләре министры граф Воронцовка патшаның «коллеж секретаре Пушкинны хезмәттән бөтенләй азат итәргә һәм Псков губернасына озатып, жирле начальниклар күзәтүенә тапшырырга» әмер бирүен хәбәр итте. Әйе! Аннары, туп-туры билгеләнгән урынга барырга, юлда беркайда да тукталып тормаска дип. миңа кул куйдырттылар. — Менә монысы шәп. Александр! — диде Пущин, рәхәтләнеп көлеп җибәреп— Димәк, тираннар синнән курка алайса! Язмышыңнан юкка зарланасың син! — Туктале,— диде Пушкин, кинәт житдиләнеп.— Син, якын дустым, нигә бердә үзең турында сөйләмисең сон әле? Әллә лицейда җырлаган саубуллашу жырын оныттың дамы инде? Александр шундук жырлап жибәрде: ■— Ватан күкрәп өнди безне алга: Кузгалыгыз, уллар, аглагыз! Аннары Иван Васильевич та ана кушылып җырлый башлады: — Без ант иттек: барысы туган илгә, Барысы ана — хезмәт, каныбыз • Без сугышка әзер, тәвәккәлле, Хак хекемгә туры барырбыз Пушкин бик нык дулкынланып өстәл янына килеп утырды да үз бокалына шәраб салып, йотылып эчеп куйды. — Я. нигә дәшмисең, Иван? Пущин беркавым икеләнеп торды да, кинәт башын күтәреп, пышылдап кына: — Яшерен оешма члены мин. Александр.— диде. Икесе дә бераз вакыт тып-тын утырдылар. Александр дустына сокланып. хәйран калып карап торды. — Иван! — диде ул аннары, калтыранган тавыш белән,—Мине дә шул оешмага алдырырга тырыш әле! Дус итсәң, зшлә әле шуны! — Мин берни дә эшләмәячәкмен! Пущин моны шундый каты һәм кискен итеп әйтте ки. Александр бер мәлгә тәмам аптырап калды. Бары шуннан соң гына, ниһаять, телгә килеп: — Нигә алай? —-дип сорады. — Ник икәнен әйттем бит инде — Миңа ышанмыйсыңмы? Тегеләр — көньяктагылар да ышанмады... — Ышанам,— диде Пущин, шактый уйланып торганнан ары —Ләкин мин сиңа инде әйткәннән артыгын әйтә алмыйм, Александр... Восстание башланырга... бик аз вакыт калып бара... Александрга куркыныч булып китте. Төньякта да, көньякта да хәтәр. тәвәккәл эшкә әзерләнуче кешеләр өчен курыкты ул... «Восстаниегә бик аз вакыт калган Бик аз вакыт! .Мин аңлыйм. Иван миңа шуннан артыгын әйтә алмый. Бик аз вакыт! Тиздән!.. Ярабби, алар бик күп бит. серне ничек саклый алырлар икән? Әгәр аларны берәрсе сатса?.. Әгәр уз араларыннан... берәрсе сатса!..» Александр тиз генә урыныннан купты да. Иван янына килеп, аның иңеннән тотты һәм дустының йөрәк тибешен тойды. Үзенең дә йөрәге ярсып тибә башлады. — Биркулыңны! —диде Иван, пышылдап кына. Шактый вакыт кул кысышып тордылар. Аннары Иван: — Ә хәзер саубуллашу жырын, лицей жырын жырлыйк! — диде һәм ф алар икесе дә. тиздән аерылышачакларын күз алларына китереп, моңланып, дулкынланып, акрын гына жыр башладылар. к Пушкин үзе жырлый, ә үзе бөтенләй башка нәрсә турында уйлый £ иде: «Башкача мөмкин түгел микәнни соң? Россияне яңартыр өчен *= шулай ук кан түгәргә, газап чигәргә кирәк булыр микәнни? Хәер, мин s үзем дә шигырьләремдә шулай дип язган идем бит: Монарх хәрабәсе ташларына Язылырлар безнең исемнәр. Ә жыр әле Һаман дәвам итә иде: — Саубуллашыйк, дуслар, куллар кысып. Кочаклашыйк сонгы тапкыр бер. Мәңгелеккә безне аерырга. Бәлки язмыш шулай язгандыр. Моннан соң аларга очрашу насыйп булмады... 2 Князь Вяземскийдан кечкенә генә хат килде: «Петербургта коточкыч к хәл булды. Яшерен оешма членнары Сенат мәйданына үзләренең полкларын алып чыктылар. Баш күтәрүчеләрнең колоннасы артиллерия уты белән таратылды. Кулга алынган кешеләр арасында синең лицейдагы дусларың Пущин һәм Кюхельбекер да бар...» Шушы хатны укыгач, Александр дивандагы мендәргә капланды. Артык нык хисләнүдән күңеле тулган, күзләре яшьләнгән һәм сулышы кысылган иде аның. Ул тәмам аптырап калды. Шулай итеп, барысы да бетте микәнни соң? Барысы да җимерелде. тапталды һәм таш капчыкка тутырылды микәнни? Россия йоклый. Ялкынлы шигырьләр дә. Сенат мәйданында шартлаган туп авазлары да уята алмады аны... Россия йоклый. Шулай мәңгегә богауланган микәнни соң ул? Ул богауларны халык беркайчан да өзеп ташлый алмасмыни?.. Арина Родионовна да авырып китте ичмаса. Әнә ул башын сөлге белән бәйләп куйган да сыкранып ята. Битләре күгәреп чыккан, иреннәре зәңгәрләнгән. Александр Михайловское авылының аргы башында яшәүче табипны алып килде. Табип авыруны караганда, ул ишек төбендә тынлап торды. Карчык буылып-буылып йөткерә иде. «Иван белән минем өчен борчылып йөргән иде, бичара,— дип уйлады Пушкин.— Безгә толып алып чыккан иде. Ә үзе өстенә кияргә оныткан. Шунда салкын тигәндер, мөгаен.. Ичмаса, мин дә тиз генә күреп ала белмәдем һаман үземне анын янында сабый бала шикелле хис итәм әле. Сакларга кирәк иде аны. әйе, сакларга кирәк иде! Ялгыз чакларымда минем үз әнием кебек иде бит ул...» Бик озак уйланганнан соң, шул ук көннең кичендә Александр үзен сөргеннән азат итүләрен үтенеп, яңа патшага — Николай Беренчегә прошение язды. Ул көндез диванда аптырап ятканда да Степан Разин турындагы жыр турында уйлаган иде. Менә хәзер, прошение язып утырганда да, шул жыр исенә төште: Әй. син. рус елгасы Волга. Әй. гуган анам минем. Моңарчы Дон казагыннан Бүләк алмаган идеи! Идел .. Гаҗәп, исеме җырларга кергән, даны еракларга таралгав шул мәһабәт елганы Александрның әле һаман күргәне юк. Тагын аның күз алдына Идел өстендә йөзеп йөрүче Степан Разин каеклары килеп басты. «Ярабби, рус тарихының иң әйбәт шигъри сәхифәсе ләбаса бу Степан Разин! Менә кем турында язарга кирәк иде миңа! Әйе, мин Иделне күрергә тиешмен. Үз күзләрем белән аның дулкыннарын күрсәм, сулышын тыңласам, бик күп нәрсәне аңлый алыр идем бит...» Әнә шул турыда уйлый-уйлый, Александр патшадан үзенә җавап көтә башлады. Шул ук вакытта шигырьләр дә язды. Бик күп язды ул. «Евгений Онегин»ның байтак бүлекләре, «Борис Годунов» трагедиясе шунда, Михайлове коеда, туды. Заман хәлләренә ишарә ясаган урыннар бик күп иде аның ул әсәрләрендә. Крепостное право да, патша башбаштаклыгы да, халыкның изелүгә каршы ризасызлыгы да чагылды- рылган иде аларда. Зур вакыйгалар белән халык җитәкчелек иткәнне рус әдәбиятында моңарчы беркем дә сурәтләп күрсәткәне юк иде әле. Аны Александр сурәтләде һәм аңлы рәвештә сурәтләде! Ул чорда Александр халыктан аерылып бер үзе яшәргә мәҗбүр иде. Көндез атка атланып йөрүдән һәм кичләрен Арина Родионовнаның әкиятләрен тыңлаудан башка бернинди юанычы да. күңел ачар урыны да юк иде. Бары тик бәйрәм һәм ярминкә көннәрендә генә өстенә кып- кызыл күлмәк киеп, билен каеш белән буып, атка атланып Изге тау дигән тауга баргалый иде ул. Анда крестьяннар белән сөйләшеп, халык җырларын язып алып кайта торган иде. Кайчакларда Тригорскида яшәүче Осиповалар семьясына да кагылып чыккалый иде. Бервакыт ул шунда Анна Петровна Кернны очратты. Очратты һәм, дөньясын онытып, аңа гашыйк булды. Башка вакыт- тагыдан йөз мәртәбә хисләнеп, әсәрләнеп, очынып йөрде «Я помню чудное мгновенье» дип башланып китә торган шигырь нәкъ әнә шул көннәрдә язылды да инде. Көннәр үтте дә үтте. Ләкин патшадан җавап юк иде әле. Хәбәр генә түгел, тагын бер нәрсәне көтте Александр. Төннәрен, этләр өреп тынлыкны бозган вакытларда, колакларын торгызып, кыңгырау тавышы килмәсме дип өметләнеп ята иде ул. Нигәдер нәкъ менә шулай төнлә килеп алып китәрләр төсле тоела иде аңа: «Ирек». «Хәнжәр» исемле шигырьләре, эпиграммалары бик усал язылган һәм турыдан-туры баш күтәрергә чакырып язылган иде бит. Александр моның шулай икәнлеген бик яхшы белә. Ләкин, гаҗәп хәл, бер дә курыкмый иде ул. Алай гына да түгел, әгәр килеп кулга алып китсәләр, нигәдер тираннардан үче алынган кебек хис итәр шикелле төсле иде ана. Азатлык тантана итәр сыман була иде. Шуларны уйлап яткан вакытларында аның күңеленә тагын шигъри юллар килә: Ин беренче дустым, якын дустым! Язмышымнан мин бик, бик риза... Аннары каршына Пущин килеп баскан сыман була Александрның тагын кәефе кырыла, тагын күңеле өшеп китә... ' Көтә торгач, ниһаять, тәки кыңгырау тавышын ишетте ул. Нәкъ ул көткәнчә булды: такыр башлы симез жандарм ротмистры төн уртасында шпораларын чылтыратып килеп керде дә, бик күңелле хәбәр китергән кешедәй канәгатьлелек белән: — Рәхим итеп, минем белән Псковка, губернатор янына барырга кирәк булыр, Пушкин әфәнде,— диде. Кез башы иде. Янгыры булмаса да, жиле куәтле Нарат урманының шаулавы ерактан ук ишетелеп тора иде. Авыруыннан әле һаман терелеп җитә алмаган Арина Родионовна, мәсьәләне аңлап алгач, тәмам коелып төште. Куркып, калтыранып, нишләргә дә белмичә ай-вай килеп йөргәндә. Сенат мәйданында булган вакыйгалар алдыннан гына Антон Антонович Дельвиг бүләк итеп ф калдырып киткән кыйммәтле вазаны ялгыш төшереп ватты. „ — Аптырама, Арина Родионовна, бәхеткә ватылды ул! — диде Алек- к саидр һәм күзләрен, гадәтенчә, хәйләкәр-серле итеп кысып, елмаеп £ куйды. 2 Кинәт шул чак Арина Родионовна Александрның кеч, кенә чагын күз s алдына китерде. Бала чагында кайвакыт Александр кирәгеннән артык 2 шаяра башлый да, шуның өчен әнисе аны нык кына орышып ала тор- s ган иде. Әнә шундый вакытларда нянясы Арина Родионовнаның борчы- х лып торуын күргәч, Александр күзләрен, нәкъ менә хәзерге шикелле, Э серле, хәйләкәр итеп кысып куяр иде дә әнисенә күрсәтмичә генә е елмаеп җибәрер иде... Инде менә Александрны алып китәргә килгән- ф нәр. Ни тырышса да, түзә алмады Арина Родионовна: елап җибәрде. _ — Мин анда озак тормам, тиздән әйләнеп кайтырмын,—диде Алек- £ сандр, карчыкның битләреннән үбеп алды. Битләре суык иде няняның, ~ бөтен гәүдәсе калтыранып тора иде. — Азрак тоткарлансам, борчылма,— диде Александр. — Ни булса в да, мин сиңа хәбәр итәрмен. = Шул чак Александр өстәлдә яткан хатка күз салды. Баратынский- ® дан килгән иде ул хат: «Бөтен илләр арасында Петр Беренче Россияне ® ничек югары дәрәҗәгә күтәргән булса, син дә башка халыклар арасында рус шигъриятен шундый югарылыкка күтәр!» — дип язылган иде ул хатта. «Кара син аны! — дип уйлады Пушкин.—Әллә алар анда барысы да акылдан язган инде...» Аннары үз алдына елмаеп куйды да жандармга ияреп чыгып китте. Псковка барып җитеп, губернатор янына кергәндә, сәгать төнге икенче иде. Губернатор озаклап сөйләшеп тормады: — Сезне Мәскәүдә көтәләр,— генә диде дә Александрны бер фельдъегерга ияртеп җибәрде. Ә иртән аны, Кремль сараена алып килеп, туп-туры патшаның үз янына кертеп җибәрделәр. Озын һәм сылу гәүдәле Николай Беренче, өстенә алтын эполетлы зәңгәр мундирын киеп, юка иреннәренә чак кына елмаю билгесе чыгарып, зур өстәл янында басып тора иде. — Менә нинди икән ул Пушкин! — диде ул, соры күзләрен кыса төшеп һәм шактый ук гаҗәпләнеп. Александр аңа җитәргә өч адым чамасы калгач тукталды, баш иеп исәнләште. — Сезнең турыда бөтен Россия сөйли, сударь! — диде патша, һаман шулай гаҗәпләнгән хәлдә. — Ә мин аларның сөйләвең генә түгел, бәлки шигырьләремне укуларын теләр идем, галиҗәнап! —диде Пушкин. — Укыйлар да, билгеле. Шигырьләрегез болай начар түгел сезнең. Тик... вакыт-вакыт бик каты әйтәсез. Александр бер сүз дә дәшмәде. — Мина әйттеләр,— диде Николай, сүзен дәвам итеп —Асылган кешеләр арасында да, каторгага сөрелгәннәре арасында да... сезнең шигырьләрне яратучылар байтак икән. Александр тагын дәшмәде. Әйтә башласам күнелемдәгенең барысын да әйтеп ташлармын, ә бу минем каршыда торучы тар карашлы, ләкин чикләнмәгән властька ия булган кешегә сөйләүдән барыбер мәгънә юк дип, авырлык белән булса да, үзен тыеп торды. — Әгәр 14 декабрьдә Сез Сенат мәйданында булган булсагыз — нишләр идегез? — диде Николай, текәлеп карап. Александр сискәнеп китте һәм шундук җавап бирде: — Дусларым белән бергә булыр идем! Бу юлы Николай сүзсез калды һәм тагын Пушкинга текәлеп карап тора башлады. Шагыйрьнең африкалыларныкыча калын иреннәре аңа нык һәм кискен кыяфәт биреп тора. Кара-конгырт күзләрендә үкенү дә, ялагайланырга тырышу да сизелми иде. 14 декабрь восстаниесеннән соң үткәрелгән тикшерү материаллары буенча Николай Пушкин шигырьләренең нинди революцион көчкә ия булганлыгын бик яхшы белә иде. Жандармнар башлыгы Бенкендорфның: «Галиҗәнапләре! Әгәр Пушкинның каләмен һәм сөйләгән сүзләрен үзебезнең якка борырга мөмкин булса—бик зур файда булыр иде!» дигән сүзләре әле дә колагында тора иле аның. — Мин сезне, ихтимал, үзегезне үзегез белгәннән дә яхшырак беләмдер.— диде Николай, яңадан дустанә тонга күчеп.—Шагыйрь хисләр дөньясында яши ул. Ә кешелек дөньясы башкачарак төзелгән. Мин Сезгә озаклап акыл өйрәтергә теләмим, шагыйрьләр аны яратмыйлар...— Император кинәт үзенә хас булмаганча ягымлы итеп елмаеп куйды да дәвам итте.— Ж,әзаланып үтерелгән кешеләрнең барысы да... сезнең шигырьләрнең тәэсире турында әйткән. «Пушкинны укыгыз. Безнең ни эшләргә тырышканлыгыбызны шуннан соң аңларсыз!» дигәннәр. Алар сезне сатканнар, сударь! Александрның сул кашы тартышып куйды. — Алар бөтенләй башка нәрсәне күздә тотканнар, галиҗәнап,— диде ул.— Минем шигырьләрдә сурәтләнгән кешелек горурлыгы турында сүз алып барган алар. — Сез хәтта мәетләрне дә фаш итәргә теләмисез,— дип мыгырданды патша—Анлашыла: алар сезне тикмәгә генә аллаларыдай якын итмәгәннәр икән. Ярый, бу турыда җитеп торсын! — Николайның горурлык тулы соры күзләре ялтырап китте.— Мин беркемнең дә сүзен тыңламадым. Сез рус тарихын өйрәнәсез һәм Петербургка нигез салган Петр патша шәхсе белән кызыксынасыз икән. Бик күңелле хәл бу! Рус шагыйре нәкъ менә шул юлдан барырга тиеш тә! «Бу кеше мин уйлаганча ук гади, беркатлы түгел икән»,— дип. гаҗәпсенеп уйлап алды Александр һәм патша тагын нәрсә әйтер икән дип көтеп торды. — Яңадан хезмәткә керсәгез ничегрәк булыр икән? — диде патша,— Ләкин чиновник булып түгел. Мин аңлыйм, сез чиновниклыкны бик үк өнәп бетермисез... Мин сезгә Рус дәүләте тарихын өйрәнү эшенә керешергә тәкъдим итмәкче булам. «Нәрсә бу? Үзе сизенгәнме, моны әллә ана Бенкендорф әйтте микән?»— дип уйлады Александр. Ул. чыннан да. Петр Беренче һәм Пугачев тарихларын өйрәнергә хыялланып йөри иде. Петр Беренче тормышын өйрәнү аша самодержавие шартларында реформа ясау мөмкинлеген ачыкларга, ә Пугачев тормышын өйрәнеп, крестьян восстаниеләренең серенә төшенергә, «бишмәтле патша» Пугачевның шәхесен тирәнтенрәк аңларга тели иде. Инде менә патша үзе шуңа өндәп тора. Димәк, дәүләт архивларына юл ачык булачак. Патша Александрдан жавап көтеп тора иде. «Барлык уйлары йөзенә чыга икән бу кешенең,— дип уйлады Александр.— Бигрәк беркатлы икән. Ә мин акыллырактыр дип уйлаган идем». — Мин риза, галиҗәнап! — диде Александр. — Алайса, булды!—диде Николай,—Бүгеннән башлап, мин үзем сезнең цензорыгыз булачакмын... Кичен Александр Наталия Николаевна Гончарова белән Мариински театрына килде. Килеп керү белән, театрга жыелган халык, сокланып һәм гаҗәпләнеп, аларны күзәтә, үзара пышылдаша башлады. Александр башта бу кызыксыну Наталиянең матурлыгына, зифалыгына ♦ исләре китүдән дип уйлаган иде. Әмма соңрак барысы да аның үз s исемен әйтүләрен һәм барысының да бинокльләре аның үзенә төбәлүен з абайлап алды. Тәнәфескә чыккач та аны танышлары һәм таныш түгел » кешеләр сырып алды. Залның һәр тарафында: s — Пушкин! Пушкин! —дигән авазлар ишетелә иде. f Халыкның үзен шушылай хөрмәт итүен күреп тору рәхәт иде аңар. * Димәк, йокысыз төннәре заяга үтмәгән. Ләкин шул ук вакытта үзенә = төбәлгән карашларны тоер тору ничектер уңайсыз да иде ана. «Әйтер-- = сен, күктән төшкән, тапканнар шаккатарлык нәрсә!» —дип ачуланып* куйды ул. Аның каравы Наталия Николаевнаның куанычы йөзенә чыккан иде ♦ Бөтен халыкның күңелен җәлеп иткән Пушкин янында ул тагын да купшырак, чибәррәк булып күренә һәм шул чибәрлеген үзе дә сизеп, һавалы гына атлап, аккош сыман, үз дәрәҗәсен бик белеп кенә йөри иде. Икенче тапкыр тәнәфескә чыккач, Александр ана: — Әйдә, киттек моннан. Наталия.— диде — Бер кеше бик текәлеп караса да көйдерергә мөмкин диләр, ә безгә йөзләрчә караш текәлгән. Янам мин!.. Алар, юртак атка утырып. Невский урамы буйлап кайтып киттеләр. Яшь кызлар көлүенә охшап чылтырап барган кыңгырау тавышы, кичке саф һава, Наталиянең чәчләреннән аңкып торган тәмле хушбуй исенә кушылып, Александрның күңелен әллә ничек авырайтып, борчып бара башлады. — Син бүген нигәдер бик күңелсез, Александр.— диде Наталия һәм алсу иреннәрен кыйшайтып елмайгандай итте. — Мин бик арыдым, Наталия.— диде Александр. Ул Наталияне бик соң гына өйләренә илтеп куйды. Аннары аның иреннәрен суырып үпте. Наталия дә ана шундый ук дәртле һәм онытылып үбү белән җавап бирде. Александрның хәтта рәхәтлектән башлары әйләнеп китте һәм шушындый зур мәхәббәткә юлыктырган язмышына куанып бетә алмады. Өйгә кайткач, төн инде авышып баруга да карамастан, Александрның йокысы килмәде һәм ул Васильев утравына, эчемлекләр сатыла торган йортка китте. Ул үзен бик бәхетле хис итә һәм бер танышы белән дә очрашырга теләми иде. Кабакның тар һәм караңгы залында шешәләр һәм төрле савыт- сабалар белән тулып торган өстәлләр артында берничә кеше — киемнәренә караганда һөнәрчеләр яки мещаннар булырга тиеш—бик рәхәтләнеп, сәрхүш баштан гәп сатып утыралар иде. Александр бер почмакка, стена буендагы өстәл артына, килеп утырды. Инде шактый картаеп барса да. яшьләрчә җитез булып кыланырга тырышып йөрүче ябык кына официант, тавышына мыскыллау билгесе чыгарып: — Нәрсә телисез, әфәнде? — дип сорады. — Кавказ виносы һәм колбаса белән кыздырылган йомырка тәбәсе,— диде Александр — Бик рәхәтләнеп! — диде официант һәм ялагай эт шикелле юыртып, буфет ягына китте. ян в И Н Е Ц К И И «Бигрәк әшәке ияде бу дөнья,—дип уйлады Александр.—Бөтен гадел, саф күңелле кешеләр кыен хәлдә кангы-хәсрәт эчендә яшәгәндә, иптәшләрем каторгага озатылган һәм дарга асылган вакытта, шул гомуми язмыштан читтә калуыма үч иткәндәй, бүгенге бәхетнең килүен әйт әле син!..» Шул уй башыннан үткәч, Наталиянең матурлыгы да ничектер тоныкланып калгандай булды. Александрның күз алдына полковник Пестель килеп басты. Ул искиткеч яхшы кешенең язмышы бигрәк кызганыч булды шул! Алар беренче тапкыр Кишиневта таныштылар. Александр бер кофеханәгә килеп кергәндә, анда берничә офицер утыра һәм алар, артык тавышланмыйча гына, үзара бәхәсләшәләр иде. Ул да шулар янәшәсендәге өстәл артына барып утырды. Офицерлар сүзләрен дәвам итсәләр дә, еш кына Александрга карап-карап ала башладылар. Аннары шуларның берсе, уртача буйлы, кырысрак кыяфәтлесе, кинәт урыныннан торды да, Александр каршына килеп басты: — Александр Сергеевич! Пушкин! Шагыйрь, баш иеп, үзенең чыннан да Пушкин икәнлеген раслагач, офицер: — Полковник Пестель! — дип үзенең дә исемен атады. — Бик шатмын,— диде Александр.—Әйдә, утырыгыз. Көнчыгыш яшерен оешма членнарыннан мин Сезнең хакта бик күп ишеткәнем бар. Пестель күңелсез генә елмаеп куйды: — Алай дусларга һәм танышларга сөйләп йөргәч нинди яшерен була ди инде ул! Үпкәли күрмәгез, зинһар. Сезгә ышанырга була! — Ә нигә алай дип әйтәсез әле сез? — Начар кеше яхшы шагыйрь була алмый. Шулай ук яхшы шагыйрь дә начар кеше була алмый! — диде Пестель һәм аның кырыс, трагик йөзенә елмаю билгесе чыкты,— Аннары сезнең шигырьләрдә без туган илнең чакыруын, теләген тоябыз. Бу сезнең үз сүзләрегез. Гафу итегез, шуннан да әйбәтрәк итеп әйтә алмадым. Алар ул чакта шактый озак сөйләшеп утырдылар. Аерылышканда, Пестель: — Мин беләм, сез монда сөргендә,— диде. — Сезгә кем әйтте моны? — Ватан сугышы герое генерал Раевский. Хафаланмагыз, Александр Сергеевич. Тиздән дөньялар үзгәрәчәк. Ә өч ел үткәч, полковник Пестельне Петропавел крепостенда асып үтергәннәр. Аның белән бергә Рылеев, Кахозский, Муравьев-Апостол һәм Бестужев-Рюминнарны да асканнар... Александрның күз атдына асылган биш гәүдә килеп басты, һәм шул гәүдәләр биш зур кыңгырауга әйләнеп, көн-төн тавыш биреп, халыкны чакырып торалар төсле тоела башлады. — Док! Дон! Дон! Док! Ул көннәрдә шигырь язарга утырган вакытларында да ул башта кәгазьгә дарга асылган биш кеше гәүдәсе ясый торган булды'. Ә колагында һаман «доң», «доң» дигән аваз яңгырап тора иде. Ул каләмен ташлап, диванга барып авып, колакларын мендәр белән каплап та карады. Әмма кыңгырау тавышларыннан барыбер котыла алмады!.. Кинәт кабакта гадәттәгедән ныграк шаулашырга тотындылар һәм Александрның уйлары шунда бүленеп калды. Күрше өстәл артына утырган калын тавышлы, чалара башлаган мыеклы бер кеше иптәшләренә кызыпкызып нидер сөйли иде. Александр да аның сүзләренә колак салды: — Безнең гвардия полкы диңгездән кайтып килә иде. Барыбыз да шатлыктан исерек. Шулай булмый хәле дә юк! Җиңеп кайтып киләбез бит Наполеон һәм башка шундый сугыш чукмарлары чакырылмый килгән кунакларны Россиядә ничек кунак иткәнлекне тиз генә оныта алмаслар дип уйлыйм! Ярый, Ориенбаумга кайтып җиткәч, кораблардан төшә башладык. Ә ярдагы халыкны күрсәң! Кара болыт шикелле! һәм менә бервакыт полиция шул халыкны куарга, кыйнарга тотынды. Гаскәрләр янына җибәрмәскә тырышалар. Нинди тамаша икән бу? Үз ♦ җиребездә нигә үзебезнең халыкны кимсетәләр икән, дип гаҗәпләндек s без. Ник котырасыз дип кычкырасы бик килә, әмма... куркыныч. g «Куркыныч . коллар, коллар!» дип уйлады шунда Пушкин. Аннары £ «Чегәннәр» поэмасындагы шигъри юллар исенә төште; а s Сөю оят. уйлау гөнаһ анда, Ирек белән сәүдә итәләр. Акча белән богау сорап бары да g Санәмләргә VI сәҗдә итәләр... х Шул чак өстәл артында утыручыларның берсе: — Тукта. Федор! — дип. сөйләүченең сүзен бүлде. Барысы да Александрга шикле караш ташладылар Аңа ничектер кыен булып китте. Ул тиз генә урыныннан торды да кабактан чыкты. «Менә ничек, Александр,—дип уйлады ул,—Алар синнән курка. Алар сине чит күрә, ышанычсыз дип саный...» Ул. йөгереп дип әйтерлек, кайтыр якка ашыкты Ә күз алдында асылган биш гәүдә, колагында биш чаң авазы янгырый иде: — Доң! Доң! Доң! Доң! 4 «Гомерем буе тынычлыкка, ялгызлыкка омтылам, әмма — юк, һич тә иркенләп яшәргә мөмкин түгел, шайтан алгыры! Әле бал. әле маскарад, әле әдәби кичәләр.. Алары ла кирәк, билгеле, тик болан ук еш ярамый лабаса! Шагыйрь кеше тормыш шау-шуын да күрергә тиеш, әмма, үз чиратында, шау-шу аңа зыян да итә...» Пушкин әнә шул рәвешле борчылып, үз бүлмәсендә арлы-бирле йөри. Ә күрше бүлмәдә Наталия Николаевна акрын гына ыңгырашып ята Ул бүген икенче баласын көтә .. Александр аяк очларына гына басып, ябылып җитмичә калган ишектән башын тыкты да хатынына күз саллы. Иртәнге эңгердән зәңгәрсу төсле күренгән мендәр өстендә Наталиянең озын кара чәчләре тузгып ята. ә йө»е ап-ак булып калган иде. Александрның тыннары кысылып китте. Шундый кыен хәлдә ятканда да искиткеч матур иде аның Наталиясе! Шунда Александрның күңеленә бер шигъри юл килде. «Гүзәлләрнең гүзәл үрнәге». — Кер әле монда. Саша! — диде хатыны. Ул, кереп, Наталиянең юрган өстендә яткан кулына яңагын тидерде. — Син күреп дәштеңме миңа, әллә күңелең белән сизеп кенәме? — диде Александр. — Мин куркам,— диде хатыны, аның соравына игътибар итмичә — Мин Машенька белән йөкле чакта «Әгәр алла коткарып, бу юлы исән- сау котылсам, бүтән бала тапмыйм инде», дигән идем... Әмма сүземдә тора алмадым . Ул елап җибәрде. — Наталия, гүзәлем минем! Борчылма, барысы да әйбәт кенә булыр Нәни Пушкин авазын ишеткәч, үзең дә көлеп җибәрерсең әле! — Ой? — дип кычкырып җибәрде Наталия.— Акушерканы чакыр тизрәк. Ә үзең монда кермә! VI Санәм — пот. алла образы. ЯН в И Н Е Ц К И Н Александр тиз генә акушерканы дәште дә, үз бүлмәсенә кереп, тизрәк шушы мәшәкатьле, әмма барыбер матур дөньяга килергә тиешле баласының тавышын түземсезлек белән көтә башлады... Хатыны малай табып, ул малайга Александр исеме кушканнан сон берәр атна вакыт үткәч, Пушкин Бенкендорфка прошение язды: «Котылгысыз рәвештә килеп чыккан хәлләр аркасында, мин ике-өч айга Нижегородтагы биләмәмә китәргә мәжбүрмен. Шул уңайдан мин моңарчы үземә таныш булмаган Оренбург һәм Казан шәһәрләренә дә кагылырга теләр идем. Галиҗәнапләрегездән шул ике губерна архивлары белән танышырга рөхсәт итүне үтенәм». Шушы прошениене тапшырганнан соң Александр җавап көтә башлады. Үзара очрашкан вакытларында Бенкендорф иренен кысып, читкә карап үтеп китә иде. Бер очрашканда, әллә нигә болай узуының сәбәбен сорашып карыйм микән, дип тә уйлаган иде ул. Ләкин шундук: «Юк, өченче отделение начальнигы белән шаярырга ярамый! Түзәргә, көтәргә кирәк»,— дип, ул фикереннән хире кайтты. Күңеле тыныч булмагач, юньләп эшли дә алмады Александр. Әйбәт кенә фикерләре дә бар кебек, әмма каләм алып, өстәл янына утыруга, бөтен уйлары, киртәгә кунган чыпчыклар сыман, таркала да китә... Кечкенә Александр да шактый елак булып чыкты. Бигрәк төннәрен тынгысызлана. Наталиясе дә бик борчыла. Битләре озынчаланып калды инде, күз төпләре күгәреп чыкты. Ләкин ни хәл итмәк кирәк? Кешеләр дөньяга барысы да бер төрле киләләр, ә киткәндә һәркайсы үзенчә китә. Бик гажәеп һәм уйландыра торган хәл бу. Тормыш дип атала торган дөнья бакчасында син нәрсә калдырып китәсең? Җимешле агачмы, әллә коры тигәнәк кенәме? Менә шул хакта уйланырга кирәк!.. Тагын берәр атнадан соң, Александрны Бенкендорф үз янына чакыртып китерде. Бик коры һәм гадәттән тыш тыйнак иде ул. Салынкы аксыл иреннәрендә эчтән тантана итүе сизелеп тора иде. — Бөек галиҗәнапләре,— диде ул, өстәлендә яткан кәгазьгә карап,— Сезнең Казанга һәм Оренбургка нинди ният белән барырга җыенуыгызны белергә тели. Аннары бөек галиҗәнапләре сезнең ни өчен монда үзегезгә тапшырылган эшләрне ташлап китмәкче булуыгыз белән дә кызыксына. Шулай диде дә шактый вакыт текәлеп карап торды. Александрның ул караштан ачуы кабарып китте, сул кашы нервланып тартышырга тотынды. Ләкин ул ачуын сиздермәскә булды һәм ипләп кенә; — Аңлатып бирергә рөхсәт итәрсез дип ышанам,— диде. — Әйе. — Соңгы ике ел эчендә мин гел тарихи тикшеренүләр өстендә генә эшләп утырдым. Бер генә юл да саф әдәби әйбер язмадым. Шунлыктан, галиҗәнапләре, ул тикшеренүләрдән арынып, ял итү өчен, миңа ике ай гел ялгызым гына яшәргә кирәк. Ә иң мөһиме шул: күптән башланган бер китабымны язып бетерергә телим. Шул китабымны тәмамлап, акча алырга ниятлим. Ә миңа хәзер акча бик кирәк... — Беттеме? — диде Бенкендорф. Александр сюртугының изүен капшап куйды. Шул чакта аның йөзек кашы ялтырап китте. — Бәлки, патша авылда минем нинди китап язып бетерергә җыенуымны белергә телидер. Роман булачак ул. Анда Казанда һәм Оренбургта булган хәлләр сурәтләнәчәк. Менә шуңа күрә элек шул ике губернага барырга теләгән идем мин. — Мин галиҗәнапләренә бу хакта әйтермен. Бенкендорф яныннан Александр бик күңелсезләнеп чыкты «Юк,— дип уйлады ул,— мин бу кешенең йөзенә дә карый алмыйм, тавышын ишетәсем дә килми Ул сөйләгән чакта кемдер башымны бөгеп, жиргә төртергә тырыша төсле тоела...» Александр тагын җавап көтә башлады. Ни тырышып та. «Капитан кызы» исемле әсәренең кереш сүзен язудан ары китә алмады. Чөнки Петербург архивында шуннан артыгын язарлык материал юк иде. «Юк. болай булмый! Материал житми. Тере кешеләр. Идел, Пугачев заманының һавасы житми. Казанга барсам бик куп мөһим нәрсәләр ф табылыр иде төсле!» дип көннән-көн ныграк борчылды ул. Ә вакыт һаман үтә торды. Инде көз дә якынлашып килә. Болай 1 булса, андый ерак юлга чыгып китү дә мөмкин булмаячак. Әнә шулай аптырап йөри торгач, ниһаять, жиденче августта аны - тагын Бенкендорф чакыртты. Е — Сезгә,— диде ул. Александрның язмышын үзе хәл иткән кешедәй 2 бик канәгать кыяфәт белән,— шатлыклы хәбәр килде Император гали- - жәнапләре, теләгегезне искә алып, дүрт айга Казанга һәм Оренбургка S барып кайтырга рөхсәт итте... Александр шул ук көнне юлга әзерләнергә кереште. Уен түгел а бит: биш мең чакрым җир йөрергә тиеш ич ул. Бигрәк озын юл инде. Хәер, зыян юк! Аның каравы борынгы Казанны, мәһабәт Иделне һәм Оренбургны күреп кайтачак! Унсигезенче августта, ямшикка утырып. Александр Мәскәүгә юл тотты. Ике көн эчендә Валдай һәм Торжок шәһәрләрен артта калдырып, дүрт йөз илле чакрым җир үтте. Әмма шуннан ары юл авырайды — көзге яңгыр коярга тотынды Колясканы алты ат көч-хәл белән генә сөйрәп бара башладылар Ә Мәскәүгә җиткәндә коляска үзе дә тәмам эштән чыгып, ватылып бетә язды. Аны төзәтергә тагын өч көн вакыт китте. Бары шуннан соң гына Новгородка юл тотты ул. Әле урак бетмәгән, крестьяннар арыш ура, көлтә бәйли иде. Юлда ап-ак күлмәкле каен урманнары, аланлыкларда көзге чәчәкләр, ашыкмый гына утлап йөрүче сыерсарыклар күренеп кала һәм шул күренешләргә сокланып, хәйран калып. Александр: «Их. нинди матур син. Россия! Бу җирдә торып та шагыйрь булмыйча мөмкинме соң?» — дип уйланып бара Ә атлар юырта да юырта. Новгородны үтеп, йөз егерме чакрым киткәч. Чугуны дигән авылда җитди каршылык килеп чыкты Шул авылда почта атлары белән эш итүче чиновник озак итеп Александрга вәгазь укырга тотынды: — Почта атлары кешеләрне көз көне сигез, ә кыш көне унике чакрымга гына илтергә тиеш. Бары тик курьерларны һәм фельдшерларны гына мөмкин кадәр тиз һәм үзләре ничә чакрымга теләсәләр — шул чаклы илтергә мөмкин. — Ә мине дә шулай иттереп булмыймы соң?—диде Александр. Чиновник Пушкинның шаян күзләренә карап, бераз гаҗәпсенеп торды да. һич тә пошынмыйча, үз сүзен дәвам итте. — Андый нәрсә бары тик митрополитларга, тайный советникларга һәм башка шундый махсус документлары булган беренче класслы аерым кешеләргә генә рөхсәт ителә, ә икенче класслы кешеләргә һич тә рөхсәт итә алмыйм! — диде ул. Бу мужик, мөгаен, туганда әйбәт кенә бала булгандыр, дип уйлады Пушкин. Аннары ул үскән, өйләнгән эшли башлаган һәм ниндидер сәбәпләр аркасында менә шушындый үз сүзле, кире беткән бәндәгә әйләнгән. Ә чиновник әле һаман сөйләнеп тора иде: — Архимандритларны, майорларны, коллеж асессорларын һәм башка шундый түбән дәрәҗәдәге кешеләрне хәзер сигез чажрымнан ары берничек тә илттерә алмыйм ЯН В II Н К Ц К И Й Александр шуннан сон да сүз көрәштерүне кирәк тапмады, чиновник шартына ризалашырга туры килде. Инде сентябрь — шагыйрьнең иң яраткан ае кергән иде. Чугуны авылындагы чиновник кәефне бик нык бозган булса да, аннан кузгалып киткәч, Александрның күңеле күтәрелде, уйлары ачыкланды. Васнль- курск станциясенә барып җиткәч, ул хатынына менә шушы хатны язып салды: «Кадерле Наталия! Син ничек яшисең анда? Салкын тиюдән саклан. Хәзер көз бит, ә көз усал ул. Ә мин һаман барам да барам. Юлым кайда тәмамланыр — шайтан белсен. Дүрт айның икесендә эшләп калырлык булса ярый инде. Мин юлга алган китаплар сандыкта селкенеп-ышкылып бара-бара тәмам теткәләнеп бетте инде. Шуңа күрә мин бүген ачулы. Машкага көйсезләнергә һәм нянясы белән сугышырга киңәш итмим: тукмап ташлавым бар үзен. Үзеңне үбәм. Машка белән Сашкага миннән хәер-фатиха». Василькурск станциясеннән соң Казан губернасы башланды. 5 Казандагы Петропавел тыкрыгына урнашкан гостиницада хезмәтче булып эшләүче Мәрьям иртән эшкә килүче хезмәттәшләрен яңа хәбәр белән каршылады: — Әй, кызлар! — диде ул, кап-кара күзләрен очкынландырып.— Төнлә титуляр советник килеп төште бит әле! Зур күзле, бөтеркә, куе бакенбардлы. Ревизия ясарга килгән дип сөйлиләр. Симез муенлы түрәләргә эләгә инде болай булса! — Ә ниндирәк нәрсә соң үзе? — дип кызыксынды иптәшләре.— Бик карт кеше түгелме? — Карт түгел. Утыз-утыз дүртләр тирәсендә генә. Хезмәткәрләрнең өлкәне, бик рәхәтләнеп көлеп җибәрде дә: — Ну, кызлар, алайса Казанда хәлләр булачак икән! — диде. Башкалары да аңа кушылып көлешә башладылар... Иртәнге сәгать тугызларда, бик иык борчылып, гостиницага полицмейстер килеп керде. Зур чиндагы барлык кешеләр кебек үк, ул бик һавалы һәм җитди итеп: — Мине титуляр советник янына алып керегез!.. Тизрәк! — дип кычкырды. Мәрьям, полицмейстерга сиздермичә генә, гаҗәпсенеп, йөзен чытып куйды да: — Рәхим итегез! — дип аны Александр бүлмәсе янына алып килде һәм акрын гына ишеген шакыды. — Кем бар анда? —дип сорады бүлмәдәге кеше, шактый кырыс һәм карлыкканрак тавыш белән. — Сезгә полицмейстер әфәнде килгән иде! — диде Мәрьям. Беркавым җавап булмыйча торды. Аннары бүлмәдә ниндидер авыр әйбер ауганы ишетелде. Бары шуннан соң гына бүлмә хуҗасы: — Керегез! — диде. Полицмейстер кереп китте, ә Мәрьям, ишеккә колагын куеп, тыңлап тора башлады. — Исәнлек телим!—диде полицмейстер.— Ничек соң, Казанны ошаттыгызмы? — Беләсезме... мин аны күрергә өлгерә алмадым әле. Төнлә барлык мәчеләр дә соры булып күренә, диләр бит. — Хах-ха-ха! Бик шәп әйттегез әле сез! Бөтен мәчеләр дә... Шулай да, җөрьәт итеп әйтәм. Казан көндез матур! Идел, чиркәү гөмбәзләре, Кремль һәм тирә-якта ямь-яшел урманнар... — Шулаймы? Бик рәхәтләнеп карармын мин Казанны. ' — Әйтүләренә караганда, сез әле күптән түгел генә патшаны күргән икәнсез. — Әйе. — Император галижәнапләре Казан өчен берәр төрле яхшылык эшләргә җыенуын әйтмәдеме сон? — Юк. Бүтән нәрсә хакында бер сүз дә булмады. — Нинди учреждениеләргә ревизия ясалачагын белергә мөмкин булмасмы? Шаярып кына кызыксынуым түгел бу. Әгәр кирәк булса, мин сезгә яшерен күзәтүчеләрем белә торган барлык мәгълүматлар белән ярдәм итә алам. — Гафу итегез! Мин ревизор түгел ләбаса! Мин шагыйрь Александр Пушкин мин. — М-м... бернинди дә зур вәкаләтегез юкмыни? — Юк. — Алайса, чын күңелемнән гафу үтенәм! Шулай диде дә, шпораларын чалтыратып, полицмейстер ишеккә таба килә башлады. Мәрьям тиз генә йөгереп китеп барды. Полицмейстер чыгып киткәнгә күп тә үтмәде, Александр шактый нык кычкырып, Мәрьямне чакырды. — Ни эшләдең син, Мәрьям? — диде ул, эче катып көләргә тотынып.— Нинди ревизор ясадың син мине? Әйт әле, синең эшең бит бу, шулаймы? Мәрьям түгәрәк алма кебек битләрен кызартып, озын керфекле күзләрен челтчелт йомгалап, аптырап һәм сокланып беркавым карап торды да: — Чынлап та Пушкинмы сез? — диде.— Чыннан да «Руслан һәм Людмила»ны язган Пушкинмы? — Ха-ха-ха! Әйе, шул үзе инде! Ә полицмейстер минем ревизор түгел икәнлегемне белгәч... ха-ха-ха... шундук жан кереп китте бичарага!.. Тукта, нигә син «Руслан һәм Людмила» турында сорадың әле? Әллә аны укыганың бармы? — Укымаган кая инде ул! Мин шул китапны укып, русча сөйләшергә өйрәндем. Кимендә мен кат укып чыкканмын инде мин аны. Хәтта күңелдән дә башыннан ахырына тикле укый алам. Пушкин Мәрьямгә текәлеп һәм гажәпләнеп карап торды. — Яттан сөйли алам дидеңме? Мәрьям, күкрәгенә төшеп торган чәч толымнарын ялт итеп аркасына алып салды да, кинәт җитдиләнеп һәм рухланып сөйләргә тотынды. — Яшел имән диңгез култыгында, Алтын чылбыр ана бәйләнгән. Көне-төне галим песи шунда Ул чылбырны сөйрәп әйләнә. Ләкин Александр аңа озаклап сөйләргә ирек бирмәде — Булды! — диде ул.— Күрәм. син чыннан да, аны яттан беләсең икән! Шуны укып рус телен өйрәндем дисең алайса? Ә кем киңәше белән эшләдең моны? — Берәү дә киңәш итмәде. Мин бер усал бай өендә асрау булып торган идем. Шуларда әз-мәз хәреф танырга өйрәндем. Аннары акрынлап «Руслан һәм Людмила»ны укырга керештем. — Син изге жан икәнсең бит, Марютка! — Юк ла инде... Шул чак ишек шакыдылар һәм встенә кара сюртук, башына эшләпә кигән бер кеше килеп керде. — Баратынский! — дип куанып кычкырып җибәрде Пушкин.— Евгений! Мәрьям тиз генә коридорга чыгып китте. Ә Пушкин бүлмәсендә күрешү, үбешү, кыскасы, дуслар очрашкач була торган күңелле шау- шу, хәләхвәл сорашу башланды. — Беләсеңме.— диде Пушкин, бераз тынычланып сөйләшә башлагач.— Казан полицмейстеры мине ревизор дип уйлаган бит! Әй. кызык та булды соң! Ул чыгып киткәч, эчләрем авыртканчы көлдем. Ә Ниж- нийда мине губернатор ревизор дип кабул иткән иде. Комедия өчен менә дигән сюжет бит бу! Петербургка кайткач, язучы Гогольгә сөйлим әле мин боларны. Ә Чугуны станицасында анакаебыз Екатерина Алек- сандровнаның генералы турында бер кызык хәл ишеткән идем. Фамилиясен Кар диделәр, ахрысы. Менә шул Кар, гаскәрләрен пугачевчылар туздыра башлагач, авыруга сабышып, сугыш кырын ташлап качкан ди. Комедиялек хәл түгелмени бу? — Сине сау-сәламәт һәм кәефен әйбәт хәлдә очратуыма бик шат- мын!— диде Баратынский.— Мин синең өчен бик курыккан идем, Александр! Син Михайловскоега сөрелү белән генә котылгансың икән. Монын өчен язмышка бик зур рәхмәт! — Юкка куанасын,— диде ана Пушкин,— 14 декабрьдә иптәшләрем белән бер сафта була алмавыма үкенәм мин. Бу хакта патшаның үзенә дә әйттем инде. — Юктыр ла! — Баратынский куркынып китте. Аннары пышылдап кына сорап куйды:—Ә ул... нәрсә диде? — Хәлемне аңлады. Хәтта титуляр советник итеп тә билгеләде. — Шаяртма, Александр! — Шулай булуга да карамастан... Ә. әйе. онытып торам икән: хатың өчен бик зур рәхмәт, дустым! Әй кызык иткәнсең соң үзең дә: мине Петр Беренче белән тиңләгәнсең! — Син теләсә нәрсә әйт. Әмма «Руслан белән Людмила»дан соң. «Евгений Онегин»нан соң... Хәер, нигә күп сөйләп торырга инде! Синең сигез юл шигырең дә үзе бер шедевр була бит. Менә тыңла әле... Шулай диде дә дәртләнеп яттан укый башлады. Сөйдем сезне: бәлки хәзер инде Сүнгәндер ул хисләр жанымла. Кабат тетрәтмәсен сөю сезне. Мин борчымам сезне тагын да! Сөйдем сезне бер өметсез көеп. Тартынып һәм көнләп, асыл яр. Өзелеп, назлап сөйдем, минем кебек Сөйсен иде сезне башкалар. — Беләсеңме. Александр.—диде аннары Баратынский, яшьле күзләрен сөртә-сөртә.— Мине бер хатын яратмый башлады бит. Минем өчен дөньяда иң кадерле кеше иде ул. Кояшым да. күгем дә, йолдызым да шул иде. һәм менә хәзер ул миннән суынды. Аның янына соңгы мәртәбә баргач, мин аңа синең шушы илаһи шигыреңне укыдым. — Ә ул нишләде? — диде Пушкин, балаларча кызыксынып. — Тын да алмыйча тыңлады. Аннары, сихерләнгән кеше сыман, беркавым дәшми торды да: «Кем шигыре бу?» дип сорады. «Пушкинныкы!» дидем. «Ә сезнең аңа ни катнашыгыз бар?» диде ул. «Катнашым шул: Пушкин ул,— мин дә, син дә. барыбыз да!» дидем мин аңа. — Файдасы тидеме соң сүзләреңнең? — диде Пушкин. — Юк. — Хафаланма. Евгений! Минем белән дә андый хәлнең булганы бар. Үтә ул. Андый борчулар жәйге янгыр төсле генә алар: бер күкрәп, яшенләп аласың да тагын күңелеңдә ялт итеп кояш чыга. — Юк. минем кояшым чыкмас инде,— диде Баратынский. Авыр уйларын кысып чыгарырга теләгәндәй, куллары белән маңгаен тотып, беркавым сүзсез торды. Аннары; г — Үз тормышын ничек сон? Петербургта ниләр бар? — дип сорады. Александр геләр-теләмәс кенә елмаеп куйды. — Минем Петербургтагы тормышның һич тә рәте-чираты юк әле. Күңелсезләнергә вакыт тими, мәшәкать күп. Ләкин мина язучы өчен кирәк булган ирекле тормыш җитми. Югары җәмгыять эчендә тулганам!.. Хатыным бик модада минем. ♦ Баратынский Пушкинның ничектер кайгырып, күңелсезләнеп китүен s сизенеп алды. 3 — Анда йөрү өчен бик күп акча кирәк,—диде Пушкин, сүзен дәвам % итеп,— Акчаны мин зур хезмәт куеп кына табам, ә иркенләп эшләр 2 өчен тынычлык, ирек кирәк. 2 Гостиницаның тәрәзәсеннән шәһәрнең Идел ягындагы күлләр, бол лыннар һәм, су керергә әзерләнгән өч сылу кыздай булып, өч каен = күренеп тора иде. Болытлар арасыннан күренгәләп киткән кояш нур- = ларыннан Идел өсте ялтырап-ялтырап китә. Көтмәгәндә чагылып кит- > кән шул яктылыкта вакытлыча гына яшеренеп торган ниндидер зур с көч бардыр төсле тоела иде. ♦ — Исегездәме, Евгений,— диде Пушкин, тәрәзәдән карап торган = килеш,— 1828 елда Төркия белән сугыш игълан ителгән иде. Шул елны = мин хәрәкәттәге армиягә җибәрүләрен үтендем, әмма үтенечемне кире кактылар. Шуның икенче елында мин Кавказ фронтына киттем. — Ай-Һай, үз сүзле, төзәлмәс кеше син, Александр! — Тукта әле. Мин рус гаскәрләре белән Арзрумга кадәр бардым « һәм аны яулап алуда катнаштым. Аннары грузин шагыйрьләре белән = дә якыннан таныштым. Әй, шәп тә соң андагы халык җырлары' . Егерк ме тугызынчы елнын сентябрендә Мәскәүгә килдем. Ә октябрьдә Петербургка кайттым һәм Бенкендорфтан шуның өчен каты шелтә алдым. Шайтан алсын шелтәсен! Аның каравы мин «Арзрумга сәяхәт»не яздым... Карале, тыңла әле, Евгений: Казан архивларында Пугачев турында мәгълүматлар табып булыр микән? — Ишеткәнең юкмыни әле? — диде Баратынский.— 1815 елны Казанның бөтен иске архивлары янып бетте бит. Карл Федорович Фукс дигән искиткеч әйбәт бер профессор документларны уттан кот- кармакчы булып тырышкан икән дә губерна башлыклары каршы килгәннәр. Ул башлыкларның үзләрен фаш итәрдәй документлар да булган анда, шуңа яндырганнар. — Алай булса, эшләр кыенлаша икән,— диде Пушкин, аптырашка калып.— Хәзер бөтен ышаныч Пугачев вакыйгаларын үз күзләре белән күргән кешеләрдә генә инде. Пугачев турында язмакчы идем мин. Аннары рус халкы турында тагын берничә әйбер язармын дип йөри идем. Күз алдыңа китер, Евгении ирексез һәм караңгылыкта яшәүче кол-халык диктатор һәм үтерүче Наполеонга каршы күтәрелгән бит! Күтәрелеп кенә дә калмаган, аның гаскәрләрен һәм коры җирдә таптал үткән, һәм Днепр. Березина. Дунай һәм Сена елгаларына батырган, ә дошманны җиңеп кайтканнан сон тагын ирексезлек камытын кигән. Чыра яктысында чабата үрә. самогон куа, соңгы тиененә шәм сатыл алып. Христка — коткаручы исәнлегенә дога кыла башлаган. Ул халыкның көче һәм бөеклеге нәрсәдә? йомшак һәм кимчелекле яклары нидән гыйбарәт? Бәлки, ул үзе гаепле дә түгелдер. Шул ук халык апасыннан калкып чыккан мәгърифәтле кешеләр, безнең ише культура әһелләре гаепле түгелме икән монда? Пушкин боларны бик кызып, дулкынланып сөйләп бирде. — Сизәм, Александр, син чыннан да бик зур эшкә тотынырга ниятләгәнсең икән. Россиядә синең ише кешеләр булганга ничек горурлануымны белсәң иде син! Үзеңә кирәкле материалларны кайдан җыярга уйлыйсың соң? — Кайда мөмкин — шуннан! Архивлардан. Пугачевны күреп белгән картлардан, кабаклардан. Идел буйларыннан. Пугачев ярсуыннан кызып калган һәм әле суынырга да өлгермәгән Казан урамнарыннан җыячакмын! Баратынский авыз ачарга да өлгермәде, Пушкин тагын сүзгә кереште: — Истәлеккә нәрсә бүләк итим сина. Евгений? Көзен коелган агач яфраклары сыман, соңгы елларда минем дә дусларым югала, азая башлады. Ал менә шушы минем портретны Рамын үзем ясадым мин аның! — Рәхмәт. Александр. Рәхмәт, дустым! Беркавым кочаклашып, бер-беренә карап тордылар. Алар хушлашып аерылышканда сәгать унберенче киткән иде инде. Язмыш ул ике дусны бүтән очраштырмады. Шушы сөйләшүдән соң унике ел үткәч. Баратынский сөргендә вафат булды. Ә Пушкинның гомере нибары өч ел да дүрт ай гына калган иде инде... 6 Кичә кич тау битенә урнашкан гостиница тәрәзәсеннән караганда, Пушкин еракта, болыннар артында, җәйрап яткан Иделгә сокланып һәм кызыгып торган иде. Бүген иртүк шул мәһабәт елганың янына ук барып, аны үз күзләре белән күреп кайтырга дип чыгып китте. Әле чабылмаган болын тәмле үлән исе. чәчәкләр исе белән тулган, һава сулап туйгысыз саф. ә күктә тургайлар җырлаша. Аяк атлаган саен Иделнең якынаюы сизелә. Акчарлаклар тавышы ишәя, һаваның дымсулыгы һаман арта бара... Ниһаять. Идел үзе дә күренде. Яр буена килеп туктагач. Александр байтак вакыт хәйран калып торды Менә нинди киң. иркен һәм мәһабәт икән ул! Аргы як ярында яшел агачлар белән капланган текә тау. Ул тауның бите урыны-урыны белән ниндидер җанвар тырнап алгандай булып сыдырылгаланган. Язгы ташу суларыннан шулай булгандыр, күрәсең... Александр, сумалалары кояшта эреп, ялтырап яткан көймә янында жырлыи-жырлый ятьмәсен ямап маташучы түгәрәк ак сакаллы татар картына карап тора башлады. Менә шушылай Иделнең сулышын тоеп, дулкыннарын карап тору искиткеч рәхәт иде ана. Уйлары киеренке, күңеле көр иде. Шул чак аның уйлары үткән тарихка барып тоташты. Әйе. Пугачев Иделгә Степан Разиннан соң нәкъ йөз ел үткәч килгән, һәм ул да шулай ук Дон казагы. Алай гына да түгел, алар икесе дә бер үк станицадан — Зимовскийдан чыккан кешеләр. «Кызык бит бу, бик кызык Ниндидер тарихи бер хикмәт юкмы соң монда? Бар, билләһи бар. Вакыт дигән нәрсә шундый акыллы ул, аңа алла үзе дә көнләшеп карый торгандыр. Вакыт ул барысын да тикшерә, хөкем итә, киләчәк өчен шагыйрьләрне һәм геройларны сайлап ала. Әгәр чын- чынлап игътибар белән тынласан. үткәнне генә түгел, киләчәк хакында да күп нәрсә сөйли ала ул... Тарих безгә кайбер хәлләрне аеруча нык итеп искәртеп тора. Аның тавышын бары тик чукраклар гына ишетми. Башы чабылган Стенька Разин тавышы, икенче бер казак кыяфәтендә, йөз елдан соң яңадан әйләнеп кайтты Ничек кенә кайтты әле! Дәүләт эшендә дә. сөяркәләре белән шаяруда да гаять аек акыллы императрицаның тәхетен дер сел* кетте. Бәлки, пугачевчылык богау һәм чылбырлар белән уратылып алынган Россиянең яна бер ярсуыдыр. Бәлки, мин нәкъ менә шушында һәр шагыйрьдән халык көтә торган иң мөһим сүзне әйтергә тиешмен...» Александрның уйларын бала елаган тавыш бүлде. Тавыш килгән якка әйләнеп караса, баягы татар карты унике яшьләр чамасындагы бер малайны каеш белән кыйнап тора иле Александр тиз генә ярд — Ягез! — дип кычкыра атаман хатыны,—Кайсыгызның йөрәге с җитә минем балаларыма кул салырга? ♦ Башта казаклар көлешә башлыйлар. Әмма шундук авызларын с ябарга мәҗбүр булалар. Мәче булып мәче, балаларын ала башласаң. = жан-фәрман тырмаша. Ә монда атаман хатыны ачуланган. Җитмәсә “ кулында кылычы да бар! Бик нык кычкырыша казаклар. Башта һич тә хатыннары, бала-чага- ® лары янына кайтырга теләмиләр. Ләкин соңыннан атаман белән киле- й шергә туры килә. Менә шул заманнардан алып, бүгенге көнгәчә казак- = лар һәрвакыт: к — Гугниха әби хөрмәтенә! — дип эчә башлыйлар... 8 Пугачев тарихы белән Александр 1831 елны ук кызыксына башлаган иде. Князь Вяземскийга язган бер хатында менә болай диде ул: «Син, мөгаен. Старая Русса һәм Новгородта булган хәлләрне ишеткәнсеңдер. Новгород тирәсендәге авылларда йөздән артык генерал, полковник һәм офицерларны бик кансыз рәвештә суеп ташлаганнар... Мужиклар эше булган ул. Полклар үзләренең начальникларын шулар хөкеменә тапшырганнар. Әйбәт түгел, әфәндем!» Шул чакта Александрның күңеленә, рус халкы ачуланса — бик хәтәргә әйләнә, дигән уй килгән иде һәм ул Пугачевта Екатеринадан башлап Николай Беренчегә кадәр булган патшаларның берсе дә күрмәгән якларны күргән сыман булды. Аның күз алдына казак авыллары буйлап, нинди эш туры килсә — шуны эшләп һәм байларның, патшаларның усаллыкларын яманлап, бунт күтәрергә өндәп йөрүче бер сукбай килеп басты. Бигрәк тәвәккәл булган ул сукбай. Хәтта рождество көннәрендә, һичшиксез, бунт булачак дип. ачыктан-ачык сөйләп йөргән. Аннары аны Малыковка авылында тотып алганнар ла сак астында Казанга озатканнар. Казанга килгәч, бер дә бер көнне ул, үзен ике солдат саклап йөргән хәлдә, урамга хәер сорашырга чыккан Бер урам почмагында сакчының берсен сугып еккан, икенчесе белән бергә тройкага утырып киткән. Ә тройка аны алдан әзерләнеп, махсус көтеп торган икән. 1773 елның 19 июнендә була бу хәл. Ә теге сукбай Емельян Пугачев булып чыга. Бунт әнә шулай башлана. Казанның хәрби коллегиясе шул ук көнне качкынны эзли башларга боерык бирә. Берникадәр вакыттан соң аны Җаек шәһәре тирәсендәге бер хуторда күрәләр, әмма тота алмый калалар Ә шул ук елнын 18 сентябрендә инде ул, өч йөз казакны ияртеп. Чаган елгасының аръягына барып чыга һәм үзен Петр Өченче днп игълан итә. Шул көннән алып, кая гына барып чыкса да. анын сафла*' рына казаклар, татарлар, чувашлар, башкортлар, чирмешләр һәм мордвалар да кушыла башлый. 24 сентябрьдә Пугачев Рассыпная крепостен яулап ала. Крепость коменданты майор Веловскийны. берничә офицерны һәм крепость руханиын асып үтерәләр, ә гарнизон ротасы һәм тагын йөз илле казак Пугачев отрядына кушыла. Аннары Пугачев Нижне-Озерной крепостена юнәлә. Шул хакта ишетү белән, крепость коменданты Харлов үзенең яшь хатынын — Татишево коменданты Елагин кызын — әтисе янына кайтарып жибәрә һәм оборонага әзерләнә башлый. Солдатларына крепостьны сакларга, пугачевчыларга каршы һич аяусыз ут ачарга боерык бирә. Әмма солдатлары ана буйсынмыйлар. Пугачев бу крепостьны да бик ансат кулга төшерә һәм Фигнер. Кибалеров исемле прапорщиклары белән бергә, Харловны жәзалап үтерергә боерык бирә. Аннары писарьны һәм Бикбай атлы бер татарны да жәзалап үтерәләр. Икенче көнне үк Пугачев Татищевоны камап ала һәм крепостька атарга тиешле тупларны калкурак урыннарга үзе урнаштырып чыга. Аннары крепость тирәсендәге салам эскертләренә ут төртәләр. Ут эскертләрдәй агач корылмаларга күчә. Крепость халкы, хафага төшеп, утны сүндерергә маташкан арада Пугачев икенче яктан һөҗүмгә күчә һәм крепостька бәреп керә. Полковник Елагинны һәм барон Биловны шундук җәзалап үтерәләр. Елагинның хатынын чабып үтерәләр, ә кызын. ягъни кичә НижнеОзернойда вафат булган Харловнын хатынын Пугачевка алып киләләр. Пугачев ул хатынның матурлыгына шакката һәм аны үзенә наложник итеп ала... «Кем соң ул Пугачев? — дигән уй килде Александрның күңеленә.— Бик зур шәхесме? Билгеле бер дәрәҗәдә — әйе, зур шәхес. Хәрби эш өлкәсендә беркадәр белеме булган аның. Аннары ул гадәттән тыш тәвәккәллек белән эш иткән. Барыннан да элек. Пугачев — очкын ул. Әмма ул очкынга гади халык арасында кайнап, җыелып килгән дәһшәт җитмәгән. Шул ук вакытта Пугачев ялгыз хакимлек тә итмәгән. Аның күп кенә эшләрен Җаек казаклары башкарган, ул бар нәрсәне дә шулар белән киңәшеп эшләгән. Казаклар аңа башка кешеләрне яратырга һич тә юл куймаганнар. Бервакыт ул асарга хөкем ителгән Кармицкий дигән сержантны кичерә дә үзенә писарь итеп ала. Җаек казаклары бу хәлгә озак түзеп тора алмыйлар: Кармицкийны буып үтерәләр дә таш бәйләп суга батыралар. Пугачев: — Писарь кая? — дип сорагач, — Җаек буйлап түбән таба, әнисе янына кайтып китте!—дип җавап бирәләр. Пугачев бер сүз дә әйтми, кулын гына селки... Надан булган Пугачев. Анысы дөрес. Ләкин бөтен кара халык анын яклы булган, ана ияргән бит. Анын көченең сере әнә шунда! Шул җәһәттән караганда, генерал-майор Карның тарихы бик кызыклы. Аның турында Казанда шул хәлнең шаһите булган картлардан ишетте Александр. Эш менә болай булган икән. Самарадан Оренбургка таба хәрәкәт итүче Сембер коменданты полковник Чернышевка Кар мөмкин кадәр тизрәк Татищевога барып җитәргә кушып боерык җибәрә. Ноябрь башында Кар үз гаскәрләре белән шулай ук юлга чыга. Оренбургтан йөз чакрымлап киткәннән соң. ул Пугачевның яраткан кешесе Холо- пушаның, крестьяннарны котыртып, Оренбургка кайтып килүен ишетә һәм Холопушанын юлын кисәр өчен, секунд-майор Шишкинны алга жибәрә Шишкин алты фетнәчегә юлыга һәм аның отрядындагы кораллы крестьяннар белән татарлар Холопуша ягына чыгалар Аннары, Холопушага ияреп барып, Пугачев отрядына кушылалар да Кар гаскәрләрен кысрыкларга кеоешәләр, унсигез чакрым артларыннан куып баралар. Ул арада Оренбургка таба баручы полковник Чернышев карамагындагы гаскәр сугышчылары да, командирларына хыянәт итеп, Пугачев ягына чыгалар Чернышев үзе әсирлеккә төшә һәм. бүтән күп кенә офицерлар белән бергә, фетнәчеләр тарафыннан җәзалап үтерелә. Бу хәлләрдән Кар тәмам аптырап кала. Авыруга сабыша да. командалык итүен ташлап, башта Казанга, аннары Мәскәүгә сыпырта. Шуның ф өчен әби патша аны хәрби хезмәттән бөтенләй куып чыгара s Менә шушы вакыйгаларны күңеленнән кичергәч. Пушкинның күне- = ленә бер уй килде: патша генералы белән карак һәм качкын Емельян £ Пугачевны икесен бергә бастырып карыйсы иде! Әгәр, чыннан да. s шулай итеп булса, нигә байларның коты алынып качулары һәм ни өчен g ярлы-ябагайның ирек даулап, байларны туздырырга омтылып йөрүләре х ачыграк күренер һәм күп нәрсә хакында уйланырга мәжбүр итәр иде. = «Мондый коточкыч фетнәнең бөтен Европада булганы юк иде әле,— g дип уйлады Пушкин — 14 декабрьдә мәйданга кемнәр чыккан иде? £ Бары тик дворяннар гына. Ә янадан ризасызлык туса — күпме кеше с чыгар икән? Белмим... Күп булыр, мөгаен...» ♦ Бу фикерләренең барысын да * өченче главасына кертергә булды. 9 Акрын гына ишек шакыдылар. Кыяр.-кыймас кына шакуыннан ук Пушкин аның Мәрьям икәнен сизеп алды һәм — Кер. акыллым, кер әйдә! Ул үзенең юлъязмаларын тәмамлап, Казанны карарга жыенып тора иде. Оялыбрак кына бүлмәгә Мәрьям килеп керде. Ул өстенә зәңгәр ситсы күлмәк кигән, башына бизәкле яулык япкан. Озын кара толымнары биленә үк төшеп тора иде. — Сез Пугачев турында сорашкансыз дип ишеткән идем,— диде ул, уңайсызланып кызарынып китеп,— минем бабам исән әле. Ул... аны белгән. Александр кинәт сикереп купты. — Ул бабаң кайда синең? — Суконный бистәсендә. Кылт итеп, архив документларында язылган сүзләр исенә төште: «Пугачев Казанга Суконный бистәсе аша кергән». Ә нигә нәкъ менә Суконный аша керде икән? Кызык бу. кызык! ’ — Бабаң ни исемле, Мәрьям? — диде Александр, беркавым уйланып торгач. — Яхъя. Александр, гаҗәпләнеп, кашларын сикертеп куйды- рус кызларына һич тэ охшамаган бу кызый русча ничек болай оста сөйләшә соң әле? Кыз, Пушкинның сүзсез соравын аңлап булса кирәк, бер дә тоткарланмыйча сөйләп китте: — Мин татар кызы. Мәрьям исемле. Руслар мине Марютка дип йөриләр. Жиле яшьтән ятим калдым. Аннары бабай мине сәүдәгәргә хезмәткә бирде. Ә ундүрт яшь тулгач, мин аннан киттем. Түзә алмадым. — Балакай,—диде Александр, яшел тышлы дәфтәрен алып.—Әйдә, тизрәк алып бар мине бабаң янына! Мәрьям, тиз генә барып, өлкән асраудан рөхсәт алып килде дә, Пушкинга ияреп, Суконныйга китте. Чокыр-чакырлар арасындагы калкулыкларга урнашкан тәбәнәк өйләргә карап бара торгач, алар Мәрьямнең бабаларына килеп җиткәннәрен сизми дә калдылар. Пушкин тарантастан төшәргә дә өлгермәде, ут борчасыдай житез Мәрьям ап-ак сакаллы картны җитәкләп капкадан килеп тә чыкты. Ә үзе кызыпризасызлык туса — күпме кеше Александр «Пугачев тарихы»нын ЯН ВИНЕЦКИИ кызып, татарчалатып бабасына нидер сөйли иде. Александрны күргәч, карт бераз тикшереп-сынап карап торды да: — Пугач! Пугач! — диде.—Пугач ул, әфәндем, туп белән, кылыч белән Иделдән алып Уралга тикле барып житкән. Юлында очраган байларнын йортына кызыл әтәч тә калдырып барган ул. Аның ул хикмәтләрен Рәсәйдә тагын йөз ел буе сөйләрләр әле! — Бик әйбәт һәм дөрес әйттең, бабай! — диде Пушкин, рәхәтләнеп көлеп җибәреп.— Мин Пугачев фетнәсендә катнашкан кешеләрнең истәлекләрен җыям. Сез дә үзегез күргәннәрне сөйли алмассызмы икән? — Ә нинди ният белән җыясың син аларны? Угрыга мәчеттә дә, чиркәүдә дә дога укымыйлар бит. Пушкин, хәйләкәр һәм риясыз итеп, картка карап торды. — Үзегез үк тагын йөз ел сөйләрләр әле дидегез бит. Менә шуңа күрә Пугачев тарихын язмакчы булам. Сөйләгез әле, зинһар? — Салават күпере төсле балкып, яшен тавышы кебек яңгырап торган нәрсә турында ничек сөйләмәк кирәк? «Менә сиңа халык — шагыйрь!» дип уйлап алды Пушкин. — Күзләреңнән күреп торам, — дип дәвам итте Яхъя карт. — Син минем сүзләремә гаҗәпләнәсең. Кечкенәдән үк рус осталары белән Суконныйда эшләдем мин. Казанның Осокин мануфактурасы, мин сиңа әйтим, дары базы кебек иде. Шырпы ташласаң, бөтен Казанны шартлатырлык дәрәҗәдә кызган иде ул! Безнең күрше урамда Горлов дигән кешенең сыраханәсе бар иде. Менә шунда ял көннәрендә мануфактура эшчеләре җыелып, эчеп, җырлашып утыра торган иде. Беренче тапкыр Пугачны әнә шул сыраханәдә очраттым. Ул Җаек казаклары кия торган бүрек һәм бишмәт кигән. Биленә яңа ай төсле ялтырап торган кылыч таккан иде. Мин килеп кергәндә, сыраханәдәгеләр бик кычкырышып, яман сүзләр белән мануфактура хуҗаларын сүгеп утыралар иде. — Туктагыз, Суконный агай-энеләре!—дип кычкырды шул чак Пугач.— Сез гыйбадәт кылырга килгән марҗалар түгел, ә мин поп түгел. Тиздән кылычларга эш табылачак. Әгәр Суконный күтәрелсә, ана башкалар да иярер. Менә шул чакта Казанның хуҗалары без булырбыз, ә байларга һәм генералларга көн бетәчәк! Хәзергә хушыгыз, агай-энеләр! Патшалык итүче ана эт Екатеринадан мәрхәмәт көтеп, кул кушырып торасызмы, әллә минем Казанга әйләнеп килүемне көтеп, яхшыга — яхшылап, яманга — яманча исәпхисап ясарга әзерләнәсезме — анысы сезнең карамакта! Шулай диде дә Пугач сыраханәдән чыгып китте. Халык аны: — Сине көтәбез. Пугач! — Кунак булырсың, яхшылап сыйларбыз,— дип кычкырып озатып калды. Шуннан ары ул Казанны камап алганга һәм үзен патша Петр Федорович дип игълан иткәнгә тикле күрмәдем мин аны. Казанны камап алгач, губернатор йомышчылары чиркәү һәм мәчет алларына барып: — Патша түгел ул! Карак һәм качкын Емельян Пугачев ул! — дип кычкырышып йөрделәр. — Рәхмәт, Яхъя бабай! — диде Пушкин, бик зур игътибар белән картны тыңлап торгач. — Ә мин әле бетермәдем, әфәндем. — Бәлки, бергәләп Пугачев булган җирләрне карап кайтырбыз. •— Була ул. Пушкин, Яхъя карт һәм бер Бабин дигән рус агае, тарантаска утырып, китеп бардылар. Ә Мәрьям бабасы өе янында басып калды. Воскресенски урамындагы губернатор йорты турыннан үтеп. Өченче тауга килеп чыккач, Бабин сүзгә кереште: — Пугач башта урман эчләтеп килгән. Аннары аның гаскәрләре Арча кырына һәм шушы Өченче тауга сибелгәннәр дә Казанга бәреп кергәннәр. Шуннан ары бөтенесенең асты-өскә килә. Байлар ярлылана, ярлылар баеп китә. ♦ — Ха-ха-ха! — Яхъя карт рәхәтләнеп кычкырып көлеп жибәрде.— s Горловка сыраханәсендә нәкъ Пугач әйткәнчә булды бит эшләр! Кинән- § де дә инде Суконный халкы! Көне-төне эчтеләр. Пугач отряды да % Казанга иң элек шуннан бәреп керде.. Бердин бистәсендә тарантасын туктатып, Пушкин урамда утыручы g карткарчыклар белән дә шактый озак сөйләшеп, сораштырып торды. Үзе кирәк тапкан нәрсәләрне дәфтәренә дә язгалап барды Шул карт- = корылар арасында Пьянов фамилияле бер Ж,аек казагы да бар иде. - Ул башта сүзгә кушылмыйча, каш астыннан гына карап торды. Анна- >, ры, шактый кырыс итеп: в — Син ни... Кара,. Пугачев дип атама аны! Сиңа Пугачев ул, ♦ ә миңа — бөек патша Петр Федорович! — диде... s Шул көнне кич, гостиницага кайткач, Пушкин дәфтәренә менә шушы = сүзләрне язып куйды: «Үзем язачак заманның иң мөһим вакыйгалары - булган урыннарны карадым, үле документлардагы мәгълүматларны әле ? исән, әмма инде бик карт шәһитләрдән сөйләтеп тикшердем һәм яңадан = аларның иске хәтерләрен тарихи тәнкыйть күзлегеннән кичереп - чыктым». S « 10 Өч ат җигелгән җиңел арбага утырып, җиденче сентябрь көнне иртән иртүк Пушкин ялгызы гына Себер тракты буйлап. Казаннан ун чакрым ераклыктагы Троицкий тегермәненә юл тотты. Юлда ул Пугачевның Казанны ничек итеп камап алу картинасын күз алдына китерергә тырышып барды. Уникенче июльдә, тан аткан вакытта, фетнәчеләр Царицын авылыннан Арча кырына юнәлгәннәр. Алар шәһәр читендәге кирпеч сарайларын, куаклыкны һәм Кудрявцев йортын бик тиз кулга төшергәннәр һәм шунда тупларын урнаштырганнар. Юлны саклап торган отряд, фетнәчеләргә каршы тора алмыйча, чигенергә мәҗбүр булган... Аннары Пушкин Себер тракты турында уйлана башлады. Бу юл буенча кемнәрне генә каторгага кумаганнар! Фетнәчеләр дә. дворян мундиры кигән офицерлар да сөрелгән, шушы юл буйлап куылган, һәм алар барысы да патша өчен куркынычлы, зарарлы кешеләр булган. «Я, ходаем,— дип көрсенеп куйды Александр.—Акыллы һәм хисле кешегә Россиядә яшәү никадәр кыен! Барысы да тираннарның явыз хакимлеген искә төшереп тора бит!..» Өченче көн гостиницада Баратынский сөйләгән сүзләр исенә төште:— «Менә шушы хәзер без утыра торган бүлмәдә моннан ярты гасыр элек Дворянское собраниегә килгән чагында Екатерина Икенче туктаган булган Ә моннан җиде ел элек княжня Волконская кунып чыккан. Ул яшь һәм бик акыллы, инсафлы хатынны син беләсең инде. Менә шушы бүлмәнең тәрәзәсеннән күренә торган каршы як йортка балга җыелучы маскалы байбичәләрне күреп торгандыр инде ул. Ә икенче көнне ул. Себер тракты буйлап, ире артыннан үзе теләп сөргенгә киткән...» «Менә бит нинди хатын! —дип гаҗәпләнеп куйды Александр,— Без, анын иренең дуслары, беребез дә андый батырлыкка лаек түгелбез». Аныи күз алдына әкияттәгедәй матур Наталия килеп басты. Ул инде ике бала анасы, әмма һаман элеккечә сылу әле үзе. Хәтта тагыи да сылуланыбрак киткән сыман... Күрәсең, дип уйлады Пушкин, ир-ат күнелендә хатын-кызларны куркыныч хәлләрдән һәм кимсетүләрдән сакларга омтылу гомер-гомердән килә торган изге бер хистер инде. Шуңа күрә хатын-кызларның йомшаклыгы һәм көчсезлеге күңелгә бик якын тоеладыр... Александрның уйларын чаптырып килгән ат тоягы тавышы бүлде. Ул сискәнеп китеп әйләнеп караганда җайдак инде янына ук килеп җиткән иде. Я. рабби! Мәрьям ич бу! — Александр... Сергеич! — диде Мәрьям, килеп туктауга сүз баш* лап.— Мин.. мин сезгә әйтергә тиеш... Пушкин кызны ат өстеннән жиргә төшерде. Мәрьям аңа мамыктай йомшак һәм җиңел тоелды. Мәрьям Александрның кучерына шикләнебрәк карап алды да. әйтер сүзе бик мөһим икәнен аңлатып: — Әйдәгез, тегендәрәк барыйк әле! — диде,— Мин сезгә шуны әйтмәкче идем — Бабай кичә сезгә бөтен белгәннәрен дә сөйләмәде. Ул... курка. Пугачев билгесез сукбай булган чагында, патшага каршы сүзләр сөйләп йөргәне өчен Казан төрмәсендә утырган жиреннән теләнергә чыккан вакытта урам почмагында ат җигеп көтеп торган һәм аннары аны үз янына утыртып алып киткән кеше—минем бабай инде ул. — Бабаң шуннан соң күргәнме аны? — Нигә күрмәсен! — диде Мәрьям. көлеп җибәреп.— Пугачев Казанны алгач, мануфактура эшчеләре Яхъя бабайны фетнәчеләр лагерена җибәргәннәр. «Петр Федорович патшага кайдан һөҗүм итәргә кирәклеген күрсәт!» дигәннәр. Тыңлаган бабай тегеләр сүзен. Төнлә белән Пугачев лагерена киткән. Шунда барышлый ул лагерьны саклап торучы казакларга юлыккан. Тегеләр башта бабайны бик шәпләп кыйнаганнар, аннары кем син, нишләп йөрисең, дип сораша башлаганнар. Бабайның, үзен кыйнаган өчен, тегеләргә ачуы чыккан булган. Шуна күрә бер сүз дә дәшмәгән бу. Ни тырышып та телен чиштерә алмагач, капчыкка салып бәйләгәннәр дә, ат сыртына аркылы салып, Пугачев янына алып барганнар һәм менә разведчик тоттык дип әйткәннәр. Атаман бик нык уйга чумган. Казанны штурмлый башларга бер тәүлек кенә калган булган ул чакта. Ә бабайны танымаган Пугачев. Ул танымагач, бабай да үпкәләгән, дәшми торган. — Асыгыз! — дип боерган Пугачев. Шуннан соң бабайны асарга алып киткәннәр. Ә бабай һаман бер сүз дә дәшми генә барган. Дар агачы янына алып килеп, муенына элмәк сала башлагач кына телгә килгән ул: — Яхшылыгың өчен рәхмәт, Пугач! — дип кычкырып җибәргән.— Суконный халкы синең вәгъдәңне онытмаган әле! Бабай шулай дигәч, Пугачев сискәнеп киткән дә җәзаны туктатырга һәм бабайны үзе янына алып килергә кушкан. Ике казак аны әйди башлаганнар икән дә бабай аларның икесен ике якка төртеп җибәргән һәм Пугачев каршына килеп баскан. — Нинди вәгъдә ул тагын? — дип сораган атаман. — Гадел хөкем турындагы вәгъдә! — дигән бабай.—Яхшылыкка — яхшылык, яманлыкка — яманлык булачак дип үзең әйткән идең түгелме соң? Пугачев. Горилов сыраханәсендә әйткән сүзләрен исенә төшереп булса кирәк, кинәт йомшап киткән һәм: — Ни йомыш белән килдең минем лагерьга? — дип сораган. — Синең казакларың алып килде! — дигән бабай, ачулы итеп. — Ә кем җибәрде? — Мануфактура эшчеләре. — Нигә башта ук шулай дип әйтмәдең соң? — Синең сукбайларыңа ачуым килде. Эт урынына сугышалар. Кичер син аларны. Ачулары чыккан. Аннары син үзен дә алай оик юашка охшамагансың. Сөйлә. Бабай, шул тирәдә торган казакларга ымлап: — Куып җибәр аларны моннан! — дип әйткән. Пугачев елмаеп куйган да: м ИНем алаР дан яшерен серем юк,— дигән. ♦ Мине сиңа шәһәргә кайдан керергә кирәк икәнлеген аңлатырга _ дип җибәрделәр. « — Әйдә! £ Тиз генә ике ат китертеп, шуларның берсенә Пугачев үзе атланган. 5 икенчесенә бабайны атландырган да... s Мәрьям, сөйләвеннән кинәт тукталып, Александрга карап куйды. ” in'VHHaH НИШЛӘГӘННЭР? ~ лиде Александр, түземсезләнеп. = Шуннан соңмы? Шуннан соң без менә алар йөргән урыннардан = барабыз инде. Мин — бабай, ә Сез — Пугачев. Килештекме? > Пушкин көлеп жибарпес — Килештек. *■ Юлның сул ягында Казанка елгасы үзәнлегенең чите күренеп тора. Елга буендагы агачларның төрле төскә кереп саргая башлаган яфраклары ничектер күңелдә моңсу хис уяталар иде. Әнә Царицын авылы,— дип дәвам итте Мәрьям.— Минем бабай Пугачев белән шул тирәләрдә дә йөргән инде — Соңыннан анда Михельсон гаскәрләре белән бик каты сугышлар булган,— дип өстәде Александр. Мәрьям гаҗәпсенеп калды — Сез барысын да беләсез икән бит! — Азрак беләм. Шулай бара торгач, алар Царицынны үтеп киттеләр. Юл кинәт сулга борылды һәм барган саен тарая башлады. — Әнә теге авылны күрәсезме? — диде Мәрьям —Троицкая-Нокса авылы ул. Александр Мәрьям күрсәткән якка борылып карады. — Әйе, күрәм. — Пугачевның лагере шунда урнашкан булган. Әнә теге калкулыктагы тегермән янында. Алар тегермән янына бардылар. Аннан Казан күренеп тора. Кремль манарасы гына түгел, хәтта йортлар, бакчалар, чиркәүләргә кадәр аермачык күренә иде. — Пугачев менә шушы без басып торган җиргә 11 июньдә килгән.— диде Мәрьям. — Ә аннан алдагы көнне полковник Николай Толстой җитәкчелегендә фетнәчеләргә каршы җибәрелгән атлы легионны туздырган булган,— дип өстәде Пушкин. — Анысын белмим, бабай миңа ул хакта әйтмәде,— диде Мәрьям.— Ул миң? Ю июньдә кичен Пугачев белән шәһәрне күзәтеп йөргәнлеген генә сөйләде. Ә иртән Пугачев шәһәргә һөҗүм башлаган. Горлов сыраханәсе каршындагы тауга туп куелган булган. Пугачев гаскәрләре урман эчләтеп яшеренеп килгәннәр дә, Арча кырына һәм Өченче тауга сибелеп, шуннан шәһәргә ыргылганнар. Пушкин да, Мәрьям дә беркавым дәшми тордылар Казанка буенда ак каеннар тезелешеп утыра. Сулда, болыннар артында, Савиново, Сухая река һәм Караваево авыллары күренә иде. — Пугачев соңыннан әнә шул авылларга таба чигенгән,— диде Пушкин* көрсенеп. ’ _ Менә ничек!—диде Мәрьям, хәйран калып.— Ә мин аны белми идем әле. ЯН В II н Е Ц К И Я — Күрәсең, өлкән яшьтә булса да. яшьләрчә шат күңелле әфәнде белән йөреп кайту кайчакта файдалы икән.— диде Пушкин, шаярып. — Сез һич тә алай ук өлкән түгел әле! — Яхшы сүзегез өчен рәхмәт! — Сез Казан турында язачаксызмы? — диде Мәрьям, кинәт җитдиләнеп. — Әйе. Казан турында да. Пугачев турында язарга ниятлим. — Минем бабам турында язарсызмы? — Бәлки язармын. — Ләкин минем турыда яза күрмәгез! — Нигә алай дисең? Миңа ышанмыйсыңмы әллә? — Мин ышанам да бит... «Руслан һәм Людмила»гызны укыганнан соң мин сезне әтием кебек күрә башладым. Чынлап менә! — Алай булгач, нигә үзең турында язмаска кушасың соң? — Ничек дип әйтим инде... ’ Баһадирлар, тылсымчылар турында гына китапта язалар бит. Ә мин... мин нибары асрау кыз гына. — Син нәкъ тылсымчы кыз инде менә! Шушы матурлыгың һәм акылың белән һич тә югалмассың син. Менә күрерсең, беркөнне бик әйбәт егет алып китәр әле! — Андый көн үтте инде,— диде Мәрьям, күңелсез генә итеп.— Ләкин алып китмәделәр шул. — Алай булмагандыр ла! — Булды инде, булды! Беренче гильдия сәүдәгәр малае иде ул. Миңа өйләнергә теләп, атасыннан фатиха сораган иде дә атасы ишетергә дә теләмәде: «Фәкыйрь кызга, мөселман кызына өйләндерәмме соң мин сине. Нәсел пычраттыраммы сиңа? Авызыңны да ачма ул хакта. Әгәр сүземне тыңламыйсың икән — дүрт ягың кыйбла, минем йортыма аяк басасы булма!» дип. Сережаны бик каты орышкан. Сережа аптырап калган. Асылынмакчы булып, муенына элмәк салган. Ләкин ана асылынырга ирек бирмәгәннәр. Шул хәлләрдән соң Сережаның атасы; — Мә. бар, зинһар, күземнән генә югал,— дип миңа акча бирмәкче булды. Мин алмадым. Күзеннән дә югалмадым. Мин китмәгәч, атасы Сережаның үзен каядыр олактырды Шуннан бирле әле һаман аны көтеп йөрим. Менә-менә кайтып төшәр төсле тоела... Пушкин кызның моңлы яшькелт күзләренә, борчылудан кысылып киткән матур иреннәренә һәм ике алма шикелле булып төртеп торган күкрәкләренә карап, үзенең язмышы белән шушы кыз язмышы арасында ниндидер уртаклык тоеп, уйланып торды. Александрның Наталиягә булган мәхәббәтенә дә әле һаман һәртөрле киртәләр куелып килә бит. Көн саен әле анда, әле монда күңел ачу кичәләренә барырга туры килә. Бармас идең, хатынын чакыралар, аның хәтерен сакларга кирәк. Чиркәүгә гыйбадәткә бармаган өчен дә сүз ишеттереп торалар. Эш шуңа барып җитте, хәтта анын хатынына адресланган хатларны да полиция ача һәм аларны патшага укыта башлады инде. Патша аны кимсеттерергә һәм көлкегә калдырырга чамалый. Әмма ул җәһәннәмгә олактырсалар да баш имәячәк!.. Шул уйларны күңеленнән кичергәч. Мәрьямгә карады һәм, чыланган керфекләрен күреп, аны кызганып куйды. — Кайгырудан мәгънә юк. Мәрьям.— диде аннары, кызның башыннан сыйпап — Син әле яшь. бәхетең алда әле синең! Я. елмай инде, Марютка? Менә шулай! Инде әйт: нинди бүләк бирим мин сиңа? — Берни дә кирәкми.— диде кыз һәм оялып башын иде. — Юк. сиңа берәр истәлек калдырмыйча барыбер китмим мин. Әйт. нәрсә теләр идең? Кыз тагын беркавым дәшми торды. Аннары, ниһаять, батырчылык җы еп Әгәр сез профессор Карл Федорович Фукстан миңа анын лекцияләренә йөрергә рөхсәт итүен үтенсәгез — иң зур истәлегегез шул булыр иде. Беренче күрүендә үк Александр Мәрьямнең кызыксынучан һәм бик житез булуына сокланып калган иде. Инде менә кызның бу үтенечен ишеткәч аның күзләре яшьләнеп китте. — Син медицинаны өйрәнергә телисеңмени? — диде ул, ипләп кенә. — Әйе. — Ләкин, үзең дә беләсеңдер, хатын-кызларга һәм рус динендә булмаган кешеләргә анда уку рөхсәт ителми бит. — Ә мин укырга түгел, бары тик аның лекцияләрен тыңларга гына рөхсәт итүен үтенәм. Тыңларга да ярамый микәнни соң? Пушкин йөзен читкә борды. Рус империясенең шундый гаделсез законнары булуы оят һәм уңайсыз иде аңар. Шул законнар аркасында мондый күңелсез хәлдә калуы бер бүген генә түгел иде инде. — Син Карл Федоровичның лекцияләрен тыңларсың!—диде Александр. катгый итеп.— Ә хәзер, әйдә. Кремльне карарга барабыз. Александр атларына утырып, алар Кремльгә бик тиз килеп жит- теләр. — Мин синең бабаң белән таныш инде,— диде Пушкин, Кремльне карап йөри башлагач.— Хәзер мин сиңа үз бабамның бабасы турында сөйлим. 11 Шул ук көнне кичен Александр Фуксларга барды. Карл Федоровичлар Мәскәү урамы белән Аркылы-Тихвин урамы чатындагы йортта торалар Александр килеп кергәндә Фуксларда кунаклар — Казан университеты профессоры Григорий Степанович Суровцев һәм аның хатыны утыра иде. Өлкән яшьтәге Карл Федоровичны Александр моңарчы да күргәне бар. Иске танышларча дустанә итеп күрешкәннән сон Фукс Пушкинны хатыны Александра Андреевна белән дә таныштырды. Күрер күзгә хәйран сөйкемле ул хатын Россиянен ин атаклы шагыйре үз өйләренә килеп керүенә бик куанганын әйтте. Александр, анын кулын үпте дә: — Безгә әллә ни зурлап танышып торуның кирәге дә юк. Күрешкәнебез булмаса да, язган әйберләребез һәм, бигрәк тә, Баратынский аша күптәннән таныш инде без,— диде. Александра Андреевнанын шигырьләр язгалавын белә иде ул. Бу сүзләрне шуна ишарәләп әйтте. _ Әйе,— диде Александра Андреевна,— Баратынский! Бик шәп шагыйрь ул Баратынский, шулай бит? — Евгенийны мин үзем дә яратам һәм аны иң яхшы шагыйрьләре- безнең берсе дип саныйм! — диде Пушкин. Аннары кунак бүлмәсенә үттеләр. Александра Андреевна Пушкинны профессор Суровцев һәм аның хатыны белән таныштырды. Аннары. Георгий Степановичка мәгънәле ител карап алды да, Пушкинга мөрәҗәгать итеп: Мәрьям шаккатып калган һәм сүз әйтә алмыйча бара иде = Ә Пушкинның күз алдына янып торган Казан, кораллы крестьяннар килеп басты, колагына хәвеф барын хәбәр итеп яңгыраган чиркәү чыны ® авазлары ишетелгән кебек булды. Ул хәтта Пугачев гаскәрләренең Гостиный двор трактирына тупларын куеп, шунняи Кремльгә атыл торганнарын үзе күреп торгандай хис итә иде. — Александр Сергеевич, Баратынский поэзиясенә нинди бәя бирүе* гезне сезнең үз авызыгыздан ишетәсе килә иде. Мөмкин булса, җентекләбрәк сөйләгезме? Безнең өчен бик мөһим ул1 — диде. Профессор Суровцев та бик кызыксынып, Пушкинның фикерен көтеп тора иде. — Нәрсә сөйләргә соң инде сезгә,— диде Пушкин, кинәт дәртләнеп китеп — Ул безнең оригиналь шагыйребез, чөнки ул үзенчә фикер йөртә Ул һәркайда оригиналь булыр иде, чөнки дөрес һәм үзенчә уйлый. Шуның өстенә бик сизгер һәм тирән хискә дә ия. Тагын нәрсә? Аның шигырьләренең камиллеге, сүзләрне төгәл һәм бик урынлы куллана белүе сәламәт акыллы һәр кешене сокландырырга тиеш. Гадәттә салкын канлы Суровцев бу юлы бик нык рухланып һәм дулкынланып Пушкинга карап утырды Аннары кинәт: — Менә! — дип кычкырып урыныннан купты да, баш бармагын күр* сәтеп—«Оригиналь. чөнки үзенчә фикерли!» Фикерсез образлар сакау һәм безнең бәхәсләр, кадерле Александра Андреевна, нәкъ менә шул күчәр тирәсендә әйләнә! —диде. — Шагыйрь хисләр теле белән сөйли, ә сез шуны аңларга теләмисез! — диде Александра Андреевна. — Мин сезне килештерәм —диде Пушкин, көлеп.— Тирән фикер йөртергә, хисләнергә тырышыгыз һәм шул чакта яхшы әйберләр яза алырсыз. Көн саен иҗат итегез һәм уйланыгыз. Башка сере юк иҗатның Шаховскийны хәтерегезгә алыгыз. Талантлы шагыйрь булган ул. Ләкин шигырь сәнгатенә өйрәнергә тырышмаган һәм шуның аркасында урта кул шагыйрь генә булып калган. Өстенә кара фрак, бармакларына ялтыравык кашлы йөзекләр кигән Пушкин мәһабәт һәм кырыс күренә. Әмма чак кына елмаю белән анын кырыслыгы юкка чыга һәм ул шундук мөлаем, ачык йөзле кешегә әйләнеп китә иде. — Карл Федорович! — диде ул, бу юлы да шулай кинәт ачылып китеп.— Әле Петербургта чагымда ук мин Сезнең лекцияләр хакында күп ишеткән идем. Бик мактап, бик игътибарлы һәм миһербанлы кеше дип сөйлиләр иде сезне. Шул миһербанлы игътибарыгызны бер яшъ кенә җан иясенә юнәлтә алмассызмы икән? Ул кыз университетта сезнең лекцияләрне тыңларга бик тели. — Гафу итетез, Александр Сергеевич,— диде Фукс, кызыксынып.— Кем була соң инде ул кыз? — Асрау кыз ул. Мәрьям исемле. Профессорлар бер-беренә карашып алдылар — Асрау? — диде Фукс, гаҗәпләнеп,— дөресен генә әйткәндә... Профессор ни дияргә дә белмичә тотлыгып торган арада Пушкин сүзен ялгап алып китте: — Крестьян малае Михайло Ломоносовка да үз вакытында гаҗәп* сенеп караганнар бит. Талантлы кешеләр, күрәсең, гел шулай гаҗәпләнү тудыралар булса кирәк. Бик нык үтенәм сездән... Фукс бераз уйланып торды да, ниһаять, кискен карарга килеп: — Пушкин үтенече минем өчен изге. Әйдә, ул кызың иртәгә минем янга килсен! — диде. — Рәхмәт, Карл Федорович! * Алар сөйләшкәндә каядыр чыгып киткән Александра Андреевна әйләнеп керде һәм тантаналы итеп: — Әфәнделәр! Залга яшьләр җыелган. Бер генә танцыга булса да, Александр Сергеевичның чыгуын үтенәләр,— диде. — Бик рәхәтләнеп! — диде Пушкин һәм хуҗа хатынга иярен чыгып та китте. Залда өч кыз — хуҗалар кызы һәм авын ике дусты көтеп торалар иде. Уртача буйлы, өстенә кара фрак кигән, бөдрә чәчле һәм куе чигә сакаллы бу кунак әфәнденең Пушкин икәнен белгәч, алар өчесе дә авызларын ачып, шаккатып калдылар. Ул арада Пушкин, тиз генә барып, тәрәзә гәбенә пистолетын куеп килде дә кызларның берсен вальска чакырды. Аннары икенчесе, аннары өченчесе белән биеде. Тан беленгәндә Пушкинның ишеген шакый башладылар. s Александр Сергеевич' Казан почтамтыннан ямщик килде! 2 Александр шундук танып алды: Мәрьям тавышы иде бу. = — Рәхмәт, Марютка! Мин әзер' х Тиз-тиз генә киенеп, Александр гостиница коридорына чыкты. Э Башына эшләпә, өстенә шинель кигән иде ул. с Гостиница ишеге төбендә аны Мәрьям куып житте дә: ф — Александр Сергеевич, Идел буена кадәр генә булса да озатырга мөмкинме сезне? — диде. ’ ® — Бик мөмкин!.. х Идел ярына җиткәч, ямщик атларын туктатты. Әле кояш чыкмаган.^ әмма инде жил кузгалган һәм Идел өстендәге ак томанны ерткалый- = куа башлаган иде инде. Су өстендәге шул томан ничектер Иделдән = чыккан сулыш сыман булып тоела. Бигрәк гаҗәеп һәм мәһабәт икән я шул Идел! Хәзер ул, әнә, тыныч кына жәйрап ята. Ә жил-давыл вакыт - ларында чал дулкыннарын уйнатып, ачуланып алган чаклары да була бит аның. Кай заманнардан бирле туктаусыз агып тора икән инде ул’ Кемнәр генә йөзмәде икән аның суында. Күпме йөк күтәргәндер ул! Яз көннәрендә, боз киткән вакытларда аеруча куәтле буладыр ул. Күрәсе иде үзен бер шул ташыган чагында! Хәер, ул хәзер дә бик зур, бик иркен һәм ару-талуны белмичә, ага да ага Менә шушы Идел шикелле, артка әйләнеп карамыйча, үз-үзенә сокланып, тукталып тормыйча, эшләргә кирәк, эшләргә! Гел алга таба барырга кирәк! Александр байтак вакыт бер суз дә эндәшмичә, Иделгә карап, тын гына торды. Аннары Мәрьямгә борылды — Табигать белән икәүдән икәү генә калган вакытларда игътибар белән тынлап торсам, кинәт миңа тавышлар, сүзләр ишетелгәндәй, җырлар яңгырагандай тоела башлый. Сиңа шулай тоелганы бармы, Мәрьям? — Бар, Александр Сергеевич. Бик күп мәртәбәләр шулай булганы бар! — Димәк, дөрес икән. Җирнең үз тавышы бар шул аның! Тик аны чын күңелдән, бөтен йөрәген белән бирелеп гынлый белергә генә кирәк. Менә Иделгә генә кара. Үз гомереңдә нинди генә хәлләр күрмәгән инде ул! Халык аның моңын тынлап торган да, отып алып, җырга салган. Степан Разин турындагы җырны әйтүем! Ул җыр — Идел үзе бнг инде! Моны да, көче-куәте дә, характеры да шушы Иделнеке! Тан жиле һаман көчәя барганлыктан, өстенә юкарак кына киенгән Мәрьям туна башлаган иде. Пушкин йомшак кына итеп аның иңеннән тотты да: — Хуш. Марютка! Туна башладың, бар кайт инде. Хуш! Мин сине беркайчан да онытмам! — диде. __ Мин дә сезне онытмам, Александр Сергеевич! __ Карл Федоровичның лекцияләрен тыңла! Григорий Степановичныкына да йөр Алар сине кимсетмәсләр. Ә хатын-кызларның язмышы тиздән үзгәрәчәк. Бөтен ил язмышы үзгәрәчәк! Пушкин кызмын битен үпте дә коляскасына менеп утырды. Аннары я.мшнк дилбегәсен тартты һәм, кыңгырауларын чылтыратып, атлар юыртып китте. Салкын жил исүен дә, үзенең туңып калтырана башлавын да онытып, Мәрьям коляска тәмам күздән югалганчы карап торды. Ул көннән сон өч ел ярым вакыт үтте. Казан император университеты студентлары рус теле профессоры Суровцевны көтеп торалар иде. Лекцияләр башлануын белдереп, кыңгырау шалтырагач профессор аудиториягә килеп керде дә. гадәттәгедән акрынрак атлап, кафедра янына барып басты, йөзеннән каны качкан, күзләре уйчан иде анын. Бу хәлне күреп, студентлар кинәт сагаеп калдылар. — Әфәнделәр, басыгыз!—диде профессор. Барысы да аягүрә бастылар. — Поэзиябезнең кояшы батты... Пушкин юк инде хәзер.— диде Суровцев. Кинәт бер студентка йөрәк өзгеч нечкә тавыш белән кычкырып елап жибәрде. Ул — Мәрьям иде. Студентларның барысы да тып-тын калып, аптырашып торалар иде. Профессор дулкынлануын күрсәтмәс өчен йөзен читкә борды. Кулъяулыгы белән күзен сөртеп алды. Аннары, студентларга карап, сүзен дәвам итте: — Рус шагыйрьләренең ин зурысы табутта ята. Аның гәүдәсен Петербургтан каядыр еракка алып киткәннәр. Ихтимал, аны әле күмәргә дә өлгермәгәннәрдер... Григорий Степанович Суровцев беркавым залда утыручыларга карап торды да, кискен итеп: — Пушкинның табуты ябылмас борын ничек итеп рус теле турында сүз алып бармак кирәк? Бүген лекция булмый! — диде.
Русчадан ВАКЫЙФ НУРУЛЛИН тәржемә итте.