Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

 

Синең моңнарың Казан!

Себер тикле Себерләргә Ишетелде якын моңнарын. Искән җилләр алып килде аны, Бураннарда бәүлеп V тыңладым. Көйләделәр Иртеш дулкыннары, Юа-юа комлы ярларын, Кая барсам җырлап озаттылар Иксез-чиксез ап-ак карларым. Туган җирем мине ир булырга, Чигенмәскә юлда өйрәтсә, Шушы моңнар миңа куәт бирде, Җыр уятты кыргый йөрәктә. Сунардаш күк дус та була белде Тайгаларда ауда йөргәндә. Шушы моңны көйләп тост күтәрдем Кунакларга шәрап биргәндә. Шушы моңнар мине алып килде Бишегенә татар халкының. Нинди генә җилләр кагылмады, Сүрелмәде ләкин ялкыным. Күңелемдә эретеп салкыннарын, Ярсуларын алып давылның, Моңнарыма салдым җырлар итеп Сагышларын туган ягымның. И Казаным, туган анам булып Кочагыңа ал син гомергә. Ярсып чапкан минем чал Иртешем Кушылып аксын синең Иделгә. Ак таңнарым өлгермәде Җәяргә ал канатын. Очкан уктай, томаннарга Ыргылды хыял атым. Эһ дигәнче ул юк булды Китмә, китмә, Акбүзем, Сагышларым белән торып Калдым мин тик бер үзем. Сөт сыман ап-ак томаннар Гүя җирнең сагышы. Калды йөрәгем күк ярсып Типкән тояк тавышы. Акбүз атым сине эзләп Ил гиздем еракларда, Кешнәвеңне ишетмәдем, Әйтче, син кай якларда?! V Бәүлеп — тирбәлеп, калгып. Әгәр егет кылса жинаять — Халык Бер булмаса бер кичерер, юк, дошман димәс аны. Әгәр егет итсә хыянәт — Халык Ата-бабалары яткан зиратка күммәс аны. Буровойдан кайтып киләм көйләр көйләп. Кара ташкын тишеп чыкты катламнарны Баскан саен карлары да жырлап бара, Җир күтәрер микән минем шатланганны! Аккош йоны кебек йомшак карга батып Ятыйм әле, карашларым күккә атып И марсиан, бәлки хәзер арып-талып. Син дә миңа карыйсыңдыр чалкан ягып. Тәрәзәдән узган гомер карый, Көзге ypaMia уйлар текәлгән. Бала-чага футбол уйнап йөри. «Мин ул чакта байга көтү көттем». Урамнарга коеп яңгыр сипте, Яигыр сипте тәрәзәне чиртеп Чыр-чу килеп яшьләр үтеп китте. «Минем өскә ул чак кургаш яулы». Нәкъ бабайның йөзе кебек сары, Таш юлларга коела шып та шып Агачларның соңгы яфраклары... Аучымы, Аучынымы нидер аулады... Кара урман шомлы шаулады. «Озак йөрмәм дигән иде бит». Авылдашлар тирги давылны, Күмеп киткән өчен авылны. У-у-у... Жилләр түгел, улый бүреләр. Йокламады авыл төн буе, һәркемнең дә иде бер уе: «Менә-мепә кайтып керер ул». Төн үтте... Төн артыннан тагын көн үтте. Аучы өенә кире кайтмады... Авыл өстен болыт каплады. Көзге урманда Уйга талып басып торам бер ялгызым. Көзге урман охшап калган каберлеккә. Минем күңелем сыман монсу агачлар да, Алар шулай калыр төсле гомерлеккә. Кошлар да бит ташлап киткән бу урманны. Болытларга кереп поскан якты нурлар. Рәхим-шәфкать сораган күк аллалардан, Тырпаешып тора бары шәрә куллар. Үткән гомер безгә кире килмәгән күк. Язлар кабат кайтмас төсле бу урманга. Агачларның жирдә ята йөрәкләре, Күпме яфрак үлгән кайгы саргайтканга. Ләкин язлар тагын килер, килми калмас! Табигатьнең үзенең бар кануннары. Күңелемдә истәлекләр генә минем. Ә урманда мәңге яшьлек тамырлары.