Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУСА ҖӘЛИЛНЕҢ КӨРӘШТӘШЕ

Немец язучысы һәм тәрҗемәчесе Леон Небенцаль—Германия Демократик Республикасында Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлын башлап тикшерүчеләрнең берсе. Күптән түгел Татарстан язучылар союзы аңа хат җибәрде. Хатта түбәндәге сүзләр язылган иде: «Муса Җәлилнең һәм аның иптәшләренең соңгы көннәре турында Берлин архивларыннан Сез тапкан документларны алдык. Бу эшне армыйталмый дәвам итүегез өчен Сезгә барлык татар язучылары исеменнән ихлас күңелдән зур рәхмәт. Җәлил җитәкчелегендәге патриотик группаның язмышын ахырынача ачыкларга ярдәм иткән һәм чиксез зур кыйммәткә ия булган документларны эзләп табу өчен Сез үзегезнең унике елга якын гомерегезне багышладыгыз Без моны бик яхшы аңлыйбыз». Моннан берничә ай элек Германия Демократик Республикасына шагыйрьнең тормыш иптәше Әминә ханым Җәлилова барып кайтты. Леон Небенцаль белән бергәләп алар җәлилчеләр көрәшкән урыннарда булдылар. Бу сәяхәт вакытында Җәлил группасының эшчән- легенә бәйләнешле кызыклы гына фактлар һәм документлар табылды. Леон Небенцаль биредә әнә шуларның кайберләре турында яза. Моннан чирек гасыр элек совет капитаны Лукьянов Дрезден шәһәр төрмәсе камераларының берсендә стенага язылган менә шундый сүзләргә юлыга: «Монда мәскәу журналисты Әхмәт Симаев утырды. Россиядән без унбер кеше. Без икенче Германия империя суды тарафыннан үлем җәзасына хекем ителдек. Кем дә кем бу язуны табып укый һәм Ватанга исән-сау әйләнеп кайта, шул кешенең безнең язмышыбыз турында туганнарыбызга һәм якыннарыбызга хәбәр итүен сорыйм. 1944 елның 24 нче марты». Бераз вакыт үткәч, капитан Лукьянов стенадагы бу язу хакында Снмаевның туганы Фәттахка сөйли. Ул чагында әле Әхмәтнең легендар Муса Җәлилнең көрәштәше булуын беркем дә белми. Аның Муса Җәлил группасында эш алып баруы бары тик соңыннан, Абдулла Алишның тормыш илтешә иренең соңгы хушлашу хатын алгач кына билгеле була. Бу хатны Моабит төрмәсеннән бельгияле антифашист Эмиль Май- зон алып чыга һәм аны Брюссельдәге совет илчелегенә тапшырган була. Үзенең хатында Алиш ммреи оешма пленнарыннан татар хәрби әсирләре аравында листовкалар таратуда гаалләчгәи биш кешене, шул җөмләдән Симаевны да телгә ала. 1967 елда Көнбатыш Берлиндагы бер сенаторның секретаре аркылы төрмә папкасыннан Җәлил, Симаен һәм Шабаеө группасындагы әсирләрнең фамилияләре язылган ике карточканың фото-колиясө хупга төшерелде. Шул көннән Җәлил группасы членнарының 1944 спнын феярапь— март айларында Дрезден төрмәсендә утырулары һәм аларга хекем карарының шунда чыгарылуы ачыкланды дип исәпләргә мемким. Элек шәһәр төрмәсе булып хезмәт иткән һәм аның караңгы камераларында антифашистлар газапланган бина хәзер бөтенләй үзгәргән. Ул яңа баштан үзгәртеп корылган һәм Югары техник мәктәп карамагына тапшырылган. Элек аның нинди бина булуын бүген хәтта күз алдыма китерүе дә кыен. Ләкин ул хакта беркайчан да истән чыгарырга ярамый. Монда укучы студентлар үз мәктәпләрендә антифашистик музей оештыру турында тәкъдим керткәннәр. Музей очен берничә камера һәм әсирләрне җәзалап үтерү урыны злекке килеш калдырылган. Арно Виттиг тарафыннан фашизмга каршылык күрсәтүче кәрәшчеләргә багышланып эшләнгән һәйкәл каршында Әминә Җәлилова тетрәнеп бик озак басып торды. Музей җитәкчесе аңа узган ел эчендә генә дә бу һәйкәл янында йөз меңнән артык кеше булганлыгын хәбәр итте. Җәлил группасы әстеннән суд процессы барган бүлмәгә Әминә Җәлипова бары тик ярым ачык ишек аша гына күз тешерә алды: бу вакытта анда студентлар контроль эш эшлиләр иде. Әминә ханымның карашы дәфтәрләре остенә иелеп сочинение язып утыручы яшьләргә төбәлде. Әйе, Моабит төрмәсендә утырганда Муса хыялланган яңа Германия вәкилләре иде бу яшьләр! Сүзне яңадан Симаевка күчерик. Җәлил группасын хөкем итүгә сәбәп бупып апынган бер бик кызыкпы гаеппәү турыдаи-туры Әхмәт Симаев исеме белән бәйләнгән. Бу гаепләүнең төп сәбәбе — хәрби әсирләрдән фашистлар төзегән «Идел — Урал» татар-башкорт легионында оештырылган лагерьда листовкалар таратудан гыйбарәт. «Идел — Урал» легионында тәрҗемәче һәм немец теле укытучысы булып «ридрих Биддер хезмәт иткән. Җәлил группасы эшчәнлегендәге кайбер яңа нәрсәләрне бу юлларның авторына нәкъ әнә шул Биддер сейләде дә. «Бервакыт,—дип искә ала Фридрих Биддер,—лагерьда зур шау-шу күтәрелде. Легионерларның салам матрацлары арасыннан күп санлы листовкалар таптылар. Бу листовкаларда Гитлер фашизмына каршы корәшкә еидәүче сүзләр язылганлыгы үзеннән-узе аңлашыла. Ул листовкаларны мин үзем күрмәдем, әмма аларның дефекты булган ниндидер машинкада рус литерында басылганлыгын мин яхшы беләм. Листовкаларны һәм машинканы әнә шул дефект буенча ззлиләр... һәм аны Геббельсның пропаганда министрлыгыннан табалар!» Чын мәгънәсендә фантастик булып тоелган бу факт кайбер аңлатмалар бирүне сорый. Пропаганда министрлыгының һәм басып алынган Көнчыгыш өлкәләрнең Розенберг җитәкчелегендәге министрлыгының «Винета» дип аталган гомуми бер бүлеге була. Бу бүлек «Көнчыгышка юнәлтелгәи гомум пропаганда» белән шөгыльләнә. Анда тәрҗемәчеләр булып төрле халыкларның вәкилләре эшли. Шуларның берсен — Әхмәт Симаевны гитлерчылар диктор итеп файдаланмакчы булалар. 1943 елны Берлинны бик еш бомбага тоталар. Шунлыктан, кайбер учреждениеләрдә махсус төнге дежур оештырыла. «Винета» бүлегендә төннәрен дежур торуга хезмәттәге барлык кешеләр тартыла. Фридрих Биддер менә болай дип раслый: «Ниндидер татар әсире үзе дежур торган төннәрнең берсен рус шрифтындагы машинкада күп санлы листовкалар басу очен файдалана». Җәлил группасының исемлеге белән танышканнан соң дежурда торган әлеге татар әсиренең, башка беркем дә булмыйча, Әхмәт Симаев булганлыгын тулы ышаныч белән әйтергә мөмкин. Фашистларга каршы язылган листовкаларны Геббельс министрлыгының борын төбендә үк бастырып ул искиткеч кыюлык һәм батырлык эшли.