МӘҢГЕ ТЕРЕ ОБРАЗ
Ленинга багышланган драматургия турында лбашчыбыз Владимир Ильич Ленинның 100 еллык бәйрәме совет сәнгатенең барлык тармакларында эшләүчеләр, шул исәптән театрлар һәм драматурглар өчен дә җитди һәм җаваплы имтихан булачак. Драматургиябез әлеге юбилейга нинди байлык, нинди уңышлар белән килә соң! Бәйрәмгә кадәр калган вакыт эчендә бу сорауларга тулы һәм төпле җаваплар бирелер, дип уйларга кирәк. Хәзергә исә драматурглар һәм театрлар киеренке төстә Ленин турындагы яңа әсәрләр өстендә эшлиләр. А. Штейн, мәсәлән. «Лениниана» дигән шартлы исем белән яңа пьеса яза, МХАТ үз тамашачыларына М. Шатровның «Юбилей» исемле документаль әсәрен күрсәтергә җыена. А. Дубровский, Ленин белән Горькийның бер-берсенә язышкан хатларына нигезләнеп, «Диалог» исемле документаль әсәр тәмамлады. Ул Станиславский исемендәге театрда куелачак. Ленин комсомолы исемендәге театр «Безгә Ленин кушты» дигән пьеса әзерли. Әсәр комсомолның III съезды материалларына нигезләнеп язылган. Н. Вирта, И. Луковский, Ю. Семенов, шулай ук күп кенә башка әдипләребез Октябрь революциясе, Ленин турындагы яңа пьесалар өстендә эшлиләр. Кыскасы, Ленинга багышланган драматургия күп кенә яңа һәм үзенчәлекле әсәрләр белән тулыланыр, дип өметләнергә бөтен нигезләр бар. Шуның белән бергә, моңарчы язылган, матбугатка чыккан яки сәхнәдә куелган әсәрләргә нигезләнеп тә, бүгенге ленинианага хас кайбер гомуми сыйфатлар хакында хөкем йөртергә мөмкин булыр иде. Ленинга багышланган бүгенге драма әсәрләренә һәм кинофильмнарга нинди үзенчәлекләр һәм характерлы сыйфатлар хас соң! Әгәр Корнейчукның «Хакыйкате», Треневның «Нева ярында»сы, Погодинның «Мылтыклы кешенсе, М. Ромм белән А. Каплерның «Ленин Октябрьда»сы кебек, бөек юлбашчыбызга багышланган беренче әсәрләрдә Ленин һәм Октябрь темасы, ничектер, гомуми пландарак. фронталь төс- тәрәк яктыртылса, бераз соңрак иҗат ителгән әсәрләрдә, әйтик шул ук Н. Погодинның «Кремль курантлары» пьесасында [1940] һәм «Ленин 1918 елда» (1939) исемле нәфис фильмда инде бу мәсьәләгә авторларның үзенчәлекле карашлары, үзләренчә якын килергә тырышулары, тагын да төгәлрәк итеп әйткәндә, теманы әдәбисубьектив пландарак хәл итәргә омтылулары сизелде. Алга таба Ленин темасын, Ленин образын сәнгатьчә сурәтләү алымнары һәм чаралары өзлексез байый, төрлеләнә торды. Бүгенге ленинианага, мәсәлән, стиль, жанр һәм интонация формаларының куп төрле булуы характерлы. Ленинга багышланган әсәрләр арасында без зур гомумиләштерү көченә ия булган плакатпаннодан |И. Сельвинский. Зур Кирилл.) халыкчан драмага (Д Зорин. Мәңгелек чыганак.), документаль хроникадан |М. Шатров. Алтынчы июль) эре социаль полотнога [Н. Погодин. Өченче, патетик.), трагик яңгырашлы «Ленин турында хикәяләр» исемле фильмнан «Аппассионатапга кадәр төрле алымдагы, төрле рухтагы сәнгать үрнәкләре белән очрашабыз. Ю Бу меһим теманы чишкәндә Һәр художник уа юлы белан барырга хаклы, алай гына да түгел, үз юлы белан барырга тиеш та. Бу кадаресе — бәхәссез хакыйкать. Әмма мәсьәләнең бәхәсле яклары да байтак әле. Әйтик, Ленин образын ничек һәм нинди ситуацияләргә куел сурәтләргә! Аны, тарихның иң кульминацион, иң киеренке моментларына куеп, революция корбанының штурвалы алдында. Совет дәүләтенең идарә пульты каршында сурәтләргәме, я булмаса ял вакытларында, тормышның ыгы- * зыгысыннан аерылып торган минутларында да күрсәтергәме) Сәнгать әһелләрен һәр- % вакыт борчып, тыңгысызлап килгән сорауларның тагын бер теркеме менә шулар. i Үзеннән-узе аңлашылса кирәк, аларга бер терле генә жаеал бирү дерес тә, тулы да о булып бетмәс иде. Әмма теләсә нинди ситуацияләрдә, теләсә нинди хәлләрдә дә м Ленин Ленин булып калырга тиеш. Моны һич кенә дә истән чыгарырга ярамый. Аннан соң, Ленин образына мерәжәгать итү безнең драматургиянең үсешенә искиткеч уңай йогынты ясарга, образлар системасына Ленин образын кертү әсәргә зур драма- - тизм хисе, андагы конфликтларга зур социаль яңгыраш естәргә, бер сүз белән әйткән- Ф дә, драматургияне рухи баетырга тиеш. Бүгенге сәнгатьтә Ленинга багышланган фильмнар һәм сәхнә әсәрләре бик хаклы ♦ рәвештә әһәмиятле урынны алып торалар. Бу елкәдә озак еллар буе алып барылган эзләнүләр кызыклы һәм уңышлы нәтиҗәләргә китерә башлады. Күп кенә әсәрләрдә без Ильичның >чке деньясыиа үтеп керүдә авторларның яңадан-яңа чаралар табарга тырышуын сизәбез. Ленин еш кына чын-чыннан драматик, ә кайчакларда хәтта трагик характердагы хәлләргә куел сурәтләнә. Сәнгать әһелләре юлбашчы образын ничек кенә булса да хәзерге чорга якынайтырга, Ленинны бүген дә ябарлык тереләрдәй терерәк» дип күрсәтергә омтылалар. Ниһаять, бүгенге ленинианага характерлы тагы бер момент: документаль һәм әдәби юнәлешләр арасында үзара аралашу, үзенчәлекле иҗади ярыш бара. Мисалларга күз салыйк. «Алтынчы июль» (1964) тарихи конкрет фактка таянып язылган. Мәсьәләнең иәкь әнә шул ягына басым ясап, автор үзе: «Реаль вакыйгалар, тарихи документлар гына Ленинны тормыштагыча итеп күрсәтү ечен материаль бирә алалар дип саныйм»I ,— дигән иде. (Әдәбият, сәнгать әсәрләрендә реаль вакыйгаларга, документальлеккә игътибар итү бигрәк тә соңгы елларда кечәйде һәм аның объектив сәбәпләре бар. Әдәби-документаль жанрларга мерәҗәгать иткәндә язучыны барыннан да бигрәк һәм беренче чиратта тормыш чынлыгы, хакыйкатьнең асылы кызыксындыра.) М. Шатров тарихи-революцион үткәнне естән-естән генә сурәтләүгә каршы. Шулай ук Ленинның тормышы һәм эшчәнлеге белән бәйләнешле фактларны субъектив характерда аңлатуга һәм Ленин хакындагы әсәрләрдә сизелә башлаган артык гадиләштерү тенденциясенә дә каршы чыга. Үз иҗатында ул тулысынча документка таяна, ченки автор документның драматик кеченә тулысынча ышанып эш итә. Шул ук вакытта документаль юнәлешне теп, бердәнбер юнәлеш дип раслау, әдәби фантазиягә, уйлап чыгаруга корылган әсәрләргә ышанмау белән дә килешеп бетәсе кипми. Уйлап чыгару, фантазиягә корылган әсәрләр аша да гаять әһәмиятле ачышларга ирешергә мемкин. Кыскасы, иҗади фантазия кирәкле түгел дип. аны сызып ташларга бик иртә әле. Документаль драма үрнәге булган «Алтынчы июль» үзе дә моңа ышандырырлык дәлил була ала. Әсәр башкалабыз Мәскәүдә ике тәүлек дәвамында — 1918 елның 5 һәм 6 июльләрендә — булган вакыйгаларның тегәл стенограммасы формасында вэылгаи. Брест солыхы мәсьәләсендә большевиклар партиясе белән риза булмаган сул эсерлар нәкъ шул кеннәрдә, ягъни S—6 июль кеннәрендә, баш күтәрделәр: алар Германия белән сугыш башлануны хупладылар, коммунистлар партиясенә каршы ачыктан-ачык террор юлына бастылар. Зур театр бинасында Советларның бишенче съезды бара. Өстәл артында — президиум. Без, залда утыручы тамашачылар, ирексездән үзебез дә утырышта катнашучы делегатларга әверелгәндәй булабыз. Аннары вакыйгалар Мәскәүдәге немец илчелегенә күчә. Анда эсерлар коточкыч провокация оештыралар — Германия илчесе Мир- бахиы үтерәләр. Хәл чиктән тыш кыенлаша. Сул эсерлар большевикларга каршы ачык I Өзек Г. И. Моисеенконың «Советская культура» газетасының 1965 елгы 20 апрель санында басылган «Премьера алдыннан» дигән мекалесениән алынды. ВЛАДИМИР Д И Е В тан ачык хәрәкәт итә башлыйлар. Ленинны һәм аның көрәштвшларен юк игү, теләсә нинди чаралар белән Брест солыхын өзү, сугышны башлап җибәрү — аларның тол максаты әнә шундый. Большевикларга. Ленинга әле кичә генә үзләре белән бер сафта, баррикаданың бер ягында торган кешеләр белән керешергә туры килә. Әсәрдәге драматик конфликтның кече әнә шунда. Күренешләрнең сәгатьләп, хәтта минутлап диярлек алып барылуы Ленин җилкәсенә төшкән миссиянең никадәр авыр һәм җаваплы булуын аңларга булыша. Монда һәр минут драматизм белән сугарылган. Ленин киеренке атмосферадан бер генә мизгелгә дә чыгып тормый. Пьесага нигез итеп алынган вакыйгаларның кискенлеге автор өчен үзмаксат түгел, әлеге киеренкелек Ленинны, политик даһи буларак, ныграк, тирәнрәк ачып бирү өчен кирәк... Күптән түгел М. Шатров «Большевиклар» («Утызынчы август») исемле яңа пьеса тәмамлады. Авторның әйтүенә караганда, ул өч пьесадан торган («Егерме бишенче октябрь». «Алтынчы июль» һәм «Утызынчы август») «Революция драмалары» исемле трилогиянең соңгы өченче кнсәге. «Большевикларпда 1918 елда барган вакыйгалар тасвирлана. Әсәрдә гадәттә без аңлый торган характердагы сюжет линиясе ботенләи юк дияргә була. Менә Халык комиссарлары бер-бер артлы Совнарком утырышына җыелалар, Ленинның килүен көтәләр. Ә ул. ни өчендер, гадәттә булмаганча соңга кала. Шул рәвешчә. Ленинны көткән арада үзара сөйләшә, агымдагы эшләрне тикшерә, бәхәсләшә башлыйлар Горьхийның политик позициясе турында суз китә, Питер пролетариатына мөнәсәбәт хакында бәхәсләшәләр, монументаль пропаганда, бу әһәмиятле башлангычтагы формалистик, үтә сул тенденцияләр турында фикер йөртәләр. Михельсон заводында Ильичка һөҗүм оештырылу хәбәре әсәрдәге вакыйгалар барышында кискен борылыш тудыра. Яралы Ленинны Халык комиссарлар советының чираттагы утырышы булырга тиешле бина күршесендәге бүлмәгә, ягъни юлбашчының Кремльдәге үз бүлмәсенә алып керәләр. Болвй ул үзе пьесада бер генә тапкыр да күренми, ләкин без һәрвакыт аның каядыр якында гына булуын тоеп-сизеп торабыз, корәштәш дуслары белән бергә аның сәламәтлеге өчен борчылабыз Пьесаның икенче пәрдәсе кискен контрастлар принцибына корылып язылган. Искиткеч шомлы, авыр кайгы... Шул ук вакытта үзеңне кулга алып, сугышчан постта кала белергә дә кирәк. Чөнки революция бер генә минут та көтеп тора алмый, чөнки кичектергесез эшләр һәм мәшәкатьләр дөнья кадәр, һәркемнең күңелендә каршылыклы көрәш, вөҗдан газабы. Нишләргә! Юлбашчыбыз шундый авыр мәлдә ятканда утырышны башларгамы, юкмы! Менә Я. М Свердлов очрашуны иртәгә калдырырга тәкъдим итә.. Шулай да берникадәр паузадан соң: «Бәлки, кичектергесез мәсьәләләр бардыр! Без аларны игътибарсыз калдыра алмыйбыз»,— дип әйтергә мәҗбүр була. Икмәк турында, ач калган Мәскәугә ничек ярдәм итү турында үзеннән-үзе бәхәс кызып китә. Берьяктан менә шундый көндәлек эшләр, борчу-мәшәкатьләр... Икенче яктан, Ильич, ның сәламәтлеге кыл өстендә. Тыштан караганда, болар арасында тмрәи каршылык та бар кебек. Чынлыкта исә бернинди дә каршылык юк. Киресенчә, органик тәңгәллек бар: чөнки эшсезлек, шундый көндә кул кушырып утыру Ленинга, аның эшләренә карата игътибарсызлык булыр иде. Яралы булса дә, Ленин элеккечә үк үз постында, аның акылы, ихтыяр көче һаман революциягә хезмәт итә. Бу — әсәрдәге төп фикер, һәм аны белдерү өчен драматург уңышлы алым тапкан. Икенче пәрдә телеграфистка тавышы астында бара. Әнә уп Ленинның әле үзе исән вакытта ук язган телеграмма текстларын тапшыра. Революцион көрәшнең төрле характердагы мәсьәләләренә кагылган бу телеграммаларда шул кадәр һөҗүмчән энергия, эшлекле тон, аларда Ленин фикеренең, Ленин йөрәгенең тибеше шул кадәр ачык чагыла ки, үзеннән-үзе Ленин яшәде, Ленин яши, Ленин яшәячәк дигән фикергә киләсең. Икенче пәрдәнең шулай ук бөтен пьесаның иң югары ноктасы кызыл террор турындагы Декретны тикшергән моментка туры килә. Бу бәхәс беренче пәрдәдә булган хәлләргә караганда да катлаулырак шартларда (Ливнада контрреволюцион чуалыш, Воронежда яшерен корал складлары табылу һ. б.| дәвам итә. һәм ул сугышчан пролетар гуманизм принципларының җиңүе белән тәмамлана. Пьесаның финалы искиткеч зур тәэсир көченә ив. Менә Ленинның сәламәтләнә башлавыма чыи күңелдән еаеягәя комиссарлар — Ильичның керәнләшләре, ат* уры» нына әкрен ген», ләкин зур анергия белән, «Интернационал» сүзләрен кабатлыйлар... Ленин образын иҗат иткәндә заманында «Кремль курантларыжда һәм билгеле дәрәҗәдә М. Роммның 30 еллардагы ииноленинманасында күренеп үткән лирик тем. деицияләриең алга таба үстерелешен «Ленин турында хикәяләр» исемле нәфис фильмда (С. Юткевич фильмы. 1958 enJ аеруча ачык күрәбез. Әсәр ике кисәктән * тора. Беренчесе — «Солдат Мухинның батырлыгы» (М. Вольпин һәм Н. Эрдман сценариесе), икенчесе «Соңгы коз» (Е. Габрилович сцеиариесе) днп атала. Юлбашчы образын сәнгатьче ачуда позтик башлангычның кече авыру Ильичның соңгы хеннәре һәм аның үлеме турында сейли торган «Соңгы коэ» новелласында бигрәк тә ачык күрен». Бу фильмда Ленин күбрәк гаилә, конкүреш шартларында үзенең эчке уйлары һәм кичерешләренә бирелгән хәлдә сурәтләнә. Ленин образын бу рәвешчә тасвирлау әсәрнең социапьфилософик һәм эмоциональ тәэсир кемен аз гына да киметми. Ченки фильмның авторлары бик гади һәм бер үк вакытта боек кешенең, революция җитәкчесенең тормышы турында сойләуне осләреиә алсанлыкларын бер генә минутка да онытмыйлар. Бу фильмда шәхси һәм социаль пландагы куренешләр шул кадәр тыгыз бәйләнгәннәр, Ильичның революция, халык интересларына ахырына кадәр бирелгәнлеге, эмке доньясы шулкадәр ачык һәм күзгә ташланырлык итеп сурәтләнгән, биредә шәхси башлангыч белән социаль пландагы күренешләр арасында ниндидер чик эзләү үзе бер мәгьнәсезпек булыр иде. Картинаның бер генә эпизодын искә тәшереп үтик: каты авыру хәлендә урында яткан Ленин радио аша чит ил тапшыруын (Е. Габрилович үзе икърар иткәнчә, бу эпизод тулысынча уйлап чыгарылган, ченки ул вакыттагы радиоалгычлар чит илне тота алмаган) тыңлый, анда Ленинның каннәре санауны гына, дип лаф оралар. Бу хәбәрне ишеткәч, аның күңелендә шундый давыл күтәрелә, аның фикере шул кадәр ярсуланып эшли башлый: ил ничек яшәр, күпме хәл ителмәгән катлаулы мәсьәләләр калды бит!.. Шундый уйлар, кичерешләр белән борчылган юлбашчы, врачларның катгый тыюына да карамастан, эшчеләр сыйныфының пульсын тагын бер кат тою очен, заводка барырга мәҗбүр була. Бәлки сценаристка, реаль фактларга каршы барып, Ленинны мондый хәвефле адымга «этәрергә» кирәк тә булмагандыр (Тормышының соңгы айларында Ленин Мәскәугә килгән, ләкин заводта чыгыш ясамаган, ди Габрилович]. Ләкин безнең очен авторның мәсьәләгә карашы, тәп тенденциясе әһәмиятле. Бу нәрсә юлбашчының рухи, эмоциональ деньясын ачуга багышланган «Аппассионата» исемле телевизион фильмда да нык сизелә. Фильм шулай ук реаль вакыйгага, ягъни документка нигезләнгән. М. Горький үзенең юлбашчыга багышланган портретында аның Бетховен музыкасын яратып тыңлавы турында да сейли. Фильмның авторлары, әлеге реаль вакыйгага таянып, Ленин уйлары һәм кичерешләренең туу процессын, аның күңел түрендәге тойгыларын күрсәтү бурычын үз осләреиә алганнар. «Аппассионата» фильмы Бетховен музыкасын тыңлаганда Ленин күңелендә туган уй-кичерешләр турында сейли. Һәр художник Ленинның эчке деньясына үтеп керү ечен яңа алымнар һәм ысуллар эзли. «Кремль курантлары», «Ленин 1918 елда» исемле әсәрләрдә тупланган тәҗрибәгә таянып, аларның һәрберсе уз юлы белән бара, арырак китә. И. Сельвии- скийның «Кеше үз язмышыннан естенрәк» исемле философик трагедиясен терлечә бәяләргә мемкин. Тарихчы Г. Жук кебек, әйтик Ленинның үлем турында фикер йортү- ләрен «үэ-үзеи тынычландыра торган идеалистик характердагы күп сүэлс философия» II дип бәяләп, алариы әсәрдән алып ташларга да мемкин. Г. Жук нәкъ шулай эшли дә. Шул ук вакытта пьесага бераз башкарак позицияләрдән чыгып та якын килергә мемкин. Кайбер кимчелекләре булуга да карамастан, ул Ленинның эчке деиьясыи аңлату, Ленин уйларының туу процессын ачу эшенә аерым яңалыклар кертә. Драматург шактый перспективалы юп сайлаган. Ленин образын ачуга фәлсәфи, позтик, субъектив яктан килүнең зур мәмкинлекләре бар. Бу юлдан барып җитди җиңүләргә ирешергә мамкин һәм ирешелергә тиеш тә. II Г. Ж ух. Киләчәк буыннарның җаваплылыгы. «Советская культура» газетасы. 17 февраль, 1966 ел. Н Потапое. Ленинга кыен иде... «Театр» журналы. 1965 ел. 9 сан. 80 бит. ВЛАДИМИР ДИЕВ ф МӘҢГЕ ТЕРЕ ODPA3 А. Штейнның «Көчле яңгырлар арасында» (1964) пьесасының яңа вариантында да игътибарга лаеклы бер момент бар. Сүз Ленин фикеренең туу процессым күрсәтү өчен кулланылган алымнар турында бара. Ленин йокламый, аны йокысызлык, тәнкыйтьче Н. Потапов сүзләре белән әйткәндә ’, «гасырның йокысызлыгы» борчый. Кронштадттагы чуалыш, ачлык, җимереклек илдәге политик моментны чиктән тыш киеренке хәлгә куя. Кая монда йоклау... Бүгенге кино сәнгате Ильичның эчке даньясын ачу чараларын эзләү юлында драматургиягә караганда да алданрак бара. С. Юткевичның Габрилович сценариесе буенча эшләнгән «Ленин Польшада» исемле фильмында (9965) яңаны эзләү, ачыш ясарга омтылу аеруча нык сизелә. «Кремль курантлары» ирешкән традицияләргә таянып, картина фантазиягә киң җирлек бирә, Ленин образына «яңа штрихлар естәргә» тырыша. Бу картина үзенең стиле белән үк аерылып тора. Ул беренче кадрыннан алып соңгысына кадәр Ленинның эчке монологына нигезләнеп тезелгән. Ленин турындагы пьесалар һәм кинофильмнарның саны артканнаи-арта бара. Шулай да чынчыннан әдәби ачыш булып саналырлык әсәрләр бик аз әле. Ленинианада яңаны үзләштерү еш кына тирәнгә үтү хисабына түгел, ә иңгә киңәю хисабына бара: Ленин биографиясенең әле драматургиядә һәм кинода ейрәнелмәгәи әһәмиятле этаплары, Ленин яшәгән һәм эшләгән урыннар үзләштерелә. Ленин биографиясенең сәнгать казанышына әверелгән һәр яңа сәхифәсе укучылар һәм тамашачылар тарафыннан һәрвакыт зур кызыксыну һәм рәхмәт хисләре белән кабул ителәчәк. М. Дон- скойиың «Ана турылыклыгы» фильмының |3. Воскресенская сценариесе) зур уңыш казануы очраклы түгел. Ул 1963 елда дәүләт премиясенә лаек булды. Ләкин тамашачы Ленин турындагы яңа әсәрләр белән очрашудан гади информация, бер калыпта эшләнгән вак әйберләр түгел, ә рухи һәм эстетик азык көтә. Октябрь, Ленин темасы художниклар өчен һәрвакыт иң җитди имтихан булып торды. В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу кебек беек дата алдыннан сәнгать әһелләренең җаваплылыгы, һичшиксез, тагын да артырга тиеш. Художник революциянең үлемсез юлбашчысына мерәҗәгать итәргә һәрвакыттада да хаклымы! Моның ечен ул иҗади, политик, рухи яктан елгергәнме! Ленин хакында язар ечен ул катгый эчке ихтыяҗ сизәме! Аның бу әсәре Ильич образын кертүне таләп итәме? Ленин образын гәүдәләндергәнче язучы әнә шул сорауларга җавап бирергә, аннары гына каләмгә тотынырга тиеш. Менә шундый иҗади таләпчән булмауның бер үрнәге: Кече театрда. Октябрьның 50 еллыгына багышлап, Е. Симоновның «Джон Рид» исемле пьесасы куелды. Әсәр шигырь белән язылган, вакыйгалар Америкада, Мексикада. Россиядә бара. Без төп герой белән бергә йерибез, ул очрашкан кешеләр белән очрашабыз. Ләкин бу очрашулар кызыксыз. Алар яки купшы (Америкада, Россиядә булган күренешләр) яки мәгънәсез, бизәкле экзотика белән сугарылган. Герой бөтенләй эшлексез, пьесада аның бердәнбер эше — үзенә карата әйтелгән мактау сүзләрен тыңлап тору һәм күзәтү. Пьесада да, постановкәда да әдәпсез хискә бирелүчәилек күп, шигырьләр альбом җыры дәрәҗәсеннән узмаганнар. Пьесада да. спектакльдә дә Ленин образы борчылырлык тәэсир калдыра. Советларның || съезды трибунасыннан чыгыш ясавы да. Джон Рид белән әңгәмәсе дә уңайсызлану, аптырау хисе тудыра. Монда тирән фикерләр дә, кичерешләр дә юк — шуларга охшатырга тырышу гына бар. Икенче нәрсәне дә истә тотарга кирәк. Ленин турыдан-туры катнашмаса да, Ленин идеяләренең тантанасын, ленинизмның җиңелмәс кечен хәрәкәттә күрсәткән пьесалар һәм кинофильмнар да лениниана белән тыгыз бәйләнгән. Монда без илдә социализм һәм коммунизм тезү, коммунистик әхлакның җиңүе, эшчеләр сыйныфының, колхозчыларның, интеллигенциянең хезмәт батырлыгы, космосны кыю буйсындыручылар турындагы әсәрләрне дә кертәбез. Кызганычка каршы, андый әсәрләр аз әле. Ә халкыбызның беек Ватан сугышындагы батырлыгы! Тугандаш илләрдә социализм төзү, интернационализм идеяләренең бееклеге! Изелгән халыкларның империализмга һәм раса дискриминациясенә каршы керәше! Барлык бу темалар үз гәүдәләнешен табарга тиешләр.