Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘГЪРИФӘТ НУРЫ

Казан утлары» журналы редакциясе кушуы буенча мин Татарстан Халык мәгарифе министры Мирза Мәхмутов янына әңгәмә үткәрү эчен килдем. Минем максат шул: республикада SO ел ачендә халык мәгарифе нинди казанышларга ирешкән — шуны министрның уз авызыннан ишету. Алдан ук әйтим; мин журналист буларак та. укучы буларак та гадәттәге әңгәмәләрне куз алдыма китерә идем инде — син сораулар бирәсең, ул җаваплар бирә. Ләкин бу әңгәмәне ничектер үзенчәлеклерәк итеп үткәрәсе килде. Моңа очраклы бер вакыйга ярдәм итте. Ул болай булды. Мин, алдан белдереп тә тормастан, министр бүлмәсенә үттем. Министр янында бик гади киенгән олы яшьтәге бер ханым утыра иде. Мирза Исмәгыйлояич ягымлы елмаеп бик мелаем тавыш белән аңа нәрсәдер сейли. Ханым да бик акрым тавыш белән, булмәдәге тынлыкны бозарга теләмәгәндәй, җавап бирә. Ә министр аны бик игътибар белән тыңлый. Әллә мин әйтәм, министр үзенең әнисе яки берәр туганы белән сейләшеп утырамы! Миңа ничектер уңайсыз булып китте, секретарь чыгып чакырганчы ук ашыгып керүемә уңайсызланып куйдым. Мәхмутов мине каршылап урыныннан торды һәм әлеге ханымга күрсәтеп: — Таныш булыгыз, бу минем укытучым,— диде. Мин мелаем чырайлы бу ханымның кулын кыскан арада. Мирза Исмәгыйлояич сүзен дәвам итте: — Менә шушы тыйнак, гади һәм гаҗәеп тырыш кешеләр — алар бездә меңнәрчә — татар яшьләренә гыйлем бирәләр, кыю рәвештә тормышка атларга ярдәм итәләр, туган илгә, республикага файдалы кеше булып үсәргә булышалар. Мондый ханымнарга һәр очраганда башыбызны иеп рәхмәт әйтеп үтәргә тиешбез. Укытучы ханым нелеп куйды һәм кинәт кенә укучы балага морәҗәгать иткәндәй сорады: — Әллә сез журналистмы! — Әйе,— дидем мин. — Халык мәгарифе казанышлары турында сорашырга телисездер инде! — Әйе. — Сезгә, әлбәттә, иң беренче, саннар кирәк; элек күпме мәктәпләр булган, хәзер никадәр. Шулаймы! — Шулайрак. — Ә сез менә аңардан сорагыз,— ул министрга таба ымлады,— ул ничек хәреф танырга ейрәнде, аннары ничек тракторчы булды, ә соңыннан кыю рәвештә фән доньясына атлады. Мирза Исмәгыйлович, игътибар итмәгез дигәндәй, кулын селтәде Ләкин укытучы апа сүзен дәвам итте. — Ул бик файдалы зур сүзлек тезеде. аның белән хәзер бездә генә түгел, чит илләрдә дә, Кенчыгыш илләрендә дә файдаланалар. Ул педагогия фәннәре Академиясе член-корреспонденты булып үсте, министр булды. Ә кем иде соң ул! Гади бер аяыл малае. Мин аны бот буе вакытыннан белем. К Бу мактаулардан уңайсызланган Мирза Исмәгыйлович нәрсәдер әйтергә теләгән иде, укытучы апа тагын аның сүзен бүлде. — Безнең бетен республика менә шундый инде,— диде ул горур тавыш белән,- нәкъ шундый. Ыштансыз йөргән авыл малайлары инженерлар булып, галимнәр булып, очучылар булып, ерачпар, министрлар булып үстеләр. Боларның барсы эчен дә халкыбыз Ленинга рәхмәт укый. Менә шулар турында азыгыз... Ул беравык сүзсез торды, аннары аналарча якын итеп миңа карап куйды. — Сез инде мине гаепләмәгез. Беләсезме, укытучы кеше өчен һәркем бала. Ана баласы белән, укытучы шәкерте белән горурлана. Бәлки мин артыграк сөйләп җибәргәнмен. Бу нәрсәгә үз балаларыңа булган мәхәббәт сәбәп... Сез мине аңлыйсыздыр... Тиздән ул чыгып китте. Шул ук вакытта, секретарь кереп, кызлар көтеп утыруын әйтте: — Сез ул кызларга сәгать унбергә ки- пергә кушкан идегез,—диде ул. — Рәхим итсеннәр, керсеннәр. Аннары, миңа мөрәҗәгать итеп, министр әйтеп куйды: — Алар озак тормаслар. Аларны тыңлау сезгә дә кызык булыр. Ишек ачылды, бүлмәгә өч кыз килеп керде. Мин аларны студенткалар дип уйлаган идем, ялгышканмын икән. Бу кызлар татар мәктәпләрендә рус теле укытучылары булып чыкты. Берничә елга туган якларыннан еракка, чит илләргә җибәргәннәр: берсен Германия Демократик Республикасына, икесен хәтта ераккарак — Африка илләренә. Министр аларның һәрберсе белән озак сөйләште. Ә саубуллашканда болай диде: — Әгәр анда Татарстанда культура казанышлары турында сүз чыкса, бик гади мисал китерегез. «Менә без татар кызлары,— диегез,— безнең әтиләр бөтенләй укый- яза белмәгәннәр. Ә без татар телендә урта мәктәп бетердек, аннары институтта укып пәдагог булдык, хәзер сезнең балаларны рус теленә — Ленин сөйләшкән телгә өйрәтәбез». Мин ышанам: ГДРда да, Африка илләрендә дә бу бик ышанычлы җавап һәм Татарстан культурасы үсешен күрсәтү эчен менә дигән мисал булыр. Мин министр белән әңгәмәгә керешкәнче, менә шундый хәлләр булды. — Менә хәзер инде,— диде елмаеп министр,— мин сездән гадәти сораулар кә- тәм: «Революциягә кадәр Татарстан территориясендә мәктәпләр күпме булган, хәзер никадәр!» Дөресме! — Дөрес әйтәсез. — Менә бу сорауның үзендә төгәлсезлек ярылып ята. Революциягә тикле Татарстан дигән ил булмаган. Казан губернасы гына булган. Татарстан — илебез картасында 1920 елда, Владимир Ильич Ленин Татарстан Автономияле Республикасы төзү турындагы декретка кул куйганнан соң гына барлыкка килде. Татарстан — Ленинчыл милли политика нәтиҗәсе. Моны онытырга ярамый. Менә хәзер мәктәпләр мәсьәләсенең асылына күчик. Мин үзем бер дә 1913 елгы мәктәпләр саны белән хәзерге мәктәпләр санын чагыштыруга гаҗәпләнмим. Әлбәттә, 1913 елда мәктәпләр саны бездә аз иде. Ә бүтән илләрдә алар күп идеме соң! Шулай ук аз иде. Гомумән, мәгариф хәлен, халыкның белемен, мәктәпләр, укытучылар белән генә үлчәү дөресме икән! Әгәр дә мин соңгы елларда Татарстанда мәктәпләр саны кимүен әйтсәм, мөгаен, сез гаҗәпләнерсез. Әйе, мәктәпләр саны кимеде. Моның сәбәбе нәрсәдә соң! Әллә балалар укудан баш тарталармы! Юк, моның сәбәбе башкада. Кечкенә, уңайсыз мәктәпләр урынына колхоз авылларында һәм совхоз поселокларында зур мәктәпләр, куп катлы, бетен кирәк-яраклар белән җиһазлаидырылган яңа тип мәктәпләр салына. Менә шундый бер мәктәптә генә дә электәге 5 мәктәптә укыган к<.дәр бала укый. Әгәр дә бу турыда нинди дә булса буржуаз газетасы хәбәрчесе белеп алса, лаф орыр иде: имеш. Совет Татарстанында соңгы елларда халык мәгарифе куп мәртәбәләр кимеде б дип, сенсацион мәкалә оештырудан бер дә тартынып тормас иде. Алар мондыйга бик — оста бит. Халык белемен кутәрүдәге үзгәрешләр, минемчә, саннарны чагыштыруда түгел, “ ә тирәнрәк. Мәсәлән, гаять зур социаль үзгәрешләрдә, безнең илебездә, республи- £ пабызда. Совет власте елларында Коммунистлар партиясе, хезмәт ияләре депутатла- £ Р“ Советлары, комсомол тарафыннан халык мәгарифен күтәрүне иң әһәмиятле чара итеп куйган тырышлыкларда. Менә бер кечкенә генә, ләкин бик характерлы мисал китерәм. Революциягә ка- 2 дәр безнең шәһәрләрдә һәм күп кенә авылларда дини мәктәпләр — мәдрәсәләр генә бар иде. Аларда малайлар гына укый ала иде. Шулай ук кызлар очен дә мәдрәсәләр юк түгел иде. Ләкин алар мулла еендә остабикәдән генә дәрес алалар иде. Бу мәдрәсәләрдә балалар нинди белем ала алсын инде!!. Азмаз хәреф танырга, язарга •йрәнгәч, мулла аларны кеие-тоне дини китаплар ятларга мәҗбүр иткән. Бу нәрсә, әлбәттә, чынбарлыктан, фән доньясыкнаи аларны ерак тоткан. Бу мәдрәсәЛ ’РДЭ укыган кешеләр, нигездә, томана булып калганнар, тормыш хәлләрен алар берни белмәгәннәр. Ә муллаларга, байларга шул гына кирәк тә. Бу нәрсә рус алпавытларына, сәүдәгәрләренә, завод хуҗаларына да файдалы булган. Шуңа күрә дә патша колонизаторлары моселман мәктәпләре зшенә катнашмаганнар. Шулай ук алар рус уку йортларына да моселман кешеләрен кертүгә аягүрә каршы торганнар. Казандагы публичный китапханәгә татарларга керү тыелган, алар бары тик аның филиалына гына йори алганнар, анда да әле якшәмбе коннәрдә генә— 12 дәи сәгать 4 кә кадәр. Революциягә кадәр 10S ел эчендә Казан университетында бары тик 78 татар укыган. Бу бик аз, әлбәттә... Махмутов каядыр телефоннан шалтыратты да минем хәлемне белеште — янәсе, арымадыммы! Үз-үзенә сойләнгәндәй фикерен тагын дәвам итте: — Ә хәзер сезнең топ соравыгызга җавап — Совет власте татар мәгарифе олкә- сендә нәрсә бирде һәм республиканың 50 еллыгы кеннәрендә аның казанышлары нинди! Бетен нигезләрнең нигезе шунда: милли социалистик дәүләт тезү, боек Ленин декреты белән Автономияле Татарстан Совет Социалистик Республикасы тезү — бу топ мәсьәлә. Татарстан Совет республикасы барлыкка килде, аның топ халкы теле — татар теле — бу функциональ булып калды. Татар теле турындагы фән зур үсеш алды, татар теле баеды. Татар әдәбияты баеды. Шәһәрләрдә, авылларда татар мәктәпләре эшли башлады, аларда фәннәр туган телдә укытыла. Культура революциясенең асылы шунда да — ә бу нәрсә татар халкы очен генә түгел, ә бәлки СССРдагы барлык милләт халыклары очен дә. Алар шулай ук туган телләрен укыйлар, язалар. Татарстан тулысы белән укый-яза белә торган республикага әйләнде. Шунысын да әйтик, сез игътибар иткәнсездер, укый-яза белү генә, белем дәрәҗәсе генә кешенең югары культуралы булуы турында сейләми әле. Белемлелек — хәзерге мәгънәсендә ул культуралылык, доньяны киң танып белү, үз үзеңә зур таләпчәнлек. Ботенләй хәреф танымаган кешеләрне хәзерге мәгънәсендә белемле итү очен күп коч түгелгәнен күз алдына китерәсездер сез! Әйе, күп коч түгелде. Бик куп. Укый-яза белмәгән эшче һәм крестьяннарны укытуны оештыру турында 1919 елның 19 декабренда В. И. Ленин кул куйган декретны хәтерлик. Ул елларда ботен илдә ликбез мәктәпләре булдырылды. Миллионлаган кешеләр аң-белемгә омтылды. Халык массалары укуга керешкәч, дәреслекләр — гади, һәркемгә аңлаешлы, шул БАЯДЕРИН ук вакытта акыллы, кешедә хәзерге мәгънәдәге культура тәрбияләрлек дәреслекләр кирәк булды. Казан университеты китапханәсендә искереп беткән татар дәреслекләре саклана. Алар — начар, арзан кәгазьләргә басылган юка гына брошюралар. Гарәп, фарсы, татар һәм тәрек теппәре дәреслекләре бар. Ә физика, химия, биология фәннәре буенча дәреслекләр бөтенләй юк диярлек. Милли мәктәпләр ечен рус теле дәреслеге дә юк. Димәк, бу дәреслекләрнең барысын да Совет власте чорында булдырырга туры килде. Алар булдырылды, камилләштерелде һәм камилләштереләпәр. 1930 еллар тирәсендә культура революциясенең беренче этабы тегәлләнде. Владимир Ильич васыятьләрен утәп. Коммунистлар партиясе культура революциясенең икенче этабын башлады: 1930 елның сентябреннән башлап мәҗбүри түләүсез гомуми башлангыч белем бирү башланды. Ә дүрт елдан инде безнең илебездә мәҗбүри җидееллык белем бирү ечен көрәш җәелде. Менә шулай, партия этаптан этапка барлык халыкның белемен күтәрү курсын алып бара. Мәктәпләр салына, дәреслекләр тезелә, педагог кадрлар әзерләү киңәя. Сезнең белән без, безнең балаларыбыз белемле, культуралы кешеләр булсыннар очен гаять зур, титаник кеч салынды. Менә минем алда берничә сан: хәзер Татарстан промышленностенда 20 мең инженер, 35 мең техник эшли. Соңгы елларда бездә 200 мең квалификацияле эшчеләр әзерләнде, 8 мең 400 кеше техникумнарның кичке бүлекләрен бетерде, 11 мең кеше производстводан аерылмыйча институтлар тәмамладылар. Нинди кешеләр соң алар! Алар мәктәпләрдә яки татар телендә, яки рус телендә киләчәктә кем булырга теләсәләр — инженермы, педпгогмы, галимме — булырлык белем алган кешеләр. Милли мәктәпләр һәм рус теле аша татарлар, чувашлар, марилар, удмуртлар рус һәм хәзерге прогрессив денья культурасын үзләштерделәр. Менә һәр кешегә хәзерге совет мәктәбе нәрсә бирә! Халык мәгарифе бигрәк тә соңгы ун ел эчендә зур казанышларга иреште. 1958 елда бетен халкыбыз КПСС Үзәк Комитетының мәктәпләр турында тезисларын тикшерде. Соңыннан мәктәп турында һәм мәҗбүри сигезеллык белем бирү турында яңа закон кабул ителде. Яңа мәктәп биналары салу, мастерскойларны һәм лабораторияләрне җиһазландыру ечен зур средстволар бүленде. Татарстанда соңгы ун ел эчендә тагын 300 мең укучы сыешлы яңа мәктәпләр салынды. Яңа интернатларда 24 мең 200 укучы тора. Әгәр элеккеге авылларда иң күзгә бәрелеп торган бина — мәчет яки чиркәү булса, ә бүгенге кендә иң зур, иң якты бина — мәктәп. Олы Әтнә авылы картлары әле дә хәтерлиләр: һәр иртәдә дүрт мәчет манарасыннан мәзиннәр халыкны намазга чакыра торган булганнар. Бу иң хозур күренеш исәпләнгән. Хәзер, авылга керү белән, ике катлы ак мәктәп бинасы балкып күренә. Аның тирәсендә уку-әйрәнү бакчасы. Бу мәктәптә 54 педагог укыта. Аларның күбесе шушы ук мәктәпне бетергәннәр. Олы Әтнә мәктәбенә инде 35 яшь. Шушы чор эчендә ул 1 мең 140 кешегә урта белем биргән. Аннан 120 педагог, 80 инженер, 40 агроном һәм ветврач, 18 врач, 8 финансист, 17 Совет Армиясе офицеры чыккан. 150 кеше урта махсус белам алган. Ә җиде колхозчы баласы фәннәр кандидаты дәрәҗәсенә ирешкән. Хәзер Олы Әтнәнең горурлыгы әлеге мәчетләр түгел, әнә шушы кешеләр. Мондый мисалларны күп китерергә мемкин, чөнки һәр авылда мәктәп бар, һәр мәктәп үзендә тәрбияләнеп чыккан кешеләр белән горурлана. Мәктәпләрдә тәрбияләнеп чыккан кешеләр белән генә түгел, беренче чиратта, аларны тәрбияләп чыгарган, кеше иткән укытучылар белән дә горурланырга кирәк. Владимир Ильич Ленинның укытучының роленә нинди зур бәя бирүен хәтерлик. Коммунистлар партиясе аларга нинди зур әһәмият бирә! Бездә, Татарстанда, белемле педагоглар кадрын 1918 елда төзелгән Казан педагогия институты әзерли. 50 ел эчендә бу институт мәктәпләргә 20 мең укытучы бирде, аларның күбесе татар мәктәпләрендә укыта. Алабуга педагогия институты да укытучы кадрларны уңышлы әзерли. Арча, Тәтеш, Минэәлә, Казан педагогия училищеларыннан да күп укытучылар чыга. Күпне белергә тырышучан укучылар белән эш итү эчен укытучыга даими рәвештә белемеңне үстерергә, коллегаларының тәҗрибәсен үзләштерергә кирәк. Моның ечен 1937 елда Татарстан укытучыларның белемен күтәрү институты оештырылды, һәр елны аның курсларында һәм семинарларында 7 меңгә якын кеше белемен күтәрә. Аннан тыш Татарстан мәгариф министрлыгы да үзенең терәк мәктәпләре һәм алдынгы тәҗрибә мәктәпләре аша укытучыларга зур методологик ярдәм күрсәтә. Педагоглар уз эшләренә иҗади карыйлар. Алар укыту процессының иң алдынгы ысулларын эзлипәр. Менә шуңа күрә дә бездә, Татарстанда, укытуның яңа тибы — проблемалы укыту ысулы барлыкка килде һәм киң колач алды. Аның асылы нәрсәдә соң! Укытучы, дәрес барышында, укучыны уйларга, куелган сорауларга, проблемаларга җаваплар эзләргә мәҗбүр итә. Менә шуңа күрә дә ул «проблемалы» дип атала. Бу ысулны ойрәну эчен хәзер Литвадан да, Кыргызстаннаи да, Башкортстаннан да, Чувашиядән дә, Дагестаннан да, РСФСР елкәләреннән дә педагоглар килә. Хәзерге совет мәктәпләре, шулар исәбеннән Татарстан мәктәпләре дә КПССның XXIII съезды куйган бурычларны хәл итү остендә эшлиләр. Съезд карарлары нигезендә илебездә гомуми урта белем бирүгә күчә бару күздә тотыла. Без урта мәктәпне халыкка якынлаштырырга телибез. Шул максат белән мәктәпләрне эреләндерү бара. Өч ел эчендә урта мәктәпләрнең саны 280 нән 464 кә үсте. Гомум белем бнру мәктәпләре парталарында хәзер 700 мең укучы утыра. Барлык балалар да укый. Республика халкы артуы сәбәпле һәр ел шәһәрләрдә һәм авылларда яңадан-яңа мәктәпләр ачыла.