Логотип Казан Утлары
Поэма

Ленин турында поэма

Каһарманнар Ватанында Бер үлмәс даһи туды. Җир шары әлегә белми Аңа тиң булган улны. Дөньяның нәкъ йөрәгенә Салды ул сүнмәс очкын, Мәңгөгә Ирек ялкыны Җирдә балкысын өчен. Ул үзе дә халык улы, Идеалы халыкларның. Сулыш та алмыйча дөнья Тууын көткән аның. Аның турында барын да Сөйләр өчен галәмгә Төс тә, сүзләр дә җитмәгән Рәссамнар, шагыйрьләргә. Күкләргә омтылып — бөркет Таулардан күзли киек. Әмма Ленин даһилыгы Йолдызлардан да биек. Тырышлыгы, түземлеге Киртәләрне җимергән. Ул җиңалмаган каршылык Юк ди әлө бу җирдә. Иң мәкерле дошманын да Тез чүктергән, җиңгән Ул. Тирән серләр дөньясына Ачкыч таба белгән Ул. Аның яшенле сүзләре Халыкның күзен ачкан. Җирдә шушы халык көче Мәгърур океандай ташкан. һәм дөньяның бу ташкыны (Көрәш... михнәте белән) Бу Бөек кеше алдында Ачык китаптай булган. Очкын чәчкән йөзләрендә Халкына биргән анты Җәйге таң нурлары булып Якутлар сыман балкый. Бөтен галәмне берьюлы Сыйдырган ул башына, Алдан күреп, кыю барган Киләчәкнең каршына. Алда барган көрәшчегә Юл кыен һәр адымда... Тарих үзгәртүчән даһи Уйлар булган аңында. Кануннарның тугрыларын, Гаделләрен өләшкән. Ярлыга — кыюлык биргән, Корал биргән көрәшкә. Дөньяда бар да үзгәрә — Шундый тәртип Галәмдә. Вакыт һәрчак алга атлый һәм үзгәрә адәм дә: Көчсезләр — көчле булалар, Кол — ирек яулап ала. Изелгән — үз язмышына Гел хуҗа була бара! Хәтта ташлар телгә килә, Ленин! Корыган агач җимеш бирә, Ленин! Синең исемең биләп алган Йөрәк түрен, Ленин! Синең уең — Миллионнарның Уе бүген, Ленин!