Логотип Казан Утлары
Повесть

КҮРШЕЛӘР

Йокысы туеп җитмәсә дә, Габделбәр кояш чыгарчыкмас ук торып басты. Киерелде-сузылды, авызын зур ачып иснәп алды. Аннары олы як стенасы буендагы караватта яткан хатынына эндәште: — Сәяра! телде. ишек алдының икенче башына чакырды. ь Гәрәбәдәй бодай сипте ул аларга. Тегеләре шундук җиргә төртел- « дел^р, ләкин, озак та үтмәде, берәм-берәм су савыты ягына йөгерделәр Бодай орлыклары яртылаш кына кимеде «Симерүләре җитте,— дип а. уйлады Габделбәр.— первый сорт бодайга да исләре китми, ә?» Чират казларга җитте. Лапасны ачуга, иң әүвәле гайрәтле кыйгыл ф дап ала ата каз чыкты. Шуннан, егерме-утыз бәбкә ияртеп, ике ана каз ишек алдына атлады. Уңа башлаган сары йоннан чорнаган йом- ® гаклар кебек бәбкәләр «пибип. пи-бип» дия-дия үз телләрендә нидер ң серләшә башладылар. Бармак буынтыгыдай гына муеннарын сузып. < көн дә туклана торган зур китек таба янына ашыктылар Габделбәр < абзалары аларга кичтән үк хәстәрләп куйган сыйларын бирде. х Ишек алдындагы кош-корт тавышын абайлап, абзардагы сарыклар „ бәэелди башлады, сыер мөгерәп куйды, «каты борын» мыркылдарга < тотынды. Өлгер генә! Койма баганасына кадакланган юынгычта кулларын югач. Габдел- < бәр сыер саварга кузгалды. Сыерның алдына тас белән силос куйды а (көздән бер баз хәстәрләп куйган иде). Тирә-юньгә әчкелтем ис таралды. Силос исе генә түгел иде бу, сыек яшел боткага кушкан нашатырь спиртының исе дә борынны ярып керә иде. Исенә чыдарга була. Аның каравы азыкка нашатырь спирты катнаштырдыңмы. сыерның сөте арта. Спирттагы аммиак азыктан аксымны мул бүлеп чыгара икән. Габделбәр бу хакта ниндидер журналдан укыган иде. Иң беренче башлап моны Венгрия галимнәре сынап караганнар ди. Габделбәр моның дөреслегенә үз сыеры мисалында ышанды. Дөньяда күзле сукыр гына була. Малтабыш үзе кулыңа төшәм днп тора ул. Бәс шулай икән, форсатны ычкындырма инде. Бер ычкындырдыңмы — бетте. Аннары аяктан калганчы, күзең чекерәйгәнче эзләсәң дә таба алмассың. Бабайлар да бер дә юкка гына «тормышың — кыдырмышың» димәгәннәрдер. Барын да калдырмыйча күреп белеп, эзләгәнең, татып йөргәнең, тапканың хәерле. Суга керсәң, чишенеп кер, тормышка керсәң — сызганып! Сыерны, сарыкларны тиз-тиз көтүгә кугач, Габделбәр дуңгызны туендырды. Койрыгын алкаландырып, савыттагы әче апарага кискәләп салган икмәк кисәкләрен чап-чоп китереп ашаган дуңгыз баласына карап, аның күңеле күтәрелеп китте. «Бүрек кадәр нәмәрсәкәй иде. Тернәкләнә бит. әй! Үсәм дип тора, симерәм дип әрсезләнә. Шулай кирәк, шулай яхшы...» Габделбәр үзе дә. хатыны Сәяра да чучка ите ашамыйлар. Ашказа- нына авырга килә, диләр. Сыер, сарык итенең дә урта кул тирәсен генә алалар. Тавыкны хуп курәләр. Аның ите — җиңел ризык. Диэтический... Шәһәрдәге зирәк бәндәләр тикмәгә генә колхоз базарында тавык эзләп юртмыйлар ич! Ә дуңгыз Гафуровның мая туплый торган бер янчыгы ул. Сигез-тугыз потлы булып симергәч, беренче кар төшү белән мәктәп-интернаткамы (завхозы белеш кеше), тимер юл станциясендәге ашханәгәме (мөдире әшнә) озата ул аны. Озата да тиярен санап ала... Нәүбәт сепаратка килеп терәлде, иртән сауган сөтне аертасы бар иде. Габделбәр кичтән юып. сөртеп калдырган сепарат тимерләрен урыннарына утыртты да эшкә кереште. Бер якка сөт ага, икенче якка саран гына булып каймак саркып тамып тора. Сепарат, җылы мн< з» 35 башында йокыга талган карт мәче тавышы чыгарып, җай гына мырлап әйләнә бирә. Йорт башы каймакны кар базына — нәүрәпкә төшерде. Атом бомбасы да зыян-зәүрәт сала алмаслык итеп, тимер-бетонлап ясаган кар базына төшкәч, ул һичнәрсә күрә алмый торды. Картлар әйткәндәй, күзе тышта калган иде. Беравыктан ияләште. Иртәнге чәй янына дип, бер мичкәдән чылатылган ике-өч алма, икенчесеннән — тозлы помидор, өченчесеннән тозлы кыяр алды. Шуларга хирес ул үзе. Сәяраның исә моңа бер дә исе китми. Таныш-белеш килеп чыкканда, түр башында кирәкле кеше яисә кадерле кунак утырганда бик кыйммәт инде бу нигъмәтләр. Габделбәрнең мондый закускаларын килгән-киткән агай- эненең татары гына түгел, аралашкан русы, чувашы да мактал туял- мый. — Ну. Гафурич, синдә эчсәң дә җирендә. Бу закуска белән агу чөмерсәң дә харап булмаслык! — дип җибәрәләр. Әлбәттә, Габделбәр кунакларның болай ук ябырылуларына куанып тормый, шулай да теләсә кемдә елның теләсә кайсы вакытында булал- маган нигъмәтнең аның өстәлендә тулып торуы күңеленә хуш килә. Аның тел очында балачакта хәтеренә сеңгән такмак әйләнә: Ачы торма, төче торма, Чөгендер дә кишер. Ходай бирсә килешер! Ләкин, билгеле инде, моны ул килгән кешегә әйтми. Киресенчә, «алмасыннан авыз ит, Фәлән Фәләневич!». «Помидорына кагылмадың да. Үзебезчә бик әйбәт итеп саклаган идек. Кабып кара булмаса», диебрәк кыстый бирә. Шуннан соң әйтер сүзен әйтә, йомышын юллый... Чәй өлгерде. Кухня якка гына өстәл әзерләнде. Габделбәр хатынын иртәнге чәйгә бик кыстаса да, Сәяра тормады, бер генә дә нәфсем юк, ярма йотарлык та... Ачыгу сизсәм, үзем торып капкалармын әле, диде. Габделбәр өстәл янында иркенләп, озак итеп утырды. Ашык-пошык кына ашаучыларны җене сөйми аның. Кафеларда аягүрә ашап-эчеп йөрүче шәһәр кешеләрен бөтенләй аңламый. Шартына китереп, азык тәмен тәңгә сеңдереп, борчак-борчак тирләр атылып чыкканчы ризыкланмагач та. ни дип яшәргә?! Каударлана белмәгәнгә күрә, төш вакытында аңа бер сәгать кенә җитенкерәми. Аз дигәндә сәгать ярым торып килә ул. Иртә килергә, соң китәргә риза-бәхил, әмма төш вакытында ашыктырып, тәмле ашына ямьсез таракан гына булмасыннар... Чәйләп туйганда да сәгать алты гына иде әле. Габделбәр, радиоалгыч янына утырып, шырпы кисәге белән тешләрен казый-казый, Мәскәүдән соңгы хәбәрләр тыңлады. Аннан соң өе каршындагы кечкенә бакчага чыкты. Кулында моннан ике-өч көн элек үк үткенләп, кайрап куйган балтасы иде. Өй түрендәге бакчада биек өйнең тәрәзәләрен яртылаш томалардай булып сирень куаклары үсеп утыра. Алар, май уртасы җиткәнгә, кояшның мәрхәмәтле нурларыннан көч алып, җете яшел яфрак ярганнар, чәчәк бөреләре бүртеп тулган. Атна-ун көннән шау чәчәккә күмелерләр. Елның елында шулай. Тәрәзәләрне ачтың исә, болай да пыялаларга орынып торган ак-шәмәхә чәчәк тәлгәшләре эчкә үреләләр. Иртәләрен чәчкәләр чык бөртекләрендә коена. Талгын гына җил исеп куйдымы, энҗедәй чык тамчылары шыбырдап җиргә коела, тәрәзә пыялаларында бормалысырмалы тонык эз калдыралар. Бүлмәгә хуш ис бөркелә. Мондый һава канны уйната кебек, хыялны җилкендерә төсле. Аны күкрәк киереп сулагач, кеше җиңеләеп, сафланып калгандай була. Әүвәл елларны Габделбәр дә шулайрак уйлый, шулайрак тоя иде. Үзеннән дә битәр Әгьдәс гашыйк иде бу сиреньнәргә. Художество училищесында укыган елларында (ул Текәтаудан йөреп укыды. Поезд белән Казанга булыр-булмас ярты сәгать ара, асфальт юлда автобчсы д«1 өзелми;, чәчәк аенда шулар яныннан китмәс иде. Ул киндергә күчермәгән бер генә ботак калдымы икән?! Хәзер Әгъдәс юк. Ике ел рәттән Текәтауга бөтенләй кайтмады Өченче ел, диплом яклыйсым бар. диде. Яклагач, бик арыдым, бик йончыдым, Ригага, диңгез буена ялга барам, диде. (Кәләшенең ата-аналары- * на күренүе булгандыр, күрәсең.) Былтыр жәен тагын бер сәбәбе табыл- х ды, юбилей күргәзмәсенә «Беренчеләр» дигән картинамны, галәм “ батырлары тормышына багышланган хезмәтемне, төгәллисем бар, дип “ хат язды. Юбилей да узды, аннан соң да күпме гомер үтеп китте, һаман £ күренми. Быел да кайтмавы бик мөмкин. Латышкасының да тәртәсе £ бик кыска булып чыкты бугай ла. Үзе болай бер дә сер сынатмый. . «Зана, минем шикелле үк, гади эшче семьяда үскән, тормышны күргән, әйбәт холыклы...» дип яза. Хәер, Әгьдәсе үзенә охшаган аның. Авызы “ тулы кан булса да, кеше алдында төкерәсе юк... ч Төкерүен, дөрес, төкерми, тик Ригада үскән кызыйдан да Габделбәр < ният иткән нәрсә барып чыкмады. Килененә Ригадан, безнең якларда < талашып алып бетерә торган галантерея товарларын, трикотаж әйбер- « ләрен чемодан-чемодан ташытып булыр дип өметләнеп хат язган иде о ул. Килен үзе яманатлы булырга теләмәде, малайга гына кушты бугай < Әгъдәс, арыш сохарие кебек коп-коры жавап хаты язып, сатыш алыш £ белән шөгыльләнмәячәкләрен белдерде. Ул гына да түгел, туган әткә- < сеи мал корты кергән кеше диебрәк атарга да тартынмаган иде. Хәзери ге яшьләр шулайрак ул. Югыйсә улына бер нәрсәсен дә кызганмый үстергән иде бит. Апасы — кыз кеше, кеше кешесе булачак, малайда бар терәк дип исәпләгән иде. Тот капчыгыңны! Үзең дөнья жимертеп мал тапмасаң, юләр, ун елга бер курортка барырлык акча да арттырмаслар... Бакча артларыннан гына уза торган тимер юлдан ыжгырып килгән тепловозның өнеңне алырлык итеп кычкыртып җибәрүе Габделбәрне сискәндереп куйды. Әгъдәс турындагы уйларыннан аерып, басып торган җиренә, түр бакчасына кайтарды. Башта ул урамга карады. Узгынчылар күренми иде Аннары балтасының ялтырап торган йөзен бармак бите белән капшап алды һәм сиреньнәргә текәлде. Шуннан соң, кем алдындадыр акланырга, кемнедер ышандырырга теләгән кебек, авыз эченнән генә сөйләнә башлады. — Матурлык туйда кирәк. Минем туем узган, туным тузып бара. Әлфиянең туе үткәнгә дә тугыз елдан артты. Әгъдәс бездән башка гына туйлады. Студент чакта аңа ни?! Ашарга дигәндә көн дә кирәк. Заяга җир биләмәсен әле бу куаклар. Урынына ике-өч рәт помидор утыртам мин аларның. Питомниктан Сергей Никанорович бик шәп рассадалар бирәм диде. Күпме җаның тели, рәхим ит, ди. Шулай булгач... Чәчәк иснәп туенган кеше юк әле бу дөньяда... Тик бу дәлилләре генә җитәрлек түгелен шундук тойды ул. Шунлыктандыр, бичарадан ни чара дигән кебек, сөйләнә бирде — Җир әрәменнән генә дә түгел инде түгелен. Чирек сутый җир каян килмәгән дә кая китмәгән. Тәрәзәләрне томалап торалар бит. Түр якка көн яктысы төшә алмый. Аннары тагын, әз генә җил чыктымы — төне буена яфраклары лепер дә лепер, кыштыр да мыштыр килеп, гайбәтче хатыннар төсле, гел кыштырдашып торалар. Бик тә әрсез булсалар, тамырдан тагы чыгарлар. Тәвәккәлләдем!.. Габделбәр таза сау аягына ныгытып басты, тез буыныннан бөгелмәс булган уң аягын чнткәрәк тырпайтты һәм бар көченә балта белән бер куакның төбенә чапты. Куак төбендә аксыл-сары яра эзе хасил булды, чишмә суы тамчыларыдай саф сүл бәреп чыкты. Әмма төбе шактый юанайган куак аварга уйламады. Габделбәр балтасын тагын шул эзгә ук төшерде. Куак очындагы богаклар түр як тәрәзәгә сугылдылар. Тәрәзәгә куак ботаклары килеп бәрелү Сәяраны сискәндереп җибәрде Башта ул «колагыма гына киләме соң бу тавыш?» дип икеләнгән иде, кабат ишетелгәч, хуҗа хатын торып утырды. Аннары чыдамады, залга чыкты, тәрәзә буена килеп басты. Тышта Габделбәр, балтасын күтәреп, тагын ипләбрәк сугарга ниятләп тора иде. Сәяра бер мизгелгә телсез калды, йөзеннән кан качты. Башы әйләнгән төсле бүлды. Күз алды караңгыланып алды. Тәрәзә буенда торган китап этажеркасына ябышты һәм йодрыгы белән тәрәзә рамына төя башлады. — Нишлисең, Габделбәр?! Габделбәр димен, нишлисең, тукта хәзер үк! Ул кычкыргандай итә, тик тавышы үзенә дә чак кына ишетелә. Тавышсыз кинЪдагы кебек, авызы гына ачылып ябыла, иреннәре генә кыймылдаша төсле иде. Бер йодрык белән какканны гына ишетмәгәч, Сәяра ике куллап дөбердәтә башлады. Ниһаять, бу тавышны Габделбәр колагына алды һәм ялт итеп карады. Ни күрсен эчке яктан хатыны тәрәзәгә ябышкан, нәрсәдер сөйләнә, ә күзләреннән мөлдерәп яшь ага. Сәяра, өйгә кер, дип кул изәде дә диванга барып утырды. Габделбәр керде. — Акылыңдамы син, әткәләре? Сирень куакларын чабасың түгелме соң? Гөрләп чәчәктә утырыр көннәр җиткәндә... Тирә-күрше ни әйтер?.. Ире, бик сабыр булырга тырышып, үзенең бу эшендә аз гына да сәерсенерлек урын тапмаган кыяфәт белән аңлатырга кереште. — Тәрәзәләрне караңгылап торалар бит, әнкәләре. Кояш бик аз төшә. Караңгыда ятарга кабергә куйгач та өлгерербез. Шунысы да бар: ул куаклар рәшәткә буена утырткан чәчәкләрне дә үстермиләр. Бөтен дымны, җимне суырып тик утыралар,— диде. Сәяраның бәгыре әрни иде. —• Тия күрмә, зинһар. Үссеннәр! Менә Әгъдәсләр кайтыр Шып шыр бакчаңны күрсә, өзгәләнер улкаем. Канәфер чәчәкләре дип үлеп тора иде бит балакаем... Габделбәрнең ачуы килде. — .Чәчәкләр дигәндә сиңа охшаган инде. Анысы йөз процентка дөрес. Тик менә чәчәк иснәп кенә берәүнең дә тамагы тук, өсте бөтен булганы юк әле. — Аның каравы кеше күңеленә шатлык бирә ул чәчәкләр, ямь өсти..Сәяраның тавышы бик зәгыйфь, хәлсез иде. Габделбәр исә, морҗадан кычкырган кебек, көр, калын тавыш белән үзенекен тезде. — Кешегә шатлык өләшергә сиңа әйт. Куш учлап таратыр идең Күршең бәби тапса да чәчәк күтәреп керәсең, егет-җилән белән кыз кыркын култыклашып узсалар да чәчәк сузып каласың. Аннан пи мәгънә? Чәчәксез тору тәгамсез тору булып тоела икән, арт бакчага чыгарсың. Утыз төп алмагач акка төренеп утырыр, чиясе дә җитәрлек. Музыкасы да заказать ителгән, бал кортларының концертын тыңларсың... Сәяра террасага уза торган ян ишек буендагы урындыкка киерелеп утырган иренә кадалып карады. — Мәгънәне кем нәрсәдән таба бит, Габделбәр,—диде ул, иренең йөзеннән күзләрен алмыйча,— Мин менә, ни хәл итим, чәчәкләр яратам. Минем хакка, Әгъдәс хакына тимә син аларга. Тимә, яме? — Иренә ул шундый итеп ялварды, гүя бу аның үз гомерендә иң зур гозере иде — Әллә бар гомер, әллә юк. Корымасыннар әле шул куаклар .. Габделбәр дә уйга калды, мәгәр бердән мәлҗерәп төшәргә, бирешергә җыенмый иде. Әйттем исә кайттым гадәтле ир түгел ул. Арты белән аркан ишәр, үз дигәненә ябышып ятыр Шулай да җәнҗал күтәрәсе килмәде. Я тагын каты сүз хатынының йөрәгенә барып ябышыр, янә ашыгыч ярдәм машинасын чакырырга туры килер Тик йорт башй сүзсез дә кала алмый иде Аптыраганнан гына: — Гомер бармы дигәләп, тузга язмаганнарны күрәзәлек итеп утыр ма әле син Кемнең күпме яшисен кем әйтә ала? Әжэл дигәнең кешенең яшенә дә, тешенә дә карап алмый ул,—дигән булды һәм тагын бакчага чыгып китте. Ф Сирень куагы авып ук төшмәгән, шулай да чак-чак кына эләгеп тора х иде. Эшләр болайга киткәч, бәйләп куяргамы соң әллә, дип фикерләп § торган арада рәшәткә буена каршы куршесе. отставкадагы майор, е- поселок Советы депутаты Хәнәфи абзый Сәлмәнев килеп туктады. 2 — Хәерле иртәләр булсын, I абделбәр күрше' Ниләр майтарып ята- * сың? Габделбәр, кеше келәтеннән әйбер урлап тотылган угры сыман. Хәнәфи тавышыннан сискәнеп китте һәм, үзе дә сизмәстән, балтасын о куак төбенә ыргытты да, гәүдәсе белән бая гына чабып маташкан куак- п ны томалады. < — Исәнлекме. Хәнәфи агай. Кая кузгалдың болай? — дигән бул- < ды ул. ’ s — Пекарняның икмәгеннән зар күп. Шунда барып килергә дип. u комиссиягә керткәннәр иде... < — Изге юлда йөрисең инде син гомер-гомергә — Габделбәр елмай * ган булды. Әмма күршесе текәлебрәк караса, мөгаен, бу көлемсерәүнең < теш сызлаганда чырай сытуга охшавын чамалар иде — Кешеләргә әйбәт булсын, дисең. Дөрес, зрә дә дөрес. Сыйфат өчен якаларыннан алырга кирәк. Көн тудымы, икмәксез булмый Габделбәр рәшәткәгә тотынып сөйләшкәләп торучы Сәлмәневнең тизрәк юлында булуын тели, ә күңеленнән үзен эт итеп сүгә иде «Үз бакчамда, үз өем каршында басып торам ләбаса мин. Нәрсә дип тизәген яшерә алмый азапланган мәче сыман калтырап төштем әле?!.» — Чәчәк атарга итәләрме? Куакларны әйтәм,— дип сораштыра бирде Хәнәфи. Нәкъ юри сорагандай, үч иткәндәй.— Урам башы ямьләнә инде... — Көннәр чын чынлап җылытып җибәрдеме, ата инде, ата,— диде бакча хуҗасы. Бу минутта аның тозлап борычлап сүгенәсе килә иде. Хәнәфи киткәч. Габделбәр черт итеп җиргә төкерде һәм отставкадагы майорның кемендер телгә алып мыгырдап куйды. — йөрисең арбага бишенче көпчәк булып. Былтыр яуган карны эзләп. Фәрештә кияве Тол буйдак. Аша да ят инде пенсияңне. Дөньяның бөкресен син генә төзәтерсең... Җилгә җилләп, бозга бозаулап гомерен үтәр Очрашканда бик тәмләп сәлам бирсә дә. хәл-әхвәлен сорашмый калмаса да, Гафуров Хәнәфине һич өнәми иде. Аның карашынча, Хәнәфи — кеше ашына катык катучы. Торганы шул теләсә кайда кыбырдый да йөри Кыбырсынган тик тормас, артына сукмый утырмас дип белми әйтмәгәннәрдер. — Савап җыеп йөри, җилкуар! Тик савап капчыгы тишек, туласы юк,— дип сөйләнә бирде Габделбәр. Хәнәфинең буынсыз җиргә пычак салганын Габделбәрнең үз җилкәсендә татыганы бар. Әле былтыр гына складка финский дип аталган җыелма өйләр кайткач, бер тол карчыкны чираттан сыздыртып калдыргансың, аның өен җиләк җимеш питомнигы директорына биргәнсең, дип канларга гына барып җитмәде Теге карчык кереп алтын биргәндер дип уйларсың, билләһи. Хәер, мал кадерен белә торган бәндәмени ул Хәнәфи! Өстендәге кителе, аягындагы итеге — шулар белән гомере узган инде. Үз йорты да юк бит, туганнан туган тиешле бер карчыкта торалар Хәнәфинең күзгә карап турысын әйтү очраклары хәтерендә яңарса, менә әле дә ике йодрыгы тиң йомарлана. Соңгы елларда булып узган тәмсезләнүләр бүгенге сәгатьләрдә дә әле аның канына тоз сала... Габделбәр саранда яткан иске-москы арасыннан чүпрәкләр табып чыкты. Аларны чылатып сирень төбенә кат-кат урады, өстән изолента белән бер-ике рәт чорнап, ныгытып куйды. Куак төбенә чүгәләп, балта белән чапканда тирә-юньгә чәчрәгән йомычка, каеры кисәкләрен жыи- ды. Гәүдәсен турайтып, эшләпәсен күтәрде дә маңгай тирләрен сөртеп алды. Җирдәге балтасына үрелгән генә иде, бакча буендагы сукмактан үтеп баручы Лиза Варгинаның яңгыравык тавыш белән исәнләшүе сынын шундук турайтырга мәҗбүр итте. — Здравствуйте, Габдулбар Гафурович!— диде яшь хатын, һәрвакыттагыча ягымлы һәм матур итеп.— Утренняя зарядка, да? — Исәнмесез,— диде Габделбәр дә русча.— Хәерле иртә, Лиза. Еракка юл тотасызмы? Иртәләгәнсез. — Җиде дә егермедәге поездга килүем. Казанга барып кайтырга исәп,— диде Лиза һәм җанга рәхәт өстәрлек итеп елмайды.— Аның энҗедәй ак һәм тигез тешләре ялтырап китте, уң бит уртасында нәни бармак очы белән төрткәндәй генә чокырчык хасыйл булды. — Сәгать ничә соң әле? — Габделбәрнең үз сәгате дә кулында югыйсә, җиде туларга биш кенә минут калганын да яхшы белеп тора. Бер тиенлек бу хәйләсеннән максат — пешкән кура җиләгедәй яшь хатынны тагын азрак кына булса да каршысында тоту. Кара син аңа! Үлгән ир-атың сикереп торыр мондый зат янәшә елмаеп торганда. Адәм баласының түгел, фәрештәнең авыз сулары корыр тегеләй. Биргәнгә бирә бит хода... Күзләре язгы күк зәңгәрлеген үзләренә җыйган сихри күлләр диярсең. Чәчләре операдагы Алтынчәчнекеннән ким түгел. Төсе белән инде, әйе, төсе белән. Лиза толым йөретми, кискән чәчле. Ул күкрәк-түш тирәләре дигәндә дә хак тәгалә бер генә дә рәнҗетмәгән. Биле нинди! Хатын-кызның бер ишесе, нечкә билле булыйм дип, лап-лоп чаңгы сөйрәп чаба, иртәләрен тимер-томыр белән җенләнеп бетә. Тамагы өзелеп ачыкса да, ашамый интегә. Кием тегүчеләр белән ачылышлы булуларының чуты-саны юк. Тик барыбер, ит бүкәнеме — ит бүкәне. Лизаның бу тарафтан җаны тыныч. Матурлык менә шушылай була ул дип яраткан аны табигать. Егерме биш яшь бу хур кызына! Кияүгә дә иртә чыккан иде, мондыйлар озак утырмый. Тик ире өченче ел, өйләнешеп озак та үтмәде, Иделдә өермәгә эләгеп, батып үлде. Хәер, изге күңел буш түгелдер лә инде. Хак булса, бу фәрештәнең күңеле теге сантый Хәнәфинең ташчы малаена, Алнурга алгысыган, диләр. Булыр да. Теге егет әтисе кебек дөньядан бизәр түгел ул. Берсен дә ычкындырмас. Бер уйласаң, бу хатынга ымсынса яхшы да. Югыйсә, аны былтыр ук Корбан баҗайның Зәмирәсе тирәсендә чуала дигәннәр иде. Тузга язмаган эш булып, шул Хәнәфине нәсел-нәсәбеңә якын китерерсеңме?.. Узган декабрьдә гына Габделбәр ак мунча бурасы сатты. «Үземә дип бураган идем дә сезгә җәл түгел. Ала бир»,— диде ул Лизага. Прицебын тагып машина килеп җиткәч, Габделбәр уенын-чынын бергә укмаштырып, Лизага: «Арт бакчагызга кайтарып салгач, пар башларга мине чакыр, арканы юып озатыр булсаң, бәясен дә киметер идек инде. Лизочка»,— дигәләп баккан иде. Лиза көләргә дә. ачуланырга да белми аптырап калган иде. Аның бу халәтен Габделбәр тора-бара моның кылын янә дә тарткалап карарга мөмкиндер дип юраган иде. Шуңа күрә: «Сәгать ничә соң әле?» дигән булып, күзләрен майландырды ич. — Без пяти минут семь,—диде Лиза һәм китәргә кузгалды, тик ике-өч адым да узмады, тукталды. — Сорарга оныта язганмын. Сәяра апаның исәнлеге ничек? Кичә йөрәге бик начарланган дип әйткәннәр иде,— диде. — Бүген ярыйсы гына. Әмма беләсең инде авыру кешене. Түгелгән тулы буламыни, Лизочка?! Бездә «кардәшнең бае яхшы, хатынның савы яхшы» диләр. Хак инде, шулай ул... Габделбәрнең тел төбен Лиза аңламады бугай. Саубуллашып, вокзалга китеп барды. — Хәзергә хуш, Лизочка, хуш! — диде Гафуров. Үзе күзләре белән > Лизаның чәч дулкыннарына, аркасына һәм соклангыч балтырларына ябышты,— Салкын энәдән бармагына суык тидерүчеләрдән түгел g бу, ә?!. Габделбәр өйгә кергәндә Сәярасы торып өстәл янына килгән, чына- £ якчәшкә сөртеп азаплана иде. £ — Чәй яңартыйммы? — диде ул Габделбәргә. ф — Берәрне эчсәң ярар шул,— дип җавап кайтарды ире.— Көн бүген * кыздырырга охшап тора. Иртәдән үк җылы... ® Мөдир складка эшкә барганда, (бу складны русы, татары бер сүз п белән генә «лесоторговый» дип йөртәләр) иртән сәламләшкән кешеләр < белән сөйләшү тәэсире астында атлады. Лиза Варгинаны күз алдына ® бастырганда аның битенә талгын җил иркәләп, назлап кагылгандай J булды. Теләсә-теләмәсә дә, шикәребалы белән тыгызланып тулышкан о җимештәй Лизаны әледән-әле йөрәгеннән зар елап, атна саен булмаса < да һәр тумыш айда диярлек урынга аварга мәҗбүр булган Сәярасы г - белән чагыштырып карады Хәтер саегамы, тормыш тәэсирләрен еллар < тузаны томалый төшәме, Габделбәр Сәяраның яшьнәп күкрәп торган са чагын чак кына итеп исенә дә төшерә алмый кебек. Чибәр генә иде, билгеле, буй-сыны да ярыйсы гына иде. Тез астына җиткән толымнарына сокланмаган хатын-кыз булдымы икән? Тарап үрергә дип чәчләрен туздырса, иңнәренә ефәк шәл бөркәнгән шикелле була иде. һәрхәлдә, «карасана бу арысландай егетне, кемгә өйләнгән бит! Әрәм булган бөркет» диярлек түгел иде. Сабыр булды Сәяра, акылсызлык күрсәтмәде. Менә дигән кызны буйга җиткереп башлы-күзле итте, художник ул үстерде. Дәрт сүрелмәгән, гайрәт кимемәгән шикелле булса да, Габделбәр дә хатыны белән утыз елга якын гомер итте шул инде. Уза бит гомер дигәнең, искән җилдәй уза да тора. Кайчан гына егет белән кыз иделәр. Кайчан гына аларны олылар таныштырган иде. Әйе, әйе, таныштырганнар иде... 2 .. Казан -- Арча поезды кузгалырга тора Нибары биш алты минут вакыт калган. Шәһәр яны вокзалында алма төшәргә дә \рын юк. Култык таякларына таянган кешегә ырып-ерып узу үзе бер мәшәкать. Соңгы айларын Казан госпитальләренең берсендә. Татарстан храмындагы дүрт катлы мәктәп бинасында дәваланган Габделбәр Гафуров, егерме дүрт яшьлек сөлектәй егет, гарип аяклы килеш туган туфрагына— Текәтау поселогына кайтып бара. Өйдә әти-әннсе зарыгып көтәләр инде аны. Бүген булмаса иртәгә, иртәгә насыйп түгел икән, аның аргысына кайтып керәчәген беләләр. Белеп көтү тагын да газаплырак. Казан госпиталенә күчергәч, әткәсе Гафур абзый улы янына өч дурт килеп китте, һәр атнаны килгән булыр иде. госпиталь җитәкчеләренең талканнары бик коры Тәртип Хәрби заман законнары. Таштан юкә суялмыйсың. Арча Текәтау якларында у тиенлеге, маһирлыгы, энә күзеннән үтә белүе, теле-теше һәм чаялыгы белән телгә кергән тире- ярычы Гафур да хәрби врачлар алдында чарасыз калды... Үткән эшкә салават. Габделбәр балачагы, егет еллары узган поселогына кайта. Шәһәр яны вокзалының перронына чыга торган баскычлардан көч- хәл күтәрелгәч тә, Габделбәр тимер капка турысында ук торган вагонга таба титаклады. гЗагон шыгрым тулы. Карт коры, хатын кызлар, бала чагалар. Тамбурларда тәмәке пыскыталар. Габделбәр тирә-юненә карангалады. ниһаять, бөтен вагонны күзләре белән капшап чыкты, барып теркәлердәй сынар урын да күренмәде. Әмма шундук аны бу чор өчен бик ыспай һәм житеш киенгән, тулган айдай түгәрәк йөзле, кысык күзле бер агай абайлап алды да үз янына чакырды. — Яралы иптәш, бире килегез. Сыешырбыз... Танышырга да өлгермәделәр, поезд кузгалып китте. Көпчәкләрнең хәрәкәткә килүен генә көтеп торганнар диярсең, вагой ишегеннән кулына унике телле гармун тоткан бер карт килеп керде. Аңа сигез-тугыз яшьлек бер малай ияргән. Карт: «Әссәләмөгаләйкем, юлдашлар!» дип сәлам бирде дә «Алмагачлар»™ сыздырып җибәрде. Аннары карлыгып беткән тавыш белән җырларга кереште: Сау бул. жаныем. китәм инде, Чакыртты военкомат. Военкомат не виноват. Г ит лер суккин виноват. Карт Һәр көнне шунда бутала булса кирәк. Казан белән Арча арасында еш йөрүчеләрнең аңа бер дә исләре китмәде. Катык сатарга килгән хатыннарның берсе, җене чыгып, әйтә дә куйды: — Бугаз киереп акча теләнә дә Арчага баргач, исереп егыла. Аңа биргәнче мескен бер карчыкка бирсәң ичмаса... Аңа кемдер каршы төште. — Әй, туган, ирекле көннәндер дисеңме? Сугыш шулай итә, сугыш... Катыкчы хатын һаман ярсына бирде. — Сугыш ди, пычагым. Агач спирты эчеп сукырайган ул... Карт мондый сүзләрне исенә дә алмый, уйный бирә, җырлый бирә. Минем иркәм армиядә Атлар эчерәм, дигән. Әйдә гуляй, вакыты шулай, Кайткач кичерәм. дигән... Аннары ул гармунын җилкәсенә асты, каешланып беткән бүреген ике куллап алга сузды да вагон буйлап үтте. — Кайсыгыз күпме ярдәм итә ала, якташлар, мәрхәмәтегездән ташламагыз... Сукыр бәндәнең хәленә керсәгезсәнә, туганнар! Ул күрше вагонга чыгып киткәч, монда тагын бер гөрләшеп алдылар. Кемнәрдер сукыр хәерчене сүкте, икенче берәүләр тирән көрсенделәр. Габделбәр тирән итеп сулап куйды. Күңелендә көзге болыт сыман кара, кургаштай авыр уйлар чарпалашты. Гариплекнең кешене ни тикле түбәнсетүе, бичара ясавы турында фикер йөртте ул. Ләкин андый уйлардан тиз арынды. «Минем хәлем бу сукыр карт хәле түгел ләбаса. Аяк. быел булмаса, яренгә ипкә килер. Кайтып төшәргә әтисенең нык нигезе бар. Өйдә, сандык төбендә, педагогия училищесын тәмамлау турындагы дипломы. Сентябрьдән эшли дә ала теләсә. Укытучылар ызгып тормый бит әле. Сәламәтлекләре чамалырак дип калдырып торган ир-атны да чүпли баралар. «Хафаланма, Габделбәр!» диде ул үз-үзенә. Аның карашы янәшәсендә газета караштыргалап утыручы агай күзләре белән очрашты. — Кай тирәгәрәк кайтыш, энекәй? — дип кызыксынды ыспай киенгән кеше.— Арчагамы? —г Текәтауга кайтам, абый. — Кайда яраланган идең, күптәнме? — Мәскәү тирәсендә. Былтыр декабрьдә. Бермәл сүзсез генә бардылар Шуннан соң теге агай янә сораштыра башлады — Текәгауда кемнәрен бар? — Әткәй белән әнкәй исәннәр,—диде Габделбәр. Бу ир-атның соравы бетәсе түгел иде, яудырып кына торды ♦ — Кем ул әткәң? Мин белмим .микән аны? ь Инде Габделбәр сорап куйды *— Сез Текәтауныкымыни' Танымыйм. | — Мин анда күптән түгел генә эшлим әле.— Агай бик канәгать g кыяфәт белән, бәясен белеп кенә сөйләшә иде.— Райбашкармада S Сәүдә бүлегендә. Мөдир. Фамилиям — Сагындыков. Корбан абыең булам Әтиең кем дисен? — Гафур. Динмөхәммәтов Бәлки беләсездер дә... Тире-яры жыеп, ® кыты-мыты килеп ята шунда. Картая инде... е? Корбан Сагындыковның йөзенә шундый елмаю чыкты, авызына бал < белән май каптырдылар диярсең. Анын болай да жәлпәк йөзе тагын да киңәеп киткән төсле булды. х — Гафур абзыйны белмәскә! Беләм, бик беләм._ Хәләл жефетем о белән дә чәйдә булганым бар үзегездә. Әткәң дә минем өйгә сугылга- < лап тора. Белмәгән кая! Бик булдыклы абзый ул. Фани дөнья кешесе £ Тәк-тәк. син — укытучы егет инде алайса .. Әткәңнең ничәмә-ничә сөй- < ләгәне бар. Исемен кем әле, энекәш? ® — Габделбәр. — Ә-ә, әйе шул, Габделбәр бит әле, Габделбәр. Станциядән район Советы бинасына кадәр ике атлап, бер сикерәсе булса да, Корбан Сагындыковны каршыларга юртак җигеп килгәннәр иде. Габделбәргә бик ярап куйды бу. Талчыбыктан үргән тарантаска менеп утыруы алай ук ансат булмаса да, култык таякларына таянып атлау түгел! Әти-әнисенең куанычы сурәтләп бетергесез булды. Гафур абзый күгәрчендәй гөлдерәп кенә торды. Әнисе Сажидә апаның күңеле кояшлы яңгырга охшап калды. Әле жан җылысы белән елмаеп килеп Габделбәр- нен иңнәреннән кага, чәчләреннән сыйпый, әле бер читкәрәк тайпылып, мөлдер-мөлдер елый башлый һәм туздырып бәйләгән яулык чите белән күзләрен сөртә. — Ходага шөкер, мең шөкер Исән кайттың бит, балакай гынам._ Аягың да төзәлер, боерган булса, төзәлер, балакай гынам,— дип торып- торып такмаклый. Гафур абзый, күрешү хакына ярар инде дип, башта төрпәләнми торган иде. бара тора түземе төкәнде. — Сина әйтәм, дөньяларыңны оныттың. Ашны-чәйне кем хәстәрләр? — Бу аның соравы түгел, әмере иде. Корбан Сагындыков чәйләп тормаска ниятләгән төсле иде дә, Гафур абзый ике сөйләштермәде. — Кучерыңа әйт, китсен. Үзең аштан олы булма. Начальство дисәң дә ризыктан зураерга праваң юк. Корбан энекәш. Бу елларда бик-бик күпләрнең төшенә дә керми башлаган майлы ит белән пешкән токмач өстәлгә килде, ак күмәч тә, арыш икмәге дә туралды, тозлы кыяр белән кәбестә дә куелды. Мәгълүм инде, бу тикле зур куаныч хакына (сәүдә бүлеге мөдире дә түрендә утыргач) Гафур ак башны да китереп утыртты. Беравыктан өч ир-ат, өстәл буенда берсен-берсе бүлдерә-туктата, гәп сата башладылар. Сажидә апа аш-су ягына чыга торган ишек бусагасы буенда, кулларын алъяпкычы астына тыккан хәлдә, аларны күзәтеп торды. Юк, аның райбашкарма кешесендә эше юк иде. ш\ i минутта гына Гафур абзый да гамендә түгел иде. Ана күзләрен Габ делбәреннән, сугыш зилзиләләрен кичеп, башы сау кайткан баласыннан алалмый торды. Күптәннән, бик күптәннән аракы затын авыз итмәгәнгәдер, тиз арада Габделбәрнең башына китеп барды, бит урталары алсуланып чыкты, хәтта теле дә көрмәкләнгәнрәк шикелле булды. «Тагын өстәмәсә генә ярар иде балакаем Исереп алып, яралы аягын авырттыруы бар Әй, ходаем, сабырлык бир, акыл бир Тәүфыйксыз олан түгел иде, килер көннәрдә дә итагатьле ит, раббем», дип, Саҗидә апа эченнән теләк теләп торды. Ирләрнең бар сөйләгәннәре сугыш хакында булды, телләреннән Сталинград дигән сүз төшмәде. — Хәлләр анда киеренкенең аръягында,— диде Сагындыков.— Бик авыр Ну күңел сизә озакламый немец аннан табан ялтыратачак. Не может быть, чтобы иптәш Сталин фашистка Иделдә йөзәргә юл куйсын... Сажидә апа да: — Амин инде, шулай гына була күрсен,— дип сүзгә кушылганын тоймый калды. Аның өйләлеген бөтенләй хәтерләреннән үк чыгарган ирләр, командага буйсынгандай, һәммәсе берьюлы күтәрелеп карадылар. — Шулай булачак, Саҗидә апа,—диде Корбан, чамадан тыш белдекле кыяфәт белән.— Мин фин сугышында яраланып кайткан кеше буларак әйтәм моны. Ак финнәр минем дә сул кул бармакларын өзеп калдылар, ләгънәтләр... Хәзер фин кампаниясе дип җиңел генә әйтеп җибәрсәк тә, анда да үлүчесе дә булды, миндәй гарипләнгәннәре дә байтак җыелды... Тагын байтак утыргач, Корбан кайтырга кузгалды — Рәхмәт сезгә, хуҗалар. Үзегез килегез. Ә сиңа. Габделбәр энекәш, особый чакыру. Рәхим ит. Минем балдыз да — педагог кеше. Сөйләшергә сүз табылыр. Кил, яме,— диде ул. Аның ихлас күңелдән чакыруына шикләнмәскә мөмкин иде. Август үтеп китте, сентябрь яртылары якынлашты. Габделбәр эшкә урнашу дип авыз ачып караган иде, Гафур абзый белән Саҗидә апа ашыгырга ирек бирмәделәр. Яна, 1943 елны каршыларга дип, Габделбәрне Сагындыковлар үзләренә чакырдылар. Корбан үзе килеп өндәп китте. Бармый мөмкин түгел иде. Сәүдә бүлеге мөдиренең өендә бай җиһаз, мул ризык, бишектә яшь бала иде... Хатыны да тутырган тавык кебек. Кремль курантлары чыңлый башлагач, яңа ел тосты күтәргәндә, йорт башының да, Габделбәрнең дә кәефләре әйбәт кенә иде инде — Син басма, Габделбәр энекәш. Утырган килеш кенә,— диде Корбан, стаканын егет рюмкасына китереп.— Яңа бәхет өчен! Фашистның муены сынсын да кызыл туйлар гөрләсен өчен! Җизнәсе шундый сүз ычкындырып ташлагангамы, Габделбәр янәшәсенә утырган Сәяраның битләре янып чыкты. Ул маңгаенда тир тамчылары сикерешкәнен тойгандай булды . Егет Сәяра белән чәкешергә үрелгәндә, балдыз кеше карашын каядыр аска, көзгедән ялтыратып буяган идән тактасындагы ниндидер ноктага төбәгән иде. Озак та үтмәде, Корбанның хатыны Хафаза ханым, кухняга чыгып, шөгыль тапты. Корбан тәмәке көйрәтергә дип чоланга юнәлде. Яшьләр үзләре генә калдылар. Алар бу кичтә мәхәббәт сүзләре сөйләштеләр дип уйлау артык беркатлылык булыр һәм гыйшык дигән утны санга сукмауга әверелер иде. Юк, ул хакта ләм-мим сүз чыкмады. Әмма алар бер-берсен күрделәр һәм байтак мәсьәләдә уртак караш, уртак тел таптылар. Таныштылар. Сәгать икеләр булгандыр, Сагындыков райбашкармада дежурлык итүчегә шалтыратып, Габделбәрне озату өчен ат соратты. Шуннан сон «юл аягы» тәкъдим итте дә: •— Әйдә инде, хәзер киңәшеп алыйк,— диде...— Бер киңәшем бар минем сиңа. Кәеф ничегрәк? Аяк савыгамы? —• Алга таба бара инде, Корбан абый. Алай ук тинтерәтми. Сагындыков артлы-култыксалы киң урындыгын Габделбәр янәшәсе * нәрәк күчереп утырды. Аларның нидер серләшергә хәстәрләнүен күреп. ь Сәяра да ашсу ягына, апасы янына узды. Корбан балдызкаеның мән g белүеннән бик канәгать иде. “ — Менә нәрсә, Габделбәр энекәш, Гафур абзый белән дә сүз бул- ? тан иде, сиңа зрә дә кулай эш бар. Сузмый-тартмый гына керешергә С кирәк шуңа. * — Ниндирәк эш икән соң ул? — Замечательный эш! — Корбан Габделбәрнең ботына сугып куй ® ды.— Сәүдә системасында. Райсоюз складына зав. кирәк. Бүгенге көн Е; күзлеген киеп карыйсыңмы, иртәгенекенме — аңардан да шәбрәк < вариант таба алмаячаксың. ® Габделбәр көтмәгәндә генә тирән чокыр алдына килеп туктаган « сыман булды Сикерсәң, йөгереп килә-килешкә җилкенергә кирәк. о Кырыенда таптана калсаң, теге якка чыгармын димә. < Юк шул, Габделбәр ыргый алмады. 4 —< Минем кулдан килә торган эш түгел лә ул, Корбан абый. Алдар < лар да башың төрмәдә черер... Укытучы бит мин. а Корбан көлемсерәп куйды. — Яшьлегеңә була сөйлисең әле син, энекәш. Хәлфәлек кайчан да качмый ул. Яшәп калырга кирәк. Бүгенгенең иртәгәсе бар. Син тормыш корасы кеше, гаилә башы булыр чагың җиткән Көн итәр җирдән ком китәр, дигәннәр. Уйла. Мин барында — алдарлар дип күз алдыңа да китермә. Кагылып карасыннар... Ат килде. Габделбәрне өчәүләп озата чыктылар. ...Озакта үтмәде, Габделбәр склад мөдире хезмәтенең нечкәлекләренә төшенеп алды. Яңа елны каршылаган төндә кыюсызланып утыруыннан үзенең үк көләсе килә иде. Дуслары ишәйде, таныш-белешләре артты Элек үзе сәлам биргәч тә теләртеләмәс кенә ияк кагып үтүчеләр хәзер ерактан ук кул сузып килүчән булып киттеләр. Май бәйрәме көннәрендә Сәяра белән Габделбәрнең туйлары да узгач (Гафур карт, кешегә сиздерми генә, никах укытырга да онытмады). ягъни склад мөдире райбашкарма әһеленең баҗасы булып алгач, Гафуровның Текәтаудагы абруе тагын күтәрелеп китте. Ул көннәрдән бирле чирек гасырдан артык гомер үтте. Егерме сигез язны җәй алмаштырды, егерме сигез көз кышка ялганды. Гафур абзый дөнья куйганга ун елдан артты. Саҗидә апаның гүр иясе булуына да биш-алты ел. Атадан калган йорт урынына Габделбәр хәзер яши торган гүрнәчәсен бастырып куйды. Әйткәнебезчә, хәзер аның йорт җир бөтен Текәтауда атаклы, кош та очып керә алмас Хатыныннан уңды Габделбәр. Сәяра теллс-тешле түгел. Берәүгә дә зарланмас, кеше алдында сыкрап сыктап йөрмәс. Иренең чабуына ябышып йөрү гадәте юк та юк. Барысын да үз эченә җыя. Кату чыкса чыга, мәгәр каядыр барып, ире өстеннән әләкләшеп йөрүне уена да китерми. Белә чөнки, ничә ел бергә гомер ителгән, балалар үскән. Ни әйтсәң дә, шул ир белән яшисе ич. Хәер. Сәярәның да кызган тимергә әйләнеп караган көннәре булды. Бу кадәрссе — укытучылык хезмәтеннән китеп, өйдә генә яши башларга кушкач булып алды. Габделбәр табигатенең үзенчәлекле янә бер ягы бар: көнче күбәләк ул. Әмма ул үзен «ир көнләсә — ил төзәр» дигән сүз белән аклый иде. Сәяраның кайнарлыгын да тиз сүрелдерде. — Сыйпаганда да ияк очын гына сыйпарлык акчаңа калмадык бит әле. Шөкер!—диде ул, кырт кисеп.— Кызык килеп чыга: ир белән дә, мир белән дә булырга телисең син. Алай итәм дип ымсынма син, Сәяра. Ярамый, барып чыкмый... Хатыны да акрынлап өйдә генә торуга ияләште. Тора-бара тәмам күнекте. Мәктәптә дә, өйдә дә эшләү мөмкин түгелдер кебек күренә башлады аңа. Язмыш дигәнең шулай, күрәсең; берәүләрне, сукырны житәкдәгән малай шикелле, кая кирәк шунда тартып йөртә, икенче берәүләр аның җиленә, давылына каршы үзләре юл ярып барырга тырышалар. Сәяра, күңеле бик изгедә булса да, юл ярыр ук хәлдә түгел иде шул. Ә Габделбәрнең тәнендә Гафур җаны, тамырларында Гафур каны. Динмөхәммәт нәселендә хатынын үзенә каршы әрепләштереп торган кеше юк. Гомер-гомергә «ачсам—учымда, йомсам — йодрыгымда» дип яшәгәннәр алар. Хатыныннан гына димәк, баҗадан да уңды Габделбәр. Корбан абыйсы аның компасы да, калканы да, арка таянычы да булды. Әйтик, сугыштан соңгы беренче елларда, белмәс баштан, пәрәвезгә каба язганда Сагындыков аны бик чиста гына итеп йолып калды һәм гадәтенчә акыл өйрәтте. «Давыл басылгач, ике-өч ай эшлисең дә, баҗай, рай- потребсоюздан китәсең. Хәзер синең кулыңнан уза торган нәмәкәйләр елның-елында күбәя бара Аларга кытлык кими, тора-бара бөтенләй бетәчәк. Килер елларда, баҗай, халык нәрсәгә дисен бигрәк тә мохтаҗ булачак? Төзү материалларына. Агачка, кирпечкә. Чөнки йорт- җир, каралты-кура искерде. Сугыш елында төзим дигән кеше күп булдымыни?! Лесоторговый складка күчсәң, ак сакаллы карт буласың. Аннан да отышлы вариантны эзлисе дә юк. Белгән кешеләрем бар, үзем көйлим»,—» дип җилкендерде ул Габделбәрне. Гафуров, малның җаен — тапкан белер, утның җаен — яккан белер дигәндәй, шуңа риза булды. Сагындыков исә моның шундый нәтиҗә бирәчәгенә тырнак очы кадәр дә шикләнми иде. Шикләнми дию генә дә Корбанның исәп-ниятләрен чагылдырып бетерми, әлбәттә. Сагындыков коммуналь йортта яшәүдән туйган, кул астында Габделбәрдәй булышчысы биеп торганда, үзенә йорт коруны планлаштыра иде. Теләгән кол.ач белән, һәр яклап жиренә җиткезеп. . Габделбәр «имениесе» дә бер читтә торырлык итеп... Шул рәвешчә, Габделбәр Гафуров илле беренче елдан бирле лесоторговый складта. Кеше дигәнең кызык бит ул. Әүвәле өч-дүрт тәрәзәле генә булса да йорт әмәлләп керәсе иде. баш өстендә түбә булыр иде, дип өтәләнә. Беравык вакыт үткәч, өйне алты почмаклы итәсе иде дип кытыклана башлый. Аннары инде ак мунчасы да кирәгә, сыер абзарын да шыңгырдап торган бүрәнәдән итмәк була. Шунлыктан корылыш кирәк-ярагына кытлык беркайчан да бетеп тормаячак. Менә ш\ңа күрә дә Габделбәрнең почеты зур. Дөрес, хәзер Корбан баҗасы райбашкармада түгел. Аннан киткәненә байтак гомер үтте. Хәзер поссовет председателе ул. Шуның өстенә Габделбәрнең үз буыннары да тәмам ныгып җиткән инде! ...Бүген иртән эшкә килгәндә, ул әнә шуларны күңеленнән уздырды. Кабинеты ишегеннән атлаганда кылт итеп бернәрсә исенә төште: иртәгә аның янына әтисенең энесенең улы Ханзафар киләчәк. Бәлки, бәләкәй абыйсы үзе дә килер. Онытылып китмәсен. Сөйләшәсе сүз бик мөһим. Иртәгә эштә бул алмыйм дип конторадагыларга да әйтеп кайтырга истән чыкмасын! Календарьның бүгенге битенә ул зур итеп Ханзафар дип язып куйды. . 3 Шимбәдә Сәярага иртәдән үк тыгызга килде, көндәлек мәшәкатьләре * өстенә кунак сые хәстәрләү кадәресе дә килеп кушылды. х Бер исәпләсәң, кунак килә дип кыбырсып төшәсе дә түгел инде 2 Килүчеләр үз кешеләр: Габделбәр әтисенең бер туган энесе Әһлиулла i абзый белән аның улы Ханзафар. Шулай да йорт башының әмере ? нык булып кала. 2 — Ашың-суың ни житте булмасын. Калган ягын мин үземчә җи * теттерермен,—диде Габделбәр кичтән үк —Кемгә килгәннәрен, кайда утыруларын чамаларлык итәргә кирәк. Шул чагында сүз дә башкача “ рак сөйләнә... ң Габделбәр туйга баргандагы сыман ыспай киенеп алды, чәчен-башын < каткат сыпырды, башта болдырга, бераздан капка төбенә үк чыгып ® керде. Аннары да сәгать чамасы вакыт узгач кына капка келәсе чал- - тырап күтәрелде һәм бәйдәге Пират буыла-буыла өрә башлады. Сыңар о куллы, протез аяклы Әһлиулла абзый Габделбәр йортына онытылган < да бер генә сугылгалап чыга торган кеше булганга, овчарка аны һич белми иде. Ханзафар капкадан кереп, эткә исеме белән эндәшкәләгәч < кенә, тегесе һай-һаулавыннан туктады. Шул чак. чолан ишеген каерып « ачып, Габделбәр үзе каршы чыкты һәм мал-мөлкәт сакчысына «тик тор!» дип кычкырып куйды. Пират тынып калды, күзләрен мөлдерәтеп хуҗасына карады һәм юан койрыгы белән такыр җирне, гадәтенчә, шап-шоп кыйный башлады. «Ярар, ярар,— ди иде кебек ул,—өрмәскә була, хуҗам. Тик үзең бит юаш булып торганны бер дә өнәмисең. Усалны яратасың». — Көттердегез сез, агай энеләр, зарыктырдыгыз! — диде Габделбәр, Пираттан шыгаебрак атлаган кунакларга кул сузып.— Исәнме, бәләкәй абый? Сау гына йөрисеңме? Бер поселокта яшәсәк тә айга- елга бер күрешәбез, әй! Саумы, Ханзафар. Әйдәгез, әйдүк! Әһлиулла абзый сул кулын сузды. Уң җиңе буш. шунлыктан атлап барган шәпкә артка таба каерылыбрак килә иде. — Имин-амаи гына яшисеңме. Габделбәр туган? Килен сау-сәламәтме? Әгьдәсләрдән хәбәр-хәтер бармы? Күңелләр көр. җаннар тынычмы? — Әһлиулла, гадәтенчә, бик тәмләп, җиренә җиткереп сораштыра башлады. Ә Габделбәр: — Шөкер хәзергә,—дип ике сүз белән генә җавапны түгәрәкләп куйды. Аннары болдыр алдындагы аяк кыргыч янында ук туфлиларын салырга ниятләгән Әһлиулланы эчкә әйдәде — Аяк киемен анда саласы түгел. Узыгыз, уз. Син. Ханзафар, ни дип читкә китеп бастын. Әйдәгез, хода бәндәләре, керегез Аш-су көтә.. Өстәл мул хәстәрләнгән иде. Габделбәр чиста спирт тулы графинны шап иттереп чыгарып утыртты. — Кемгә ничек, мин бу антигрустин дигән нәрсәне сыеклап мәшәкатьләнмәгәнне хәерлерәк күрәм,—диде ул —Сиңа ни формырак кирәк, бәләкәй абый? Сиңа, Ханзафар? Синнән сорап тормасам да була яшь кеше әле син. Канын-сүлен, җегәрең-җенен эчеңдә... Әһлиулла абзый түбәтәен әле бер, әле икенче якка шуыта торгач, кыюсызланып кына әйтә куйды. — Мин. Габделбәр наный, су кушмый сметь итә алмыйм. Чама чамалы. Тынга килеп кабуы бар. бигайбә. Су кушып кына... Габделбәр көлеп куйды һәм хатынына эндәште: — Сәяра! Холодильниктан ситро шешәләрен алып кил әле Әйдә, үзең дә утыр, көттермә! — диде. Шуннан соң, кунакларына карап, су- «ен дәвам итте: — Сыеклау дигәндә ансат ул, бәләкәй абый. Куерт дия күрмә. Анысы читен... Ягез, күтәрдек!.. Ирләр эчеп куйдылар. Әһлиулла җилкәсеннән арыш тулы капчык ыргыттымыни — авыр сулап, кырхылдап алды һәм тозлы кыярга үрелде Хан ;афар да учына йөткергәләп бакты да закуска ягын чамалады. Габделбәр генә тегеләргә, «һәй, пешмәгәннәр!» дигән төслерәк итеп, күз нырые беләнрәк карап алды һәм бер-ике йотым салкын ситро эчеп кую белән канәгатьләнде Аннары итле бәрәңге шулпасы салган тәлинкәне алдына тартып кунды, борычын-тозын үзенә кирәкчә сибеп тәмләде һәм батырып ашарга кереште. Кхнаклариы Сәяра кыстый торды. Әһлиулла аңа каршы: — Алга куйган, кыстыйсы юк, килен. Аннан соң бит без солдат булган кешеләр, назланып торырга өйрәнмәгән дә,— дип җавап кайтарды. Ханзафар әтисенә күтәрелеп карады. «Ярты стакан аракы башына ‘ итеп тә өлгердемени соң әле?!» — ди иде аның күзе-йөзе. Әткәсенең барлык гадәтләрен сынап, белеп бетергән иде инде ул. Азрак эчеп алдымы, «без солдат булган кешеләр...» ди башлый ул. Күбрәккә китсә, уң аяк урынындагы протез белән идәнгә тык-тык баскалап куя, бию дәрте кузгалгандай итә, күрәсең. Биоп булмасына тагын бер кат иман китергәч, дөньясыннан үчне җырлап алмак була. Моңы ташка үлчим диярлек, әмма ярыйсы ук көчле тавыш белән җырлап та җнбәргәли... Стаканнар тагын күтәрелде. Әһлиулла абзыйның табак битенә алсулык йөгерде, кызарыбрак торган тукмак борыны өстенә тир бөртекләре бәреп чыкты, зур соры күзләре мут елтыраган кебек булды. Габделбәр, бәләкәй абыйсының да, Ханзафарның да кәефләнүен күреп, фани дөнья хәлләренә якынрак килергә вакыт икәнлекне хәтерләде. Маңгайга туп-туры бәрмичә, ләкин әллә ни урау юллар да эзләп тормастан, сүз башлады. — Көздән бирле димәсәң, безгә килеп чыкмаганыңа да байтак булды бит, бәләкәй абый,— диде хуҗа.— Ярый, рәхмәт. Ханзафар онытып бетерми. Шуңа күрә хатынга да әйттем, бәләкәй абыйны чакыртып җибәрдем әле, мәйтәм. «Бөртек чәем — төртеп эчерәем» түгел, туганнар ич без. Такта чәй, якты чырай... Бер сөйләшеп утыруы үзе бер гомер, дим... Каты бәгырьле энесенең җанга якын сүзләре Әһлиулланы эретеп җибәрде. — Сүзең хак, Габделбәр,—дип тезеп китте ул. Аның кәефе килә барды, гүя алдына алтын тәңкәләр сиптеләр — Рас әйтәсең. Бер күрешү— бер гомер .. Тик менә гсл-гел чыгып йөреп тә булмый. Ханзафарның гвардиннары чабуга ябышкан. Икәү бит, икәү. Кечесе дә тәпиләп киткәч, мәшәкать ишәйде Җитмәгән җире, кагылмаган әйбере юк. Килен эштә, Ханзафар эштә. Маташам шул ике гвардии белән. Әбиләре булса, аның белән чүкердәшеп ятырлар иде дә соң, мәрхүмә дөньяны иртәрәк куйды... — Яслегә, детсадка урнаштырып булмыймыни соң аларны, Ханзафар энекәш? — Габделбәр энесенә текәлде.— Чыннан да. җиденче дистәне вакларга керешкән картка артыгын күтәртмисезме? Я булмаса, малайлар баш-күз алгалаганчы хатының эшләмирәк торса? Ә? Детсадка дисәгез, иртәгә үк язуын алып бирәм, пажалысты... Шулай диде дә хуҗа күз чите белән генә Әһлиуллага карап алды. Нечкә кылынны чирттем бит, янәсе Әмма картның моңа исе китмәде. — Анысын да әйтмә инде, Габделбәр энем. Ничарадан бичара ул детсадларың. Сабый баланы түшәгеннән иртәнге биштә-алтыда каерып тОргыз әле син. Унга тикле җәелеп-җәйрәп йокларга тиеш ләбаса ул җан иясе... Аннары халык нирбалы, дибез, кабынып китәргә генә тора, дибез. Яшь чәчәкне кырау тиз алучан. Балаларны да мәктәпкә кадәр ук тинтерәтә башлыйбыз Мина ни алар белән көн үткәнен искәрми тә калам. Әһлиулла, дөресен әйтәм бит дигәндәй, Сәяра белән Ханзафарга карап алды. — Ул кадәресе дә бар инде, бар,—Сәяра кунак абзыйның сүзен җүпләп куйды. Әһлиулла исә өй башының сүзләренә җавап биреп бе . термәгән иде әле, дәвам итте: —' Киленнең эшләми торуы дигәндә, Габделбәр энем, туже рәте бар « аның. Шушы яшьтән өй тавыгы булмаса да бик әйбәт. Эшләсен, кеше 3 арасында булсын. Аннары шул: тормыш бабай дигәнең очына нужа g кылы таккан чыбыркысын чөйгә элмәгән бит әле. Кулында тота, адәм > балаларының сырт буйларын чамалап кына тора. Теш күрсәткәнгә * чуртымны да бирмиләр, эш күрсәт, диләр. Үзең беләсең, акчасын кон- ♦ тораңда санап алдың, өйлек бүрәнә, түбәлеге, идәнлеге күпмегә төште а Кирәк, ансыз да булмый. Гомергә баракта ысланырга димәгән. Яшьләр- ° нең дә заманча көн итәселәре килә, йоклавы да сәндерә-сәкедә булма < сын. урындык-өстәле дә ялт итеп торсын. Кием шкафы да кирәк, анда s эләргә кием-салымы да кирәк, значитсы... Вәт менә шулайрак, эшләми < узмый... Картның сүзне үзе үк йорт салуга китереп терәве Габделбәр өчен бик җайлы килеп чыкты. ң — Авызымнан алып дигәндәй әйттең әле, бәләкәй абый —Габдел * бәр, урындыгын шудырып, Әһлиуллагарак елышты.— Бер уңайдан д йортны бурап күтәрү турында да сөйләшербез дигән идем. Мин бит Карт, борынына чирткән сыман, елт итеп башын күтәрде һәм, озын сары керфекләрен челт-челт йомгалап, Габделбәргә карады. — Нәрсә син? — диде ул, хафаланып.— Әллә кире уйладыңмы, Габделбәр энем? — Ю-у-ук! — дип хуҗа кулын селтәде.—Әйткән сүз — каккан казык. Өегезне минем планга күтәрәсез. Алла биргән ике сутый сезгә! Тыкрык буена азрак киңәйсәгез дә була. Анысы үз эшегез. «Икеләтәдән дә артык бит ул Гафуровның планы» дип йөрүчеләрнең авызы тыгылыр. Күршемдә агай-энем булыр Әйткәннәр бит, атың начар булса, сатып котылырсың, күршең начар булса, ничек котылырсың, дигәннәр. Җиде яттан берәрсенә план кисеп бирмәсеннәр тагын... Ә урын наять, бәләкәй абый, наять. Бәрәңге бакчасына нарат урманы авып тора, суы кул сузымында... — Анысын әйткән дә юк инде, энем Комлык ягында урын иркен дә соң. ни мәгънә. Сезнең монда бигрәк фани дөнья җәннәте бит, уйлап карасаң... Габделбәр Ханзафар да кызып сүзгә керешеп китәр дип көткән иде. Алай булмады. Ун сүзеңә бер сүз белән котылучан кешене әңгәмәгә тарту мөмкин түгел шул. Әтисс белән абыйсы сөйләшкәнне тыңлап тик утырды. Әйтерсең, сүз бөтенләй ул салып керәсе өн хакында түгел иде. — Минем шарт бер генә, бәләкәй абый. Ханзафар аңлаткандыр. Ул тресттан җиләк-җимеш бакчасына дип бирә торган участокны ала. Дүрт сутыйдан ким итмәс дип уйлыйм. Коймасына, су кертергә, каравылчысына, фәләненә-фәсмәтәнснә дигән акчасын бирәм, такта өйне салып куябыз. Быелга яшелчә-мазар гына утыртабыз. Көздән алмагачларга чират. Телен теш артында гына тотып, бакчаны полный законный үз исемендә йөртә. Вакыты җиткәч, күз күрер «Антнгрустин» тәэсиредер инде, Әһлиулла бу мәҗлестә кирәге булмаганрак сорау да биреп куйды. Урынлы ук түгелеп үзе дә абайлап алды бугай да, сүз чыпчык түгел, әйттең —кире кайтарып булмый. — Үз җилкәңә үзең артык җәфа аласың ләбаса, Габделбәр энем. Арт бакчаң алпавытныкыдай Алмасы, чиясе, умартасы Ннемә кирәксендең шул Зәймнш станцасы буеннан җирне? — диде ул. 1. «К. У.» М 2. 49 Габделбәр көлемсерәп җавап кайтарды. — Булган нәрсә ашарга сорамый ул, бәләкәй абый. Эчне тишми. Аннан соң минем Әгьдәс тә бар бит әле. Гомере буе чит калада яшәмәс, Казанга кайтыр, туган жир тартмый булмас. Инде сезнең йортны күтәрү кадәресе Үзем булыша алмыйм. Бәрәңгеләрне чәчүгә, курортка очам. Гаграга! Ханзафар чамалар. Поссовет белән сөйләшкән, кәгазьләре рәтләнгән. Ян койманы алып торабыз да бүрәнәләрне ташый башлыйсыз. Нигезгә таш табышырмын, агай-эне хакына цементын да юнәтешергә була... — Анысын да булыша күр инде, абый. Үземә генә калса, аяк табанымнан ут чыгар...— Ханзафар, ниһаять, сүзгә кушылды.— Машинаны үзебезнең СМУ дан табам. Нигез коярга егетләр киләбез, диделәр. Өмә ясап бурарбыз да дип торабыз... •— Иншалла ырып-ерып чыгарбыз,— дип өстәде Әһлиулла абый.— Рәхмәт, Габделбәр энем. Үз үтерми, ят ярлыкамый, дигәннәр. Бергә- бергә гөрләтеп яшәрбез, сау булсак, насыйп итсә... Габделбәр, сүз эндәшми генә, уйланып куйды: «Синең рәхмәтең белән тун тышлыйсым юк ла анысы. Бердәй, минем жирем күплекне күрә алмый йөрүчеләрнең теле тешләнсен. Икенчедән, үзең, чатан чәүкәдәй, җәһәннәмгә дә барасың юк, өйдә утырасың. Яллап каравылчы тотар хәл юк. Сине хода үзе китереп утырткан булачак. Аннары Ханзафарың үгез кебек, басса бакыр өзә торган. Әпәт-теки, йорт эшенә кеше яллап булмас инде, закон сыйдырмый, ә Ханзафар — энекәш кеше. Абыйсына булыша икән, кемнең ни пычагым эше бар? Жир дигәндә, икене биреп, дүрт сутый алам ич мин. Так что, таслап-таслап уйланган һәммәсе дә... Син рәхмәт дисең. Нәрсә ул коры рәхмәт?!» Килешү, сүз беркетү шәрәфенә янә стаканнар чыңлап алды. Сәяра самоварын гөжләтеп жибәрде, чәй яңартты. һәрвакыт шулай димәсәң, әүвәлрәк күтәргәннәрнең гайрәте азрак тоела, соңгы рюмка һәммәсеннән дә кодрәтлерәк булып чыга. Әһлиулла да тагын түнтәреп куйгач, бермә-бер дәртләнеп китте. Биеп булмасын күңеленә күптән киртләгәнлектән, җырлап карарга ымрынды. — Синең баян бар иде кебек. Габделрәр энем. Бир әле шул Миңлебәяныңны Ханзафар-дәшмәс кулына. Сыздырсын әле бер... Улы әткәсенең бу ниятен хуплап ук бетермәде. Таптың инде, әткәй, син дә эш...— дип сөйләнеп куйды. — Алай димә син, улым. Димә алай.— Әһлиулла, урындыгыннан күтәрелә төшеп, сыңар кулы белән Ханзафарның җилкәсеннән кагып куйды.— Аракыны корсак тулсынга гына чөмермиләр аны, кәеф килсен- гә эчеп куялар. Бергә-бергә утырганда музыка да булмагач, нигә яраган мәҗелес ул, ә? Үлене дә аркистырлап күмәләр хәзер. Без тере кешеләр ләбаса. Эш кешеләре. Эшләп тә, газиз туфракны саклап, сугышып та күрсәткән кешеләр! Тамак тук, мең шөкер , өс бөтен, җан тынычлыгы да бар. Ил-көн имин тора... Ханзафар әтисе белән бәхәсләшергә ниятләми иде, алай да төрттереп әйтми калмады: — Тагын берәр рюмка кабып куйсаң, коммунизмны тәмам төзеп җиткергәндәй сөйли башлыйсың инде син, әткәй... Әһлиулла имән бармагы белән улына дустанә янап алды. — Юк әле. Ханзафар улым, бүген-иртәгә генә төзеп җиткереп булмас аны. Күп тырышырга кирәк әле аның өчен. Ну, мин сиңа әйтәм әйтәм мин сиңа: иң шәп тормышны төзүче кешеләрнең музыка тыңларга да, җырларга да хакы бар. Бар хакы! Сәяра картның күңелен күреп, сүзләрен хуплап торды: — Дөрес, бәләкәй абый, бик дөрес әйтәсең. Габделбәр, алып бир баянны Ханзафарга. Тыңлыйк әле бер... йортта юк нәрсә булмасын дип алынган музыка коралы, әнә шул рәвешле, онытылганда бер гамәленә ярап куя тагын’ Хуҗа кеше зур ләззәт, эчке канәгатьләнү белән баяннң, футлярыннан алып, Ханзафарга тоттырды Энесе баштарак төймәләрне барлаган төсле ыңгыр-шыңгыр китергәләп торды да беравыктан «Ике аккош» көен өздереп уйнап жибәрде. Габделбәр үз уйларына уралып тын калды, Әһлиулла абзый, моны ф сы минем моң түгел әле дигән кебек, бер читкәрәк карап утырды „ Сәяра исә бик бирелеп, бик әсәрләнеп тыңлады. Хәтта күңеле тулышты 2 Карт озак чыдамады, «улым, тегене уйна әле, уйна тегене» дип и заказ бирә башлады. «Теге» дигәне «Баламишкин» иде. Ханзафарның ? көйне табып алуы Әһлиулла өчен күңелендәге алтын, көмеш, җиз 'с тәңкәләр чыңын бер җепкә тезеп бирүгә тиң булды, карт шул чыңга . кушылды: ’ * Уйнат, улым, гармуныңны ® Баламишкин көенә. ° Шул Баламишкин көенә Күңелләрем сөенә. Монысы әле анын сүз кереше генә иде. Баянчы эзенә төшкәч, җыр- < яаучы үз юлын абайлап алгач, мәҗлесләрдә Әһлиулла абзый әйттер- " гәли торган җыр худка китте: " .„Снбелә чәчем давылга; Сибелә чәчләрем давылга. Яшьтин хәсрәт авырга а Габделбәр нидер әйтмәкче идеме, әллә болай гына кулын хәрәкәтләндереп куйдымы, карт моны күрсә дә күрмәде Җырлау дәрте аны тәмам биләп алган иде инде, ул тукталыш ясар тәкатен җуеп бара иде. Шуңа күрә, гадәткә кереп киткән, һәр очракта тел очында йөргән җырын башлады. Ал да буласыларым. Гөл дә буласыларым, Төшләремә дә кермәде Болай буласыларым Азаккы ике юлны Әһлиулла абзый кабат җырлаганда үзгәртеп куйды. Төшләремә керә килде Шулай буласыларым. Габделбәр, Ханзафарның кечкенә бер тыныш ясавыннан файдаланып, бәләкәй абынсын шаяртып аласы итте. — һәй, бәләкәй абый, әле кайчан гына иң шәп тормыш төзүче кешеләр шат булырга тиешләр дип, бүрек сугып раслап утырдың, үзең әллә нинди монсу җырларга кереп киттең,—диде Әһлиулланың җавабы әзер иде. Кичә кичтән ятлап куйган диярсең. — Уйланырсың, кодагый, дип әйткән ди берәү, Габделбәр энем. Яман да суларсың, моңсуланырсың да. Дөнья хәлләре агач башыннан йөрмәде бит. безнең баштан йөрде. Күр син мине — Карт, уң кулының төбен селкетеп, протезлы аягы белән идәнгә шык итеп басып куйды — Ярты адәм бит... Габделбәр йөзеннән уен-көлке качты Агайны юкка рәнҗеттем, тик- тәскә кыерсыттым бугай’ла, дип уйлады ул Шулай да җитди итеп әйтәсе сүзләре күңеленә төзелгән иде инде, аларны әйтми булдыра алмады. — Тәкъдирдер, күрәсең, бәләкәй абый, алай да әйтим: үзең дә артык бер катлы бит син, артык патриот... Әһлиулланың аракы томанын җил очырып алып киткәндәй булды. Ул Габделбәргә үтә сәерсенеп карады, аның тонык яшькелт күзләре «нигә дип мондый рәнҗетүле сүз сөйлисең?» дип зар итәләр кебек иде. — Ниткән гаеп ул минем үземдә? — Әһлиулланың тавышы гайре табигый һәм каты чыкты шикелле, өй башы да имәнеп киткәндәй булды Ләкин Габделбәр бәләкәй'абыйсы ншеләр белән генә көйләшүне эшкә чутлаган кешеләрдән түгел, үз фикерен шәп-шәрә килеш әйтте дә салды. — Сугыш хәтле сугыштан да ике аякта кайттың бит син. Ун кулсыз гына идең. Ә тып-тыныч елда сыңар аяклы булып калдың. Кем хакына, нәрсә хакына?! Сөйләшүнең ниндидер кискен төс алуына Сәяра да, Ханзафар да җайсызландылар. — Ямьле утыруның ямен качырырга җыенмагыз әле,—-диде Сәяра— Ашагыз, эчегез! Әһлиулланың күңеле купкан иде шул инде, юаткач басылырдай гына түгел иде. — Ничек «кем хакына?» — дип тупас кына сорап куйды ул.— Кешеләр хакына! Аның күз алдына моннан җиде-сигез ел элек булган фаҗигале вакыйга килеп басты. .. Фронттан уң кулын өздереп кайткач, Әһлиулла тракторга утыруны уйламады да Сугышка чаклы районның атаклы механизаторы булуын, корыч айгырны үзенә буйсындыру ләззәтеннән күңеле канатлануларны хәтерләп бәгыре әрнесә дә, трактордан ваз кичәргә мәҗбүр булды. Елларның авыр чагында тракторчыга гарантияләп түләгән ашлык күз алларыннан очты. Әмма бер ни кылыр хәл дә юк иде. Әһлиулла тимер юлга стрелочник булып урнашты. Айлар узды, еллар үтте, яңа һөнәренә дә күнегеп китте, гомергомергә чуен юл кешесе булгандыр кебек тоелды аңа. Кыш иде. Буранлы көн иде. Сменасын тәмамлап кайтып барган Әһлиулла тимер юлны аркылы чыккан жирдә минераль ашлама төялгән килбәтсез зур чана таккан тракторның туктап калганын шәйләп алды. Чананың арты рельс өстендә! Семафор ачык ләбаса! Бәла бит бу, катастрофа булачак! Менә-менә тиз йөрешле пассажир поезды килеп чыгарга тиеш! Әһлиулла абына-сөртенә трактор янына ташланды Кабинадагы егет шабыр тиргә баткан, тик машинасын кабыза алмый иза чигә иде. «Төш әле! Үзем кабызып карыйм!» — дип кычкырганын Әһлиулла тоймый да калды. Акылын җуйган егет урыныннан сикереп төште, стрелочник тракторны кабызмак булып җан ата башлады. Озак үтмәде, өнсез калган «корыч бахбай»га җан кергәндәй булды, әмма ул ике-өч мәртәбә пошкырындытөчкеренде дә тагын тынды. Эшнең рәтсезлегенә ышанган Әһлиулла кабинадан атылып чыкты да тамагы карлыкканчы кычкырып чанадагыларга да, тракторчы егеткә дә катгый әмер бирде. — Чананы бушатырга! Чанадагы өч ир-ат, тракторчы егет үзе һәм Әһлиулла калын кәгазь капчыкларны кар өстенә ташларга керештеләр. Бәхеткәдер, авылларына кайтырга дип трактор чанасына өметләнеп торган егетләр килеп чыкты һәм ярдәмгә ташландылар. Күпме вакыт узганын Әһлиулла чамалый алмады, йөк бушауга егетләрнең һәммәсен артка чакырды. Көчәнә-көчәнә чананы тартып борырга керештеләр. Өлгерделәр дә. ләкин язмышны бер мизгел хәл итте. Ыжгырып килгән тепловоз рельстан чыгып өлгерә алмаган стрелочникның аягын кистереп узды. Әһлиулланы больницага озаттылар. Бу вакыйга Текәтауда күп сүзгә сәбәп булды. Күләгәне шүрәле итеп сөйләргә телләре кычытып торучылар: «Кырыклымы кәгеп алган булгандыр ул. Үзе чуен юлда эшли, поезд киләсен белә торып күрәләтә шунда торыр идемени?!» дип чеңгелдәделәр. Илнен-көннең аек акыллы кешеләре исә «Ярый әле Әһлиулла килеп очраган, үзе гомерлеккә гарипләнсә дә, йөзләгән кеше гомерен саклап калды. Адәм канынаан күл булыр иде ләбаса», диделәр. Юл эшләре министрының приказы белән рәхмәт белдерелде, бүләк бирелде. Поселок кешеләренең больницага килүе өзелеп тормады. Ул һәлакәттән коткарышкан поезд пассажирларыннан туганнарча рәхмәт әйтеп язган ничәмәничә хат килде аңа. Күп тә үтмәде, Әһлиулланы «Батырлык өчен» медале белән бүләкләделәр... ♦ Габделбәр әле дә булса «кем хакына? нәрсә хакына?» дип канга тоз ь салып утыра. «Кешеләр хакына!» дигәч тә сәер генә елмайды да: § — һәй, бәләкәй абый, купшы да сөйләп куясың вакыт-вакыт.— = дип каршы төште —Кешеләр алар, беләсең килсә, булышканда — £ әссәлам. эше беткәч — юк сәлам. а Иренә кырт кисеп каршы төшү гадәте булмаса да, сүз болайга л киткәч. Сәяра да уендагысын әйтми кала алмады: □, — Алай дияргә ярамый, Габделбәр. Күпме кеше була поездда! о Кемнең газиз баласы, кемнең атасы, анасы... Бәләкәй абыйлар ул чакта күпме семьяны фажигадән йолып алдылар Кешеләр өстенә g ябырылган афәтне булдырмый калу — гомерең буена горурланырлык < эш... х Ханзафар Сәяра фикерен куәтләде. “ — Әткәй урынында кем булса да шулай итәр иде. абын. Шулай =- эшләргә бурычлы хәтта! ' °- Габделбәргә Ханзафарның «бурычлы» дигәне ошамады, ул чыраен a сытып, борынын жыерып кунды Кызыл сүз сөйлисең, янәсе. Ханзафар моны бик тиз аңлады һәм тагын да катгыйрак итеп: — Әйе. әйе, бурычлы! — дип кабатлады.—Күпләргә килгән бәланы берәү, берәүгә килгәнне күпләр үз күкрәге белән капларга бурычлы, абын. Габделбәр өстәл яныннан торды, ике кулын чалбар кесәләренә тыккан килеш, Ханзафарга якынрак килеп басты — Мораль кодексны минем дә әллә ничә рәт укыганым бар. Такташ абзыйның бу хактагы шәп шигырен яттан белә идем шикелле. Пичек әле? — Хужа, уң кулын түр тәрәзәләргә таба сузып, хәтердән укый башлады: Ах. сип. илем. Ничек үләрсен соң. Сагыныр кешеләр синдә булганда. Ничек үлим. Берләр меңнәр өчен — Меңнәр берләр өчен торганда!™ Шулаймы? Ханзафар дәшмәснен дә каны уйнаклый башлады булса кирәк, «шулай һәм бик дөрес әйтелгән» дип жавап бирде. — Сүздән бишмәт тегеп булмый, энем. Бигрәк бәләкәй абзыйга охшагансың. Сәеррәк фикер йөртәсең,—диде дә Габделбәр янә урынына китеп утырды.— Кешеләр хакына, имеш! Ханзафар да үз фикерен якларга дигәндә хирыслана белә икән. — Алайса революция ясаган кешеләр, гражданнар сугышы геройлары, Испания азатлыгын якларга баручылар, Александр Матросов, Газинур Гафиятуллин. Бари Шәвәлиев тә сәер фикерләгәннәрме? — Ханзафар Габделбәргә текәлде. — Ул бит сугыш... революция.. Хәер, нигә дип чүбек чәйнибез әле без. Кешеләр һәммәсе фәрештәме әллә? Шул поездда бугазыңа басып сонгы тиенеңне алырга торучылар да эз булмагандыр. Ярарсана, кысыр кайгы белән баш катырабыз. Ягез әле, күтәреп жибәрик Әһлиулла улының кире каккысыз сүзләр табуына, Габделбәрне читәнгә терәвенә эченнән куанган иде. Шуңадыр, стаканын кулына алгач, «әйдәле, улым’» дип. иң әүвәле Ханзафар белән чәкеште. Анын тулы түгәрәк йөзенә канәгатьләнү билгесе бәреп чыкты. Шул чак шыгырдап капка ачылды, чылбырын чәйнәп өзәрдәй булып Пират өрә башлады. Тәрәзәгә күз салдылар. Капкадан Корбан Сагын- дыков белән хатыны Хафаза ханым кереп киләләр иде — Баҗай килә, поселок башлыгы! — дип. Габделбәр ишеккә юнәлде. Сәяра да, җизнәсе белән апасын каршыларга дип, урыныннан күтәрелде. Әһлиулла уенын-чынын бергә кушып әйтә куйды — Кунак кунакны сөймәс, хуҗасы берсен дә сөймәс, дигәннәр. Кузгалабызмы сон әллә, улым? . 4 Май азагы җитсә дә. дәррәү җылытып җибәрмәде. Көннәр һаман эленкесалынкы торды. Бер карыйсың, кояш елмая, җанга рәхәт булып китә, икенче әйләнеп баксаң, көзге айдагы сыман баш түбәңә мамык юрган кебек болытлар агылып килә. — Май салкын икән, көзе ризыкка бай,— диештеләр картлар.— Игеннәр хут ала. боерган булса. Корт-мазар төшәргә, чир-чыру килергә жай калмый. Алай да Әһлиулла абзый көннәрнең ныгытып утырып китүен теләде. — Дәү эшкә башлаганда кояш караган хәерле,— ди иде ул. Бу фикер аңа әллә әтисеннән, әллә бабасыннан ук сеңеп калган Картның күңелен күрим дигән төсле, табигать тә чырай сытуыннан туктады. Ханзафар үзе эшли торган бригада егетләре — Гадел Тукта- ров. Николай Святов һәм Алнур белән бергәләп Габделбәр бакчасы буендагы өйлек бүрәнәләр янына килеп баскан иртәдә, шимбә көнне, ялтырап кояш чыкты. Әһлиулла моны бик изгегә, хәерлегә юрады. Кәефе күтәренке иде анын. Өй бурашу өмәсенә килгән егетләрне мактап туймады. — Сезне күргәч, оланнар, туп-турысын әйтим, күңелем тулышып куйды, билләһи. Егетләрнең асыллары, мин әйтәм. Ярдәмнәреннән ташламыйлар... Рәхмәтләр генә яусын үзегезгә! Хәзер Степан дәдә килеп җитә. Көтик, оланнар... Степан Семеныч, чыннан да. озак көттермәде, йөзендә кояш нурлары уйнап торган балтасын биленә кыстырып килеп тә җитте. Ул таза гәүдәле, зур битле, чылгый мыек җибәргән, әмма сакалын тап-такыр кырып йөрүче мәзәгрәк кеше иде. Быел алтмышны тутырды. Пенсиягә чыкканына кичәлебүгенле генә диярлек. Текәтауның атаклы кешесе, җитмеш бер һөнәр иясе. Кырык елдан артык заводта эшләгән, тимерче. Гомерен Текәтауда үткәргән кеше, һәр бирмеш көнендә шәһәргә хезмәткә йөргән эшче. «Поездда йөреп мин үткән юлның чутына чыгасы бухгалтер тумаган әле!» — дип шаярта ул. Төп һөнәре тимер эше булса да. Степан дәдәне тирә-юньдә әйбәт столяр һәм балта остасы буларак та мактап туймыйлар. Текәтаудагы йортларның байтагы бүрәнәсенә аның балтасы тими калмаган. Әле моннан берничә көн элек кенә раймагта Әһлиулланы күргәч тә үзе сүз башлаган иде. — Кайчан тәвәккәллисең, Агли? Өмәгә мине обязательно чакыр! —■ дигән иде.— Иначе дуслыкны бозасың, старина... Бүген дә менә, егетләр янына килеп җитүгә, гөлдерәвек тавыш белән сәлам бирде һәм шаяртырга кереште. — Бура кайда, егетләр?- 1 Капкадан чыктым да карыйм, юк кына? Күзләрнең рәте китте микәнни, дим. Чынлап, кыл да кыймылдатмагансыз ләбаса... — Сине көттек, сине, СимуныЧ. Синен кул җиңел дип атаулы бит,— диде Әһлиулла ана каршы.— Әйдә, башлап җибәрик, хәерле сәгатьтә!.. — Көтсәгез, килдем менә. Күршелек хакы кырык өйгәчә дигәннәр бит. килми ярамый... Саулармы сез. егетләр! һәммәсе белән кул биреп күрешеп чыккач. Степан Семеныч билендәге балтасын сагызы бөрчек-бөрчек саркып торган юан нарат бүрәнә башына каптырып куйды һәм. ямьшәйгән кепкасын астына салып, бүрәнәгә барып утырды. Аннары учы белән маңгайдан түбәгә таба уйдыкланып кергән пләшен сыпырды, чигә буйларындагы чаларган чәчләрен төзәткәләгәндәй итте дә кесәсеннән тәмәке янчыгын чыгарды. — Безнең урыста эшнең башы итеп махра көйрәтеп алу гадәте бар,- диде ул. көлемсерәп Семеныч, тимерче әтисенә ияреп, малай чактан ук татар авылларын гизгән кеше булганга, безнең телне шәп белә. Шунлыктан бик әйбәт татарча сөйләшә иде.— Тәмәке төтене уйларны чиратка тезә диләр ич.. шул арада егетләрнең хәл-әхвәлен сорашып алды. «Кырык тартма чылар инде сез. ә?» дигән буллы. «Үзегез ташчылар, үзегез балтч осталары Кирәксә штукатурлар да. ә? Комплекслы бригадада шундыйлар кадерле, знамо. Кул тотынса, эш карышмый Шулай кирәк, егетләр!» Эшкә керешкәч, сүз тынды, һәркемнең күзе балтасында һәм бүрә нәлә булды. Тирә-юньгә нарат исе таралды Җиздәй тышлы ап ак йомычкалар очты. Балта тавышлары урман буена ук китеп яңгырады Беравык эшләүгә егетләрнең күлмәкләре артыкка әйләнде, тагын бераздан майкалар да кирәкмәс булды Степан Семеныч бер дә кабаланмады, бүрәнәне жай белән генә юнды. Балтасы аның шул тикле тынлаулы иде, агачны шулкадәр тигез итеп каезлап барды, бүрәнәнең өске ягы көзгедәй булып кала килде. Бил язарга турайган арада Семеныч яшьләргә дә күз сирпеп куйгалады һәм мыек чылгыйлары астыннан хәйләкәр генә елмайгалап алды Алнур белән Николайның тнрләп-пешүләрен бик тиз искәрде ул: көч бар егетләрдә, беләкләр нык. тик маһирлык чамалырак. Шуңа тирләп чыктылар, шуңа пар бөркиләр. Карап торды-торды ла. түзмәде Степан дәдә, Николай янына килде. «Ну ка, Коля-Николай,— диде ул.— балтамны бир әле Менә болайрак ал син аны . җайлабрак... Ул кадәр үк кйзәнмә дә. көчәнмә дә. Коралда болай да кырык кешенең көче бар. Син дә кара, Алнур... Ханзафар белән әнә теге егет, кем әле... исемен оныттым . — Гадел .--диде Алнур. — Әйе, Гадел.. Аларнын төтен турырак йөри. Кабаланып төшми ләр. Степан Семеныч, шулай сөйләнә-сөйләнә. егетләргә эшнең жаен өйрәтте. — Ашыкмагыз,— диде ул, бик житди итеп — Ашыгып ашка пешүегез бар Бозау аркайларга казык юну түгел, өй бурау. Гомерлек чатыр Гадел дә. эшеннән туктап, беләге белән маңгаен сыпырып җибәрде һәм. шаярып. Степан дәләнең сүзен бүләргә исәпләде. — һей. Степан Семеныч,— диде ул. картның чын чынлап сөйләп торуына аз гына да илтифат итмәгән кыяфәткә керергә тырышып.— гомерлек чатыр дисең син. Ул хәтле нәрсәсе бар инде аның?' Бабай . йтә иде: «Кубыз тартсаң көй була, бүрәнә тартсаң өй була», ди торган иде Шулай түгелмени?. Семеныч, фикере белән, уенмуеннан читкә киткән иде Гаделгә кырыс караш ташлады да жавап бирде: Дөньяның бер зур эшен - кии> л караган бәндә сүзе ул Өй. егеткәем, мәңге-мәңгедән кеше гомеренең йөзек кашы саналган Өе барның яле бар. иле барный көне бар, дип шунлыктан әйтелгән Ә өй дигәнен җир җилкәсендә тормый, ир җилкәсендә тора... — Шулай да ашыгырга да кирәк, Семеныч,— дип сүзен бирмәскә маташты Гадел.— Июньнең егермесендә Ханзафарга егерме биш тула. Җир йөзендә чирек гасыр яшәүне яна өй туе белән бергә билгеләп үтәргә тиеш ул. — Ашыгу — шайтан фигыле.— Әһлиулла абзый сүзгә кушылды — Сабыр иткән — морадына җиткән. Насыйп булса, Гадел энем, аннан алдарак та бастырып куярбыз... Янә һәммәсе дә балталарына ябыштылар. Әһлиулла абзый эшнең гөрләп баруына куанып бетә алмады Осталарның балта тавышы бу көнне ана бернинди музыкага да алыштыргысыз иде. Хыялы белән алты почмаклы өйнең түрендә иде инде ул. Менә, боерган булса, урам башын ямьләндереп аларның якты, иркен өе күтәрелер. Мич ягып, төтене-сөреме. көле-күмере белән иза чигәсе юк. пар казаны көйләрләр. Күмер ягасыңмы, торфмы — үз эшең. Габделбәрләр ягыннан суны да өйгә кертәсе. Киленнең дә мәшәкате бермә-бер кимер. Оныкларны да чатыр-чотыр янган мич тирәсендә сагалап утырасы булмас. Веранда да эшләп, аның буена, өй каршына чәчәкләр дә үстереп җибәрсәң... һәй, үрмә гөл күләгәсендә чәйләп утырасы гына... Күңеле уйнаклаганга, Әһлиулла абзый бер генә урында тыныч тора алмады. Әле Ханзафар янына килеп нидер киңәшкәләп китте, әле Алнур белән Гаделгә сүз кушты, аннары Николай янында гәпләшеп торды. Семеныч белән дә нәрсә хакындадыр сөйләшеп алгач, үзенә бер шөгыль тапты. Сазан балыклары кебек җәйрәп яткан зур-зур йомычкаларны бер тирәгә җыярга кереште. Бу эш белән дә әйтерлек мавыга алмады, юыртып Сәяра килене янына, өнгә кереп китте. Аның хәлләрен белеште. Төшке аш ни чамадарак, янәсе, өлгерәме? Аш алдыннан йөриселәрен барлады, закускаларын әзерләште. Габделбәр өндә чак булса, осталарга сый-хөрмәт ничегрәк әзерләнер иде әле, кем белсен. Аның курортта чагы булгач, Сәяра иркенләп йөри, эш кешеләрен кулыннан килгәнчә туклыклы да, тәмле дә итеп сыйларга дип тырыша. Бер карасаң бик кызык: әллә канларга, диңгез буйларына ялга бар- маса да, ялгызы гына калдымы, Сәяра җанланып, тернәкләнеп китә. Ирен читләренә елмаю куна, күзләрендә нур ишәя, гәүдәсе дә тураеп, калкып куйган кебек була, сүзгә дә остара, җорлана шикелле. Әйтерсең лә, зәгыйфьләнеп, аксыл булып борынлаган яшь үлән кыягы өстеннән таштуфракны алып ыргыталар... Югыйсә, Габделбәр өйдә көннәрдә дә тамагы ач, өсте ялангач түгел. Ашаган ризыгын бизмәнгә салучы юк. Әмма кеше дигән җан иясенә икмәк белән ит, чәй белән шикәр генә җим түгел, күрәсең. Майда коендырсаң да, чын ефәккә төрсәң дә, бил беләзегенә һәм муенына асылташлар таксаң да кешенең канәгать булмавы бик мөмкин икән лабаса. Аңа рухи иркенлек зарур, ул шуңа сусый икән. Җанын бәйләп, богаулап торган путалардан, эреле-ваклы чылбыр һәм җепләрдән арынасы килә анын. Габделбәрнең күз карашы салкын кургаш булып башына бәрелмәвен, ире авызыннан чыккан һәр сүзнең катгый кисәтүче әмер төсле бәгырен көйдермәвен тели ул. Аның җаны елмаюга каршы елмаю көтеп зарыккан, киңәш-уңаш итүне өметләнеп тилмергән, ир буларак кына түгел, гомер юлдашы, фикердәш, балаларның атасы буларак та наз көтеп коргаксыган Өметләнгән, зарыккан, тик ул кадәресе аңа насыйп булмаган. Габделбәрнең холкы болыт арасыннан елмайган кояш сымаграк. Сирәк җылыта, сирәк назлый. Шуңадыр, ахрысы, кеше белән аралашуны гомер-гомергә күңеленә бәйрәм итеп күргән Сәяра Әһлиулланың осталарына аш-суны ләззәт һәм тәм табып хәстәрләде. Хәер, Габделбәр үзе дә ялга китәр көннез «Бәләкәй абзыйларга булыш инде син»,— дигән иде. Табында гөр килеп утырдылар. Эш кешеләренә хас булганча, кашыкчәнечкеләр дә уйнап торды, чәшкә-чынаяк та тиз бушады. Николай гына бер яктан бүтәннәргә иш була алмады. — Эчмим! — диде ул, аш алдыннан тәкъдим иткән рюмкасын чит- кәрәк алып куеп.— Рәхмәт, кыстамагыз... Гадел белән Алнур да аның сүзен куәтләделәр: «Николай ул яктан > фәрештә ул безнең. Эчми, тартмый, сүгенми, тиргәшми. Фамилиясе х үзенә тач туры килгән — Святов!» ® Өстәл яныннан кузгалып, йортка чыккач, тәмәкесен көйрәтә-көйрә- “ тә, Семеныч аш янында башланган сүзне дәвам итте. Е — Эчмәсәң, тартмасаң, знамо, бик шәп! х Семеныч шушы арада гына Мәскәү газеталарының берсеннән зур . галим язган «Ирләрне саклагыз!» дигән мәкаләне укыган икән. Степан дәдә, ара-тирә мыек чылгыйларын сыпыргалал, укыганының эчтәлеген “ сөйләп китте. ч Малайлар күбрәк тусалар да, үсә-үсә, яши-яши ирләр кимеп кала < лар икән. Бу хәлгә беренче сәбәп, гомумән, хатын кыз организмының | яшәү сәләте зуррак булудан килсә, «шайтан суы»ның һәм тәмәке тәте- а ненең тискәре йогынтысы да галәмәт зур икән. Ул галим әйтә ди, без- u нең илдә хатын-кыз гомеренең уртача озынлыгы 74 ел, ирләрнең — < 66 ел гына. Әгәр без шул аерманы сигез елдан дүрткә генә калдыра * алсак та, халкыбыз тормышы өчен бик зур эш башкарган булыр идек, ди икән. Шундый сүзләре дә бар ди: бөтен ир-егетнең гомерен сакла- -> сак, кызларның һәммәсе дә үзләренә тормыш юлдашы табар иде, ә егетләрнең бер ишесенә кәләш житеп тә бетмәс иде... — Йомыкыйрак егетләр буйдак булып каласылар икән, ә? —Әһлиулла абзый кеткелдәп көлеп алды — Менә терә Симунич ниләр сөйли, Николай. Карт ни өчендер Николайга төбәп эндәште. Яратып әйтүе иде бугай, чөнки тулы түгәрәк йөзе балкый иде. Святов та тел тешләп тормады. — Кемгә ничек булыр иде әле анысы... Семеныч кебегрәк үткеннәре икешәр кәләш алырга да өлгерерләр иде.—дип куйды. Әйтүен әйтте, тик саксызрак булды шикелле. Степан дәдәнен шаяруы өреп очырган төсле юкка чыкты. Дулап торган куе кашлары тоташып калды. Ул, Николайны шул мизгелдә тәүге тапкыр күргән кебек, егеткә чекерәеп карады. Аннары коры һәм шактый җилле итеп җавап кайтарды. — Семья мәсьәләсендә минем үз бухгалтериям, Ннколаша. Бу хатынымның икенче булуын, ике хатыннан тугыз балам барын Текәтауда белмәгән кеше юктыр. Беренчесенең семья тәртәсенә сынмаганын яхшы беләләр, шуңа битәрләмиләр. Значит, шулай кирәк... Син бик яшь әле. Мине алдан, арттан, яннан, чаттан кара, ну семья бухгалтериясенә үрмәләмә... Кертмәм... Семенычнын үпкәләве барысына да күңелсез тәэсир итте. Николайның: «Гафу ит, Степан Семеныч. Шаярган гына идем», диюе дә күләгәне куып җибәрә алмады. Бары тик балталарны кулга алгач, бүрәнәләр тирәсенә йомычкалар чәчрәп төшә башлагач кына күңелләрдәге төеннәр чишелеп, кәефләр аязып китте. Бер кавым эшләп, сулу алырга туктаганда Степан дәдәнен йөзендә дә, сүзендә дә үпкә һәм рәнҗү сизелми иде инде. Күз тимәсен диярлек эшләделәр. Арысалар арыдылар, ләкин башкарган хезмәтләренең шаһите булып бураның аскы өлеше күз алдына басты Иртәгесен иртәрәк керешергә дип таралыштылар Яшьләр, сыннары катса да сер сынатмаска әзер халык, Текәтауның җәйге паркына чыгарга киңәштеләр. Кич тын иде. Кояш урман артына китеп баеган. Аның соңгы нурлары гына күк читен алсуга манып тора Әйләнә тирәдәге үзәннәрдән үлән һәм чәчәк исләре аңкый. Урман да тынын калган. Бар табигать, көнозын кояшта кызынып, арып, таңда төшәсе чык тамчылары сискән* дереп уятканга кадәр татлы йокыга талган иде. 5 Габделбәр иртәнге якта кайтып керде. Юл мәшәкатенең ни икәнен белергә өлгермәде дә. Гаградан Адлерга килде, андагы танышы Казанга тикле дип самолетка билет алып куйган иде. Аэропорттан Текәтауга такси яллап кайтты. Асфальттан жиңел машина җилдерә генә! Киң кара тасмадай юлга, каршыга очраган һәм выжылдашып үтеп торган машиналарга карап кайта-кайта күзе талгач, Гафуров кояш томалагыч кара пыялага текәлеп, уйга чумды. Дөресрәге, курортта булган көннәрен, дус-ишләрен, диңгез табигатен янә бер тапкыр фикер иләгеннән үткәзде. — Шәп соң Кара диңгез буйтары!— дип куйды ул эченнән.— Шәп, шайтан алгыры!.. Яши белеп яшәгән кешегә аяк басар, колач жәер жай бар инде. Хикмәт диңгез матурлыгында гына түгел, әлбәттә Шул диңгез буена ымсынып килүчеләрне кырып-кыркып калырлык итеп хуҗалык көйләп җибәрүдә... Дөрес, табигать гүзәллеге дә оҗмахыңа торышлы... Таксиның Текәтауга килеп кергәнен Габделбәр абайламый да калды диярлек. Райком һәм райбашкарма бинасын күргәч кенә уйларыннан арынды һәм шоферга урман башына таба барырга кушты. Юл хакын түләп, таксичыны озатып җибәргәч, Габделбәр, бер мизгелгә йорт каршысына басып, һәммәсен күздән кичерде. Сиреньнәр җәелеп утыра, тик чабылган куак кына корыган икән. Алмагачлар да сөбханалла диярлек күренә. Бал кортларына көннәр ничегрәк булды икән? Ә монысы., монысы...— Гафуровнын карашы шыңгырдап торган нарат бүрәнәләрдән салып куйган яңа, зур һәм биек өйгә тукталды.— Маладис, Ханзафар, булдыргансың! Бәләкәй абый тынгы бирми ашыктыргандыр. Көйгәләк булу да ярап куя шул дөньяда. Маладислар! Инде тәрәзә яңакларын, рамнарын куйсалар, җылыту әмәлен күрсәләр, идәнне, түбәне буятып җибәрсәләр, иһи-һи, хан сарае була бит бу! Мине кыстылар бераз кысуын да, хәерлегә булсын. Идел буенда киңәю хакына болан итәргә бик ярый. Анда бакчаның шундыен үстереп җибәрермен. янсын дошманның йөрәге! Гомерендә үз йорт-җире булмаган, буласы да юк отставной Сәлмәнов ншеләр тик корышып ятсыннар! Дөнья бу шуның өчен. Габделбәр капка келәсенә килеп кагылуга, оясында шым гына яткан Пират ыргып чыкты һәм чылбырларын чылтыратып капкага ташланды. Тик шунда ук йорт башын танып алды һәм куанычыннан чиный-чиный аңа сарылмакчы итте. Хуҗа, кулындагы чемоданын бер читкә куеп, этнең башыннан сыйпады, муенсасы кысмаганмы дип караштырды — Ябыккансың, Пират... Ярамый болай, ярамый Кабыргаларың санарлык булып бара бит, әкәмәт.— дип сөйләнде Габделбәр Капка тавышын һәм этнең ыргып-ярсып алуын ишеткән Сәяра да болдырга чыгып җитте. — Бәрәкәт, әткәләре кайтып җиткән икән ич! Капкада кем бар дисәм... Исән-сау кайттыңмы? Габделбәр болдырдан күтәрелде, Сәяраны кочагына алып күреште. — Кайттым, әнкәләре. Ял итү җитәр, яхшы нәрсә күп булмый ул, кайтып эшкә җигел,— диделәр. Үзең нихәл яшәдең? Синнән ни бары бер хат алдым. Кайтыр алдыннан гына Әлфия белән кияү дә язганнар иде. Йөрәк нишли, бик җәфаламыймы? Я, әйдә, өйгә керик.. Чәй янында сүз Габделбәрнең ялы турында һәм Текәтаудагы хәл- әхвәл хакында булды Әгъдәсләр язган хатны уку да хуҗаның күңеленә хуш килде. Улы зур шатлыгын уртаклашкан, соңгы күргәзмәләрнең берсендә күрсәтелгән картинасының икенче дәрәҗә диплом алуын язган. Хатынын азагында «Көтелмәгән үзгәрешләр булмаса, август урталарында Текәтауга кайтып килергә ниятләп торабыз. Сабан туена туры китереп кайта алмабызмы дип талпынып караган идек тә, барып чыкмады, бушамадык. Занага үзебезнең бәйрәмне, сабан туен күрсәтермен дигән идем», дигән — Күрсәтербез, улым, күрсәтербез,—диде Габделбәр, эчке бер го- ф рурлык белән — Исән-сау булыйк та, җан тыныч булсын, дөньясы гына диңгез булып болганып китмәсен... Курсәтербез. кайтыгыз гына. Үз о өемдә ясармын мин сезгә сабан туеның әттәгенәсен! Ни хикмәттер, олыгаю галәмәтеме, әллә бүтән бер сәбәбе бармы. ? соңгы елларда Габделбәр киләчәк көннәрдә эшлиселәрен һәр адымда с өйнең илнең иминлегенә бәйләп фикерләргә гадәтләнде. Биш вакыт намаз карты диярсең, «насыйп булсажны ике сүзнең берендә кыстыра * Гәпләшеп утырган чакларында Корбан баҗасының аңа «Син, Габдела бәр, карап-карап торам да тагын бер карап куям, «алла теләсә, хатын, ° ишек ач» дигән татарга әйләнгәнсең»,— дип әйткәне дә бар. «Сүз жиле- < ме генә лә ул!» дип кул селтәгән иде Гафуров. Кеше алдында кул селтәү, ике тиен бер акча дигәндәй, бик ансат 5 Тик Габделбәр эч пошудан, ниндидер шомланудан, икеләнүдән чип- " чиста булып арына, сафлана алмый. Кешегә авыз ачып икърар итмәсә < дә, хәтта күз кабагы, кашы тартудан, күз кычытудан да тик томалга ч пошынып, укра тешләгән сыер кебек, жанын-тәнен кая куярга белми £ гаҗиз булып йөргән чаклары байтак аның. Ничек дип исемләр хәл дә а юк ул халәтне, тик менә ниндидер афәт сагалап торгандай тоела. Кыс касы, «уф дисәм, утлар кабына тәнемнән күлмәгемә» диярдәй вакыт лары бар Габделбәрнең. Әллә шул байлыгы тынгы бирмиме аңа?! Үзе әйткәндәй, дөньяның стартерына бик көчәнеп басу бимазалыймы? Атым юк урамда, кайгым юк буранда, диебрәк яшәгәннәр күңеллерәк көн итә түгелме соң? Бәлки, шулайдыр да. Бәлки, бәлки.. Әмма Габделбәр бу якты дөньяга сантый булып яшәргә килмәгән. Дәртле-дәрманлы Габделбәр белән шик-шөбһәгә уралып калган Габделбәр бәхәскә кергән чак га ул, үзен тынычландырыр өчен, «ан ги- грустин»га да сыенгалап карый. Бүген дә шулай итте. — Тегендә, әнкәләре,—диде ул шаярып,—шәрабның алы да бар. гөле дә. Тик менә мондыен күзгә тамызырлык та юллап булмый Тансыкка авыз итик әле, ә?! — Бераз спирт күтәреп куйгач, ул күн итеп су йотты.— Авыз итик дигәннән, әнкәләре, бу юлы баруда, беләсеңме, ни белән сыйладылар? Акула ите белән! Аксымга баи икән ул әкәмәт. Егерме процент аксым бар икән аңарда. Диңгез ерткычы гына димәссең, аңардан ничәмә төрле аш хәстәрлиләр ди. йөзгеч куыгыннан аш та пешерәләр икән!.. Чәйдән соң ул урын жәйдерде. Төн йокысы туйганчы эләкмәсә, буынны сынны ватучан бит йокысы йокы булмады барыбер. Бер уянганда тирләп-пешкән иде. Янында Сәярасы юклыкны шәйләгәч, аны чакырып, сәгать ннчәлеген сорады. Тегесенең камыры кабарган, мич үрләткән, шуңа торып китүе булган икән, сәгатьнең унбер тулып кына узганын әйтте. Габделбәр икенче якка әйләнеп ятты да янә йоклап китте. Алай да сәгать беренче китүгә тагын уянды. Килбәтсез төш бүлде йокысын. Имеш, Сәяра аның пинжак кесәсендәге куен дәфтәрләрен, кәгазьләрен актарган икән дә бер блокнот арасыннан фоторәсем табып алган. Кулында әйләндерсп- тулгандырып озак кына торган, имеш тә. Габделбәрдән сорый, төпченә башлаган «Кем бу, янәсе, нинди хатын-кыз? Иллегә җиткән башың белән, бер тамчы да оялмыйча, ни йөзең белән моның белән фотога төштең?» Габделбәр бер фоторәсемгә, бер Сәярага карый, имеш, һәм ничә ел гомер итеп бер тапкыр да мондый гауга чыгармаган хатынының телдәрләнеп китүенә гаҗәпләнеп туймый, имеш, шуннан, җавап- мазар биреп тормастап, фоторәсемне Сәяра кулыннан тартып ала да. ирлеген игеп, акырып сала, имеш: — Бүтән хәсрәтен булмаса, бар, юлыңда бул. Әнә табадагы ризыкларыц көя. Марш моннан! Уянуы үз табышыннан булды. Исенә килгәч, озак ятмады. Аннанмошан гына киенде дә ишек алдына чыкты. Куен кесәсендәге блокнот арасыннан фотсоәсем алды, аны, вак-вак кисәкләргә турап, кәгазьгә т котырынуы түгел иде әле. Анысы Ханзафар белән Әһлиулла абыйсы ь килгәч башланды. 2 Габделбәр ал арны ачык йөз белән каршылады. Каз бәбкәләре ха | кында бөтенләй оныткан иде диярсең, көлеп, шаярып сөйләште. Сәяра- g га чәй өлгертергә кушып, өчәү яңа өйне карарга чыктылар х Озак юандылар алар анда. Мондый чакта ир-атның да сүзе бетмәү- * чән була. Самовар кайнап чыккач, Сәяра тәрәзәдән дә үрелеп карады, болдырга чыгып та күз салды, тегеләр һаман өй эчендә мыгыр-мыгыр “ нидер сөйләшәләр иде әле. еНәрсә килеп чыккандыр, Сәяра инде әйләнеп керерләр дип торганда < кинәт тавыш-гауга күтәрелде. Кычкырыша-кычкырыша өнгә керделәр. Утыр диюче дә, урын бирүче дә булмады. Әһлиулла белән Ханзафар - ишек төбендә басып каттылар, Габделбәр исә ярсуына, гарьлегенә о тәкать таба алмыйча, ачуыннан буылып, ишекле-түрле йөренде. — Үзеңә җир бирмәсләрен белгәч, нигә дип минем планга йорт күтәрдең? Әйт шуны миңа! — Габделбәр Ханзафар каршына очып < килде. Буш җиңен җилфердәтеп, аксый-туксый, Әһлиулла аларның - арасына кереп басты һәм хәсрәтеннән миңгерәгән бер тавыш белән хәлне аңлатырга тырыша башлады. — Ханзафарга бакчалык җир бирмәсләрен белгәндә. Габделбәр энем, цементлап нигезен катырган идек, стенасын күтәрә башлаган идек бит инде... Бүген генә тетрәнүдән түгел, ике атнадан артык шул көенечне кичереп йөргәнгә, Ханзафар йончып, ябыгып калган иде. Болай да сүзсез кеше дачалык участоктан коры калгач, тәмам мие түнде. Хәсрәте эченә кату булып чыкты. Бүтәнчә ничек булсын ди? Габделбәр абыйсының холкын биш бармактай белә ич ул. •— Текәтаудан участок алып йорт корасың икән, сиңа бакчалык җир бирә алмыйбыз, диделәр бит, абый. Кырт кисеп әйттеләр. Законы шул, тәртибе шундый, диделәр...—Ханзафар болай сөйләвенең Габделбәргә тырнак очы кадәр дә тәэсир итмәсен белә торып әйтте. Батканда саламга ябышу иде бу. Габделбәр, уң кулының яны белән өстәлгә суга-суга, һәр сүзен аермачык бүлә-бүлә: •—Законны мин сездән яхшырак беләм,— диде.— Вәгъдә—иман, дигәннәр. Сүзегездә тора алмагансыз икән, бигайбә! Мина үпкәләмәгез. Бер атна срок сезгә, өегезне теләсә кая күчереп салыгыз! Минем сүзем бетте! Тегеләрнең берсе дә урыныннан кымшанмады Әһлиулла белән Ханзафарның иңнәренә тегермән ташы салганнан ким түгел иде Башларын түбән иеп, телсез калдылар. Соңгы тиеннәреңә кадәр кырып-себереп, алай гына да түгел, шушы Габделбәрнең үзеннән үк мең сумга якын әҗәткә алып, нигез җиткердем дигәндә шушы хәлләргә төш әле... Шомлы тынлыкны Сәяра бозды. Ничек кыюлык иткәндер, әмма әйтте: — Буласы эш булган бит инде, әткәләре. Хәзер нишләмәк кирәк? Нишләсеннәр алар? Габделбәр хатынына шундый итеп карады, гүя аны җиргә сеңдерер, гә тели иде. — Нишләсеннәр, имеш! Миңа димәгәе, тире җыеп күн эшләсеннәр. Ник чәнчелеп китмиләр! Габделбәр Гафуров мин, теләсә кемнән алдатырга яралмаган. Ә сиңа иң шәбе: тыгыласы булма минем эшкә! Сытылырсың... Сәяраның чыдамы шуннан арыга җитмәде. Күзләрен кулъяулыгы белән басып, ул түр якка кереп китте. Әһлиулла, протезын шыгырдатып, Габделбәр каршына килде. Аның кыяфәте мескен, кызганыч иде. Бусага буенда басып торган Ханзафар әткәсе өчен әрнеде. Әгәр өй кадәр өй белән бәйләнешле булмаса, ул шушы минутта Габделбәргә төкерер иде дә әтисен култыклап чыгып кына китәр иде. Шул тикле ким-хур булырлык кешемени аның әтисе?! Ниһаять, Ханзафар үзе кемнән ким? Ачуы да килмәгәе, ярты гектарга якын җирне биләп бер үзе утыра ич бу Габделбәр. Мондый участок, ай-һай, тагын кемдә генә бардыр Текәтауда. , — Адәм рисвае булмыйк, Габделбәр энем. Туганнар бит без. Җан уртак булмаса да каныбыз уртак.—Әһлиулла энесенең күзләренә ялварулы карады. Габделбәр исә мондый үгет-нәсихәтне, ялыну инәлүне гаменә дә алмады. — Кан уртак булса да мал уртак түгел! Белдеңме, мал уртак була алмый! — дип агасының авызын томалады. Әһлиулла аның саен тилмереп эндәште: — Гомернең азагына чыкмадык бит әле, Габделбәр энем,— диде.—» Бурычлы 6}лып калмабыз. Ничек итсәк тә бәхилләтергә тырышырбыз. Бер өеп тә бер сүтеп йөрергә чегән чатыры гына түгел лабаеа... Габделбәр бөтенләй чыгырыннан чыгып кычкырды: — Синең хәер-садакаңа калмаган мин. Белеп тор. Әйткән икән, чапкан да өзгән — бер атна срок сезгә! Мондый янауны ике сүзнең берендә кабатлау Ханзафарның да канын кыздырды. — Ялынма, әткәй,—диде ул, сабыр булырга тырышып. Әмма аның бөтен гәүдәсе, эче дерелди иде инде.— Кыланам дигәч тә колга буе сикермәсен. Без крепостнойлар түгел, ул алпавыт түгел. Совет заманасы башланганга илле елдан артты. Китәр алдыннан үз теле белән әйтте бит: документлар эшләнде, диде. Без закон нигезендә, аның тиешеннән артык җирендә күтәрдек йортны. Тибешеп тәртә сындыра алмас! Габделбәрнең тамагына кылчык кадалган кебек булды. Әле генә гөбедән чыккандай көр, тупас тавышы киселеп калды. Ханзафарның кыю сүзләре буды аны. Шул хәлендә ысылдаппышылдап Ханзафар каршына чекерәеп килде дә: — Хокук эзлисеңмени, селәгәй?! — диде ул, ажгырып.— Эзләп кара, шәт табарсың. Төшереп калдырганнар, ди Колагыңа киртләп куй: бармакка чорнарлык кәгазь дә язылмаган! Язылмас та. Судка түгел, аръягына барсаң да, сиңа — менә! — Габделбәр Ханзафарның борын төбендә темәк уйнатты. Үзләренең тозакка дучар булуларын бөтен шәрәлеге белән әле генә аңлашып җиткән Ханзафар, ачу белән, • Габделбәрнең кулын бәреп җибәрде. — Законны син эзләрсең, яме. Мин өйне җиткереп, бала-чагам белән кереп утырыйм әле. Инвалид әткәйне түр башына менгерим. Болайга киткәч, әткәйнең ул туфракка да, урман һавасына да синекенә караганда хакы күбрәк. Кемнән сорасак, шул әйтер. Текәтау халкы сукыр түгел. — Ах, әле син шулаймы?! — Габделбәр сын төсле катып калды Аннары, эре-эре атлап, ишек алдына чыкты. Гипнозлаган шикелле, Әһлиулла белән Ханзафар да аңа иярделәр. Өйдә тавыш басылуга хәйран булып, Сәяра да тышка атлады. йорт башы сарай ишеген ачып җибәрде, аннан моторлы пычкы алды. Аның ярсынуы шул дәрәҗәгә җиткән иде, күзләренең карасы югалган шикелле булды, битенә тимгел-тимгел кызыл таплар бәреп чыкты, авыз читләренә төкерек юшкыны җыелды. Ул. гарип аягы белән жирне ертып баргандай, яна өйгә таба китте. Төсе бозыкның эче бозык шул, күзенә ак-кара күрсәтмәде, илерә бирде: — Бүген үк бүрәнәләрегезне тураклап ыргытам, утын бүкәннәре итәм мин сезнең... ф Сәяра иренең юлына аркылы төшеп туктатты Шул арада Әһлиулла а кулына балта алып өлгергән иде, Ханзафар аңа ташланды. — Әткәй, акылсызланма! Куй балтаңны! — дип кычкырды. Сәяра такмаклый-такмаклый еларга кереште — Алла хакы өчен дип әйтәм, котырма! Дүрт-биш сутый жирдән S бөлмәссең әле... * — Югалыгыз барыгыз да күземнән! Югалыгыз?.. Габделбәр шундый итеп акырынды, янындагылар таралышмау гына “ түгел, тирә-күрше һәм узган-барган кешеләр дә туктап калдылар, - Гайре табигый хәлне сизеп, ят кешеләрне өнәмичә. Пират үрсәләнеп * өрә башлады. Биш минут үтмәгәндер, Габделбәр Гафуровның капка < алды янгын чыккан йорт тирәсенә охшап калды. Каршыдан Ханифәттәй х юыртып чыкты. Ханәфи Сәлмәнов күренде. Алнур янына килүе булган о икән, Зәмирә Сагындыкова да жизнәсе йортына йөгерде. Алнур, чын- < нан да, янгын-мазар бардыр, дип килеп житте. Беравыктан Степан £ Семеныч та монда иде инде, каядыр юл тоткан Лиза Варгнна да < шау-шу тирәсеннән ваемсыз гына үтеп китә алмады, тукталды. Олысыи кечесе мәйханә килеп, сөйләшә-сораша башладылар. Габделбәрнең сүзе шул булды: — Үзем отпускыда чакта, баскыннар кебек, минем утарга өй күтәргәннәр. Сорап-ялварып йөргәч, уйланып карарбыз дигән идем. Бары тик шул сүз чыкты авызымнан, алар йорт корганнар. Көпә-көндез, халык алдында күрәләтә талыйлар... Әһлиулла белән Ханзафар эшнең чынын сөйләделәр. Степан Семеныч тыңлап торды-торды да Габделбәрнең йөзенә туп-туры бәреп әйтте: — Боргаланасың бит, Габделбәр Гафурич. Ярамаган юлдан барасың. Иратка ике төрле сөйләшү килешкән эш түгел. Гафуров оялып чыраен яшерә торганнарданмы соң? Исе дә китмичә, үзенекен сөйли бирде. — Минем җирем, минем ихтыярым, Семеныч! Тагын гөрләшеп алдылар. Шул чак Ханәфи Сәлмәнов барысын да тынычланырга өндәде. — Берәм-берәм генә сөйләгез әле, күршеләр. Күреп торасыз, илгә- көнгә рисвай эш кузгалып ята. Мәсьәлә ачык. Габделбәр Гафуров агай энесен бу килеш кенә тынгылыкта калдырмаячак. Поселок Советына мөрәҗәгать итик, тикшерик. Күршеләрнең әйткәннәрен теркәп бирик. Кем яза? Степан Семеныч язар кешесен шундук тапты. •— Алнурың институт бетерә бит. Ханәфи! Писарь эзләп йөрисемени? Яз, Алнур. барыбыз да монда чакта Бу дикарь белән— тимерче карт Габделбәр ягына баш кагып куйды — халык гелендә сөйләшмә- сәң, аңламас ул. Барыбыз да кул куябыз, яз. Халык белән хаклыкка каршы киртә җимерә алмас! Алнур әтисенә карады, аннары Зәмирәгә күз ташлады. Кыз нихәл итәргә белмичә, ни әйтергә дә юл табалмыйча тора иде. Аның Алнуры жизнәсе өстеннән башлап эш кузгатучы буламыни инде?!. Габделбәр тыштан һичкемгә сер бирергә исәбе юк шикелле күренергә тырышса да. эчтән кайсыдыр кылы бушый башлаганын тойды. Әмма тешләрен шытырдатып кысты, үзен шундук ныгытып кулга алырга тырышты. Бер мизелгә генә чайкала язып калуын сиздермәс өчен, урап алган кешеләргә кычкырды. — Нәрсә дип ябырылдыгыз әле сез? Кайсыгызга булса да бер тәңкә бирәсем бармы әллә? Таралыгыз капка төбеннән, тормагыз козгын көтүедәй! Бәгырегез бик әрнесә, Ханзафарның ызбасын үз планыгызга күчереп салыгыз... Шулай диде дә, кешеләрне ырып-ерып, өенә таба атлады. Бу көн Габделбәр өчен хәерсез булды. Күрше-колан алдына чыгып, туганнары белән кан дошманнарыдай якалашу да соңгы күңелсезлек түгел икән әле. Капка төбеннән халык таралгач та байтак гомер тынычлана алмады ул. Күзенә ак-кара күренмәде. Башы түнеп, йөрәге кагып, кече бүлмәгә кереп яткан Сәярасына да ачуын күпертте, ләкин хатынына каты эндәшүдән тыелып калды. Корбан баҗасы янына барып эч серен бушатып кайтыргамы әллә, дип тә уйлап карады. Ул вариантны бик тиз кире какты. «Гөнаһым барлыгы факт», дигән кебек нишләп йөрим әле?—-диде ул үз-үзенә.— Эш зурга китә икән, Сагындыков янына иртәгә дә, берсекөнгә дә барып була. Әлегә берсенә дә баш имәскә кирәк. Чамаңның бүрек салыр дәрәҗәгә килеп терәлгәнен сизсәләр, югарыдан карап сайрый башлыйлар...» Исәпли-үлчи, Әлфияләргә китте. Кызы өйдә иде. Сагынып көткән икән, әткәсен ай-кояштай каршылады. — Прокурорның уң кулы өйдә юкмыни, кызым? — Габделбәр киявен шулай дип йөртә иде.— Оныгым урамда уйныймы? — Киявең Казанда шул, әткәй. Киңәшмәгә чакырдылар. Берәр йомышың бар идемени соң? — диде Әлфия. Әткәсенең күңелендә мәчеләр тырнашканын бусагадан атлап кергәндә үк сизенгән иде ул. Гафуров кызына берсен дә яшермичә сөйләп бирде, тик шулкадәр ачылып китүенә үкенеп бетә алмады, чөнки Әлфиядән үз файдасына сыңар җылы сүз дә насыйп булмады. Киресенчә, әтисе йортында купкан зилзиләне ишетеп, кызы бик күңелсезләнде, коелып төште. — Әй, әткәй, бигрәк кыргыйланасың инде. Ханзафар абый болай да аз интекмәде ич. Әһлиулла абыйны әйткән дә юк. Барысы да шул табылмаган мал өчен. Тәрәзәңдә, әткәй, бер генә йолдыз синең — тәңкә... Ачулансаң да әйтми булмый. — Сезнең барыгызны да тәңкәсез генә үстердем шул мин,— диде Габделбәр, кызына карамый гына.— Саф һава сулап кына үстегезме? һе, ничек сайрый, тыңлап туймассың... — Күңелеңә авыр алсаң да әйтәм, әткәй, миһербансыз син. Рәхимсез. Бөтен кешегә аяусыз. Туганнарыңа да, әнкәйгә дә, балаларыңа да... Менә бит әле, Ханзафар абыйларны утка салдың да, өстәвенә киявеңне дә шул эшкә бутап, аны карачкы ясап, гөнаһсызга кеше өркеттермәкче буласың. Зиннәтне һаман белмисең шул әле син. Андый эшкә күңеле бара торган түбән кеше түгел ул. Габделбәр, шул сүзләрне ишетү белән, капылт торып басты. Чыраен сытып, нидер әйтмәкче иде, авызы ачылды, сүз чыкмады. Аннары ул бу порттан актык өметен өзгән кыяфәт белән кулын селтәде дә абына- сөртенә чыгып китте. Юлда очрап сәлам бирүчеләрне дә искәрмәде, берәүне дә күрмәде, ишетмәде. Көтү кергән иде. Сыеры, сарыклары кайткан, казлар да капка төбендә Ачып керткәнне көтәләр. Мал-туарны керткәч, Габделбәр болдырга барып утырды. Башы чуендай иде. Ачу һәм үчләнү, таяныр талым дигән баласыннан да ярага кислота булырлык сүзләр ишетү гарьлеге, тирәкүршенең йөзгә чәпәп әйткәннәренең әчесе — барысы, барысы Гафуровны чыгырыннан чыгара, шашындыра иде. Кинәт ерактан, куе томан эченнән килгән кебек, үлем авазы белән кычкырган каз тавышы ишетелде. Габделбәр күтәрелеп караса, ни күрсен: Пират апа казларның берсен бугазлап алган. Көтүләренә килгән афәттән котлары очып, бәбкәләр төрлесе-төрле якка сибелгәннәр, атаказ, эт өстенә ташланырга итеп, канатларын җилпи, ләкин кыюлыгы җитмичә, бер урында таптана иде. ♦ Габделбәр йөрәк яргыч тавыш белән акырып куйды. ь — Пират! Җибәр, хәшәрәт! Пират! Тамырларында ерткыч каны уйнаклый башлаган минутлар иде, g Пират хуҗасының кычкыруын колагына да элмәде, ярсынып, котыры- £ нып. казның бугазын чәйни бирде. s Үз күз алдында кош кортка зыян салган, хәзинәсен үчерергә кереш ф кән овчаркага зәһәре тулып ташты Габделбәрнең. Ул, ямьсез сүгенеп. и болдырдан сикерде һәм, исәп-хисап биреп тормастан, абзарга сөяп о куйган сәнәкне алып, Пиратка ташланды... Сәнәк ябе йөрәккә барып тигән иде Эт күп чинамады, озак азап- а ланмады төсле, һәрхәлдә, Габделбәргә шулай тоелды. Этнең пыялала- < нып калган ачык күзләренә карамас өчен, ул арт бакчага чыгып s утырды. и Җилләп, яшенләп яңгыр килә иде. Габделбәр исә күк гөмбәзен телгә- * ләгән яшен чыбыркысын күрмәде, күк күкрәүгә дикъкать итмәде. Кур а. гаш ядрәләр сыман эре яңгыр тамчылары тама башлагач та сын < шикелле утыра бирде әле. Уйлары үткән көннәргә, Пиратны сатып м алган чакка китеп барган иде. Ни сәбәпледер, иң элек аның күз алдына бу бүре каны катышкан овчарка баласы өчен шыгырдап торган унлыкларны санап биргән минутлары килде. йортка алып кайткач, эт ике-өч көн буена ятсынды, боек торды. Гомерендә беренче тапкыр муенчак кию җанын кысрыклады аның. Чылбырга да бәйләгәч, бөтенләй өметсезләнде. Алдына куйган азыкны ашау түгел, иснәп тә карамады. Болай булса, ачтан кәкрәергә дә күп кирәкмәсе ачык иде. Карын үзенекен итте. Пират сый-хөрмәтне ялтыратып куя торган булып китте. Ул тазарды, аяклары ныгыды, күкрәге киңәйде, өсте елкылдап торучан булды. Өч ай узгач микән. Габделбәр абзасы аны чылбырыннан җибәрде. Салкын тимерне кимереп, чәйнәп азаплануларның, җирне тырнап шыңшуларның кирәге калмады. Эт үзен азат итеп, тулысынча иректә итеп тойды һәм шунда, яшьлек дуамаллыгы белән, әллә качаргамы, дигән уйга бирелде. Әмма сикерергә дә, качарга да өлгерә алмады. Күпне күргән хуҗа абзасы. аның ниятен бик тиз чамалап, янадан бәйгә куйды. Янә муенчак кысты, янә чылбыр чыңы шомлзндырды. Аны акча түләп алып кайткан агай шаярырга уйламый иле. Пиратка үз язмышы белән килешүдән, Гафуров абзасыпың йорт җирен, малмөлкәтен һәм тынычлыгын уяу каравыллаудан бүтән чара калмады. Хуҗасы күндәмлекне ярата, үз сүзенә карышмаганны, аркылы төшмәгәнне хуп күрә иде. Пират гадел хезмәт итте. Тик менә тагын, күпмедер вакыт узгач. Габделбәр аның хыянәте турында ишетте Ә бүген, бүген аның үз бавырын кисеп алдылармыни?.. Андый тамашага Габделбәр Гафуровның түзмәсе көн кебек ачык иде. Мәгәр Пиратны чәнчеп үтерү йорт башының йөрәк януын бастырмады. Киресенчә, әллә ни чаклы үкенеч, сагыш өстәде, исәп арттырды. Исәпләрлек тә шул санап биргән унлыклар өстенә санамый гына ашатканы дл күпмегә төшкәндер... Юньсезлеген әйтмн-нитми генә берәрсенә сатып олактырса да (аны дүрт куллап аласылар иде!), күргән зыян хакы чыгачак иде лә... 6 Сүз җиңел сөйләнә, эш авыр эшләнә. Күршеләр чын ихлас белән күпме генә җилкенеп, талпынып бакмасыннар, нәтиҗә Габделбәр Гафуров уенча килеп чыкты. 5 «К У,- -М X 65 Поссовет башкарма комитеты Ханзафар һәм Әһлиулла Динмөхәммәтовлар ялгышканнар дигән фикергә килде. Хаталары шуннан гыйбарәт иде: Габделбәр участогыннан бер почмакны бүлеп алу хакында бернинди документ та юк. Поссоветта берәү дә бу мәсьәләне белми булып чыкты. Әһлиулла абзый очына очына сөйләп бакты, Сәяра килен шаһит ләбаса, аның гомеренә ялган сөйләгәне юк, аңардан сорагыз, дип күрсәтте. Хәлләр болайга әйләнгәч, Сәяра да бик томанлы, бик тонык кына җавап бирде. «Ирләр эшенә тыгылып, авызларына кереп, сүз тыңлап тора торган гадәтем юк. Әһлиулла абзый хакына дип өй бураганда һәм күтәргәндә булышканмын икән, олы кешенең Габделбәр белән килештек диюенә ышанудан иде»,— диде. Чыннан да. склад мөдирен бер җайдан да гаепләрлек түгел иде. Алнур, әтисе белән киңәшләшкәч, янә бер чәчәләнеп бакты. — Сез беләсезме соң, хөрмәтле поссовет иптәшләр,— диде ул,— Габделбәр абыйның баш-баштаклыгы нилектән килеп чыкты? Күбегез, мөгаен, белмисездер. Ул бит Ханзафарның безнең төзү трестыннан бакча өчен, дачага дип җир алуын таләп итте. Ул дачаны үзенә алу бәрабәренә Әһлиулла абзыйга табигатьнең ямьле урыныннан өй утыртырлык җир кисеп бирмәкче иде. Ә Ханзафар Текәтауда йорт саласы булгач, дача участогы бирмәделәр, һәм дөрес эшләделәр. Мин үзем дә, постройкой члены буларак, шул карарны якладым. Ә Габделбәр абый Ханзафарлар өе биләгән мәйданга шул тикле мохтаҗмы? һич ул көнгә калганы юк анын. Хәзер йорт коручыларга бирелә торган кадәр өч-дүрт мәйдан биләп яши бит ул. Уйлагыз әле. иптәшләр' Ирләрчә сүзгә ышанып, яңа өй өлгерткән кешебез Габделбәр абыйдан кимме әллә? Бөтен поселок әйтер, хөрмәтле кеше ич ул. Дөрес, Габделбәр көчлерәк күренә, ләкин аның куәте бит намуссыз- лыкка корылган... Склад мөдирен формаль яктан хаклы санадылар шул. Поселок Советы мәсьәләне Әһлиулла абзый ягына хәл кыла алмады. Утырыштан чыкканда Габделбәр Алпурны туктатып әйтте: «Әтиеңнең җәмәгать дуңгызы көтүчесе икәне дөньяга мәгълүм. Ә сиңа, яшь кешегә, ахмакланып йөрү нигә кирәк? Кем өчен диген әле! Чебен дулап тәрәзә вата алмый, белдеңме?» — Бүгенге карар белән канәгать булмаячакбыз. Сез дә белеп торыгыз!— диде егет, ярсуын чак тыеп — Судка бирәбез! — Аръягына бирегез! — диде дә Габделбәр кырт борылып китте. — Аръягы да. бире ягы да юк. Район халык судына бирәбез. Совет судына. Гафурич!— дип калды аның артыннан Степан Семенович. Болай дию Габделбәрнең ук алмас тиресенә дә барып кадалды бугай. Пырлап китеп барган җиреннән Степан картның каршысына кире борылып килде. Куллары йодрыкланды, аяк тамырларына кадәр тартышкандай булды. Секундның да бик аз өлешендә аның башында коточкыч уй яшьнәп узды: «Әллә бу картны бугазлап ташлыйммы’» Ләкин бик тиз бу уен авызлыклап, кулларын акылга буйсындырып өлгерде: «Ярамый, Габделбәр, ярамый. Кулыңны тыймавың төзәтмәслек хатага китерәчәк. Поселокның гына түгел, хәтта бөтен Казанның атаклы карт мастеровоена кул күтәрсәң, бөтен әшнәләрең бергә дә йолып кала алмаслар. Ярамый. Габделбәр!» Әмма сүзсез калырга да ярамый иде. Ул, картның колагына үрелеп: — Бөгәрбез дигән буласың бит, картлач. Мин бит бакыр чыбык түгел!—дип пышылдады. Степан Семенович исә үз бәясен бик белеп кенә, тирә-юньдәгеләргә ишетелерлек итеп, җавап кайтарды: — Ә мин. Гафурич, гомерем буена тимерне дә, корычны да үземә кирәгенчә бөктем. Корычтан чәчәк букеты ясаганым бар. Бүгенгегә килсә инде, әйтим: ялгызым түгел бит мин. Халык безнең якта! Ил көн каршында син кандала... Габделбәр инде пышылдамады, үкерә башлады. — Намусыма кагылдырмам мин сине, карт исәр! Степан Семенович көлемсерәде генә. •— Юк бит ул синен. Кабергә алып китәргә дигән байлыгың гына бар. Эт ашыйсы малың... һәй. ни дип синең белән тел талдырам5 ' ь Әйдәгез, җәмәгать, безнең үз юлыбыз такыр ич! Әһлиулла абзый, Ханзафар, Алнур һәм Ханәфи Сәлмәнов аның g белән бергә кайтып киттеләр. ь * = • * Август өмет итмәгәнчә чибәр килде. Июльнең сытык чырайлы булуы өчен дә юмартланам дигән төсле, кояш ныклап кыздыра башлады. Пыскып яуган яңгырлардан, болытлы суык көннәрдән өркеп нык киенгән кешеләр яңадан жиңелчә киемнән йөри башладылар Алмалар иннек-кершән ягынды. Жәйнең шул вакыты җитеп тә яшел уенташ кына булып торган помидорлар, бармак буыныдай хәлдә йомшаруга йөз тоткан кыярлар тернәкләнеп китте. Ә чәчәкләр дөньясы күзгә күренеп яшәрде. Габделбәрнең генә күңеле боз базыдай суык, дары базыдай юкка- барга да шартларга тора иде. Соңгы атналарда ул үзенең иңнәрендә биниһая зур кургаш герләр бар дип хис итте. Кәефе яман, яшәүнең кызыгын тапмый иде. Картаеп, бетәшеп калды. Тнк, ннчарадан бичара, хезмәтеңә дә бармый ярамый, йортта да кыймылдамый хәле юк иде. Якшәмбе кичендә ул арт бакчага чыкты. Соңгы көннәрдә өйдә гел бер шөгыль — коелган алмаларны җыеп озату һәм алмагачларга терәү өстәү. Югыйсә көт тә тор. җимешләр ботакларын каерып төшәчәкләр Беравык юангач. Габделбәр беседкага барып утырды, кесәсеннән ике хат чыгарды. Ашыкмый гына беренче конвертны ертты, аннан дүрткә бөкләп салган дәфтәр битен алды. Хәрефләргә күз салу белән, мыскыллы елмайды: «Нужаң төштемени, хөрмәтленең хөрмәтлесе Давид Самойлович,— дип уйлады ул.— Бер умарта оясы кирәк иде дисең, ә? Сүзен дә таба белә бит! Чит күздән тел яшереп кенә шулай язуы түгел каһәрнең. Әйберен алдан ук кечерәйтеп куюы Фәлән дускаемның дачасына җәйлек-кышлык итеп өй саласы иде дими бит. хәйлә базы! Умарта оясы, имеш. Бабаң утырмага килсен, әбиеңә сәлам әйт. Кош теледәй кәгазь белән генә минем авыздан вәгъдә ала алмассың, агай! Персональный машинаңда үзең кил әле син, галиҗәнап Давид Самойлович, яме. Кил дә, эшләпәңне салып, сәлам бир. Бу юлы синең елмаюлы сәламыңа каршы мин инде «саламыңа — печән ..» диярмен. Мин гозерләп килгәндә кырык хәйлә таптың, иблис! Верховный судта белешләрен юк идемени синең, ә?' Кыл да кыймылдатмадың. Менә тот инде хәзер «умарта оясын!» Икенче хатны ул шундук ертып ыргытты. Кыр ягыннан берәү язган. Өйне яңартасы иде, йөрәктә дәрт, беләктә куәт бар ча>ында авылда бер итеп күтәрәсе иде, дигән. Кайдадыр бергә булганнар иде. Шуна кармак салып каравыдыр. Тапкансың беркатлы бәндә! Синең белән түгел, пичәтләре салмаклыраклар белән дә сафсата сатыр җай юк әле... «Әһлиулла белән Алнур Айга чөй кактык дип йөрсәләр дә. Габделбәрнең жегәре чыкма! ан әле,—дип күңеленнән күкрәк какты ул.— һәммәгезгә берәмберәм каршыма тез чүгәргә туры килмәгәе... Туасы көннәрдә зирәгрәк булырга гына кирәк Бары шул. Суга туп-туры керергә ярап бетми икән хәзер...» Ун агышы шулай барганда, ни хикмәттәндер, малай чагындагы бер хәл — тай өйрәтү исенә төште аның. Кыш иде Язын сабанга керәсе өч яшьлек тайларны өйрәтер чак БАРЛАС КАМАЛОВ җитте. Әткәсе мәрхүм, аю биетергә җыенгандай, бу эшне олы бер шөгыль итеп, ике-өч көн алдан сөйләде. Көне җиткәч, яуга барасы кеше кебек, хәстәрен күрде. Елкылдап торган сабырсыз туры айгыр, абзарыннан алып чыгу белән, колакларын уйнатты, пошкырынды. Тәртә арасына кертәсен сизгәч, шундый җилләнеп бер читкә ыргылды—ул чагында әле аю сытардай Гафур аягында чак басып калды. Күрше Гыйззәт белән көчкә җиктеләр. — Дөнья шулай ул. малкай! Сине түгел, адәм баласын да тәртәләп куялар! —дип сөйләнде әтисе. Капканы ачканчы яшь айгырның башына үзе ябышып торды ул. Габделбәр чанага сузылып яткан һәм үрәчәгә чытырдап береккән иде. Капканы ачып җибәрү булды, туры айгыр, күккә ашам дигән төсле, ургып-бәргеп урамга чыгып китте. Чана җирдән түгел, һавадан очып бара төсле тоелды Габделбәргә. Ярсу айгыр пырдымсызлана алган тикле пырдымсызланып карады, әмма Гафур дилбегәне кулына алып, яшь турыны басу ягына алып китте. Япан кырда да байтак иза чиктеләр. Аннары әтисе айгырны, юлдан чыгарып, кар өстенә алып керде. Монда бахбайның тәртәсе кыскарды. Дулап караса да әллә кая китә алмады. Ниһаять, шып туктады. Ул шабыр тиргә баткан, арт ботлары буйлап ак күбек ага. Йодрык сыярлык булып зурайган борын тишекләреннән бүрек-бүрек пар бөркеп тора иде. Бу — туры айгырның адәм кулына гомерлек хезмәткә күнүе булды... Габделбәрнең үзен дә шулай иттеләр түгелме соң?.. Алай ук та булмас иде. Сәярасына хәгле каршыга китте бит. Судта ул да: «Сөйләшеп эшләнгән эш иде бу. Үзем шаһит. Интектермәгез гөнаһсыз кешене»,— дип әйтте. Өйләренә кайткач, аулакта Габделбәр, гадәтенчә, бик ныгытып, тозлап-борычлап сөйләшмәкче иде, бусы да барып чыкмады. Егерме сигез ел гомер иткән хатыны бервакытта алан булмаганча җавап бирде. — Акайма да, акырма да, Габделбәр Чирек гасыр чыдадым. Авызым тулы кан булганда да төкермәдем. Инде түземем төкәнде. Тагын да бәгырь итемне кимерергә ниятләсәң, бел: я Әлфия белән кияү янына китеп яшим, я булмаса Әгъдәслэргә үк китәм. Туган аналарыннан берсе дә йөз чөермәсләр. Бала карап та тамак туйдыралар,— диде. Көмеш туй сые көткәндә тормыш Габделбәргә менә ниләр хәстәрләгән булып чыкты. Сәяраның китүе бер хәл иде. Габделбәр, хатынга байтак нәрсә мәгълүм, болайга киткәч, сайрап ыргытудан да тайчанмас, дип өркеде. Шул рәвешле, элек хатынын дер селкегеп торган кеше үзе Сәярәдан бик нык сагая башлады, чын-чынлап шүрләде. Корбан баҗасы да. поселокның байтак кешесе телләнә башлагач, койрыкны сырт яккарак салу ягып карады. Баҗаның барлыгы —• кәҗәнең маллыгы булды да куйды. Үзеңнекеләр үз итмәгәч, җиде яттан ни көтәсең’! Җитмәсә суд утырышчысының берсе булып Лиза Варгина эләкте. Судта биргән сораулары берсеннән-берсе шырпылы. Кеше шулай бит: бар булсаң — күрәлмый, юк булсаң — бирәлмый. «Гадел хезмәт хакына яшисеңме?» димәкче була. Тел төбе шуңа бара, һай замана! Үзгәрсәң дә үзгәрерсең икән. Көпә-көндез туктатып, кесәңдәге акчаңны санарлар, әкәмәт. Артык сумың табылса, төбенә тоз коеп җаныңны алырлар. Әле бит ике агай-эне арасындагы эшне мәхшәр иттеләр Ирләрнең җир өчен давы хатыннарның ир өчен шавы гына түгел икән... Степан картны әйт-кән дә юк. Җәмәгать гаепләүчесе булып алган бит! Ничек ди. «Мал кортлары, сумга фанатикларча табынган адәмчекләр — тормышта зур бәла ул. Бар яраксыз эш шул иске бозыктан башлана. Шуңа каршы бөтен дәүләтебез, бөтен халкыбыз күтәрелер көн якынлаша. Бу инде иң олы хөкем булачак» диме? Дипломатлар күбәйде дөньяда, юристлар күбәйде. Контролерлар бихисап, акыл өйрәтүчеләрне әйткән дә юк. Үтәли күрәләр, диярсең, тьфу! Тын кыса, сулыш тарая шулар мыжгып торганда' Алар карашымча, сарык та исән, бүре дә тук: Әһлиулланың йорты салган җирендә кала. Өстәвенә әле ул гражданинга каралты-куралык мәйдан да кисеп бирергә. Гражданин Габделбәрнең каралты яны ф участогы шуннан соң да бик таман кала, дигән карарга килделәр. ь Габделбәрнең Габделбәрлеге югалуын кем. кайдан һәм кайчан кире д табып бирә? Суд карарында бу хакта ләм-мим әйтелми бит. Гафуров- «= ны исә, барыннан да бигрәк, шунысы газаплый... Ё Кояш әйбәт баеды. Иртәгә дә көн аяз булачак, һавалар явымсыз С торганда шунысы шәп: бакчаны әйбәтләп саклыйсың. Габделбәр урыныннан күтәрелде. Кереп кичке чәйне эчәсе дә бакча * каравылларга чыгасы. Чү! Аргы коймадан берәү алма өзәргә үрелә “ түгелме соң? Күзенә генә шулай күрендеме? Койма аръягында берәр ч терлек-мазар узып китүе булдымы әллә? Юк, кеше үрмәли, кеше' Кай- < сы башсызы булыр бу? Ах. анасының арт сөяге сынасы җан' Мыскыл 3 итүеме? Караңгы төшеп җитмәс борын бакча таларга уйлаган? Стоп! 5 Тирә-якны яңгыратып мылтык шартлады. Аның тавышын урман элеп алды һәм тәкърарлап торды. < Койма артында жиде-сигез яшьләрдәге бер малай җиргә капланды. “ Ул, чамасыз куркудан, йөрәк өзгеч тавыш белән кычкырып җибәрде. < Ләкин аның авазын урман ишетмәде. Малай кулындагы алмалар чит а кә тәгәрәде. Сабыйлык нәфесенә булышып, чәнечкеле тимерчыбык тар тылган койма аша кырый алмагачка үрелгән бала Габделбәрнең оныгы. Әлфия малае Иршат булып чыкты Капкадан килеп керсә дә. бабасы аңа үзе теләгән алманы, мөгаен, өзеп биргән булыр иде бит. Хәер, кем белә? Иршатның күзе кызып, авыз сулары килгән чаклар аз булдымыни? Бабасы аңа һәрчак корт ашаган, җиргә коелып, бөрешә башлаган алмалар гына бирә килде. Әнкәсенең шуңа рәнҗеп: «Артыгын эткә дә ташлыйлар Бердәнбер оныгына матуррак алма тоттырса, бөлер идемени соң?!» — дип әрнегәнен дә Иршат бер генә ишетмәгән иде инде Әбисе, дөрес, итәк астыннан гына, бабасыннан яшереп, күз явын алырдайларын да бнргәлн иде Ә Иршатка тегеләй дә әйбәт түгел, болай да. Нәни йөрәгенең әллә кай җире белән сизенеп, әбисен кызгана иде ул. ә бабасына ачуы килә. Күршеләр җыелды Малайны ашыгыч ярдәм машинасы белән больницага, ә Габделбәрне милиция бүлегенә алып киттеләр Шуннан соң бер-ике сәгать чамасы вакыт үткәч, төнлә, Әлфия больницадагы баласы янында шактый утырганнан соң. әтисе йортына килде. Вакыйганың ничек булганын бөтен нечкәлекләре белән белә иде инде ул. Комсызлыгы чиктән ашкан әтисе .хәтта шундый кыргынлык та эшли алса алыр икән?! Очраклы туры килен, бүген үз оныгына тидерә язган бит. Кемгә атса да барыбер түгелмени? Кешегә ата ич! Ике алма өчен! Ерткыч! Юк. әтисе белән әрләшергә дип тә. аңа ташланырга дип тә килмәде ул. Габделбәрнең сүз аңлаудан узганлыгын байтактан абайлап яши иде. Шушы йөрәк өзгеч хәлләр әнисенең исәнлегенә ни дәрәҗәдә тәэсир ясаганын чамалап килде ул. Шуңа күрә әтисен сорашмады да. исемен дә телгә алмады, турыдантуры әнисенең караваты торган бүлмәгә үтте. Ә Сәяра. йөрәген тотып, янә урынга ауган, врач чакыртканнар Поселоктан читкә чыкмаска имза биреп кайткан Габделбәр исә түр якта сүзсез телсез утыра иде. Ул әнкәсе белән сөйләшкән Әлфиянең «бик каты курыккан» диюен ишетте. Шул сүзләр гүя аңа әмер булды, ул капылт сикереп торды һәм өйдән чыкты. Нияте - кар базының куш стенасы арасына шәпләп төреп салган акчаларын барлау иде һәм. шул акчаларның исәбен алгач, хәзерге кыен хәленнән котылу юлларын эзләп карау иде.