Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘРБИ МЕМУАРЛАР

Сәяхәтнамәләр һәм юлъязмалар, өлкән буын кешеләренең истәлекләре һәм көндәлек дәфтәрләре, кыскасы, һәртөрле документаль әдәбият бүгенге укучылар тарафыннан зур кызыксыну белән каршы алына. Онытылмас вакыйгалар һәм очрашулар хакындагы язмалар — революцион эстафетаны кабул итеп алган яңа буыннарның кыйммәтле мирасы. Үткән көннәр турында мәгълүмат бирүче әсәрләр арасында тарихи вакыйгаларда үзләрө катнашкан кешеләрнең язма истәлекләре, ягъни мемуарлар аерым урын тота. В. И. Ленин мемуар әдәбиятка югары бәя бирә, аның зур тәрбияви әһәмияткә ия булуын күрсәтә. 1905 елгы кораллы декабрь восстаниесен искә алу уңае белән, ул пролетариатның революцион көрәше, әлеге көрәштә катнашкан геройлар хакында истәлекләр җыярга чакыра, баррикадаларда корбан булганнарның тормыш юлларын сурәтләгән брошюралар чыгарырга С киңәш итә. «Андый брошюра,—дип яза В. И. Ленин,— яшь эшчеләр өчен иң яхшы уку китабы булачак, шуның буенча һәр аңлы эшче ничек яшәргә һәм керәшергә кирәклеген аңлаячак» Мемуар әдәбият гаҗәеп күп төрле, һәм ул кеше эшчәнлегенең төрле якларын, төрле вакыйгаларын (хәрби, әдәби һ. б. һ. б.) чагылдыра. Мемуар әдәбият өлкәсенә карый торган темалар даирәсе дә бик киң: зур сугышлар һәм көндәлек тормыш вакыйгалары, бөтен бер илләр һәм аерым кешеләр язмышы, тарихи борылыш моментлары һәм кешенең шәхси кичерешләре, дәвернең хәлиткеч мәсьәләләре буенча җитди бәхәсләр һәм вакытлы әрепләшүләр. Шуларның һәммәсе, авторның (еш кына әлеге вакыйгаларның үзендә катнашкан кешенең) йөрәге, күңел күзе аша уздырыла. Шуңа да мемуар әсәрнең теле, стиле, хикәяләү тоны авторның нинди кеше булуына, сәләтенә һәм шәхси үзенчәлекләренә бәйле. Совет чорындагы мемуар әдәбиятның иң зур һәм иң төп өлеше нигездә Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына, илебез халыкларының фашизмга каршы алып барган героик көрәше сәхифәләренә багышланган. Шул ук фикерне үзебезнең татар әдәбиятына карата да әйтергә мөмкин. Гадәттә туплар тынуга, мемуарчылар эшкә тотына. Корал көче белән сугыш кырларында башланган бәхәс соңыннан каләм көче ярдәмендә дәвам иттерелә. Бөек Ватан сугышына караган андый язмалар исә туплар тынганчы ук күренә башлый. Язучыларның турыдан-туры сугышның үзәндә катнашулары татар әдәбиятында көндәлек һәм юльязмалар жанрын активлаштырып җибәрә (Г. Әпсәләмоа. Көндәлектән. 1942 ел; Ш. Маннур. Журналист блокнотыннан. 1942—43 еллар, Г. Галиев. Зур юлдан мәкаләләр. 1945 ел һ. б.). Аларда сугыш чоры чынбарлыгының куп төрле яклары сурәтләнә; фронт тормышының көндәлек, гадәти күренешләре белән янәшә үк истә калырлык кызыклы эпизодлар, героик характерлар, халык естенә басып алучылар китергән җәбер-золым, кайгы-хәсрәт һәм дошманнан азат ителгән изге җиребез, тагы бераз соңрак Европа халыклары тормышы сәхифәләре... Ул әсәрләр патриотизм һәм гражданлык хисләренең активлыгы белән аерылып торалар. Сугыш елларындагы татар публицистикасы халыкта илбасарларга карата тирән нәфрәт хисләре тәрбияли. Ватан улларын изге көрәшкә туплаша. Гитлерчыларга каршы көрәштә ныгыган халыклар дуслыгы аның төп темасы була. Сугыштан соңгы елларда мемуар әдәбият бермә-бер активлашып, җанланып китә. Бу шулай ук аңлашыла торган нәрсә. Беренчедән, сугыш күп кенә мәсьәләләргә башкачарак, яңачарак күзлектән карауны таләп итте. Аннан соң, мемуарчылар вакыйгаларның кайнар эзеннән баруны яратып ук бетермиләр. Аларга шулай ук мәгълүм бер вакыт аралыгы кирәк. Шунсыз үзләре катнашкан вакыйгалар хакында төплерәк фикер әйтү, тарихи вакыйгаларның һәм фактларның мәгънәсен, асылын ачып бирү шактый кыенга туры килә. Узган сугышта күп кеше һәм мөмкин булган бөтен төр техника катнаша. Сугыш операцияләре белән һәр гаскәрнең үз командирлары җитәкчелек итә. Фронт командующиеның күзәтү пунктында танкист белән авиатор да, артиллерист белән сапер да һәм медик белән политхеэмәткәр дә торырга тиеш була, һәм шуларның һәрберсе диярлек сугышны үзенчәрәк күрә, аны үз манарасыннан торыбрак бәяли. Хәзер шул кешеләр истәлекләр язалар Чиннары — гади солдаттан алып генералга кадәр. Талант һәм сәләт дәрәҗәләре дә төрпесенеке төрлечә. Алар көче белән иҗат ителгән мемуар әдәбият эчтәлек, күләм ягыннан да чуар һәм күп төрле: теге яки бу аерым эпизодка багышланган газета мәкаләсеннән алып күл планлы әсәрләргә, гади көндәлек язмаларыннан алып архив документларын һәм махсус әдәбиятны файдаланып язылган җитди китапларга кадәр булган продукцияне үз эченә ала һәм без, шатланып, шуны әйтә алабыз: татар генераллары Г Сафиуллин һәм Ф. Булатов язган истәлекләр2 әлеге күп төрле, чуар ташкын эчендә югалып калмады. Материалга бай булулары, вакыйгаларының яңалыгы һәм мавыктыргыч итеп язылулары белән, алар киң катлау укучылар массасы һәм тарихчылар арасында зур кызыксыну уяттылар. Билгеле булганча, мемуарчы күптән булып узган тарихи вакыйгалар, ул вакыйгаларда катнашкан конкрет кешеләр турында сөйли. Яңа буыннар әлеге вакыйгалар һом кешеләр турында аның язганнарына— аның хөкеменә таянып фикер йерто- ' u Д л Лени н. Эсирлар. Рус телендә. 1U том 334 бит. * Г. С в ф и у л л н н лап Казан 1962 ел Ф язмалары Казан. 1866 Жкңү юллары буП Булатов. Генерал чәк. Шуңа күрә истәлек авторының намуслы, гадел булуы, тыйнаклыгы — үтә мөһим һәм җитди мәсьәлә. Гаделлек дигәндә, барыннан да бигрәк, мемуарчының кайчандыр үзе белән иңгәиң торып көрәшкән кешеләр хакында гадел хөкем йөртүен күздә тотабыз. Г. Сафиуллин да һәм Ф. Булатов та үзләренең ярдәмчеләре һәм кече командирлар, шулай ук сугышта катнашкан хатын-кызлар — санитаркалар, врачлар, элемтәчеләр хакында зур ихтирам белән язалар. Кайбер истәлекләрнең төп җитеш- сезлеге шунда: аларның авторлары күбрәк үз шәхесләре белән мавыгалар, теге яки бу тарихи вакыйгада үзләре уйнаган рольне күпертел күрсәтергә тырышалар. Бәхеткә каршы, безнең генералларның истәлекләрендә андый нәрсә дә сизелми диярлек. Әгәр Ф. Булатов күпмедер күләмдә үз яшьлеге турында яза икән, моны дөрес аңларга кирәк. Шушы мәсьәләгә тукталып, автор үзе болай ди: «Язмалар ахырында, бәлки, үткәннәргә кайту да кирәк түгелдер. Сөйләсәң, романнардагыча башта сөйләргә кирәк булгандыр. Әмма мин роман язмыйм. Мин мемуарчы. Үземнең яшьлегемне искә төшерәм икән, моны да фәкать Совет Армиясенең солдатлары да, генераллары да гади халык арасыннан чыкканлыгын күрсәтер өчен генә эшлим» (265 бит). Булатов фикерләрен генерал Сафиуллин дәвам иттерә: «Бу истәлекләрне язарга кулыма... каләм алырга мине данга кызыгу түгел, бөтенләй башка уйлар мәҗбүр итте. Империалистик илләрнең агрессив даирәләре шашынып хәзерләнгән сугышның халыкка иге-чиге булмаган бәла-казалар алып киләсен мин, хәрби кеше булганлыктан, яхшырак аңлыйм. Сугыш уты кабызучыларга каршы көчле нәфрәт безнең йөрәкләребездә бер генә минутка да сүнмәскә тиеш» (6 бит), һәм чыннан да безнең генералларыбыз үз шәхесләрен күтәрү, үзүэләрен мактау кебек вак эш белән мавыкмыйлар. Аларның шәхси тормышы башка сугышчылар тормышындагы вакыйгалардан аерылгысыз. Алар узган данлы юл барлык командирлар өчен уртак: сугышның беренче айларындагы кыен хәлләр һәм чигенү күренешләре, шуның белән бәйле авыр кичерешләр, аннан һөҗүм сугышлары, соңгы дәвер истәлекләрдә зур күтәренкелек һәм пафос белән сурәтләнә. Кыскасы, татар генералларының истәлекләре буенча без бөтен кораллы көчләребез узган сугышчан юлны күз алдына китерә алабыз. Шуңа да ул истәлекләрнең кыйммәте тарих галимнәренә фактлар, ә солдат массаларына тәрбия бирү белән генә чикләнми. Беренче карашка, истәлекләрнең теле, стиле авыррак һәм корырак тоела, хәрби приказлар, һәртөрле донесение һәм белешмәләр дә кирәгеннән артык күп китерелгән кебек. Әмма бу тыштан караганда гына шулай. Бер кызыксынып киттеңме, мавыгып, аерыла алмыйча укыйсың. Иң мөһиме шунда: һәр ике истәлек төбендә кеше язмышы, гади солдат язмышы турында. Үткәннәргә борылып карап, авыр сугыш еллары хакында уйлана башлауга генераллар күз алдына гади солдат килеп баскан. Хәлиткеч һөҗүмгә әзерләнү яки аның йомгакнәтиҗәләре хакында сүз барамы, әллә дошманнан яулап алган җирләрне ныгыту мәсьәләсе куеламы — алар ни хакында гына язмасыннар, игътибар үзәгендә һәрвакыт солдат язмышы булыр. Ф. Булатов язмаларының куп бүлекләре солдат батырлыгын күрсәтүгә багышланган. Менә Г. Сафиуллин китабыннан бер өзек: «Шунда Кәримов яраланды, әмма ул шуышуын дәва/л итте, артыннан кар өстендә кызыл эз сузылып барды. Ул һәрвакыт сугышта кыю һәм тәвәккәл иде. Кәримов бер сикерүдә өй алдына барып керде һәм, ишекне ачып, дошманга ике граната тондырды. Унбер фашист офицеры кырыла, уникенчесе яралы хәлдә әсир төшә»... (81 бит). Истәлек язу — күп хезмәт куюны сорый торган мәшәкатьле эш. Бер хәтергә генә таянып эш иткәндә, хәтта тәҗрибәле язучы да ялгышырга мөмкин. Әдәби иҗат эшендә махсус әзерлеге һәм тәҗрибәсе булмаган мемуарчы турында инде әйткән дә юк. Шуңа да, укучы хөкеменә чыгарганчы, ул үз язмаларын кат-кат тикшерергә тиеш. Бу эштә аңа төрле документлар һәм фотолар, вакыйгаларда катнашкан кешеләрнең күрсәтмәләре зур ярдәм итәчәк («Җиңү юллары буйлап» китабына язган кереш сүзендә Г. Сафиуллин болай ди: «Бу истәлекләрне язганда үземнең көндәлекләремне, архив материалларын, фронтта бергә сугышкан иптәшләремнең минем үтенеч буенча җибәргән материалларын файдаландым»), Һәм дөрес тә: мемуар әдәбият авторның шәхси кичерешләренә генә нигезләнергә димәгән. Архив материалларын, шулай ук башка документларны өйрәнү эшкә файда гына китерәчәк. Г. Сафиуллин һәм Ф. Булатовларның иҗат тәҗрибәсе шул турыда сөйли. Ватан сугышы чорындагы вакыйгаларга бүгенге көн таләпләреннән чыгып бәя бирә алу исә ул истәлек ләрнең кыйммәтен бермз-бер арттырган, «ларны озын гомерле иткән, заманча яңгырашлы әсәрләр дәрәҗәсенә күтәргән. Бәек Ватан сугышы турындагы мемуар әдәбиятның шактый зур бер тармагын кендәлекләр тәшкил итә. Аерым мәсьәләләрдә истәлекләрдән калышсалар да, алариың үз кечле яклары бар. Иң әүвәл, кендәлек- ләр вакыйгаларның кайнар эзләре буенча язылалар. Шуңа аларның төгәллек һәм дәреслек дәрәҗәсе дә зуррак була. Хәтерем ялгышмаса, бездә хәрби мемуарларның бу төре әллә ни күп түгел шикелле. Аның каравы, шул аз санлы әсәрләр арасында әдәбиятыбызның казанышы булып саналырлык бер көндәлек бар. Ул — Хәйретдин Мө- җәйнең «Сугыш язмалары». Гаҗәеп язмышлы бу кешенең тормышы һәм иҗаты белән укучылар күптән түгел танышты Башта С. Шакирның республика газетажурналларында басылган мәкаләләре аша без аның тиңдәшсез батырлыгы белән таныштык. Соңыннан Татарстан китап нәшрияты язучының әсәрләрен басып чыгарды Хәйретдинов Мөҗәһит Хәйретдин улы 1901 елда Башкортстанның Туймазы районы Төрекмән авылында туа. Унсигез яшеннән армия сафларына алына. Башта кызылармеец, соңыннан взвод, рота һәм батальон командиры булып Урта Азиядә һәм Ерак Көнчыгышта илебез чикләрен саклый. Бик яшьли, авыл мәктәбендә укыган елларда ук шигырьләр яза башлый. Әдәби иҗат эше белән шөгыльләнүен армия хезмәтендә дә дәвам иттерә: шигырьләр, очерклар, хикәяләр, пьесалар яза. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк X Мөҗәй алгы сызыкка күчерелә. Сугыш тынып торган араларда хикәяләр, шигырьләр яза, «Сугыш язмалары» алып бара. X. Мөҗәй җыентыгының сүз башы һәм ахырындагы искәрмәләре белән танышкач, көндәлек дәфтәрләренең шактый кызыклы тарихы ачыклана. Билгеле булганча. «Сугыш язмалары» дүрт дәфтәрдән тора. Шулерның өчесе гарәп, берсе рус хәрефләре белән язылган булган. Беренче дәфтәрнең күпчелек битләре карандаш белән, 15—20 бите генә шәмәхә төстәге кара белән язылган. Икенче дәфтәр блокнот формасында булып, тышлыгына: «Грензаид — смешно и горько. Аның турында язарга кирәк», дигән сүзләр язылган. Өченче дәфтәр шак- • X. М о җ ә ■. Сугыш язмалары Казая 190Ө ел Төзүчесе һәм сүз башын язучы С Шакир тый калын булган. Беренче биткә: «X. Мә- җәй. Өченче дәфтәр. Сугыш көндәлеге. 1941—42 еллар» дип куелган. Дүртенче дәфтәр шулай ук шактый калын икән. Беренче һем ахыргы битләре, кулдан-кулга йөреп, ертылган һәм югалган. Бер караганда, «Сугыш язмалары»н аерым дәфтәрләргә бүлеп йөртү формаль бер эш кенә кебек. Автор, телиме-юкмы, бер дәфтәр беткәч икенчесен, анысы беткәч өченчесен башларга мәҗбүр булган. Әмма шул күчеш аерым дәфтәрләрнең стиль үзенчәлекләренә дә йогынты ясаган, һәр дәфтәр саен әсәрнең тоны, яңгырашы үзгәрә тора. Беренче дәфтәр: «Шәһәр. Зур сугышлар тора алда»,— дигән сүзләр белән тәмамлана. Бу сүзләрдә беренче дәфтәргә — башкарган эшләргә йомгак ясау да, алдагы эшләргә, иртәгесе көнгә күз ташлау да сизелә. «Сугыш яэмаларыяиың табылу тарихы да гыйбрәтле. 1942 елның җәендә көиьяк-кенбатыш юнәлештә немецлар каты һөҗүмгә күчәләр. Мөҗәй командалык иткән 789 нчы полк та ярым боҗра эчендә кала. Үзенең «Сугыш язмаларыпн саклап калу өчен, полк командиры кызылармеец Кожевниковны махсус рәвештә тылга җибәрә. Кожевников исән- сау килеш фронт сызыгын үтә һәм дәфтәрләрне Мөҗәйнең хатыны Мәрьям ханымга тапшыра. Ул тапшырган дәфтәрләрдәге соңгы язмаларның берсе шундый: «Бүген төнге 12 дә атака. Бу инде безнең Прохоровкага бишекче, әгәр 8 декабрьиы искә алганда — алтынчы атака... Бу атнадан соң, бәлки, безнең күбебез ечен Прохоровка да, дөнья да юк булыр. Без моны да бик яхшы аңлыйбыз. Ләкин минем үлемем әле минем Ватаным, минем сыйнфым үлүе түгел ич. Шулай булгач, без: — Безгә үлем юк! — дибез». Мөҗәй полкы дошман боҗрасында айдан артык сугыша. Аларның азык-төлекләре, сугыш кирәк-яраклары бетә. Ахырдан окопларда, блиндажларда кул сугышлары башлана. Әнә шул чагында каты яралы Меҗәйне немецлар әсир ителер. Лагерьдан лагерьга йөри торгач, ул Мюнхенга килеп эләгә. 1944 елның 4 сентябрендә, фашистларга каршы яшерен оешма тезүчеләрнең бер вәкиле буларак, ерткычларча җәзалап үтерелә... -.«Сугыш язмалары»ның беренче дәфтәрләре «Совет әдәбияты» журналында су- булгач мина әйтегез дидем. Үзем ике кулны да югары күтәреп «сдаюсьпне белдердем. Минем гәүдәм пулеметчыларны да, пулеметны да яшерә. Колонна алга таба килә башлады. Менә ул миннән 60 метр чамасы. Ипләп кенә пулеметчыларга «тизрәк» дим. «Булдык» диделәр алар. Чатка сикердем, «Огонь!» дидем. Пулеметчылар бөтен лентаны бетергәнче атуны туктатмадылар. Лента бетте. Мин кире чыгып колоннага карадым, ләкин микем күз алдымда колонна юк иде инде, тик кычкырышып, ыңгырашып ятучы тере һәм үле гәүдәләр генә калган иде». (39— 40 битләр). Әйткәнемчә, сугыш тынып торган араларда гына язылсалар да. дәфтәрләрнең гомуми күләме шактыйга җыела. Язмаларның һәр юлыннан авторның формалашып җиткән язучы булуы сизелеп тора. X. Мөҗәй сугыш күренешләрен гади теркәп бару, кәгазьгә төшерү белән генә чикләнми, аларны ул хәрби трактатка, бәләкәй хикәягә, нәсергә әйләндерә: «...Тонык Днепрның тын өстенә карап торам. Ул кылт та итми, тик сирәк-сирәк кенә уйный торган балыклар аның өстен шадраландыралар. Бүген икенче урынга күчәргә приказ алынганда, мин Днепр буенда идем... Мин тагын бер тапкыр Днепрга, җимерелгән Шевченко каберенә карыйм да, аларның барысы белән дә саубуллашып, командный пунктка китәм. Хуш, Днепр! Хуш, бөек шагыйрьнең кабере! Күпер, якын киләчәктә без сине төзәтербез! Кабер, якын киләчәктә без сине тагын чәчәкләрбез!» (33 бит). Мондый шигъри юлларны «Сугыш язмалары»ннан теләсәң никадәр китерергә мөмкин. Язмаларның авторы безне үзенең аң- белем дәрәҗәсе, интеллектуаль культурасы, өдәби-эстетик һәм иҗтимагый-политик карашларының югарылыгы белән дә әсир итә. Фашизмны китереп чыгарган сәбәпләр турында уйланганда да. немец халкының киләчәге хакында фикер йөрткәндә дә Хәйретдин Мөҗәй тормышының агышын алдан күручән җитлеккән партия эшчесе, марксизм-ленинизм тәгълиматы белән ныклап коралланган коммунист икәнлеген күрсәтә. М, МАННУРОВА гыш елларында ук басылып чыга. Шул чор әдәбиятына хас кайбер гомуми кимчелекләрдән, билгеле, X. Мөҗәй дә котыла алмаган. Сугышның беренче айларында безнең гаскәрләрнең чигенүләрен ул алдан уйланган, хәтта планлаштырган бер маневр тесендорәк аңлатмакчы. 19 йөздә Россия алып барган сугышлар тәҗрибәсенә нигезләнеп, әлеге нәрсәгә хәтта фәнни тес бирергә тырышып карый (201 бит). Монда бер Мөҗәйне генә гаепләп булмый. Ул чагында әдәбият сугышның беренче айларындагы кыен хәлне китереп чыгарган сәбәпләрне ачыклап өлгермәгән иде. Икенче яктан, безне башлап кырыгынчы елларда ук дөнья күргән язмаларның чын мәгънәсендә кыю, тәвәккәл һәм принципиаль характерда булуы таң калдыра. Сугыш күренешләре һәм вакыйгалары турында язганда X. Мөҗәй искиткеч гаделлек күрсәтә, фронт тормышында очраган кимчелекләрне, ямьсез якларны яшереп калдырмый. Ул сугыштагы хәлне белми торып, приказлар җибәреп яткан түрәләрне тетә, солдатларны корал, кием һәм азык-төлек белән тәэмин итүдәге җитешсеэлекләрне тәнкыйтьли. X. Мөҗәйнең көндәлекләре чын күңелдән язылган. Ул алдашмый, масаймый, үз шәхесен, үз ролен күтәрү белән мавыкмый. Аны барыннан да бигрәк Ватан язмышы борчый. Көндәлек битләре үзенә тапшырылган кешеләр, аларның тормышы өчен борчылу хисләре белән тулы. Г. Сафиуллин һәм Ф. Булатов истәлекләрендәге сыман, X. Мөҗәй көндәлекләренең төп герое да — гади совет солдаты. Ул аның түземлегенә соклана, батырлыгына, тапкырлыгына дан җырлый. X. Мөҗәй үзе дә күп тапкырлар шәхси батырлык үрнәкләре күрсәтә. Түбәндә китерелә торган эпизод нәкъ менә шул хакта сөйли: «Күпер ягыннан урамга йөзләп кешедән гыйбарәт бер колонна кереп килә. Бераз томан һәм караңгы төшеп барганлыктан, колонна бездән 100 метр гына булса да, үзебезнең кешеләрме, яки немецлармы, аерып булмый... —— Отвечайте, кто! Стрелять буду! — дип кычкырдым. Минем бу тавышка колонна алдында торучы берәү бозык тел белән: «Русь, капут, руки eepxln — ди. Немец икәннәре ачык беленде. Пулеметны әзерләргә һәм, урам чатыннан чыгарып, көпшәсен минем аяклар арасыннан колоннага төзәргә куштым. Хәзер